Роман тег белән яңалыклар
-
1 октябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Каенатасын, баласын, үз әтисен югалту хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән иде әле Зәмниха. Ходай аның теләкләрен әллә ишетмәде, әллә алдан ук язган язмышын үзгәртергә теләмәде: Әхмәтгалим, ике бала атасы булса да, Зур сугыштан91 кала алмады. -
30 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (ахыры)
Ул әле һаман үзенең беренче мәхәббәте турында уйлана иде. Инде күпме еллар үткән, югыйсә. Ничә еллар аны оныттым дип ышанып йөрде. Мәхәббәткә хыянәт итеп, сөйгәнен ташлаган, башкага өйләнгән егеткә тугрылык сакла, имеш... Бу бит горурлыкны югалту, үзеңне санга сукмау, түбәнчелек дигән сүз... -
29 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Соңгы очрашуыбыз бу... Мин өйләнергә вәгъдә биреп кайттым. Оксана егеткә текәлеп карады да бер адым артка чигенде. – Кемгә? – Үз милләтемнән. Татар кызына. – Син шулай милләтчемени? Мин синең хыянәтче хәйләкәр икәнлегеңне белми идем. Күпме вакыт: без – кыпчаклар, безнең тамырларыбызда бертөрле кан ага, дип, күземә төтен җибәреп, миемә пудра сөртеп йөрдең. Ә мин, дура, шуңа ышандым... -
28 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Әниеңнең зарыгып көтүе искә төшкән чакларда үкереп елыйсы, балаларны аналарыннан аерган көчне каһәрлисе, шул көчкә каршы көрәшәсе килә. Габдрахман әнисе искә төшкән саен, аны кызгана, аның тәрбиясе, күз яшьләре, сагынулары өчен нәрсәдер эшлисе, ул игелекләрне ниндидер юл белән кайтарып бирәсе килгәнне тоеп интегә иде... -
27 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Окуджава җырлый. Мин елап тыңлыйм. Билгеле, елавымны күрсәтмим, яшерәм. Сиңа таныш микән, күз яше чыгармыйча, тавышсыз елау бар бит. Кайдадыр, җан урнашкан җирдә, йөрәк эчендә нәрсәдер өзгәләнеп ыңгыраша, син күргән газапларны сыгып чыгара... -
26 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Сөбханалла! Улым, синме бу? Әллә күземә генә күренәме? – Мин бу. Өлкән улың. Менә кайттым әле. Ана үкси башлавыннан көчкә тынычланып, күңелендә йөргән соравын бирде: – Бөтенләйгәме инде? – Юк әле. Ялга гына. Фәриха карчыкның сабыйларча мөлаем, ябык, кызганыч гәүдәсе, күз яшенә тыгылып үксүе Габдрахманның күкрәгенә сырышкан иде... Нишләп безнең көнкүрештә әниләргә урын калмый? Алар бит безне картлык көннәрендә таяныч булыр дип өметләнеп, йөз җәфа, мең мәшәкать эчендә тәрбияләп үстерәләр... -
25 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Оксананың йөзе танымаслык булып үзгәргән иде. Ул тотлыга-тотлыга сүз башлады: – Син мине түләп Мәскәүгә алып килгәч, мин инде әҗәтле булып калам. Хакын сиңа түшәктә түләргә тиешмени? – Нәрсә сөйлисең син, Оксана?! Син мине кем дип беләсең? -
24 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Курыкканда син, телисеңме-юкмы, сагаерга, шул куркыныч алып килгән афәткә каршы чара эзләргә тиешсең. Илле җиде мең тонна авырлыктагы корабның суга батуына каршы тора алырлык чара табу мөмкинме соң? Капитанның сейфында сакланган секретный боерыкта диңгезчеләрне коткару турында бер генә сүз дә юк иде. Бу бит очраклы хәл түгел. Алар катгый рәвештә батып үләргә тиеш иделәр... -
23 сентябрь 2021 - 09:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
Йокыга китәр алдыннан Габдрахманның күз алдына тышкы ишек артына кереп юкка чыккан Оксана килеп басты. Нигә онытылмый икән шул очрашу? Аның бит кызлар белән беренче тапкыр гына танышуы түгел иде. Таныш кызлары була торды. Дөрес, туган авылы Караярдагы беренче мәхәббәттән соң ул сөю бәхетенә ирешә алмады... -
22 сентябрь 2021 - 13:00
Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)
– Мәскәү артисткалары, министрлар, данлыклы язучылар танышырга тырышалар Владлен белән. Сизгәнсеңдер? Син аңа ошадың. Дура булырсың танышлыктан файдаланып калмасаң. Теләгеңне генә белгерт... Ул сиңа Аркадия курортында дача салып бирә, Франциянең атаклы кутюрьеләреннән күлмәк тектертә, акчага күмеп ташлый ала. Ычкындырма кулыңа эләккән алтын балыкны... -
21 сентябрь 2021 - 13:00
Кыпчак кызы Аксанә (роман)
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде: – Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, – диде кызы Кәримә. – Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма кагылма, яме! Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты: – Кәримәнең йолдызнамә символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасың... -
20 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды. -
19 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Гарәфетдиннән дә, күрше авыл хатыны Бибимәрфугадан да, үз кызларыннан да булачак кияве Әхмәтгалимнәрнең тормышы мул дип ишетсә дә, әле ярәшү көннәрендә болай уктыр дип уйламаган иде Нихан. -
18 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха белән Әхмәтгалим туй өчен махсус ясатылган тимерхут арбага84 утырып, авылны бер кат әйләнделәр дә, менә без кемнәр дигән кебек шәп кенә йөгертеп, басу капкасыннан Өскебаш ягына юл алдылар. -
17 сентябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Юкка курыккан икән. Егет вәгъдәсендә торды. Иртәгесен үк сорарга килеп җитмәсәләр дә, атна-ун көн узуга, кызга яучы җибәрде. Бер ыштан балагын өр-яңа кәлүшендәге йон оегына кыстырган яучысы да җәяүләп түгел, Әхмәтхәсән аганың шәп атларына утырып килде.