Роман тег белән яңалыклар
-
23 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Китәм! Йөрәгемә ятмадыгыз! – Хатын сумкасына барып ябышу белән Хәбир аның юлына аркылы төште. Аш-су бүлмәсеннән олы якка таба этеп кертте. – Мин яратам что ли бу авылны? Яратыр да идем, бу өй синеке түгел, Зөлхәбирәнеке. Ну нәрсә инде бу? -
22 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Әти-әни юк, туганнар читтә яши. – Булат башын сүзсез генә иеп утырды да: – Ник кенә үлеп калмаган икән мин Чечняда?! – дип куйды. Зөлхәбирә утырган урыныннан калкынды: – Булат! Авызыңнан җил алсын! Ни дигән сүз бу? Кемгә җиңел бу дөньяда? Кешене көлкегә калдырырга яраткан Суфияга җиңелме? -
21 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Мин гомер буе сине уйлап яшим, Зөлхәбирә. Зөлхәбирәнең күз алмалары зурайды. – Ник? Ни өчен? – Сине өзелеп сөйгәнгә! Зөлхәбирә тыела алмыйча елап җибәрде... -
20 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Мәхәббәтле күзләр бер-берсен генә күрә, Зөлхәбирә алар өчен юк бугай. Көн артыннан көн үтә. Ялгызак яшь кеше өчен парлы кешеләр белән янәшә яшәү бик читен икән лә... -
19 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Мин, мин начар икәнмен, Хисмәт. Сиңа тиң түгел мин. Син йомшак күңелле, хисчән кеше. Минем сиңа карата гына түгел, бөтенләй дә хисем юк бугай. Мин бары тере җан! Син бәхеткә лаек! Бәхетле итә алмыйм сине, зинһар өчен, ачуланма... -
18 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады... -
17 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Бүген төнлә генә Минвәлинең кызы туды бит әле. Йөрәк сулкылдап типте. Тел башканы әйтте: – Котлыйм, Мәдинә апа, беренче кыз оныкчыгың бит! Зөлхәбирә өчен матур кояшлы көн тоныкланды. Хуш, Минвәли! -
16 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш... Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде... -
15 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха соңгы вакытларда урамга чыктымы, беренче эше итеп, почта тартмасын карауны гадәткә алды. – Көн дә хат киләмени? – ди Галим. – Улыңны гел уйлап торып, бимазалама инде күңелеңне. Килмәгәнен дә белә, җаны түзми. Алгач, укырга чыдамый. Начар хәбәрләрдән хәлсезләнә хәзер ул. -
15 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Ышанасы килми: «Бу Минвәли идеме соң?» Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде... -
14 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Тау итәгендә тәгәрәшеп елашалар. Зөлхәбирә: – Мин яндырдым, мин үтердем әнине! – дип ярсып такмаклап үкси. Хәбир, чәбәләнеп, гасабиланып, тотлыга-тотлыга: – М-мин к-кер-росинлы ф-ф-ләгене а-ау-да-дардым. М-мин гаепле! – дип, Зөлхәбирәне юатмакчы була... -
13 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
"Ут" берничә адым атлап җиргә – ишегалды уртасына ауды. Хәбир югалып калды. Әнисе торырга талпынган сыман кулларын алга сузды, мизгел эчендә кире төште һәм хәрәкәтсез калды. Коточкыч күренеш: әйтерсең, яшен сугып сындырган агач газапланып яна, ә ул агач кына да түгел – газиз ана. Бала, киселгән агачтай – кинәт җиргә тезләнде, куллары белән суккалап ут сүндерергә кереште... -
12 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде. -
12 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Караңгы төндә бүген ничә күңелдә учак кабынды?! Ул ялкынсыз, утсыз учак әле пешерә, әле туңдыра. Ул, ул – мәхәббәт дип атала бугай... Ә кем әйтә әле аны ялкынсыз, утсыз дип?!. Минвәли аланнан ерак китми генә чәчәк эзләде. Ай нуры, учак яктысы төшкән аланда бары бер генә кыңгырау чәчәк күренде... -
11 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Бүген алар чын күңелдән, беренче тапкыр тартынусыз үбештеләр. Шул мизгелне исенә төшергәч тә, тәненнән рәхәт бер ләззәт үтте. Минвәлигә Суфия да гашыйк бит әле. Көнләшүен яшереп тә тормый...