Татар кычытканы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

“Аһ, шул чакта яшел кычыткан һәм

кара мунча булса... Чабынсаң...

Татар өчен кычыткан – шәп духтыр

яфраклары симез чагында...

Бил кузгалса, нервы дулаганда,

кычытканга ятып аунадым,

аңардан да яхшырак даруны

беркайда да таба алмадым.

Кычыткан ул үләннәр даһие –

үзе чага, үзе дәвалый...

Җир өстендә аны изсәләр дә,

җир астында исән дәвамы.

Бозны тишеп, умырзаядан да

ул иртәрәк чыга һәм яши,

кар кәфене каплаган чакта да                                     

тик кычыткан гына ямь-яшел.

Синең кебек, менә минем кебек,

безнең халык кебек түзем ул,

тимәгәнгә тими, ә тисәләр

кимсетергә бирми үзен ул.

Кычыткан да, безнең халык кебек,

кычыттыра өч-дүрт шивәдә,2

ә барыбер үз исемен саклый,

карамыйча һичбер нигә дә...”

 

“...һәм яшәүчән – тамырлана ала

ташта, комда! Хәйран каласың:

үзбәкләрне кичитки ут чага,

ә калакай – казах баласын...

Син, Гыйльмулла, такмакчы идең бит –

күрәм: хәзер – шагыйрь-фәйләсүф,

-----------------------------

1 1927 елда 82 татар зыялылары белән бергә Б. Урманче татар язуын латин графикасына күчерүгә каршы хатка кул куя.

2.Шивә – диалект. Бу очракта кычытканның төрләре күп булуына ишарә.

 

тел төбеңә сеңдергәнсең  икән

һәрбер сүзнең шигъри хәйләсен.

Кычытканны татарга бәйләдең,

төшенерлек итеп һәр яктан...

Башкаларын белмим, ә татарда

бөтен шагыйрь чыккан такмактан:

Кандалый да, Тукай, Гафури да,

ә Дәрдемәнд – әдәбияттан!..

Аның йөрәгендә шагыйрьлекне

шәрык шигырьләре уяткан...

Такмакларың ай-һай усал иде –

кыз-кыркынны күпме елаттың...

Синдә, Гыйльмуллаҗан, якты дөнья 

татар Крыловын югалтты...

Киңәшең  дә бик урынлы булды.

Кычытканның беләм дәвасын...

Ә “Соловки” – сәяси кычыткан –  

кызганмады адәм баласын...”

 

Философлар төртмә сүзләр белән

сыйлашканда, тыйнак бер апай

чәй табыны корды җәһәт кенә:

корт, кабартма, юка1, баллы май...

Керогазда кайнатылган суны

самавырга ипләп бушатты.

Һәм мин аны рәссам сурәтләгән

“Сепаратчы кыз”га2 охшаттым.

Медаль таккан иске җиз самавыр

балкып тора бүксә киереп,

конфоркага кунаклаган чәйнек

безгә карый борын чөереп.

Бакый абзый аларны таныды...

Балкып хатирәләр  нурында,

һәм шуларга бәйләп, сорап куйды

теге – иске – китап турында.

Ә Гыйльмулла абзый газапланды

ул китапны искә төшереп...

Ыңгырашып куйды, әйтерсең лә

утлы сорау җанын пешерде...

 

------------------------

1.Юка – Буа якларында камыр азыгы (тәбикмәк).

2.Б.Урманченең мәшһүр әсәре.

 

 

“Җитмимени сиңа, Габделбакый

киндер буяу, мәрмәр таш кисү –

нигә кирәк булды иске китап?

Кычытмаган җирне кашыйсың...

Өч-дүрт еллар элек безнең якта

иснәнгәләп йөрде бер галим...

Миндә иске китаплар барлыгын,

кемнәрдәндер сорап, белгән ул.

Мыеклары – карлыгач канаты,

күзе кысык, йөзе кучкыллы...

Тел дигәне – Хозыр төкергәндер,

үзе баллы, үзе очкынлы.

Һәрбер сүзе колакка керә дә,

тәмле әче балга әйләнә –

аң исерә, йөрәк юмартлана,

“Юк!” дияргә телең бәйләнә.

Исемеңне фәнгә кертәсең, ди!

Керим, мәйтәм, нидән куркам соң?!

Алып китте... Фамилиясен белмим,

ә исеме истә – Миркасыйм1....”

 

Һәм Урманче минем күз алдында

әверелде-куйды “Сагыш”ка2

гомер буе йөрткән ак хыялы,

ак өмете ничек ялгышкан!..

Ак маңгаен тимгел чуарлады,

кырысланды җайлы кашлары...

Урындыкка аркасын ышкыды,

һәм тезләрен уа башлады...

 

“Бик тә дөрес иткәнсең, Гыйльмулла –

тапшыргансың әйбәт кулга син.

Исемең дә фәнгә кергән икән...

Үкенечкә генә булмасын...

Такта чәең тәмле... Бер күрештек...

Исән-имин генә булсакчы...

Китик инде... Безне мунча көтә –

Мәгъсумҗанның кара мунчасы...

Тезләр сызлый... Бөтен тәнем кычый –

мин корчаңгы суккан ат сыман...

 

---------------------

1М.А. Усманов – күренекле тарихчы-галим, фольклорчы, язучы.

2Б.Урманченың чикләвек агачы түмәреннән эшләгән сыны.

 

Бүген син дә кузгаткан ачуны

кычытканга кушып чабынсам,

бөтен чирләр, куркып, миннән качар,

җеннәр өркегәндәй догадан,

картлык эзләре дә агып китәр

әрекмәнләп тәнне юганда...

Менә акча сиңа, кил Казанга,

күктән ярдәм көтеп утырма –

күзләрең бик тонык, күрсәтербез

атказанган берәр докторга...”

 

Юлда туктый-туктый, без кычыткан

эзләп йөрдек, ләкин тапмадык.

Ул елларда иген басуларын

төрле гербицидлар каплады.

Мәгърур кычыткан да чыдамады

тоталитар агулауларга...

Үләннәрнең парламенты  юк шул

экологик хокук дауларга...

Мин ташландык алма бакчасында

җыеп алдым зәһәр бер көлтә...

Ул брезент бияләйләр аша

учны чага, җанны өркетә...

...Ике мунча безне көтеп тора,

яккан икән әти агын да...

Бакый абзый карасын сайлады...

Ул ләүкәдә... Һәм ул чабына...

Иске бүрек кигән... Бияләйдән...

Пар өстәтә миннән... Таш чатный...

“Соловки”га нәгърә ора-ора,

тез башларын әүвәл ул чапты;

ә аннары аркасына күчте –

ГУЛАГ хуҗаларын кыйнады,

әллә инде чыгырыннан чыкты,

кычытканны әллә тоймады;

Гыйльмулланы да каезлап алды

ятка биргән өчен китапны,

һәм шунда ук аны мактарга да,

рәхмәт әйтергә дә җай тапты,

философча чагыштырган өчен

татар белән кычытканнарны.

Чабынды ул дөнья мәшәкатен

мунча ләүкәсеннән аткарып;

чабынды ул Гыйльмуллага булган

ачу ачысын да онытып...

Шушы булды, бугай, Урманченың

нирванага чумган минуты!..

Зөя суын эчкән кычытканнар

Зөя рухын аңа күчерде...

Тәне генә түгел, җаны, ахры,

чистарыну мәле кичерде.

Мондый чабынуны Җир Шарында

күргән мунча яки сауна

башка юктыр!.. Һәм мин Урманчены

күргән мунчабызны сагынам.

Аның диварлары һәм түшәме

күз алдымда кара лак кебек -

кара төндә көмеш Айдан гүя

күңелемә ага яктылык!..

Ул ләүкәдән төште... Ике чиләк

Зөя суы белән коенып,

кайтып китте ах-ух итә-итә,

билдән түбән генә киенеп...

Әни инде чәй табыны корган,

әти куйган ир-ат сыйлары:

яңа өзеп кергән помидорын,

яшел суган, шадра кыярын...

 (Дәвамы бар)

Реклама