23 август 2021 яңалыклары
-
23 августа 2021 - 13:00
Фәйзулла (дәвамы)
«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның: – Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын: – Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды... -
23 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннан
Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме?