Роман тег белән яңалыклар
-
16 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Беренче очрашуда ук бер-беребезне күптәннән белгән кебек әллә ниләр сөйләшәбез, дип уйлады Әхмәтгалим. Татар кызларының үзләрен шундый иркен тотуын аның күргәне булмады. Хәер, алар белән артыгын аралашканы да юк иде. Торган саен Зәмнихага гыйшык хисләре көчәйде. Инде дә кызны бирмәсәләр, үзенең каршы түгеллеге сизелеп тора, урлап булса да, алып кайтырга, дип, күңеленә ныклап беркетте. -
15 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Ир кеше хатыны үлгәндә, кошок әйтергә дә, артыгын еларга да тиеш түгел. Мусаның күзләрен тагын яшь басты. Аңа киңәеп агарга ирек бирмәс өчен сикереп, атына менде дә килгән юлыннан кире китеп барды. Ул әле кыргыз йортына алдагы елан елларында киләсе канлы-яшьле кайгы-хәсрәтләрдән дә, улының бик яшьли дөм ятим каласыннан да хәбәрсез иде... -
14 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
– Улың үссә – Урымга, кызың үссә – Кырымга64, диләр дә... Алай булмасын инде, үз янымда калырлык балалар үстерергә язсын. Йортны сакларлык, безне якларлык ир булсын Беше-Буранбай! – Атка йөгергән җирдән сикереп менгән, шул ат өстендә барганда һавадагы кошка тидергән мәргән, диген! Чит җирләрдә бер дә кирәкмәгәнгә, башкалар кушканга сугышып йөргән ир түгел. -
13 сентябрь 2021 - 13:00
Татар кызы (роман)
Кендек әби чыгарып җибәргән иде аны шул эшкә. Аннан үзләренә киткән инде алайса. Тирмәне яңгыраткан бала тавышын ишеткәндер дә... Ике атлыйсын бер атлагандыр! Сөенечле хәбәрне иң башта туганнарына ул җиткергән булып чыга. Айҗига бала табарга булышудан йончыган, хәлсезләнеп калган Муса, инде үзе дә яңадан тугандай, бу һаваны беренче кат тойгандай сулый иде. -
28 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Соңгы сәфәр
Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде... – Үлгән, балакай... -
27 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Одессада кораб көтү
Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде... -
26 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Һиҗрәт шәһите. Киттеләр
Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды... -
25 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Һиҗрәт эшелоны
Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра... -
24 август 2021 - 13:00
Һиҗрәт. "Бәхил булыгыз, туганнар!". Һиҗрәт кәрваны
Барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар – аларны арттан бүре куа килә иде... -
23 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннан
Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? -
22 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Туганнар белән соңгы табын
Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде... -
21 август 2021 - 13:00
Һиҗрәт. Аккош каргышы. Габдрәшит хаҗи янында
Өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул... -
20 август 2021 - 09:00
Һиҗрәт. "Чират безгә дә килеп җитте..."
Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! -
19 август 2021 - 13:00
Һиҗрәт. "Йә – китәбез, йә – үләбез!"
Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә ... иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... -
17 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (ахыры)
Килен кыз бала тапты. Ясминә дип исем куштык: буе өч карыш, авырлыгы сигез кадак... Иртәгә бәллүр биләүне яңа машинабыз белән өйгә алып кайтабыз...