Татар кычытканы (поэма)

Татар халкының бөек рәссамы Бакый Урманче истәлегенә

 

“Гомер буе җаным кычый минем,

ә кашырга вакыт табылмый...

Һәм бүген дә аңа, өтеп-чагып, 

хәтер кычытканы кагылды...

Күл Черкенгә2 барып кайтыйк әле,

берәр транспорт әмәлләп,

остабикә энесе исән бит,

Гыйльмулланы күреп, сәламләп...

Күңелемне кычыттырып торган

бер кулъязма аның кулында!

Мулла абзам үлгәч, китапларын

алып калган кеше ул гына...”

 

Урманченең үтенече – әмер!

Аны үтәү миңа куаныч –

без бит олы кешеләр акылын

эчеп калыр өчен туган ич!

Өч көпчәкле “Урал” көймәсенә

утырттым да Бакый аганы,

алып киттем туган авылына

Казма3 каберлеге ягалый.

Черкен каберлеге күренгәч тә

тукталырга кушты... Туктадык...

Дога укыды ул, җаны белән

зират тарафына укталып.

Бакый Урманченең яңгыравык,

туганнары исмен атаган

догалары, Зөя ярларыннан

этәрелеп кайтты яңадан...

 

“Нәваинең4 “Фәрхад-Ширин”ен мин

балачакта бик күп тыңладым.

Әнкәемнең көйләп укыганы

колагымда әле тынмады.

Олы табыннарда укый иде,

------------------------

1Поэманың идеясе Кычытканлы авылында (Норлат районы) туып үскән  галим, язучы  Тәлгат  Галиуллинның “Татар әреме” әсәре турында сөйләшкәндә килде.

2Күл Черкене -  БакыйУрманченең туган авылы. Буа районы.                                                                                                                                                                                                                3 Казма –  Әтием туган һәм яшәгән авыл. Күл Черкене янәшәсендә.

4 Алишер Нәваи (1441-1501) – үзбәк шагыйре.

 

елый иде кунак хатыннар!

            Димәк, китап безнең телдә булган

дип уйларга минем хакым бар!

            Ә Нәваи нинди телдә язган?

Унбишенче гасыр телендә!..

Аны хәтта зур-зур галимнәр дә

сүзлек белән аңлый бүген дә...

Димәк, китап безнең телдә булган –

хәтта мин дә, мин дә аңларлык!..

Ярым төрки, ярым фарсы телдән

кемдер безнеңчәгә аударып,

китап итеп төпләгән булган бит...

Бәлки, әткәй... Бәлки, бабамдыр...

Бәлки, минем бабам бабасына

ерак бабалардан калгандыр...

Менә шуны ачыклыйсы иде...

Күл Черкене искә төштеме,

теге китап күз алдыма килә...

Тарих чире йоккан кеше мин!..”

 

Бакый абзый кузгалырга кушты...

Һич кузгалып китә алмыйбыз –

боҗралатып төтен ата-ата,             

чыгымчылый тимер атыбыз.

Стартёрга тибә-тибә тирләп,

тир тозыннан инде күз әрни...

Шул вакытта, берни булмагандай,

Бакый абзый җырлап җибәрде.

Ул җырлады башын артка чөеп...

Җәйге күккә зәңгәр күзләре

үз төсләрен өстәделәр бугай,

болытларның ап-ак бүзләре

яктырыбрак китте, әйтерсең лә

даһи кылкаләмен акбурга

буяды да галәмнәр рәссамы,

күк гөмбәзен куйды матурлап.

 

“Шулай җырлый идем “Соловкида1”,

ыңгырашмас өчен берүк мин...

Кыен чакта җырлау гадәтләре

шул ГУЛАГта миңа беректе...

Сүз канаты – бөркет, сандугачтан,

----------------------------

1Соловки – сәяси тоткыннар өчен 1920 – 1930 елларда Ак диңгез утрауларында оештырылган махсус лагерь.

 

җыр канаты – Сәмруг коштандыр...

Илаһи көч булуына җырның

тәмуг капкасында ышандым...

Газыңны ач, стартёрыңа тип –

кабыначак тимер чыгымчың.

Җыр тимерне хәтта күндәм итә,

әйдә, сынап кара – сүзем чын...”

 

Газны бордым, стартёрга бастым –

мотоцикл, гаҗәп, кабынды!

Шунда күрдем рәссамның үзе дә

аптырашта калган чагын мин!

Зәңгәрлеге уңган күзләрендә

көтелмәгән, горур яктылык!

Шул мизгелдә ул күренде миңа

заманага хәтта ят булып,

әйтерсең лә ул үзе Нәваи –

унбишенче гасыр түреннән

үз китабын эзләп безгә килгән

һәм табачак кебек күренә.

 

“Сәлам,  Габделбакый! Сәлам, яшьтәш!

Күрешәселәр дә бар икән!

Күзләреңдә һаман зәп-зәңгәр яз,

ә башыңда көзге кар икән...

Онытмыйсың, рәхмәт, Җир шарының

кендек каның тамган ноктасын...

Аякларың искергән күренә –

өченчегә таяк тоткансың...

Радиодан ишеткәләп торам –

таш чокыйсың, киндер буйыйсың.

Җитмешне дә вакладык бит инде,

ә рәсемнән һаман туймыйсың...

Ярты гасыр күрешкән юк... Менә

яшәп ятам шунда... Ялгызым...

Хатын булып торырга бик өндим,

ну күндереп булмый балдызны...”

 

“Шулай булгандыр шул!.. Әй, Гыйльмулла,

замана бит хәтәр... Баш исән...

Эшем шундый булгач, рәсем ясыйм,

бакыр сыннар коям, таш кисәм...

Мин бит кайткаладым... Бер кайтканда

син больниста идең – күз белән...

Гомер үтә – хәлне алып китә...

Чыда гына, яшьтәш, түз генә!..

Бөтен төшем минем чыдам булды,

ә аяклар махы бирделәр –

“Соловки”ның дымлы суыклары

тезләремә үтеп керделәр.

Иске татар хәрефләре өчен1.

ике сәгать бозга тезләнеп

торган чакта бөтен нәрсәм түзде,

тез башлары гына түзмәде...”

 

(Дәвамы БАР)

Реклама