Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (дәвамы)

– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен. Гөлшат торып басмакчы булды. – Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды. Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Гөлшат уйга калды: «Әгәр районга шалтыратса да, бер кайтарып җибәргәч, Нәсимәне кире хастаханәгә алмаячаклар. Нишләргә? Ник соң мин шуның кадәр борчылам? Миннән өлкәнрәк, остарак табиблар карасыннар дип, районга җибәрдем, йөкне үземнең өстән төшердем. Нишләптер күңел тыныч түгел. Тагын бер тапкыр карыйм да кайтарып җибәрәм».

«Фәимә апа эштән иртә китми» дигән уйлар белән Гөлшат өлкән шәфкать туташы бүлмәсе янына килде:

– Фәимә апа, бер хатынны бергәләшеп карыйк әле.

– Нәрсә, профессор Гөлшат Равилевна тагын диагноз куя алмыймы әллә?

– Көлмә. Мин бер хатынны районга җибәргән идем. Минем уемча аның «трубная беременность» булырга мөмкин, ләкин аны районда салмаганнар, бернәрсә юк дип, кире кайтарып җибәргәннәр.

– Ә үзең ничек уйлыйсың?

– Менә тагын бер тапкыр бергәләп карыйк әле, аннары уйларбыз. Фәимә Нәсимәне чакыртып кертте.

– Нәсимә, сезне хәзер нәрсә борчый?

– Болай берни дә юк төсле, ләкин машинада озак баргангамы, эчнең аскы өлеше авыртып тора, зур йомыш белән тышка чыгасы килгән төсле, ләкин бернәрсә дә чыкмый, – диде Нәсимә, оялып кына.

Фәимә апа Нәсимәгә хатын-кызларны карый торган креслога менеп ятарга ярдәм итте. Карап бетерде, перчаткада кан...

– Кунакларың килгән, ахрысы, Нәсимә, – дип, Фәимә апа, раковина янына килеп, кулын юды.

– Аллага шөкер, бераз соңарып калганнар иде, быел бала табу планга кермәгән иде әле, – дип, Нәсимә шаяртырга тырышты.

Гөлшатның кинәт дүртенче курста акушерлыктан биргән имтихан исенә килеп төште. Аның билетында нәкъ менә шушындый мәсьәлә иде, ул аны дөрес чишә алмады, шуна күрә дүртле алды. Ә дөрес җавабы – «прервавшаяся трубная беременность» иде, эчтә кан ага. Гөлшат уйланып торган арада Нәсимә креслодан төшеп киенә башлады һәм көтмәгәндә, идәнгә егылды. Фәимә апа, моны күреп, тиз генә аңа кушеткага ятарга ярдәм итте дә, «нишлибез» дигәндәй, сораулы күзләре белән табибка карады.

– Фәимә апа, кан тамырына система куярга кирәк. Мин каталка алып киләм, – дип, Гөлшат, ашыгып, бүлмәдән чыгып китте. Ул коридорда Мансурны очратты:

– Тиз генә шәфкать туташын чакыр әле, – дип, бүлмәгә каталка тәгәрәтеп керде.

Фәимә апа озак кына система куеп маташты, ләкин куя алмады, кан тамырлары каядыр качкан иде:

– Кан басымы бик түбән, ахрысы, кулларында веналары батып кергән, таба алмыйм.

– Ярар, Фәимә апа, каталкага күтәреп салыйк та безнең операцияләр бүлмәсенә алып керик.

– Тагын ни эшләмәкче буласың?

– Үзем дә белмим әле. Бу хатынны ничек тә булса үлем тырнагыннан йолып калырга кирәк.

Бүлмәгә Мансур белән шәфкать туташы Асия килеп керделәр.

– Әйдәгез, күтәреп салырга ярдәм итегез! – Фәимә апа Нәсимәнең башы очына килеп басты. Ханымны тиз генә күтәреп, каталкага салдылар hәм операцияләр бүлмәсенә алып кереп киттеләр.

– Фәимә апа, Илдар Азатовичка шалтырат, барысын да аңлатып бир, без Нәсимәне әзерли торабыз, аны үзәк хастаханәгә алып барып җиткерә алмыйбыз, тизрәк үзләре килеп җитсеннәр, анестезиолог белән бергә. Мин система куя торам, – дип, Гөлшат ашыгып чыгып китте.

Операцияләр бүлмәсендәге Асия:

– Гөлшат Равилевна, мин веналарны таба алмадым, бәлки, венесекция ясарсыз?

– Хәзер карарбыз. Асия, инструментларны әзерли тор. Тиз генә кан басымын үлчә.

Гөлшат Нәсимә янына килде, ул көчкә күзләрен ачты:

– Башым әйләнә, бөтенләй хәлем юк, мин исән калырмынмы? Коткарыгыз мине, Гөлшат Равилевна.

– Борчылма, хәзер система куябыз, хәлең әйбәтләнер, – дип, Гөлшат Нәсимәнең кулларын карады. Кулындагы кан тамырлары батып кергән, аларга энә белән керүгә бер дә өмет юк иде.

– Гөлшат Равилевна, кан басымы сиксән, түбән, – дип, Асия Гөлшатны кисәтеп куйды.

– Миңа катетер белән шприц бир, муенында кан тамыры яхшы, монда куеп карыйбыз, – дип, Гөлшат кулына спиртлы мамык алды да Нәсимәнең муенында кан тамыры турысын сөртә башлады. Фәимә апа килеп керде:

– Йә, ни эшлибез, Илдар Азатович бер сәгать эчендә килеп житәргә тырышырбыз, – диде.

– Безнең бер сәгать вакыт юк. Тиз генә нәрсә булса да эшләмәсәк, без аны югалтачакбыз. Фәимә апа мин венага катетер куйдым. Операцияне үзебез башлыйбыз, башка чара юк, Нәсимәнең эчендә кан ага, тиз арада туктатмасак... Үзең беләсең. – Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә, эчне яру җиңел эш түгел, аннары кем наркоз бирер?

– Безнең калипсол белән промедол бар, шуның белән башлыйбыз, Илдар Азатовичлар килеп җиткәч, калганын эшләрләр. Безнең стерильный инструментлар бар бит. Фәимә апа, бар инде әзерлән, вакытыбыз юк.

– Нәрсә эшләгәнеңне үзең беләсеңдер. Мин хәзер әзер булам.

– Асия, аз гына кан ал, миңа кан группасы белән резусын тикшерергә кирәк, – дип, Гөлшат муендагы кан тамырына куйган системаны тизләтә төште. Инде ун минуттан Гөлшат стерильле халат, перчаткалардан операцияләр өстәле янында басып тора иде. Куркудан бөтен дөньясы калтырый, ләкин ул аны сиздермәскә тырыша:

– Аллага тапшырып башладык. Гөлшат кендектән түбәнрәк эчне ярды. Нәсимәнең эче тулы кан. Салфеткалар белән канны җыеп алмакчы булды, ләкин кан кимемәде.

– Кан басымы бик түбән, – дип кисәтте Асия. Канаган урын һаман табылмады. Эчәкләрне бер кырыйга этеп торып, Гөлшат аналыкны тапты, уң якта кечкенә генә кан тамырыннан сиптереп кан ага иде. Шул кан тамырын кыскыч ярдәмендә эләктереп, җеп белән бәйләгәч, кан агудан туктады. Хәзер ашыкмыйча гына эчәкләр арасыннан канны җыеп алырга да була. Нишләптер эчтәге канны җыеп, кире кан тамырына салырга Гөлшатның башы җитмәде. Андый уй таздагы канга баткан салфеткаларга карагач кына килде.

– Гөлшат апа, кан басымы күтәрелми, – дип, Асия тынлыкны бозды.

– Мезатон, адреналин яса, полиглюкинны тизләт.

– Болай да инде тиз тама, кан тамырына ике литрдан артык су салдым бит инде, даруларны да ясадым.

– Кискән эчнең ярасы да каный башлады тагын, – дип өстәп куйды Фәимә апа.

Гөлшат кинәт туктап калды. «Әгәр бу ханым үлсә, мине беркем дә яклап чыкмас, мин бит хирург түгел, операцияне ник башладым?» дигән уйлар аңа тынгылык бирмәде. «Юк, туктарга ярамый, йөрәк эшли бит әле. Нәрсәдер эшләргә кирәк».

– Асия, тиз генә каталка алып кер, – дип, Гөлшат халаты белән перчаткаларын салды hәм, сул кулына жгут урап, Асия керткән каталкага менеп ятты:

– Минем шундый ук группа, резус. Минем канны ал.

Илдар Азатович белән хирург операцияләр бүлмәсенә кергәндә, Гөлшат каталкада ята иде. Аның канын Нәсимәгә тамыза башлаганнар иде. Илдар Азатович бер күрүдә барысын да аңлады, Нәсимә янына килеп басты:

– Кан басымы күпме?

– Җитмешкә якын.

– Наркозга нәрсәләр ясадыгыз?

– Биш кубик калипсол белән ике кубик морфий, – диде Асия. Хирург тиз генә операция өстәле янына килеп басты.

– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен.

Гөлшат торып басмакчы булды.

– Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды.

Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды. Аның аз гына башы әйләнә hәм куллары калтырый иде. Ул бернәрсә турында да уйларга теләмәде. Үз-үзенә: «Нәрсә булса, шул булыр. Нәсимә генә исән калса ярар иде. Куып чыгарсалар, кире Казанга кайтып китәрмен», – дип кенә куйды.

Ярты сәгатьләп вакыт узгач, операцияне бетереп, бүлмәгә хирург керде:

– Синең турында күп нәрсәләр ишетергә туры килсә дә, мондый ук кыюсыңдыр дип уйламаган идем.

– Акылсыз кыю, Илдар Азатович мине хәзер куып чыгарыр инде. Нәсимәнең хәле ничек? Нәрсә эшләдегез? – дип сикереп торды Гөлшат.

– Син барысын да эшләгәнсең бит инде. Миңа корсакны тегәсе генә калган иде. Син ничек курыкмыйча операция ясарга булдың? – дип сорады, шаккатып, өлкән яшьтәге хирург.

– Нәсимә үләр дип курыктым, кан басымы төшеп киткәч, башкача бернәрсә дә эшләп булмавын аңладым. Мин бишенче-алтынчы курсларда укыганда, хирург булырга хыялланып, төнге дежурстволарга йөргән идем, операцияләргә ярдәм итәргә дә еш кына алалар иде, бәлки, шуңа күрә башлаганмындыр.

– Син, Нәсимәнең тормышын коткарып, безнең дәрәҗәне дә саклап калдың. Без бит аны хирургиягә салмыйча, кайтарып җибәргәнбез. Нәсимәне без бүген алып китә алмыйбыз, ул монда кунар инде. Сиңа да аның янында кунарга кирәк булыр, бик арысаң да, түзәргә туры килер.

Илдар Азатович китеп барганда:

– Син, шайтан кыз, башка кешене ярма. Бу турыда бик каты сөйләшәсе бар, прокурор безне аңламас, икебезнең дә башыбыз очып төшәчәк.

Нәсимә бер сәгатьтән соң уянып, аңына килде. Фәимә апа аның яныннан китмәде. Гөлшат төн буена берничә тапкыр кереп чыкты, ләкин бернинди дә куркынычлы үзгәрешләр юк иде. Иртән иртүк, ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Нәсимәне район үзәк хастаханәсенә алып китте.

Көн бик тыныч узды, яңа килүче авырулар булмады. Алай да иртән бер биш яшьлек кыз баланы алып килгәннәр иде. Бу баланы, әллә уйнап, әллә усаллык белән, үгез сөзеп еккан. Әнисе районга алып барырга теләмәде, Гөлшат та карап, куркыныч бернәрсә дә тапмады. Эче аз гына авыртып тора, үгез сөзгән җире кара янып чыккан иде. Районга барырга теләмәгәч, баланы әнисе белән аерым бер палатага урнаштырдылар. Палаталар барыбер буш, аз гына булса да, план үтәлер. Илдар Азатович болай да атна саен җыелышта: «Планны үтәмисең», – дип, кисәтү ясый. Бүлмәсендә узган көнгә нәтиҗә ясап утырганда, ишектә Фәимә апа күренде:

– Гөлшат Равилевна, бүгенгә җитәр инде, «колхоз эше бетмәс», сезгә кайтсагыз да була торгандыр. Наилә апа да: «Минем кызым ник кайтмый», – дип борчылып шалтыратты, – диде.

– Мин, чынлап та, Наилә апа турында онытканмын, кайткач, тагын гафу үтенергә туры килер. Фәимә апа, үзегез ник кайтмыйсыз?

– Мин хәзер кызларга даруларны калдырам да кайтам.

– «Патша сарае» хуҗабикәсе рөхсәт иткәч, мин дә алайса хәзер кайтам, күзләр дә йомыла башлады, кайтканда, йоклап китмәсәм ярый инде.

– Шаяртырга хәлең булгач, кайтып җитәрсең, – дип, Фәимә апа бүлмәдән чыгып китте.

Гөлшат өстәленә карап алды, барысы да тәртиптә: «Бүгенгә эшләр бетте шикелле, кайтсаң да була». Гөлшатның күзләре авырулар тарихларына төште, иң өстә иртән кергән кызның тарихы ята иде. «Шул кыз янына кереп чыгам да кайтам»,– дип уйлап, табиб бүлмәдән чыгып китте. Коридорда утырган Тәнзилә белән бераз сүз алышканнан соң, палатага керде. Кечкенә бала берүзе йоклап ята иде, янында әнисе юк. Гөлшат, уятырга теләмичә, әкрен генә кыз янына килде, кулыннан йөрәк тибешен санады, бала ыңгырашып алды. Йөрәге бик еш тибә иде, йөз утыз – йөз кырык тирәсендә. Гөлшат, кызны уятырга тырышып, исемен әйтте, ләкин ул уянмады, кулыннан җиңелчә генә чеметеп тә карады. Бала көчкә күзләрен ачты, ләкин аның күз карашы ниндидер томанлы иде. Гөлшат тиз генә юрганны күтәрде, бала, эче белән суламыйча, күкрәге белән еш-еш сулый иде.

Табиб тиз генә палатадан чыгып, Фәимә апа янына керде:

– Фәимә апа, Мансур кайда?
– Әле монда гына йөри иде, ул нигә кирәк булды сиңа, сине кайтарып куйсынмы әллә?

– Юк, иртән кергән кечкенә кызны тизрәк районга алып барырга кирәк, селезёнкасы шартлаган, ахрысы, эче миңа бер дә ошамый, йөрәк тибеше дә бик еш, – дип, кире коридорга чыкты.

Тәнзилә табибның чабып йөрүен күреп, борчыла башлаган иде:

– Ни булды, Гөлшат Равилевна?

– Тәнзилә, безнең нәзек кан тамырына куя торган катетер бармы? – Бар иде каядыр.

– Тиз генә кечкенә кызга куярга кирәк һәм система аркылы полиглюкинны тоташтыр, ә мин аның әнисен эзлим.

– Әнисе, бала йоклаганда, өйгә кайтып килим дип киткән иде, ул бит күп балалы хатын. Калган балаларны ашатасым бар, дип...

– Ярар, аңладым, син бар, мин әйткәнне тиз генә эшлә, мин районга, Илдар Азатовичка шалтыратам, операциягә әзерләнә торсыннар. Бу балага да операцияне монда гына ясасак, безне аңламаслар, – дип, Гөлшат үз бүлмәсенә кереп китте.

Илдар Азатович трубканы озак кына алмый торды. Гөлшат эченнән аны ачуланып та алды. Бераздан таныш тавыш ишетелде:

– Илдар Азатович тыңлый.

– Бу әле тагын мин, Гөлшат.

– Тагын ни булды, тынгысыз табибым?

– Шаяртып торырга вакыт юк. Илдар Азатович, операция бүлмәсен әзерли торыгыз, мин хәзер бер авыру баланы алып киләм, аңа тизрәк операция ясарга кирәк.

– Тагын ни булды инде, ник үзең ясамыйсың? Син бит безнең бөтен һөнәргә оста.

– Илдар Азатович, шаяртырга вакыт юк, чөнки авыруым биш яшьлек бала, аны иртән үгез сөзгән булган, хәзер хәле бик начар, талагы шартласа мин аны кисеп ала алмам дип куркам, – диде Гөлшат, эшнең бик куркыныч икәнлеген аңлатып.  

– Иртән сөзгәч, ник соң син хәзер генә шалтыратасың, ник иртә белән алып килмәдең.

– Иртән аның хәле яхшы иде, әнисе дә районга барырга теләмәде, мин дә бик кыстамадым. Баланың йөрәк тибеше йөз иллегә якын, эче белән дә суламый.

– Аңладым, тизрәк алып килегез, алып килеп җитә алсагыз. Ишек төбендә торган Фәимә апа:

– Син, шайтан кыз, баланы тагын үзең ярмакчы буласыңмы?

– Юк, Фәимә апа, районга алып барабыз. Тәнзилә система куйган булса, баланы тизрәк машинага чыгарып салыгыз, мин районга аны үзем озатам. Монда минем гаеп, иртүк теге кичәге хатын белән озатасы калган.

– Ярар, ни булса, шул булыр. Мансур ишек төбендә көтеп тора, баланы тиз генә чыгарып салырбыз. Син төнлә дә йокламадың, бәлки, Тәнзилә генә илтеп кайтыр.

– Юк инде, үзем илтәм. – Ләкин бер тоткарлык бар.
– Тагын нинди тоткарлык?

– Әнисе өенә кайтып киткән бит, хастаханәдән ерак яшиләр, бәлки, башта аның артыннан барып килергәдер?

– Юк, Фәимә апа, аның артыннан йөрергә вакыт юк, баланы алып барып җиткерә алырбызмы, юкмы? Әнисе килеп чыкса, район үзәгенә үз җае белән барсын.

– Алайса барыгыз тизрәк, – диде Фәимә апа баланың хәле начар икәнлеген аңлап, эченнән белгән догаларын укый-укый.

Гөлшат даруларны җыеп чыкканчы, баланы машинага чыгарып салганнар иде инде. Фәимә апа Мансурга барысын да аңлаткан, шуңа күрә ул бер сүз дәшмичә, машинаны куа бирде. Районга ярты сәгатьтән артыграк барылгандыр. Машина бик кызу барса да, Мансур бик сикертмәле урыннарны акрын узарга тырышты. Район хастаханәсендә аларны көтәләр иде. Баланы тиз генә операцияләр бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Гөлшат та хирургка ярдәм итәргә дип, кулларын юды. Баланың эче тулы кан иде, Гөлшатның уйлары дөрес булып чыкты. Операция сәгать ярым дәвам итте. Наркозны Илдар Азатович үзе бирде. Ләкин операция беткәндә дә, баланың кискән җирләреннән һаман кан туктамады.

– Кан салмасак, баланы коткарып булмый, – диде Илдар Азатович.

– Кан юк шул, булган канны иртән сездән алып килгән хатынга салдык, – дип җавап бирде операция ясаучы хирург.

– Минем шул ук группа һәм резус фактор, минем канны алыгыз, – диде Гөлшат.

– Син кичә кан бирдең бит инде, синнән ярамый. Әнисе дә юк, ичмасам, – дип сыкранып куйды Илдар Азатович.

– Мин хатын-кыз бит, без кан югалтуга түзем. Балага бик күп кирәк тә түгел? Аннары баланы коткара алмасак, мин гомерем буе үземне гаепле санаячакмын.

– Ярар, әйдә, син минем чәчләремне агартып бетерәсең, ахрысы, төрмәгә утыртсалар, миңа борылып та карамассың әле.

– Илдар Азатович, ник алай дисез? Төрмәгә утыртырлык без нәрсә эшләдек?

– Гөлшат аңламыйча, баш табибка карады.

– Әле эшли генә башлаган бер табибым кичә сертификатсыз операция ясады, бүген ата-анасы рөхсәтеннән башка баланы операциягә алып кереп киттек, хәзер мине бер көн эчендә бер кешедән икенче тапкыр кан алырга мәҗбүр итә. Ә болар барысы да закон буенча дөрес түгел, әгәр баланы югалтсак, прокурорга ничек аңлатып бирербез?

– Шулай булгач, без бу баланы коткарырга тиеш, аны коткарыр өчен мин кан бирергә тиеш, – диде Гөлшат үзенең тәкъдимен яклар өчен.

– Тиеш, тиеш. Без күп нәрсә тиеш, законны да, министрлыктан килгән кагыйдәләрне дә без үтәргә тиеш. Прокурорга бергә барырбыз, бар, күрше бүлмәгә чыгып ят, ике йөз грамм җитәр дип уйлыйм. 

Гөлшат перчаткаларын салып, күрше бүлмәгә чыкты. Кан алганда Гөлшатның башы әйләнеп, ул аңын югалтты. Нашатырь исеннән айныгач, эченнән генә: «Мондагы кызлар, бу табиб каннан курка икән, дип көләрләр инде», дип уйлады. Ләкин беркем дә бер сүз дәшмәде. Илдар Азатович кына кереп, хәлен белеп чыкты. Гөлшат баланың хәле белән кызыксынды:
– Кан агуы туктады, ләкин хәле бик авыр, – диде баш табиб. Гөлшатны хастаханәдә кундырмакчылар иде, ләкин ул: «Кунмыйм, кайтам», – дигәч, Илдар Азатович үз машинасын биреп, аны авылга кайтарып куйдылар. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мичтән бәлеш көткән шикелле көтеп алам бу әсәрне

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уф...йорэккэ утеп керерлек итеп язылган...чынлыкта да мондый врачлар бар микэн

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ий Аллакаем исэн генэ калсалар ярар иде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          ?????