Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

ГЫЙБРӘТЛЕ ХАТА (хикәя)

Бусагада бер ир, ике яшь кенә хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган сабый. Икенчесендә – таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән.

Кыш. Зәмһәрир суыклар. 1976 елның декабрь азаклары. Көн кичкә
авышып бара. Сәлимә ялгызы гына бәйләм бәйли. Аяк очында, иркәләнеп,
мәчесе ята. Кинәт каты итеп ишек дөбердәттеләр. Сукрана-сукрана: «Кем
йөри икән? Нинди нужалары төште? Йа Ходай, хәерлегә генә булсын», –
дип укына-укына, ишеген ачты һәм... аптырап калды. Бусагада бер ир, ике
яшь кенә хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган
сабый. Икенчесендә – таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре
бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән. Ир кеше Кавказ
ягыннан, күрәсең. Ул сүзләрне вата-җимерә, бер русча, бер татарча сөйләп,
нидер аңлатырга тырышты. «Кундырып кына чыгармассызмы икән?» – дип
үтенде. Сәлимә башта каушап калды. Мондый каты суыкта этне дә урамга
куып чыгармыйлар. «Әйдәгез! Өйгә үтегез», – диде ул. Яшь хатынның
баласын кулына алды һәм үзенең бала тудыру йортында Зөлфиясен беренче
тапкыр күкрәгенә кысуын хәтергә төшерде. Уйларыннан айнып китеп,
юлчыларга юыну бүлмәсен күрсәтте. Үзе исә, сабыйны күкрәгенә кысып,
йокы бүлмәсенә алып керде. Баланың юрганын ачып җибәрсә... шаккатты.
Пычрак чүпрәкләр арасында, авыр сулыш алып, сабый ята. Күзләрен дә
ачарга хәле юк аның. Тәне ут кебек яна, бот аралары катып укмашкан.
Бу кадәр битарафлык белән очрашканы юк иде Сәлимәнең. Җан ачуы
белән кычкырып җибәрүен сизми дә калды ул: «Кайсыгыз әнисе? Тизрәк
минем янга! Балагыз үлеп бара бит. Ачы суыкта юлга чыгалармыни?
Күкрәк сөте имезәсезме? Кая юл тоттыгыз?» Сәлимә сорау артыннан
сорау яудырды. Йөрәге әрнеде. «Нигә Ходай, тәрбияли алмаса да, кемгәдер
бала бирә, кемнеңдер исә газиз баласын тартып ала?!» дигән уй үтте
башыннан. Дөнья шулай корылган. Кайчак бик мәкерле ул. Шул арада
хатыннарның берсе чүпрәк сумкадан сөткә охшаган сыекча салынган шешә
тартып чыгарды. Ул әллә туңган, әллә оеган – белмәссең. «Апа, җылытып
бирсәгезче», – дип, шешәне Сәлимәгә сузды. Сәлимә бу сыекчаны юынтык
суга охшатты. Аш бүлмәсенә чыгып, бераз шикәр салып, сөт кайнатты. Балага башта су, аннары сөт биреп карады. Тәннәрен юып, крем сөртеп,
өстен алыштырды. Кызы Зөлфиядән калган бик күп бала әйберләрен сандык
төбендә саклый иде. Менә бүген кирәге чыкты аларның. Сәлимә бала белән
мәш килде, юлчыларга аш бүлеп бирде дә: «Түр бүлмәдә йокларсыз», –
дип, үз бүлмәсенә үтте.
Кышкы төн озын. Керфек тә йоммый, яшь чакларын, шатлыклы
минутларын, бөтен тормышын башыннан үткәрде ул.
***
Яшьли тормышка чыкты Сәлимә. Рәфисе ике йорт аша гына яши, биш
яшькә өлкән. Авыл бәләкәй, башлангыч мәктәптә 4 сыйныф кына укыйлар.
Аннары күрше авылга йөреп укыдылар. Рәфис, Сәлимәгә ярдәмләшеп,
китап-дәфтәрләрен гел күтәреп йөрде. Сәлимәнең Саҗидә исемле сеңлесе
дә бар. Рәфис аңа да ярдәм итте. Сәлимәнең әти-әнисе – гади кешеләр.
Әтисе Хәмит – алдынгы механизатор, трактор, комбайнда эшләде. Ул аз
сүзле, акыллы, сабыр кеше, гел елмаеп кына тора, ярдәмчел. Әнисе Саймә –
алдынгы савучы. Эшне ут кебек ялмап ала, күрми дә каласың, җиренә
җиткереп эшләп тә куя. Тату, үрнәк гаилә. Балалары китапка мөкиббән
булды. Сәлимәгә төннәр дә җитмәс иде. Шигырьләр, төрле романнардан
өзекләрне яттан укый иде. Аеруча Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр»,
«Олы Иек буенда», «Җимеш» әсәрләрен яратты. Габдрахман Әпсәләмов
һәм башка бик күп язучылар белән китаплары аша танышты ул. Сәлимә
мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Китапханәчеләр техникумына
укырга керде. Фатирда Заһидә атлы хатында торды. Ул, ялгызы ике
ул үстереп, югары белем алырга ярдәм иткән. Алар икесе дә башлы-
күзле. Себер якларында яшиләр. Дүрт оныгы бар. Елына ике-өч тапкыр
әниләренең хәлен белергә кайталар югыйсә. Әни кешегә бу да аз. Заһидә –
авыр язмышлы кеше. Үзе бер китап язарлык. 42 яшендә иренең атлап барган
җирдән йөрәге туктаган. Ике улын Заһидәгә калдырып, бакыйлыкка күчкән.
Заһидәгә нибары 38 яшь булган. Кияүгә чыкмаган. Сорап килүчеләр дә
булган. Балаларын үстерергә көч тапкан үзендә.
Сәлимә анда өч ел яшәде. Аларны читтән карап торсаң, әниле-кызлы
кебек. Аерылу сәгатьләрен бик авыр кичерделәр.
***
Сеңлесе Саҗидә югары уку йортының физика-математика факультетына
укырга керде. Кызлар киткәч, өй эче бушап, шыксыз булып калды. Атна
саен кайтып тора алар югыйсә. Саймә апа барыбер сагына. Үскәннәрен
сизми дә калды, кошчыкларын читкә очырды.
Җәйнең матур мизгелләре. Һич туктамый кошлар сайрый. Тирә-якта
яшеллек. Инеш, елгалар челтерәп ага. Якында гына кәккүк кычкыра.
Җәйнең шушы ямьле көннәрендә Сәлимә, кулына диплом алып, туган
ягына әти-әнисе янына ашыкты.
Авылда тормыш гөрли. Сәлимәне туган авылына китапханәче итеп
тәгаенләделәр. Аның авылга кайтуына ышанып та бетмәделәр. Чөнки
яшьләр бүген шәһәргә атлыгып тора. Шунысы кызганыч: авыллар бетүгә
таба бара.

Сәлимәне әти-әнисе бик сагынган. Сөйләшер сүзләре бетми. Тик әтисе
Хәмит абый бик йончыган. Ябыккан, күзләре тоныкланып калган. Сәлимә
бер атна гына ял итте дә башы-аягы белән эшкә чумды. Әнисенең дә кул-
аяклары сызлый. Аеруча явым-төшем булса. Алар икесе дә лаеклы ялда.
Көз айлары керде. Туктаусыз яңгыр ява. Игеннәрне дә чиле-пешле җыеп
алдылар. Әтисенә, лаеклы ялга киткәндә, зурлап, тракторын бирделәр. Ул
шуның белән авыл халкына ярдәмләшә. Акча бирсәләр дә, алмый. Бер көнне
өзлегеп китте. Сәлимә районнан «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртты.
Табиб, җентекләп карагач: «Хәлегез мөшкел. Хастаханәгә җыеныгыз!» –
диде. Хәмит абый карышып тормады, чөнки эченең авыртуына чыдарлык
түгел иде. Әтисендә яман шеш авыруы таптылар. Саймә үзенә урын
таба алмады. Тиз арада операция ясарга кирәк иде. Тик Хәмит абый
ризалашмады.
Сәлимәнең сөйгәне Рәфис тә, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,
диплом алып кайтты. Сәлимә Рәфиснең өенә барып йөри, әти-әнисенә
булыша. Рәфисне күрше авылга агроном итеп билгеләделәр. Бер көн
күрешми торсалар, бер ел кебек тоела. Яшь чак – дәртле чак, көчләре
ташып тора. Мәхәббәт шундый изге, көчле, сихри шул. Рәфис Сәлимәсен
зәңгәр кыңгырау чәчәккә охшата. Дулкынланып торган, алтын төсендәге
чәч. Офык төсле зәп-зәңгәр, сөрмәле күзләр. Кыйгач карасу кашлар.
Җыйнак борыны, чия кебек ирене ымсындырып тора. Аяклары төз. Гәүдәсе
сылу. Йөзе көләч, елмайганда, ап-ак тешләре күзне чагылдыра. Сокланып
туймаслык хур кызы инде менә. Рәфис тә мәһабәт сынлы. Кап-кара, куе
чәч. Чем-кара күзләр. Мускуллары йомры. Эре-эре атлап йөри. Авызы
гел ерык. Сабантуйларында көрәшеп, һәрвакыт җиңүче була. Табигать
икесенә дә матурлыкны юмарт биргән. Рәфис җырга һәвәс, моңлы тавышы
йөрәккә үтеп керә. Әмма ул бик сирәк җырлый. Әнисе бервакыт: «Моңлы
кеше бәхетсез була ул», – дип әйтеп куйган иде. Сәлимә биюгә оста. Төрле
бәйгеләрдә катнашып, дипломант, хәтта лауреат булды. Яшьләр, эшне
озакка сузмыйча, язгы чәчүне тәмамлап, ике яктан әти-әни фатихасын
алып, өйләнешеп тә куйды. Туй мәҗлесе бик шәп узды. Кара диңгез буенда
ун көн ял итеп, кояшта кызынып, көч җыеп кайттылар. Авылда тормыш
гөрли. Яшьләргә йорт салырга түләүсез җир, чыршы бүрәнә бирделәр. Авыл
халкы да ярдәмләште. Сәлимә белән Рәфис, өмә ясап, йортны күтәреп тә
куйдылар. Рәфиснең әти-әнисе дә өлкән яшьтә инде. Ике апасы читтә, үз
тормышы, гаиләләре белән яши. Ике яктан да әти-әниләре: «Әллә, балалар,
бергә торабызмы? Йорт зур, сыярбыз», – дип әйтеп карады. Рәфис, аларны
кочып: «Йортны сезнең янда гына салабыз бит. Ир кеше үз гомерендә
йорт салырга, ул үстерергә, агач утыртырга, үз буразнасын сызарга тиеш.
Нәселебез тамыр җибәрсен өчен», – диде. Бер ел үтүгә, кызлары туды.
Яңа алты почмаклы йорт, тормышлары түгәрәк. Кызларына Зөлфия дип
исем куштылар. Рәфисе, районга китсә, сагынып, йөгереп кайтыр булды.
Сәлимәсенә, кызына нинди генә кием-салым ташымады. «Син – минем
фәрештәм. Барча хатын-кызлардан аерылып торырга тиешсең».
Саймәнең дә, әтисенең дә тазалыгы көннән-көн какшый. Хәмит абый
сөяккә калды, сөйләшмәс булды. Инде эш операциядән узган иде. Эре
малларын бетереп, кош-корт асрыйлар. Сәлимә хәзер өч йортка йөгерә.
Мунчага чакыра. Ике якны да тигез күреп, пешкән ашын да илтә.

Саҗидә дә уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Беркөнне аңа
көтелмәгән хәбәр әйттеләр. Укуын дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Саҗидә,
икеләнсә дә, ризалашты. Авылга кайтып, бераз ял итеп килергә булды ул.
Зөлфияне бигрәк якын итә. Кызга ике яшь тулып узды. Бик теремек. Әтисенә
охшаган. Саҗидә бик күп күчтәнәч, бүләк, Зөлфиягә уенчыклар төяде.
Июль башлары. Табигатьнең иң матур мизгеле. Җиләк пешкән чор.
Менә озакламый печәнгә төшәрләр. Саҗидә чалгы тавышын, күкенең
гомер санаганын тыңларга ярата. Авылына якынлашкан саен йөрәге дөп-
дөп типте аның. Автобустан төшеп, акрын гына туган йортына атлады.
Әллә сирәк кайтканга, бик сагынган ул авылын. Саҗидә кайтуын хәбәр
итеп тормады. Мәшәкатьләмәскә уйлады. Эш чоры бит, бер көн елны
туйдыра. Ишектән атлап керүгә, борынына дару исе килеп бәрелде. Әнисе
аш бүлмәсендә нидер әзерли. Әтисе күренми. Урамдадыр дигән уй үтте
башыннан. Саймә, кызын күргәч, кулындагы чынаягын төшереп җибәрә
язды: «Балам, сагындырдың бит, көн дә көттек үзеңне!» Әнисен кочаклаган
Саҗидә күзләре белән әтисен эзләде. Ул акрын гына әтисе яткан бүлмәгә
керде. Газиз кешесе сөяк тә тире, Саҗидәне күргәч, торып утырырга
уйлады, тик булдыра алмады, хәле юк иде. Саҗидәнең йөрәге чеметеп
куйды. Әтисен кочаклап, янында байтак утырды ул. Озак сөйләштеләр.
Эчтән генә үзен тиргәде. «Башта ук үзем белән Уфага алып китәсе булган.
Авыру тырнагыннан йолып алып калган булыр идек. Медицина көчле
хәзер» дип уйлады. Әнисенә күз төшерде. Аягында киез итекләр. Күрәсең,
аяклары сизми. Бүрәнә кебек шеш. Сәлимә апасы да ябыгып, тартылып
киткән. Апасын кызганып куйды ул. Өч йортка өлгерә. Өстәвенә, эшкә дә
чыкты. Зөлфиясен яслегә урнаштырырга уйлыйлар. Бик үткен кыз. Әтисе
кебек кара күзле. Ә елмаюы – әнисенеке. Гүзәллекне әти-әнисеннән тигез
алган. Саҗидәнең исә йөргән егете дә юк иде. Кино, театрга чакыручылар
булды, әмма ул вакытын кызганды. Яшьлек бит бер генә килә! Аңа хәтта
бераз куркыныч булып китте. Әти-әнисен янә шәһәргә хастаханәгә барырга
үгетләп карады. Зур табибларга күрсәтергә вәгъдә итте. «Юк, кызым, әтиеңә
соң инде. Мин исә аны ташлап китә алмыйм», – диде әнисе. Аш бүлмәсендә
әнисе белән икәү генә калдылар. «Син, балам, үзеңә берәр Рәфис кебек
кияү эзлә. Белем алу яхшы, әлбәттә. Тормыш корып, вакытында бәби алып
кайтырга кирәк. Чәчкә дә, үз вакытында атса гына, матур», – диде әнисе.
Авылда да тормыш итү җиңел хәзер. Йортларга газ кергән. Кайберәүләр
суын да өйгә керткән, бәдрәф өйдә хәтта. Авыл шәһәрдән калышырга
теләми. Кибетләрдә ни телисең, шул бар. Авыл халкы эшчән, бер-берсе
белән ярышып дөнья кора. Авылда мәчет тә бар. Олылар һәр җомга шунда
җыела. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә халык аеруча күп була. Борынгы
йолалар тергезелә.
Сәлимә баштанаяк эшкә чумды. Иҗат кичәләре, төрле бәйгеләр үткәрә.
Балаларны язучылар белән очраштыра, концертлар оештыра. Сабантуй,
Шәҗәрә бәйрәмнәре үтә. Өендә дә тәртип. Өе күркәм, нур уйный.
Хәмит абый 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Бик зурлап озаттылар үзен,
урыны оҗмахта булсын.
Саҗидә студентларга белем бирә. Диссертация яза. Әтисенең вафатын
авыр кичерде. Өзгәләнде. Әнисен кызганды. Олы йортта ялгызы ничек яшәр?! Сәлимә белән Рәфис, киңәшләшеп, аны үзләренә алып килде.
«Зөлфиягә иптәш, безгә терәк булырсың». Җәй дә үтеп бара. Саймә елның
һәр мизгелен көтеп ала. Хәмитен оныта алмый. Матур яшәде алар. Бер-
берсенә юл куя белделәр.
Зөлфия кайтып керсә, өй аның шат тавышыннан яңгырап тора. Тәтелдеге
чыга инде менә. Эшеңне онытасың. Балалы йорт изге, нурлы була бит ул.
Беркөн Саймә кызына: «Әллә кияүгә берәр малай алып кайтып бирәсеңме?
Тормышыгыз түгәрәкләнер иде», – диде. «Азрак сабыр итәргә иде, әнием.
Рәфиснең җиңел машинага чираты җитә, аннары уйларбыз», – диде кызы,
әнисен кочып алып.
Менә Рәфисе машина алырга барырга әзерләнә. Сәлимәсен, кызын
утыртып йөрергә хыялланды ул. Рәфис ике колхозда агроном булып эшли.
Тырыша. Җиргә гашыйк. Ашлык игүдә дисеңме, яшелчә-җимеш үстерүдә-
ме – гел алдынгы. Аны радио-телевизорда, гәзитләрдә гел мактап телгә
алалар. Эшен яратып, җиренә җиткереп үти яшь белгеч. Кешеләр белән
уртак тел таба белә. Беркөн Рәфис Сәлимәсенең саташып кычкыруына
куркып уянды. Хатыны шыбыр тиргә баткан, үзе калтырана. Рәфис аны
кочагына алып юатты. «Куркыныч төш күрдем. Ап-ак машинадабыз.
Өчәүләп каядыр юл алдык. Бервакыт әтием пәйда булды. Сөйләшми, кулы
белән нидер ишарәли. Безне чакыра. Кызым белән син юк булдың. Тонык
кына булып әтинең көлгән тавышы ишетелә. Сезгә кычкырам, ишетмисез.
Рәфис җаным, бу төш хәерлегә булса ярар иде дә соң. Куркам, нидер
сизенәм». «Арыгансың, бастырылгансың. Ничә ел инде ял күргәнебез юк.
Әбине, әти-әниләрне алып, бергәләп Кара диңгезгә барырга ниятләп торам.
Әбинең аякларына диңгез суының шифасы тияр бәлки. Юраганың юш килә
ул. Әйбәткә юра. Тынычлан, йокла», – диде Рәфис. Сәлимә йоклый алмады.
Әнисе өйрәткән догаларны укыды. Иртән мал-туарын карап, Зөлфиясен
балалар бакчасына, Рәфисен эшкә озатты. Әнисенә чәй эчерде. Саймә инәй
Сәлимәнең агарып киткән йөзен күреп борчылды. «Әни, әтиемне бик еш
төштә күрәм», – дип, төшен сөйләп бирде Сәлимә. Әнисенең дә төшенә
еш керә икән әтисе. Хәер өмет итәдер дип уйладылар.
Күршедә дүрт балалы гаилә бар. Бик каты эчәләр. Балалары тәрбия,
җылы аш күргәне юк. Интернатка да алып китеп караганнар иде аларны.
Әти-әнисе, айнып, бераз кешечә яши башлагач, кире кайтардылар. Мондый
тормыш озакка бармады. Авыл халкы, сабыйларны кызганып, ризыгын,
киемен биреп тора. Сәлимә дә, күп итеп аш, тәбикмәк пешереп, балаларны
сыйлап чыкты. Тик эшендә дә, өендә дә төше исеннән чыкмады.
Көткән көн килеп җитте. Рәфисе ап-ак төстәге «Жигули» машинасын
алып кайтты. Август ае иде. Иген дә, бакчадагы яшелчә-җимеш тә котырып
уңды. Рәфисе очып кына йөри. Сәлимәне, көчле кулларына күтәреп, зыр
әйләндерде. Балалар кебек шаярышып алдылар. Араларында Зөлфия
йөгереп йөри. Шуннан да зуррак бәхет буламы соң?! Саймә сөенеп бетәлми.
Кичке аштан соң Рәфис сүз башлады: «Сәлимә, безгә әзерләнергә кирәктер.
Диңгезгә дигән идем бит. Әйткән сүз – аткан ук диләрме әле? Мин үземнең
әти-әнине искәртәм. Аннары путёвка хәстәрләрбез». Сәлимә карышмады.
Әмма күңеле тыныч түгел иде. Саймә инәй дә сүзгә кушылды. «Олы юлда
йөрергә тазалыгым юк. Кодаларны алып барыгыз. Йортка да күз-колак кирәк. Рәхмәт, балалар, мин болай да оҗмахта яшим». Ул Рәфискә гел «балам»
дип кенә дәште. Рәфиснең буш вакыты булса, онытылып дөнья хәлләрен
сөйләшәләр. Сәлимәнең бераз сабыр итәргә теләге бар. Бакчасындагы
яшелчә-җимешне җыеп аласы, язучылар белән очрашу үткәрәсе – тагын
әллә күпме эш көтә аны. Тик Рәфисенең дә күңелен төшерәсе килми. Рәфисе
очып кайтып керде дә тиз генә капкалап алды. «Кайда әле Зөлфиям? Үзем
белән алам, – диде. – Әниләргә дә кереп чыгабыз. Алдан әйтергә кирәк.
Әзерләнә торсыннар». Зөлфия әтисенең кочагына ташланды. «Әллә бүген
үк китәбез диңгезгә? Минем йөзәргә өйрәнәсем килә». Сәлимәсен кочып-
үбеп, Зөлфиясен кулына күтәреп, елмаеп, күз кысып чыгып китте Рәфис.
Машинасын кычкыртып торды бераз. Кем уйлаган соңгы очрашу булыр
дип... Сәлимәнең йөрәге тыныч түгел. Язмыш сынаулары һәр кешенең
маңгаена язып куела диләр бит. Аллаһы Тәгалә безне сынмыйча-бөгелмичә
авырлыкларны җиңәр өчен яраткан. Сәлимә белән Саймә чәй эчеп алды.
Урамнан машина үткән саен тәрәзәгә йөгереп барды Сәлимә. Байтак вакыт
узды. Ике күзе гел юлда булды. Бәлки берәр танышы очрагандыр дип юатты
үзен. Кояш түм-түгәрәк булып офыкка тәгәрәде. Җилнең әсәре дә юк. Кулы
эшкә бармады яшь хатынның. Тоткан әйбере төшеп китә. Җанына урын
табалмаса да, әнисенә сиздермәде. Кош-кортларга җим салып, яшелчә-
җимешкә су сибәргә дип ихатага чыкты. Эш белән мәшгуль булса, вакыт
тизрәк үтәр бәлки. Киткәннәренә алты сәгать үтте. Бу вакытта районны
өч тапкыр урарга була. Ниһаять, капка төбенә бер җиңел машина килеп
туктады. Сәлимә бакчадан йөгереп чыкты. Бер полиция хезмәткәре, ике
таныш булмаган кеше басып тора. Баш кагып исәнләштеләр. «Сез Рәфис
әфәнденең хатынымы?» Сәлимәнең күз аллары караңгыланды. «Ханым,
нык булыгыз! Сезгә бик авыр хәбәр алып килдек», – диде ирләрнең берсе.
Күрше-күлән җыелды. Сәлимә аларның нәрсә сөйләгәнен аңларлык
хәлдә түгел иде. Кемдер килеп кочаклый, кемдер елый. Аны, машинага
утыртып, район үзәгенә, моргка алып киттеләр. Бер бүлмәгә алып кереп,
укол ясадылар. Кан басымы күтәрелгән.
Рәфиснең машинасы өстенә «КамАЗ» барып менгән. Бер мизгелдә
берьюлы иң газиз ике кешесен югалтты Сәлимә. Акылдан шашарлык. Ул
үз эченә бикләнде. Кайгы диңгезендә йөзәргә насыйп иткән икән Ходай.
Биреште, ябыкты. Рәфиснең әтисе Радик әфәндене өч айдан йөрәк өянәге
китереп сукты. Ике ай гына урын өстендә ятты да гүр иясе булды. Саймәнең
дә хәле шәп түгел. Кызының өзгәләнүен күреп, йөрәге әрнеде. Аның да
башына кан сауды. Телдән язды. Саҗидә дә тиз кайтып җитте. Әнисе өч
кенә көн ятты. Ул да бакыйлыкка күчте. Бөтен шартын китереп, ире Хәмит
абый янәшәсенә җирләделәр аны. Саҗидә апасына кияүгә чыгуын, авырга
узуын, диссертация яклавын әйтергә көч тапмады.
Сәлимә зиратка еш барды. Рәфисе кашкарый чәчәкләрен ярата иде,
шуларны утыртты. Якыннарының бер рәткә тезелеп киткән каберләрен
карап, чистартып торды ул. Аларга бөтен яңалыгын сөйләде, күңеле
бушаганчы елады. Ялгызы яшәү бик авыр иде аңа. Ул Рәфиснең әнисен
үзенә чакырды. «Ташлама мине. Кайгыбыз уртак. Җылы сүзең белән булса
да ярдәмләшерсең», – дип, бианасының иңенә башын салып, озак елады
ул. Зөбәйдә апа аның укытучысы да бит әле. Ул киленен кочагына алды. Аның да йөрәге сыкрый иде. Үзенең дә аның янына барып торырга исәбе
бар иде. Әйтергә җөрьәт итмәде. «Яшь бит әле. Бәлки, кияүгә чыгар» дип
уйлады. Бүген исә килене үзе өзгәләнеп чакыра. Сәлимә икенче көнне үк
Зөбәйдә әнисен алып та килде. Кышкы озын кичләрне бергә үткәрде алар.
Яңа ел да якынлаша. Сәлимә бераз тынычлана төште. Зөбәйдә апа ул эштән
кайтуга тәмле ризыклар пешереп куя. Бер-берсенең күңелен күреп яшиләр
шулай. Башка чара юк. Кайгыларны вакыт тигезли. Зөбәйдә апа белән биш
ел әниле-кызлы яшәде алар. Бер-берсенә шулкадәр ияләштеләр. Килене
кайтмый торса, Зөбәйдә тәрәзәдән тәрәзәгә йөри, үзенә урын таба алмый.
Язның ямьле бер көнендә, мунча кереп чыккач, Зөбәйдә: «Хәлем китеп тора,
балам», – дип, ятып торырга булды. Шул килеш мәңгелеккә күзен йомды
ул. Сәлимәнең һич тә ышанасы килмәде. Дару төймәсе дә капканы юк иде
бит аның. Төрле үлән чәйләре эчеп, дөрес тукланып яшәде. Сәлимә тагын
ялгыз калды. Көндез эштә, кич мал-туар арасында, бакча карый. Җәй көне
ялгызлык артык сизелми. Кышкы кичләрдә авыр. Үзен кая куярга белми.
Кулын сорап килүчеләр дә, димләүчеләр дә күп булды. Йөрәгенә берсен
дә кертә алмады ул. Мәхәббәтенә тугры калды.
***
Ә менә бүген тормышында көтмәгәндә сәер юлчылар пәйда булды.
Уйларыннан арынып, алардан нидер сорамакчы булган иде дә, тегеләре
йоклап та киткән. Баланың хәле начар. Авылда фельдшер бар да ул, тик
вакыт соң инде. Бераз уйланып торгач, Сәлимә, киенеп, Гадилә апага китте.
«Төнге ачы суыкта кем йөри тагын?» – дип, ишекне ачты фельдшер. Ишек
катында, елардай булып, Сәлимә басып тора. Ул аны өйгә чакырды. Сәлимә
барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Гадилә, кирәк-ярагын алып, ашыга-
ашыга, Сәлимәгә иярде. Баланы карады. «Үпкәсе кабарган. Тиз арада
хастаханәгә илтергә кирәк», – диде. Укол ясады, дару төймәләре эчертеп
китте. Зур кара күзле, матур кыз бала. Иртәнге якка бала да, Сәлимә дә
йоклап китте. Шундый каты йоклаган ул, хәтта юлчыларның өйне актарып
йөргәнен дә сизмәгән. Мәчесенең мыраулаганына уянып китте Сәлимә.
Җәһәт кенә торып, аш бүлмәсенә керде. Өстәл әзерләп, ишекләрен шакып
караса, җавап бирүче юк. Ишекне ачса, «кунакларыннан» җилләр искән.
Ары сугылды, бире сугылды Сәлимә, күршеләрен чакыртып кертте. «Баланы
онытканнар бит. Тукта, берәр язулары бардыр, бәлки». Ул залга кереп китте,
үз күзләренә үзе ышанмыйча, туктап калды. Сервант ишекләре шар ачык.
Пыяла чәйнүктә алтыннарын саклый иде. Ул өстәлдә тора. Алтыннар да,
саклаган акчалары да юк. Сәлимәнең күз аллары караңгыланды. Чайкалып
куйды. Ярый, Гадилә апасы тотып калды. Кәгазь кисәге табып алдылар.
Бик хаталы язылган, аңлап бетерерлек түгел. «Сәлимә апа, кызыбызны
сезгә калдырабыз. Бүләк итәбез. Яшәр урыныбыз да, ашарга бер сынык
икмәгебез дә юк. Бу безнең баладан баш тарту турындагы имзабыз булыр.
Акчаларыңны, алтыннарыңны без алдык. Безне эзләтмә. Гомер булса, бәлки,
китерербез. Хушыгыз. Декабрь, 1976 ел».
«Бу Ходайның бүләге бит. Зөлфия дип кушам исемен. Ишетәсеңме,
Гадилә апа, Зөлфия! – дип, кат-кат кабатлады Сәлимә. – Тик берәр
чарасын күрик инде. Районга хастаханәгә алып барыйк». Күрше-күлән: «Милициягә хәбәр итәргә кирәк, – дип борчылды. – Оятсызлар, талап
чыгып киткәннәр». Сәлимә сабыйны күкрәгенә кысты, баланы тартып
алырлар дип курыкты. Башын югары күтәреп: «Рәхмәт сезгә. Авыр
хәлдә ташламадыгыз. Миңа тиз арада машина кирәк. Һәр минут кадерле.
Бернинди милициягә әйтмәскә», – диде ул. Бу хәбәр дулкын кебек авылны
айкап чыкты. Олы яшьтәге бер абзый «Нива» машинасы белән районнан
көн дә гәзит-журнал, хатлар ташый. Суык дими, буран, яңгыр дими.
Елмаеп килеп керде дә: «Сезгә җыенырга 15 минут. Китәбез», – диде.
«Йортың өчен кайгырма. Исән-имин терелеп кайтыгыз», – дип озатып
калды күршеләре. «Юлда балага ярдәмем кирәк булыр», – дип, фельдшер
да утырып барасы итте. Сәлимә бала белән ай ярым хастаханәдә ятты.
Табиблар үлем кочагыннан йолкып алып калды сабыйны. «Исәпкә
куябыз, язлы-көзле дәваланмыйча булмас. Үсә төшкәч, диңгез һавасы
таләп ителер, санаторийларга йөрергә туры килер», – диде алар. Сабый
кайсы ягы беләндер Зөлфиясен хәтерләтте Сәлимәгә. Аңа бер ел декрет
ялы бирделәр. Янә тормышына ямь керде. Ул хәзер ялгыз түгел. Яшәү
максатына ия булды. Сыерын бетереп, кәҗәләр алды. Балага кәҗә сөте
файдалы диделәр. Балага нәрсә генә бәйләп кидермәде ул.
Беркөнне сеңлесе Саҗидәгә ике бит хат язып җибәрде. Бик горурлана
аның белән Сәлимә. Профессор дәрәҗәсенә үрләде. Иптәше Надыйр
да – зур галим, икесе дә институтта эшли. Кызлары Раушаниягә биш яшь.
Тормышлары түгәрәк. Шәһәр үзәгендә дүрт бүлмәле фатирда яшиләр.
Күзләр генә тимәсен. Әти-әнисе генә күрә алмады. Җәй көне гаиләсе
белән Саҗидә кайтып төште. Үз машиналарына күп итеп күчтәнәч,
бүләкләр төягәннәр. Саҗидә тагын да чибәрләнгән. Чәчләрен кистергән,
шәһәр хатыннарына охшап калган. Бераз түгәрәкләнгән. Зөлфиягә бер
яшь тә тулмады әле. Уйный, алдата башлады. Раушания белән бик тиз
дуслаштылар.
Сәлимә – уңган хуҗабикә. Өе пөхтә, аш-суга оста, бәйрәмнәрдә, Коръән
ашларында камыр ризыкларын аңардан пешертәләр. Әнисеннән өйрәнеп
калды ул аш-су пешерү серләренә. Тәмле аштан соң мунча да өлгерде.
Мәтрүшкәле себерке, кәҗә сөтеннән кымыз, каклаган каз, корт, сөт өсте,
чөгендерле катык, мичтә бәлеш – җаның ни тели, барысы бар. Икенче
көнне әти-әнисе, ире, кызына багышлап, Коръән укыттылар. Каберләрне
тазартып, буяп кайттылар.
Сәлимәнең күптән борчыган уе бар иде. Икәү генә калгач, сүзне кайдан
башларга белми аптырап бетте ул. «Йә, апа, тыңлыйм. Ниләр борчый
үзеңне?» – диде Саҗидә. «Бер үтенечем бар. Әти-әни йортын сатсак, ничек
булыр икән? Зөлфияне дәваларга акча кирәк. Чире көчәеп китәр дип куркам.
Ул йорт синеке дә бит». Саҗидә, апасын кочып: «Ул йорт синеке генә. Әти
белән әнине карадың. Мине укытырга ярдәм иттең. Акчаң җитмәсә, үзем
дә өстәрмен», – диде. Сәлимә сеңлесенең каршы килмәсен белә иде. Әмма
үзе генә сатып җибәрергә батырчылык итмәде.
Бер атна рәхәтләнеп ял итте алар. Бернинди чит яклар кирәкми. Табигате,
урман-тавы, җиләк-җимеше дисеңме. Сокланып туя алмаслык! Надыйр
су буенда балык чирттерә. Саф һава сулап кинәнде, хозурланды ул. Юлга
чыгар алдыннан зиратка барып килделәр.

Сәлимә йортны сатып җибәрде. Акчасын саклык кенәгәсенә күчерде.
Аның бар максаты – баланы аякка бастыру. Зөлфиясе быел беренче
сыйныфка барды. Укырга тиз өйрәнде ул. Исәп-хисабы исә авыррак.
Беркөнне Сәлимә эштән кайтып килә иде, күршедә торган югары сыйныф
укучысы бер кәгазь тоттырып китте. Аны мәктәпкә чакыртканнар иде.
Бераз каушап калды. Башыннан мең төрле уй узды. Йөгерә-атлый мәктәпкә
ашыкты: «Авырып китмәсен тагын», – дип, сулышы кабып, Зөлфиянең
сыйныф бүлмәсенә барып керде. Дәрес беткән, балалар таралмаган.
Укытучы олы яшьтә. «Борчылмагыз, бар да яхшы. Чакыртуымның сәбәбе
башка. Кызыгызның тавышы бик моңлы. Җыр дәресендә аны тыңлап
карадык. Җыр түгәрәгенә язылсагыз, сезгә авыр булмасмы? Кайсы баланың
нәрсәгә сәләте барлыгын җентекләп тикшерергә һәм ул сәләтне үстерергә
ярдәм итәргә тиеш без. Тормышта дөрес юл сайларга. Без һәр баланың
җәмгыятькә файдалы кеше булып үсүен телибез. Дөрес сулыш алып җырлау
кызыгызга файдага гына булыр», – диде ул. Сәлимә бераз икеләнеп калды.
Алай да каршы киләлмәде.
Гомер уза торды. Кызы дүртенче сыйныфны тәмамлый инде хәзер.
Вак-төяк эшләрен төгәлләп, тагын диңгез буена барып кайтырга ниятли
Сәлимә. Кызына диңгез һавасы бик килеште. Соңгы тапкыр күренгәндә,
табиб кызның тәмам савыгуын әйтте. Тик сакланырга киңәш итте. Рәфиснең
апалары да үзләренең йортын сатарга ризалашты. Алар да Сәлимәгә кайтып
йөри. Бик хөрмәт итәләр үзен. Сәлимә йорт акчасын тигез итеп барысына
бүлеп бирде. Апалары баш тартып караса да, кире алмады. Үз өлешен
банкка салып куйды. Кызы үскән саен күңеле тыныч түгел иде. Үз әнисе
килеп алып китәр төсле. Кайчак саташып, куркып уяна. Кызы тирә-як
авылларга барып җырлап йөри башлады. Авыл халкы серне саклый белде.
Зөлфиягә дөресен сөйләргә берәү дә җөрьәт итмәде. Кыз үзе генә кайчак
әтисе турында кызыксынды. Юл казасына очрады диюдән ары узалмады
Сәлимә.
Бүген нишләптер йөрәге сыкрый әле. Нидер сизенгән кебек. Эшендә
бар да яхшы. Янына бер яшь кыз китерделәр. Аны эшкә өйрәтә. Бик
тырыш кыз. Сәлимәнең эше күпкә җиңеләйде. Шулай уйга чумып
утырганда, китапханәгә иптәш кызы белән Зөлфиясе йөгереп килеп керде.
«Әнием, әнием. Безгә ике апа килеп керде. Сине сорадылар. Берсе миңа
шундый итеп карады, башымнан сыйпамакчы булды. Мин кулын этеп
җибәрдем. Үзләре сәләмә киемдә. Әнием, аларны йортыбызга кертмә,
ярыймы», – дип ачыргаланды бала. Сәлимәнең кулыннан китаплары
төшеп китте. Башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Тиз генә үзен
кулга алып, Зөлфиясен күкрәгенә кысты да: «Балам, сез мин килгәнче
биредә торыгыз. Беркая чыкмагыз. Зинһар өчен, сүземне тыңлагыз!» –
диде. Бу сүзләр балаларга ничектер сәер тоелды. Тик әнисе сүзен тыңлады
Зөлфия. Юлда очраган кешеләргә баш кына какты Сәлимә. Хәле бетте,
йөрәге дөп-дөп типте. Йорты янында ике хатын тәмәке көйрәтеп тора.
Үзләре әшәке итеп сүгенә.
Сәлимә аларны тиз таныды. «Ун елдан соң бу бәдбәхетләргә ни кирәк
тагын?» дигән уй үтте башыннан. Чирканып, нәфрәтле карашын ташлады.
«Сөйләшәсе сүз бар. Өйгә узыйк», – дип әмер бирде тегеләр. Әйтерсең
хуҗалар.

Сәлимә чәй куеп җибәрде. «Бәлки явыз ният белән йөрмиләрдер. Урлаган
алтыннарымны, акчаларымны китергәннәрдер». Сәлимә аларны өстәл
артына чакырды. Кабалана-кабалана ашарга тотындылар. Берсе пакетыннан
сыра, исләнгән колбаса тартып чыгарды. «Өстәлдә азык җитәрлек. Үзегез
белән алыгыз. Юлда ашарсыз», – дип кырт кисте Сәлимә. Этләрдән
юньсез икән болар, ашый да белмиләр. Газиз әниләре күкрәк сөтен имезеп
үстергәндер бит инде аларны да. Ун елда күпкә картайган бу хатыннар.
Авызларында тешләре юк. Чәчләре каткан, яртысы агарган. Зөлфияне
тудырган кешенең күз төбе күгәргән. Кулларында, хәтта бармакларында
әллә нинди сурәтләр. Кот очарлык. Хатын-кыз исеменә тап төшереп яши
бу хәшәрәтләр.
Тамакларын туйдыргач, иркенләп сүз башлады «кунаклар». «Менә
нәрсә, чибәркәй. Безгә күп акча кирәк, сиңа өч көн вакыт бирәбез. Теләсә
кайдан тап. Бер дә булмаса, йортыңны сат, ишетәсеңме?» Сәлимәнең эченә
җылы йөгерде. «Бу адәм актыкларын акча гына кызыксындыра икән. Бала
кирәкми, телгә дә алмыйлар», – дип уйлады ул. «Мин ул акчаны каян
алыйм? Кызым авыру. Әти-әниемнең йортын сатып, баланы дәваладым», –
диде ул. «Ә син табарга тырыш. Кызың кадерле булса». «Бала минеке.
Ташлап качтыгыз. Мин аның әнисе. Шул бала өчен генә яшим». Тегеләр
хатынның йөрәк авазын ишетмәде дә. Бу вөҗдансызлар кеше затыннан
түгелдер. Сүз көрәштереп тормаска булды Сәлимә. Акчаның ни өчен
кирәклеге белән кызыксынасы итте. «Урлашкан өчен, өлкәннәрне алдап,
акчаларын талаган өчен төрмәгә утырттылар безне. Икешәр тапкыр
утырдык. Бүген торыр урыныбыз юк. Эшкә алмыйлар. Һөнәребез дә юк», –
дип сөйләп бирде Зөлфиянең «анасы». Сәлимә тынын, ушын җыялмыйча
утырды. «Баш исән булса, акчасы табылыр. Сынаулар бетмәгән икән әле.
Балама гына тимәсеннәр», – дип юатты ул үзен.
Кызын танылган җырчы итеп күз алдына китереп, киләчәкнең матур
мизгелләрен көтеп яши иде. Быел иң яхшы шифаханәгә бармакчылар иде.
Ходай кушмагандыр, күрәсең. Өч көн ашамады, йокламады. Зөлфиясен
күрше авылга, әнисе ягыннан туган тиешле агасына кунакка җибәрде.
Агасы белән җиңгәсенә хәлен сөйләп бирде. Рәфис туып-үскән йортның
акчасын, ачы күз яшьләренә төелә-төелә, теге кабахәтләргә әзерләде. Өч көн
дигәндә килеп керделәр. Бер ир дә иярткәннәр. Чәй кузгатмады. Алдым-
бирдем дигән язуына имза куйдырды. Артларына әйләнеп тә карамыйча,
авылдан чыгып чаптылар.
Бер-бер артлы еллар узды. Зөлфия 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Аны зур
концертларга чакыралар. «Сандугач» дип йөртә авыл халкы. Бәйгеләрдә,
фестивальләрдә катнашып, лауреат булды. Сәлимә кызы белән горурланып
бетә алмый. Иртә-кич догаларын укый. Начар күзләрдән сакласын Ходай
дип тели. Концерттан соң Сәлимәгә рәхмәт әйтәләр. Кунакка чакырып
йөдәтәләр. Ул – бәхетле ана.
Беркөнне ул Саҗидәләргә кунакка җыенды. Күптән кайтканнары юк.
Сагынды үзләрен. Раушания әти-әнисе юлын сайлады. Институт тәмамлый.
Уллары Илдар алтынчы сыйныфта. Җәй җитсә, Сәлимәдән китми дә. Авыл
малае була да куя. Балык тота, җиләк-җимеш җыя. Чүкеч-кадак тотып,
ихата-кураны төзәтә. Апасын йөдәтә, шаяралар, җырлата. Көн буе мәш киләләр. Йортка бала тавышы ямь өсти. Саймә: «Балалы йортта фәрештәләр
канат җәя», – дияр иде.
Зөлфия белән иртәнге автобуска утырдылар. Районга кадәр баралар.
Аннары электричкада. Саҗидә Зөлфияне зур җырчыларга тыңлаттырган иде
инде. «Укуын бетерсен, көтәбез», – диделәр. Менә ул көн килде. Электричка
көтеп торганда, почта ташучы абый пәйда булды. «Сезне Уфага китте
диделәр. Чак өлгердем. Телеграмма бар сезгә». Сәлимә аптырап калды.
Телеграмма көтми иде ул. Уфага чакырганнар булып чыкты. Урамы да,
телеграмманы җибәргән кеше дә таныш түгел.
Поезддан Саҗидәнең ире белән улы каршы алды аларны. Төн буе
сөйләшеп, яшьлек хатирәләрен искә төшереп утырдылар. Бәндә олыгая
барган саен туганлык хисләре көчәя төшә шул. Саҗидә, апасына карап,
сокланып утырды. Бүгеннән кияүгә чыгып, ир иркәсе булып яшәрлеге бар.
Ул исә Рәфисенә тугры. Шулкадәр көчле мәхәббәт булган, күрәсең.
Сәлимә сеңлесенә телеграмманы күрсәтте. «Апам, без өчәү барырбыз
анда. Балалар өйдә калып торыр», – диде Саҗидә. Иртән торгач, Саҗидә
иренә хәлне аңлатып бирде. «Ярый, сөеклем. Сез әзерләнә торыгыз. Мин
хәзер машинаны кабызам», – диде ире. Саҗидә иренә назлы карашын
ташлады. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый иде. Шундый тату гаиләдә
тәрбияләнгән балалар да җәмгыятькә кирәкле кеше булып үсә.
Догалар укып, юлга кузгалдылар. Шәһәрнең читендә урнашкан урам.
Искергән авыл йортлары. Бараклары да байтак. Урам шыксыз, пычрак, бар
җирдә чүп-чар. Үзләренә кирәк йортны чак эзләп таптылар. Йорт авышкан,
бик иске, йорт димәсәң, хәтере калыр. Капка төбе саен кеше өелешеп тора.
Сәрхушләрдер, күрәсең. Машина туктауга, урта яшьләрдәге бер хатын
килде. «Сез Сәлимә буласызмы?» – дип сорады ул. Сәлимә аптырап калды.
Аны каян беләләр икән? «Әйдәгез, хәзер барысын да аңлатам», – дип, өйгә
чакырды аларны хатын. Өй җиргә сеңгән, ишек ачып керүгә, борынны ярып,
сасы ис килеп бәрелде. Җимерелеп беткән җиһаз. Алгы якта түрдә мәет ята.
Өстенә кайчандыр ак булган чүпрәк япканнар. Сәлимәгә аңлатып торуның
кирәге калмады. Бу Зөлфияне тудырган хатын – Клара иде. Каршы алган
хатын бер язу белән пакет тоттырды. Язуны Клара язып калдырган иде:
«Үткән тормышны кире кайтарып булсачы... Сәлимә ханым, сезгә үтенечем
зур. Мине соңгы юлга бөтен шартын китереп озатыгызчы, зинһар! Сезнең
олы йөрәкле кеше икәнегезне белеп язам бу юлларны. Бу иске йорт яны
биләмәсе – 15 сотый. Кызыма яздырдым. Сезне каршы алган хатын Рәшидә –
минем ерак туганым. Ул сезгә документлар бирер. Зөлфия кызыма, кирәк
дип тапсагыз, сөйләрсез. Үз ихтыярыгыз. Зинһар, барысы өчен дә кичерегез
мине». Бу хатын соңгы минутында булса да үзенең нинди хата эшләвен
аңлаган, димәк. Сәлимә, күз яшьләренә төелеп, Клараның табуты янында
байтак басып торды. Күңелендә аңа карата кызгану хисе дә, нәфрәт хисе
дә урын алган иде. «Тынычлан, апам, барысына да үзе гаепле. Җирләү
хәстәрен күрик», – диде Саҗидә.
Клараны, бөтен шартына туры китереп, җир куенына тапшырдылар.
Рәшидәдән башка туганнары күренмәде. Сәлимә сукбайларга хәер, ризык
таратып чыкты. «Җир йөзендә кеше кебек яшәсәләр, ни була инде?! Ходаем,
яман-явызлардан үзең сакла», – дип, тизрәк бу упкыннан китәргә ашыкты ул.

Тагын бер ел вакыт узды. Зөлфия җыр буенча укырга керде. Үзен бик
тиз танытты ул. Композиторлар аңа атап җыр иҗат итте. Саҗидә апасында
тора. Раушания апасы Мәскәүдә аспирантурада укый. Илдар әле мәктәптә.
Сәлимә кызына, тотылган булса да пианино сатып алды. Саҗидәгә дә рәхәт
Зөлфия белән. Аның җырлаганын тыңлап туялмый. Ире Надыйр да шат.
Өйгә сандугач очып кердемени! Кунак килсә, бәйрәм табыннарында кат-кат
җырлаталар. Сәлимә ике атна саен төянеп килеп йөри. Саҗидә орышып та
ала аны. Юк, тыңламый. «Берьялгызым бит мин. Бу кадәр ризыкны ничек
ашап бетерим? Шул кызым дип яшим дә инде мин. Бер сүз әйтмәгез...» –
ди. Зөлфия әнисен, авылын, күрше-күләннәрен өзелеп сагына. Ике атнадан
каникуллары башлана. Түземсезлек белән көтә ул аны.
Соңгы килүендә әнисе ачылмаган сере барлыгын әйтте, авылга
кайткач, иркенләп сөйләргә вәгъдә итте. Зөлфиягә әнисе белән икесе
арасында бернинди сер дә юк кебек тоела иде. Әнисенең бу сүзләре бик
кызыксындырды аны.
Укуының беренче елын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады Зөлфия.
Саҗидә белән Надыйр, күчтәнәчләр төяп, Илдарны да алып, үзләре кайтарды
аны. Июнь ае. Гүзәллеккә сокланып туймаслык. Зөлфия шатлыктан күкнең
җиденче катында йөзә. Ул туган авылының тугай-басуларын, урман-
күлләрен, бигрәк тә әнисен өзелеп сагынган. Авылга бер-ике километр
чамасы калгач, Зөлфия машинадан төшеп калды. Урман кырыендагы бер
аланда туктап, яшел хәтфә үләнгә сузылып ятты. Офыктагы ак болытларны
күзәтте. Төрле рәвешкә кереп агыла алар. Берсен-берсе уздырып, кошлар
сайрый. Сирәк кенә күке кычкырып куя. Агачлар ямь-яшел күлмәктә.
Биектә-биектә, ак юл сузып, самолёт оча. Эх, шул самолётларга утырып,
хыялыңа каршы очсаң иде! Янында гына нидер кыштырдады. Караса...
йомран. Зөлфия кычкырып җибәрде. Йомран, минем синдә эшем юк
дигәндәй, үз юлына китеп барды. Хыял диңгезендә йөзгәннән соң, Зөлфия
авылына таба атлады. Кычкырып «Сәлимәкәй»не җырлап җибәрде. Моң
ургылды. Урман шаулады. Җырлап бетерүгә, ул кемнеңдер кул чабуына
сискәнеп китте. Күрше абыйсы икән. «Һай, кызым, афәрин! Үзәкләрне
өздең. Бәхетең генә булсын инде. Әйдә, утыр арбага». Зөлфия, рәхмәт
әйтеп, баш тартты. Болын чәчәкләре җыя-җыя, алга атлады. Күбәләкләр,
бал кортларын күзәтте. Авылда яшәгәндә, бу гүзәллеккә игътибар итмәгән
ләбаса ул! Ул кайтып кергәндә, өйгә тәмле бәлеш исе таралган иде. Мунча
да өлгергән. Әнисе кызын кочаклап алды. «Әнием, өзелеп сагындым сине».
Өч атна өч ел кебек тоелды. Табынга утырдылар. Әнисенең һәр ризыгы
ашап туймаслык иде. Илдар, аннан-моннан капкалап, урамга чыгып чапты.
Дуслары көтә иде. Саҗидәләр мунчага китте. Зөлфия әнисе белән генә
калды. «Әнием, минем сиңа бүләкләрем бар». Зур сумкасыннан мамык шәл,
йон кофта, күннән тегелгән аяк киемен чыгарды. Бераз акча да чыгарып
салды. Сәлимә каушап: «Балам, чын дөресен әйт. Бу кадәр акчаны кайдан
алдың? Апаң беләме?» – дип сорады. «Әни, җаным! Утыр әле. Хәзер
сөйлим. Мин бит булачак җырчы. Безне, сирәк кенә булса да, концертларга
катнаштыралар. Төрле бәйгеләргә чакыралар. Стипендия дә алам. Апаларда
бушка яшим бит. Бар акча янга кала». Сәлимәнең күзләреннән шатлык
яшьләре акты. «Әнием, елама. Апама, җизнәмә, Илдарга да бүләкләр алдым». «Ышанам, балам. Сайраган сандугачны туктатырга хакым юк
минем. Син – Ходай бүләге. Кешеләргә рухи азык өләшәсең. Моңың белән
шатлыкларын уртаклашасың, кайгыларын таратасың». Ул кызын күкрәгенә
кочты. Бу минутта алар икесе дә бик бәхетле иде.
Саҗидәләр бер атна кунак булды. Илдарны авылда калдырдылар.
Сәлимә, күңелендә йөрткән серне чишәргәме-юкмы дип, озак икеләнде.
«Мин әйтмәсәм, барыбер берәрсе әйтәчәк» дип уйлады. Кызы белән алмагач
төбенә эшләнгән эскәмиягә чыгып утырдылар. Ялгыз калган чакларда шул
алмагачларны кочып серләшә иде Сәлимә. Елап, аларга күңелен бушата
иде. Төнгә авышып бара. Күктә йолдызлар күз кыса. Йомшак кына җил
исә. Хозурлык! Тамагындагы төерне йотып, акрын гына сөйли башлады
Сәлимә. «Балам, башымнан үткәннәр әкият итеп сөйләрлек. Тыңла». Күпме
утырганнардыр, сәгатькә карамадылар. Зөлфия, әнисенә сыенып, мыш-
мыш елый иде. Юатмады аны Сәлимә. Зөлфия, кинәт кенә урыныннан
торып, әнисенең сөялле кулларыннан, күзләреннән үпте. «Әни, җаным.
Синең кебек кеше Җир йөзендә юк. Яшьлегеңне, тоташ гомереңне кеше
баласына багышлагансың. Минем өчен нинди авырлыклар кичергәнсең
син. Рәфис абыйга, саф мәхәббәтеңә гомер буе тугры калгансың. Бу – зур
батырлык. Синең белән горурланам мин, әнием». Сәлимә кызының тирән
мәгънәле сүзләренә куанып утырды. Дөрес тәрбия бирә алган ул аңа,
димәк. «Кызым, соң инде. Кереп ятыйк, әйдә», – диде Сәлимә. Шулвакыт
күктә йолдыз атылды. Ана белән кыз йолдызларга сәлам бирде. «Әнием,
борчылма, барысы да артта калды. Бу вакыйгаларны бер авыр төш кенә
дип исәплик». Сәлимә иңендәге авыр йөктән котылды бүген. «Кызым,
әнә тагын бер йолдыз атылды. Бу безнең йолдызыбыз булсын. Киләчәк
тормышыбыз шушы якты йолдыздай балкысын», – диде Сәлимә. Алар,
кочаклашып, өйгә атлады.

 

Фәнүзә Якупова

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч гыйбрэтле хикэя ,рэхмэт авторга

    • аватар Без имени

      0

      0

      1976 елны авылларда газ, ой эчендэ бэдрэф булган булса, коммунизм бетмэс иде. Экият