Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

Әхмәров (роман-хроника)

Автордан

      1941 елның көзе. Дошманны Мәскәүгә якын җибәрмәү өчен хәлиткеч сугышлар бара. Фашистлар инде Мәскәүне бүген-иртәгә алабыз дип, үзләрен җиңүчеләрдәй хис итәләр. Ерак Көнчыгышта Советлар Союзына каршы Япония сугыш башлар дигән куркыныч бар. Ләкин Япония белән Америка арасында каршылык килеп чыга. Японнарның СССР белән сугышмаячагы билгеле була. Кызыл Армиянең япон һөҗүме була-нитә калса дип, Ерак Көнчыгышта тупланган гаскәрләре Мәскәү астына кайтарыла. Ә 7 декабрьдә Америка Кушма Штатларының Тын океандагы Пёрл-Харбор базасында тупланган диңгез флотилиясе Япониянең хәрби-диңгез авиациясе тарафыннан көчле утка тотыла һәм ике сәгать эчендә тулысынча диярлек юк ителә. Нәтиҗәдә, Япония белән Америка Кушма Штатлары арасында сугыш башлана. Дошман Мәскәү яныннан йөзләрчә чакрымга көнбатышка алып ташлана. Бу – Бөек Ватан сугышындагы кискен борылышның башы.

      Япония менә-менә СССРга каршы сугыш башлар дип торганда, аның Америка флотилиясен тар-мар итеп ташлавы бөтенләй көтелмәгән бер хәл, һәм моның Совет разведчиклары оештырган яшерен операция нәтиҗәсендә килеп чыгуы  ул чакта берәүнең дә уена керми.

     Бу әсәр шул операцияне оештыручыларның берсе, хәзерге Биектау  районының Кече Битаман авылыннан чыккан Исхак Габдулла улы Әхмәревкә багышлана. 

 

                                                 1.

      – Йә, сөйлә, ничек итеп Америка разведкасына хезмәт итә башладың?!

      Наркомның сүзләре аяз көндә яшен яшьнәп, күк күкрәгән шикелле яңгырады. Исхакның бөтен тәне буйлап салкын дулкындай кырмыскалар йөгерешеп узгандай булды. Ул каушаудан тиз генә җавап табалмыйча торды, ләкин инде күптән гадәткә кергәнчә, ихтыяр көчен туплап, шул минутта ук үзен кулга алды, ниндидер бер үҗәтлек һәм ныклык белән, нарком шикелле үк һәр сүзенә аерым басым ясап:

     – Мин бернинди Америка разведкасына да хезмәт итмәдем. Ватан алдында намусым саф! – дип җавап кайтарды.

    Нарком, Исхакның күзенә керергә теләгән сукыр чебен кебек, каршысына ук килеп басты, башта, ачы бер зәһәрлек чәчеп аның күзләренә текәлде, аннары, сынаулы карашы белән, ашардай булып, аны баштан аяккача  күздән кичерде дә сорау бирүен дәвам итте:

    – Америка киявенең Ватан алдында намусы сафлыгына нинди җүләр ышаныр дип беләсең?!

    Бу сорау Исхакны, тез астына суккан кебек тагын каушатып җибәрде: ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча, башын аска иде. Ләкин наркомны җавапсыз калдырырга ярамый иде. Ул башын күтәреп:

    – Һелен – безнең резидент, сез моны беләсез, – диде.

    – Утыр! Тикшерербез! Кемнеке булуын ачыкларбыз!

    Нарком Исхактан соң тагын берничә кешене аякка бастырып сорау алды. Ләкин аларга нинди сораулар бирелгәнен Исхак ишетмәде дә, ишетсә дә аның акылы нидер хәтерендә тотарлык хәлдә түгел иде. Ул Бериянең мәкерле сорауларыннан югалып калды һәм Базаровны искә төшерде. “Аларны да Базаров язмышы көтә микән?” дигән уй миен бораулады. Ике ел элек резиденциясен калдырып Мәскәүгә чакыртып кайтарылган Борис Яковлевич Базаровның, СССРга каршы шпионлыкта гаепләнеп, әле шушы елның февралендә генә атып үтерелүе турында ул кичә генә ишетте. Бериянең гамәлләре Исхак өчен бөтенләй аңлаешсыз иде.  Борис Яковлевичтан соң яңадан җайга салынып, әйбәт кенә эшләп киткән Нью-Йорк резиденциясен бөтенләй ябып, Исхакны, уптым иллаһи эшләрен түгәрәкләтеп, уйламаганда-көтмәгәндә Мәскәүгә дәштереп алдылар. Германиядән Александр Михайлович Коротковны, Италиядән Павел Матвеевич Журавлёвны да кинәт кенә Мәскәүгә чакыртканнар. Базаровны да, берничә ел элек сәер шартларда һәлак булган Маркиннан соң, Америкадагы резиденцияне оештырып җибәргән җиреннән Мәскәүгә кайтартып, шпионлыкта гаепләп, ярты ел элек атып үтерүләре турындагы хәбәр бөтенләй башка күсәк белән тондыргандай итте. Аларны да шундый язмыш көтсә?..

     Исхак ни уйларга да белмәде. Бернинди дә гаепләре юк бит. Ватан өчен борчылып, аның иминлеген кайгыртып, чит-ят илдә, кемгә дә сиздермәскә белдермәскә тырышып, фидакарьлек күрсәтеп эшләп яткан җирдән, шпион дип гаепләп, атып үтерсәләр нишләрсең?.. Һеленга ни дияргә? Ничек аңлатырга?..

    Нарком, хезмәткәрләр белән очрашуны ничек кинәт башлаган булса, шулай ук кискен генә туктатып та куйды.

    – Сөйләшү әле моның белән генә бетте дип уйламагыз! Барыгызның да эшен тикшерәчәкбез! – диде дә, Берия, түрдәге кәнәфие артына шкаф рәвешендә ясалган яшерен ишекне ачып, кабинеттан чыгып та китте.

     Көтмәгәндә тагылган шулкадәрле авыр гаепләрдән шок хәлендә калган разведчикларны һушларын җыя алмыйча утырган җирләреннән нарком ярдәмчесенең: “Барыгызга да китәргә мөмкин!” дигән сүзләре айнытып җибәргәндәй итте. Ул, алгы ишекне ачып, барысын да өйләренә озатты. Бер-берсен озак күрмичә торганнан соң очрашу шатлыгыннан сөйләшер сүзләре бетмәгән разведчиклар, телләрен йоткан кешеләрдәй, тавыш-тынсыз гына, үз эчләренә йомылып, бикләнеп, акрын гына таралыштылар.

    Исхак белән Һеленны, Мәскәүгә кайтып төшкәч, Кече Лубянка урамындагы бер коммуналкадан бәләкәй генә бүлмәгә урнаштырганнар иде. Исхакның наркоматтан чыккач, туры анда кайтасы килмәде. Ул, наркомат урнашкан бакча эченнән урамга юнәлде, акрын гына биек тимер рәшәткә коймалар буйлап капма-каршы якка атлады. Шулчак аңа исеме белән арттан кемдер дәшкәнне ишетте:

   – Ицхак!

   Шулай яһүд акценты белән аның исемен бер генә кеше атый. Бу аның  шикелле үк бүген наркомның зәһәр угына эләккән Норман Михайлович Бородин иде.

   – Ә-ә, Норман. Эләктеме үзеңә?..

   Норман, нидәндер шикләнгән шикелле, як-ягына каранып алды.

   – Синнән ким түгел.

   – Нишлибез инде хәзер? Безнең хәлләр шәптән түгел бит.

   – Син Норд турында ишеттеңме?

   Норд – Базаровның Америкада чактагы яшерен кушаматы иде.

   – Безне дә аның артыннан олактырырлар дисеңме?

   – Эш шуңа таба бара. Аңламадыңмыни?

   Алар бераз сөйләшмичә атладылар. Лубянкадан аска таба төшеп, болак күперенә барып чыктылар. Исхак, күпергә кермичә, яр буена таба ымлады.

   – Сиңа әллә ни бәйләнмәсләр. Җитәкче мин идем бит. Шеф американкага өйләнүемне дә гаепкә алды.

   – Туктале, нәрсәдә соң безнең гаебебез?

   – Татарда “Яңа себерке яхшы себерә” дигән мәкаль бар. Хуҗа алдында эш күрсәтә. Лояльлеккә тикшерәләр. – Исхак як-ягына каранып алды. – Троцкий тарафдары түгелме дип шикләнәләр. Яковлевичны да шуның белән гаепләгәннәр ди. Менә нәрсә, Норман, бу исемне безгә мәңгегә онытырга кирәк. Беркайчан да телгә алмаска.

   – Кабер.

   – Кабер. Әйдә, әнә теге йортка кереп чыгабыз. – Исхак каршы яктагы кабакка таба ым какты:

   – Киттек.

  

   Кабакта алар берәр чәркә сыра һәм ысланган балык алдылар. Тик урамда миләрен чуалткан авыр уйлар кабака да ияреп кергән иде. Сыра чөмергәндә дә һаман шул хактагы сөйләшүгә әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар.

   – Без кордон артында ятканда монда күп нәрсәләр булган. Ежовны атканнар. Артузовны, Урицкийны, Слуцкийны...

 – Тагын шул бер балык башы. Әйдә, онытыйк. – Норман кипкән балыгын учына суккалап алды да, авызына кабып, сыра чөмерергә кереште. – Карале, син татар бит. Татарларны хәмер белән дус түгел диләр. Дөресме шул?

   – Эчүне ислам тыйган бит.

   – Син дә дин тотасыңмы?

   – Тотаммы, тотмыйммы, эш анда түгел. Бабай тәрбиясендә үстем мин. Беләсеңме? Бабай бик динле кеше иде. Аракы дигән нәрсәне авызына да алмады. Безнең авылның күршесендә марилар яши. Алар менә көмешкәне шәп чөмерәләр иде.

   – Карале, Ицхак, Германия СССРга каршы сугыш башларга торганда  Америка резиденциясен ябуны мин аңлап бетермим бит әле.

   – Мин дә аңламыйм ла ул.

    – Берәү әнә, алыштырып булмый торган кешеләр юк, дип әйтергә ярата ди икән бит.

    – Тик кем белән алыштырырлар? Шул юеш танау молокососларгамы? Күрмәдеңмени, кемнәрне җыйганнарын.

   – Син үзеңнең революция ясап йөргәндә ничә яшьтә булуыңны хәтерлисеңме?

   – Унҗиденче елда миңа уналты иде.

   – Нишләп йөрдең инде син унҗиденче елда?

    – Күрде башлар... Унҗиденче елда әле мин тире-күн киемнәре кибетендә йомышчы малай идем. Хыялым  үземнең кием тегү остаханәсен ачып, үз кибетемне булдыру иде.

   – Буржуйга әйләнергә хыяллангансың инде.

   – Һе, буржуй... Әнигә беренче хезмәт хакымны апкайтып биргәч, сөенгәнен күрсәң!.. Аннан соң революция. Мин үсмер егет. Авылда мәдрәсә мәктәбендә алган барлы-юклы белем белән әллә ни майтарып булмасын аңлаган идем инде. Унбер яшемдә чакта бабай үлде. Бабай үлгәч, мәктәпне ташларга туры килде. Әни белән калага киттек. Казанга. Анда бабайның ахирие бар иде. Рәхимҗан абый. Шул типографиягә, хәреф шомартучы итеп эшкә урнаштырды. Аннары электромонтерлыкка өйрәнеп йөрдем. Ипи пешерү эшендә дә булдым. Соңгы эш урыным – әлеге шул кибеттә йомышчы. Культурно итеп әйткәндә – приказчик. Казанда бик көчле барды революцион хәрәкәт. Казанны революциянең бишеге дип тә әйтергә ярыйдыр. Монда бит Ленин укыган. Молотов Казанда реальный училищеда гыйлем җыйганда революцион эшкә тартылган. Һәр завод-фабрика, һәр уку йорты революцион түгәрәкләр белән мәш килеп тора иде бит. Мин дә шул казанда кайнадым ул елларда. Унсигез яшемдә чакта ук партиягә алдылар. Казанда Совет власте урнашуга ук депутат итеп сайладылар. Шунда ук шәһәр Советы Мәскәүгә җибәрде: хисапчылар курсында укыдым. Укып чыккач, кире Казанга кайттым; үземне Кызыл Армияне тәэмин итү идарәсе начальнигы итеп куйдылар. Аннары мәгариф халык комиссариатының тәэминат идарәсе начальнигы.

   – Менә бит, үзең дә борын астың да кипмәгән килеш начальник та депутат!

   – Шулай инде...

   – Шулай шул. Кайгырма, яшьләр арасыннан безне алмаштырырга да кеше табарлар.

  

     Норман белән Исхак кабакта озак утырдылар. Исхак өйгә кайткач та наркоматта булган сөйләшү тәэсиреннән тиз генә айный алмады. Һелен аны түземсезлек белән көткән иде.

   – Йә, ничек? Ниләр булды? – дип кызыксынды.

   – Ә-әй, әйтер идем инде, – диде дә, Исхак Һеленны иңнәреннән кочып алды. – Леночка, бик таушалдым, берүк дөрес аңлый күр. Минем бүген берни дә сөйлисем килми, – дип, кулын селтәп, пружиналы тимер караватка барып ауды.

   Һелен, наркоматта җүнле сөйләшү булмаганын сизеп, бүтән сораулар белән аптыратмаска уйлады. Исхак та наркомның сатлыкҗанлыкта гаепләргә маташуы хакында ләм-мим, бер сүз дә әйтмәде. “Булды инде, әлегә бернәрсә дә ачык түгел”, – дип, дәшмәүне алтын күрде. Хактан да шулай иде. Исхак Һеленга өйләнергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткәч, Берия, Сталинның фикерен белмичә, аңа җавап бирмәгән иде.

    Исхак караватта озак аунады. Һелен ашарга чакыргач та, тамагым тук, дип, урыныннан кузгалмады. Ул бу мәлдә ике ай элек кенә Вашингтоннан Мәскәүгә кайтарылган хатыны Валентина белән улы Роберт турында уйлады.

 

                                                     2.

    Икенче көнне Исхакны НКВДның бишенче бүлеге башлыгы Фитин чакыртып алды. Фитин шулай ук разведка эшендә яңа кеше, бернинди тәҗрибәсе булмаган “молокосос” иде. Җитмәсә, бер ел элек кенә, партия разведка эшенә кушканчы, авыл хуҗалыгына кагылышлы китаплар бастырып чыгаручы нәшриятта баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Бөтенләй башка өлкә, башка проблемалар. Разведка мәктәбендә ике ел укыйсы урынга, биш айлык курслар үткән дә, НКВДның баш идарәсенә начальник урынбасары итеп билгеләп куйганнар үзен. Менә шул кеше разведкада дистә елдан артык тәҗрибәсе булган Исхакка нинди бәя бирә алсын инде?..

     Фитин турында Исхак баш идарәнең кадрлар бүлегендә эшләүче кызлардан белеште.

     Ул 1907 елда Тобол губернасының Ялутор өязендә крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында әртилдә эшләгән, пионер активисты булган. Комсомол райкомы секретаре урынбасары чагында Мәскәүгә авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру институтына укырга җибәргәннәр. Институттан соң авылга кайтмыйча, Мәскәүдә нәшриятта эшкә калган. Ике ел армия хезмәтеннән соң, тагын да шул нәшрият эшен дәвам иткән. Һәм менә бер ел элек кенә НКВДның тышкы разведка баш идарәсенә эшкә алынган. Ике ай эшләргә өлгермәгән, тышкы разведка бүлегенең башлыгы итеп куйганнар.

   Исхак “Павел Михайлович Фитин” дигән язулы ишеккә йомшак кына итеп  шакыды. “Керегез”, дигән тавышны ишетеп, ишекне ачып, эчкә үтте.  Түрдәге өстәл артында утыз яшьләр тирәсендәге, аксыл-саргылт чәче майлап бер якка пөхтә итеп таралган, уртача гәүдәле, майор чинындагы чекист утырганын күрде.

   – Исәнмесез. Мин – Исхак Әхмәрев. Америка резиденциясе башлыгы. Сезнең чакыру буенча килдем.

   – Бик шат. Таныш булыйк, Фитин Павел Михайлович. Бишенче бүлек начальнигы.

    Фитин урыныннан торып, Исхакның каршына барып басты да, күрешергә дип кулын сузды.

    “Итагатьле күренә, – дип уйлап алды Исхак. – Димәк, аларны бернинди дә куркыныч көтми”.

    – Исхак Абдуллович, әлегә сезне берничек тә шатландыра алмыйбыз. Җитәкчелеккә американкага өйләнергә теләвегез турында язган гаризагыз сезнең хәлне беркадәр катлауландырып тора. Валентина Михайловна һәм улыгыз Роберт белән ни эшләргә кушасыз? Алар беләме соң әле бу хакта?

    – Юк. Әле күрешмәдек. Алар Можайскида, әти-әниләре янында.

     – Шуңа күрә барысы да ачыкланганчы элекке вазифагыздан азат ителәсез. Бухгалтериягә кереп ял акчаларын алыгыз да, туган якларыгызга кайтып килергә мөмкин. Бер айлык ял сезгә.

    – Ә аннары?

    – Аннары, җиң сызганып эшкә. Яңа вазифага. Хәзергә берара Казаннан китеп торырга кирәк. Ул арада барысы да җайланыр. Хәзергә хушыгыз.

   – Хушыгыз.

   Сөйләшүдән, элекке эшендә калмаячагы турында ишеткәч, Исхакның бераз кәефе кырылса да, хәлләренең ул кадәр үк куркыныч түгеллеген дә төшенде. Димәк, аларны Базаров язмышы көтми. Монысы әйбәт. Һеленның Эрл Браудер туганы булуы алар файдасына димәк.

  

    Исхак бу юлы да Фитин бүлмәсеннән чыкканнан соң туры өйгә кайтырга ашыкмады. Ул хатыны Валентина белән танышып, озак та очрашып йөрмичә, әнә шулай, тормышның алда көткән авырлыкларына да карамыйча, аның белән гаилә корып җибәрүен, шуннан соң үткән унбиш еллык тынгысыз гомер юлын искә төшерде. Валентина гаять акыллы, Исхакны аңлый торган, түзем хатын булып чыкты. Ул, бернинди карусыз, аңа ияреп чит илләргә китәргә дә, андагы уңайсызлыкларга күнеп яшәргә дә риза иде.

 

                                                  * * *                                                

   Исхак әле ОГПУ*[1] системасында эшли башлаганчы, 1924 елның 9 февралендә үк, Мәскәү янындагы Можайски шәһәрендә яшәүче Валентина Неугодова исемле кыз белән өйләнешкәннәр иде. Биләүсәдә яткан алты айлык сабый чагында ук әтисе үлеп, ятим калган Исхак, бу вакытта инде 23 яшен тутырып килгән, тормышның бик күп михнәтләрен, ачысын-төчесен татыган, дөнья күрергә өлгергән, Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында укучы, бер үк вакытта Мәскәүнең Профинтерн исемендәге педагогия техникумында укытучы булып эшләп йөри торган егет иде. Университетта уку, техникумда укыту өстенә, әле Мәскәү шәһәре халык мәгарифе бүлегенә инспектор итеп тә эшкә алдылар үзен.

    1923 елның язында аны Можайски шәһәре мәгариф бүлегенә укытучылар алдында лекция укырга җибәрделәр. Тыңлаучылар арасында көләч йөзле, мөлаем гына бер кыз егетнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Можайскиның унсигезенче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче бу кызны, тагын берничә көннән Мәскәүдә, укытучыларның икенче Бөтенроссия корылтае делегатлары арасында очратты ул. Лекцияләр вакытында ук бер-берсенә игътибар иткән яшьләр бу юлы якыннанрак аралашырга да мөмкинлек таптылар. Араларында мәхәббәт уты кабынды, күп тә үтмәде, берничә тапкыр очрашканнан соң, Исхак Валяга өйләнешү турында тәкъдим ясарга да батырчылык итте. Кыз каршы түгел иде. Валяның әти-әнисе дә олы кызларының башлы-күзле булуын телиләр иде. Тимер юлчы булып эшләгән Михаил Савельевич белән өйдәге хуҗалыкны алып баручы, балалар тәрбияләү белән генә шөгыльләнүче Анна Ивановна, ярты еллап очрашып йөргәннән соң кызларының кулын сорарга килгән егеткә ризалык бирделәр. Исхак белән Валя, загста законлы никахлашып, педагогия техникумының тулай торагында яши башладылар. 1924 елның 20 сентябрендә исә аларның уллары Роберт дөньяга аваз салды.

 

    Кулына югары уку йорты дипломы алуга Исхакны Тышкы эшләр халык комиссариатына эшкә юлладылар. Анда аны комиссариатның Термез шәһәрендәге вәкиллегенә дипломатик агент итеп билгеләделәр. Шул ук елның августында яшь белгечне гаиләсе белән Төркиягә, революциядән соң Россиядән киткән эмигрантлар белән кайнап торган Константинополь каласына, СССР Генераль консуллыгына җибәрделәр. Биредә ул, үзе дә сизмичә, акрынлап-акрынлап разведка эшенә тартылды. Генконсуллыкта эшләгәндә Исхакка үзенә йөкләнгән төп вазифалардан тыш та илчелектә башкарылган төрледән-төрле эшләр белән шөгыльләнергә туры килә иде. Шундый эшләрнең бер ише вице-консул Семен Максимович Мирный тарафыннан йөкләнгән бурычлар булып, ул башкарган яшерен резидентура белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү иде. Чөнки Семен Максимович бер үк вакытта Коминтернның һәм Оборона халык комиссариатының разведка идарәсе линиясе буенча мөһим заданиеләрне үти иде һәм бу эшләргә еш кына Исхакны да җәлеп итте. 1927 елда Исхак Төркиядә әле яңа гына оештырыла башлаган СССР тышкы разведка резидентурасы эшчәнлегендә актив катнаша башлады. Күрәсең, Исхакны шушы эшчәнлек белән шөгыльләнүгә махсус әзерли башлаганнардыр, тиздән аңа Константинополь университетының юридик факультетына укырга керергә киңәш бирделәр. Университетта ул бер ел укыды. Юридик белем алу белән бергә төрек телендә сөйләшү осталыгын камилләштерде. Инглиз һәм француз телләрен өйрәнде. 1928 елның октябрендә консуллык эшендә шактый гына тәҗрибә тупларга өлгергән Исхак Әхмәрев Советлар Союзының Трапезундтагы генконсуллыгына вакытлыча консул вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Валя исә, Роберт бераз үсә төшкәч, СССРның Төркиядәге сәүдә вәкиллегенә кодист-архивариус булып урнашты.

   1929 елның маенда Әхмәревләр гаиләсен яңадан Мәскәүгә дәштереп алдылар. Болай илдән илгә күчереп йөртүләрнең, әлбәттә, сере бар иде. Моны хәтта Исхак үзе дә сизмәде. Аны Тышкы эшләр халык комиссариатында чит илгә разведка хезмәтенә әзерләделәр. 1930 елда Исхак Әхмәров ОГПУның яшерен-оператив идарәсендә контрразведка бүлегенә референт итеп билгеләнде. Бераздан аны яңадан Бохарага, басмачлар белән көрәшкә җибәрделәр. Бу юлы инде ул гаиләсен Мәскәүдә калдырып, үзе генә китеп барды. Чөнки уллары Роберт мәктәп яшенә җиткән, аны укырга бирергә кирәк иде. Бохарадан соң яңадан Мәскәү – Кызыл профессура институтында тарих, совет төзелеше һәм хокук буенча курсларда уку, һәм ниһаять, 1932 елдан яңадан ОГПУның тышкы разведка идарәсендә Шәрык илләрендә разведка белән шөгыльләнүче алтынчы бүлеккә эшкә билгеләнү. 1933 елда Исхак Мостафа Дакмак исемле төрек студенты сыйфатында Америка көллиятендә укыр өчен Кытайга җибәрелде. Ә 1934 елның гыйнварында инде ул кабат Мәскәүгә кайтарылды.                                         

 

                                                  3.

    Гаиләсеннән аерым яшәп, хатынын һәм улын өзелеп сагынып, кабат Мәскәүгә кайтып төшкән Исхакны икенче көнне үк ОГПУның чит илләр бүлеге башлыгы Артузов үзенә дәште. Кытайдан бөтен эшләрен калдырып ашыгыч рәвештә үзәккә кайтарылуының тиккә генә түгеллеген Исхак аңлый иде, әлбәттә. Аңа тагын да җаваплырак, мөһимрәк бурыч йөкләнәчәк, димәк.

     Исхак барып кергәндә Артур Христианович кабинетында аңа шактый еллардан бирле яхшы таныш булган тагын бер кеше – Суриц Яков Захарович утыра иде. Яков Захарович белән алар 1925 елдан бирле бер-берсен беләләр. Ул елны Исхак Үзбәкстанның Термез шәһәрендә Тышкы эшләр халык комиссариатының дипломатик агенты булып эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә Төркиягә, СССРның Истанбулдагы генерал консуллыгына секретарь итеп җибәрелде. Менә шунда, алар, кулга кул тотынып дигәндәй, бергә эшләделәр. Яков Захарович дипломатик эштә әле тәҗрибәсе аз булган Исхакны күп нәрсәгә өйрәтте. Соңыннан да, Исхакның дипломатик карьерысы үсешендә Сурицның роле зур булды. Аның Константинопольдә дә, Трапезундта вакытлыча генерал консул вазифаларын башкаручы булып эшләгәндә дә иң якын киңәшчесе Яков Захарович иде. Исхакның  Константинополь университетының юридик факультетына укырга керүенә дә нәкъ менә аның киңәше этәргеч бирде.

     Исхак соңыннан гына белде, Яков Захарович Суриц та Төркиядә полпред булып эшләп йөргән җиреннән илгә кайтарылган һәм шушы көннәрдә генә Германиягә җибәреләчәге билгеле булган икән. Берничә айдан Артур Христианович үзе дә яңа вазифага – Кызыл Армиянең разведка идарәсе башлыгы урынбасары эшенә күчерелде.

      Артузов белән очрашуда Сурицның да катнашуы очраклы түгел иде.

      Алар икесе дә Исхак белән урыннарыннан торып, җылы итеп күрештеләр. Икесенең дә яшь аермалары зур булуга карамастан, күрешүләрендә Исхакка карата ихтирамнары сизелеп тора иде.

     – Төрек студентына кайнар сәлам! – диде Артур Христианович, ишектән кергәч тә исәнләшергә дип кулын сузып килә башлаган Исхакның каршына барып басып.

   – Ничек анда, Кытайда хәлләр? – дип сорады Яков Захарович.

   – Кытайда хәлләр әйбәт. Япония экспанциясен исәпкә алмаганда, – диде Исхак.

   – Анысы шулай, – диде Артузов. – Японнар башбаштаклана бит әле. Авызлыкларга иде дә үзләрен. Ләкин синең генә көч җитмәс кебек, – дип дәвам итте сүзен Артур Христианович. – Японнарның Кытайдагы башбаштакланулары хакында хәбәрләреңнең әһәмияте зур. Япон агрессиясенә каршы эш алып барырбыз. Ләкин сиңа икенче бер илдә эш йөкләргә дигән фикер бар. Кытай шикелле үк дөнья сәясәтендә әһәмияте булган илдә.

      – Кая гына кушсагыз да эшемне намус белән башкарырга әзермен.

     – Шулай дип җавап бирәсеңне белгәнгә күрә синең кандидатурага тукталырга булдык та инде. Менә Яков Захарович та синең кандидатураны хуплады.

    – Рәхмәт ышанычыгыз өчен. Акларга тырышырмын.

    – Нишләп әле бер дә “Кайсы илгә?” дип сорамыйсың? Кая җибәрсәләр дә ризамыни?

    – Ризалыгын риза да, гаилә дә бар бит әле минем. Гаиләдән аерылмаска иде.

    – Ни кызганыч, анысы бераз катлаулырак... Үзең берәр төрле легенда уйлап чыгара алсаң гына инде.

   – Кая җибәрергә ниятләдегез соң, Артур Христианович?

   – Иң тыныч, хәвефсез илгә.

   – Андый ил дә бар микәнни җир йөзендә?

   – Мин бик килешеп бетмәс идем, Артур Христианович, – дип, сүзгә кушылды Яков Захарович. – Америка Кушма Штатлары алай ук зарарсыз ил дип әйтерлек түгел.

    – Мин шулай да Американы Советлар Союзының куркыныч көндәше дип санамас идем, – дип каршы төште Артузов. – Әлегә безнең өчен иң куркыныч ил – ул Англия. Америка, дөньяда хәрби көче зурдан саналса да, Советлар Союзына каршы разведка эшчәнлеге алып бармаган ил булып кала. Җитмәсә, Америка тирән кризиста. Иң куркынычы – рухи кризис.

    – Димәк, Америка?! – дип куйды Исхак, остазлары арасында барган бәхәскә чик куйгандай.

    – Әйе, Америка, – диде Артузов. – Америка белән Советлар Союзы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга да чагыштырмача күп түгел.

   – Кытайдагы Америка көллиятендә төрек студенты сыйфатында укып йөрү тиккә генә булмаган, димәк.

   – Былтыр Кытайга җибәрер алдыннан оештырылган сөйләшүдә үзеңә бу хакта берни дә әйтмәсәк тә, яхшы төшенгәнсең дип уйларга кирәк. Төркиядә эшләвең дә шушы планны тормышка ашыру максатыннан иде, аңлагансыңдыр.

    Исхакның полиглотлыгы зур нәрсә иде. Ул чынлап та телләрне тиз үзләштерде. Әле бала чагында бабасы Хәкимҗан карт белән мари авылларында тире җыеп йөргәндә, мари телендә сөйләшергә өйрәнгән иде. Аннары Казанда, урыс арасында яшәп, үсмер чагында урыс телен үзләштерде. Төрле уку йортларында француз, инглиз, төрек, кытай телләрен өйрәнде. Хәтта япон телен чамалый башлады.

    – Гаиләле булуың эшне беркадәр катлауландыра әлбәттә. Без сине Америкага Кытайда башлаган укуыңны дәвам итү максаты белән Колумбия университетына укырга баручы төрек студенты итеп җибәрергә дигән легенда уйлап чыгардык.

    – Ә гаилә – хатын, малай?

    – Алары менә чынлап та проблема.

    – Ә ни өчен студент сыйфатында? Башка легенда табып булмый микәнни?

    – Беләсеңме, Исхак Абдуллович, бу юлы син элеккеләре шикелле бер, ике еллык командировкага гына җибәрелмисең. Бу юлы – озакка. Бәлки, гомерлеккәдер. Колумбия университеты сиңа инглиз телен шәпләп өйрәнү өчен кирәк. Америка – инглиз телле дәүләт. Ләкин Американың инглизчә үз сөйләше, үз акценты. Сиңа Америкада яшәп калу өчен шул акцентны ныклап үзләштерергә кирәк булачак. Колумбия университеты сиңа менә шуның өчен мөһим. Университетны тәмамлауга, син төрек егете Мостафа Дакмак булудан туктап, Америка гражданлыгы алырга, Американың үз гражданы булып китәргә тиешсең.

     – Кызык икән... Хет гаиләңне калдырып кит тә американкага өйлән. Икенче гаилә кор. Валентинага нәрсә дияргә соң хәзер?

    – Менә шуның өчен чакырдык та үзеңне. Киңәшләшергә кирәк.

   Сүзгә тын гына тыңлап утырган Суриц кушылды:

    – Валентина Михайловнаның төрекчәсе бармы соң? Бәлки сезне гаилә белән җибәрергәдер, яшь төрек гаиләсе итеп.

   – Юк шул. Төрекчә өйрәнә алмады Валентина. Роберт яхшы сөйләшә дә соң.

   – Артур Христианович, Валентина Михайловнага генконсуллыкта эш табып булмас микән?

    – Уйларга кирәк. Бәлки бердәнбер дөрес юл шулдыр.

    – Ә малай? Аны кая куярга?

    – Малай әнисе янында инде. Генконсуллык каршындагы совет дипломатлары балалары мәктәбендә укыр. Ләкин барыгызны да бергә җибәреп булмаячак. Вакытлыча аерым яшәргә туры килергә мөмкин.

   – Аннан соң, резидентка консуллык тирәсендә күренеп йөрү катгый тыела. Шуны да истән чыгармаска иде, – дип куйды Яков Захарович. – Консуллык хезмәткәре белән аралашу шундук шик тудырачак. Шымчылар игътибарыннан читтә калырмын дип уйларга да өлгермәссең, хәзер эзеңә төшәчәкләр.

   – Нью Йоркта безнең яшерен резидент – Маркин Валентин Борисович. Оператив кушаматлары – “Оскар” һәм “Девис”. Университетка барып урнашкач та аның белән элемтәгә керергә кирәк булачак.

    – Аңлашылды. Юлга кайчан кузгаласы?

    – Тагын бер-ике айдан. Хәзергә гаиләгез белән булыгыз, ял итегез, әзерләнегез. Документларны тупларга кирәк.

   

                                               * * *                                        

     Бер ел буе бер-берсеннән аерылып яшәгән Әхмәревләр гаиләсе өчен аларны Америкага җибәрергә җыенулары хакындагы бу хәбәр беркадәр көтелмәгәнрәк яңалык булды. Дөрес, Исхак үзен төрек студенты Мостафа Дакмак исеме белән Кытайда Америка көллиятендә укытулары аша ниндидер җитди эшкә хәзерләүләрен аңлый иде. ОГПУ системасында эшли башлаганда, әлбәттә, Исхакка да, Валентинага да тышкы разведка эшенең гаилә тормышында көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкинлеге хакында бәйнә-бәйнә кисәттеләр. Алар бу эшкә аңлы рәвештә алынды, һәм инде бер керешкәч, кирегә юл юклыгын яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Валентина Исхакның Артузовтан ишетеп кайткан хәбәрен карусыз кабул итәргә мәҗбүр булды.

     Америкага кайчан җибәреләселәре тәгаен генә билгеле түгел. Беркадәр вакыт бар иде әле. Һәм Исхак бу вакытны күбрәк улы Роберт белән үткәрергә җыенды. Ул Робертны иртән мәктәпкә озатып, дәресләрдән соң алып кайтып, гел улы янында булды, аның теләкләрен үтәргә тырышты. Кем белә бит, Америкада еш очрашырга, күрешергә мөмкинлек чыгып торырмы, бер-берсен читтән генә күзәтеп яшәргә туры килмәсме, дигән уй аның күңелен бик борчый иде. Робертка инде ун яшь тулды, өченче сыйныфка укырга барачак.

     Исхак мәктәптән чыккач, аны туры өйгә алып кайтмыйча, төрле паркларга, аттракционнарга, кинотеатрларга йөртте. Теләгән кадәр туңдырма белән сыйлады, газлы сулар эчерде. Ял көннәрендә Мәскәүнең үзәк урамына алып барды, циркка, зоопаркка алып керде. Кыскасы, күңелен күрде. Ә үзе аз гына буш вакыты булдымы, Америка хакында китаплар укыды, аның тарихын өйрәнде, китапханәгә барып, Америкада чыга торган гәзит-журналлар белән танышты. Нью-Йорк, андагы мәшһүр Колумбия университеты турында мәгълүматлар туплады.

     Университет Нью-Йоркның Манхэттен районында урнашкан икән. Ә Нью-Йорк үзе башта шушы утрауга салынган шәһәр булган: 1624 елда  шушы утрауның бер өлешенә Нидерландның Амстердам шәһәреннән күченгән голландиялеләр төзегән. Аңа Яңа Амстердам дип исем биргәннәр. Соңыннан Нью-Йорк, Нью-Сити, ягъни Яңа Шәһәр дип атый башлаганнар. Нью-Йоркта бер миллион сигез йөз алтмыш мең кеше яши икән. Исхак менә шул шәһәрнең үзәгендә урнашкан, дөньяның иң зур, иң атаклы югары уку йортына укырга керергә тиеш.

 

     Апрель башларында Исхак белән Валентинаны Артузов кабат үзенә дәште.

     – Йә, хәзерлек эшләре ничек бара? Чит илгә китәргә сез әзерме? – дип башлады ул сүзен.

    – Күңелебез белән бүген үк чыгып китәргә әзер дә, улыбызның укуы өзеләчәк. Шул бераз борчый, – диде Исхак, җавап бирергә дип авыз ачкан Валентинасын уздырып.

   – Без менә нинди фикергә килдек, – диде Артур Христианович. – Валентина Михайловнаны мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, аерым җибәрергә булдык. Сез, Валентина Михайловна, Константинопольдә безнең сәүдә вәкиллегендә кодист-архивариус булып эшләгәнсез икән. Чит ил вәкиллегендә эшләү тәҗрибәгез бар, димәк. Шуңа күрә сезне Нью-Йорктагы генераль консуллыкка референт итеп урнаштырырга уйлаштык. Ә Робертны консуллык хезмәткәрләре укый торган мәктәпкә бирерсез. Дөрес, ул мәктәп әлегә тулы булмаган урта белем өчен. Баштагы чорда шунда укып торыр. Аннары нишләргә икәнен тормыш күрсәтер. Сез ризамы?

    – Сезгә әйбәтрәк күренәдер. Риза, әлбәттә, – диде Валентина.

    – Алай булгач, бик яхшы. Ә сез, Исхак Абдуллович, иртәгәдән юлга җыена башлагыз. ОГПУ бухгалтериясеннән тиешле акчаларны юнәтеп, билетлар сатып алырга кирәк булыр. Чик контроле һәм таможня үтәр өчен документларны Женева аша Нью-Йоркка Колумбия университетына укырга керергә баручы төрек гражданины Мостафа Дакмак паспорты белән рәсмиләштерерсез. Америкага Женева аша китү ышанычлы һәм, әйтергә кирәк, бердәнбер дөрес юл. Америкада безнең хезмәткәр буларак, “Юнг” дигән кушамат белән эш итәрсез.

 

                                                   4.

     Кеше үзенчә ниятли, ә тормыш үз агымы белән бара диләр. Исхак белән дә шулайрак булды. Апрель ахырларында Нью Йоркка килеп, андагы безнең разведка башлыгы Валентин Борисович Маркин белән очрашып, аннан беренче күрсәтмәләрне алганнан соң, Колумбия университетына керү хәстәрен күреп йөргән август көннәренең берсендә, көтмәгәндә-уйламаганда, резидент юкка чыкты. Яши торган квартирында да, яшерен очрашу фатирында да күренмәде. Хәлне иң катлауландырганы – Исхак резидентурадагы башка хезмәттәшләренең берсе белән дә юньләп таныш түгел. Ни эшләргә? Кем белән сөйләшергә, киңәшергә? Үзәк белән ничек элемтәгә керергә? Әлбәттә, ул эскерттә төшеп югалган энә түгел, резидентурада Исхакның килеп урнашуы хакында да, Маркинның серле рәвештә юкка чыгуы турында да белүчеләр бар иде.

   Көзге көннәрнең берсендә, университетта лекцияләр тәмамлангач, университет урнашкан урам буйлап яши торган фатирына кайтып барганда, Исхакны киемнәр кибете ишеге төбендә басып торучы бер егет туктатты. Гаҗәпкә калдырып, ул аңа кушаматы белән: “Исәнме, Юнг!” дип дәште.

   – Исәнмесез! Сезне кем дип белик?

   – Танышу мөһим түгел. Менә моны сезгә бирергә куштылар.

   Шулай дип, ул куен кесәсеннән ниндидер кәгазь алып Исхакка тоттырды да, Юнг дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачып, андагы язуга күз төшерергә дә өлгермәде, “почтальон егет”, кибеттән чыгучы кешеләр арасына кушылып, юк та булды.

    “Юнг! Оскар гангстерлар белән атыш вакытында адашкан пуля тиеп һәлак булды. Үзәк яңа шеф җибәрәчәк. Әлегә университетта шөгыльләнә тор. Сине эзләп табарлар.”

   Менә сиңа мә! Яхшылап танышырга, аралашырга да өлгермәделәр, яңа  хезмәткәрен бөтенләй таныш булмаган илдә ялгыз калдырып, бакый дөньяга китеп тә барган Оскар! Исхактан ике яшькә кечерәк Маркин беренче очрашуда ук анда матур тәэсир калдырган иде. Яшерен разведка эшен яхшы белә торган, аның нечкәлекләрен яшь хезмәттәшләре белән уртаклашырга әзер торган кеше булып күренгән иде ул. Оскар разведка эшенә 1926 елда тартылган, Мәскәүдәге “Эшче гәзит” типографиясенең партия оешмасы секретаре булып эшләп йөргән җиреннән Германиягә, Эшче-кресьян Кызыл Армиясенең разведка идарәсенә җибәрелгән. Утыз-утыз икенче елларда Дөнья хуҗалыгы һәм сәясәте институты аспирантурасында укыган. Кызыл профессура институты дип аталган шушы уку йортында шул ук елларда Исхак та дөнья халык хуҗалыгын һәм сәясәтен өйрәнгән иде бит. Шуңа күрә аларның сөйләшер, уртаклашыр темалары байтак иде. Тик ни кызганыч, шактый үзенчәлекле, бигрәк тә тирән икътисади һәм рухи кризис кичерә торган катлаулы Америка тормышы Оскарны үзенең тирән упкынына сөйрәп керткән булып чыкты. Исхак соңыннан ачыклаганча, ул урамда гангстерлар белән ике арадагы атыш вакытында башы яраланып, хастаханәгә эләккән һәм шунда вафат булган икән.

   Көннәрнең берендә университетта лекцияләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккач, юл уңаендагы таныш киемнәр кибете ишеге төбендә Исхакны янә “Юнг” дип дәшеп туктаттылар. Танышырга теләмәгән, ләкин инде таныш шул ук егет аңа бу юлы да кесәсеннән алып хат тапшырды һәм шулай ук, артык сүз сөйләшеп тормыйча, халык арасында юкка чыгуны хуп күрде.

   “Юнг! Бүген сәгать өчтә сине университетның Батлер китапханәсе янындагы кафеда көтәләр.”

  Исхак, язуны укуга, сәгатькә карады: өч туларга унбиш минут! Китапханә моннан ерак түгел, ике квартал артында, тугыз-ун минутта барып җитәргә була! Ул кәгазьне вак кисәкләргә ерткалап, тротуар буендагы чүп савытына илтеп салды да Батлер китапханәсенә таба атлады. Кемнәр көтә икән соң аны? Резиденциягә яңа шеф җибәргәннәр мәллә?

    Кафеда, аның башына да кереп чыкмаган, көтелмәгән очрашу көтә иде. Ишектән килеп керүгә, күзе урам ягындагы тәрәзә буенда дүрт кешелек өстәл артында утырган бер хатын белән малайга төште. Аның йөрәге, кинәт, биш катлы йортның бишенче катына баскычтан йөгереп менгәндә ярсып тибә башлаган кебек, күкрәгеннән атылып чыгарга теләгәндәй, дөпелдәргә тотынды. Аны кафеда түземсезлек белән хатыны Валентина белән улы Роберт көтә иде. Әтисен күрүгә, Роберт аңа таба омтылды, ләкин әнисе улын кулыннан ычкындырмыйча, үзенә тартты. Кафеда чәйләп утыручыларның игътибарыннан качу кирәк иде. Хатыны белән улын күреп алган Исхак та кинәт ишелеп төшкән бу бәхеттән югалып калды, як-ягына каранды, аларга игътибар итүче барлыгы сизелмәде. Ул кызу адымнар белән кадерлеләренә таба ашыкты. Өстәл янына җиткәч, сүзсез генә, торып баскан Валяны кочаклап, иреннәреннән үбеп алды, аннары улын башыннан сөеп, күтәреп кочты да, каршы яктагы ике урындыкның берсенә утырып, малайны да үз алдына утыртты. Артык хискә бирелеп, кычкырып сөйләшергә ярамый иде. Бигрәк тә урыс телендә. Шуңа күрә, Исхак, ярымпышылдап кына аларның кайчан килүләре, кайда урнашулары хакында сорашты.

    – Килеп урнашуыбызга бер атна булды инде, – диде Валя. – Мин алдан сөйләшенгән эштә. Роберт – илчелек балалары укый торган мәктәп интернатында.

   – How are you? (Хәлләрең ничек?) – дип сорады Исхак улыннан инглизчә. Роберт беренче класстан бирле инглиз телен өйрәнеп маташа иде. Исхак Америкага китәр алдыннан улы белән урамда йөргәндә дә, өйдә дә, көн саен инглиз һәм төрек телләрендә сөйләште. Бигрәк тә, Америкага китәселәре билгеле булгач, инглизчәне белергә кирәклеген аңлый иде.

   – Fine! (Нормально!)

   – Good! (Яхшы!)

   – And how are you? (Ә синең хәлләрең ничек?)

   – As you can see, I flourish (Күрәсең бит, чәчәк атам).

   – Where are the flowers? (Ә чәчәкләрең кайда?)

   – I didn’t know that I would see you. Houses remained.  (Сезне күрермен дип белмәдем бит. Өйдә калды.)

   – And where's your house? Will we live there too? (Ә синең өең кайда? Без дә анда яшәрбезме?)

   – Oh, how well you learned English to speak!  (О-о, ничек яхшы сөйләшергә өйрәнгәнсең инглизчә!) – Исхак улының башыннан сыйпады һәм нәрсә ашарга теләве хакында сорады: – What do you want to eat? (Синең нәрсә ашыйсың килә?)

    – Без һаман инглизчә генә сөйләшәчәкбезме? – дип сорап куйды Роберт көтмәгәндә һәм аптыраган кыяфәттә.

     – This is America, son. English is spoken here (Бу - Америка, улым, биредә инглизчә сөйләшәләр). Син үзеңнең туган телеңне дә онытырга тиеш түгел, – дип, Исхак көтмәгәндә татарча сөйләшә башлады.

     – Ә урысчаны илчелектә һәм мәктәптә урыс балалары белән сөйләшерсең, – дип, сүзгә Валентина Михайловна кушылды.

    – Гафу ит, Валя, аның туган теле башка. Мин татар телен күз алдында тотам, – диде Исхак, Валясының авырткан сөяленә басып. Валя Исхакның татар икәнен яхшы белсә дә, улының татарча сөйләшүен бик өнәп бетерми иде. Ләкин, Исхак, улы белән күзгә-күз калганда һәрвакыт аны татарча сөйләштерергә тырышты. Малай әле Төркиядә чакларында ук төрек һәм татар телләрен өйрәнеп үсте, шуңа күрә әтисенең туган телен үзенеке итеп тә исәпли иде. Әтисе аңа телләр белү бик файдалы, тормышта һәрвакыт кирәге чыгып куюы бар, дип әйтә килде. Можайскида чагында, Америкага китәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә дә Роберт инглиз теле белән бергә татарчаны да искә төшерә торган иде.

   Сүзен урысча башлаган Валя да як-ягына каранып алганнан соң, вата-сындыра инглизчәгә күчте. Аның инглизчәсе чамалы иде. Америкага китәр алдыннан гына Робертка ияреп, Исхактан беркадәр сүзләр отып калырга тырышты. Исхак китеп баргач, махсус китаплар юнәтеп, үзлегеннән өйрәнергә маташып карады, ләкин эш авырлык белән бара иде.

    – Ярар, хәзер ашап алыйк, урамга чыккач, иркенләп сөйләшербез, – диде Исхак, чит телләрне авыр үзләштерүче хатынының хәленә керергә тырышып. Аннары ул официантны чакырып, ризык китертте. Иртән аннан-моннан гына капкалап чыгып киткәнлектән, үзенең дә өзелеп ашыйсы килә башлаган иде.

    Урамга чыккач, Исхак аларны университет каршындагы яшел болынга алып китте. Ямь-яшел газон чирәме үскән бу мәйдан, чынлап та, аның бала чагы үткән Кече Битаман авылы астында җәйрап яткан гаҗәеп матур, киң болынны хәтерләтә иде. Монда атна арасында кеше дә ул кадәр күп килми, чирәмгә утырып, рәхәтләнеп тирә-як белән хозурланырга, туйганчы сөйләшергә була. Беркем дә комачауламый.

     – Колумбия университеты менә шушында, мин тиздән шунда укый башлаячакмын, – диде Исхак улына, балаларча бер беркатлылык белән.

     – Мин укыйсы мәктәп тә бик матур. Мондый колонналары юк инде югын. Шулай да миңа бик ошады, – диде Роберт, әтисеннән ким шатланмыйча.

     – Инде дүрт ай Америкада яшисең. Нью-Йоркны тәмам өйрәнеп бетергәнсеңдер, – диде Валя. – Тора торган җирең еракмы соң?

     – Моннан ерак түгел. Ярты сәгатьләп, җәяү кайтып җитәргә дә була. Сезгә дә күрсәтермен. Ял көннәрендә кунакка да килерсез. Тик менә мин генә сез торган урынны барып күрә алмамдыр. Читтән карап торсам гына инде. Консуллыкның кайда икәнен беләм. Тик анда күренеп йөрергә ярамас.

     – Роберт белән миңа да сирәк очрашырга туры киләчәк. Безнең аналы-балалы икәнебезне үзебезнекеләрдән дә бер-ике кеше генә белә. Әйдә, алайса, күрсәт торган җиреңне. Робертны тулай торагыннан ике сәгатькә, Нью-Йоркны күрсәтергә дип кенә сорап алдым. Бер сәгате инде үтте дә, – диде Валя, чирәмнән күтәрелеп.

     Исхак аларны университет яныннан аккан Гудзон елгасы ярына алып чыкты һәм бераз атлый торгач, ул яши торган йорт янына китеп тә җиттеләр.

     – Менә шушында көн күрәм инде мин, – диде Исхак. – Кызганыч, сезне хәзергә кунакка чакыра алмыйм. Ләкин, киләчәктә шушында күрешә торган булырбыз.

      Аннан соң, бергәләп, Консуллык бинасын эзләп киттеләр. Консуллык та, университет шикелле үк Манхэттен районында урнашкан булганлыктан, анда тиз барып җиттеләр. Ял көнне тагын шышы ук урында, төшке аш вакытында очрашырга сүз куешып, Исхак гаиләсеннән аерылды.

 

                                                 5.

       Фитин кабинетыннан чыккач, Исхак көтелмәгән мөмкинлектән файдаланып, Можайскига, Валентина белән улы Роберт янына барып кайтырга булды. Ул Белорус вокзалына төшеп, шәһәр яны поездына билет алды һәм сәгать көндезге бердәге рейс белән юлга чыкты. Юл шактый озын, чама белән ике сәгатьтән артык, Исхак ул арада Валяга ни өчен Һелен белән өйләнешергә мәҗбүр булуының сәбәпләре турында әйтергә әзерләнеп барды. Әйе, аңа Валя алдында чын мәгънәсендә җавап тотарга кирәк иде. Исхакның мондый карарга килүе Валя өчен көтелмәгән хәл, шаккатырырлык яңалык булачак. Исхакның илгә кайтуы үзе бер яңалык булса, өйләнеп үк кайтуы бөтенләй көтелмәгән нәрсә.

Валя Америкада эшләрен төгәлләп, улы Робертны да алып, СССРга август аенда ук кайтып китте. Күрәсең, аларның өчесенә дә илгә кайтарырга карар кылынган. Ләкин, әле бу хакта Исхакка әйтмәделәр. Роберт быел консуллык каршындагы тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлады һәм ул икенче мәктәпкә күчерелергә тиеш иде. Аларның август аенда ук моннан җибәрелүләре шуның белән бәйле иде. Яңа уку елы башланганчы мәктәпкә урнашып каласы бар. Кайтып китәр алдыннан, алар, берничә көн өчесе бергә булдылар. Әти-әнисенең бергәлеге Робертны сөендерде. Ә әтисенең үзләре белән бергә кайтып китмәве борчылырга мәҗбүр итте. Ләкин, Исхак, улын, тиздән үзенең дә илгә кайтачагы хакында әйтеп, аны тынычландырды. Валя аларны илдә ни көткәнен яхшы аңлый иде. Ләкин ул барысы да әйбәт булыр дип өметләнде.

Исхак Нью-Йорк портына аларны озатырга төште. Ләкин аңа озатучылар арасында да күренергә ярамый иде. Валя Нью-Йорк порты причалыннан кузгалырга торган “Нормандия” трансатлантика лайнерының палубасыннан озатучылар арасындагы Исхакны әллә каян танып аңа кул изәде. Исхак причалда лайнерның озак итеп гудок биргәнен һәм иң якын кешеләрен алып туган илгә кайтып китүен бик озак басып карап торды. Бу аерылу алар тормышында мәңгегә аерылу булыр дип, ул вакытта Валя да, Исхак та, башларына да китерә алмыйлар иде әле.

     Гыйнвар ае, мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланды. Роберт та, Можайскидагы, заманында әнисе эшләгән мәктәптә укыйдыр. Ул да каникулдадыр. Их, бер-ике көн генә булса да алар янында буласы иде!

    Әле үзе дә кайтып, эшкә урнашып йөри, бәлки киләсе ялларга бу хыял чынга да ашар. Барысы турында да сөйләшеп, аңлашып килергә дә кирәк. Валя акылсыз хатын түгел, аңлар, Исхакның шушы адымга барырга мәҗбүр булуын кичерер. Монда әле Һеленның да хәленә керергә кирәк! Шушы юлга барырга ризалашуы өчен рәхмәт тиешле аңа.

                                                   

                                               * * *

     Әле резиденциянең башлыгы булып Базаров эшләгән чагында ук Исхакның агентлары арасында Элизабет Бентли исемле хатын бар иде. Элизабет коммунист, совет разведкасы белән идея карашларыннан чыгып хезмәттәшлек итә башлаган. Юнг үзләре алдына Үзәк куйган бурычлар турында Элизабетка сөйләде.

      – Юнг, мин сине бик чибәр бер кыз белән таныштырам, – диде анысы. – Кара аны, гашыйк булып куя күрмә. Бик чибәр, чая кыз. Менә шул кыз аркылы син турыдан-туры Эрл Браудерга чыга алачаксың.

      – Миңа Эрл Браудерга турыдан-туры чыгарга кирәкми. Бары тик Америка коммунистлары белән берлектә, Америкада баш калкыта башлаган фашист юеш танауларына каршы көрәшне оештыруда катнашырга кирәк.

      – Алайса, сине таныштырырга теләгән кыз бу эш өчен бер дигән кандидатура инде.

     – Бик әйбәт. Кем соң ул? Кайчан күрешә алабыз без аның белән?

     – Ашыкма. Барысы да үз вакыты белән килер. Ул кыз агент буларак та  файдалы кеше сезнең өчен.

     – Чынлапмы? Нишләп аны шушы көнгә кадәр яшереп сакладыгыз?

     – Кем уйлаган инде аны?! Әле менә бүген коммунистлар турында сүз чыкмаса, искә дә төшмәгән булыр иде. Һелен исемле ул кыз, Һелен Лоури. Яше бар инде. Егерме биш-егерме алтылар тирәсе. Бик акыллы, тыйнак, сүзен уйлап кына сөйли торган кыз. Иң мөһиме – Эрл Браудерның туганнан туган сеңлесе.

     – Кит аннан! Шулай укмыни?!

     – Эрлның сеңлесе Маргаретның кызы. Канзас штатындагы Уичито шәһәреннән. Нью-Йорктагы бер сәүдә фирмасында сәркәтип булып эшли.

 

     Элизабет икенче көнне Һеленны, көндезге ашны үзе белән бергә, ул эшли торган фирма янындагы кафеда үткәрергә чакырды. Шул вакытта кафега, янәсе очраклы рәвештә генә, Юнг та керергә тиеш иде. Танышу урыны шунда.

    Исхак сөйләшенгән сәгатьтә, минутын минутка туры китереп, әлеге кафега килеп керде. Кызлар урам яктагы тәрәзә буенда утыралар иде. Ул аларны тиз күреп алды һәм яннарына килеп:

    – Әһә, монда үзебезнең кызлар ашый икән!  – дип, Элизабет белән күптәнге танышлар булуын белдергән кыяфәт чыгарды. – Исәнмесез, кызлар!

    – Сәлам! Әйдә, безнең янга, – диде Элизабет. – Бер кыз белән таныштырам үзеңне. – Үзе шунда ук Һеленга Исхак хакында сөйли башлады. – Монысы, белешем Юнг, күптән түгел таныштык.

     Исхак та, Һелен каршына килеп басып, аңа кулын сузды:

     – Немец чыгышлы америкалы Билл Грейнк. Дусларым Юнг дип тә йөртә.

     – Шулай ук мыни? Белмидер идем, – дип, Элизабет та Юнгка аптыраулы караш ташлады. – Колумбия университетында укып йөрүегезне генә беләм дип торам. Немец та мыни әле син?

     – Мин бөтен дөнья гражданы, немецча да беләм, инглизчә дә, төрекчә дә, кытай, япон, урыс, татар телләрен дә... Полиглот, кыскасы.

     – Татары нинди тел тагын?

     – Советлар Союзында шундый халык яши. Заманында бөтен дөньяны шаулаткан, Ерак Көнчыгыштан Европага хәтле барып җиткән, Римны буйсындырган, бүгенге көндә Россиянең үзәгендә ага торган Идел елгасы буенда яшәүче бик тырыш, эшчән һәм курку белмәс кыю халык ул.

     – Кыен булмаса, татар телендә дә сөйләшеп карасагыз иде? – диде Һелен.

     – Була ул: Американың гүзәл шәһәре Нью Йоркның чибәр кызларына кайнар сәлам!

     – Нинди җөмлә булды инде бу? Инглизчәгә тәрҗемә итеп тә бир әйдә.

     – Warm greetings to the beautiful girls of the beautiful American city of New York!

     – Нинди матур тел!

     – Ә бу телдә күпме кеше сөйләшә?

     – Аларның Габдулла Тукай исемле бөек шагыйрьләре “Егерме миллион татар бар” дип язган. Татарлар бит Идел буенда гына түгел, Советлар Союзының бөтен республикаларында да яшиләр. Башкортстанда, Казакъстанда, Үзбәкстанда... Хәтта Белоруссиядә, Польшада да татарлар күп. СССРда татарлар яшәмәгән бер урын да юк. Борын заманнарда Россия тулысы белән татар җире булган. Дөнья картасында аны Тартария дип билгеләгәннәр. Китап укырга кирәк, кызлар. Китапханәләргә йөрмисез мәллә?

     – Сез бик укымышлы кеше икән, – диде Һелен, Исхакка соклануын белдереп.

      Алар Һелен белән тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Исхак киткәч, Элизабет Һеленга:

      – Кара, ычкындырма бу егетне. Белүемчә, ул әле өйләнмәгән дә. Полиглотлыгын мин әле белми дә идем. Үзең күрәсең, кызык кешегә охшаган, – диде. – Иң кызыгы, ул – коммунист, антифашист. Мин аның белән Фриц Кун молодчиклары үткәргән парадны караган вакытта таныштым.

 

      Һелен белән Исхак шушы ук кафеда, көндезге аш вакытында очрашырга сүз куешып аерылышканнар иде. Исхак икенче көнне дә килешенгән вакытка кафега килде. Һелен аны көтә иде.

      – Элизабет кичә сезнең турыда, коммунист, антифашист, диде. Нигәдер сезне Нью-Йорк коммунистлары җыеннарында бер дә очратканым булмады, – дип башлады сүзен Һелен, Исхак аның янына утырып, хәлләр сорашкач.

     – Мин әле Нью-Йоркта күптән түгел генә яшим.

     – Сез чынлап та немецмы? Үзегезне немец чыгышлы америкалы дип таныштырдыгыз. Элизабет сезнең белән Фриц Кун үткәргән нацистлар парадында танышкан икән. Әллә сез дә фашистмы юкса?

     – Юк, Аллам сакласын ул хәшәрәтләрдән.

     Исхак, Колумбия университетында инглиз телен өйрәнүче төрек студенты Мостафа Дакмак булудан туктап, үзенә яңа документларны немец чыгышлы америкалы дип эшләткән иде. Шуңа күрә яңа документлары буенча ул немец булып санала. Ләкин Америкада аның милләтен бик аз кеше белә: бары тик университетта инглиз телен өйрәтүче укытучысы һәм чит илләрдән килгән берничә студент-төркемдәшләре төрек дип уйлый. Укып бетергәч, алар барысы да үз илләренә кайтып киттеләр. Исхак та Төркиягә китәргә тиешле кеше иде. Ләкин разведчик буларак, ул Нью-Йоркта торып калды һәм аның совет кешесе икәнен бары тик Борис Яковлевич Базаров белә. Ул да татар дип түгел, ә урыс дип уйлый. Чөнки алар үзара бары тик тәхәллүсләре белән генә аралашалар иде. Ә Исхак башта Юнг булып йөрде, ә хәзер резидентлар аңа Билл Грейк, Билл дип дәшәләр.

     Исхак Һеленны агент итеп эшләтү мөмкинме-юкмы икәнен тикшереп карарга кирәк, дигән фикергә килгән иде.Үзе турында дөрес мәгълүматны әйткәнче, ул аны эш белән сынарга уйлады. Бу очрашуда ук задание бирергә булды. Ләкин сөйләшү барышында аның Советлар Союзына, коммунистларга һәм фашистларга мөнәсәбәтен белер өчен төрле сораулар белән кылларын чирткәләде.

    – Һелен, ә сезнең коммунистларга карата фикерегез нинди?

    – Сезнең белән очрашуга килгәнмен икән, коммунистларга карашым күренәдер инде. Коммунистларны яратмасам, очрашырга теләмәс тә идем.

    – Ә ни өчен яратасыз? Сез бит хәлле генә гаиләдән чыккан булырга охшагансыз. Коммунистлар эшче халыкны яклый, эксплуататорларга каршы көрәш алып бара.

     – Мин үземне эксплуататорлар гаиләсеннән димәс идем. Минем әниемнең абыйсы Эрл Браудер – коммунист, Америка коммунистлар партиясе лидеры.

     – Шулай укмыни? – диде Исхак. Болары аңа өченче көн Элизабет сөйләгәннәрдән мәгълүм иде. Шулай да ул аны беренче тапкыр ишеткән кебек, исе киткән кыяфәт белән тыңлап утырды. – Алай булгач, сез үзегез дә коммунисттыр, бәлки.

     – Коммунист. Агам миннән үзенең күп йомышларын үтәтә. Президент сайлаулары вакытында Эрлны сайласыннар дип халык белән очрашуларда күп йөрергә туры килде.

    – Ул президентлыкка сайлауларда да катнаштымыни?

    – Әйе. Тик Рузвельт җиңеп чыкты.

    – Димәк, абзагызның Ак йортта да, Конгресста да кайбер кирәкле кешеләргә сүзе үтә дип уйларга була?

    – Үтәргә тиеш. Мин аларын ук белмим үзе. Ләкин Ак йортта да, Конгресста да Эрлның яхшы танышлары бар.

    – Һелен, сезгә мин дә бер йомыш кушсам, үти алырсыз микән?

    – Нинди йомыш кушасыз бит. Хәлдән килерлек булса, үтәргә тырышып карармын.

    – Килмәслек түгелдер дип уйлыйм. Миңа коммунистлар партиясе политбюросының соңгы тапкыр үткәргән җыенының резолюциясен табып китерә алмассызмы?

    – Ә нигә кирәк ул сезгә?

    – Нигә икәнен табып китергәч тә әйтермен.

    – Кызык. Ярар, тырышып карармын.

 

      Алар тагын ике көннән соң шушында ук очрашырга килешеп саубуллаштылар. Ә ике көннән соң очрашуга Һелен Америка коммунистлар партиясе политбюросы утырышының резолюциясен алып килде.

     – Менә, таптым сез сораган документны. Нәрсәгә кирәк булды инде ул, сер булмаса? – диде Һелен язулы кәгазьләрен Исхакка биреп.

    Исхак кызның бу кәгазьләрне табасына шикләнми иде. Эрл агасынның йомышларын үтәп йөргән кеше өчен бу әлләни катлаулы эш түгел иде, әлбәттә.

     – Бик әйбәт. Бик зур рәхмәт. Бик зур эш башкардыгыз минем өчен,  – диде Исхак. – Аннары, әйтергәме, юкмы икән үзенең кем булуы турында дип бераз уйланып торганнан соң, сүзен дәвам итте: – Моннан соң да тыңларсың микән? – дип, кызны баркадәр уңайсыз хәлдә калдырды.

     – Шулай да үзегезнең кем булуыгыз турында әйтсәгез, бәлки тыңлармын да, – диде Һелен.

     – Ярый алайса, әйтим булмаса. Беләсезме, Һелен, мин совет разведкасына эшлим. Дөньяда халыкара хәл гаять катлаулы. Көннән-көн катлаулана бара. Фашизм Германиядә генә түгел, Америка Кушта Штатларында да баш калкыта. Италия, Япония кебек илләр Германия белән берләшеп, дөньяны яңача бүлгәләү сәясәте алып баралар. Шуңа күрә Америка хөкүмәте һәм эшлекле даирәләренең бу илләргә карата мөнәсәбәте Советлар Союзын бик кызыксындыра. Безнең алда Мәскәүне иң төгәл мәгълүматлар белән тәэмин итү бурычы тора. Моның өчен ышанычлы агентлар кирәк. Ә андый кешеләрне йөз процент ышаныч белән бары тик коммунистлар арасыннан гына таба алабыз. Мин сезгә ышанычлы агентыбыз булыгыз дигән тәкъдим ясарга телим. Моның өчен сез безгә иң кулай кеше. Американы, аның коммунистлар партиясен, Америка хөкүмәтендәге ышанычлы кешеләрне бик яхшы беләсез. Әгәр дә ризалык бирсәгез, мин резиденциянең башлыгы белән сөйләшәм. Юк, дисез икән инде, без аерылышабыз һәм моннан соң бер-беребезне белмибез. Килештекме?

      Исхакны тыңлагач, Һелен беркадәр аптырашта калган кебек булды. Нәрсә дип әйтергә дә аптырап торды.

      – Миңа уйларга кирәк, – диде ул, тирән сулыш алып. – Киңәшергә дә кирәк. Иртәгә җавап бирсәм ярыймы?

     – Әлбәттә, әлбәттә. Алайса, иртәгә, кабат шушы кафеда, төш вакытында очрашабызмы?

    

     Алар иртәгесен тагын очраштылар. Һелен риза иде. Аның ризалык бирүендә Исхакка карата кыз күңелендә туган ярату хисләре дә шактый зур роль уйнады. Ләкин ул Исхакның өйләнгән кеше булуын һәм улы барлыгын белми иде. Исхак та егерме биш яшьләрендәге бу кыз белән киләчәктә үзенең язмышын бәйләргә туры киләчәге хакында башына да китермәде.

     Ул шул көнне үк Базаров янына барып, яңа агент табуы турында сөйләде. Анысы Һеленның үзен күреп сөйләшергә теләвен балдерде. Һелен Базаровка ошады. Ул яңа агентны эшкә алырга теләве хакында Мәскәүгә хәбәр итеп, Үзәкнең рөхсәтен алды, аңа “Таня” дигән исем бирелде. Һелен Лоури  резидентлар өчен шушы тәхәллүс белән яши башлады.

 

                                                    6.

     1934 елның августында Америка резиденциясе башлыгы Дэвис-Маркинның һәлак булуыннан соң, аның урынына җибәрелгән Борис Яковлевич Базаровның, 1938 елның башында СССРга кайтарылып, аның урынына калган Исхак Әхмәревне да Базаров артыннан олактырырга теләүләре көн кебек ачык иде. Базаров белән бергә ул чакта Америка резиденциясеннән Пётр Давыдович Гутцайт та СССРга кайтарылды. Аларның икесен дә резидентурага махсус кертелгән шымчы Иван Морозов сатты. Революцион уяулык күрсәтәм дип, шушы бәндә алар өстеннән  Мәскәүгә донесение язып җибәрде, аларны троцкийчылар дип атады. Морозов үзенә Берия тапшырган йөкләмәне шулкадәр зур “җаваплылык” белән үтәде ки, бераздан ул хәтта Базаров урынына калган Әхмәрев өстеннән дә шундый ук яла язарга батырчылык итте. Аның Мәскәүгә юллаган хатында, Исхак белән бергә аның кул астында эшләгән тагын бер резидент, Гайк Бадалович Овакимян фимилиясе дә күрсәтелгән иде. Күрәсең, Морозов үзе резидентура башлыгы булып калырга хыялланды булса кирәк. Ләкин Исхакка Мәскәүдән  резидентураны билгесез вакытка бөтенләй ябып торырга дигән күрсәтмә килде. Күрсәтмәдә Исхакның урынбасары Норман Михайлович Бородинның да илгә кайтарылуы турында әйтелгән иде. Менә шулай итеп, 1939 ел азагында алар резидентураны тулысынча ябып, барысы да СССРга әйләнеп кайтты. Исхак Гуцайтның да Базаров белән бергә атып үтерелүе турында белде.

      СССРда үзен һәм гаиләсен ни көткәнен Исхак эчке бер сиземләү белән бик яхшы тоемлады. Үзе инде бер хәер, ә менә бер гөнаһсыз хатыны Валентина белән улы Робертның ни гаебе бар? Бериянең аларны юк итүдән дә чирканып тормаячагы аңлашыла иде. Ул Сталиннан Троцкийны юк итәргә дигән күрсәтмә алган. Һәм аның боерыгын җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен бернидән дә йөз чөермәячәк. Троцкийга лояль булган һәркем аның өчен дошман, һәм аларны юк итү беренчел дәрәҗәдәге бурычы иде.

     Нишләргә? Ничек итеп үзеңнең иң якын кешеләреңне котылгысыз үлемнән саклап калырга? Исхак менә шулар турында уйлады. Озак уйлады. Төрле вариантларны барлап карады. Иң ахырда бер нәтиҗәгә килде.  Уйлавынча, бу бик гади һәм шул ук вакытта бик дөрес план булырга тиеш иде. Бу план аның башында көтмәгәндә диярлек туды.

     Резиденциядә эшләрен төгәлләп, СССРга кайтып китәргә әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә, ул, конспиратив квартиралар арасында очрашуларга йомышчы булып йөрүче америкалы кыз Һелен белән күрешергә тиеш иде. Һелен әле аларның кайтып китәсен белми. Һәр резидентның үзләре өчен мөһим дәүләт серләрен табуда ярдәм итә торган берничә яшерен агенты бар. Резидентларның бермәлне тиктомалдан гына юкка чыгулары алар өчен сәер бер нәрсә булачак. Ләкин үзләренең СССРга кайтып китәргә тиешлекләрен белдерергә ярамый. Хәтта Һелен дә белергә тиеш түгел. Ләкин өч ел эчендә Исхак Һеленга шулкадәр ияләшеп бетте, аны хәтта бер көн күрми торса да, юксына, сагына башлый иде. Һелен үзе дә Исхакка тыныч карамый. Шунысы кызык: ул Исхакның гаиләле икәнен, хатыны һәм улы да булуын әле һаман да белми иде.

     Алар Нью-Йоркның Бруклин районындагы Бродвей урамында урнашкан конспитарив квартирда очрашырга килештеләр. Бродвей урамнары Нью-Йоркта бишәү. Шәһәрнең биш районында да бар. Ә монысы Бруклин һәм Бушвик районнары чигендә урнашкан, шуңа күрә халык телендә Бруклин Бродвее дип йөртелә.

     Исхак килеп җиткәндә, Һелен өйне җыештырып, табынга хәтле корып куйган иде. Өйгә килеп кергәч, Исхакка ничектер бик ямансу, күңелсез тоелып китте. Күрәсең, тиздән буласы аерылышу шулай тәэсир итте. Әйтми-нитми генә кайтып китү әллә ничек, кызга карата игътибарсызлык, аны хөрмәт итмәү, санга сукмау шикеллерәк иде.

      – Оһо, монда табынга хәтле корылган! Бер-бер бәйрәмме әллә?

      – Бәйрәм түгел. Ашыйсыгыз киләдер бит?

      – Берәр касә шәраб уртлап куйганда да начар булмас, болайга киткәч.

       – Әлбәттә... – Һелен шулай диде дә, бардан Америка плантацияләрендә үстерелгән иң яхшы сортлы Бордо виноградыннан ясалган Доминус шәрабын һәм ике фужир чыгарып өстәлгә куйды.

     Исхак, өстәл тартмасыннан боргычлы пәке алып, шешәнең бөкесен ачты, бәллүр касәләргә чыжылдап торган куе кызыл якут төсендәге шәрабны агызды. Аннары, касәләрнең берсен Һеленга сузып, икенчесен үзе тотып, дуслыкны ныгыту өчен брудершафт эчәргә дип, кызның фужер тоткан кулыннан уратып шәрабын йотып җибәрде. Һелен да сусыл йөзем тәме килеп торган шәрабын уртлап куйды. Исхак шул чакта бөтен тәненә ләззәтле бер рәхәтлек таралуын тойды, ул касәсен өстәлгә куйды, ләкин кулын Һеленның кулыннан ычкындырмады, икенче кулы белән аны биленнән тотып үзенә таба тартып кидерде һәм кызның шәраб тамчылары җемелдәп торган иреннәренә иренен тидерде. Һелен моны көтмәгән иде, ул куллары белән Исхактан этелеп куйды.

    – Сез нәрсә, Исхак Абдуллович?!

    – Гафу, Һелен, – дип, гафу үтенде Исхак. Аңа бераз кыен булып китте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды һәм урындыкка барып утырды. Аның күңелендә бу минутта Һеленны шок хәлендә калдырган план тел очында иде: “СССРга Һеленга өйләнеп кайтсаң, ничек булыр икән?!” Ләкин, Һеленга мондый тәкъдимне ясаганчы, башындагы әлеге хикмәтле план турында сөйләмичә ярамый иде.

      Ул Һеленга утырырга кушты һәм урындыгын кызның янына ук китереп, үзе дә аның каршына килеп утырды.

     – Хәзер мин сиңа бер нәрсә сөйлим, Һелен. Игътибар белән тыңла һәм каршы килмә.

     – Килешмәсәм дәме?

     – Килешергә тырыш. Син бит мине яратасың...

     – Өйләнергә теләвеңне әйтәсең киләме әллә? – дип көлеп җибәрде кыз.

     – Әйе, дисәм, нишләр идең соң?

     – Уйлап карармын, дияр идем.

     – Алайса, уйлап кара. Тик, башта тыңла. Аннары үзең хәл итәрсең.

     Исхакның шулай сүзне серле итеп башлавы Һеленны кызыксындыра төште. Ул бөтен игътибарын Исхакка юнәлтеп, аңа төбәлде.

     – Беләсеңме, Һелен, мин бит өйләнгән кеше. Хатыным һәм улым бар. Иң кызыгы, хатыным да, улым да Америкада яшәделәр һәм моннан биш ай элек кенә СССРга кайтып киттеләр.

     – Ничек? Мин ничек белми калдым соң?

     – Мин 1923 елда өйләндем. Улыбыз Робертка инде унбиш яшь тулып килә. Төрле илләрдә яшәргә туры килде, шуңа Роберт мәктәпкә соңга калып керде. Быел җиде классны гына тәмамлады. Хатыным Валентина Нью-Йорктагы СССР Консуллыгында эшләде. Роберт Консуллык каршындагы рус балалары укый торган мәктәптә белем алды. Аңлыйсыңмы, безнең алда зур куркыныч тора бугай. Миңа хәтле резидент булган Борис Яковлевич Базаров турында сиңа сөйләгәнем бар бит. Моннан ике ел элек аны һәм тагын бер иптәшебезне СССРга чакырып кайтардылар, аларны троцкийчы дип хөкем иткән булырга тиешләр. Менә хәзер безнең барыбызны да шулай ук Мәскәүгә кайтарырга дигән күрсәтмә килде. Башта Валя белән Робертны чакыртып алдылар. Хәзер безгә чират җитте. Күңелем сизә – безгә дә шундый ук гаеп тагачаклардыр. Ә котылып калырга бер генә юл бар. Һәм син аны аңлыйсың...

    – Белмим, нинди юл соң ул?

    – Сиңа өйләнеп кайту.

    – Икенче хатының булыпмы?

    – Бездә татарларда бу рөхсәт ителә.

    – Ә хатының риза булырмы соң?

    – Нишләп булмасын?! Исән каласы килсә, булыр. Кая барсын соң? Боларын,  әлбәттә, шаяртып кына әйтәм. Һелен, матурым, син аңла, бары тик сиңа өйләнү генә коткарып калачак безне.

    – Юк, һич аңлый алмыйм. Мин кем соң? Шулкадәрле зур кодрәт иясемени?

     – Бу моментта синнән дә зур кодрәт иясе булмаячак безнең өчен. Валя өчен дә, минем өчен дә.

     – Шулай да аңлап бетермим. Аңлатыбрак сөйлә әле.

     – Бөтен хикмәт синең агаңда, Һелен. Әниеңнең абыйсында.

     – Эрл Браудердамы?

     – Эрл Браудерда!

     – Ничек алай?

     – Эрл Браудер Америка коммунистларының лидеры. Шуның өстенә 1935 елдан бирле Коминтерн президиумы әгъзасы. Иң мөһиме – Браудер – Сталинның дусты. Ә Сталин үз дустының сеңлесен беркайчан да, беркемгә дә кыерсытырга бирмәс. Син СССРда “персона грата” булачаксың! Әлбәттә, инде иреңә дә тырнак белән дә кагылучы табылмас.

     – Ә болар хакында хатының беләме соң?

     – Каян белсен ди!

     – Соң, каршы килсә?

     – Әйттем бит инде, каршы килмәс. Болар барысы да аның һәм улыбызның исән калуы өчен эшләнә бит. Мин үзем өчен курыкмыйм, алар өчен кайгырам.

     Һелен уйга калды. Ни әйтергә дә белмичә, урыныннан торып, бүлмә буйлап әйләнеп килде.

     – Ә без ничек яшәячәкбез соң? Барыбыз да бергәме?

    – Юк, әлбәттә. Валя Мәскәүдән ерак булмаган Можайски дигән шәһәрдә, әти-әнисе белән яшәячәк. Роберт та баштагы чорда әнисе белән булыр. Аннары, бер-ике елдан без аны махсус мәктәпкә бирербез. Мәктәп каршындагы интернатта яисә тулай торакта яшәр. Бәлки вакыты җиткәч, безгә Валя белән аерылышырга да туры килер. Ләкин әлегә, аның минем хатыным, минем аның ире булып калуыбыз кирәк.

     – Бик катлаулы сорау алдына китереп бастырдың син мине, Исхак Абдуллович. Мин бүген үк җавап бирергә әзер түгелмен. Әнием белән дә, аның абыйсы белән дә киңәшергә кирәк.

    – Әлбәттә, әлбәттә. Сиңа минем белән СССРга кайтып китәргә кирәк булачак лабаса. Ләкин бер нәрсәне үтенәм: әниеңнең дә, абыеңның да минем өйләнгәнлегемне белмәве яхшырак. Югыйсә, каршы килүләре мөмкин. Минем өчен иң мөһиме – синең ризалыгың.

    – Ә мәхәббәт? Син яратасыңмы соң мине?

     – Яратам, дисәм, нишләрсең?

     – Мин дә яратам, диярмен.

     – Мин беләм, Һелен. Күптәннән сизеп йөрим. Шуңа күрә батырчылык иттем дә инде синнән бу хакта сорарга. Ләкин мин Валя белән улыма да хыянәт итә алмыйм. Аңла. Аларны да авыр хәлдә калдырасым килми.

 

     Шушы сөйләшү Исхакның тормышында тамырдан борылыш ясады. Иң мөһиме, Һелен аның гомерен саклап калды. Аның гынамы? Хатыны Валя белән уллары Робертның язмышы да кыл өстендә чак эләгеп тора иде. Исхакның американкага, нәкъ менә Америка коммунистлар партиясе лидеры Эрл Браудерның сеңлесенең кызына өйләнеп кайтуы башкисәр Бериянең алар алдында көчсезлеген күрсәтте. Беренче кабул иткән көнне ничек кенә мыскыл итәргә, үз алдында бер тузан бөртеге итеп кенә күрсәтергә теләсә дә, Исхакның Сталиннан американкага өйләнергә рөхсәт сорап язган хаты каршында ул көчсез бер бөҗәктәй булып калды.

     Можайскига барганда Исхак әнә шулар турында уйлады.

 

                                                   7.

      Сәгать дүртләр тулып килә иде. Кышкы кичтә, Валяның әти-әнисе Михаил Савельевич белән Анна Ивановна үзләре яшәгән йорт ишеген шакып килеп кергән Исхакны күреп, өнсез калдылар. Өлкәннәр ни әйтергә белмичә телләрен йотып торган бер мәлдә, өстәл артында дәрес хәзерләп утыручы Роберт, әтисен күреп: “Әти!” – дип сикереп торды һәм йөгереп барып аның кочагына сарылды.

     – Исәнмесез! Көтмәдегезме?

     – Исхак?! Син ничек болай? Кайчан кайттың? – дип, улы артыннан ук Исхак кочагына хатыны Валя килеп сыенды.

    – Мин Мәскәүдән. Үткән атнада ук кайттык. Мин монда яшәргә килә алмыйм. Валя, безгә сөйләшергә кирәк. Мин шуның өчен килдем. Бик җитди сөйләшү өчен.

     – Куркытма әле. Нинди җитди сөйләшү булырга мөмкин?

    – Бу куркыту түгел, Валя. Ләкин безгә куркыныч яный. Миңа бүген үк кире китәргә кирәк. Әйдә, урамда йөреп керик бераз.

     Валя барысын да аңлады. Ул тиз-тиз киенә үк башлады. Әнисенә пәлтәсен кияргә булышып, Роберт та урамга чыгарга уйлады.

     – Мин дә сезнең белән, – диде малай.

     – Юк, улым, безгә әниең белән генә сөйләшергә кирәк. Мин ашыгам, миңа бүген үк китәсем бар.

     Роберт әтисенең нинди эш белән шөгыльләнгәнен белә. Үзләренең СССРга кайтып китүләренең сәбәбен дә яхшы аңлый. Кыскасы, разведка эшенең никадәрле җитди һәм җаваплы булуы аңа яхшы таныш. Үз яшендәге теләсә кайсы малай шикелле үк, аны да бу эшнең романтикасы кызыксындыра. Кинолардан карап, совет власте дошманнарына каршы яшерен көрәш алып баручылар турында китаплар укып, үсмер малай, киләчәктә әтисе шикелле үк разведчик булырга дигән фикергә килгән иде. Шуңа күрә ул әтисе белән әнисе арасындагы сөйләшүдә катнашырга үзен инде өлгергән кеше дип саный иде. Ләкин әтисе, әнисе белән генә сөйләшергә теләвен әйткәч, башкача бу хакта сүз кузгатмады. Исхак, табын әзерләргә керешкән әбисеннән гафу үтенеп, Валя белән икәүләп киенеп урамга чыгып киттеләр.

      Можайск борынгы урыс шәһәрләренең берсе. Биредәге бик күп элекке йортлар, чиркәүләр шәһәргә әкияти бер төс биреп тора. Әлләни зур булмаган кремль, шулай ук аны уратып алган күп санлы храмнар кышкы бу кичтә шәһәр үзәген тагын да матурлый. Шушы матурлыкка ямь өстәп салмак кына кар явып тора иде.

      Исхак Валентинаның иңнәреннән кочып алды. Хатын да, сагынганлыгы әллә каян күренеп тора – иркәләнәсе килгән песи сыман, иренә тагын да ныграк елышты.

– Кая, нинди эшкә урнаштың? Роберт ничек укый?

– Мәскәүгә кайтып төшкәч, мине Лубянкага чакырдылар. Башта Америкадагы эшчәнлегем турында хисап тотарга туры килде. Аннары ни өчендер синең турында сорап аптыраттылар. Кайда яшәдегез? Ирең нәрсә белән шөгыльләнде? Кемнәр белән очраша иде? Әйтерсең лә синең нинди хезмәттә булуыңны белмәгәннәр. Мин берни дә белмим, без аерым яшәдек, дип бардым. Соңыннан гына аңлый башладым, синнән ни өчендер шикләнәләр бугай. Монда органнарда чистарту бара икән. Троцкийчыларны ачыклыйлар. Мин куркам, Исхак, безне тынычлыкта калдырырлар микән?

– Тынычлан, Валя, бар да әйбәт булыр. Роберт ничек? Укыймы?

       – Роберт җиденчедә, минем элек эшләгән мәктәптә. Классташларыннан бер башка биек, яшенең зурлыгы әллә каян күренеп тора. Үзең күрәсең, синең кебек үк ябык. Соңгы елда тартылып китте. Мин дә мәктәпкә урнашырга дип йөри идем.

     – Бик әйбәт. Валя, сиңа әйтәсе сүзем шул... Белмим инде, син ничек кабул итәрсең... Үзең беләсең, безне тиккә генә кайтармадылар СССРга, Пётр Давыдович Гутцайт белән Борис Яковлевич Базаров былтыр шпионлыкта гаепләнеп атып үтерелгән. Әле кайткач кына белдем бу хакта. Безнең резиденцияне дә тулысынча резервациялибез дигән булып, барыбызны да, Бородинны да, Гайк Бадалович Овакимянны да, мине дә илгә кайтардылар. Берия белән беренче сөйләшүдән безнең тормышның да кыл өстендә торганлыгы ачыкланды. Мин моның шулай буласын Америкада чакта ук сизенгән идем инде.

     – Әле ничек исән калдырганнар...

     – Сере бар моның. Менә шул хакта сиңа әйтергә телим дә. Теләсә ничек кабул ит, хет ачулан, хет...

     – Кемне дә булса сатмагансыңдыр бит?..

     – Саттым дип әйтергә була...

     – Кемне? Ничек итеп?

     – Роберт белән сине саттым, Валя, Валюшам...

     – Аңламыйм. Ничек итеп саттың? Менә бит без, исән бит. Икебез дә исән-имин, Аллага шөкер.

     – Менә шул сезнең исәнлегегез өчен...

     – Нәрсә эшләдең? Йә, әйт инде, интектермә.

     – Өйләндем.

     – Ничек? Аңлашылмый. Аңлатып сөйлә әле.

     – Валя, син Һеленны беләсең бит. Безнең конспиратив квартираларны карап торучы кыз, американка Һелен Лоури.

     – Беләм, әлбәттә.

 

(Дәвамы бар)


[1] *ОГПУ – Объединенное государственное политическое управление.