Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

Минем гаиләм

Әти-әни – ике канат, Мине саклап йөртергә.

Без гаиләдә җиде кеше:
Дәү әти, дәү әнием,
Әти, әни, мин аннары, 
Һәм тагын ике энем.
Әти-әни – ике канат,
Мине саклап йөртергә.
Ә энеләрем – дусларым;
Без өчебез гел бергә.

Нәни энем - гаиләбезнең
Шатлыгы, куанычы.
Яныннан китеп тә булмый,
Барыбызның юанычы.

Дәү әтием, дәү әнием – 
Гаиләбезнең кояшы.
Тормыш матур булмас иде,
Әгәр алар булмаса.

Гыйниятуллина Илнара Илнар кызы
"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Суыксу төп гомуми белем бирү 
мәктәбе"нең 9нчы сыйныф укучысы

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев