Роман тег белән яңалыклар
-
25 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (роман)
Тәрәзәгә шакыдылармы, әллә таш тидеме? Теге чактагыча... Җиһангөл йокы аралаш берни аңламыйча исәңгерәп торды, аннан, ак укалы пәрдәне каерып тышка карады. Янә шак-шок иткән тавыш бу юлысы ишек тирәсеннән килде. Ул тиз генә дебет шәлен иңнәренә салып, төнге авазларны сыендырган якка юнәлде... -
23 июля 2021 - 13:00
Тимә, яшәсен! (ахыры)
– Нигә без болай булдык соң әле? – Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде. – Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин... – Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады... Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! – дип, Фәния күз яшьләре аша үбә башлады. -
22 июля 2021 - 13:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә: – Сагынып кайттым, Фәниям! Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?.. -
21 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый башлый. Шул Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим мин аны, каһәрлим... Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдыр-мыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән... -
20 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Фәниядән хат килеп төште: ...Без икебез ике ярда хәзер. Син теләсәң дә, минем якка чыга алмыйсың. Мин теләсәм дә, синең якка чыга алмыйм. Моңа кадәр аерым булсак та, кайчан да булса кавыша алу өмете белән яшәгәнбездер, бәлки. Хәзер инде бар да бетте... Мин хастаханәдә ятам. Врачлар температурамны төшерә алмыйлар. Сәбәбен дә әйтмиләр. Димәк, мине котылгысыз үлем көтә... -
19 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Таш түшәлгән юеш, тар урамнар буш. Шулкадәр ямансу. Алда ни көтә мине? Ниләр күрергә язган? Билгесезлектән җан сыгыла. Җылыйсы килә. Аңламый идем элек, үз-үзенә атып, йә кулын, йә аягын гарипләтеп сугыштан кайтканнар булуына ышанмый идем. Менә хәзер ышанам инде. Шундый халәттә мин: сыңар кулыңны өздер, кайтарабыз, дисәләр, һич икеләнүсез риза булыр идем... -
18 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Хатлар – солдатның бөек юанычы. Миңа гына унлап хат. Иң беренче мин, әлбәттә, Фәниядән килгән өч хатны укып чыктым. Числолар, өзелмичә, рәттән бара. Тәки сүзендә тора бит, әй! Өч ел дәверне эченә йоткан гранит кыяның без бит әле беренче ташларын гына кыеп төшердек. Алда – сындырып сыналасы күпме гомер... -
17 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Дәрес беткәч, бер төркем малайларны ияртеп, Туйкәнең Сугышлы тавына мендек. Зөфәр пистолетын көйләп, шырпы сызган арада, бездән түбәнрәк класста укыган борча малай килеп керде бит каршыга, ул арада шартлау белән бергә көпшәдән ут бөркелеп чыкты. Битен каплап, бөгелеп төшкән малай, еларга кирәклеген дә онытып, катып калды. Без дә куркудан өнсез калдык. Зөфәр, малайның кулларын ачтырып битенә карагач, агарып чыкты. Кирәк бит, шырпы күкерте бөтен битенә сибелеп, тирегә батып кергән, хәтта, ачык авызы аша кереп, тел очын да яралаган булып чыкты... -
16 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Казармада корт күче кебек оешып яши башлагач, мин русча сөйләшә белмәвемә төшенеп, сусыз балык кебек бөтенләй чарасыз калдым. Бөтен җирем сәламәт югыйсә, ә тел – гарип. Унсигез яшемә кадәр төенләнә килгән эчке горурлыгым мондый мескен хәлгә калуым белән һич тә килешергә теләми. Ничек җиңәргә бу чытырманлы рус телен? «Застегнуть» яки «растегнуть» дигән сүзләрнең мәгънәсен аера алмыйча каушап калуым хәтердә... -
15 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Кемгә үпкәләргә? Уйламаганда... көтмәгәндә... юктан гына... Күзне сәбәп иткән булып, кем бүтән якка борды минем язмышымны? «Тимә, яшәсен!» дигән Раббы ихтыярымы? Әнинең ышанып укыган бәгырь догасымы? - Икенче сыйныфта укыган чагыңда булды бугай... Күз алмаңа ручка белән кадаганнар иде бит... -
14 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче, чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек... -
13 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Беренче тәнәфескә чыккач, күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә... Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: – Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап... – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште... -
12 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән», дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган... -
11 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка... -
10 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә... – Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит...