Логотип Казан Утлары
Поэма

Татар кычытканы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

“Әй Мәгъсумҗан, кара мунчаң әйбәт –  

җанда якты өмет кабызды:

тәнемдәге бөтен күзәнәкнең

юшкыннарын тирдә агыздым.

Тәнгә мунча, җанга юк, ди Тукай...

Кире кагар дәлил күренми – 

акылдагы ачу һаман тере,

“Соловки” да канда эреми.

Кеше сәер – яхшыны онытып,

нык хәтерли яман эшеңне...

Бу – түзәрлек! Әмма бик тә хәтәр

дәүләт җәберләсә кешене...

Ярар... Бетте... Артык тирән кермик...

Илебезгә талпан кирәкми...

Хәтер сызлау безгә ил-дәүләтне

имин тоту фәнен өйрәтми.

Хәтердә бит  бары үткән заман...

Ә киләчәк тибә йөрәктә.

Хөр яшәргә безне хәтердәге

куанычлар рухы өйрәтә...

Коеп җибәр, әйдә... Юк-юк – чәйне...

Салып җибәр бераз бөтнек тә –

бөтнек бит ул кычыткан агуын

дару итеп тәнгә беркетә...

Зөя кычытканы көчле булды –

үз-үзләрен тоймый тезләрем...

Эх, кычыткан бетералса икән

заман кутырының эзләрен!..”

 

Бакый абзый баллап чәен эчте...

Күзе сүнде... Тәне оеды...

Ул диванда... Чоңгылына чумды

йокы дигән серле коеның...

Ул йоклады, кәвеш комын коеп,

үрләр бүләк иткәч халыкка,

үз эшеннән бик канәгать калган,

арып-талып киткән Алыптай;

юк, йоклады, җәһәннәмгә төшеп,

утлар сүндерергә тырышкан

билгесез бер пәйгамбәр шикелле...

Гади кеше карап торышка –

җитмеш ике яшьлек бер карт кына,

сынчы гына – ташлар чокучы,

ә бит үзе – сүнеп барган Тукай

баш очында Коръән укучы...

Унбиш минут үткәндерме, юкмы,

ул уянды... Гафу үтенде...

Муенында яткан сөлге белән

майлы тирен сөртте битеннән...

 

“Менә, Мәгъсум, мин бит бүре кебек –

унбиш минут җылы ял җитә...

Гомер бакый ташлар чокучыны

озак рәхәт шактый алҗыта...

Әйдә әле, коеп җибәр берне...

Юк... Чәй түгел... Әнә тегесен –

тән төерен кычыткан эретте,

җан төерен шунсы эретсен...

Кара мунчаң пакьтин дә пакь булды...

Шәп чабындым, әмма туймадым...

Тезләремне сызлаганга түгел,

тезләнгәне өчен кыйнадым.

“Соловкида” тездә торган чакта

гарьлегемне басар өчен мин,

колак кысып, озын җыр җырладым,

кату тотты хәтта эчемне.  

Канвоир да кыйнарга кыймады,

махра тарта-тарта тыңлады...

Күпме кеше сынды хурланудан! –

ә мин – җырлаганга! – сынмадым.

Кеше җырлый белергә дә тиеш

кергән чакта язмыш утына –

ул үлемнән кача алмаса да,

онытылуыннан котыла.

Һәм халык та шулай!.. Ләкин халык –

акыл ияләре көтүе...

Сират күпереннән баш тәкәсез

мөмкин түгел имин үтүе...

Татар йоклый, мәрткә китә диеп,

ничәнче кат инде кот оча!..

Ә татарның кычытканы – Тарих,

ул кагылса, Хәтер кычыта!

Ә кычынган кеше йоклый алмый!..

Шуның кебек татар халкы да...

Кычыткан җир кашылырга тиеш,

ләкин башны тотып салкында,

күңел күзен төбәп киләчәккә,

            арзан данга нәфес сузмыйча,

ата-баба салган тыныч юлны

буш бугазың белән бозмыйча...”

 

“Шулай, Бакый ага... Мин ничә ел

әдәбият, тарих укытам...

Безнең башлар иртә чалардылар –

кайбер дәресләрдә ут йотам...

Ташка каршы таш та атканбыз без –

әйләнгән дә кайткан башка ул,

ташка каршы аш та сондык күпме –

таба алганбызмы җайлы юл?!

Ташка каршы хәтта баш  атканбыз –

мескен ханбикәбез башын без...

Тарих кычытканы чаккан җирне

хәзер менә тырнап кашыйбыз...

Кан чыгарлык кашымыйсы иде –

эренләргә мөмкин ярасы.

Мондый яра яра гына түгел –  

яшәү белән үлем арасы!

Бу дөньяны, аның тынычлыгын

тик матурлык, имеш, коткара...

Кемнәрнеңдер матур тормышлары

кемнәрнедер яуга кубара...”

“Дөрес, Мәгъсум, Тарих – шәп кычыткан!

Һәр халыкны бердәй чага ул.

Һәр чагудан файда алу мәлен

акыллылыр гына чамалый...

Ничә гасыр Матурлык тудыра

корыч каләм белән кылкаләм!..

Юк!.. Матурлык кына җиңә алса,

имин яшәр иде бар Галәм...

Матурлыктан өстен нәрсәдер бар!..

Әйтик, явызларча Көнләшү...

Йә булмаса – Нәфес!.. Бу дошманның

Җир йөзендә юктыр тиңдәше...

Куеп торыйк бусын!.. Рәхәт булды –

чын кычыткан белән чабындым

һәм кайтардым кебек яшьлегемнән

акыллырак телле чагымны...”

 

P.S.

Иртәгәсен без Казанда идек...

Күп яз-көзләр үтте, кыш керде...

Бакый абзый татар кычытканын

шактый еллар искә төшерде...

Ул Миркасыйм Усманов белән дә

сөйләшкән һәм аны мактаган...

Һәм галим дә кулъязма китапны

тапканлыгын кире какмаган.

Раритетны университетның

китапханәсенә тапшырган –

шәхси кулда ятудан китапка

фән йортында тору яхшырак!..

Теләк булса, керәсең – укыйсың...

Вакыт тапты микән Урманче

Казан уртасындагы бакчада

бронза сынлы һәйкәл булганчы?!.

 

Соравыма җавап юк әлегә...

Булмастыр да диеп борчылам –        

гомер җебе ай-һай тиз урала

Вакыт кулындагы орчыкка...

Хәзер минем хәтерем кычыта –

кычулары инде чамасыз...

Һәм үзем дә, ут-кычыткан булып,

татар җанын килә чагасым.

 

2 октябрь 2 ноябрь, 2021ел.