Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

Кунакта

Әбиемә кайттым әле менә Каникулда аңа кунакка.

Әбиемә кайттым әле менә
Каникулда аңа кунакка.
Ике сәгать кайттык машинада,
Авыллары бигрәк еракта.
Үзем белән алдым телефонны,
Планшетны да салдым рюкзакка.
Зарядкалар тыктым, Вай-Фай алдым,
Кайтабыз бит бигрәк озакка.
Кайтып җиткәч, әбиемне үпкәч,
Тотындым мин бик зур эшләргә.
Алдым телефонны, ә бит анда
Юк интернет! Инде нишләргә?
Лайки да юк, ютуб дәшми,
Инстаграмны* булмый тутырып.
Нишләргә дә белмим, көнем үтми,
Еладым мин шунда утырып.
Елап туйгач, әбиемне кочып,
Сорадым мин: “ Инде нишләргә?”
Интернетсыз дөнья юк кебек бит,
Әллә инде кире китәргә?
Юк, китмәдем, чыктым урамга,
Чана шудым, чаптым, уйнадым.
Кичкә хәтле саф һавада йөреп,
Көне буе уйнап туймадым.
Интернетсыз дөнья юк кебек тә,
Бар икән ул, шуны белегез.
Саф һавада уйнап шаярыгыз,
Шатланыгыз һәм дә көлегез!

 

Хәбибуллина Чулпан Илнур кызы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Биектау 3 нче
урта гомуми белем бирү мәктәбе, 7нче сыйныф

Фото: unsplash

 

Инстаграм*- РФ территориясендә тыелган социаль челтәр

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый саллы журнал өч тиенлек "шигырь"ләргә калдымыни? Бу, янәсе, гафу итегез шигырь дип язарга кул да бармый, шигееееррррььььдән башка "шедевр"лар юк идеме? Бала-чага журналлары, балалар матбугаты бар алар өчен. Бу журнал - саллы әдипләрнең иҗат мәйданы бит!!!!!!!!!