Роман тег белән яңалыклар
-
16 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Зәмзәмиядән киттем, Сәвия-алтыным белән араны өздем. Инде өлешемә тияр көмешемне эзлим. Беренче кичне үк Зөһрә исемле кызга гашыйк булып кайттым... -
15 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Әни гомер буе сезне сагынып яшәде. Ник аны эзләп килмәдегез? Казаннан ерак ара түгел бит, Кәрим абый? -
13 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Мактанчык уйлар белән иләсләнеп, үземне-үзем гөнаһлы итәр хәлем юк — тимәдем мин ул кичне Рәшидәгә, тимәдем! Әгәр тия калсам, хәзер минем алда унтугыз яшьлек туташ түгел, ә утыз яшьләрдәге ханым басып торган булыр иде... -
12 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Сәвиянең юлына аркылы төштеләрме? Янаулар, мыскыллаулар белән түбәнсетеп мәхәббәтеннән яздырдылармы? Без бит инде монда явызлык куып җитә алмаслык ераклыкта идек... -
11 август 2021 - 11:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Зәмзәмия түбәнсенүе, явызлыгы, әшәке хатлары ,гайбәт һәм янаулары белән ул мине киресенчә әрсезлеккә, үҗәтлеккә, ялган күз яшьләренә бирешмәскә, җыйнап әйткәндә, үз бәхетем өчен көрәшергә генә өйрәтте, чыныктырды... -
10 август 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (ахыры)
– Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул... – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре: – Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка... -
10 август 2021 - 09:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Кычкырыбрак сөйләштекме — әни йөгереп чыкты. Зәмзәмияне танырга теләгәндәй, чекрәеп карап торды-торды да соравын бик катгый куйды: — Яңа ел төнендә кунып кайткан кызың шушымы инде? — Әйе! — дип ашыгып җавап бирде Зәмзәмия... Менә ничегрәк килеп чыкты бит әле... Улыгыз йоклавын йоклады да, хәзер өч айлык корсагым белән куып җибәрәсезме? -
9 август 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
— Дошманнарга үч итеп, бәхетең булам. Елама гына берүк. Тукта. Күз яше мине каушата, аяк-кулымны бәйли, мескенәйтә. Минем синең алда көчле ир буласым килә. — Бул! Бул... Еламам. Яратырмын. Яратылганнан калганны яратып була микән? -
9 август 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Шәһәр янындагы бер мәктәпкә укытучы тапмаганга, вакытлыча торырга дип, ишелә язган түбәсез барактан урын бирделәр шулай да. Җиһангөл кызының да үз юлыннан китүенә беренче мәртәбә шунда куанды кебек. -
8 август 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Сәвия белән без туганлашып калдык. Мәктәп бәйрәмнәрендә биюле кичәләр булса, икәүләшеп катнаша идек. Вальска чыксак, ул минем иңбашыма кулын куяр, ә мин аның биленнән тоткан булам... Ләкин, икебез дә башны ике якка борып, ул үзенә кемнедер эзли, мин үземә һаман кемнедер эзли идем... -
7 август 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (роман)
Ундүрт яшьлек рус кызының шушы көнгәчә хатирәләрем өемендә күмелеп калуы — ул бөтенләйгә оныту булмаган. Үз очрагын көтеп, дулкынландыргыч минутлар, шул ук вакытта хәвефле үзгәрешләр һәм дә язмышларны маңгайга-маңгай чәкәләштерердәй бәрелешләр хәлендә сагалап торган... -
7 август 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Кыйшайган йортлар, такта кадакланган тәрәзәләр, алабута, кычыткан, шайтан таягы астында калган бу авыл Җиһангөл өчен шомлы да, җан әрнеткеч газиз дә иде. -
6 август 2021 - 11:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Бу назлы карашлар каршында Җиһангөл көчсез иде. Ул янә бер кат шуны аңлады. Бер дә үзеннән калдырасы килми иде дә бит Алмазны. Туган җиргә үз баласы сыймас идеме? Бу җирләр аңа мәхәббәт дигән олы хис бүләк итсә дә, кеше туган җирен хәтереннән юып ала алмый шул. Нишлисең менә?.. Мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәт адаштырды... -
5 август 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады. – Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк. -
3 август 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстәячәк, күрерсең.... Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә, ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән?