Роман тег белән яңалыклар
-
18 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады... -
17 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Бүген төнлә генә Минвәлинең кызы туды бит әле. Йөрәк сулкылдап типте. Тел башканы әйтте: – Котлыйм, Мәдинә апа, беренче кыз оныкчыгың бит! Зөлхәбирә өчен матур кояшлы көн тоныкланды. Хуш, Минвәли! -
16 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш... Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде... -
15 октябрь 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха соңгы вакытларда урамга чыктымы, беренче эше итеп, почта тартмасын карауны гадәткә алды. – Көн дә хат киләмени? – ди Галим. – Улыңны гел уйлап торып, бимазалама инде күңелеңне. Килмәгәнен дә белә, җаны түзми. Алгач, укырга чыдамый. Начар хәбәрләрдән хәлсезләнә хәзер ул. -
15 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Ышанасы килми: «Бу Минвәли идеме соң?» Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде... -
14 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Тау итәгендә тәгәрәшеп елашалар. Зөлхәбирә: – Мин яндырдым, мин үтердем әнине! – дип ярсып такмаклап үкси. Хәбир, чәбәләнеп, гасабиланып, тотлыга-тотлыга: – М-мин к-кер-росинлы ф-ф-ләгене а-ау-да-дардым. М-мин гаепле! – дип, Зөлхәбирәне юатмакчы була... -
13 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
"Ут" берничә адым атлап җиргә – ишегалды уртасына ауды. Хәбир югалып калды. Әнисе торырга талпынган сыман кулларын алга сузды, мизгел эчендә кире төште һәм хәрәкәтсез калды. Коточкыч күренеш: әйтерсең, яшен сугып сындырган агач газапланып яна, ә ул агач кына да түгел – газиз ана. Бала, киселгән агачтай – кинәт җиргә тезләнде, куллары белән суккалап ут сүндерергә кереште... -
12 октябрь 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде. -
12 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Караңгы төндә бүген ничә күңелдә учак кабынды?! Ул ялкынсыз, утсыз учак әле пешерә, әле туңдыра. Ул, ул – мәхәббәт дип атала бугай... Ә кем әйтә әле аны ялкынсыз, утсыз дип?!. Минвәли аланнан ерак китми генә чәчәк эзләде. Ай нуры, учак яктысы төшкән аланда бары бер генә кыңгырау чәчәк күренде... -
11 октябрь 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Бүген алар чын күңелдән, беренче тапкыр тартынусыз үбештеләр. Шул мизгелне исенә төшергәч тә, тәненнән рәхәт бер ләззәт үтте. Минвәлигә Суфия да гашыйк бит әле. Көнләшүен яшереп тә тормый... -
10 октябрь 2021 - 14:00
Зәңгәр кыңгыраулар (роман)
– Кирәкме мин бу дөньяда? Эһе-һе... – Сыкрап, сыктанып, ишетер кеше юк дип, җәелеп такмаклап елады Зөлхәбирә. Сорау бер генә иде бу җиһанга: "Кирәкме мин?" Минвәли аны калдырып, Суфияга өйләнгәннән соң, Зөлхәбирәнең күңелендә гаилә учагы тергезерлек кояш бүтән кабынмады... -
8 октябрь 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Шундый уңай хәбәрләр белән сөенешеп яши генә башлаганнар иде, хәлләр кирегә үзгәреп китмәсенме? Тагын бер төн уртасында, апасы кебек агарынып, хәлдән таеп, Галинур кайтып төште. Эшкә алынганда, аңа әле ундүрт кенә иде. Озак та узмады югыйсә, шул арада йончыган, олыгайган бер кыяфәт кергән. -
7 октябрь 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
...Җәй тиз җитте. Эссе һәм матур килде. Инде сугыш башланмас та кебек иде, көтмәгәндә колхоз радиосы, бөтен урамга ишетелерлек авыр хәбәр җиткерде. Әле кайчан гына сугышка китеп, батырлык казанырга хыялланган, чакыру тотып кайткач, Әхмәтгалине моңсулык басты. -
5 октябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Диндарлыгыннан ырым-шырымнарга артык игътибар бирмәгән Зәмниха, сөннәт дигәндә, әллә нәрсә эшләде. Бабасыннан, йөзенче баланы сөннәткә утыртырга ярамый, үлә, дип ишеткәне бар иде, акылы белән шул сүзне кире какса да, күңеле тыңламады, ниндидер зур бер көч аннан сөннәт пәкесен еракка – келәттәге кием-салым салынган сандыкның инде кесәсенә түгел, төбенә үк яшертте. -
4 октябрь 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниханың япь-яшь килеш яңа төшкән йортында солдат хатыны булып яшәп калачагы уена да кереп чыкмаган иде: ире сугышка башыннан ук эләкте.