Әхмәров (ахыры)

Башыннан УКЫГЫЗ

                                                       15.

      Санаулы вакыт тиз үтә. Павловның Америкага командировкага китәр вакыты да җитеп килә. Апрель башларында Фитин, Павлов белән Әхмәровны үзенә дәшеп,  аларны нарком чакыртуы турында әйтте.

    – Сезнең әзерлек ничек анда? Иртәгә Берия отчёт сорый. Очрашуга әзерләнегез, – диде Павел Михайлович.

   – Иртәгә чыгып китәргә дә без әзер.

   – Икегезне дә җибәреп булмас шул. Берия Исхак Абдулловичка һаман ышанып бетми.

   – Мин шулай да берәр иптәш белән баруны кирәк дип саныйм, – диде Виталий Григорьевич. – Куркудан түгел, ышанычлырак булсын өчен. Кыюлык өчен. Ә болай бөтен нечкәлекләренә хәтле кереп әзерләндек кебек.

   – Кемне тәкъдим итәсез?

   – Дипкурьерлар сыйфатында безнең бүлектән Михаил Корнеев белән бергә йөреп кайтсак? Аның инглизчәсе дә әйбәт.

   – Нарком нәрсә дияр. Әйтеп карарбыз. Тик килешер микән? Операция турында күп кеше белергә тиеш түгел дигән шарт куелды.

   – Уайт белән очрашуга ул бармас.

   – Ярар, иртәгә барысын хакында да сөйләшербез. Әзерләнегез.

   Фитин белән сөйләшүдән соң Исхак һәм Павлов, бүлмәләренә чыгып, алда торган операциянең һәр деталенә тукталып, тагын бер кат үзләренең әзерлекләрен тикшерделәр.

    Исхак Уайт белән очрашуның бөтен нечкәлекләрен берәмтекләп күздән кичерде. Кайда очрашырга? Очрашу турында ничек сөйләшергә? Үзеңне кем дип таныштырырга? Кем аркылы элемтәгә керергә? Гомумән, ничек элемтәгә керергә? Бәлки турыдан-туры үзенә телефоннан шалтыратып сөйләшергәдер? Ул очракта, нинди телефоннан? Урамнанмы, берәр йорттанмы? Ни өчен әле мин Япония-Америка мәсьәләләре турында борчылам, һәм ни өчен моны ниндидер чит кеше аркылы җиткерәм? Кыскасы, сорауларның берсен дә Исхак үз игътибарыннан читтә калдырмады. Барысын да Уайтта шик тудырмаслык итеп башкарып чыгарлык дәрәҗәдә хәзерләргә тырышты.

    – Син үзеңне Уайтка минем хезмәттәшем итеп таныштырырга тиешсең. Имеш, безнең икебезне дә Япониянең Ерак Көнчыгышта алып барган басып алу сәясәте нык борчый. Имеш, бу сәясәт Америка мәнфәгатьләренә дә каршы эшли. Имеш, шушы борчылу безне, бигрәк тә Биллны минем Америкага командировкага баруымнан файдаланып, сезнең белән очрашу турындагы фикергә этәргән һәм мин очрашу вакытында сезгә бирер өчен махсус тәкъдимнәр язып биргәнмен. Шул кәгазьне Уайтның кулына тапшырырсың. Мин ул кәгазьне чынлап та яздым. Менә ул, – дип, Исхак куен кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарып, Виталий Григорьевичка сузды.

    Павлов, кәгазьне ачып, һәр сүзенә кат-кат тукталып, андагы язуны укып чыкты.

    – Сез әйткән ультиматум сыман бит инде бу, Исхак Абдуллович. Моны президент Рузвельтнең үзенә биреп, японнарга тапшырасы гына калган.

    – Шулай гына да бит. Тик японнарга барып җиткәнче, никадәр зур эш башкарасың бар әле синең. Аннары, бу текстны укып чыккач, Уайтның реакциясе ничек булыр бит? Аңлармы ул мине? Безнең ул сөйләшүдән бирле фикере үзгәрмәгәнме? “Ни өчен әле кытай мәсьәләләре буенча синолог мондый сәяси проблемаларга тыгыла?” – димәсме? Кыскасы, бик куркыныч эшкә алынабыз.

     – Шулаен шулай да, ятып калганчы атып кал, дигәннәр. Үзең әйтәсең бит, японнарны авызлыклауның бердәнбер дөрес һәм ышанычлы юлы шушы.

     – Ярар, иртәгә күз күрер. Нарком нәрсә дияр. Аллага тапшырдык.

 

     Иртәгесен нарком да сүзне әзерлекнең барышы белән кызыксынудан башлады.

     – Бу операция белән Сталин үзе кызыксына. Аны үткәрү разведканың иң зур эше булачак. Ул Ерак Көнчыгышта японнар белән сугышның булу-булмау мәсьәләсен хәл итәчәк. Шуңа күрә беренче сорау: әзерлек ничек бара?

     – Егетләр иртәгәдән юлга чыгып китәргә әзер, Лаврентий Павлович.

     – Операциянең схемасы белән кайсыгыз таныштыра ала?

     – Кәгазьдә язган схемасы юк. Телдән сөйләп чыга алам, – дип, Павлов сүз башлады.

     – Сөйлә.

– Операцияне башкарып чыгуда Америка ягыннан төп таянган кеше Америка Кушма Штатларының финанс министры Герни Моргентауның киңәшчесе Гарри Декстер Уайт. Уайт коммунист булмаса да, фашистларны күрә алмый. Япониянең Ерак Көнчыгышта алып барган экспансиясен авызлыклау өчен Америкада болай да күп эш алып бара. Менә шул кеше аркылы финанс министры Генри Моргентау аша – госсекретарь Корделл Хэллга һәм президент Рузвельтка Американың Япониягә каршы ультиматум ясавына ирешү – безнең операциянең төп максаты. Бу ультиматум Америка белән Япония арасында низаг китереп чыгарачак. Низаг сугыш белән тәмамланырга мөмкин. Бу сугыш башланса Япония ике фронтка сугыша алмаячак, Советлар Союзына каршы сугыш башларга җөрьәт итмәячәк.

– Уайтның бу уенда катнашуына йөз процент гарантия бармы?

– Гарантия бар дип әйтеп булмый, Лаврентий Павлович. Ләкин аның антифашистлыгы һәм Ерак Көнчыгышта япон экспансиясенә каршы булуы операциянең уңышлы чыгасына өметләндерә, – дип, Фитин Павлов сөйләгәннәрне раслап куйды. – Операциянең инициаторы Исхак Абдуллович Американың Япониягә ясаячак ультиматумының караламасын да әзерләде.

Шулай диде дә, Павел Михайлович алып кергән папкасыннан Әхмәров әзерләгән шул караламаны чыгарып, Бериягә тоттырды.

Ике генә пункттан торган ультиматум Япониянең Ерак Көнчыгышта алып барган хәрби сәясәтен, биредәге халыкара хәлне, бөтендөнья сугышы барганда дөньяның бу төбәгендәге илләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне һәм аларны хәл итү юлларын ачык күрсәтеп язылган иде: “1. Америка Кушма Штатлары үзенең мәнфәгатьләре булган Тын океан регионында Япониянең чикләнмәгән экспансиясе белән килешә алмый;

2. Җитәрлек хәрби һәм икътисадый көчкә ия буларак, Вашингтонның япон агрессиясенә каршылык күрсәтергә хәленнән килә, ләкин ул үзара файдалы шартларда килешүгә барырга да риза, моның өчен Япония: а) Кытайда һәм аңа караган районнарда агрессиясен туктатырыга; в) материктан үзенең хәрби көчләрен чыгарырга һәм бу регионда экспансия планнарын туктатырга; г) үзенең гаскәрләрен Маньчжуриядән чыгарырга тиеш.”

Бу, асылда, Япония Кытайга, Индонезия, Тын Океан утрауларындагы илләргә, Советлар Союзына каршы экспансия алып барудан ваз кичәргә, ул территорияләрдән барлык гаскәрләрен дә чыгарырга тиеш, дигән сүз иде.

Әгәр дә Америка мондый ультиматумны куйса, Япония үзенең соңгы унбиш ел буе алып барган хәрби-икътисади сәясәтеннән баш тартырга тиеш булып чыга. Ләкин Япониядә мондый кисәтүне бүгенге көндә беркем дә кабул итмәячәк һәм Америка белән ике арада хәл кискен рәвештә начарланачак. Моны Америка хөкүмәте дә яхшы аңлый. Шуңа күрә бу ультиматум Американың үзе өчен дә гаять куркыныч адым булачак.

    Берия караламаны бик озаклап, кат-кат укып чыкты. Соңыннан шактый гына уйланып, сүзсез торганнан соң:

– Баш китәрлек эш. Әгәр дә бу авантюраның Советлар Союзы тарафыннан оештырылганлыгын белеп алсалар, безгә хана, егетләр. Сез шуны аңлыйсызмы? – дип куйды.

– “Кем рискка бармый, шул шампань шәрабын эчми”, – дигәннәр французлар. Ятып калганчы, атып калырга кирәк, Лаврентий Павлович. Сугыш барыбер башланачак. Японнар барыбер ул сугышка катышачаклар. Шуңа күрә, Америка белән Япония арасында конфликт килеп чыгу безгә зыянга булмаячак. Иң мөһиме без ике фронтта сугышмаячакбыз, – диде Павел Михайлович, Берияне тынычландырырга теләгәндәй.

– Анысы шулай. Бу кәгазегезне хуҗага күрсәтеп алмыйча ярамас.

Ул шулай диде дә, караламаны үзенең папкасы эченә яшерде.

– Бу кәгазьне Уайтка кем тапшырачак инде?

– Исхак Абдуллович үзе тапшырса, эшнең уңышлы барып чыгасына йөз процент гарантия бар, Лаврентий Павлович.

– Әхмәров турында авыз да ачмагыз! Ул карантинда! Тикшерү әле бетмәгән. Бүлектә тынычлап утырырга мөмкинлек биргән өчен дә Аллага шөкер итеп яшәсен!

– Операцияне башкарып чыгу өчен Виталий Павловны хәзерләдек, Лаврентий Павлович.

– Бик әйбәт! Үзең әзерме соң, психологик яктан? Ничек дип уйлыйсың?

Бериянең соравына ничек дип тә җавап бирергә белмичә, беркадәр аптырап, дәшми торганнан соң, Павлов:

– Болай, әзер дә... – дип куйды.

Виталий Григорьевичның икеле-микеле җавап бирүен күреп, аны яклап Фитин сүзгә кушылуны кирәк дип тапты:

– Шулай да ышанычлырак булсын өчен иптәшкә бүлек сотруднигы Михаил Корнеевны да җибәрик мәллә, Лаврентий Павлович? Дипкурьерлар сыйфатында йөреп кайтсалар, дим?

– Операция бик җитди. Мөмкин кадәр азрак кешенең белүе яхшы. Кеше күбрәк катнашкан саен, яшеренлек статусы югалу куркынычы арта.

– Корнеев операция хакында берни дә белмәячәк. Аңа, Павлов, бер оператив задание үтәп кайтырга куштылар, дип кенә әйтәчәк. Уайт белән очрашуда ул катнашмаячак.

– Шулай булса гына! Карагыз аны, бу операция бернинди отчётларда да күрсәтелмәячәк. Аның турында менә шушы биш кешедән кала беркем дә белергә тиеш түгел: Сталин, мин, Фитин, Павлов һәм Әхмәрев! Сер ачылса, үзегез беләсез алда нәрсә көткәнен. Ике тапкыр кисәтү булмаячак!

 

                                             16.

Павлов белән Корнеевның Америкага сәяхәте апрель азагына билгеләнде.

Май урталарында алар утырган пароход, Атлантик океанны кичеп, Нью-Йорк портына килеп туктады. Биредә аларны автомашина белән Советлар Союзы генераль консуллыгы вәкиле каршылады. Дипкурьерлар дипломатик почта алып килделәр. Юлда ул-бу була калса дип, аларны пистолетлар белән коралландырганнар иде.

Пароходта икесенең дә әле беренче тапкыр гына йөзүләре булгангамы, беренче көнне үк диңгез авыруы белән чирләп киттеләр. Икесенең дә чырайларында кан әсәре калмаган иде, башлары әйләнде, күңелләре болганды. Юньле-башлы йокы күрмәделәр. Шуңа күрә почталарын тапшырганнан соң бер-ике көн ял итеп алырга булдылар. Юл шулкадәр йончыткан иде, хәтта шәһәрне карап йөрергә дә чыгасылары килмәде.

Исхак, һичшиксез, Уайт белән атна уртасында күрешергә кирәк, дип кисәтте. Дүшәмбе – гадәттә төрле киңәшмәләр, утырышлар, атналык эшләрне планлаштыру көне. Шуңа күрә Уайт белән телефоннан элемтәгә сишәмбе көнне чыгарга, күрешүне чәршәмбегә билгеләргә кирәк, диде.

Исхак киңәшен тотып, Вашингтонга дүшәмбе көнне барырга уйлаштылар. Ике көн ял үзенекен иткән иде: алар тынычландылар, сәламәт хәлгә кайттылар. Күңел болгану, баш әйләнү кебек нәрсәләрнең эзе дә калмады. Консуллык автомашинасы көне буе башкала урамнары буйлап йөртте. Шәһәр булуга карамастан, тирә-якта яшеллек, агачлар чәчәк ата, май кояшы көлеп карый. Күңелдә бәйрәм хисе тантана итә иде.

Икенче көнне дә күңелдә шундый ук күтәренкелек сизелде. Алар иртүк торып, Вашингтон урамнары буйлап йөрергә чыгып киттеләр. Автомашинада шәһәрнең аулак урамнары буйлап үттеләр. Бер кафега кереп чәйләп алдылар. Уайтка шалтыратырга иртәрәк иде әле. Исхак аңа сәгать ун белән унберләр арасында гына шалтыратырга кушты. Шунда гына аның иртәнге эшләре беткән, күрешәсе кешеләре белән күрешкән, сөйләшәселәре белән сөйләшкән булырга мөмкин, диде. Ул хәтта аңа кайсы урамдагы телефоннан шалтыратырга, сөйләшкәндә инициативаны үз кулына алырга, Уайт ниндидер тәкъдимнәр ясаганчы, очрашырга тиешле кафены әйтеп өлгерергә кушты. Павлов Корнеевны алдан Исхак билгеләгән бер парк янында төшереп калдырды һәм шунда көтеп торырга әйтеп, шофёр белән Исхак күрсәткән урамдагы телефон будкасын барып таптылар. Ул машинадан төшеп, телефон будкасына кадәр араны җәяүләп кенә үтте. Сәгать ун тулып авышкан иде.

Дулкынланудан, Павловның йөрәге күкрәгеннән атылып чыгарга теләгән кебек, ярсып тибәргә тотынды. Туктап, тирән сулыш алды, тынычланырга теләде. Беркавым шулай басып торгач, ниһаять йөрәге үз урынына утыргандай тоелды. Як-ягына каранып, кеше-кара юклыгына ышанганнан соң, тәмам тынычланып будкага керде һәм күңелендә әллә кайчан ук ятлап куйган телефон номерын җыйды. Трубкада озын-озын гудок тавышлары яңгырады. Озак та үтмәде, микрофонда “Уайт тыңлый”, – дигән тавыш ишетелде.

– Исәнмесез! Сезне Павлов исемле кеше борчый. Мин сезгә Билл Грейк исемле танышыгыз кушуы буенча шалтыратам.

Уайт бераз дәшми торды. Күрәсең, Биллны искә төшерергә тырышкандыр.

– Әйе. Хәтерлим, ул Кытай һәм Ерак Көнчыгыш мәсьәләләре буенча синолог?

– Әйе, шул үзе. Ул әле һаман да Кытайда.

    – Ничек яши ул анда?

– Әгәр дә аның хакында күбрәк белергә теләсәгез, мин сезнең белән очрашырга әзер. Шуның өстенә ул сезгә тапшырырга бер хат та биреп җибәрде.

Уайт тагын тынып калды. Павлов Исхакның киңәшен искә төшереп, тизрәк кайда очрашырга икәнлеге хакында әйтергә ашыкты. Исхак аңа Уайт белән үзе беренче тапкыр очрашкан финанс министрлыгы каршындагы кафега чакырырга кушкан иде.

– Мин сезне ленчка* чакырам. Әгәр иртәгә вакыт тапсагыз, сезнең финанс министрлыгы каршындагы кафега килегез.

– Яхшы, иртәгә 11 сәгатьтә булырмын, –диде Уайт.

 

*Л е н ч – инглизләрдә иртәнге чәй белән төшке аш арасында тамак ялгап алу.

 

– Мин берничә минут алданрак килермен. Мин блондин, өстәлемдә “Нью-Йоркер” журналы булыр.

    – Яхшы, – диде дә, Уайт трубкасын куйды. Телефонда кыска гудок тавышлары ишетелде.

     Кыска гына шушы сөйләшүдә Виталий бер йөк утын тураган шикелле, манма тиргә баткан иде. Ул, “Уф!” дип куйды, күлмәк изүләрен чиште, чалбар кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаен, муен тирәләрен сөртте. Күкрәк кесәсеннән сәгатен чыгарып карады. Сәгать төп-төгәл унберенче ярты иде. Финанс министрлыгы моннан ерак түгел. Исхак махсус шушы будканы һәм үзе Уайт белән беренче тапкыр танышкан кафены сайлаган иде, эзләп йөрергә ерак булмасын, диде.

    “Беренче этап уңышлы үтте, – дип, җиңел сулып куйды Виталий. – Икенчесен ерып чыгалсак, ярый инде. Монысы тагын да җаваплырак. Уайтны ышандырып булырмы? Биллның тәкъдимен ничек кабул итәр?” 

Ул өч ай буе әзерләнгән текст вариантларын яңадан кабатлый башлады.

Икенче көнне дә, алар, иртәдән үк Вашингтон урамнары буйлап йөрергә чыктылар. Консуллык шофёры, башкаланың кызыклы урыннарын күрсәтеп, кыскача гына экскурсия ясады. Алар Капитолий калкулыгындагы Конгресс бинасын да, 169 метр биеклегендәге Вашингтон обелискын да, Ак йорт, Кафедраль собор биналарын да, Линкольн монументын да зур кызыксыну белән карадылар. Аеруча ошаганы Потомак елгасы буйлап сузылган Джорджтаун районына сәяхәт булды. Мондагы һәр урам, һәр йорт үзенчәлекле архитектура һәйкәле кебек иде.

Ул арада, озаклап карап йөри торгач, вакытның узганы да сизелми калды. Павлов сәгать унбер тулырга ун минутта министрлык каршындагы кафеда иде инде. Аны тагын җиңелчә дулкынлану хисе биләп алды. Үзен кулга алырга тырышып, зал түрендәге бер өстәл артына барып утырды. Өстәл ишеккә туп-туры һәм кергән кешегә бик яхшы күренә иде. Ул өстәлгә, исеме керүчегә яхшы күренерлек итеп, “Нью-Йоркер” журналын куйды. Озак та үтмәде Уайт та күренде. Павлов аны Исхак сурәтләгәннән чыгып, тиз танып алды. Уайт үзе дә ишектән керүгә туп-туры аның өстәленә таба атлады.

Виталий торып басты һәм Уайтның исемен атады:

– Мистер Уайт?

Уайт башын какты һәм аңа да исеме белән дәште:

– Мистер Павлов?

– Нәкъ үзе. Исәнмесез!

Шулвакыт алар янына официант килеп басты. Виталий беренче булып Уайттан икесе өчен дә үзе теләгәнчә заказ бирүен сорады. Аннары үзенең  инглиз телен бигүк яхшы белмәвен, озак еллар инде “цивилизациядән читтә”, Кытайда яшәвен әйтте.

–  Бу безгә бер-беребезне аңларга комачауламас дип уйлыйм, – диде Уайт.

Ул, чынлап та, очрашуга теләп килгәнгә охшый иде. Аның карашы бу очрашудан ниндидер яңалык көткән кешенеке кебек, кызыксынучан. Урындыкка утыруга:

– Биллның хәлләре ничек анда? – дип сорады.

– Ул сезгә күп сәламнәр тапшырырга кушты. Билл минем якын дустым. Дөресрәге, минем остазым, – диде Виталий. – Билл миңа сезнең турыда беркадәр сөйләде. Миннән сезнең өчен дә бик кирәкле булган мәсьәлә буенча бер язуны тапшыруымны үтенде.

– Билл үзе кайчан Америкага кайтырга җыена соң?

– Мөмкин кадәр тизрәк кайтырга уйлый, ләкин ел азагыннан да иртәрәк барып чыкмаска мөмкин. Ул Америка-Япония мөнәсәбәтләре буенча эшли һәм бу өлкәдәге проблемалар, Япониянең Азиядәге экспансиясе аны бик нык борчый. Шуңа күрә аны борчыган мәсьәләне хәл итүне озакка калдырырга ярамый дип, миннән менә бу язуны сезгә тапшыруымны үтенде. Ул проблемалар сезне дә борыйдыр, диде. Әгәр дә каршы килмәсәгез, аның башында туган идея белән сезне дә таныштыруымны сорады. Аны тормышка ашыруда, сез Америкада бердәнбер ышанычлы кешем, дип әйтергә кушты.

– Кызык, Билл белән моннан бер-ике ел элек очрашканда, үзе бик акыллы, үзе Америка-Япония мөнәсәбәтләре буенча проблемалардан яхшы хәбәрдар кеше дигән фикер калган иде.

– Алайса, ул җибәргән язу белән танышып чыгыгыз әле, – дип, Павлов, куен кесәсеннән чыгарып, баядан бирле кулында тотып торган кәгазьне, ниһаять, Уайтка тоттырды.

Уайт язуны кызыксынып, туктый-туктый, кат-кат укып чыкты да:

– Кара син аны, гел минем кебек уйлый! Безнең фикерләр ничек туры килә икән! – дип кычкырып җибәрде. – Шуннан ни тели соң инде Билл?

– Шушы идея кәгазьдә генә калмыйча, президент Рузвельт тарафыннан бу мәсьәлә буенча ниндидер карар чыгаруга этәргеч булса иде дигән уй белән сезгә мөрәҗәгать итәргә теләде ул.

– Аңлашыла.

Уайт кәгазне бөкләп кесәсенә тыга башлады. Ләкин, Мәскәүдә, бу кәгазьнең башка кеше кулына күчмәве хәерлерәк, дигән сүз булган иде бит. Шуңа күрә Павлов кәгазьне кире бирүен сорап, Уайтка кулын сузды:

– Билл кәгазьдә язылганнарны телдән генә җиткерүемне үтенде. Гафу итегез, кәгазьне кире кайтарсагыз иде, – дип куйды.

– Пардон, гафу, гафу. Аңлашыла.

– Мин тиздән яңадан Кытайга китәм. Билл миннән һичшиксез безнең очрашу хакында сораячак. Сезнең фикерегез белән кызыксыначак. Аны: “Америка җитәкчелеге Япония экспансиясенә ничек карый, аны авызлыклар өчен ни дә булса эшләргә җыенамы?” – дигән сорау кызыксындыра.

Уайт бераз исәпләп торганнан соң:

– Биллның бу мәсьәләләргә битараф булмавы мине шатландырды, – диде. – Әйтегез аңа, бу мәсьәләдә безнең карашлар уртак икән. Мин үзем дә бу хакта нидер эшләргә кирәк, дип уйлап йөри идем. Биллның тәкъдимнәре фикерләремне тагын да ныгытты. Шушы мәсьәләләр буенча компетентлы белгечләр белән киңәшеп, әлеге юнәлештә һичшиксез нинди дә булса карар кабул итүгә ирешербез дип уйлыйм.

Уайт һәр сүзен уйлап, пауза ясый-ясый сөйләде. Ахырдан: ”Аңлата алдыммы?” – дип сорап куйды.

Виталий әңгәмәдәшен ышандырыр өчен аның сөйләгәннәрен сүзгә-сүз кабатлап чыкты.

– Хәтерең яхшы икән! – дип, Уайт аның иңеннән какты да, официантны чакырып, икесе өчен дә акча түләде.

Алар урыннарыннан тордылар һәм ишеккә юнәлделәр. Аерылганда Уайт:

– Очрашуыбызга мин бик шат. Биллга миннән кайнар сәлам! – дип,  сөйләшүдән канәгать калуын белдерде.

Кафедан чыккач, Павлов, өч квартал ераклыктагы паркта үзен көтүче Михаил янына ашыкты. Аннары алар зур канәгатьлек белән яңадан Нью-Йоркка кайтырга чыктылар. Аеруча Виталий Павловның күңеле күтәренке иде. Консуллыкка кайткач та, ул, Мәскәүгә, Павел Михайлович Фитинга бер генә җөмләдән торган шифрограмма җибәрде: “Бар да тәртиптә, планлаштырылганча. Клим”.

Алар Вашингтоннан поездда Сан-Францискога юл тоттылар. Аннан зур гына япон пассажир судносында, Тын океан аша, Владивостокка юнәлделәр. Аларның юлы Гавай утлаулары, Япония аша үтәргә тиеш иде. Гавай утрауларына җиткәч, пароход, Американың Пёрл-Харбор хәрби-диңгез базасы янындагы Бриллиант гаванена тукталыш ясады. Павлов белән Корнеев бу утрауларның матурлыгына сокланып, бик озаклап карап, басып тордылар. Аларны табигатьнең матурлыгы да, кешеләрненең чибәрлеге дә, тирә-яктагы тынычлык, диңгез дулкыннарының берсен-берсе куып ярга йөгерүләре – барысы, барысы да таң калдырды, күңелләрендә, оҗмах булса, менә шушындадыр ул, дигән матур тойгылар уятты.

Пароход Япония ярларына җиткәч, Германиянең Советлар Союзына каршы сугыш башлавы турында коточкыч хәбәр килеп иреште. Транссебер тимер юл магистрале буенча Мәскәүгә кайтып җиткәнче, бер айга якын вакыт үтте. Виталий белән Михаил юл буе тәрәзәдән Ерак Көнчыгыштан Көнбатышка таба агылучы хәрби машиналарны, эшелоннарны, тимер юл станцияләрендәге хәрби киемле һәм әле хәрби кием алырга өлгермәгән солдатларны, халык төркемнәрен карый-карый кайттылар. Кешеләрнең үзара сөйләшүләрен, елашуларын күрделәр. Колакка фашистларның гаять зур тизлек белән Советлар Союзы территорияләрен басып алулары, инде озакламый Мәскәүгә килеп җитү куркынычы барлыгы хакында сүзләр аларны куркуга сала иде. Алар Мәскәүгә 21 июль көнне аяк бастылар.

Мәскәүдә, Павлов, иң беренче булып Исхак Абдуллович белән очрашты. Виталий Уайтның аерылышканда әйткәннәрен сүзгә-сүз, түкми-чәчмин Исхакка кабатлады:

– “Бу мәсьәләдә безнең карашлар уртак икән. Мин үзем дә нидер эшләргә кирәк дип уйлап йөри идем. Биллның тәкъдимнәре фикерләремне ныгытты. Шушы мәсьәләләр буенча компетентлы белгечләр белән киңәшеп, әлеге юнәлештә һичшиксез нинди дә булса карар кабул итүгә ирешербез дип уйлыйм”...

– Уайт мине дөрес аңлаган. Без аны сайлап ялгышмаганбыз. Ул сүз кешесе, Америка бу мәсьәлә буенча хәлиткеч сүзен әйтмичә калмас. Начальствога курыкмыйча кереп отчёт бирә аласың, – диде Әхмәров һәм Павловның кулын кысты. Ул шунда ук Виталийга үзен бик сөендергән яңалыкны да әйтергә ашыкты: – Безне Америкага җибәрергә дигән карарга килде нарком.

– Һелен Джоновнаны дамы?

– Һеленны да. Хәзер аның кушаматы Вера булачак. Ә минеке – Рид. Иң кызыгы – Америка резиденциясенең башлыгы итеп Зарубин билгеләнде. Берия барыбер миңа тәмам ышанып бетәргә теләми.

– Котлыйм, Исхак Абдуллович! Бу барыбер зур җиңү!

 

                                              17.

Сугыш көтмәгәндә башланды. Аның буласын Сталин бик яхшы белсә дә, Молотов – Риббентроп килешүе нигезендә, ул әле аны 1941 елда ук башланыр дип көтми иде. Совет разведчикларының, Гитлер, сугыш башларга 1941 елның июнендә үк әмер бирәчәк, дип җибәргән хәбәрләрен ул провакация дип кенә кабул итте. Сугышның башлану көнен төгәл хәбәр иткән Рихард Зоргены, әле 1940 елда Фин сугышы йомгакларына багышланган киңәшмәсендә үк, Германия һәм Япония разведкалары агенты, дип атаган иде. Киңәшмә вакытында исә, өстәлендә яткан фоторәсемне алып, Бериядән:

– Бу фотода кемнәр сурәтләнгән? – дип сорады.

Фотода бер-берсе белән кул кысышып торган кешеләрне Берия Германиянең Япониядәге илчесе Герберт фон Дирксен белән япон императоры Хирохито, ә алар янында басып торучыны Рихард Зорге дип белә иде.

– Император Хирохито белән Германия илчесе Герберт фон Дирксен, Иосиф Виссарионович.

– Ә алар янында?

– Рамзай.

– Армия контрразведкасы разведчигымы?

– Шул үзе.

– Шул разведчик хәбәрләренә ышанырга кушасыңмы инде? Ике яклы гына түгел, өч яклы агент түгелме соң ул?!

Һәм менә шул вакытта ук Зоргега карата ышанычы беткән Сталин, аның Германия сугышны 22 июньдә башлаячак, дигән хәбәренә берничек тә ышанырга теләмәде. Җитмәсә, бу рәсемне Мәскәүгә җибәреп, Зорге Үзәкне алдаган булып чыкты. Соңыннан тикшерә торгач, японнар рәсемдә бернинди дә император түгел, ә аның энесе принц Титибу сурәтләнгәнлеген ачыклаганнар. Шуңа күрә, Сталинның Зоргега карата ышанычы тәмам беткән иде. Ул аны “япон разведкасы агенты” дип белдерде.

Сугышның беренче көннәрендә “Молотов – Риббентроп Пакты”на нык өметләнгән Сталин тәмам югалып калды. Ул хәтта сугышның беренче сәгатьләрендә үткәргән киңәшмәсендә моны чираттагы провакация гынадыр дип атады. Ләкин Молотов Германия илчесе Шуленберг белән очрашканнан соң, Германиянең СССРга каршы сугыш игълан итүе турындагы хәбәренең дөрес булуын белгәч, ул бүлмәсенә кереп бикләнде. Бары тик 30 июньдә дачасына килгән Микоян, Молотов, Ворошилов, Маленков һәм Берия белән булган сөйләшүдән соң гына, шушы иптәшләр составындагы Оборона Дәүләт Комитеты төзелеп, Сталин үзе аның башлыгы итеп билгеләнгәч,  ниһаять үз хәленә килә башлый. 3 июльдә ул радио аша халыкка мөрәҗәгать белән чыга. Җитәкчелекне кулына ала.

Дошман Мәскәүгә ыргыла. Беренче июльгә инде ул Белоруссияне басып алды. Ерак Көнчыгышта японнар да басып керсә, Яңа елга Советлар Союзы дигән ил тәмам туздарылып, бүлгәләнеп бетәргә мөмкин иде.

Сталин Оборона комитетының беренче утырышында ук разведчикларның эшчәнлеген активлаштыру турындагы мәсьәләне күтәрде.

– Лаврентий Павлович, Америкага җибәрелгән дипкурьерларыгыздан нинди хәбәрләр бар? – дип, Сталин “Кар” операциясе турында искә төшерде.

– Операция уңышлы үтте, Иосиф Виссарионович. Ышанычлы чыганаклар аша госсекретарь Корделл Хэллның Япония белән ике арада мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен меморандум кабул итүе хакында мәгълүмат алдык. Меморандум япон ягын канәгатьләндерми. Шуңа күрә Америка белән Япония арасында киеренкелек үсә бара. Моның нәтиҗәсе безнең файдага булырга итеш.

– Шулай да булсын, ди. Америкада резиденцияне кабат торгызу буенча нинди чаралар күрелә?

– Бу уңайдан, резиденциягә яңа җитәкче билгеләп, сотрудниклар җибәрергә карар кылдык. Резиденция җитәкчесе итеп Василий Михайлович Зарубинны билгеләргә булдык. Зарубин легаль рәвештә эшләячәк. Төп эш урыны – Нью-Йоркта вице-консул.

– Лаврентий, Зарубин белән минем очрашуны оештыр. Ә Әхмәров? Ул ни эшләп йөри? Аннан карантинны алырга кирәк. Агентларын эшкә җиксен,  урынына кайтарырга кирәк. “Кар” операциясен уңышлы үтте, дисең бит.

 

Шушы сөйләшүдән соң Берия Фитинга Әхмәровтан карантинның алынуы хакында әйтте. Үзе аның белән сөйләшеп торуны кирәксенмәде. Исхак Абдулловичны һәм Һелен Джоновнаны яңадан Америкага җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә боерды.

Яңалыкны ишетүгә, Исхак Валя белән Робертны күрергә ашыкты.

Роберт инде унынчы класска укырга барырга җыена. Алар хәзер Можайскидан Мәскәүгә күченделәр. Валя Тышкы эшләр министрлыгыннан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча дәүләт куркынычсызлыгы идарәсендә эшли башлаган иде.

                                              * * *

– Мин сезнең белән саубуллашырга килдем, – диде Исхак Валяга, алар яшәгән коммуналка ишегеннән кереп, хәлләр белешүгә.

– Безне дә эвакуацияләргә тиешләр, дип ишеттек. Идарәне Куйбышевка күчерәчәкләр икән, – диде Валя, Исхакның “саубуллашырга килдем” дигән сүзенә каршы.

– Безне дә күчерергә телиләр ди бугай. Тик мин ул турыда түгел...

– Ә нәрсә турында?

– Фитин бүген чакырып, миннән карантинның алынуын әйтте. Киредән Америкага җибәрергә булганнар.

– Һелен беләнме?

– Икебезне дә.

– Димәк, аерылабыз...

– Күпмегә булыр, аерылышырга туры килә. Роберт кайда соң әле?

Бу көннәрдә халыкны Мәскәү чигенә окоп казырга, танкларга каршы киртәләр корырга, валлар өяргә йөртәләр иде. Бу эштә мәктәп балалары, өлкән классларда укучылар күп катнаша. Роберт та шундадыр, дип уйлап куйды Исхак.

– Окоп казуда. Кайтыр инде.

– Үсте егет. Тагын бер елдан фронтка да алып китәргә мөмкиннәр. Унынчыга бара бит.

– Күптән түгел паспорт алды.

– Шулаймыни?! Гражданин булган бит, болай булгач. Советлар Союзы гражданины!

– Иң кызыгы – милләтен татар дип күрсәткән. Атасын күргәне дә юк. Ә үзен атасы милләтеннән яздырган.

– Соң, тагын кем дип яздырсын инде? Татардан туган булгач. Телне дә яхшы белә.

– Исеме татарча түгел бит.

– Инглиздән алынган. Аннан ни булган? Татарда читтән кергән исемнәр бихисап. Исхак, Мисбах, Хисмәт, Хасият кебек исемнәр кушсаң, яратмаган булыр идең әле. Шул сиңа ярыйм дип ризалашкан идем бит. Оныттыңмыни? Роберт Исхакович аның каравы. Әхмәров!

– Гаҗәп инде.

– Йә, ярар, турсаеп утырма.

– Улың үзеңә охшаган. Үзең кебек үк үҗәт, үзсүзле. Шыпырт кына үзенекен эшләп йөри. Мәскәүдән беркая да китмим, ди.

– Китмәсә, калсын. Көчләп җибәрмиләр бит.

– Дошман Мәскәүгә килеп җиткән. Кичә әнә төнлә немецлар Мәскәүгә һава һөҗүме ясадылар. Беренче тапкыр. Сугыш башлаганнарына бер ай да юк. Фугас бомбалары ташлаганнар. Мәскәү аръягында янгыннар булды. Агач йортлар янган.

– Дошман Мәскәүгә үтеп керә алмас анысы. Сталин Мәскәүне калдырмаска куша.

– Аның каравы халыкта курку хисе барлыкка килде.

– Халыкта патриотизм да көчле. Кичә мәктәп тәмамлаган егетләр-кызлар класслары белән сугышка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатларга киләләр.

– Безнең Роберт та шулай дип җилкенеп йөри.

– Аның бер ел укыйсы бар әле. Укып бетергәч армиягә түгел, НКВД мәктәбенә бирергә кирәк. Үзенең дә разведчик булырга теләге зур. Анда уку сугышка җибәрелү белән бер. Мәктәптән соң барыбер НКВД солдаты итеп билгеләячәкләр.

– Кем алсын аны?! Троцкийчы малае дип, якын да җибәрмәсләр. Аннан, синең кебек йөрергәме, илдән илгә?

Исхак хатынының бу сүзенә көлемсерәп куйды.

– Үзеңне бел.

– Сиңа ияргән – мин җүләр.

– Котыласың инде.

Исхак шулай диде дә, хатынын кочагына алып, битеннән үпте. Аның Валяны күкрәгенә кысып, яшь, әле беренче танышкан чакларындагы шикелле, назлап, иркәлисе килде. Әле генә аның белән салкын гына сөйләшкән Валя да, барысын да онытып, иренең кочагына сеңде. Хатынның күңеле нечкәреп китте, йөзен Исхакның күкрәгенә терәп, елап җибәрде. Исхак бер сүз дә әйтмичә, аны тагын да ныграк кысты. Шул вакыт ишектән уллары Роберт килеп керде.

 – Оһо, әти! Сәлам, әти!

Исхак Валядан аерылып, улына карады, учлары белән хатынының күз яшьләрен сөртте.

– Исәнме, улым! Кайттыңмы?

– Кайттым. Без Можайскида булдык. Беләсеңме кемне күрдем мин анда?

– Чамалыйм.

– Һелен Джоновнаны!

– Шулайдыр. Ул әйткән иде, Можайский чигендә оборона линиясе төзергә, окоп казырга, танкка каршы киртәләр корырга барабыз, дигән иде.

– Безне дә бүген шунда алып бардылар. Иртәгә тагын барабыз. Әни, иртәгә ашарга алып килергә куштылар. Мәскәүгә кайтып тормыйбыз, диделәр.

– Иртәгә без дә барабыз, улым. Бергә булабыз икән. Әтине дә күрербез әле, бәлки. Энекәшләр фронтта. Әти инде карт булса да, ополчениегә язылган. Окоп казырга йөртәләр, ди.

– Ашыйсы килде, әни, капкаларга нәрсә бар?

Роберт шулай диде дә, әнисенең җавап биргәнен дә көтмичә, өстәл өстенә ябылган ашъяулыкны ачып, табынга куелган нәрсәләрне карарга тотынды.

– Ашыкма, улым, хәзер, бергәләп утырырбыз. Безнең дә ашыйсы килә. Мин хәзер табын әзерлим. Әнә, әтиең белән сөйләшә тор. Ул безнең белән саубуллашырга килгән.

– Саубуллашырга? Шулаймы, әти? Китәсеңмени? Кая? Тагын Америкагамы?

– Китәбез, улым. Шунда.

– Ничек китәбез? Без дә китәбезмени?

– Юк, улым, сез әниең белән монда каласыз. Елена Ивановна белән без икәү китәбез.

Мәскәүгә кайтып, Сталиннан өйләнешергә рөхсәт алгач, Исхакка Һелен белән законлы никахлашырга туры килде. Хәзер аның исемен Елена Ивановна дип рәсмиләштерделәр. Исхак үзе Һеленны “Елена Ивановна” дип атый башласа да, Валя да, Роберт та урысча атарга өйрәнә алмадылар, һаман да элеккечә дәшәләр иде. Ләкин Америкага аларны бөтенләй башка исемнәр, башка паспортлар белән җибәрәчәкләрен әйттеләр.

– Безне Куйбышев шәһәренә җибәрәчәкләр, улым, – диде Валя, табын әзерли-әзерли. – Бүген көне буе киштәләрне, шкафларны бушаттык, архивларны тартмаларга тутырдык. Мөмкин кадәр тизрәк җыенырга куштылар.

– Мин беркая да китмим, әни.

– Үзең генә калырга уйлыйсыңмыни?

– Юк, без класс белән калабыз. Шулай бит, әти, калырга ярый бит?

– Белмим, улым. Мәктәбегездә ничек дисәләр, шулай эшләгез.

– Йорт түбәләрендә немецлар ташлаган фугас бомбаларын сүндереп йөрергә өлкән класс укучыларына кушачаклар икән. Югыйсә әнә бүген дә әллә ничә йорт янган. Кемдер эшләргә тиештер бит инде ул эшне.

– Кирәк икән, димәк, каласың инде. Мәскәүне саклау – изге бурыч!

– Менә, менә! Әти дөрес әйтә!

– Ярар, ярар. Калырсың. Тик кара аны, ул түбәдән егылып төшеп, харап була күрмәгез тагын. Сакланып кына йөрегез.

– Есть, сакланып йөрергә!

Роберт солдат кебек төз басып, уң як чигәсенә кулын куеп честь бирде.

– Йә, кыланма, әйдә, утырыгыз. Аш пешергән идем. Щи. Ашагыз.

Валя үзе дә табын артына утырып, кулына кашык белән ипи тотып, ашарга кереште.

– Тәмле булган! – диде Роберт беренче кашыкны авызына озаткач.

– Эреп кап, авызыңны пешерә күрмә, – диде Валя. – Монда калсагыз кемнәр ашатыр инде үзегезне?

– Курыкма, әни, кызлар да калачак. Алар ашарга пешерә беләдер.

 

                                                18.

1934 елда Исхак белән Валяны Америка Кушма Штатларына җибәргәндә ОГПУның Чит илләр бүлеге начальнигы Артур Христианович Артузов үзе кабул итеп, уңышлар теләп озатып калган иде. Ә бу юлы озатып калучы да булмады. Разведка идарәсендә Артузов заманы үткән иде шул инде. Артур Христианович үзе 1937 елда шпионлыкта гаепләнеп атып үтерелде.

Фитин үткәргән чираттагы киңәшмәдән чыккач, Будков, Павлов белән Әхмәровны үз янына чакырып, Америкада резиденцияне кичекмәстән эшләтә башларга дигән бурыч куелуын белдерде һәм Исхак Абдуллович белән Елена Ивановнага Нью-Йоркка барып урнашу өчен легенда уйлап чыгарырга кирәклеген әйтте.

– Мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк, Берия ашыктыра, Исхак Абдуллович, – диде Фёдор Алексеевич.

Америкага җибәрә-нитә калсалар бер-бер легенда уйлап чыгарырга туры киләчәк дип, Исхак күптән уйлап йөри иде инде. Аның хәтта уйлап куйган бер версиясе дә бар иде. Ул шунда ук Будковка андый легенданың барлыгын әйтте:

– Егерменче июнь тирәләрендә Советлар Союзына Канададан ирле-хатынлы ике турист килә. Егерме икесендә сугыш башлана. Алар, кире илләренә кайта алмыйча, Мәскәүдә калалар. Тормышларын куркыныч астына куймас өчен, алар Канадага Америка Кушма Штатлары аша кайтырга  булалар. Ә Америкага барып җиткәч, үзләрен көнчыгыш диңгез яр буйларындагы  штатларның берсендә Калифорниядән килгән уртача хәлле америкалылар гаиләсе итеп таныталар. Шунда үзләренең зур булмаган бизнесларын ачып, гадәти Америка гражданнарына әвереләләр.

– Димәк, ике төрле паспорт ясаттырып алырга кирәк.

– Бер төрле генә дә җитәдер дип уйлыйм. Чөнки безнең Америка гражданнары булуыбызны раслаган паспортларыбыз инде бар. Мин – Билл Грейк, ә Лена – Хелен Лоури. Хәтта өйләнешүебез турында таныклыгыбыз да кесәдә.

– Бигрәк тә әйбәт. Паспортларны әзерләү озакка китмәс дип уйлыйм. Әзерләнә башлагыз, Исхак Абдуллович.

Паспортлар озак көттермәде. Август башларында Канада гражданнары булуларын раслаган таныклыклар Әхмәровларның кулларында иде инде. Алар Америка аша туган илләренә кайтырга тиешле Канада туристлары буларак “Националь” кунакханәсенә урнаштылар. Исхак транзит визалары алыр өчен Америка илчелегенә барырга җыенды. Ләкин кунакханәнең беренче кат вестибюленә төшә торган баскычта көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аның каршына Кытайдагы Бэйпин көллиятендә бергә укыган сабакташы басып тора иде.

– О-о! Мостафа! – дип, колачларын җәйде танышы.

– Әхмәт! Синме?! Каян килеп чыктың монда?

Американың Бэйпиндагы көллиятендә төрле илләрдән килгән егетләр укый иде. Исхак Америка акцентлы инглиз телен өйрәнүче төрек егете иде ул чакта – Мостафа Дакмак. Ә Әхмәт Гыйрактан иде булса кирәк. Әхмәтнең әле кунакханәгә урнашырга гына килеше иде, ахры, бер кулында чемодан, икенчесенә плащын салып тоткан.

– Мин Мәскәүгә илчелек эшләре белән килдем. Син ничек? Ни эшләр бетереп йөрисең?

– Мин дә вакытлыча гына. Аэропортка ашыгам. Кызганыч, кичә күрешкән булсак, сөйләшеп утырган булыр идек. Гафу, бер минут та вакыт юк. Йөгердем.

– Хәерле юл! Сау бул!

Исхак, Әхмәт белән саубуллашып, ишеккә юнәлде. Ишектән чыккач ул вестибюль тәрәзәсеннән танышының кунакханәгә урнашканын карап көтеп торды да, якындагы телефон будкасына кереп, Виталий Павловка шалтыратты.

– Виталий Григорьевич, хәерле иртә! Минем монда ЧП.

– Нәрсә булды? Нинди ЧП?

– Кичектермичә “Националь”дән башка кунакханәгә күчәргә кирәк. Кытайда бергә укыган сабакташны очраттым. Аңа башка күренергә ярамый. Ул ниндидер илнең дипломаты булса кирәк. Мин әле Америка илчелегенә юнәлдем, визаларга заказ бирергә.

– Яхшы, хәзер үк начальствога җиткерермен. Елена Ивановнаны барып алырмын. Эшең беткәч, шалтырат.

Исхак, илчелеккә барып, транзит визалар алып, билетларга заказ биреп, эшләрен кичке якта гына бетерде дә, Павловка шалтыратты. Павлов начальство белән сөйләшеп, барысын да хәл иткән, Һеленны “Метрополь” кунакханәсенә күчереп, Исхак өчен дә номерга заказ биреп куйган иде.

Бер атнадан “Канада туристлары” юлга кузгалды. Әхмәров яңадан Рид кушаматы белән яши башларга тиеш булды. Елена Ивановнага “Вера” дигән опертив исем тактылар.

Аларны озатырга вокзалга Валентина Михайловна белән уллары Роберт та килде.

– Сау булыгыз, – диде Исхак, аерылышканда.

Ул буе белән үзен узып киткән улын иңнәреннән алып кочаклады да, аркасыннан кагып:

– Егет булып киләсең, әниеңне кара, әйткәннәрен тыңла, кәефен кырма, – диде, аннары аны Павлов янына алып барып: – Виталий Григорьевич, бу минем улым, Роберт, – дип таныштырды. – Виталий Григорьевич, Роберт быел унынчы класска укырга бара. Урта мәктәпне тәмамлагач, теләге – безнең системада эшләү. Мәктәптән соң үзен НКВД каршындагы махсус мәктәпкә урнаштырырга иде. Бу минем сиңа гозерем. Ярдәм итә алсаң, әйбәт булыр иде, – диде.

– Ярдәм итәрбез. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит.  Атасы юлыннан китмичә, кая барсын инде, – дип, Павлов Робертның кулын кысты. – Таныш булыйк, мин Виталий Григорьевич Павлов, Исхак Абдулловичның стажёры.

– Начальнигы, диген, – дип, Исхак аны төзәтеп куйды. – Стажёр – мин.

– Начальник булсам да, эшкә сездән өйрәнәм.

Павлов белән Роберт сөйләшеп калдылар, Исхак Валя янына барып, аны кочагына алды.

– Ачуланма инде миңа. Тәкъдирдә шулай язылган булган, күрәсең. Аерылырга туры килә. Кем белә, бәлки бу соңгы күрешүебездер. Дөньяда сугыш бара. Алда ни буласын бер Алла гына белә. Хуш, гаепләп калма, – диде.

Алар шулай аерылыштылар. Ләкин бу гаилә буларак аерылышу түгел иде әле. Валя һаман да паспортында Исхакның хатыны дигән мөһер белән, Әхмәрова фамилиясен йөретте.

     Август урталарында сәфәргә чыгып киткән “туристлар” Кытай, Сингапур чикләрен үтеп, октябрь башларында гына Нью-Йоркка аяк бастылар. Мәскәүдә аларның исән-сау барып җитүләре турында хәбәрне зарыгып көтәләр иде. Нью-Йоркка килеп җитүләре хакында докладны “туристлар” консуллыктан киткән дипкурьерлар аркылы җибәрде. Ләкин Америкадан киткән пароходны Атлантик океанда Германия субмаринасы һөҗүм итеп, суга батырды. Бу хакта Исхаклар үзләре дә соңыннан гына белде. Икенче тапкыр җибәрелгән хәбәр  Мәскәүгә бары тик ноябрь башларында гына барып иреште.

Нью-Йоркта “Националь” кунакханәсендәге шикелле хәл тагын кабатланды. Бу юлы Исхак көтмәгәндә, Пекиндагы Америка көллиятендә үзен укыткан профессорга тап булды. Гади генә укытучы да түгел, Исхак белән шактый якыннан аралашкан, хәтта аны еш кына өендә кунак иткән кеше. Ул аның иң яхшы укучыларыннан берсе булып санала иде. Исхак бу юлы да үзенең Америкага мөһим коммерция эшләре белән генә килеп чыгуы, тиздән киредән Төркиягә кайтып китәргә тиешлеге турында алдап котылды. Бу ЧП хакында ул дипкурьерларга биреп җибәргән докладында язган иде. Ләкин дипломатларның пароходта океан төбенә китүләре турында ишеткәч, яңа докладында бу хакта язып тормаска, Мәскәүне борчымаска дигән карарга килде.

Ниһаять, алар, Нью-Йоркка килеп төпләнделәр. Исхак бу юлы да легаль булмаган резидент итеп җибәрелде. Хәзер аның кушаматы – “Рид”. Ләкин Америка резиденциясенең башлыгы бу юлы үзе түгел, – Зарубин. Василий Михайлович вице-консул вазифаларын башкарырга тиеш. Димәк, Исхакның Үзәк белән турыдан-туры элемтәсе бетте. Ул хәзер тапкан бөтен мәгълүматларын  Зарубин аша гына хәбәр итеп торырга тиеш булачак. Ә Зарубин бу эшне легаль резидентураның яшь сотруднигы, әлегә стажёр  булып кына саналучы Яцков Анатолий Антоновичка йөкләде. Элемтәче булып Исхак үзе түгел, Һелен-Вера йөрергә тиеш булды.

                                                 19.  

Нью-Йоркның Манхеттен районындагы элек яшәгән йорты күршесеннән генә фатир алып, эшкә керешәбез дип йөргәндә, Исхак арадашчы Яцков белән күрешеп, аннан резиденция башлыгының беренче йөкләмәсен алды.  “Рид, фатирны Парк-Авеню урамындагы 1060 йорт тирәсеннән алырга тырышыгыз. Ул йортта Россиянең соңгы премьер-министры А.Ф.Керенский яши. Бу – сезнең булачак күзәтү объекты”, – дип язылган иде Зарубин  җибәргән хатта.

Керенскийны күзәтүгә алу турында сүз әле Мәскәүдә чагында ук булган иде. Россиянең экспремьеры революциядән соң Англиягә качкан иде. Аннан соң ул Франциягә күченә. Ә икенче бөтендөнья сугышы башлангач, фашистлар басып алган Париждан, Америкага килә. Аңа каршы агентура эше әле 1938 елда ук ачылган иде. Америкага китәр алдыннан Зарубинга Сталин белән очрашу вакытында Керенскийны күзәтү астына алырга дигән махсус күрсәтмә бирелде. Зарубин исә бу эшне Әхмәровка тапшырырга уйлады.

Исхак, яңадан Америкага җибәреләчәкләрен белгәч, әле Мәскәүдә чагында ук Нью-Йоркта 1939 елда консервацияләндерелгән агентлары исемлеген барлап чыкты. Аның башына, яңадан кайтып эшли башлагач иң элек шушы агентларны эзләп табарга кирәк дигән уй килде. Дөрес, ике ел шактый зур вакыт. Агентларның кайберләре резидентның эзсез юкка чыгуы аркасында,  эшсез калуларына, акча чыганагын югалтуларына аптырап, үзләренә башка бер шөгыль тапкан булулары да мөмкин. Шуңа күрә, күрсәтмә алуга, Рид белән Вера, беренче чиратта, агентлары белән очрашулар эзли башладылар.

Керенскийның, Англиядә яшәгән чагында да, Франциядә дә, Советлар Союзына каршы оештырылган төрле акцияләрдә катнашуы билгеле иде. Мәскәүдә аның турында, Америкага күченгәч тә бу эшчәнлеген туктатмагандыр, дип уйладылар. Һәм ялгышмаганнар иде. Вакытлы хөкүмәт председателе әле Европада чагында ук үзенең чыгышларында Германиянең СССРны җиңәчәгенә ышануын һәм Россиягә яңадан хөкүмәт башлыгы булып кайтырга җыенуын ачыктан-ачык әйтә иде. Ләкин ни өчендер, ул фашистик Германиягә түгел, бәлки капиталистик Америкага китәргә уйлаган.

Гитлер Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлагач, Мәскәүдә Америка Кушма Штатларының кайсы якны хуплавы, кайсы илнең җиңүен теләве, кемгә ярдәм итәргә уйлавы хакында ачык кына билгеле түгел иде. Хәтта бу хакта Америка  дәүләт департаментында “Советлар Союзы белән Германия арасында сугыш башланган очракта Америка Кушма Штатларының СССРга карата мөнәсәбәте” дип аталган меморандум кабул ителде. Бу документта: “СССР Германиягә каршы сугышу ул әле аның халыкара мөнәсәбәтләрдә без тоткан принципларны тотуы турында сөйләми”, – дигән сүзләр бар иде. Бу Советлар Союзына Америкага бернинди дә ышаныч булырга мөмкин түгеллеген күрсәтә. Шуңа күрә, Керенскийның да Америка идарәче даирәләре арасында СССРга каршы коткы таратуы, сугышта Германиягә ярдәм күрсәтергә өндәве ихтималы зур булганлыктан, Исхакка аның һәр адымын күзәтү астында тотарга, һәр очрашуын, матбугаттагы һәр чыгышын белеп торырга кирәк иде. 

Исхак икенче көнне үк дәүләт департаментында югары пост биләгән агентларының берсе Эрих Кийны эзләп тапты. Ул әле һаман да элекке телефоны буенча утыра икән. Рид телефоннар кенәгәсеннән аның номерын эзләп табып җыюга, тубкада: “Эрих тыңлый”, – дигән таныш тавыш ишетелде.

– Һello Еrich![1]

– Jung, are you chtoli?[2]

– Did you find out?[3]

– Sure. Where did you go?[4]

– I’ve found it. We must meet.[5]

Исхак сүзне артык озынга сузмыйча, Эрихны иртәгесен элек очраша торган “Алтын сарык” ресторанында, көндезге сәгать унберләр тирәсенә ленчка чакырды.

Алар күптән күрешмәгән якын дуслар кебек кочаклашып исәнләштеләр. Эрих шактый гына тазарып, тулыланып киткән кебек күренде. Аның корсагы шактый кабарган. Сыраны яратып эчә торган иде, күрәсең, аның белән артыграк мавыга башлаган, бүксәсе күпереп, костюмы кечерәеп калган, хәтта төймәләрен ычкындырган, ул аларны төймәли дә алмый торгандыр шикелле тоелды. Исхак үзе чандыр гына, бәлки шуңа күрәдер, буе метр да җитмеш сантиметр гына булса да, озын булып күренә иде.

Алар зал түрендәге бер почмактан өстәл сайлап, утырыштылар. Исхак ым кагып кына  официантны чакырды.

– Син нәрсә эчәсең, чәйме, кофемы?

– Кофе да, чәй дә түгел, хәзер үзем, – дип, Эрих официанттан ике чәркә виски китерергә сорады. – Күптән күрешмәгән. Очрашу хөрмәтенә.

– Ярый алайса, син теләгәнчә булсын, – диде Исхак.

– Исән икәнсең, шпионлыкта гаепләп атып үтерделәр микән әллә, дип уйлагын идем. Сездә бит шпион дип һәр икенче коммунистны аталар, ди.

– Алай ук түгел дә түгелен. Мине атмадылар. Минем бит юкка чыгып торуымның сәбәбе бар.

– Нинди сер булмаса?

– Сер түгел. Өйләндем бит мин. Америка кызына. Яшь кәләшне күрсәтергә дип СССРга кайткан идем, бераз тоткарланырга туры килде менә.

– Шулай укмыни? Котлыйм, котлыйм.

– Ничек соң монда хәлләр? Америка ни уйлый бу дөнья сугышы уңаеннан? Кайсы якны яклыйлар? Аннан соң бер нәрсә: миңа хәзер Рид дигән исем белән дәшәрсең.

– Шулаймыни? Яхшы. Безнекеләр нейтралитет сәясәте алып баралар кебек.

– Миңа калса, юк кебек. Германиянең җиңүен телиләр шикелле тоела.

– Нидән чыгып шулай әйтәсез?

– Советлар Союзының Германия белән сугышуы ул әле аның Америка белән бер үк төрле сәяси караштагы ил булуы турында сөйләми дигән принциптан чыгып, меморандум кабул иткән бит дәүләт департаментыгыз. Димәк, Германияне хуплый.

– Халыкның күп өлеше фашизмга каршы.

– Сезгә әйбәт, немецлар океан артына хәтле килеп җитә алмыйлар.

– Дөрес, идарәче даирәләр арасында Германия Советлар Союзын җиңсә, Америкага каршы сугыш игълан итәчәк дигән фикердәгеләр дә бар.

– Германиянең диңгез флоты юк бит океаннар кичәрлек.

– Англия, Франция, Италия һәм Япониянеке бар аның каравы. СССР җиңелсә, Германия шуларның флотилиясе белән кичәчәк океанны.

– Шулай булгач, нейтролитет сәясәте алып бармавыгыз дөресрәк булып чыга түгелме соң? Советлар Союзына ярдәм итәргә кирәк. Ул бит Американың иминлеген саклап калу өчен дә сугыша. Үзең күреп торасың. Шуның өстенә Американы СССРга каршы сугышырга котыртучыларны да асрап ятасыз.

– Кемнәр инде ул?

– Германия Франциягә каршы сугыш башлагач, Советлар Союзыннан качып шунда яшәп ятучы Россиянең соңгы премьер-министры Керенский Нью-Йоркта үзенә җылы оя тапкан. Хәзер Америка башлыкларын СССРга каршы сугышырга котыртып ята, ди. СССР җиңелсә, Россиягә хөкүмәт башлыгы булып кайтырга хыяллана икән.

– Ишеттем, ишеттем. Рузвельт белән очрашырга аудиенция сораган, имеш. Ләкин Рузвельт акылсыз кеше түгел. Кабул итәргә бик ашкынып тормый. Беләсең килсә, Керенский дустыгыз Вашингтонда Англия илчесе Галифакс белән очрашканнан соң, әгәр дә Сталин колхозларны таратып, халыкка ирек һәм җир бирсә, аны якларга әзермен, дип игълан иткән. Имеш, ул чакта халык Гитлерны большевиклар тираниясеннән коткаручы дип кабул итмәячәк. Шул очракта гына СССР Германияне җиңүгә ирешәчәк, ди икән.

Дуслар әңгәмәгә шулкадәр бирелеп киттеләр, хәтта чәркәләргә салып виски алып килгән официантка да игътибар бирмәделәр. Эрих, башлаган сүзен төгәлләп фикерен очлагач, алдына куелган касәсен кулына алды да, тост тәкъдим итте:

– Мин шуны әйтергә телим: син телгә алган меморандумда: “Әгәр Советлар Союзы җиңелеп, совет хөкүмәте Россияне ташлап качса, без совет хөкүмәтен танудан баш тартачакбыз, СССРның Вашингтондагы илчесен Россиянең дипломатик вәкиле итеп танымаячакбыз”, – дигән пункт бар. Ләкин Америка СССР белән дипломатик элемтәләрне өзгәндә дә, совет разведчиклары Америкада үз эшчәнлекләрен дәвам иттерәчәкләр. Минем моңа иманым камил. Мин касәмне совет разведчиклары исәнлегенә күтәрергә телим.

– Әйбәт тост! Браво! – диде Исхак һәм чәркәсен чәкештерергә дип Эрихка таба сузды.

Исхак Эрих Кий белән очрашуга аннан Керенский турында мәгълүмат туплауда ярдәм итүен сорарга дип барган иде. Ләкин әңгәмә барышында ул болай да үзенә җитәрлек кызыклы мәгълүматлар ишетте. Ул хәтта Керенскийның Германиянең Советлар Союзын җиңүенә йөз процент ышанычы юк икәнен дә аңлады. Ул, чәркәсен бушатып өстәлгә куйгач, вакыты бетеп барганын аңлатып, түш кесәсендәге чылбырлы сәгатен чыгарып карады һәм урыныннан торып басып, Эрихка кулын бирде:

– Ике еллык өзеклектән соң яңадан күрешүебезгә шатмын. Хезмәттәшлекне ике ил өчен дә файдалы булсын өчен алга таба да дәвам иттерик, – дип, хушлашырга теләвен белдерде.

Эрих та торып басып, аңа кулын бирде.

 

Исхак өйгә кайткач, кәгазь-каләм алып, Үзәк өчен ике-өч җөмләдән генә торган кыска гына хәбәр язды:

“НКВДның 1нче идарәсе башлыгы П.М.Фитинга.

Ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Россия Вакытлы хөкүмәте председателе А.Ф.Керенскийның Советлар Союзына каршы алып бара торган эшчәнлеге Америка Кушма Штатлары җитәкчелеге тарафыннан җитди кабул ителми һәм аның инициативасы белән АКШ тарафыннан СССРга каршы булган планнар корылмый.

Яңа күрсәтмәләр көтәм. 02.10.1941. Рид”.

Хәбәрне Вера икенче көнне консуллыкка илтеп, Анатолий Антонович Яцковка тапшырып кайтты.

                                             20.

Исхак алдында зур бурыч тора иде: шәхси фирмасын ачып, үзэшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау. Үз эшеңне ачу – разведчик өчен бер дигән саклану чарасы. Тегендә-монда командировкага йөрергә дә уңайлы, беркем дә, нишләп йөри икән бу, дип, артыңнан күзәтми, чөнки белеп торалар – эш өчен нәрсәдер эзлисең, җитештергән товарыңны урнаштырасың. Исхак әле былтыр Кече Битаманга кайтканда Хәкимҗан бабасының тире җыеп күн эшләвен, тире иләп тун тегүен искә төшергән иде. Башына, Америкага яңадан кайтырга насыйп булса, шул эш белән шөгыльләнергә кирәк, дигән фикер килгән иде. Менә бит, азмы-күпме, бабасыннан өйрәнеп калган осталыгы да бар, форсат та чыгып тора.

Бу уен ул Һеленга әйтеп, аның белән киңәшләшергә булды. Бәлки үз тәкъдиме дә бардыр.

– Юк, Исхак, башта кемгә дә булса ялланып эшләп карыйк, – диде Һелен. – Кичә мин 57 нче урамда беләсеңме кемне очраттым?

– Кемне?

– Синең элекке агентың Генри Букманны.

– Шулаймыни? Мин үзем дә искә төшергән идем аны. Һаман да шул кибетендәме?

– Әйе. Хатын-кызлар күлмәге кибетенә кергән идем. Хуҗасы шул Генри Букман булып чыкты. Эш бармый, акча җитми, дип зарланды. Менә шуңа ялланыйк. Мин сатучы булырмын, син – хисапчы. Бераз эшкә өйрәнгәч, үз кибетебезне ачарга да мөмкин.

– Яхшы, эшкә алыр микән соң ул безне? Заманында хисапчы булып эшләгән идем бераз.

– Акча саный беләсең, димәк. Иң мөһиме шул. Акча санаганны ярата. Товар кайтарту өчен бөтен Америка буйлап йөрергә була. Агентлар белән элемтә урнаштыру өчен бер дигән мөмкинлек.

 

Икенче көнне алар әлеге кибеткә барып, берсе – бухгалтер, икенчесе сатучы булып эшкә урнаштылар. Кибет хуҗасы Генри Букманның кәефе әйбәт иде.

– Мин шат сезнең яңадан әйләнеп кайтуыгызга. Югыйсә, кая югалды икән Юнг дип йөри идем.

– Юнг түгел, мин Рид хәзер.

– Өйләнеп тә җибәргәнсең икән.

– Булды андый хәл.

– Рид, мин сезне үземә эшкә алам. Вера сату итәр, син исәп-хисап эшләрен алып барырсың. Минем үземә генә бик авырга туры килә. – Букман урынынан торып, дивардагы сейфны ачты һәм аннан өч-дүрт папка алып, Исхак алдына китереп салды. – Менә бухгалтерия кәгазьләре. Өйрән, тикшер. Очына чык. Югыйсә минем генә баш җитәрлек түгел. Ә мин товар кайтару, урнаштыру эшләре белән шөгыльләнермен.

– Яхшы, өйрәнермен, – дип, Исхак папкаларны берәм-берәм кулына алып, өстәлнең икенче ягына күчереп куйды. – Урындагы әфәнделәр белән сөйләшүләр алып баруны да онытмаска иде. Бүген бу безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Үзәк шуны таләп итә.

– Ачыграк әйткәндә, кемне күз алдында тотасың? Яки нәрсәне?

– Үзәкне Американың Германия белән Советлар Союзы арасындагы сугышка карата мөнәсәбәтләре кызыксындыра.

– Рид, син Гарри Гопкинсны беләсеңме?

– Рузвельтка Американы иктисадый кризистан чыгарырга ярдәм иткән кеше. Быел Германия СССРга каршы сугыш башлагач, ул чит илләр сәясәтчеләреннән иң беренче булып Сталин белән очрашты.  Ә нәрсә?

– Менә шул кеше иртәгә безнең кибеткә килергә тиеш. Хатынына туган көненә бүләк итеп күлмәк тегәргә заказ бирде.

– Кит инде. Табыш бит бу безнең өчен. Сәгать ничәдә килә? Аның белән танышасы иде. Ул фашистларга каршы карашлы кеше бугай. Заказы әзерме соң?

– Әлбәттә. Төш алдыннан килергә тиеш.

– Яхшы. Аның белән ленч капкалап, табын артында әңгәмә корып алганда начар булмас иде.

– Минем кабинетта утырып алырбыз, үзе китәргә ашыкмаса.

 

Исхак Генри Букман биргән папкаларны өенә күтәреп кайтты. Шактый гына актарып утыргач:

– Башың бетә монда. Бу кадәр дә буталчык булыр икән, – дип көрсенеп куйды.

– Ник алай дисең? – дип кызыксынды Һелен.

– Кәгазьләренең тәртибе булмау бер хәл, дебит белән кредитның очы очка ялганмый. Ничек эшли ул? Салымнарын ничек түләп бара? Дөресен генә әйткәндә, банкрот икән бит безнең Генри, – диде дә, Исхак бухгалтерия документларын җыештырып, папкаларга салып куйды. – Ярар, иртәгә эшкә баргач ачыкларбыз. Гопкинс белән очрашуга эзерләнергә кирәк. Бу кешене мәгълүматлар туплауда файдаланып булмас микән. Аның аша, хәтта, Рузвельтның үзенә йогынты ясарга мөмкиндер...

Гарри Гопкинс – президент Рузвельтка Американы бөлгенлектән, тирән кризистан чыгарга ярдәм иткән кеше. Утызынчы елларда Америка Кушма Штатлары тирән кризиска бата. Икътисад түбән тәгәри. Җитештерү юк, эшсезлек, халык ачыга. Иң куркынычы, халыкны рухи торгынлык, өметсезлек хисе биләп ала. Ил җитәкчелеге халыкны бу авыр хәлдән, дипрессиядән ничек чыгарырга белмичә аптырый. Төрле планнар корыла, халыкка ярдәм итү буенча төрле оешмалар барлыкка килә. Рузвельт идарә иткән Нью-Йорк штатында губернатор аппараты каршында фәкыйрьләргә вакытлы ярдәм администрациясе оештырыла. Аңа җитәкче итеп Гарри Гопкинс билгеләнә. Башка штатларда шуңа охшаган комиссияләр төзелә. Эшсезләргә дип бүлеп бирелгән акчаны ул комиссияләр үз мәнфәгатьләрендә тотып бетерәләр, халыкка аена нибары өч доллар акча эләгә. Ә Гарри Гопкинс Нью-Йорк штаты эшсезләренә, җәмәгать эшләре оештырып, егерме өч доллар күләмендә айлык пособия өләшә. Бу губернатор Рузвельтның халык арасында абруен күтәрә. Алдагы сайлауларда җиңелгән Рузвельт 1933 елдагысында җиңеп чыга, АКШның утыз икенче президенты итеп сайлана.

Америка тормышында зур эш башкарган менә шул кеше иртәгә Букманның киемнәр кибетенә килергә тиеш. Мондый момент гел чыгып тормый, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Президентка сүзе үтә торган, аңа акыллы киңәшләрен бирә алырдай иң ышанычлы кеше Гарри Гопкинс. Исхак әнә шул хакта уйлады.

Франклин Рузвельт президент булгач Гопкинсны Американың көньяк-көнчыгыштагы штатлары буенча Кызыл Хач оешмаларының җитәкчесе итеп билгели. Аннары ул Америка фәкыйрьләренең тормыш шартларын яхшырту ассоциациясе башлыгы итеп билгеләнә, Нью-Йорк туберкулёз ассоциациясенең идарәче директоры булып тора. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Гопкинс Гитлер Германиясенә каршы сугышучы илләргә ярдәм оештыру уе белән яши башлый. Америкада ленд-лиз программасын уйлап тапкан кеше дә – ул. 1941 елның мартында Англиягә беренче ярдәмне кәрсәтергә дә Рузвельтны ул күндерә.

Икенче көнне Гарри Гопкинс кибеткә әйткән вакытында, төгәл унбер сәгатьтә килеп керде.

– Һелло, мистер Гопкинс! – дип колач җәеп каршы алды аны Букман.

– Һелло! Хәерле көн! Эшләрегез барамы?

Исхакның, Гарри Гопкинсны төрле чараларда күргәне булса да, болай якыннан әле беренче мәртәбә генә күрүе иде. Ул Исхак шикелле үк чандыр гына, аның белән бер үк буйдагы, алгы яктан чәче коелып пеләшләнә башлаган, илле яшьләр тирәсендәге кеше икән. “Моны хәтта минем игез туганым дип әйтергә дә мөмкиннәр”, – дип уйлап куйды Исхак. Өстендәге киемнәре дә гел аныкына охшап тора: костюм-чалбары әйтерсең лә икесе өчен дә бер үлчәмдә итеп, берүк фабрикада тегелгән диярсең; ак күлмәге, галстугы, кара костюм өстеннән кигән соры көзге пальтосы гел Исхак өстеннән салдырып алган төсле. Бик зур түрә булса да, гади, шаян-шук кешегә охшаган. Букманның Исхакка күрсәтеп: “Таныш булыгыз, Гопкинс әфәнде, Рид әфәнде минем уң кулым”, – дигән сүзенә ул:

– Кулыгыз үзегездә бит, – дип шаяртып көлде һәм Исхакка күрешергә кулын сузды.

 – Эшен күздә тотып әйтүем, Гопкинс әфәнде. Исәп-хисап эшләрен алып баручым, – дип аңлатты Букман.

– Шаяртам гына, Букман әфәнде. Исәп-хисап эшләре бизнеста иң мөһиме! Акча санаганны ярата. Санап-исәпләп тормасаң, ыштансыз калуыңны көт тә тор.

– Бик дөрес әйтәсез, Гопкинс әфәнде.

– Йә, ничек анда минем заказ? Хатыныма затлы бүләк әзерме?

– Рәхим итегез.

Букман аерым элгечтә торган затлы күлмәкне Гарри Гопкинска алып бирде. Анысы элгечне әйләндереп-әйләндереп, күлмәкнең сыйфатын тикшерде, җиңнәрен, итәкләрен тотып-тотып карады. Аннары:

– Булган бу. Төреп бирегез, – дип, күлмәкне Генрига тоттырды. – Мин күпме тиеш?

– Төреп тапшырыгыз, – дип, Генри күлмәкне Һеленга сузды. Аннары Исхакка: – Чек язып бирегез, – дип кушты да, яңадан Гопкинска борылып: – Гарри әфәнде, ленч вакыты. Тамак ялгап алырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булса, бераз сөйләшеп утырырбыз, бәлки. Дөньяда тыныч түгел. Дөнья хәлләре хакында сезнең дәрәҗәдәге кешедән ишетү үзе бер кызык, – диде.

– Рәхәтләнеп, – диде Гопкинс һәм өстеннән пальтосын сала башлады.

Букман пальтоны алып элгечкә урнаштырды да түләү өчен чек язып клиент каршына килеп баскан Исхакка карап:

– Гарри әфәнде, ленчка Рид әфәндене дә чакырсак, каршы килмәссез бит? – дип рөхсәт сорады.

– Әлбәттә, әлбәттә. Бергә-бергә әңгәмә җанлырак барыр.

Алар директор кабинетына кереп, алдан хәзерләп куйган табын артына утырыштылар. Гопкинс өстәлдәге виски белән өч персонага дип куелган касәләрне күреп:

– Монысы кирәкмәс. Миңа кофе китерегез, – дип сорады.

Җайлап утырышкач, сүзне нидән башларга аптырап торган Генри белән Исхакның хәлен аңлагандай, Гопкинс үзе сорап куйды:

– Ниләр кызыксындыра инде әфәнделәрне?

Сөйләшү, нигездә, Гопкинс белән Рид арасында барды. Букман башлыча тыңлап, ара-тирә генә сораулар биргәләп утырды. Кичтән үк хәзерләп куйган сорауларын искә төшереп, сүзне Исхак башлады:

– Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлагач ук, сез, Гарри әфәнде, беренчеләрдән булып Сталин белән очраштыгыз. Сер булмаса, очрашу нинди тәэсирләр калдырды? Җавап ишеткәнче үк үз фикеремне белдерергә рөхсәт итегез. Миңа калса, Советлар Союзы бу сугышта җиңүче булып чыгар шикелле.

– Алайса, мин дә сорауга каршы сорау белән башлыйм әле сүземне: нидән чыгып шундый фикергә килдегез?

– Советлар Союзы гражданнар сугышыннан соң узган ике дистә ел эчендә җимерек, таланган, таркау илдән алга киткән индустриаль державага әверелде, колхозлар төзеп, авыл хуҗалыгын аякка бастырды, үзен азык-төлек, ит, сөт, терлекчелек продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итә башлады. Шуның өстенә ул гаять зур чимал базасына ия. Файдалы казылмалар, нефть, газ, руда... Урман турында әйтәсе дә юк. Болары икътисади яктан. Сәяси яктан караганда, коммунистик хәрәкәт СССРда гына торып калмыйча, бөтен дөньяга җәелде. Коммунистик интернационал шуның мисалы. Коммунистлар Америкада да зур көчкә ия. Алар хәтта президент сайлауларында катнашырга батырчылык иттеләр. Кыскасы, СССРда патриотизм рухы бик көчле дип әйтәсем килә. Ә патриотизм ул бик зур нәрсә. Ул – көч! Андый көчкә ия илне җиңел генә җиңеп булмаска мөмкин.

– Германия дә бик көчле бит. Өч айда Мәскәү астына барып җитте. Сугышның беренче көннәрендә мин дә сезнең шикелле үк уйлаган идем. Сталин белән сөйләшүдән мин аның фашистларны җиңүгә ышанычы шундый нык икән дип кайттым.

– Мәскәү астына барып җитте дә туктап калды бит Гитлер. 7 ноябрьгә Мәскәүне алам, җиңү парадын шул көнне Кызыл мәйданда үткәрәм дип шапырына да шапырынуын. Булдыра алыр микән?

– Гитлер 30 октябрьдә радиодан Мәскәү өчен хәлиткеч “Тайфун” операциясен башлау турында чыгыш ясады. Чыннан да тагын ун көннән, 12 октябрьдә Мәскәү яуланачак, дип игълан итте. Мәскәү өчен Германиянең Европаны буйсындырган иң гайрәтле көчләре, мотоцикллы укчылары, өч танк бригадасы сугыша.

– Гитлер Мәскәүне алгач, СССР җиңелде, дигән сүз бит инде, Гарри әфәнде. Аннан соң ул Америкага каршы сугыш башлап җибәрмәс микән соң?  – дигән сорау белән, сүзгә Букман кушылды.

– Бик мөмкин.

– Шуңа күрә, Советлар Союзына ярдәм күрсәтү безнең файдага булачагы әллә каян күренеп тора бит.

– Бу хакта дәүләт департаментында кызу бәхәсләр бара. Сенатор Трумэн, әгәр дә Германия җиңә башласа, Россиягә ярдәм итәргә кирәк, ди. Россия җиңә башласа – Германиягә.

– Бу бит сугышны тагын да озаккарак сузу дигән сүз, – дип куйды Исхак. – Мондый мөнәсәбәт артында ниндидер мәкер ята шикелле.

– Бөтен бәла дә шунда шул. Безнең сәясәтчеләр ике яклы уен алып барырга телиләр. Сугыш министры Германия бер ай булмаса, өч ай дигәндә СССРны җиңәчәк дип фаразлаган иде. Диңгез министры Нокс, немецлар сентябрьдә Мәскәүне һәм Ленинградны алачаклар, дип бәхәсләшеп, оттырды да хәтта.

– Менә бит, фаразлар чынбарлыкка туры килми. Шуңа күрә СССРга ярдәм итү безнең өчен файдалырак. Ленд-лиз программасы буенча быел Англиягә ярдәм күрсәтелде ләбаса безнең тарафтан. Советлар Союзына да күрсәтергә мөмкиндер шул ярдәмне. Сугыш кирәк-яраклары, техника, самолётлар, кораллар, медикаментлар.

– Әйе, Мәскәүдә СССРга ярдәм күрсәтү буенча Америка һәм Англия делегацияләре катнашында халыкара конференция әле ике көн элек кенә тәмамланды.

– Нәтиҗәсен ничек инде, сер булмаса? – дип сорады Исхак. Конференциядә нинди карарлар кабул ителүе хакында ул хәбәрдар иде. Форум тәмамлаган көнне үк аңа Германия радиосы өчен конференциянең СССР өчен уңышсыз тәмамлануы хакында ялган хәбәр оештырырга туры килгән иде.

– Конференциядә Америка ягыннан катнашкан делегация башлыгы Гарриман да, Англия вәкиле, Англиянең хәрби тәэминат министры Уильям Бивербрук та, СССРга ярдәм күрсәтеләчәк дип Сталинның үзенә ышандырып кайттылар. Ленд-лиз программасы буенча ярдәмнең беренче траншы Англия аркылы, Черчилль ярдәме белән Архангельскига август ахырында ук җибәрелде. Ә хәрби кирәк-яраклар, медикаментлар җибәрү турында килешүгә конференциядә кул куелды. 

– Дөрес аңлагыз, Гарри әфәнде, изге эш эшлибез. Россиядә коммунистлар идарә итсә дә, алар безне генә түгел, бөтен дөньяны фашизмнан коткарып калу өчен сугышалар.

– Мин аңлыйм да ул. Дәүләт департиментында аңларга теләмәүчеләр бар. Президентны гел кире якка тарткалап торучылар күп.

Сөйләшү озакка сузылды бугай, Гарри Гопкинс сәгатенә карап алды да, стаканындагы инде суынырга өлгергән кофесының соңгы йотымнары ясап, урынынан торырга җыенды. Исхак вакытның шулай тиз узуына эче пошып, әңгәмәдә күтәрергә өлгерми калган тагын бер мәсьәлә турында искә төшерде. Ул әрсезлек булса булыр, моменттан файдаланып калырга кирәк дип, гафу үтенеп Гопкинска мөрәҗәгать итте:

– Гафу итегез, Гарри әфәнде, сезне дәүләт департаментында иң гуманлы кеше буларак, президентка иң кирәкле сүзне әйтә алырдай персона буларак, тагын бер мәсьәлә турында фикерегезне беләсе килә иде.

– Рәхим итегез, Рид әфәнде, артык озынга китми торган булса, бер-ике сүз белән генә белдерергә тырышырмын фикеремне. Тагын нинди мәсьәлә кызыксындыра?

– Бу сугыш бит Германия белән Советлар Союзы арасындагы сугыш кына түгел, – дип, сүзен ерактан башлады Исхак. – Бу бит бөтендөнья сугышы. Монда Төркиядән кала барлык Европа илләре катнаша. Ә Ерак Көнчыгышта СССРга Япония милитаристларының сугыш башлау кыркынычы зур. Белүемчә, Япония бүген Америка мәнфәгатьләрендәге территорияләрне  тулысынча диярлек басып алды. Индонезия утраулары, Кытай, Маньчжурия, Манголия японнар кул астында. Япониягә милитаристик планнарын тормышка ашырырга безнең дәүләт җитәкчеләребез күрәләтә торып юл куя шикелле. Ә бит ул Советлар Союзына каршы да сугыш башларга бик мөмкин. Чөнки моны аннан Германия, Италия һәм Япония арасында төзелгән Өчлек Пакты составында булу таләп итә. Бу мәсьәләгә карата сезнең һәм гомумән, дәүләт җитәкчелегенең фикере кызыксындыра.

– Әйе, бик урынлы һәм катлаулы сорау. Сез, егетләр, гап-гади алу-сату эше белән генә шөгыльләнсәгез дә, бик тирән йөзәсез сәясәт өлкәсендә. Кайбер сәясәтчеләр башына да килмәгән сораулар кызыксындыра сезне. Миңа ошыйсыз. Ешрак килгәләп йөрергәдер ахры сезнең янга. Үземә дә кызык сезнең белән әңгәмәләшеп утыруы. Югыйсә, ул дәүләт департаментында гел ике йөзле, астыртын эш йөртә торган, аумакай кешеләр. Алар арасында үзеңнең дә шундыйга әйләнүең бик мөмкин. Алла сакласын. Ә япон мәсьәләсенә килгәндә, ул гади генә түгел. Японнар егерменче гасыр башыннан бирле инде гел басып алу сугышлары белән мавыгалар. Моңа кадәр ул кеп-кечкенә утрауларында ничәмә гасырлар буе ничек итеп тыныч кына яшәгәннәрдер, бик сугышчан халыкка әверелделәр. Россия Себерне, Ерак Көнчыгышны үзенә буйсындырган заманнарда нишләп ятканнардыр ул утрауларында, бүген тоткан сәясәтләренә караганда бу һич кенә дә акылга сыймый.

Японнар дисез инде. Тәфсилләп сөйли башласаң, бик озакка китә, кыскача гына әйткәндә, японнарны авызлыкларга исәп. Аларны басып алган территорияләреннән дә, Өчлек Союзыннан да чыгарту буенча планнар корыла. Бу мәсьәләләрне шулай ук озакка сузарга ярамый. Германия Мәскәүне басып алганчы ук эшләргә кирәк. Югыйсә, соңга калуыбыз бар, халыкара хәл тагын да катлауланып китәргә мөмкин. Кыскасы менә шулай. Ярый, егетләр. Иркенләбрәк сөйләшеп утыру өчен тагын килермен, Алла боерса. Миңа китәргә вакыт. Бүген хатынымның туган көне. Өйгә дә иртәрәк кайтырга кирәк.

– Зур рәхмәт, Гопкинс әфәнде, юк вакытыгызны бар итеп, шулай безнең вак-төяк сорауларыбызга сарыф иткәнегез өчен. Гафу итегез. Сезне тагын көтеп калабыз. Ленчларга безгә йөргәләгез. Кием кибете генә булсак та, кофе белән сыйлар өчен җаен табарбыз, – диде Букман, Гарри Гопкинска элгечтән пальтосын алып биреп.

 

     Гопкинс белән сөйләшү бик вакытлы һәм файдалы булды. Исхак өйгә кайткач Үзәк өчен бик мөһим ике хәбәр тексты әзерләде.

“НКВДның 1нче идарәсе башлыгы П.М.Фитинга.

     Ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Ленд-лиз программасы буенча СССРны стратегик сугыш кирәк-яраклары, техника, азык-төлек, медицина җиһазлары һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе АКШ дәүләт департаментында уңай хәл ителде.

     04 октябрь, Рид”.

 

“НКВДның 1нче идарәсе башлыгы П.М.Фитинга.

     Ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Америка Кушма Штатларының якын көннәрдә японнар белән конфронтациясе тагын да көчәячәк һәм Тын океан регионында хәл катлауланырга мөмкин.

     04 октябрь, Рид”.

                                                  

    Генри Букман Үзәктә “Хуҗа” дигән псевдоним белән йөртелә ите. Үзәктән килә торган күрсәтмәләрне Хуҗа төгәл һәм вакытында үтәп килде. Ләкин ул сатучы буларак сәләтсез иде. Шунлыктан, Үзәк җибәреп торган резиденция акчаларын шактый әрәм-шәрәм итте.

    Исхак белән Һелен аның кибетенә урнашсалар да, аларга монда озак юанырга туры килмәде. Бөтен эшне дә энәсеннән җебенә хәтле өйрәнеп, асылына төшенеп башкарырга яраткан Исхак, кәгазьләрдә казына башлагач, бухгалтериядә бар да тәртиптә булмавына тиз төшенде. Букман, кергән акчаны рәсмиләштермичә, уңга-сулга тараткалап яткан булып чыкты. Кибетнең банкрот икәнлеген бары тик рәсми рәвештә таныйсы да, кибетне ябып куясы гына бар иде.

     Аннары, Исхакка элекке агентлар белән элемтә урнаштыра башларга кирәк иде. Ә монда, таркалган бухгалтерияне тәртипкә китереп, төп эшенә вакыт та калмый. Шуңа күрә ул, кешегә ялланып эшләгәнче, үзеңә эш башларга кирәк, дигән уена кире кайтты.

    – Һелен, безгә Нью-Йорктан китәргә кирәк. Нью-Йорк белән Вашингтон арасында берәр шәһәрдә төпләнеп, мех киемнәр тегеп сатар өчен үзебезнең зур булмаган салоныбызны ачаргадыр. Мин мех юнәтү артыннан йөрермен, син сату итәрсең. Ә Хуҗаны кием кисүче итеп эшләтербез. Ике-өч тегүче оста ялларбыз. Әзер киемнәр сатуны да җайга салырга мөмкин. Салон ачып җибәрү өчен уңайлы гына бер шәһәр табарга кирәк. Нью-Йоркка да якын булсын, Вашингтоннан да ерак китмәскә иде.

    Һелен ике башкала арасындагы бәләкәй шәһәрчекләрне барлап чыкты.

    – Иң уңайлысы Балтимор булырга тиеш. Вашингтонга бер сәгатьлек чамасы юл. Нью-Йорктан өч йөз чакрымлап булыр. Ике шәһәр дә безнең өчен бик кирәк.

  Балтимор – коры җир, юл өстендә булуы белән генә түгел, зур гына порты белән дә бик әһәмиятле иде. Ленд-лиз программасы буенча союздаш илләргә озатыла торган бөтен нәрсә: сугыш кирәк-яраклары, техника, азык-төлек, медицина җиһазлары һәм дарулар, стратегик чимал, шул исәптән, нефть продуктлары әлеге портта тупланган. Ә бит резидентлар алдына кайсы илгә күпме әйбер җибәрелүе хакында мәгълүмат табу бурычы да йөкләнде.

Шулай итеп алар Балтиморда мехтан кием тегеп сату салоны ачарга булдылар.                                                

                                                21.

    Көзгә кергәч немец командованиесе башка фронтларда сугыш хәрәкәтләрен туктатып, тулысынча диярлек Мәскәүне алу өчен һөҗүмгә күчте. Бөтен көчләр “Үзәк” армияләр төркеменә тупланды. Немецларның Мәскәүне алуын Япония дә түземсезләнеп көтә иде. Мәскәү өчен һөҗүмне башлар алдыннан, Гитлер, үзенең бер төркем иярченнәре белән берлектә, Япониянең Германиядәге илчесе генерал Осиманы кабул итте.

    – Хөрмәтлем, без инде Бресттан башлап, бөтен фронт буенча җиңүле һөҗүм алып барып, Мәскәүне яулау өчен сугыш башладык. Европада Италия, Өчлек Пактына тугрылыгын күрсәтеп, безгә каршы илләр белән җиңүле сугышларын дәвам итә. Румыния, Венгрия, Финляндиянең 37 дивизиясе  сугышның беренче көннәреннән үк СССРга каршы сугыша. Ә Өчлек Пактында торган Япониянең шушы көнгә кадәр тавыш-тыны юк. Сез нәрсә анда, Маньчжурия, Индонезия, Океания утрауларын басып алдык та, вәссәлам дип уйлыйсызмы? – дип, кискен нотада башлады сүзен Адольф Гитлер.

– Мистер Гитлер, Япония, СССРга каршы турыдан-туры сугыш башламаса да, безнең коалициягә куркыныч янаучы Америка Кушма Штатларын сугыш хәрәкәтләреннән тоткарлап тора. Югыйсә Англия белән Франция, Германиягә каршы сугыш игълан иткәннән соң, Американың да аларны яклавын истән чыгармагыз. Ә Япония Тын океан регионында Америка мәнфәгатьләрен авызлыклап тора.

– Хөрмәтлем, Америка Кушма Штатларының ничек итеп Японияне Тын океан регионында сугыш алып бару өчен мөһим стратегик материаллар белән тәэмин итеп торуы безгә яхшы мәгълүм.

– Без сугышка әзер, мистер Гитлер. Ләкин без Германия Мәскәүне алганнан соң гына сугышка керергә дигән карарга килдек.

– Моны ничек аңларга, хөрмәтлем?

Илче бу сөйләшүнең Император галиҗәнапларына түкми-чәчми җиткереләчәген аңлаган хәлдә, Гитлер алдында аклану өчен ничек итеп дөрес сүзләр табарга дип бераз уйланып торды һәм тамагын кырып сөйли башлады:

 – Вашингтон белән Лондонда безнең Өчлек Пактын СССРга караганда Америка белән Англиягә каршы оештырылган союз дип уйлыйлар. Рузвельт, әле Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлаганчы ук, быел 27 майда Америка халкына мөрәҗәгать итеп: “Нацистлар Латин Америкасын басып алганнан соң АКШ белән Канаданы буып ташлаячаклар”, – дип белдерде. Шуңа күрә Америка Япониядән Өчлек Пактыннан чыгуны таләп итә. Әгәр дә без бүген үк тотып СССРга каршы сугыш башласак, Советлар яклы Американың безгә каршы чыгу ихтималы зур. Димәк, бары тик Мәскәү алынган очракта гына, без Көнчыгыштан урысларга каршы сугыш башлый алабыз.

– Аек фикер.

Гитлер бу аргументка каршы җавап таба алмыйча уйланып торды.

– Без Мәскәүне һичшиксез алачакбыз. Ул көнгә күп калмады! 12 октябрьдә без Мәскәүдә бөек җиңүне бәйрәм итәчәкбез! Менә шунда Япония Ерак Көнчыгыштан СССРга басып кереп, без аны бергәләп тулысынча җимереп, коммунистик афәтне Җир йөзеннән тәмам себереп ташлаячакбыз!

– Бирсен Ходай!

– Генерал-фельдмаршал Фёдор фон Бок! – Гитлер “Үзәк” армияләр төркеме башкомандующиенә мөрәҗәгать итте: – Мәскәү өчен һөҗүмгә күчәргә әзерлек ни хәлдә?

      Фон Бок – немец армиясендә иң күренекле генералларның берсе, Вермахтның офицерлар корпусында зур абруйга ия иде. Гитлер Советлар Союзына каршы сугыш башлаганда фельдмаршалны “Үзәк” армияләр төркеменең командующие итеп билгеләде. Генералның генеология агачында патша Россиясе аристократиясе вәкилләренең каны да кушылган, аның Мориц Альбрехт Франц Фридрих Фёдор фон Бок дигән тулы исемендәге Фёдор сүзе шуннан килә иде.

Генерал-фельдмаршал хәрбиләрчә төгәллек белән честь биреп сүз башлады:

 – Юлбашчым минем! Мәскәүне алу өчен әзерләнгән “Тайфун” операциясендә моңа кадәр сугышларда җиңүле һөҗүмнәр алып баручы Гот һәм Гудриянның икенче һәм дүртенче танк корпуслары, егерме дүртенче мотоукчылар корпусы катнашачак. Хәрби разведка мәгълүматлары урысларның Мәскәүне саклаучы гаскәрләренең бу көчләргә каршы тора алмаячагын раслый. Мәскәүне, нигездә, ополченецлар саклый. Ун көн дигәндә без җиңүгә ирешәчәкбез дип ышандыра алам.

– Бик яхшы! – Гитлер инде зур көрәштә җиңеп чыккан кыяфәт белән япон илчесенә карап: – Император Хирохитога хәбәр итегез, 12 октябрьдә СССРга каршы сугышны башларга әзер торсын, – диде.

 

                                         22.                        

30 сентябрьдә Гитлер Мәскәүне алу буенча “Тайфун” операциясен башлау турында боерыкка кул куйды. Ә бу вакытта Мәскәүдә СССР, АКШ һәм Англия державалары вәкилләренең конференциясе бара иде. Ул алдагы көнне, 29 сентябрьдә башланды. Конференциядә СССР ягыннан делегация башлыгы Тышкы эшләр халык комиссары В.Молотов булды. Америка Кушма Штатлары делегациясен президент Рузвельтның ышанычлы вәкиле Аверелл Гарриман, Англия делегациясен премьер-министр Уильям Черчилльнең ышанычлысы, хәрби тәэминат министры Уильям Бивербрук җитәкләде. Конференция эшендә Сталин үзе дә катнашты. Конференция бер-берсенә капма-каршы стройдагы, ләкин Гитлерга каршы илләренең әле беренче тапкыр шулай җыелып сөйләшүләре иде. Америка белән Бөекбританиянең шулай итеп СССРның немец агрессиясенә каршы тора алу-алмавын үзенә күрә бер тикшерүе булды. Сталин союздашлар алдында югалып калмыйча, үзен нык тотты.

– Әфәнделәр, яхшы беләсез, Гитлер Советлар Союзына каршы сугышны мәкерле төстә, үзара тынычлык пактын бозып, кинәттән башлады. Ул безне үзенең “Барбарос” планы буенча, ике-өч ай эчендә тар-мар итеп ташламакчы булды. Күреп торасыз, аның бу уе барып чыкмады. Инде менә яңа план корып, исемнәрен дә уйлап таба бит, фантазёр: “Тайфун”, имеш... Атна-ун көн эчендә Мәскәүне алмакчы була. Россияне җиңгән ил әлегә тарихта  да юк! Шуңа күрә, безне Германия агрессиясе алдында куркып калдылар дип уйламагыз. Ләкин сезнең өчен дә сугышуыбызны аңлавыгызны сорыйм.

Сталинның сүзләре Америка вәкиле Гарриманның беркадәр ризасызлыгын тудырды. Ул аның союздашлары алдында мескенләнүен, күбрәк үтенү рухында чыгыш ясавын көткән иде. Дөрес, Сталин кискен, кыю чыгыш ясаса да, күңеле тыныч түгел, нык борчылуы кыяфәтенә чыккан. Ул әледән-әле “якын дустын” – төрепкәсен кабызды, аннан азга гына да аерылмады. Бу да аның борчылуын сиздереп торды. Борчылмаслык та түгел, Сталин хәрби разведка мәгълүматлары буенча иртәгесен Германиянең Мәскәүне алу өчен һөҗүм башлаячагын белә иде. Шулай да ул чыгышларында кыю булырга тырышты.

– Лорд Бивербрук, безнең алда торган гаять катлаулы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә теләвегезне югары бәялибез һәм моның өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Сталин Англия делегациясе башлыгы алдында югары итагатьлелек күрсәтеп. Америка президенты ышанычлысы Гарриманның чырае үзгәрүен күреп, шунда ук аның күңелен күрергә  ашыкты: – Сезгә дә рәхмәтләребез зурдан, Гарриман әфәнде. Сугыш безнең өчен хәлиткеч этабына кергәндә, теләктәшлек күрсәтергә алынуыгыз өчен Ходай рәхмәтеннән ташламас.

– Алланы искә төшерүегез бик вакытлы, Иосиф Виссарионович. Бу чынлап та сезгә Гитлерга каршы көрәштә зур җиңүләр яуларга ярдәм итәр, – дип, Сталинның сүзен куәтләде Аверелл Гарриман.

– Әгәр дә сез дә Гитлерга каршы көрәштә ихлас күңелдән ярдәм кулы сузарга алынсагыз, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, шәт иншаллаһ, – диде Сталин аңа җавап итеп. – Үзегез күрдегез, фронт яны шәһәре булса да, күп заводларыбыз көнчыгышка күчерелсә дә, Мәскәүдә промышленность предприятияләре һаман да эшләвен дәвам иттерә. Без Мәскәүне дошманга бирергә җыенмыйбыз. Мәскәү өчен сугыш фашистларга әле тәмуг булып күренәчәк. Шулай да безгә сезнең дә ярдәм кирәк, әфәнделәр! Без Гитлерның муенын сындырып, сезне дә саклап калачакбыз. Шуны истән чыгармагыз.

Конференциянең беренче көнендә делегацияләргә Мәскәүдән көнчыгышка эвакуацияләнмичә калган предприятияләрне күрсәтеп йөрделәр. Алар, фронт линиясе Мәскәү чикләренә килеп терәлгән килеш тә эшләвен дәвам иттергән заводларны күреп, совет кешеләренең дошман алдында куркып калмыйча, җиңүгә тирән ышаныч белән яшәүләренә шаккатканнар иде.

Сталин тагын төрепкәсен кабызды һәм өстәл тирәли әйләнеп килде. Шулай йөренүе аның кунаклар алдында бу җыенда төп рольне башкаручы кеше булуын күрсәтә иде.

Черчилль дә, Рузвельт та ышанычлы вәкилләре аша үзләренең СССРга матди ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләре хакында хатлар юллаганнар иде. Сталинның ярдәм күрсәтүегезне сорыйм дигән сүзләреннән соң алар берәм-берәм шул хатлар хакында искә төшерделәр. Ләкин конференциягә әзерлек вакытында, Бивербрукка биреләчәк директиваны төзегәндә Черчилль дә, Британия хәрби даирәләре дә Советлар Союзына матди ярдәм күрсәтүгә каршы чыкканнар иде. Бивербрук исә ярдәм кирәклеген раслады һәм моны ул бары тик Советлар Союзы җиңгән очракта гына Англия сугыштан җиңүче булып чыгачак, дип фаразлады. Нәтиҗәдә, Черчилль әнә шундый хатны язарга мәҗбүр булды. Ләкин ул төп ярдәмне Америка Кушма Штатлары күрсәтергә тиеш, дигән фикердә калуын белдерде.

Америка Кушма Штатлары исә конференциягә әзерләнгәндә Германия белән ике арада сугыш котылгысыз, шуңа күрә урыслар Германияне җиңә алмасалар да, аны мөмкин кадәр күбрәк хәлсезләндерсеннәр дигән максаттан чыгып, СССРга матди ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән фикергә килгәннәр иде. Матди ярдәм күрсәтүне яклаучылар “Советлар Союзы безнең урынга, безне яклап сугыша” дигән карашны алга сөрде. Рузвельтның ярдәмчесе Гопкинс бу ярдәмне “файдалы инвестиция” дип атады. Рузвельт та, “ярдәм урысларның сугышны озаккарак сузулары өчен кирәк”, дигән фикердә тора иде.

Бивербрук һәм Гарриман алдында торган төп бурыч, ни дә булса вәгъдә итү түгел, бәлки Советлар Союзы нәрсәләргә мохтаҗ икәнне ачыклау һәм аларның күпме күләмдә кирәклеген белеп кайту иде. Сталинны исә кышкы суыкларга хәтле ничек тә фашистларны Мәскәүгә якын җибәрмәү һәм моның өчен Америка белән Англиядән мөмкин кадәр күбрәк матди ярдәм алуга ирешү мәсьәләсе борчыды. Вәгъдә ителгән ярдәмне ул мөмкин кадәр тизрәк алу турында уйлады.

Конференция өч көн дәвам итте. Икенче көнне эш ярдәм күрсәтелергә тиешле төрләр буенча комиссияләрдә барды. Авиация, армия, хәрби-диңгез, транспорт, чимал һәм җиһазлар, медицина кирәк-яраклары буенча алты комиссия эшләде.

Көн ахырында делегация җитәкчеләренең Сталин белән очрашуы вакытында көтелмәгән кискен хәл килеп туды. Сталин аларга комиссияләрдә сөйләшүләрдән канәгать калмавын белдерде.

– Әфәнделәр! Американың да, Англиянең дә без теләгән кадәр матди ярдәм күрсәтергә теләмәве аңлашылды. Сугышның иң авыр йөген тартып баручы илгә хәлегездән килгән кадәр дә ярдәм күрсәтергә теләмәвегез зиһенгә барып җитми. Нәрсә, монда очрашып, кәһвә эчәр өчен генә килдегезме? Конференциянең һәр як өчен дә файдалы нәтиҗәсе булырга тиеш, – диде Сталин.

– Без үзебезнең миссияне тиешенчә үтәдек дип саныйм, – дип акланды Бивербрук.

– Советлар Союзы Америка Кушма Штатларының Ленд-лиз программасы буенча матди ярдәмен тулысынча алачак, – дип ышандырды Гарриман.

Һәммәсе үз фикерләрендә калды. Очрашу тәмамлангач, Бивербрук та, Гарриман да Англия илчелегенә ашыкты. Күрәсең килеп туган киеренкелекне йомшарту өчен үзара сөйләшү-киңәшләшү кирәк дип тапканнар иде булса кирәк. Ә Сталин шул минутта ук үзенә Берияне чакыртып китерде. Ставка башлыгының көннең-төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратуына күнегеп беткән баш шымчы, гадәттәгечә, кара папкасын култыгына кыстырып, ун минут дигәндә Сталин кабинеты ишеге төбендә басып тора иде инде.

– Яшерен фронтта хәлләр ничек тора? – дигән сорау белән каршы алды аны Башкомандующий.

– Эшлибез, Иосиф Виссарионович. Конференциядә катнашучы һәр кунакны күзәтү өчен бер кадр беркетелгән.

– Лаврентий, Бивербрук белән Гарриманны Гитлер алдында уңайсыз хәлдә калдырырга кирәк.

– Аңлап бетермәдем, Иосиф Виссарионович, ничек итеп?

 – Кем анда сезнең Берлинда резидент, Коротковмы, Бородинмы, кайсы? Шуларның берсе аркылы, бүгенге конференция уңаеннан, Гиббельс штабына “үрдәк” җибәрергә кирәк.

Сталинның бу сүзеннән Берия беркадәр югалып калды. Чөнки Берлинда Сталинның үз фәрманы белән бернинди дә легаль һәм легаль булмаган разведка эшләми, булганнары Троцкий белән бәйле рәвештә юк ителгән иде. Германия фашистлары тормышыннан хәбәрләр нигездә чит илләрнең – Америка, Япония, Англия, Франция разведчикларының агентлары аша алынды. Берия каушавын Сталинга сиздермәскә тырышып:

– Нинди “үрдәк” җибәрергә кирәк? – дип сорады.

– Америка һәм Англия делегацияләре без сораган кадәр матди ярдәм күрсәтергә теләмиләр. Гиббельс хезмәткәрләренә “Мәскәү конференциясендә американнар һәм англичаннар большевиклар белән уртак тел таба алмаган, СССРга тиешле күләмдә матди ярдәм күрсәтү турында килешү төзелмәгән” дигән хәбәр җибәрергә кирәк.

– Ә андый хәбәрнең безнең өчен нинди файдасы бар?

– Син кушканны эшлә, Лаврентий, артык сораулар бирмә.

Берия эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп бетермәсә дә, “Эшләнер”, дип, Сталин яныннан чыгып китте. Наркоматка кайтуга ул үзенә чит илләр бүлеге башлыгы Павел Михайлович Фитинны чакырды.

 – Павел Михайлович, Хуҗадан фәрман бар. Хәзер үк Германия мәгълүмат идарәсенә “Мәскәү конференциясе уңышсыз тәмамланды. Америка белән Англия делегацияләре Германиягә каршы сугышта СССРга матди ярдәм күрсәтергә теләмиләр” дигән ялган хәбәр җибәрергә кирәк. Кем аша шуны эшләп була?

Фитин беркавым уйланып торганнан соң телефонга үрелде.

– Зарубинга шифр җибәрик, Нью-Йоркка. Аның аркылы Әхмәровка чыгарга. Әхмәровның агентлары арасында Германия белән элемтәдә торучылар булырга тиеш, – диде Павел Михайлович шифр төзүченең телефон номерын җыя-җыя.

 

Икенче көнне Берлин радиосыннан халыкка: “Көнбатыш буржуазиясе илләре большевиклар белән беркайчан да килешүгә бармаячак. Мәскәү конференциясендә Америка һәм Англия делегацияләре СССР сораган матди ярдәмне күрсәтүдән баш тарттылар”, дигән яңалык тараттылар һәм Гитлерның 30 сентябрьдә Вермахт армиясенең Мәскәүне алу өчен хәлиткеч һөҗүм башлавы турында халыкка мөрәҗәгатен тапшырдылар. Бу хәбәр Бивербрук белән Гарриманны шок хәлендә калдырган иде. Кичен конференцияне ябу уңаеннан оештырылган очрашуны Сталин шаярту белән башлады.

– Конференция уңышлы тәмамланды дип саныйм. Без теләгән кадәр үк булмаса да, Америка Кушма Штатлары делегациясенең дә, Бөекбритания вәкилләренең дә уртак дошманга каршы көрәштә Советлар Союзына ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен күрдек. Моның өчен зур рәхмәт. Ләкин, хөрмәтле Бивербрук һәм Гарриман әфәнделәр, өчебезгә дә Гиббельсның ялганчы икәнлеген исбатларга туры киләчәк. Чөнки Берлин радиосы бүген Мәскәү конференциясенең уңышсыз тәмамлануы хакында ялган хәбәр таратты. Бу хәбәрнең ялган икәнлеген исбатлар өчен килешенгән күләмдә матди ярдәмне күрсәтергә кирәк булачак. Югыйсә, үзебезне ялганчылар дип фаш итәчәкләр. Ә без ялганчылар түгел, күрсәтелергә тиешле матди ярдәм исемлегеннән без канәгать.

Берлин радиосының мондый хәбәреннән соң Америка да, Англия дә килешенгән исемлеккә яңадан өстәмәләр кертергә мәҗбүр булдылар. Ләкин монысы әле соңыннан эшләнде.

 

                                                23.

Икенче октябрьдә Гитлер, Германия өчен гаять зур әһәмияткә ия булган хәлиткеч сугышка фатиха биреп, тагын бер тапкыр радиодан чыгыш ясады. Мәскәү астына Германиянең бөтен Европаны буйсындырган, Советлар Союзына басып кергәч тә җиңүле адымнар белән алга ыргылучы танк, самолёт һәм артиллерия тупларыннан, җәяүле укчы һәм мотоцикллы гаскәрләреннән торган хәрби көчләрен туплаган иде. Исәбе – ике атна эчендә Мәскәүне буйсындыру һәм 12 октябрьгә сугышны төгәлләү.

ВКП(б)ның Үзәк Комитеты, Оборона Дәүләт Комитеты, Югары Башкомандующий Ставкасы башкаланы саклау өчен көчләрне туплау буенча зур эш башкарды. Бишенче октябрьгә каршы төндә Ставка һәм Оборона Дәүләт Комитеты Мәскәүне саклауны оештыру буенча чираттагы киңәшмәгә җыйналды. Утырышны Сталин алып барды. Сталин бу көннәрдә гомумән бары тик Мәскәүне саклау турында гына уйлады. Ул фронтлардагы бөтен хәлләр хакында белешеп торды, һәр армиянең, дивизиянең хәленнән барсына караганда да яхшырак хәбәрдар иде. Шулай булуга карамастан, ул утырышта катнашучы һәр хәрби начальниктан фронтта хәлнең торышы турында аерым-аерым сорашып, белешеп чыкты. Утырышны әле өченче көн генә тәмамланган Мәскәү Конференциясе турында мәгълүмат бирүдән башлады.

– Иптәшләр, ниһаять Германиягә каршы сугышучы союздашларның беренче конференциясе булып узды. Конференцияне безнең өчен уңышлы тәмамланды дип әйтергә ярый. Америка Кушма Штатларының Ленд-лиз законы буенча Германиягә каршы сугышучы илләргә күрсәтелә торган матди ярдәмне ала башлауны тизләтергә кирәк, – диде Сталин, һәм Бериягә карап сүзен дәвам итте: – Лаврентий Павлович, Берлин радиосына хәбәр бирү операциясен бик опертив оештырдыгыз. Кем башкарып чыкты аны?

– Әхмәров, Иосиф Виссарионович.

– Ә-ә, безнең Америка киявеме?

– Шул үзе.

– Рәхмәт белдерергә кирәк үзенә.

– Белдердек. Аның тагын ике мөһим хәбәре бар, Иосиф Виссарионович.

– Тыңлыйбыз.

– Ленд-лиз программасы буенча стратегик кораллар, техника һәм җиһазлар,  медикамент һәм медицина кирәк-яраклары җибәрелә башлаячагы хакында хәбәр җибәрде.

– Димәк, Берлин радиосыннан яңгыраган хәбәр үз эшен эшләгән. Яхшы хәбәр. Икенчесе?

– Икенчесе дә яхшы. “Америка Кушма Штатларының японнар белән конфронтациясе көчәюгә таба юнәлеш алды. Тын океан регионында хәл катлауланырга мөмкин”, – дигән Әхмәров.

– Әгәр дә бар да без уйлаганча барып чыкса, Америка Япониягә каршы ультиматум игълан итәргә мөмкин. Ике арада сугыш кабынып китсә, японнарның безгә каршы сугыш башларга батырчылыклары җитмәячәк. – Сталин урынынан торып, кулына төрепкәсен тоткан килеш бүлмә буйлап йөреп килде. Аннары яңадан урынына утырып, сүзен дәвам итте: – Лаврентий Павлович, Ванзайдан килгән хәбәрне резедентлар аркылы Америка идарәче даирәләренә җиткерү дә безнең файдага эшләргә мөмкин. Шул хакта уйлап карамадыгызмы?

Ванзай-Рихард Зорге ике көн элек кенә Япониянең Пёрл-Харборга һөҗүм ясарга җыенуы турында шифровка җибәргән иде. Бу хәбәрнең Америка җитәкчелегенә барып җитүе шулай ук аларның японнар белән мөнәсәбәтләрен һичшиксез кискенләштерәчәк. Сталин моны бик яхшы аңлый, һәм бу моментта моннан файдаланып калырга кирәк дигән фикергә килгән иде.

Берия Сталинның ни әйтергә теләгәнен тиз төшенде.

– Ридка шифровка бүген үк китәр, Иосиф Виссарионович.

– Америка белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләнүе безнең файдага эшләячәк, – диде Сталин һәм янында утырган Генштаб башлыгы Шапошниковка мөрәҗәгать итте, – Борис Михайлович, Генштаб директивасын әзерләп, Ерак Көнчыгыш фронты командующие Апанасенкога хәбәр җибәрегез, андагы 40 дивизиянең яртысын Мәскәүне саклау өчен кайтара башласын. Бүген үк, кичекмәстән.

Борис Михайлович, иптәшләрне вермахт армиясенең Мәскәү өчен сугышучы дивизияләре турында белешмә белән таныштырып үтегез.

Шапошников торып басты һәм тамак төбеннән чыккан көр тавыш белән сөйли башлады:

– Мәскәүгә Гитлернең өч танк төркеменә тупланган 51дивизиясе һөҗүме бара. Көньяк төркемгә фельдмаршал Бок, Үзәк төркемгә фельдмаршал Гудриан, Төньяк төркемгә фельдмаршал Клюге командалык итә. Алар барысы да авиация һәм артиллерия ярдәменнән файдалана. Бөтен фронт буенча көчле каршылык күрсәтелә. Ләкин дошманның Мәскәүне төньяктан урап узу куркынычы бар. Мәскәүгә турыдан-туры юлда Можайски һәм Волокаламски линияләре тора. Бу юнәлешләрдә дошманны тоткарлау өчен Көнбатыш һәм резервтагы фронтларны берләштерү мөһим.

– Сездә нинди фикерләр бар, иптәш Жуков?

– Резерв өчен ун армия оештырырга кирәк, Иосиф Виссарионович. Борис Михайлович дөрес әйтә, резерв белән Көнбатыш фронтны берләштерергә кирәк.

– Яхшы. Бу фронтка командалык итүне сезгә тапшырырга дигән фикер бар, Георгий Константинович.

Жуков торып басты.

– Утырыгыз, утырыгыз, Георгий Константинович. Дошманның Мәскәүгә төньяктан юлын кисү өчен Калинин фронты оештырып, аның командующие итеп генерал Коневны билгеләргә дигән тәкъдим бар. Сез ничек уйлыйсыз?

– Бик дөрес булыр, иптәш Сталин. Калинин фронты дошманга Калинин шәһәрен бирмәскә, Мәскәүгә төньяктан юлны бикләргә тиеш.

– Килешәсезме, иптәш Иван Степанович?

– Килешәм, иптәш Сталин, – диде Конев, сүзен озынга сузмыйча.

– Килешсәгез, бик әйбәт. Иптәш Жуков, Иван Степанович сезнең урынбасарыгыз итеп билгеләнә. Фронтларның берсендә дә эшләр шәптән түгел. Тиз арада җитәкчелекне үз кулыгызга алып, бер йодрык булып эшли башларга кирәк. Яңа төзелә торган армияләрнең берсенә, Волокаламски юнәлешендә сугышучы егерменче армиягә башкомандующий итеп генерал Власовны билгеләргә тәкъдим итәм. Каршылар юкмы?

Шунда Жуков торып басып::

– Иосиф Виссарионович, ул бит яралы. Госпитальдә дәвалана, – диде.

– Дәвалансын. Сез дә бит окопта торып сугышмыйсыз, штабта утырасыз. Госпитальдә ятып та командалык итеп була, сугыш рәтен белгән кешегә. Андрей Андреевич Киев өчен сугышта оста командарм үрнәге күрсәтте. Камалышта калганнан соң да берничә полкны чолганыштан алып чыга алды. Яралы булса да.

Сталинга каршы сүз әйтүче булмады. Барысы да ни өчендер дәшмәүне мәхкуль күрде. Аннары Сталин Мәскәү шәһәре партия оешмасы секретаре Щербаковка мөрәҗәгать итте:

 – Александр Сергевич,  ополчениене оештыру ничек тора? Халык арасында паника юкмы? Конференциядә катнашучылар, мәскәүлеләр арасында паника башланган, дигән сүз чыгардылар.

– Һич юк, иптәш Сталин. Халык Мәскәүнең көнбатыш чигендә окоп, траншеялар казу, каршылык киртәләре урнаштыру эшенә теләп йөри. Мәктәп укучыларыннан йорт түбәләренә төшкән фугас шартлаткычларны сүндерү өчен төркемнәр оештырыла. 170 мең ополченецтан торган 12 дивизия тупладык. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендә ике меңнән артык предприятие эшләвен дәвам иттерә. Аларда, нигездә, корал, ППШ автоматлары, миналар, детонаторлар эшләнә. Купавин постау фабрикасы шинельләр, бишмәтләр тегүгә күчте.

Сталин шуның белән Ставка утырышының төгәлләнүен белдерде. Халык таралыша башлады. Сталин шунда Берия белән аның урынбасары  Меркуловка берничә минутка тоткарланырга кушты.

– Лаврентий Павлович, бик мөһим мәсьәлә хакында сөйләшәсе бар, – диде Сталин каршына килеп баскан Берия белән Всеволод Никоевичка урын тәкъдим итеп. – Утырыгыз.

– Тыңлыйм, Иосиф Виссорионович.

– Лаврентий, Мәскәүдә хәл чиктән тыш катлаулы. Безнең бу сөйләшү хакында өчебездән кала беркем дә белергә тиеш түгел. Без менә планнар кордык, гаскәрләрнең урнашуын тәгаенләдек. Ләкин Мәскәүне дошманга бирмәбез дигән бернинди гарантия дә юк. Аңлыйсызмы шуны?

Берия дә, Меркулов та нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, сорауны җавапсыз калдыруны хуп күрделәр.

– Дәшмисез... Аңлыйм хәлегезне, – дип дәвам итте Сталин. – Дошман Мәскәүне алган очракта да, аңа каршы көрәшне дәвам иттерергә кирәк булачак. Мәскәүне бирү ул әле Советлар Союзы җиңелде дигән сүз түгел. Аппаратны Куйбышевка күчереп бетердегезме?

– Бетте, Иосиф Виссарионович.

– Калган бүлекләрне дә Лубянкада калдырмаска кирәк. Бу дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, сезнең иминлегегез өчен бик мөһим.

– Бу хакта уйлаштык, Иосиф Виссарионович. Калган хезмәткәрләрне Мәскәүнең төньягындагы Янгын училищесы бинасына күчерергә булдык.

– Коминтерн штаб-квартирасы тирәсенәме? Бик яхшы. Мәскәү дошман кулына төшкәндә дә дошманга каршы диверсия эшләре алып бару бик мөһим. Моның өчен берничә команда оештырырга кирәк. Бер команда госпитальләрне контрольдә тотарга тиеш. Немец яралыларын дарулар белән тәэмин итү ул әле аларны дәвалау дигән сүз түгел. Аңлыйсызмы? Аннары немец агентуралары алып бара торган диверсия эшләрен алдан ачыклау һәм булдырмый калу буенча да махсус эш алып барылырга тиеш. Бусы булды – икенче юнәлеш. Ә инде Мәскәү алынган очракта, Гитлер һәм аның командованиесе башкалага килеп чыга калса, аны һичшиксез юк итү буенча махсус төркем эшләргә тиеш. Гитлерны юк итү ул Германия командованиесендә паника тудырачак, чуалышлар китереп чыгарачак. Ә бу безнең өчен бик кирәкле операция булачак. Бу хакта сез ни уйлыйсыз?

Дошманның Мәскәүгә үтеп кергән диверсантларына каршы эш алып баручы төркемнәр инде төзелгән иде. Берия, гадәтләнгәнчә, торып басты да:

– Без бу хакта да уйлыйбыз, Иосиф Виссарионович, – дип җавап тота башлады.

– Бу эшләрне оештыру өчен ышанычлы һәм тәҗрибәле кадрларны сайларга кирәк.

– Уйлашырбыз, Иосиф Виссарионович.

– Уйлашыгыз, Лаврентий, уйлашыгыз. Иртәгә үк эшкә керешергә кирәк, – дип, Сталин сүзен түгәрәкләде һәм китәргә мөмкин икәнен белдереп, ишеккә ым какты.

                                               24.

  Американың Кытайдагы көллиятендә укучыларга Ерак Көнчыгыш, Индонезия илләренең тарихы шактый киң өйрәтелде. Шуңа күрә Исхак Кытайның да, Япониянең тә тарихларын бик әйбәт белә иде. Шунысы кызык, ике ил дә бик борынгы заманнардан ук шактый сугыш чукмарлары яшәгән илләр булсалар да, дөньяның бу төбәгендә әллә ни зур җирләр басып алуга ирешмәгәннәр иде. Чиннар да, японнар да, нигездә, кешелек яралганнан бирле, бүген безгә билгеле булган территорияләрендә яшәгәннәр. Ара-тирә басып алу сугышлары алып барсалар да, шул тирәләрдә яшәгән монголлар, татарлар кебек, җирнең бер читеннән икенче читенә хәтле барып җитәргә батырчылык итмәгәннәр. Кытайлар, хәтта, төньяк чикләренә, күчмә халыклар һөҗүменнән саклану өчен, буеннан буена биек дивар салып куйганнар һәм шуның аргы ягына чыкмаганнар. Японнарның дөньяны басып алу хыялы, Ерак Көнчыгыштагы экспансия сәясәте дә әле чагыштырмача яңа, унтугызынчы гасыр ахырларында гына көчәеп китә. Ләкин инде дөнья бу вакытка Япониягә караганда шактый зуррак көчкә ия булган Англия, Франция, Америка Кушма Штатлары тарафыннан бүлгәләнеп беткән. Россиянең дә дүрт йөз елга якын инде бүгенге территориясен бер генә чит ил басып алучыларына да биргәне юк.  

Егерменче гасырга кергәч, Япония сәясәтчеләре яңадан үз илләренең территориясен киңәйтү хыялы белән яши башлый. Японнар 1904 – 1905 елгы рус-япон сугышында җиңү яулап, дөнья аренасында моңа кадәр күрелмәгән зур данга ирешәләр. Шуннан соң аларның экспансия сәясәте тагын да көчәеп китә. 1910 елда Япония Кореяне яулап алуга ирешә. 1931 елда Кытайга каршы сугыш башлап, Маньчжурияне басып ала, аны үзенең протектораты дип игълан итә. 1933 елда Япония 1920 елларда дөньяда тынычлыкны саклау максатында төзелеп, алтмышка якын илне беләштергән һәм Кытайның Маньчжурияне басып алуын танырга теләмәгән Милләтләр Лигасыннан чыгуы турында белдерә. Менә шул Япония хәзер Гитлер Германиясе белән җинаятьчел килешүгә кереп, Советлар Союзына каршы сугыш башларга җыена. “Кар” операциясе бу килешүгә чик куярга тиеш. Исхак түземсезләнеп шул операциянең нәтиҗәсен көтте.

Билл Грейнкның япон агрессиясен авызлыклау кирәклеге турында тәкъдимнәре финанс министрылыгының валюта буенча эзләнүләр бүлеге җитәкчесе Гарри Декстер Уайтның башында йөргән уйлар белән тәңгәл иде. Ул бу хакта кичекмәстән министр Моргентау белән сөйләшеп карарга дигән фикергә килде. Фикерләреңне президентка җиткерү өчен бердәнбер ышанычлы юл шушы икәнне белә иде. Аның президент Рузвельтка йогынтысы да зур.

 Вашингтонда Япония илчесе итеп, элек илчелекнең хәрби-диңгез атташесы вазифаларын башкарган Номура билгеләнгәннән бирле, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү буенча сөйләшүләр алып барыла башлады. Номура үзара килешеп яшәү һәм бәхәсләрдә бер-береңә юл кую сәясәтен үткәрү яклы иде.

– Генри, Япония белән үзара килешүчәнлек сәясәте алып барып, нык ялгышабыз бугай. Син ничек уйлыйсың, без моның белән Япониягә Тын Океанның көньяк-көнбатыш өлешендә хәрби-стратегик чималга ия булырга чикләнмәгән мөмкинлекләр бирәбез түгелме? Бу бит безнең мәнфәгатьләргә туры килми.

Уайтның соравы Моргентауны уйга салды. Чынлап та, Япониягә мондый ирек бирү Американың Филиппинда ныгып калу мөмкинлекләрен нык чикли иде. Госсекретарь Хэллның 16 апрельдә япон хөкүмәтенә әзерләгән үзара килешү меморандумы дүрт пункттан торып, һәр якның да территориаль бөтенлегенә һәм мөстәкыйльлегенә хөрмәт белән карау; башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынмау; сәүдә өлкәсендә дә тигезлекне тәэмин иткән үзара тигезлекне хуплау; һәм, Тын Океан районында статус-квоны бозмау мәсьәләләрен җайга салырга тиеш булды.

– Японнар белән үзара мөнәсәбәтләрне тынычлык юлы белән көйләмәсәк, бу алар белән ике арада сугыш килеп чыгу куркынычын тудырачак. Ул чакта безнең флот Атлантикада Германиягә каршы сугышасы урында, Тын океанда барган сугыш хәрәкәтләренә җәлеп ителергә тиеш була. Аңлыйсыңмы, Гарри?

– Димәк, безгә Япониянең Германия һәм Италия белән берлектә төзелгән Өчлек Пактыннан чыгуын таләп итәргә кирәк. Бу Пакт Германиянең СССРга караганда Америка белән Англиягә каршы сугышуын күз алдында тота. Германия белән Советлар Союзы арасын көйләгән Риббентроп белән Молотов Пакты да шуны раслый. Бу хакта мин күп уйландым, Генри. Һәм беләсеңме, нинди нәтиҗәгә килдем?

– Әйтеп бак.

– Японнар белән тынычлык килешүе төзеп, без Германия белән сугышырга тиешлегебезне күрсәтәчәкбез. Ә бу Япониягә файдага эшләячәк. Моннан файдаланып, ул Ерак Көнчыгышта экспансиясен көчәйтәчәк. Шуңа күрә Хэлл белән Рузвельтны Япониягә каршы ультиматум ясарга күндерергә кирәк. Ул ультимиатум Япониядән Тын океан региотында безнең мәнфәгатьләрдәге территорияләрдән гаскәрләрен чыгаруны таләп итәргә тиеш. Менә бу пактның кыскача гына тексты, – дип, Гарри, Уайт папкасыннан бер бит кәгазь чыгарып, Генри Моргентауның алдына салды.

Уайт биргән кәгазьне Министр җентекләп, бик зур игътибар белән укыды. Нигездә госсекретарь Хэлл өчен инде әзер ультиматум тексты иде бу.

“1. Япониягә АКШ, Бөекбритания, Кытай, Голландия һәм Советлар Союзы илләре белән үзара сугыш башламау турында күпъяклы килешү төзергә.

2. Франция Һиндо-Кытае мәсьәләсе буенча күпьяклы сөйләшүләр үткәрергә.

3. Кытайдан һәм Француз Һиндо-Кытаеннан җир өсте, диңгез һәм һава хәрби көчләрен һәм полиция гаскәрләрен чыгарырга.

4. Кытай территориясендәге Чунчин хөкүмәтеннән кала, барлык хөкүмәтләрне дә танудан баш тартырга, Маньчжурия һәм Нанкин хөкүмәтләрен игътибарга алмаска.”

Моргентау текстны укып чыккач, уйга калды.

– Ә бит син дөрес фикер йөртәсең. Авызлыкларга кирәк ул самурайларны. Беләсеңме, минемчә, бу текстта Япониянең Өчлек Пактыннан чыгарга тиешлеге турында таләп җитеп бетми. Документны Хэллга әзерләп биргәндә, моны һичшиксез бер пункт итеп өстәргә кирәк.

 

Ә бу вакытта Япониянең үзендә Америка белән мөнәсәбәтләрнең тагын да катлаулануына китерә торган планнар корылды. 5 ноябрьдә үткәрелгән император киңәшмәсе шушы мәсьәләгә багышланды. Киңәшмәдә төп докладчы тышкы эшләр министры Того булды.

– Америка безнең Тын океан регионындагы төбәкләрне буйсындыру буенча алып барган сәясәтебезне авызлыкларга тели. Ләкин безгә Америкадан куркып торырга һич ярамый. Без үз юлыбызны дәвам иттерергә тиешбез. Америка белән нинди дә булса сөйләшүләр алып бару уңай  нәтиҗәләр бирер, дип уйламыйбыз, – дип башлады үзенең нотыгын министр Того.

– Америка белән сугышка керергә туры киләчәк бит, – диде император аны бүлдереп.

    – Император галиҗәнаплары, без сугышка әзер. Ә дипломатлар партнер белән килешүләр төзү буенча сөйләшүләрне дәвам иттерсеннәр. Бу сугышның кайчан башлану мөмкинлеген сиздермәскә ярдәм итәчәк. Без уйламаганда, көтмәгәндә һөҗүм итәчәкбез һәм дошманга күбрәк зыян китерәчәкбез, – дип дәвам итте чыгышын министр, бернинди дә икеләнүләргә урын калдырмыйча.

    – Того әфәнде, 1 ноябрьдә кабул ителгән “Берләштерелгән эскадра буенча беренче номерлы боерык” турында онытып җибәрдегез шикелле.

   Әлеге боерык Япония Империясенең АКШ, Бөекбритания һәм Нидерландка каршы сугыш иг

ълан итүе турында иде. Боерыкта күрсәтелгәнчә, сугыш “х” көнендә матбугатта игълан ителәчәк. Боерык мәгълүматлары “у” көнендә гамәлгә кертелергә тиеш.

– Һич юк, Император галиҗәнаплары. Бу боерыгыгызны да истә тотып, без сугышны башлау һәм алып баруны көйли торган карар проекты әзерләдек. Шул проект белән таныштырырга рөхсәт итегез.

– Рәхим итегез, министр әфәнде.

– Рәхмәт, – диде министр Того, һәм император алдында беркадәр каушаудан тамагына тыгылган төерне йотып җибәрергә теләгәндәй, йөткереп куйды һәм карлыккан тавыш белән укый башлады. – Карар дүрт пункттан тора:

 “1. Сугыш хәрәкәтләрен декабрьнең беренче көннәрендә башларга; армия һәм хәрби диңгез флотын операцияләргә әзерләүне тәмамларга. 2. АКШ белән сөйләшүләрне тәкъдим ителгән документлар (“А” варианты, “Б” варианты) нигезендә алып баруны дәвам итәргә. 3. Германия һәм Италия белән хезмәттәшлекне көчәйтергә. Сугыш хәрәкәтләрен башлар алдыннан Таиланд белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга. АКШ белән сөйләшүләр 1 декабрьнең 0 сәгатендә уңыш китергән очракта, сугышны кичектереп торырга”.

Император галиҗәнаплары, 1 ноябрьдә чыгарган боерыгыгызда күрсәтелгән “у” көнен – 23 ноябрьдә, “х” көнен 8 декабрьдә дип тәгаенләргә рөхсәт итегез.

 

   5 ноябрьдә Япониянең Америка Кушма Штатларындагы илчесе Номура тышкы эшләр министры Тогодан император боерыгы турында депеша алды. Ләкин Америка махсус хезмәт оешмасы депешаны кулга төшерде һәм аның шифрын бик тиз укыды. Номура президент белән очрашканчы ук японнарның планы Рузвельт өстәленә салынды.

7 ноябрьдә госсекретарь Хэлл ашыгыч рәвештә хөкүмәт киңәшмәсен үткәрде.

– Әфәнделәр, Япониянең безгә каршы кайчан һәм кайда һөҗүм ясаячагы билгеле булды, – дип башлады ул киңәшмәне. – Шул ук вакытта японнар белән ниндидер килешүгә килү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әгәр дә без ниндидер юл куюларга барабыз икән, бу капитуляция ясауга бәрабәр.

– Кемдә нинди фикерләр бар? – диде президент.

– Мөмкинме? – дип, хәрби-диңгез флоты башкомандующие адмирал Старк сүз сорады. – Япония белән сәяси сөйләшүләр юлы аша маневр ясауны дәвам иттерергә кирәк. Бу конфликт килеп чыгуны озаккарак сузачак. Без генерал Джорж Маршалл белән меморандум әзерләдек. Рөхсәт итсәгез, Маршалл меморандум белән таныштырып китәр.

– Рәхим итегез, генерал.

Джорж Маршал – Американың армия штабы начальнигы, – президенттан рөхсәт булуга, урынында утырган килеш, меморандум белән таныштыра башлады:

– Кушма Штатлар Ерак Көнчыгышта тиешле дәрәҗәдәге көчкә ия оборона позицияләре булдырганчыга кадәр, яки Япония АКШ өчен мөһим булган территорияләрдә турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре башлаганчы, Япония белән сугыштан тыелып торырга тиеш.

Джордж Маршал Американың Тын океандагы биләмәләрен күз алдында тота иде әлбәттә.

– Шуңа күрә безгә Япония белән вакытлы килешү төзү мөһим, – дип дәвам итте сүзен генерал. – Японнар үзләре дә бу мәсьәләгә җитди карыйлар булса кирәк. Номурага ярдәмгә Бельгиядә һәм Германиядә илче булып торган дипломатлары Курусуны җибәргәннәр.

– Дусларым, мондый килешү безгә зыянга булмас дип уйлыйм, – дип, сүзгә яңадан Старк кушылды. – Моны капитуляция дип кабул итәргә кирәк түгел. Бу безгә вакытны сузарга мөмкинлек бирәчәк.

Старкның сүзен хәрби министр Стимсон белән диңгез министры Нокс та хуплады. Нәтиҗәдә, дәүләт департаментының Ерак Көнчыгыш бүлегенә якындагы өч айга Япония белән килешү төзергә дигән карар кабул ителде.

19 ноябрьдә бу килешүнең проекты әзер иде инде. Проект буенча килешүләр ике якны да канәгатьләндерә торган булса да, Япониянең Төньяк Һиндокытайны оккупацияләвенә юл куела иде. Шулай ук Кытайдагы ситуация турындагы сораулар да игътибардан читтә калган. Хэлл проектны кайбер илләрнең Америкадагы илчеләренә биреп, фикерләрен белергә теләде. Әмма Кытай хөкүмәте башлыгы Чан Кайши, Бөекбритания премьер-министры Черчилль мондый килешүне хупламауларын белдерделәр. Черчилль Американың Япониягә карата тәвәккәлрәк адымнар ясавын таләп итә иде.

Хэлл нәтиҗәдә финанс министры Моргентау биргән ультиматум текстын яңадан карап чыгарга, һәм, килешү проекты белән берләштереп, Япониягә нота әзерләргә дигән карарга килде. Аның фикерен президент Рузвельт та хуплады. Ә 26 ноябрьдә Америка дәүләт секретаре Хэллның Япониягә кисәтү рәвешендә әзерләгән тәкъдимнәре япон хөкүмәтенә тапшырыла. Япония бу тәкъдимнәрне ультиматум буларак кабул итә. Император моңа җавап итеп вице-адмирал Тюити Нагумога Япониянең авианосецлар берләшмәсе карамагындагы палуба авиациясен Американың Пёрл-Харбор базасында тупланган хәрби диңгез флоты корабльләренә көтмәгәндә һөҗүм ясарга әзерләргә дигән әмер бирә. Һөҗүм көне 7 декабрьгә билгеләнә.

 

Ноябрь урталарында НКВДның беренче бүлек башлыгы Павел Фитин Исхак Әхмәровтан шундый хәбәр алды:

“Ышанычлы чыганаклардан билгеле булганча, Япония диңгез авиациясе Американың Пёрл-Харбордагы базасына һөҗүм итәчәк. 15 ноябрь, Рид”.

Бу хакта Исхак шулай ук президент Рузвельтның ярдәмчесе Генри Гопкинстан ишетте. Ә президент аппаратына бу хәбәр Германиянең Кытайдагы илчесе Ганс Томсен аркылы барып ирешкән иде.

“Октябрь аенда Рихард Зоргедан килгәр хәбәр дөрес булып чыга болай булгач”, – диде Берия, һәм ул бу яңалыкны Сталинга җиткерергә ашыкты. Сталин исә моны Вашингтонга хәбәр итәргә кушты. Аның өчен Вашингтон белән Япония арасында конфликтның тизрәк килеп чыгуы кадерлерәк иде.

    6 декабрьдә, кичке сәгать унынчы яртыда Рузвельтка Американың тышкы разведка идарәсе башлыгы Гувер телефоннан шалтыратты:

    – Мистер президент, кичектермичә тапшырасы хәбәрне, тыңларга вакытыгыз бармы?

    – Тыңлыйм, мистер Гувер.

    – Безнең хәзмәткәрләр Япониянең Америка Кушма Штатларына тапшырылырга тиешле нотасы турындагы хәбәрләрне кулга төшергән.

    – Нотада ни хакында белдерелә?

   – Анда 26 ноябрьдә безнең тарафтан ясалган ультиматумга җавап бар.

   – Нинди җавап инде ул?

   – Нота үзе иртәгә, көндезге бердә тапшырылырга тиеш, диелгән. Америкага каршы сугыш-мазар башлау хакында бер сүз дә юк.

   – Аңлашылды, – диде Рузвельт.

   – Нинди чаралар күрергә боерасыз, мистер президент?

   – Хәзергә берни дә әйталмыйм. Нотаның үзен күрик. Аннары хәл итәрбез. Тыныч йокы, мистер Гувер.

   Рузвельт телефонны куйды һәм бераз уйланып торды. “Димәк, сугыш”, – диде ул үзалдына. Нишли алырлар икән ул японнар безгә каршы?

   Төн буе Рузвельтның күзенә йокы кермәде. Бөтен дөньяда канлы сугыш барганда, бер Америка Кушма Штатлары гына бу афәттән читтә тора иде. Союздашлары Англия белән Франция аннан үз бурычын үтәп, фашистик чумага каршы солдатларының кулына корал тоттыруны сорыйлар, ә ул алар алдындагы йөкләмәсен үтәүне әле һаман кичектереп килә. Аның күңелендә, бәлки Гитлер Мәскәүне алыр да, сугыш тәмамланыр дигән яшерен өмет яши иде. Димәк, бу өметкә чынга ашу насыйп булмаган. Димәк, сугыш котылгысыз.

    Американың хәрби диңгез флоты кораблары һәм авиациясе тулысы белән диярлек Пёрл-Харбор бухтасының Көнчыгыш култыгындагы зур булмаган Форд утравы тирәсенә тупланган иде. Флотның 9 линкорыннан җидесе шушы базада, болардан тыш 29 эсменец, кечерәк күләмле 19 кораб, 390 самолёт, 5 су асты көймәсе, 188 зенитка пушкасы, 100 пулемёт. Әгәр дә разведка мәгълүматлары дөрес булып, Япония чынлап та Пёрл-Харборга һөҗүм итсә, андагы хәрби база утка тотылса, Американың хәле мөшкел булачак. Бәлки Япония андый һөҗүмне ясарга батырчылык итмәс. Бәлки...

   Рузвельт Хэлл нотасы белән хәлне катлауландырып җибәрдек бугай, ахыры, дип борчыла ук башлады. Ул киеренкелекне беркадәр йомшартырга кирәк дигән фикергә килде.

    Иртән ул ашыгыч рәвештә япон императоры Хирохитога Хэлл нотасын шактый йомшарткан яңа юллама җибәртте. Анда Япониянең бары тик Һиндокытайдан гына гаскәрләрен чыгарту таләбе куела иде. Ләкин бу хәбәр император кулына барып кергәндә Пёрл-Харбор тәмуг уты эчендә кайный иде инде.

                                                25.

  

    Сентябрь башларында Мәскәү өчен башланган сугыш моңа кадәр зур тизлек белән алга барган фашистлар өчен шактый озакка сузылды. Гитлерның СССРны яшен тизлеге белән яулап алуны күздә тоткан Барбарос планы барып чыкмады. Менә дүртенче ай инде ул Мәскәү астында җәфа чигүче генералларының: “Иртәгә Мәскәүне алабыз, юлбашчым!” – дигән шапырынуларыннан гайрәте чигеп, төкерекләрен чәчә-чәчә бундестагтагы рейхсфюрерларыннан җиңү таләп итә. Ә җиңү һич кенә дә килергә ашыкмый.

    Декабрь башында Сталин оборона комитеты, политбюро һәм ВКП(б)ның Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе комитеты әгъзаларын үзенә чакыртты.

    – Иптәш Василевский, Мәскәү обороносы буенча хәлнең торышы турында таныштырып үтсәгез иде, – дип, Сталин генераль штаб башлыгы урынбасарына мөрәҗәгать итте.

   Алексей Михайлович торып басты һәм ставка әгъзаларын фронтлардагы хәл белән таныштыра башлады:

   – Дошман Мәскәүне урап алып һәм флангларны камап тылга төшәргә тырышты. Ул көньяктан Тула, Кашира һәм Коломнаны басып алырга, аннары төньяктан Клин, Солнечногорск, Рогачёв, Яхрома, Дмитров шәһәрләрен алып, өч яктан торып Мәскәүгә һөҗүм итәргә уйлады. Немецларның Көнбатыш фронтта 13 танк, 33 җәяүле һәм биш мотоцикллы-укчы дивизияләре 16 ноябрьдә Мәскәү өчен икенче тапкыр генераль һөҗүмгә күчтеләр. Ләкин безнең башкаланы саклау өчен тупланган гаскәрләребез, ополчение һәм Ерак Көнчыгыштан кайтып җиткән 23 дивизия көче белән без Наро-Фоминск, Кашира чикләрендә немецларның алга баруын тулысынча туктатуга һәм оборона сугышы алып барып, төп көчләрен юк итүгә ирештек. 16 ноябрьдән соң бүгенге көнгә дошманның 155 мең солдатын, 800ләп танкын юк иттек. Дошман алга таба сугыш алып барырлык хәлдә түгел дип саныйбыз. Бүгенге көндә без Мәскәү астында бер миллион йөз мең солдат, 7652 туп һәм миномёт, бер мең самолёт тупладык һәм 5 декабрьдә контрһөҗүмгә күчәргә кирәк дигән фикердә торабыз.

   – Ә фашистлар нинди көчкә ия?

   – “Үзәк” армияләр төркеменең шәхси составы безнекеннән бер ярым тапкырга күбрәк. Артиллерия һәм танклары да шул чама. Безнең самолётлар  немецларныкыннан бер ярымнан артыгракка күбрәк. Шуңа да карамастан, 5 декабрьдән дә соңга калмыйча контрһөҗүмгә күчәргә кирәк. Немец солдатлары нык алҗыдылар, салкыннан туңалар. Соңгы вакытта бөтенләй  автомат күтәреп һөҗүмгә бару турында уйламыйлар. Шуның өстенә аларның оборона тотарлык та шартлары юк. Иптәш Сталин, Көнбатыш фронт гаскәрләренең башкомандующие, армия генералы Жуковның бу уңайдан сезгә юллаган аңлатма язуы бар. Шул аңлатма белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

    Сталинның рөхсәтен алгач, Василевский өстәлгә җәеп салынган карта өстенә иелеп, дошман боҗрасы эчендә калган Мәскәүнең тирә-ягына юнәлдерелгән укларга аерым туктала-туктала, Жуковның аңлатмасын укый башлады. Аңлатмада беренче пункт итеп 3-4 декабрьдә иртән 1-нче удар, 20-нче, 16-нчы һәм Голиков армияләренең, 5-6 декабрьдә 30-нчы армиянең контрһөҗүмен башларга диелгән иде. Икенче пунктта армияләрнең составын картада күрсәтелгән тәртиптә урнаштырырга тәкъдим ителә. Беренче бурыч: Клин, Солнечногорк һәм Истра юнәлешендә хәрәкәт итеп дошманны уң канаттагы төркемен юк итәргә; Узловая һәм Богородицк юнәлешендә флангка һәм Гудриан төркеме тылына төшеп, сул канатка һөҗүм итәргә, диелә. 5, 33, 43, 49 һәм 50-нче армияләр 4-5 декабрьдә һөҗүмгә күчә. Авиациянең төп төркеме (4-тән 3 өлеше) уң төркем белән бергә, калган өлеше сул төркем – генерал-лейтенант Голиков армиясе белән берлектә һөҗүм итә.

    Василевский сөйләп бетерде дә, Сталиннан нинди күрсәтмә булыр икән дип көтә башлады.

     – Аңлатмага Жуков үзе генә кул куйганмы? – дип сорады Сталин.

    – Соколовский һәм Булганинның да куллары бар, – Иосиф Виссарионович.

    – Кемдә нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар, иптәшләр?

    – Килешергә һәм кичекмәстән һөҗүмгә күчәргә, иптәш Сталин. Жуков дөрес әйтә. Декабрь суыкларыннан файдаланып калырга кирәк, – диде урыннан тормыйча гына Молотов.

 

      – Башка фикерләр юкмы?

     Кул күтәрүчеләр булмады.

     – Алайса, килештек. Алексей Михайлович, 5-6 декабрьдән контрһөҗүмгә күчү турында резолюция чыгарып, барлык фронтларга һәм армияләргә хәбәр итәргә кирәк, – дигәч,  Сталин ставка утырышын ябык дип белдерде.

   

   5-6 декабрьдә совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчте. 5 декабрьдә Калинин фронты, 6-сында Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары, көньякта Кара диңгездән алып, төньякта Ладога күленә хәтле сузылган киң фронт белән дошманга каршы аяусыз сугыш башладылар.

 

   Ә 7 декабрь сугышта катнашучы барлык илләр өчен дә көтелмәгән хәбәр алып килде: Япония Америка Кушма Штатларының Гавай утрауларындагы Пёрл-Харбор базасына урнашкан Тын океан флотына һөҗүм ясап, ике сәгать эчендә аны тар-мар итеп ташлаган иде.

    Бу хәбәр Сталинны шаккатырды. Ул шунда ук Берияне чакырып китерде.

    – Гитлерны да уздырган бу японнар, – дип башлады сүзен Сталин, Берия килеп керүгә. – Безгә каршы сугыш башласалар, ни кыланмаслар иде. Американы бөтенләй бетереп ташлаганнар бит. Тиз генә аякка баса алмас аның флотилиясе бу мәхшәрдән соң. Менә нинди афәт китерде Америкага безнең Америка киявенең идеясе. Ул операция турында ничә кеше белә?

    – Биш кеше, Иосиф Виссарионович: сез, мин, Фитин, Павлов һәм Әхмәров үзе.

    – Ә хатыннары? Бигрәк тә американкасы.

    – Юк, Иосиф Виссарионович. Берсе дә белми. Операцияне үткәрер алдыннан аның белән сөйләшү булды. Ул җүләр кеше түгел. Бик хәйләкәр татар. Сер тота белә.

    – Операция хакында бернинди документлар да калырга тиеш түгел. Америка белеп алса, бетте баш. Безгә бернинди дә ярдәм күрсәтелмәячәк. Әле сугышка хәтле үк башлап җибәрмәсәләр... Әхмәровның үзенә хәбәр итегез. Онытсын бу операция хакында.

 

   Пёрл-Харборда чынлап та гаять зур фаҗига булган иде. Ике сәгать эчендә шундый дәрәҗәдәге һәлакәт бер генә сугыш вакытында да булганы юк иде әле.

Коточкыч һәлакәтнең үзәгендә флотның “Аризона” линкоры тора иде. Аның өстенә ташланган бомба, палубаны тишеп, корабның борын өлешендәге дары базына эләгә. Монда линкорның бөтен хәрби запасы саклана торган була. 1400 кешелек экипаждан 1177 моряк бер мизгелдә һәлак була. Бу – һөҗүм вакытында үлгән 2395 диңгезченең яртысы дигән сүз. Барлыгы дүрт линкор, сигез крейсер, сигез кораб, ике эсминец, берничә вак судно, 188 самолёт юк ителә. Японнарның исә бу һөҗүм вакытында нибары 64 сугышчысы һәлак була һәм 29 самолёты җимерелә.

 

                                                    26.

Президент Рузвельт 7 декабрьне Америка Кушма Штатлары өчен Хурлык көне дип белдерде. Икенче көнне ул конгресс утырышында “Америка халкына хәрби юллама” белән чыгыш ясады. Япониягә каршы сугыш игълан ителде. Шулай итеп, Америка Англия, Франция, Советлар Союзы һәм фашистлар тарафыннан басып алынган дистәләгән илләрнең союздашы булып, икенче бөтендөнья сугышына кушылды.

– Кичә, мәңгелек хурлык белән билгеләнеп үтелгән көнне, Америка Кушма Штатлары Япония хәрби-диңгез көчләре тарафыннан көтелмәгән һәм мәкерле һөҗүмгә дучар булды, – диде Рузвельт үзенең чыгышында. – Япон авиация эскадрельялары Оаху утравын бомбага тота башлап бер сәгать үткәннән соң, Япониянең Кушма Штатлардагы илчесе Дәүләт секретарена безнең Япониягә җибәргән юлламабызга  рәсми җавап бирде. Бу җавапта алга таба дипломатик сөйләшүләр алып бару файдасыз дип белдерелсә дә,  анда янау, сугыш яки хәрби һөҗүм турында искәрткән бер сүз дә юк иде!

 

Исхак Әхмәров, радиодан иртәнге хәбәрләрне тыңлаганда, Пёрл-Харбор фаҗигасе хакында ишетеп, югалып калгандай булды. Бу илләр арасында хәлнең кискенләшүендә аның турыдан туры катнашы бар бит. Әгәр дә “Кар” операциясен уйлап чыгармаган булса, Америка Япониягә каршы ультиматум куймас иде. Японнар да ул кадәр үк рәхимсез кыланмаслар иде. Әгәр дә бу “уен”ның башында Советлар Союзы торганын сизсәләр, Америка Кушма Штатлары беркайчан да СССРны кичермәячәк, икенче фронтны ачу гына түгел, Ленд-лиз программасын кабул итү турында сүз дә булмаячак. Ә ул программа Советлар Союзы өчен гаять тә әһәмиятле, сугыш кирәк-яраклары, корал, чимал, медикаментлар, азык-төлек белән тәэмин итүдә бәһаләп бетермәслек зур ярдәмгә юл ачачак.

Ә икенче яктан караганда, Америка японнарның Пёрл-Харборда флотилиягә һөҗүм ясаячагын белде бит. Белде һәм көтте. Сугышка катнашу өчен бер сәбәп булыр дип көтте. Америка разведчиклары да, Мәскәүдән дә Вашингтонга Пёрл-Харборга һөҗүм булачагы хакында берничә тапкыр хәбәр иттеләр. Америка, Япония бу кадәр дә явыз кыланыр, бу кадәр дә зур җимерүләр китерер дип уйламады. Японнар Американың үзләреннән күпкә көчле икәнен белә иде. Әгәр дә сугышны беренче булып ул башласа, күбрәк зыян күрербез, дип уйлады японнар. Шуңа күрә һөҗүмне үзләре алдан ясарга карар кылдылар. Көтмәгәндә һәм Америка өчен иң мөһим урынга.

Шуңа күрә, Исхак, бу һәлакәт өчен үзен алай ук битәрләмәскә дә мөмкиндер, дип уйлады.

Ләкин сугыш – сугыш инде. Советлар Союзы бу сугыш аркасында бәла күрмиме?! Гитлер бөтен Европа илләрен үзенә буйсындырып, шулардан таланган мал хисабына гаскәрен өр-яңадан коралландырып, японнар шикелле үк, көтмәгәндә сугыш башлап, өч ай эчендә Мәскәүгә хәтле килеп җитте әнә! Әгәр дә Япония белән Америка арасында конфликт чыкмаса, Пёрл-Харбор булмаса, бүген фашистларны Мәскәүдән көнбатышка йөзәрләгән чакрымга алып ташлый алырлар иде микән алар?! Җитмәсә, Япония Ерак Көнчыгышта СССРга каршы сугыш башлаячак иде...

Исхак шулар турында да уйлады. Үзен шулай тынычландырырга тырышты. Ватан язмышы хәл ителгәндә, үзенең дә өлеше кергәнгә горурлык хисләре дә кичерде ул бу мизгелдә. Әйе, ул яшерен эш белән шөгыльләнә. Аларның хезмәте хакында гәзитләрдә язмыйлар, радиодан сөйләмиләр. Ләкин алар һәрберсе, уйлап карасаң, тулы бер дивизия, армия башкарган хезмәтне башкарадыр әле. “Кар” операциясе турында беркем дә белми әнә. Белгәннәргә дә “Онытырга!” дигән әмер булды. Ә нәтиҗәсе нинди! Ничек онытсын ул аны?! Юк, онытылмас аның хезмәте; еллар узгач, барыбер искә алырлар, нинди зур эш башкарган бит дип сөйләрләр. Ә бит гап-гади бер авыл малае. Казан артындагы Кече Битаман дигән бәләкәй генә бер авылда уйнап үскән хыялый бер малай ул...

                                                                                                                      2019.

 

 

 

 

[1] Исәнме, Эрих!

[2] Юнг, синме әллә?

[3] Таныдыңмы?

[4] Әлбәттә, син кая югалдың?

[5] Менә табылдым, очрашырга кирәк.

 

Реклама