Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

Әхмәров (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

 – Менә шул кызга өйләнергә рөхсәт сорап Сталинга хат яздым.

     – Ни өчен?

     – Һеленның Америка коммунистлар партиясе генераль секретаре Эрл Браудерның сеңлесенең кызы икәнен беләсең. Менә шуны миңа кияүгә чыгарга үгетләдем. Безне шушы никах коткарып калырга тиеш. Эрл Браудерны Сталин үзе яхшы белә. Алар үзара элемтәдә тора. Сталин беркемгә дә Браудерның сеңлесенең кызына һәм аның иренә тырнак очы белән дә тидертмәс дип уйлыйм. Сезгә дә тиюче булмас, Алла боерса.

     – Кызык. Ә мәхәббәт?

     – Валя, син дөрес аңла, мәхәббәт мәхәббәт белән, монда минем һәм сезнең гомерләрне саклап калу турында сүз бара. Кешеләр яратышалар да, аерылышалар да. Мин бит синең белән аерылышыйк, димим.

     – Ике хатынлы кеше булачаксың инде. Чын татарча. Кайда яшәргә җыенасың?

     – Бергә яшәп булмаячак, әлбәттә. Кем белә, бәлки әле кире Америкага китәргә дә туры килергә мөмкин. Анда бит безнең инде оешып беткән команда эшли иде. Хәзер агентлардан башка бер кеше дә калмады. Алар безнең СССРга китүебез хакында берни дә белми. Ә монда бүген тотып җибәрерлек әзерлекле кеше күренми әлегә. Ә Америка белән эшләргә кирәк. Бигрәк тә хәзер, дөньяда сугыш барганда. Америкада фашистик элементлар баш калкытканда. Америка – Япония мөнәсәбәтләре кискенләшкәндә.

     – Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде мин, Исхак. Аптырашта калдырдың. Көтмәгәндә, уйламаганда...

     – Гаилә, дисәң, аны таркатмыйк, саклап калыйк, дисәң... Ләкин илдәге хәзерге вазгыять вакытында безгә исән калыр өчен гаиләне корбан итәргә туры килә, Валя. Син дөрес аңла. Мин бары тик шуның өчен, исәнлегебез өчен барам бу юлга. Улыбыз, аның киләчәге өчен. Аннан соң, без өйләнешеп яшәгән шушы унбиш елның бишесен генә булса да бергә яшәмәдек бит инде. Болай да гел аерым.

      – Белмим инде, белмим, Исхак. Нәрсә дип әйтергә дә белмим.

     –  Йә, ярар, әйдә, керик. Миңа кире китәргә кирәк. Иртәгә эшкә барасы. Югалып йөрергә ярамый. Һелен да кайда йөри икән дип, көтәдер.

     – Синең белән мин утка да, суга да керергә риза идем, Исхак. Ә хәзер... Хәзер нишләргә инде безгә?

     – Түзәргә. Шундый язмышка күнегергә. Башкача юл юк, Валя.

     – Без башкача күрешмәячәкбезме инде?

     – Күрешербез. Мин килгәләп йөрермен. Сез дә килерсез. Әле минем алда билгесезлек. Ләкин бу вакытлыча гына булыр дип уйлыйм.

  

      Алар шулай аерылыштылар. Исхак өйгә кереп, әбисе әзерләп куйган ашны ашады да, улы белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, кире Мәскәүгә кайтып китте. Ә икенче көнне, алар, Һелен белән, Исхакның туган якларына, Битаманга юл тоттылар.

 

                                                  8.  

      Казан аларны калын кар көртләренә чумган көе каршы алды. Мондый ак карларны Һеленның инде бик күптәннән, бала чагыннан бирле күргәне юк иде.

     – Битаманда карлар тагын да аграк, тагын да калынрак! – диде Исхак.

     Казандагы апасы Мәстүрә белән җизнәсе Әнвәр гаиләсендә кайгылы көннәр икән. Олы уллары Исмәгыйльгә фин сугышына повестка килгән, тагын ике көннән ул сугышка китәргә тиеш, ди.

     – Каян гына килеп чыкты бу каһәр суккан сугыш! – дип елап ук җибәрде Мәстүрә апасы.

     – Дөньялар бер дә тыныч түгел шул. Сентябрьдән бирле бөтендөнья сугышы бара, – дип уфтанып куйды җизнәсе. – СССР белән Германия үзара килешеп дөньяны бүлешәләр.

     – Андый сүзне берүк кеше алдында сөйли күрмә, җизни, – диде Исхак, ярымпышылдаган тавыш белән.

     – Алла сакласын! Кара козгын күпме кешенең башын ашады. Үзебезнең ишегалдыннан гына ничә кешене төнлә килеп алып киттеләр дә харап иттеләр. – Мәстүрә апасы сүзләрен әйтеп бетерүгә, тәрәзә янына барып, пәрдәләрне корып куярга ашыкты.

     – Әйе, дөньялар тыныч түгел, – дип, җизнәсенең сүзен җөпләде Исхак.

     – Йә, ярар, сөйлә, кайниш, кайларда югалып йөрдең? Биш ел бугай инде, күзгә-колакка чалынганың булмады.

     – Америкада, командировкада идем, җизни. Менә, таныш булыгыз, өйләнеп кайттым.

     – Бәй, Вәлинтинаң бар иде түгелме соң инде? – дип, аптыраган кыяфәт чыгарды апасы.

     – Бар иде дә... Валя белән аерылышканга биш ел инде, апа.

     – Улыгыз... Рубирт зур үскәндер инде, – диде Мәстүрә апасы улының исемен татарчалаштырып.

     – Аларны да күрәсе иде. Роберт та сагындырды. Аңа быел унбиш тула. Мәскәүдә яшиләр. Менә авылдан әйләнеп кайткач күрешербез, шәт иншалла. Ә бу – американка – татарча әлегә бер авыз сүз дә белми. Һелен исемле. Монда Елена дип йөртергә килештек. – Исхак Еленаны кулыннан алып апасы белән җизнәсе алдынарак китерде.

      – Ыздрастуйте, – дип, Һелен, телен сындыра-сындыра, русчалатып исәнләшеп, үзе белән күрешергә кулларын сузган Мәстүрәгә уң кулын бирде. Ике куллап исәнләшү аның өчен ят нәрсә иде.

     – Менә сезгә чит ил күчтәнәчләре, – дип, Исхак сумкасыннан төргәкләр чыгарып өстәлгә куя башлады.

     – Кирәкми иде. Авылга алып кайтырсыз, – диде Мәстүрә апасы.

     – Авылга да бар. Әллә нәрсә түгел, шикәр дә кара һинд чәе. Ә менә монысы сиңа шәлъяулык, апа! – дип, сумкасыннан бер төргәк алып чиште дә, аннан чыккан матур чәчәкле-чуклы алсу шәлъяулыкны апасының иңнәренә салды.

     – Рәхмәт инде, нәнәм, бик зурлагансыз! – диде апасы.

     – Ә җизни, менә сиңа американский тәмәке – сигара! – дип, Исхак  катыргы кап чыгарып, аннан бармак калынлыгы бер сигараны алып, кабы-ние белән Әнвәргә тоттырды.

     – Оһо! Буржуйлар гына тарта торган нәстә бугай бу! – диде җизнәсе, тәмәкене башта иснәп карагач, кулында әйләндерә-әйләндерә.

     – Буржуйлар башка төрлерәген тарта. Монысы гап-гади американнар тарта торган сигара. Буржуйлар тарта торганын алырга акчам җитмәде, – дип көлде Исхак. – Әйдә, ишегалдына чыгып бер көйрәтеп керик.

     – Озак йөрмәгез, пәрәмәчем өлгерә! – дип калды Мәстүрә алар артыннан ишекне ябып.

   Алар ишек төбенә чыккач та сигара кабыздылар.

   Әнвәр сигараны борынына ук китереп, тирән сулыш алып, рәхәтләнеп иснәде. Аның хуш исеннән хәтта башы әйләнеп киткәндәй булды.

    – Әйбә-әт! – диде ул. – Ничек диләр әле?.. Аромат!

    – Сигараны Америкада әле Колумб Американы ачканчыга хәтле үк тартканнар. Ул майя кабиләләренең яраткан тәмәкесе булган. Сигараны социаль статусы югары затлар гына тарткан дип уйлау хата. Бүгенге көндә сигара Америка халкының иң популяр тәмәкесе. Менә шуңа күрә, бер күчтәнәч булсын әле җизнигә дип, сиңа да алып кайтырга уйладым.

     – Рәхмәт инде. Затлы нәстә белән сыйладың. Без инде үзебезнең махоркага да шат.

      – Тәмәкене аны бөтенләй тартмаганда тагы да яхшы. Җүнле нәрсә түгел үзе. Тынны кыса, хәлне ала. Үпкәләрне агулый.

      – Шулаен шулайдыр да ул. Бер өйрәнгәч, тартасы килә шул, ташлап булмый, каһәр.

      – Тырышканда ташлап була диләр. Йә, ярар, тормышлар ничек бара соң, җизни? Ниләр белән шөгыльләнәсең?

      – Тормышлар бик мактанырлык түгел, нәнә. Ур-ра кычкырабыз инде. Дөньяда әнә сугыш бара. Ә СССРда бөтен хәрби командующийларны атып бетерделәр. Башта Тухачевскийны, аннары Блюхерны. Бөтен урынбасарларын... Армия белән җитәкчелек итәргә командирлар да калмады. Гитлер анда сугыш башларга тора. Троцкийчылар булганнар, имеш... Троцкий Лениннан кала икенче кеше иде. Революцияне шул ясады. Кызыл Армияне оештыручы зат. – Әнвәр үзенең артык сөйләп ташлавын аңлап алды. Шикләнеп як-ягына карап куйды да, тынычрак тавыш белән дәвам итте: – Синең алда боларны сөйләшеп буладыр бит инде, нәнә? Син акыллы кеше, дөнья күргән. Әйт әле син менә шуны: кая таба бара бу дөнья? Троцкийның үзенең дә башына җитәләр бугай инде. Ул турыда бик сөйләмиләр. Шулай да кешедән ишеткән имеш-мимешләргә ышансаң, малаен, сукыр эчәгесенә операция ясыйбыз дип, үтереп ташлаганнар, диләр.

      – Җизни, син болар хакында беркем белән дә сөйләшмә. Берни дә белмә. Югыйсә, үзең аңлыйсың нәрсә буласын. Җитмәсә, колхозга керергә теләмичә, утыз дүртенче елда авылдан киттегез. Барысын да искә төшерерләр. Күреп торасың, халык дошманнарын эзләү бара. – Исхак, тәмам көйрәп беткән сигарасын соңгы тапкыр суырды да, төпчеген урта бармагы белән чиртеп кар өстенә очырды. – Әйдә, керик, апаның пәрәмәчләре суына торгандыр, – дип, урыныннан кузгалды. Ишетеп-тыңлап торучылар күренмиме дип, як-ягына карап алды.

     – Болар турында кеше белән сөйләшеп булмый. Син дөнья күргән кеше дип сөйләшү генә инде, нәнә, – дип, Әнвәр башта аның артыннан атламакчы иде дә, нәрсәнедер исенә төшереп, тукталып калды. – Ашыкма әле, Исхак нәнә, бер сорау борчый мине. Синнән шуны сорамакчы идем.

     – Әйе, тыңлыйм, җизни.

     – Исмәгыйльне сугышка алалар бит. Чын сугыш бит инде ул. Молотовның Риббентроп белән килешүе вакытында хәл ителгән икән имеш бу сугышны башлау.

     – Молотов белән Риббентроп Пакты дип йөртелгән ул килешү буенча Финляндия белән сугыш турыдан-туры каралмаган. Польшаның бер өлеше, Литва, Латвия, Эстония илләре СССР составына кертелделәр. Гитлер Германиясе СССРга каршы кайчан да булса барыбер сугыш башлар дип көтелә. Советлар Союзына Германиягә каршы тору өчен үзенең позицияләрен ныгытырга кирәк иде. Моның өчен ул Финляндиягә үзара килешүләр төзергә тәкъдим итә, аның кайбер җирләрен арендага алып торырга яки бөтенләй сатып алырга сорый. Ләкин финнәр моңа риза түгел. Ә беркөнне фин армиясе совет гаскәрләрен артиллерия утына тота. Шуңа җавап итеп, СССР шушы сугышны башлый. Бөтен сәбәп менә шунда.

     – Шулайдыр инде. Бер сәбәп тапканнардыр инде. Ә бит бер гаепсез малайларның башына җитәләр.

                                               * * *

      Икенче көнне алар караңгы таңда юлга кузгалдылар. Әнвәр җизнәсе кичтән барып ат белешеп кайтты. Кучер кошёвка чана җиккән аты белән  күрсәтелгән адрес буенча килеп ишек шакыганда иртәнге сәгать бишләр тирәсе генә иде әле.

      – “Иртә кузгалганның юлы уңган” дигәннәр, хәерле юл сезгә! – дип озатып калдылар аларны Мәстүрә апасы белән Әнвәр җизнәсе. Исмәгыйль соңлап кайткан иде, аны уятмадылар. “Йоклап калсын. Кем белә, соңгы йокыларын йоклыйдыр бәлкем, бәбекәчем”, – дип, Мәстүрә апасы бераз балавыз да сыгып алды. Исхак апасын юатырлык бер сүз дә таба алмады. Ничек итеп юатсын соң? Уенга китми бит ул. Сугышка китә. Уйламаган, көтмәгәндә чыккан сугышка...

      Америкадан юка пәлтәләр киеп кенә кайтканнар иде. Мәскәүдән дә шул пәлтәдә кайттылар. Ярый әле Мәстүрә апасы көчләп диярлек җизнәсенең калын толыбын бирде, икесе бергә төренеп утырдылар. Кышкы иртәнге суыкта шактый ярап куйды. Икесенә бер булу килеште тагын – берсен берсе җылыттылар. Казанны чыккач, икесен дә йокы басты. Шактый йоклаганнар иде бугай, уянып киткәндә көн яктырган, кояш та күтәрелгән. Коры салкын Исхакларның толып эченнән чыккан тын җылысын туңдырып, ап-ак сыкыга әверелдергән, толыпның кара яка очлары ак төскә кергән иде. Дөнья, әйтерсең лә иксез-чиксез ак диңгез. Юл буенда тезелеп киткән болай да ап-ак каеннар ак шәл ябынган, шәл чукларына сырылган сыкы-энҗеләр салкын кояш нурында балкып-җемелдәп күренәләр.

     – Какая белизна! – дип, бу илаһи күренешкә соклануын белдерде Һелен. – Я такое видела только в детстве в Канаде, во время рождественской поездки на вершину в Ванкувере!

     – Не надо ехать в Ванкувер чтоб увидеть красоту земли! Самое красивое место – это мой родной Битаман! – дип, Исхак толып изүләрен ачып җибәрде. – Вон, смотри, какая красота!

     Инде күптәннән кайтып күргәне булмаса да, Исхак туган ягының дулкынланып яткан кырларын әллә каян таныды. Алар, Кече Рәс авылын узып, бу якның иң биек калкулыгына күтәрелгәннәр иде. Бу биеклектән бөтен тирә-як уч төбендәге шикелле ап-ачык булып җәелеп ята. Аларның нәкъ каршысында кар көртләренә чумган салам түбәле йортлар өстеннән күккә сузылган ак төтен баганалары белән аның туган авылы Кече Битаман күренеп тора иде.

     – Вон, видишь, впереди, деревню с белыми дымовыми столбами? Это мой Битаман! Вот увидишь, горы Битамана намного краше вершин Ванкувера! Наша поездка тоже совпала с Рождеством. Мы с тобой сходим в лес, срубим ёлочку, принесём домой, разукрасим. Будет веселее чем в твоей рождественской поездке в Ванкувер!

     Исхакның күңеле нечкәрде. Ул озак кына сүзсез, сөйләшмичә барды. Туган якның иркен кырлары, сырт-сырт булып яткан калкулыклары, офык читенә барып тоташкан зәңгәр урман аны еракта калган бала чагына алып кайтты. Ул бабасы белән ат җигеп мари авылларына барып тире җыеп йөргән вакытларны исенә төшерде.

                                             

                                                       9.

      Кояш чыкканда һәрчак салкынча була. Моның ни өчен шулай икәнен белми Исхак. Кояш офыктан күренер алдыннан шул тарафтан салкын җил исеп куя, туңудан тәнгә каз тәне чыгып, чымырдап-чымырдап китә. Ә шулай да кояш күтәрелгәнен карап торырга ярата малай. Башта аның салкын нурлары алтын көлтә булып биеккә, күккә ургыла. Аннары ерактагы агачларның өстендә дәү утлы шарның кып-кызыл сырты күренә. Ул күз алдында кабара, өскә менә башлый. Аңа карап тору күзне камаштыра. Исхак күзләрен йома. Ә ачканда инде кызыл шар урман өстеннән тәгәри.

     Кояш һәрчак агачлар өстеннән күтәрелә Исхаклар авылында. Алар авылының артында кояш баешыннан башлап чыгышына хәтле гел урман да урман. Мари урманнары. Авыл үзе дә марилар яши торган Чар өязенә карый дип әйтә иде аның бабасы. Эше өчен кирәкле кәгазьләрне  дә ул Сотнур дигән мари авылына барып алып кайта. Менә бүген дә бабасы кояш чыкканчы ук юлга юлга кузгалды. Сотнур мариларыннан сарык, сыер тиресе җыя ул. Тире иләп, тун тегә. Кәсебе шул. Иптәшкә гел үзе белән Исхакны да ияртә. Кайчагында кече кызы Мәстүрәне дә ала. Мәстүрә Исхакка апа тиешле. Ул инде унике яшендә. Кайчан гына Мәстүрә Исхак белән әвәрә килеп уйнап йөри иде. Кинәт кенә үсеп китте. Нәнәсен гел баласыта башлады. Аннан ике генә яшькә олы үзе. Исхакның әнисенең иң кече сеңлесе ул Мәстүрә. Кыз тапкан да кыз тапкан аларның әниләре Маһибәдәр әби. “Ичмасам берегез генә дә малай булмады. Ярый инде, Ходай Исхак улымны бирде, – дип, бабасы еш кына аның башыннан сыйпый. – Имананы ишәйтүчебез булды,” – ди.

      Исхакның әтисе Габдулла исемле булган. Габдулла, әтисе Габдулвәли карт үлгәннән соң, бәхет эзләп, әле яңа гына өйләнешкән хатынын, Исхакның булачак әнисе Бибихәдичәне алып, Ырынбур якларына чыгып киткән. Троицк каласына. Исхак шунда туган. Туып алты ай да узмаган, әтисе үлгән. Әнисе, күп нужалар күреп, кире туган авылына кайтып егылган. Шуңа күрә Исхак әтисен бөтенләй белми. Аның өчен әти – әнисенең әтисе Хәкимҗан бабай. Бүген дә: “Әйдә, улым, кузгалыйк, юл кешесенең юлда булуы хәерле”, – дип, бабасы малайны, башыннан сыйпап, кояш чыкканчы ук уятты.

     Инде картаеп беткән алашаны җиктеләр. “Быел тире иләтүчеләр күп булса, алашаны кырыкмышка алыштырырбыз, Алла боерса,” – диде бабасы.

    Алаша бик карт инде. Атлавы да салмак. “На, малкай! – дип, бабасы гел дилбегәне селеккәләп бара. Алаша башын чайкаштыра-айкаштыра бабайның дилбегә селтәвенә пошкырып җавап бирә дә, беркавым адымын кызулаткандай итә. Аннары тагын элекке эзгә төшеп, акрын гына атлый башлый.

    – Болай өстерәлсәк, төшкә дә барып керә алмабыз, – ди Хәкимҗан карт.–  Әнә кояш инде артыбыздан куып җитә.

    – Ничек куып җитсен, ул бит һаман өскә күтәрелә.

    – Күтәрелер-күтәрелер дә, әйләнеп алдыбызга төшәр. Сотнур бит кыйбла ягында. Төш җиткәндә кояш кыйблада була, ә-ә-нә тегендә, – дип, бабасы кояшка бөтенләй каршы якка төртеп күрсәтте.

     Кояш дилбегә буе күтәрелгәч, кинәт җылытып җибәрде. Иртәнге салкынның әсәре дә калмады. Хәкимҗан карт та өстеннән сырмасын салып, Исхакка тоттырды:

    – Астыңа салып утыр, йомшак булыр, – диде. – Син дә чиш сырма изүләреңне. Тирләмәссең. Шактый кыздырырга охшый бу нәстә, – дип, кояшка ымлады.

      – Бабай, озак калдымы әле?

      – Алаша хәлдән таеп егылмаса, тагын берәр сәгать, Алла боерса.

      – Бабай, син марича сөйләшергә каян өйрәндең? – дип сорап куйды Исхак.

     – Нужа өйрәтә ул, – диде Хәкимҗан карт, көрсенеп. – Каян килде әле башыңа мондый сорау?

     – Мари теле авырмы ул?

     –  Марилар өчен авыр түгел.

     – Ә синең өчен?

     – Бер өйрәнгәч, әллә ни  авырлыгы юк.

     – Мине дә өйрәт әле, бабай. Исәнмесез марича ничек була?

     – Сәләм лиже!

     – Сәләм лиже?

     – Ие, сәламәтлек теләү сүзе.

     – Татарчага охшаган икән.

     – Күп телләр бер-берсенә охшаган. Дәү үсеп, дөнья көтә башлагач, үзең дә күрерсең әле.

     – Бабай, нишләп мариларны чирмеш диләр?

     – Мари дигән сүз безнеңчәгә күчергәндә кеше дигәнне аңлата. Ә халык буларак аларны чирмеш диләр шул. Безне татар дигән шикелле.

     Сотнурга барып җиткәнче, малай бабасыннан марилар турында бик күп нәрсәләр белде. Аларның урман кешеләре булуын да, берәүләренең болын марилары дип аталуын да, икенчеләренең тау марилары дип йөртелүен дә. Алар барасы Сотнур авылында яшәүчеләр болын марилары икән. “Тау” дигән сүзнең чирмешчә рәхмәт дигән сүзне белдерүен дә әйтте бабасы. Шулай сөйләшә-сөйләшә Сотнурга барып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

     – Поро кече (Хәерле көн)! – дип дәште бабасы Сотнурга килеп кергәч тә очраган беренче кешегә.

     – Тау! Чыла сай! (Рәхмәт! Бар да әйбәт!)  – дип җавап бирде аңа мари агае.

     Бабасының марича теттереп сөйләшүен, аларның бер-берсен бик яхшы аңлауларын шаккатып тыңап утырды малай. Үзе дә сүзләрне истә калдырырга тырышты. Бабасы “Тау” дигән сүзне бик еш әйтте. “Рәхмәтне күп укый бабай, эше уңа ахрысы”, – дип уйлады ул. Туге[1], уке[2] дигән сүзләрне дә күп әйтә. Алары нәрсә дигәнне аңлатадыр инде? “Кайтканда барысын да сорыйсы булыр”, – дип күңеленә салып куйды.

   

                                          * * *

     Ул көнне Исхак белән Хәкимҗан карт шактый зур олау белән кайттылар маридан.

     – Арымадыңмы? – дип сорады Хәкимҗан карт Исхактан.

     Нинди ару ди ул?! Киресенчә, малай өчен кызык һәм файдалы бер сәяхәт булды. Әллә күпме яңа сүз ишетте. Бабасы да канәгать иде: әнә бит, үз итеп башыннан сыйпап, “арымадыңмы?” диюе дә рәхәт бит инде аның.

      – Бабай, мин урамга чыгыйм әле. Мине малайлар көтә. Мари сүзләрен өйрәтермен үзләренә!

      – Бар, бар. Тик озак йөрмә, – дип, Хәкимҗан карт малайның җилкәсеннән кагып алды.

      Инде көн кичкә авышкан, көтү кайткан булса да, Исхак бер чынаяк яңа сауган сөт белән бер телем ипине тиз генә сыптырып салды да, урамга, иптәш малайлары янына чапты...

                                                 * * *

      Бабасы кышкы озын кичләрдә маридан алып кайткан тиреләрне иләп, әллә нинди күзне әчеттерә торган суларда, кислоталарда тотып, киптереп,  кайры туннар, толыплар тегә, сарык йонын теттереп, киез итек баса торган иде. Бабасы янында кайнаша торгач, Исхак та аның һөнәрләрен шактый үзләштереп калды. Тик тормышта гына кирәге чыкмады.

     Шулчак Исхакның зиһенен кинәт кенә күңелгә килгән уй яктыртып җибәрде: ә нәрсә, тагын Америкага китәргә туры килсә, тире җыеп күн эшкәртү, мех курткалар тегү белән шөгыльләнмәскә?! Бер дигән конспирация булачак! Югыйсә нинди генә һөнәрче роленә керергә туры килми аңа һәр яңа задание алган саен!

       Ул янә чынбарлыкка әйләнеп кайтты. Озак кына дәшми-тынмый бара торгач, атларының Кече Битаман тавына менеп җиткәнен дә сизми калган икән.

 

                                                   10. 

       Битаманда аларны беркем дә көтеп тормый иде. Әнисе Хәдичәнең  сеңлесе Мәмдүдә апаcы да алтмышның аргы ягына чыккан, олы яшьтәге авыл карчыгына әверелгән. Аның улы Рәхимҗан абзый да инде кырык биш яшьләрендәге  авыл агае, колхоз дворында ат караучы икән. Балалары да  күптән кул астына кергән егетләр, кызлар. Исхак шул мәлдә үзен дә шактый дөнья күргән, олыгая башлаган ир уртасы кеше итеп сизде. Бары бер нәрсә карт күренергә бирми – артыннан бер адым да калмыйча йөргән яшь кәләше – Һелен. Авылга кайткач, бигрәк тә Һелен Исхактан аерылмады. Тел белмәве дә комачау итте, ахры. Авылда бары тик татарча гына сөйләшәләр иде. Урысчасын да бик яхшы белмәгән англичанка өчен кыргый бер хәл иде бу. Шул ук вакытта Һелен өчен кызык та иде татарча сөйләшкәнне ишетү.

      – Это твой родной язык, да? – дип сорады ул Исхактан.

      – Ну да. А что, непонятный что ли?

      – Почему со мной неразу не говорил на своем языке?

      – Я ведь и на русском не говорил с тобой.

      – Ах, да...

      – Давай, ты будешь меня учить на своем татарском языке говорить.

      – С удовольствием.

      – Говори.

      – Ай ля фью.

      – Это на татарском?

      – Да. Мин сине яратам.

      – Как, как?

      – Мин сине я-ра-там.

      – Ай ля фью?

      – Йа, йа!

      – Мин сины йа-га-там.

      – О кей! – Исхак Һеленны кочып уң як бит уртасыннан үбеп алды.

      – Ай-яй яратасың да инде яшь катыныңны! – дип кеткелдәп куйды аларны читтән күзәтеп торган Мәмдүдә апасы.

      – Татарча сөйләшергә өйрәтәм.

      – Тик белергә теләми ахрысы.

      – Тели. Ничек кенә тели әле! Әнә, тыңлап кара! – Шулай диде дә, Исхак Һеленга карап: – Ну-ка, повтори: мин сине яратам!

      – О кей! Мин си-ны йа-га-там!

      – Аңладыңмы? Мин сине яратам диде, – дип апасына карады Исхак.

      – Һәй, оятсыз нәрсә! Кешедән дә оялмый тагын. Яратам дип тора!

      – Аның нинди ояты булсын?!

      – Мин сины ягатам!

      – Начало есть! На сегодня хватит. Только не забывай, повтори каждый день.

      – О кей! Мин сины ягатам! Все же трудный ваш язык.

      – Ты ведь турецкий разговор много слышал. Татарский и турецкий похожие языки. Родственные. Так-что, будем учить. Заодно и турецкий выучишь.

      – О кей!

      – Татарский один из древних языков. Да, это отдельный разговор. Вот, вернемся обратно в Америку, займемся изучением татаркого.  О кей?

      – Йа, йа.

                                                          * * *

      Исхак Һеленны Мәмдүдә апасы янында калдырып, ишек төбендә киез итек асты салып утыручы Рәхимҗан агасы янына чыкты.

      – Кизитек асты саласың ахры?

      – Иске яңаны саклый. Менә абзар тирәсендә йөрергә ярар дидем.

      – Малларыгыз күпме соң?

      – Нинди мал? Колхозга кергәндә бернәрсә калдырмадылар. Ярый инде, сыер асрарга рөхсәт иттеләр. Сыер да асрамасаң, ачтан үләсең бу илдә. Тиздән бозаулар дип көтәбез. Сөте булыр. Каймагы, эремчеге. Карап торган хайваныбыз шул инде.

 – Кем соң хәзер председателегез? 

    – Ел саен алмаштырып торалар. Һаман шул бер үк кешеләр инде. Әле Минһаҗ Нәҗибе, әле Габдулла Һидияте, әле Мөхәммәди, әле Әхмәтгали, әле Фатыйх. Шул ук кешеләр бер авылдан бер авылга күчеп йөри. Нәҗип былтыр гына Суыксуда прсидәтел иде, быел безгә куйдылар. Мөхәммәди

 былтыр бездә иде, быел Алат спирт завотына җибәрделәр. Авыл советын да

 шул ук кешеләр җитәкли. Власть шулар кулында, кыскасы.

   – Бергә уйнап үскән малайлар икән.

   – Әле кайтканыңны ишетсәләр, хәзер килеп җитәрләр.

   – Минем яшьтиләрдән кемнәр бар тагын авылда, Рәхимҗан абый?

       – Кемнәр дип, барысы да авылда инде. Кая китсен суң алар?

       – Теге Сафа Җамалие исәнме? Аны атасы унсигезенче елда Казанга ГубЧКга китергән иде. Исән-сау әйләнеп кайттымы аннан Җамалый?

      – Син каян беләсең? Кайтмады ул аннан. Сафа абый харап итте малаен. Исмәгыйль котылды әнә. Аның да атасына: “Кайтса, Казанга китер”, – дигән булганнар. Насрый абый: “Үз кулым белән атарга илтеп бирмим улымны”, – дип, илтмәде Исмәгыйльне Казанга.

      – Унсигезенче елда Казанда очраттым мин Сафа абый белән Җамалыйны. Спас урамында. ГубЧК йортын эзләп баралар иде. Нишләп йөрүләре турында сорагач, Сафа абый авылда булган хәлне сөйләп бирде. Авыл егетләре Кызыл Армия солдатларын талаганнар икән.

     – Булды шул андый хәл. Бизбашка малайлар, харап булдылар. Котыртып, башлап йөрүчеләре котылып калды.

    – Кемнәрне аттылар соң? Кемнәр коткысы булды?

    – Унсигезенче елның августында Казанны ак чехлар басып алды бит. Кызыл Армия Казанны калдырып, имеш, казна алтынын ак чехларга бирмәс өчен, олауларга төяп мари урманнарына чигенгән. Юллары безнең авыллар аркылы үтәсе икән. Алдагы көннәрдә чигенүче солдатларны Юртыш, Мәмдәл авылларында кулаклар корал тотып каршы алганнар. Безнең Олы Битаман белән Битаман Казакларында[3] да белүчеләр булган кызылларның чигенүен. Шулар, егетләрне котыртып, тегермән бөясе янында көтеп торганнар. Мылтыклары да булган. Талап нәрсәләрен алганнардыр инде, имеш-мимешләр генә йөрде, имеш алтыннары да булган, диделәр. Ул арада сентябрь башында ак чехларны Казаннан кудылар да, авылга Кызыл Армиянең карательный отряды килде. Талаучыларны эзләделәр. Алты егетне тотып, иске зират астына атарга алып чыктылар. Талауда катнашучыларның күбесе төрле-яры качып беткәннәр иде. Алтының да берсе, әлеге шул Насрый Исмәгыйле атарга дип тезеп куйгач, тау астына таба чабып, качып котылды. Артыннан барып эзләп тормадылар. Карательләрнең командирлары качып калганнарның аталарына, улларыгыз кайткач Казанга китереп бирегез, дип әйткән булган. Сафа абзый икенче көнне өенә кайткан Җамалыйны үз кулы белән илтеп бирде ГубЧКга. Суд булгач, җибәрербез дип алып калганнар. Кайтмады Җамалый әйләнеп. Атканнар, мескенне. Ә Исмәгыйльне атасы илтмәде.

    – Каберләре кайда егетләрнең? Зиратка күмдермәгәннәрдер инде.

    – Әйе, иске зиратка җирләделәр. Хәзер кар ята инде. Барып күреп булмый.

    –  Алай икән...                                                   

                                                    * * *

     – Әйе, тетрәндергеч хәлләр булды ул унсигезенче елда Кече Битаман авылында. Революция шаукымы әллә ни сизелми калган, Казан артындагы, илдә барган хәлләрдән бер читтәрәк, тыныч кына яшәп ятучы авыл шактый ук кайнап, гөрләп алды ул көннәрдә.

    Патша армиясенә солдатка алынган җирләреннән, 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, аннан соң 1917 елда Троцкийның Кызыл Армиясендә акгвардиячеләргә каршы сугышып йөргән берничә егетнең совет властен саклап гражданнар сугышында һәлак булулары хакында хәбәрләр килгән көннәр иде. Әмирләр нәселеннән өч егет армиядә иде. Син беләсеңдер, Заһидулла Шәйдулласының Галимҗан атлы улы белән Шәйдулланың энесе Габдрахманның Фәйзерахман атлы улы икесе дә гражданнар сугышыннан кайтмады. Шул Әмир бабай токымыннан Заһир абзыйның Хәлиулла исемле улы гражданнар сугышыннан тиф авыруы эләктереп кайтты да, озак тормыйча үлде. Бер нәселдән өч туган бит. Әзмәвер кебек егетләр япь-яшь килеш әрәм булдылар. Ә инде кызыл армиячеләрне талауда катнашканнар дип атып үтерелүчеләр тагын да кызганыч. Котыртучылар исән калды, бер гаепсез малайлар харап булды.

   1918 елның август башлары иде. Авылда Казанны ак чехлар басып алган, Кызыл гаскәр чигенә, бер отряд хәтта мари ягына таба хәрәкәт итә икән, юллары безнең авыл аркылы үтәсе, ди, дигән хәбәрләр таралды. Халыкны иң кызыктырганы, чигенүче гаскәр хөкүмәт алтынын ак чехларга бирмичә, олауларга төяп, үзләре белән алып качкан икән, дигән хәбәр булды. Ә берничә көннән чигенүчеләрнең Юртыш, Мәмдәл авыллары арасында талануы турында да хәбәр килеп иреште. Юртыш байлары авыл егетләрен котыртып, аларга хәтта мылтыклар өләшеп, кызыл солдатларга каршы ут ачканнар. Беренче олаудагы солдатларны үтереп, капчыкларын-дагы малларын тартып алганнар. Ләкин солдатлар да нык каршы торган, талаучылар төрле-яры качып беткән. Исән калган солдатлар, имеш, Айбаш юлы өстеннән Битаманга таба киләләр икән. Безнең авылда да бу алтынга кызыгучылар табылды. Яшьләрне котыртып, Хәсәнбай тегермәне астына бара торган олы юлда каршы алганнар боларны. Олы Битаманнар да булган. Сәнәкләр белән генә коралланган авыл мунтагайларын гына җиңә инде ул кораллы солдатлар. Безнең малайларны да кырып-себереп бетергәннәр. Берничә егет эләктереп калган диделәр алтын тутырган капчыкларны. Кемнәр икәнен төгәл генә белмәделәр. Соңыннан, революцияләр, сугышлар тынгач, авылда баеп китеп, кибет ачкан кешеләр булды. Шундыйларның берсен, Сабит Ильясын, бертуган абыйсы Фазылҗанның улы Рәхимҗан, безнең абый кибет ачып, сату итеп баеп ята дип, чагып, мескенне авылдан сөрделәр. Ну бу инде соңрак, НЭП заманнарында булды. Өч кызын авыл егетләренә кияүгә биреп калдырган иде Ильяс. Олы кызын – Мәрьямен – Гайнетдин Садриена бирде, гомере булмады мескеннең, бәби тапканда үлеп китте. Икенче кызы Гыйлембануны Олы Битаманнан Тәкәрлекләргә, өченчесен, Майшәкәрен, шулай ук Олы Битаманнан – Галәви Шәйхелисламына. Үзе белән ике малаен – Солтан белән Мәхмүтне алып китте. Чиләбе якларына, шул син туган Троицк якларына чыгып киткән икән диделәр. Анда бит безнең яклардан күченгән шактый кеше яши. Шуларга барып сыенган диделәр. Шул синең Габдулвәли бабаеңның белешләре түгел микән әле? Әтиең, мәрхүм Габдулла абзый да белешләрем бар дип чыгып киткән булган бит. Син туганнан соң бакыйлыкка күчкәч кенә, әниең кире авылга әйләнеп кайткан, алты айлык имчәк баласын алып. Сине инде.

    Рәхимҗан абыйсын тын да алмый тыңлап утырган Исхак шунда аны бүлдереп:

    – Ә теге Кызыл Армия солдатларын талаучыларның язмышы ничек булып бетте соң, барысын да аттылармы? – дип сорап куйды.

   – Юк, барысын да түгел, – диде Рәхимҗан һәм беравык тынып калды. Ул атылган кордашларын искә төшерде булса кирәк, авыр гына көрсенде һәм кесәсеннән Исхак бүләк иткән тәмәке кабын чыгарып, аннан бер сигара алды да: – Тартып алыйк булмаса, – дип, аны бармагында бөтерә-бөтерә шырпы сызды, кабызып, бер суырды да, сөйләвен дәвам итте.

    Исхак та абыйсы артыннан сигара кабызып, урындыгын тартыбрак утырды һәм бөтен игътибарын аңа юнәлтте.

   – Алты малай харап булды. Җиденчесе качып котылды. Менә шул. Сентябрьдә авылга карательный отряд килеп төште. Өй борынча йөреп талаучыларны эзләделәр. Ул карательный отряд дигәнендә чигенүче солдатлар булгандырмы-юктырмы, танысалар-танымасалар да, талаучылар дип бөтен егеткә бәйләнеп бардылар. Ярый әле егетләр качкан. Бер гаепсезгә атып бетерәчәкләр иде. Шунысы кызык, алтын белән чигенүче солдатларны да шул карательтый отряд, берсен дә калдырмыйча үтергән дип сөйләделәр. Имеш, алтынны талатканнар. Ул вакыт егетләр күп иде авылда. Талаучылар унлап кеше диделәр. Нибары алтысын эләктерделәр. Алар да карательләр килгәнен белмичә калган булган, бахырлар. Олы чишмә өстендә яшәүче асабалар нәселеннән ике егет – Кадыйрҗан абзыйны беләсең бит, менә шуның олы улы Сабирҗан белән, Кадыйрҗан абзыйның нәнәсе Хәйретдин абзыйның бердәнбер улы Фәхретдин – туганнан туган егетләр, талауда да катнашмаганнар. Шуларны тотканнар. Кармышлар нәселеннән ике егетне аттылар. Галиулла абзыйның олы улы Ногман синең белән бергә уйнап үскән малай иде бит.

    – Ногман да юкмыни инде?

    – Ногманның атасы Галиулла абзыйның туганнан туганы Низами абыйның дүртенче улы Гыймади да атылган.

    – Яшьти?

    – Ие, яшьтиең.

    – Әй егетләр. Әрәм булганнар икән.

   – Әйтмә инде. Егетләрне, тоткан берен, мәчет алдына җыйдылар. Ул елаш, ул шау-шу. Әниләре, туганнары яшь түгә. Башта нишләтәселәрен белмәгәннәр иде. Атарга икәнен ишеткәч, тотындылар елашырга. Өлкәннәр сөйләшеп тә карадылар. Тыңламый командирлары. Силсәвит Җәләли абый иде. Ул да сөйләшеп бакты. Кая ул, контра дип, үзен гаепли башладылар. Шуннан, калган егетләрне эзләп-эзләп карадылар да, өйләдән соң иске зират астына алып төшеп киттеләр. Арттан халык иярде. Бармаска кушалар. Халык тыңламый. Тезеп бастырдылар егетләрне. И, әйтми торам, Насрый Исмәгыйле бар иде тагын тотылганнар арасында. Калганнардан бераз өлкәнрәк. Аны да алдылар кулга. Менә шул, тезеп куйдылар бер рәткә. Торалар басып алты малай. Карательләр күп. Бер унбишләптер. Аларны да тезделәр. Командирлары алга чыгып винтовкаларын корырга әмер бирде. Ул арада атарга дигән команда да булды. Мылтык тавышы бөтен кырны, урман буйларын яңгыратты. Урманнан кайтаваз булып кабат яңгырады. Егетләр чабылган печән шикелле генә киселеп төштеләр. Әллә төзәүче булмаган, Исмәгыйль тора басып. Ядрә тимәгән моңа. Ату тавышына елашып кычкырыша башлаган халык телсез калды. Ул арада атучылар аңга-миңгә килгәнче, Исмәгыйль тотты да тау астына таба йөгерә башлады. Исләренә килгән атучылар кабат винтовкаларын коргалаганчы, шактый ара китте бу. Командир кычкыра, тизрәк корырга куша коралларын. Ә Исмәгыйль елан кебек бормаланып, чаба гына тау астына, Ашытка таба. Тегеләр ата башладылар. Берсе дә тидерә алмады. Исмәгыйль ул арада суга да кереп китте. Яр буе камышлык. Камышның куе җиренә карап чапкан иде. Ул арада кайсыдыр эләктерде, ахры, Исмәгыйль бөгелеп төште камыш арасына. Җикән камыш башларында алъяпкычы гына калды эленеп. Үзе юк булды. Солдатлар алъяпкычка аттылар-аттылар да, үлгәндер дип, туктадылар. Артыннан эзләп төшмәделәр. Ул арада, ядрә диеп егылган егетләрнең берсе ыңгырашып куйды. Йөзен кулъяулык белән каплап ауган Ногман икән. Ике каратель винтовкаларын корып, тагын аттылар мескенгә. Дерт итеп, сикереп куйды Ногман. “Ык” иткән тавышы гына чыкты да, тынып калды. Тагын елаш, тагын шау-шу башланды. Карательләр авылга кайтып тормадылар, җигелгән атлары белән иярләрен күпер башында калдырып менгән булганнар икән, шунда төшеп киттеләр. Ә егетләрне арбаларга салып өйләренә алып кайттылар. Ул чакта авылда мулла булып синең яшьтиең Юныс тора иде. Шәригатькә каршы килә дип, зыяратка җирләтмәде мәетләрне. Иске зыяратка казыттылар каберләрне. Иске зыярат дигән булалар инде, каберләр бардырмы үзендә, белгән юк. Биш кабер казыдылар бер-берсенә терәп. Бер генә дә мәет калдыклары чыкмады. Ул чакта әле урман шикелле утыра иде ул. Куе наратлык. Хәзер дә кырыкка якын агач үсә.

   Менә шулай, юктан гына һәлак булды егетләр. Моның белән генә дә бетмәде әле. Мәетләрне җирләгәндә әллә каян гына агачлар арасыннан карательләрдән качып калган Җамалый килеп чыкты. Җамалыйны әтисе Сафа абзый үзе Казанга ГубЧКга илтеп тапшырды. Үзем күрдем дисең бит. Ногман – Җамалыйның абыйсы Галиулланың улы. Сафа абзый, оныгы Ногманның үлеме дә акыл бирмәгән үзенә, ул да улы Җамалыйны үз куллары белән илтеп тапшырды. Җәләли абыйның сүзенә карап инде.

    – Күрдем шул. Спас урамында йөриләр иде ГубЧК йортын эзләп. Кыскача гына сөйләгәненнән аңлап та бетермәдем, йөрмә, Әхмәтсафа абзый, кайтып кит, дип әйтеп карадым. Тыңламады мине дә. Харап иткән шул малайны.

   – Исмәгыйль качып котылды әнә. Беркем дә килеп эзләп тә йөрмәде, кызылларны талауда катнашкансың дип тә бәйләнгән кеше юк. Хәзер Маһруйбикәгә өйләнеп, өч малай үстереп яталар. Үзе шикелле үк ут малайлар: Әюп, Әнвәр, Әбрар...

    Шулвакыт өй ишеге ачылып, Мәмдүдә апасы килеп чыкты.

   – Әйдәгез өйгә, пәрәмәч пеште. Озак утырдыгыз. Әнгличәнкәңә дә күңелсез бугай, – дип, ул ирләрне өйгә дәште.

   – Хәзер, тушыны гына тегеп бетерәм дә, керәбез, – диде Рәхимҗан, кулындагы киез итеген тотып.

   – Англичанка түгел ул, американка, – дип төзәтте апасын Исхак. – Сөйләндер идең үзен бераз. Татарчага өйрәтәсең бар иде.

   – Нинди телдә өйрәтим соң? Үзем дә урысчаны ипи-тозлык та булдырмыйм ис. Бик булган хатын икән үзе, пәрәмәчләрне миннән күреп бик оста итеп ясашты. Менә кергәс үзең күрерсең.

    Абыйсы белән әле тагын күп нәрсәләр хакында сөйләшеп утырырга исәбендә бар иде Исхакның. Апасы чакыргач, кермичә булмый инде. Яшь бичәсе дә юксынгандыр. Чит-ят кешеләр арасында күңелсездер дә, дип уйлап, ул Рәхимҗанның эшен бетергәнен дә көтмичә, өйгә кереп китте.

                                                * * *

   Атнага якын булдылар Исхаклар авылда. Бөтен күршеләргә кереп, хәлләрен белешеп чыктылар. Ерак туганнары белән дә күрештеләр. Яшьтәше Юныс мулла утыз җиденче елда авылдан киткән. Аның янына да кермәкче иде. Йортын Мөхәммәди алып калган икән. Заманында Кече Битаманда Әхмәревләр нәселенә килен булып төшкән Зөбәйдә әби, ягъни Исхакның ерак дәү әнисе була инде, чыгышы белән шушы Мөхәммәдиләр нәселеннән. Юныс та, Мөхәммәди белән Исхак та малай чакларында бергә уйнап үсәләр. Мөхәммәди белән алар туганнар да. Шуңа күрә, Юнысларга керәм дип, Мөхәммәдиләргә килеп кергән булып чыкты Исхак. Төн буе сөйләшеп утырдылар. Җитмәсә, Мөхәммәди былтыр гына авылда “Партизан” колхозының председателе булып торган икән. Сөйләшер сүзләре күп.

      Зур тәэсирләр белән, малай чакларын кабат искә төшереп, күңеле нечкәреп кайтып китте Исхак Мәскәүгә.

 

                                                   11.

     Бериянең, троцкийчыларны юк итәм дип, НКВДның чит илләр бүлегенең Америка Кушма Штатларындагы резиденциясен туздырып ташлавы Сталинны борчый иде. Дөрес, 1939 елның мартында Сталин Америкада яши башлаган Троцкийны юк итү турында үзе рәсми рәвештә игълан иткән иде. Ул нарком Берия белән бишенче бүлек башлыгы Судоплатовны үзенә чакыртып, алар алдында: “Троцкий сугыш башланганчы, бу елда ук юк ителергә тиеш”, – дигән бурыч куйды. Нәтиҗәдә, Берия Троцкий белән  юллары кисешкән барлык кешене күзәтү астына алды. Андыйлар әлбәттә НКВД хезмәткәрләре арасында күп иде. Чистарту башланды. Резидентлар арасына шымчылар кертелде. Исхак Әхмәрев җитәкләгән резиденциянең тулысынча ябылып СССРга кайтартылуы да менә шуның нәтиҗәсе булды. Һәр резидентны бик җентекләп тикшерделәр. Шымчы-разведчик Морозов доносы буенча кайтарылган Әхмәревнең әле Америкага җибәрелгәнче үк Троцкий белән юлы кисешкән иде. 1929 елда, Исхак Төркиянең Трапезунд шәһәрендә консуллыкта эшләгән чагында, Советлар Союзыннан куылган Лев Троцкий берара Константинопольдә генконсуллыкта гаиләсе белән яшәп алды. Берия үзенең Әхмәревкә карата шикләрендә менә шул фактка аеруча басым ясады.

    1940 нчы елның беренче көнендә Сталин Берияне үзенә дәште.

     – Лаврентий, нинди Америка кияве бар анда синең наркоматта? Нишләп мин бу хакта Америка Коммунистлар партиясе Генеральный секретаре Эрл Браудердан ишетәм? – дип башлады сүзен Сталин.

     Сталинның ишектән килеп кермәс борын шундый кискен сорау белән ташлануы Берияне каушатып җибәрде булса кирәк, ул борын өстендәге алтын кысалы пенснесен төзәтеп куйды, кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртте һәм, сүзен нидән башларга белмичә беркавым торганнан соң, кулындагы папкасын ачып, аннан бер кәгазь бите чыгарды да, хуҗага сузды:

    – Үзем дә сезнең янга шул кияү мәсьәләсендә керергә ниятләп йөри идем, Иосиф Виссарионович, – диде.

    Сталин башта кулындагы төрепкәсендә тәмәкесе беткәнен күреп, аның көлен өстәлдәге көллеккә бушатты, аңа яңа тәмәке чүбе тутырып, ут кабызды да, һаман да кулын сузып торган Бериядән әлеге кәгазьне алып, укый башлады. Укып бетергәч, урыныннан торып, өстәл тирәли йөреп килде.

     – Исәнме соң әле бу егет? Гаризаны ноябрьдә үк язган булган бит инде.

    – Тикшерәбез, Иосиф Виссарионович.

    – Озак тикшерәсез. Кемнәрнедер ике көн эчендә хәл итеп куясыз бит. Кая соң алар хәзер? Лубянка подвалында ятмыйлардыр бит?

    – Юк, Иосиф Виссарионович. Әле туган ягына кайтып киткән булырга тиеш.

    – Кайсы яклардан соң ул?

    – Казаннан, Иосиф Виссарионович, Татарстаннан.

    – Чакыртып алыгыз, эшкә тотынсын. Америка бүлегенең мондый заманда эштән читләштерелүе акылга сыймый. Диверсия бу, беләсеңме, Лаврентий?!

   – Бүлек эшли, Иосиф Виссарионович. Ләкин бу егет мәсьәләсе гади генә түгел. Ул бит өйләнгән, гаиләле иде. Гаиләсе дә Нью Йоркта иде. Дөрес, аерым яшәделәр. Уллары бар.

   – Син хатыныңнан аерым яшәсәң, читкә йөрмәс идеңме, Лаврентий? Татарлар бигрәк тә. Татарстаннан дисең бит. Аларга дүрт хатын алырга да рөхсәт итә диннәре.

    – Иосиф Виссарионович...

    – Лаврентий, син нәрсә, кергәннән бирле Иосиф Виссарионович та, Иосиф Виссарионович... Беренче хатыны каршы булмаса, яшәсеннәр шунда. Аерым яшәгәннәр иде дисең бит. Хәл ит бу мәсьәләне, Эрл Браудер миңа кабат шалтыратырлык булмасын!

   – Аңлашылды, Иосиф Виссарионович...

   – Тагын да шул Иосиф... Америка бүлеген торгызырга кирәк, Лаврентий. Американың нәрсә уйлап яшәвен без белеп торырга тиеш. Син беләсеңме Американың Коминтернга каршы торган илләрне безнең белән сугыштырырга хыяллануын? Япония белән мөнәсәбәтләре дә киеренке. Бу киеренкелекне безнең файдага эшләтү төп бурычыбыз. Ә бу бары тик Американың үзендә эшләүче резидентлар аркылы гына башкарып була торган нәрсә. Шуңа күрә, озакка сузмаска, бүлекне тулы көченә эшләтә башларга кирәк.

   – Америка кияве мәсьәләсендә хәл ителеп бетмәгән бер нәрсә кала, Иосиф Виссарионович.

    – Нәрсә инде тагын?

    – Беренче хатыны һәм улы.

    – Кияүнең эшләреннән ул ни дәрәҗәдә хәбәрдәр соң? Ул да резиденциядә эшләмәгәндер бит?

    – Юк, генконсуллыкта эшләгән иде.

   – Соң, табыгыз үзенә тагын да шундыйрак бер эш. Яшәсен.

   – Эше бар инде аның. Можайскийда, башлангыч мәктәп укытучысы.

   – Соң, шулай булгач, нинди проблема бар тагын?..

 

                                                   12.

      Фитин: “Иртәгәдән Будков кул астында эшли башлыйсыз”, диде – Исхакка. Будков, Будков... Кем соң ул? Латин Америкасы һәм Кушма Штатлар бүлеге башлыгы... Белә иде бугай Исхак бу кешене. Будков Фёдор Алексеевич. Исхактан биш-алты яшькә генә өлкәнрәк.

      Ләкин икенче көнне яңа урынга эшкә дип килгән Исхакны, идарәдә бөтенләй башка кеше кул астында эшләргә дигән, көтелмәгән билгеләнү көтә иде.

      Яңа эш көнен Будков үз бүлмәсенә кул астындагы хезмәткәрләрен киңәшмәгә җыюдан башлады. Бүлмәдә элекке хезмәткәрләр белән бергә берничә көн элек кенә нарком Бериянең каһәренә тарган кордоннан кайтарылган берничә тәҗрибәле разведчик, шулар арасында Исхакка яхшы таныш коллегалары – Василий Михайлович Зарубин белән Михаил Васильевич Григорьев та утыра иде. Исхак башкалар белән баш кагып кына исәнләште, ә “картлар”га кул биреп күрешеп чыкты да, яннарына барып утырды. Ул “яңа кадрлар” арасында Норман Михайловичны күрмәде. “Теге көндәге сөйләшеп йөрүләребез рас килде микән әллә? – дип шикләнеп куйды. – Базаров артыннан теге дөньяга олактырган булсалар?..”

     – Җыйналып беттекме? – дип сораудан башлады Будков сүзен. – Тәк, иптәшләр, бүген безнең бүлек яңа кадрлар белән тулыланды. Кичә генә кордон артында разведка эше белән турыдан-туры шөгыльләнгән өлкән иптәшләр бүлектә эшли башлый. Таныш булыгыз, Зарубин, Василий Михайлович, Германиядән кайткан тәҗрибәле иптәш.

      Фёдор Алексеевич фамилиясен атауга, Зарубин үрә торып басты һәм, “Мин!” дип честь бирде.

      – Утырыгыз, утырыгыз, Василий Михайлович, мин таныштыру өчен генә, – диде Будков, аклангандай, үзе комачтай кызарып чыкты. Маңгаенда тир бөртекләре пәйда булды. Зарубин утырырга да өлгермәде, Фёдор Алексеевич Исхакның фамилиясен атады: – Әхмәрев, Исхак Абдуллович.

     Зарубин шикелле үк, Исхак та яшьләр белән басып танышырга булды.

     – Утырыгыз, Исхак Абдуллович, гафу итегез, басмасагыз да була. Василий Михайлович бүлеккә беркадәр ятрак илдән кайтып урнашса, Исхак Абдуллович безнең бүлек өчен зур табыш. Ул Америка Кушма Штатларында резиденцияне җитәкләгән кадр. Американы яхшы белә. Бүлек өчен менә дигән остаз булачак... Бүлек өчен шулай ук зур тәҗрибәле кадр –  Франциядә эшләп кайткан Михаил Васильевич Григорьев.

     Григорьев та аягүрә басып честь бирүне кирәк дип тапты.

     – Бүлек өчен кыйммәтле кадрлар “табыш” дидек. Ләкин, кызганычка каршы, гафу итәсез, хөрмәтле “картлар”, сезнең алда менә шулай гафу үтенергә туры килә. Ләкин берни эшләр хәл дә юк. Хәлемнән килсә, мин сезнең һәрберегезне бүлек начальнигы итеп билгеләп куяр идем. Тик ни кызганыч, сез әлегә стажёрлар итеп билгеләнәсез.

    Бу сүзне ишетүгә, Зарубин да, Григорьев та, Исхак та бер-берсенә карашып куйдылар. Ләкин бер сүз дә дәшмәделәр.

     – Наркомның әмере шундый, иптәшләр. – Будков шулай диде дә, хезмәткәрләре арасыннан яшь кенә бер егеткә мөрәҗәгать итеп: – Павлов!  – дип эндәште.

    Фамилиясен ишетүгә, Будков янында ук утыручы бу егет, хәрбиләрчә итек үкчәләрен бер-берсенә шакылдатып, “Мин! – дип, торып ук басты.

    – Таныш булыгыз, иптәшләр, Павлов Виталий Григорьевич, бүлек начальнигы урынбасары. Василий Михайлович, Исхак Абдуллович, бүгеннән сез Виталий Григорьевичның стажёрлары. Аның кул астында эшләячәксез. Ә сез, Михаил Васильевич, башка бүлеккә билгеләнәчәксез, хәзергә коллегаларыгыз белән бергә яшьләрне курска кертергә булышырсыз.

      – Рәхәтләнеп, – диде Григорьев.

      – Виталий Григорьевич, алга! Стажёрларыңны эшкә өйрәтә башла, – диде Будков, кинаяле елмаеп.

     Будков шуның белән сүзен төгәлләде. Барысы да торып, бүлмәләренә таралыштылар. Виталий Григорьевич читенсенеп кенә Исхакны, Григорьев белән Зарубинны үз бүлмәсенә алып чыгып китте.

     Виталий Павлов әле сентябрь аенда гына егерме биш яшен тутырган, разведка эшендә бөтенләй тәҗрибәсе булмаган, Зарубин әйтергә яратканча, бер “молокосос” иде. Ул үзе Барнаулда туган. 1930 елда ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган. Барнаулда паровоз ремонтлау заводында слесарь булып эшләгән. Аннан соң Омскида автомобиль юллары институтында укып, узган ел гына, соңгы курстан соң дәүләт куркынычсызлыгы органнарына эшкә җибәрелгән. Әле бер ел эшләргә, стажёрлык чорын үтәргә дә өлгермәс борын, НКВДның Америка бүлегенә начальник урынбасары итеп билгеләп куйганнар үзен. Өч айлык курсларда Фитин белән бергә уку әнә шулай карьера үсешен уңай хәл иткән, күрәсең. Хәер, Фитин үзе дә, Зарубин әйтмешли, разведка эшендә әле аягын суда чылатырга өлгермәгән зат. Ни эшлисең, шуларга буйсынырга туры килә. Шунысы да Зарубин белән Әхмәрев өчен бәхет елмаюы белән бер.

     Исхак, Павлов бүлмәсенә кереп, урынына утырганчы, Виталий Григорьевичка сорау белән мөрәҗәгать итте:

     – Сорау бирергә мөмкинме, Виталий Григорьевич?

     – Рәхим итегез.

     – Америкадан Норман Михайлович Бородин дигән кеше дә кайтарылды. Нишләптер безнең арада күренми?

     – Гафу итегез, Исхак Абдуллович, мин берни дә белмим, дияр идем, колак чите белән генә ишеттем, органнардан җибәрелгән, диделәр Кая барып урнашкандыр, анысы миңа билгесез.

     – Аңлашыла... – диде Исхак һәм шомланган карашын Григорьев белән Зарубинга юнәлтте. Алар исә, өчесе дә башларын аска иеп, тын гына утыруны мәхкуль күрделәр.

     Исхакның күңелен телеп узган кара уй рас килмәде, Бородин исән калган иде. Ул Халык комиссарлары советының матбугатта чит илләр буенча хәрби серләрне саклау уполномоченные итеп билгеләнде. Халык телендә Главлит дип аталган оешмада эшли башлады.

     – Дөрес аңлагыз, хөрмәтле иптәшләр, минем әле, дөресен генә әйткәндә, чын разведчикларны да беренче тапкыр гына күрүем. Сезгә җитәкчелек итәргә, акыл бирергә бернинди белемем дә, тәҗрибәм дә юк. Нишлисең, приказ булгач, приказ. Үтәмичә ярамый. Киресенчә, сез мине эшкә өйрәтерсез дип уйлыйм һәм шуның белән үземне бәхетле хис итәм. Шулай да субординацияне сакларга кирәк булыр. Үзегез күреп торасыз, монда диварларның да колагы бар. Төрле кеше очрарга мөмкин. Начальствога илтеп җиткермәсләр дигән бернинди дә ышаныч юк.

      Алар Павловны тын гына тыңладылар. Өчесе дә эчтән генә: “Бу малайдан рәт чыгарга мөмкин”, дигән уй белән утырдылар. Ләкин өчесен дә эчтән бер уй борчый иде: Америкада бернинди резидент та калмагач, нинди бүлек була инде бу? Нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш соң алар?

      Василий Михайлович түзмәде, Павловтан шул хакта сорап куйды:

   – Без нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез икән? Америкада безнең резидентлар калмады бит инде.

     Павлов үзе дә аптырашта иде. Ни дип җавап бирергә дә белмәде, иңнәрен селкетеп куйды. Ләкин сорауны җавапсыз калдыру уңайсыз иде, башына килгән беренче уйны әйтеп салды:

      – Эшне үзебезгә табарга туры киләчәк дип уйлыйм.

      – Дөньяда сугыш бара. Германия бер-бер артлы Европа илләрен үзенә буйсындыра. Америкада да фашистик чума баш күтәрә, – дип куйды Зарубин.

     – Менә шул хакта уйларга кирәк, – диде Павлов. – Ничек итеп Американы сугышка катыштырмаска. Катышкан очракта да Советлар Союзы ягыннан сугыштырырга. Икенче фронтны ачуда Америка ярдәмен оештырырга.

     – Бик катлаулы мәсьәлә, – дип, Исхак та сүзгә кушылды.

     – Менә-менә! Без шул хакта уйларга һәм нидер эшләргә тиеш.

     Бер караганда Америка Кушма Штатлары бу елларда Советлар Союзына карата иң лояль илләрнең берсе иде. Илдә Коммунистик Интернационал көчле эш алып бара. Коммунистлар партиясе лидеры Эрл Браудер хәтта соңгы президент сайлауларында катнашты һәм шактый гына тавыш җыюга иреште. Браудерның халык арасында абруе зур иде. Ләкин Америкада берара фашистик хәрәкәт тә көчәеп алды. 1936 елда немец милләтеннән булган америкалылар Германия-Америка Союзы дигән оешма төзеп, Германиянең национал-социалистлар партиясе идеяләрен тарата башладылар. Союз зур тизлектә бөтен Америка штатларына таралды. Ике ел эчендә аның 70-ләп региональ оешмасы барлыкка килде. Нигездә, яшьләрне берләштергән бу оешмалар бөтен Америка буйлап егермеләп лагерь төзеде. Ләкин Америка халкы бу хәрәкәткә нык каршылык күрсәтте. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, ул таркалды. Союзның лидеры Фриц Кун, оешма акчасын туздыруда гаепләнеп, төрмәгә утыртылды.

      Павлов бүлек алдында торган бурычлар турында сөйләгән арада Исхак Америкада булган шушы хәлләр хакында уйлап утырды.

     – Исхак Абдуллович белән Василий Михайлович һәм мин бергә, шушы бүлмәдә утырып эшләячәкбез. Ә сез, Михаил Васильевич, белүемчә, башка бүлеккә күчереләчәксез бугай. Нишләптер, Фёдор Алексеевич бу хакта  оныттымы, берни дә әйтмәде. Бәлки иртәгәгә калдыргандыр, – дип, Павлов Исхак белән Зарубинга эш урыннарын күрсәтте.

      Кабинет әллә ни зур түгел, шул өч өстәл һәм урындыклар куярлык кына иде. Һәр өстәл каршысында тагын берәр урындык тора. Болары кергән-чыккан кешеләр утырыр өчендер инде, дип уйлады Исхак. Шулай итеп аларның Америка бүлегендә беренче эш көннәре башланды.

 

                                                   13.  

      Бериянең Исхакны Сталинга һәм совет системасына карата лояльлектә тикшерүе озакка сузылды. Ә бу вакытта дөнья көннән-көн сугыш мәхшәренә таба тәгәри иде.

      Советлар Союзы белән Финляндия арасында сугыш бара. Совет гаскәрләре Халхин-Голда япон милитаристларына каршы сугыш хәрәкәтләре алып барды. СССР белән Германия арасындагы яшерен килешү нигезендә, Молдавия, Балтыйк буе республикалары Эстония, Литва, Латвия Советлар Союзына кушылды. Аларның СССРга кушылулары 1938-39-нчы елларда Австрия белән Чехославакиянең Германия тарафыннан басып алынуыннан берни белән дә аерылмый иде. Германия Польшага басып кергәннән соң икенче бөтендөнья сугышы башлануы рәсми төстә игълан ителде. Кыскасы, сугыш тәгәрмәче әкренләп СССР чикләренә таба тәгәри. Германия Англия белән Францияне оккупацияләргә әзерләнә. Дөнья бәлешен төрле кисәкләргә бүлгәләгәндә, Италия белән Япония дә өлештән читтә калмаска өметләнәләр. Сталин, Риббентроп белән Молотов төзегән Пакт нигезендә Германия Советлар Союзына каршы якын елларда гына сугыш башламаячак дип өметләнсә дә, Гитлерның СССРны басып алу нияте көннән-көн көчәя. Әлбәттә, сугыштан Америка да читтә торып калмаячак. Ләкин ул кем ягыннан сугышыр? Монысы шактый четрекле сорау. Чөнки Америкада немец чыгышлы америкалыларның Германия-Америка Союзы дигән оешмасы куып таркатылса да, фашистик карашлы националистлар халык арасында бик нык эш алып баралар. Шундый шартларда Америкада совет разведкасының эшчәнлеген туктатуы гафу ителмәслек бер нәрсә. Ә Исхак һәм аның командасы бүген Бериянең мәгънәсез шикләнүләре аркасында Мәскәүдә бушка вакыт уздырып ята.

      Исхак эшкә баргач та, өйгә кайткач та әледән-әле әнә шул хакта уйланды. Америка, японнар белән килешү төзеп, аларның Советлар Союзына Көнчыгыштан басып керүләре дә бик мөмкин. Көнчыгыштан алар сугыш башласа, Көнбатыштан – көннән-көн көчәя барган Германия; Советлар Союзының тар-мар ителәчәге көн кебек ачык.

      Исхакның күңеле тыныч түгел. Нишләп соң бу Берия, ниһаять, бер фикергә килми? Америкада резиденцияне эшләтә башларга вакыт бит! Алтын кебек кадерле вакыт әрәмгә үтә. Бүлек башлыклары тарафыннан да бернинди фикер-тәкъдимнәр күренми. “Инициатива хөкем ителә” дигән принциптан куркып яталармы? Әллә бу мәсьәләне хәл итәрлек башлары эшләмиме?

      Исхак күп уйланып йөри торгач, үзенең турыдан-туры начальнигы Павлов белән сөйләшеп карарга булды.

      – Виталий Григорьевич, бер тәкъдим бар, – диде ул бер көнне иртән эшкә килгәч.

     – Нинди?

     – Дөньяда сугыш бара. Германия белән Италия фашистлары Европаны үзләренә буйсындырып бетерде диярлек. Көнчыгышта японнар Манголия, Маньчжурия, Кытай, Индонезия утрауларын милитаризацияли. Көнбатышта Германия белән Италия берләшеп, Советлар Союзына бәреп керсә, Көнчыгыштан японнар һөҗүм итсә, без ике фронтка сугыш алып бара алмаячакбыз.

     – Шуннан, тәкъдимегез нинди, Исхак Абдуллович?

     – Японнарны Советлар Союзына каршы сугыштырмас өчен чаралар күрергә кирәк.

     – Ә нинди?

     – Бер генә юлы бар: Америка белән Япония арасында конфликт китереп чыгару.

     – Кызык идея. Ә ничек?

     – Монысы инде менә безнең эш.

     – Лубянкада ятып ничек итеп китереп чыгарып була соң ул конфликтны?

     – Төп проблема да менә шунда шул. Безгә синең белән конкрет бер план корырга кирәк, һәм шул планның мөһим икәнлеген башта үз җитәкчелегебезгә, аннары Берия белән Сталинга исбат итәргә. Шуны эшли алсак, СССРны ике фронтка сугыштырмау буенча безнең зур өлешебез булачак.

     – Җиңел генә хәл иттегез мәсьәләне. Гап-гади нәрсә икән бит!

     – Гадилектә – галилек, дигәннәр. Ләкин бу гади генә планны тормышка ашыру өчен бер пот тоз ашарга туры киләчәк. Иң читене  – Америкада безнең резиденция булмау.

     – Булган очракта, ничек башкарып чыгар идегез?

     – Безнең резидентларга үзләренең агетлары аша Рузвельтка сүзе үтә торган кеше табарга һәм шуның аркылы эш йөртергә.

     – Рузвельт монда нигә кирәк?

     – Ничек инде нигә кирәк булсын?! Менә тыңла, мин сиңа минем башта туган идеяне сөйлим. Япония Көнчыгышта Монголия, Кытай, Маньчжурия, Индонезия илләрендә сугыш хәрәкәтләре алып барамы? Бара. Болар бит барысы да Америка мәнфәгатьләрендәге илләр. Америка моның өчен Япониягә ләббәйкә итеп, кул чабып тора дип уйлыйсыңмы? Юк. Тормый. Киресенчә, ачуы килә. Американың Япониягә үз мәнфәгатьләрендәге илләрдән гаскәрләрен чыгаруын таләп иткән ультиматум куюын оештырырга кирәк. Менә шул була инде конфликт. Әгәр дә Япония Американы тыңларга теләмәсә, ике арада сугыш башлануын көт тә тор. Ә бу инде СССР файдасына эшли торган сугыш булачак. Рузвельт монда менә шушы ультиматумны бирер өчен кирәк. Аңладыңмы инде?

    – Хәзер аңладым. Чыннан да, бик күп тоз ашыйсы икән әле бу эшне башкарып чыгу өчен. Ә сез моны эшләп чыгарлык дип уйлыйсызмы?

    – Ни өчен кирәк соң Советлар Союзына синең белән минем шикелле резидентлар? Без менә шундый операцияләрне үткәрү өчен кирәк, кадерлем минем, Виталий Григорьевич!

     Әхмәревнең идеясе Павловны кызыксындырып җибәрде. Ул, әле тормышында бер генә дә яшерен операция башкармаган яшь разведчик, үзен инде шушы җитди һәм җаваплы эшне җитәкләүче итеп күз алдына китерде һәм озакка сузмыйча, гади генә бу операцияне үткәрү планын кору турында хыяллана башлады.

     – Исхак Абдуллович, ә сезнең агентлар арасында бар идеме соң Рузвельтка сүзе үтәрдәй кеше?

     – Кем белә инде аларны?! Минем шәхсән үземнең унлап агентым бар иде. Аларның барысы да хөкүмәт даирәсендәге кешеләр. Ләкин кайсы белән эш йөртергә, кайсына мөрәҗәгать итеп хаталанмаска мөмкин? Бик җентекләп уйларга, эзләргә кирәк.

    – Карта кулыгызда, Исхак Абдулович. Уйлагыз, эзләгез. Табарга кирәк андый кешене.

    – Башта начальствоның фатихасын алырга кирәк, Виталий Григорьевич. Алар нәрсә дип әйтә бит. Шуннан соң эшне башларга мөмкин. Син уйларсың, табарсың, ә өстән рөхсәт булмаса, нишләрсең. Үзең Америкада торып эшләсәң бер хәл, монда бит, күреп торасың, миңа әле Бериянең ышанычы да юк. Шуңа, башта аларны ышандырырга тиешбез.

     – Монысы инде минем бурыч, Исхак Абдуллович. Киттем, Фёдор Алексеевич янына. Эшне Будковтан башларга, димәк.

     – Хәерле юл! – дип калды Исхак яңа операция белән яна башлаган Павлов артыннан. – Каны кайнар егетнең. Таулар күчермәкче. Ярар, йөреп карасын. Бәлки нәтиҗәсе булыр.

     Бу идея аның үзен дә дәртләндереп җибәрде. Ә нәрсә, бәлки барып та чыгар. Тик уйларга кирәк: кемне бу эштә файдаланырга? Кем аркылы президент Рузвельтка йогынты ясарга була? Кем аны Япониягә каршы ультиматум куярга күндерә алырга мөмкин?

 

      Исхак үзенең һәр агентына тукталып, барысына да бәйнә-бәйнә яңадан бәя биреп чыкты.

      Базаровтан соң Исхак-Юнг (“Юнг” Исхакның резидент буларак тәхәллүсе иде) белән хезмәттәшлекләрен дәвам иткән, Американың дәүләт департаментында югары постларны биләүче өч агент бар иде. Юнг аларны оператив исемнәре белән атап йөртте: Эрих Кий, Фрэнк һәм Майкл Стрейт. Фрэнк исеме белән Дәүләт департаментының Латин Америкасы бүлеге башлыгы Лоренс Дагген йөрде. Юнг аеруча еш эш йөрткән агент Майкл Стрейт – Үзәккә аннан алган информацияләр Номад һәм Нигел исемнәре астында җибәрелә иде. Майкл совет разведкасы белән әле Кембридж университетында укып йөргәндә үк хезмәттәшлек итә башлаган. Аның Ак йортның Оваль кабинетына ирекле кереп йөрү мөмкинлеге бар иде. Аннан һәрвакытта да резиденция өчен аеруча мөһим яңалыклар килде. Ул Америка президенты аппаратыннан чыккан өр-яңа хәбәрләрне җиткереп торды. Шунысы әһәмиятле, кайбер агентлар җиткергән мәгълүматлары өчен саллы гына гонорар таләп итсәләр, Исхак белән, күбесенчә, идея карашларыннан чыгып хезмәттәшлек итәләр, Советлар Союзы алып барган сәясәтне хуплаучылар һәм аңа ярдәм итәргә теләүчеләр иде. Майкл Стрейт исә гомумән бай нәселдән, совет акчасы аны бөтенләй диярлек кызыксындырмады. Күп мәгълүматларын “рәхмәт”кә җиткерә торган булды.

      Американың хәрби учреждениеләре белән эшчәнлек иткән Аркадий кушаматлы агент бар иде. Ул Норд кушаматлы агентыннан да бик күп хәрби-сәяси мәгълүматлар тапты. Корд исеме астында эшләгән агенты да Мәскәү өчен шактый кыйммәтле материаллар юнәтте. Ләкин аларның күбесе Германия, Англия, Франция белән бәйле мәгълүматлар...

      Бу агентлар Юнгка бик күп кызыклы мәгълүматлар тапсалар да, аларның  президент Рузвельтка йогынты ясарлык мөмкинлекләре аз иде.

      Кем бар соң? Кем аркылы президент Рузвельтны японнарга каршы котыртырга була?

 

                                               14.

      Будков яныннан Виталий Григорьевич канатланып чыкты.

      – Фёдор Алексеевичка ошады идея. Шунда ук Павел Михайлович белән киңәшергә дип кереп китте. Фитин да бу идеягә каршы килмәс дип уйлыйм.

      Берничә минуттан аларның өчесен дә – Будковны, Павловны һәм Әхмәревне Фитин үзенә чакырып алды.

      – Исхак Абдуллович, идеягез бик кызыктыргыч булырга охшый. Мәскәүдән торып кына оештыру мөмкин микән соң андый операцияне?

      – Әлбәттә җиңел булмас. Уйларга кирәк. Башта президент Рузвельтка чыгарлык кешесен табарга иде. Алайса, бу операция буенча эш башларга рөхсәт?

      – Рөхсәт кенәме соң! Бу безнең алда торган иң мөһим бурыч. Аллага тапшырып, башладык.

 

      Фитиннан хуплау алганнан соң, Исхак үзенең Америка – Япония мөнәсәбәтләре турында сөйләшүләр  алып барган агентларын искә төшерергә тотынды. Андый кешеләр әлбәттә, бар иде. Шуларның берсе, иң сүзе үтемлесе, финанс министрлыгында абруйга ия зат, министрның урынбасары Гарри Декстер Уайт.

      Уайт Исхакның агенты түгел иде. Уайт белән аны финанс министрлыгында эшләүче бер агенты таныштырды. Ул чакта Исхак агентыннан” “Министр аша президентка чыга ала торган берәр танышы юкмы?” - дип сорады.

      – Андый кеше бар. Ул министрның урынбасары Гарри Декстер Уайт, – диде агент.

      – Ничек итеп аның белән танышырга була? Шуны оештыр әле.

      – Уйларга кирәк.

      – Аның берәр төрле кызыксынган шөгыле юкмы? Чит илләр белән кызыксынмыймы?

      – Бар бугай. Ул Кытай цивилизациясе, конфуциянизм белән җенләнгән кеше.

      – Булды алайса. Кытай мәсьәләләрендә мин дә яхшы гына йөзәм. Безне якын көннәрдә очраштыра алсаң, яхшы булыр иде. Очрашуда тагын берничә кеше катнашса да әйбәт. Сөйләшү табигый, ышандырырлык килеп чыгар...

      Агент белән бу сөйләшүдән соң ике көн үткәч, Исхакның фатирында телефон шалтырады. Трубкада агент тавышы иде.

      – Хәерле көн, Билл. Иртәгә көндезге сәгать бердә вакытыгыз булырмы икән? Гарри Декстер Уайт һәм тагын ике кунак Пенсельвания урамындагы унбишенче йортта урнашкан ресторанга киләчәк. Сезне кунагым итеп шунда чакырам.

     Исхак ресторанга кергәндә, агент һәм аның белән тагын өч кеше, дивар буйлап аерым өстәлләр итеп тезелгән алты кешелек табын артында нәрсә турындадыр кызып-кызып гәпләшәләр иде. Үзләре янында тукталган Исхакны күргәч, агент урыныннан торып басты һәм:

     – О, мистер Билл! Рәхим итегез, менә бу урынга, – дип, янындагы урындыкка күрсәтте. Аннары аны кунаклары белән таныштырырга тотынды. – Гафу итегез, дусларым, таныш булыгыз, бу дустым Билл Грейнк. – Иң беренче таныштырган кешесе Гарри Декстер Уайт иде.

     Уайт, исеме аталгач, басып Биллга кулын сузды. Аннары башкаларның да исемнәре аталды. Алары да финанс министрылыгы хезмәткәрләре иде бугай, ләкин Билл аларны артык игътибарга алмады, исемнәрен хәтерендә калдырмады. Аның бөтен игътибары Уайтта иде. Агент махсус шулай оештырган күрәсең, аның урыны Уайт белән агент арасында булып чыкты. Үзара сөйләшер өчен бу бик уңайлы иде.

      Исхак аңлап бетермәде, очрашуның рәсми сәбәбе булганмы, юкмы, әллә болай гына, вакыт үткәрер өчен генә җыелышканнармы, шулай да табын уртасына затлы гына виски менеп кунаклаган иде. Аны инде фужирларга салырга да өлгергәннәр. Исхакның киләсен белгәнгәдер күрәсең, агент бишенче персона өчен дә касә китерткән иде.

      Соңлап килгән кунак хөрмәтенә дигән булып, агент Билл исәнлегенә дә тост күтәртте. Аны уртлап куйгач, башланган әңгәмәләре дәвам итте. Уайт, әңгәмәдән читләшеп, Исхакның нинди эш белән шөгыльләнүе хакында сорап куйды.

      – Ерак Көнчыгыш, Кытай илләре буенча синолог мин, – диде Исхак.

      – О, кызыклы өлкә.

      – Кызыклы. Бигрәк тә Кытай. Дөньяда аналогы булмаган ил. Бер-берсенә охшаган, сәяси системалары, халкының тормыш-көнкүреше, тарихи үткән юлы белән бер-берсен кабатлый торган илләр бик күп. Ә менә Кытайны бер ил дә кабатламый. Биредә бөек Конфуций тәгълиматы һәр кытайлының канында. Кызганыч, соңгы вакытта Кытайга да афәт яный.

       – Аңлыйм, аңлыйм. Япония тынгылык бирми башлады алар.

       – Кытайга гына түгел, бөтен Ерак Көнчыгыш, Океания, Индонезия илләре япон милитаристлары аягы астында таптала. Маньчжурия, Монголия...

      – Әйе, Тын океан регионы Америка йогынтысыннан ычкына башлады.

      – Алар гына түгел, Япония Советлар Союзына каршы да сугыш хәрәкәтләре алып бара. Халхин-Голда арт сабакларын укытсалар да, Германия йогынтысына бирелеп, СССР территориясенә басып керү хыялы белән яши Япония.

      – Бу регион турында күп нәрсәләр беләсез икән.

      – Әйе, бу минем эшчәнлегем белән бәйле өлкә. Тиздән яңадан шул якларга китәргә җыенам.

      – Вакытлы сәяхәттер бит. Әйләнеп кайткач, тагын да очрашып сөйләшербез әле. Мин үзем дә заманында Кытай тарихын җентекләп өйрәнгән кеше. Бу илгә япон экспансиясе мине дә бик борчый. Болай барса, Японияне авызлыкларга кирәк булыр дигән фикердә торам.

 

      Бу сөйләшүдән Исхак ул вакытта үз эшчәнлегендә Уайттан файдалану буенча әллә ни зур планнар кормады. Чөнки ул аның болай да көчле антифашист икәнлеген, Гитлер Германиясе алып барган сәясәтне күрә алмавын һәм шулай ук Япониянең Ерак Көнчыгыш илләренә карата экспансиясен авызлыкларга теләге зур булуын аңлап калган иде. Ә менә хәзер Уайтны яңа планны тормышка ашыруда файдалану бердәнбер дөрес карар дигән фикергә килде. Шуның өстенә, Уайтның финанс министры Генри Моргентауга йогынтысы зур. Министр аның сүзенә һәрвакыт колак сала, президент Рузвельтка, госсекретарь Корделл Хеллга ясаган докладларында аның киңәшләреннән еш файдалана. Ләкин Уайтка ничек чыгарга, кем аркылы җиткерергә үзеңнең планнарыңны? Монда заманында Исхакны Уайт белән таныштырган агентлар белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Хәзер аларның берсе белән дә элемтә юк. Америкага җибәрелгән яңа яшь резидентлар бу эшне башкарып чыгар дигән бернинди дә ышаныч юк. Бердәнбер юл – Исхакның үзенә киредән Америкага җибәрүләрен сорарга. Ләкин Берия һаман үз сүзендә тора. Ярый инде, үзен һәм гаиләсен тынычлыкта калдырды.

      Ул арада дөньяда хәлләр тагын да катлауланды. Әле 1937 елда гына Америка һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләр Американы канәгатьләндергән булса, Тын океан регионы буенча кабул ителгән Версаль системасын узган елда тәмам җимерелде дияргә ярый. Япония Маньчжурияне басып алып, Кытай белән ике арада киң масштаблы сугыш хәрәкәтләре башланып китте. Япония Американың бу регионда тынычлыкны саклап калырга кирәк дигән чакыруларын санга сукмыйча, киресенчә, дөньяны үзенең файдасына яңача бүлгәләү сәясәтен үткәрә башлады. Мондый сәясәт Америкага бер дә ошамый иде. Шуңа күрә Исхак уйлап тапкан операцияне башкарып чыгу реаль, бары тик күпмедер вакыт кына таләп итә. Ләкин вакыт рәхимсез рәвештә алга чаба, эшне кичектерергә ярамый, киресенчә, кызулатырга кирәк.

       Көннәрнең берендә Фитин Павловны үзенә чакырып алды.

       – Виталий Григорьевич, күпмедән бирле Америка бүлегенең башлыгы булып эшлисең, Американы барып күреп кайтканың да юк. Анда җибәргән яшь разведчикларың нишли икән? Күреп, танышып кайтуны, ничек уйлыйсың? Әйдә, киләсе ел башыннан бер җилләнеп кайт әле океан артларыннан.

      Фитинның бу сүзләре тәкъдим генә түгел, яшь җитәкчегә үзенә күрә бер әмер булып та яңгырады. Бүлеккә чыккач та ул моны Исхакка җиткерде:

    – Фитин Америкадан әйләнеп кайтырга куша. Андагы берәр агентың белән очрашып, Уайт белән сөйләшүне шуңа тапшырыйк микән әллә? – диде.

    Исхакның зиһенен кинәт кызыклы фикер яктыртып җибәрде. Көтмәгәндә башына килгән бу фикердән ул кычкырып ук куйды:

      – Шәп бит бу!

  – Нәрсәсе шәп? Сине Америкага җибәререгә кирәк дисәләр, шатланыр идең инде.

– Соң, Уайт белән кем очрашыр дип баш ватабыз. Синең өчен бер дигән тәҗрибә мәктәбе булачак. Үзең сөйләшеп кайтасың, – диде Исхак Павловның сүзенә каршы.

     – Булдырырмын микән соң? Минем бит инглизчәм ипи-тозлык та юк. Җитмәсә, Американың үз акценты дисең.

     – Бернинди куркыныч та юк. Инглизчәне белмәвең әйбәтрәк тә. Турыдан-туры америка акценты белән сөйләшергә өйрәнергә җиңелрәк булачак.

      Шул көннән Виталий Павлов инглизчәне өйрәнә башлады. Исхак аңа көндәлек әйләнештәге иң күп кулланыла торган сүзләрдән текст язып бирә, тәрҗемәсен ясый. Виталий тырыша-тырыша шул текстны ятлый. Көн саен иртән эшкә килүгә ятланган текст буенча кабатлау үткәрелә. Икәүләп инглиз телен өйрәнүнең үз методикасын булдырдылар. Дөресрәге, Исхак үзе заманында шул методика буенча өйрәнгән иде. Егет болай шактый гына сәләтле күренә, истә калдыру сәләте яхшы икән. Разведчик өчен иң кирәкле нәрсә. Күреп истә калдырып кына түгел, ишетеп хәтерләп калу осталыгы да көчле егеттә. Өч ай дигәндә шактый гына сукалый башлады инглизчәне. Хәзер язган текстка карап кына түгел, үзара да бары тик инглиз телендә генә сөйләшергә тырыштылар.

      Виталий Григорьевич тел өйрәнгән арада, Исхак Уайт белән очрашу вакытында алып барырга тиешле әңгәмә текстларының берничә вариантын төзеде.

     Уайт исеме инглизчәдә “ак” дигән мәгънәне белдерә. “Ак”, димәк, “кар”. Ә нәрсә, операциягә шушы сүзне исем итеп алганда, начар түгел бит! “Кар” операциясе.

      Шулай итеп, “Кар” операциясе дип аталган бу акциянең төп максаты: беренчедән, Тын океан регионында Япония алып барган экспансиянең Америка мәнфәгатьләрен канәгатьләндермәве булса, икенчедән, Американың япон агрессиясен авызлыкларга хәленнән килә, әмма үзара файдалы шартларда  Америка килешү төзергә дә әзер. Бу килешү бердән, Япониянең Кытайда һәм шул регионда сугышны туктатуын, икенчедән, материктан кораллы көчләрен чыгаруын һәм бу регионда экспансия планнарын туктатуны, өченчедән, Маньчжуриядән гаскәрләрен чыгаруын таләп итә. Мондый таләп японнарның ачуын кабартачак. Ике ара бозылып китәчәк. Һәм моның үзара ызгыш китереп чыгаруы да мөмкин.

      Моны әлбәттә, әле тәмам эшләнеп беткән документ дип санап булмый, бу  Исхакның башында туган оперциянең беренче тезислары гына. Павловка, Уайт белән очрашуга барганда, аңа менә шуларны аңлатырга кирәк булачак. Уайт шул тезислар нигезендә үз версиясен төзеп, министр Генри Моргентау аша президентка чыгарга тиеш. Әле вакыт бар. Исхак белән Виталий, әлбәттә, бу тәкъдимнәрне тәмам камилләштерергә дә өлгерерләр.

Дәвамы бар

 

 

[1] Әйе (маричадан).

 

[2]  Юк (маричадан).

[3] Битаман Казаклары – Кече Битаманның халык телендәге исеме.