«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе
-
8 ноября 2024 - 13:00
ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан. -
4 октября 2024 - 13:00
ГЫЙБРӘТЛЕ ХАТА (хикәя)
Бусагада бер ир, ике яшь кенә хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган сабый. Икенчесендә – таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән. -
6 сентября 2024 - 13:00
МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, БАЛАМ (хикәя)
Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус- туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшьпар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый» дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы тикшеренүләр, дәваланулар. -
5 августа 2024 - 13:00
АЛАМАЧЫ БАБАЙ ДӘРЕСЛӘРЕ (хикәя)
Икенче тапкыр әни мине аламачы бабайларның өйләренә үк алып менде. Алар югары очта торалар икән, елганы чыгып, тыкрыктан таугарак менәсе генә кала. Мин әнидән алда йөгерәм, зур, матур йорт эзлим. Бабай зур булгач, өйләре дә башкалар өеннән зуррак төсле. Тик никтер әни гап-гади йорт каршында туктап калды. Шул чакта әни шаярадыр кебек тоелды миңа. -
28 июня 2024 - 13:00
БИЗМӘННӘР НИ ДИЛӘР? (хикәя)
– Кая, кая, карыйм әле ныклап! Кулбашларыңны турайтып бас. Боже, абруеңны төшереп, нинди сәләмә тотып кайттың син?! Ни исеме, ни буе, ни төсе, ни киеме! Талган канатын сөйрәгән карга кыяфәтләре бар бу карачкыда. Алгарак чык, кем... – Татар кызы ул, Мәрвия исемле! -
15 мая 2024 - 13:00
МИҢ (хикәя)
Август азакларында, чыннан да, Миңсылуның йөзе чистарып китте сыман. Карамыш сөенде, Миңсылу да бик куанды. Ләкин көзге салкыннар килгәч, салкын һавада, Миңсылу йөзендәге ямау күгелҗем-шәмәхә төскә керә. Җылыга кергәч, тире астына үлек җыелган кебек, гайре табигый бер сары төс ала, менә-менә бу тире ярылып, аның астыннан эрен сытылып чыгар кебек. Кыз ябыкты, йөзе сулыкты, элеккеге гүзәллеге дә әллә кая китте. -
12 апреля 2024 - 13:00
ГАЯРЬНЕКЕЛӘР (хикәя)
Машинасын туктатып, озак үкседе ул. Җаны үкседе. Күзеннән сытылып чыккан сыңар бөртек яше кырынган шома битеннән тәгәрәп төшүен дә сизмәде. Эчендә нидер өзелгән иде бүген. Ниндидер бик якын, бик кадерле нәрсә иде ул. Гомере буе кырыс хезмәттә булган ир, беркайчан да күз яшьләренә ирек бирмәгән ир аны сүз белән аңлатып та бетерә алмый иде. -
22 марта 2024 - 10:00
Минем гаиләм
Әти-әни – ике канат, Мине саклап йөртергә. -
27 февраля 2024 - 14:00
Дәү әнием киңәше
Рәхмәт инде, дәү әнием, Син – яхшы тәрбияче, Телефонны оныттырып, Китап укыткан өчен. -
22 февраля 2024 - 14:00
Кунакта
Әбиемә кайттым әле менә Каникулда аңа кунакка.