22 июль 2021 яңалыклары
-
22 июля 2021 - 13:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә: – Сагынып кайттым, Фәниям! Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?..