Роман тег белән яңалыклар
-
21 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
– Габдрахман абзый, башланды, Зөһрәнең тулгагы башланды! Зөһрә тир белән бер-берсенә ябышкан керфекләрен көч-хәл белән ачты да хәлфәсенә карады. Габдрахман калтырана-калтырана елый иде. Хатынның җанын, йөрәген айкап, хәләлен, ятим калсалар дип, балаларын кызгану хисе, үзен шушы хәлгә төшергән, кем икәнлекләрен дә аңламаган кабахәт бәндәләргә булган ачу-нәфрәт, барысы бергә кушылып, кинәттән аның җанына, тәненә яшисе килү көче кайткандай тоелды... -
20 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә? -
19 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Зөһрә озын юл килеп арыган, шешенгән аяклары белән арбадан төшә алмыйча азапланып торган арада, әвен хәтле бер ир заты килеп, арбадан сөйрәп төшерде. – Тизрәк кыймылда, Алла ишәге! Нәрсәгә дип бозаулый алмаган сыер кебек кыймылдыйсың?! – дип акырып, хатынга төбәлде. – Әле бу имгәге буаз икән. – Ул Зөһрәнең җилкәсенә шапылдатып сугып алды. – Контрлар, әле дошман арттырып үрчеп яталар! Зөһрә, аяк астына мең энә кадалгандай кычкырып җибәрде, күз аллары караңгыланып китеп, чак егылмыйча калды, тик Рәшитне кулыннан ычкындырмады... -
16 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ә ятим Сәетнең ураза тотканын белгән укытучылар, малайның көчләп авызын ачтырып, су салдылар. Әнисе беркайчан ул эшне эшләмәде. Елап бер читтә басып торган ятим малайның янына килеп, бер сүз дә әйтмичә, башыннан сыйпап узды. -
29 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Их, җанымны да мунча кертеп булса икән. Җанының бер почмагына кереп оялаган, йөрәкне тырнап торган бу әрнү рәнҗүләрне онытасы иде, мәңгелеккә онытасы иде! Яңадан элеккеге чагына кайтасы, сафланасы иде... -
28 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә тикшерүче бүлмәсеннән урлап алып чыккан бауны үзен коткаручы дип карый. Бу хурлыклар, мәсхәрәләүләр бер минут эчендә юкка чыгачак. Ул тиздән, бик тиздән котылачак. Аның җаны бу юлы инде соңгы тапкыр күккә ашачак... -
27 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ишекләр, ишекләр... Аларны да тимер белән тышлаганнар һәм галәмәт зур йозаклар элгәннәр. Түшәмдәге берничә лампочкадан сүрән генә яктылык төшеп, шакшыга катып беткән тимер ишекләрне тонык кына яктырта. Нәфисә бу тамашаны аңларлык хәлдә түгел иде... -
26 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә котылмакчы булып күпме генә талпынса да, көче җитмәде, кычкырса да – кибеттә беркем юк. Менә ул бер кулын ычкындыра алды һәм өстәл өстендә идәнгә төшмичә калган карандашны алып, Кылыйның күзенә батырды... -
25 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә, аяк-кулларының әрнүенә аңына килеп: – Апам, мин төрмәдән качтым, мине эзлиләр, качыр мине, – дип, бер генә җөмлә әйтте дә йоклап китте. Керфегенә эленеп калган күз яшьләре, тәгәрәп төшеп, чәчәкле мендәр өстенә тамдылар... -
24 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәлимә түти кызны ишек төбендә: – Кызым, туганың килгән, кара әле, хәйраннан утырабыз, атын да сорарга онытканмын, – дип балкып каршы алды. – Кем генә булыр икән, әбием, калада минем бер генә танышым да юк, белмим шул, – дип, Нәфисә аяк киемен салып эчкә узуга, авызыннан «Солтангәрәй!» дигән сүзнең чыгуын сизми дә калды... -
23 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
"Раббым, инде менә Хәбибуллама да авылга керергә ярамый башлады. Шамилем белән үзем генә калыйммы? Ничекләр гомер итәргә? Улым да бигрәк яшь, бала гына..." -
22 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
"Мин калхузга кермәгән, ни өчен сез минем атымны аласыз? Ул – минем җаным, йөрәгем, ул – минем улым, балам ул минем, беләсегез килсә, бирмим!" -
21 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Әнисе белән киткән җылы назны кыз үзенә чит-ят булган, ләкин таянырга, серен сөйләргә кеше таба алмый интеккән, Алансудан әллә ничә чакрым ераклыкта яшәп яткан Хәлимә карчыкта тапты... -
20 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Бу – аңа таныш булмаган бөтенләй башка дөнья. Билгесезлек, ятимлек... Иртәгә нәрсә булыр? Кайда яшәр? Нинди акчага тормыш көтәр? Белми. Солтангәрәй, аны эзләп, Көличкә килгәндер. Нәфисәне таба алмагач, кире Алансуга таба, туктаусыз яңгыр сибәләп торган караңгылыкка таба атлагандыр... -
19 августа 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Мәчет тирәсендә җыелган халык елап, сыктап, Шәрәфине каргады: – Башың бетсен, нәселең корысын, манарасыз калган мәчет сиңа ләгънәтукып торсын! Күрерсең әле, күрәчәгең алда! Аллаһы Тәгалә газизеңне алып сыный ул!