Логотип Казан Утлары
Роман

Һиҗрәт. "Чират безгә дә килеп җитте..."

Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк!

Романның башын монда басып укыгыз.

Бу хәлләр ерак Себергә дә килеп җитә...

Мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, алардан йөге-йөге белән дини китаплар алып чыгыла, мулла-мөгаллимнәрне берәм-берәм Тара һәм Тубыл төрмәләренә ябып куюлар башлана. Бу хәлләргә ризасызлык күрсәтүчеләрнең үзләрен күзәтү астына алалар, калага алып китеп, полициягә ябып куярга да күп сорамыйлар. Патшаның дин иреге турындагы фәрманыннан соң бераз тынычланган халыкның йөрәгенә тагы шом керә, ул арада Тарадан да берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, себер татарларының иң күренекле кешесе Габдрәшит хәзрәтне Петербургта кулга алганнар икән, газеталарын суд белән япканнар, үзен крепостька бикләп куйганнар ди. Югыйсә, ул бу көннәр киләсен халыкка әллә кайчан аңлаткан иде, кайткан-киткән саен себер татарларын мәчетләргә җыеп, бу илдә мөселманнарга беркайчан да ирек булмаячагын сөйләгән иде бит! Һиҗрәт мәсьәләсен дә бу якларда беренче булып ул күтәрде, иманны саклап калу өчен исламга ирек булган урынга күчеп китәргә кирәк, диде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыкканнан соң, якташлары өчен иң кулай андый урын дип Төркияне тапты, хәтта аның патшасы белән дә сөйләшеп-килешеп кайткан, диделәр.

Мөхәммәтҗан карт үзе дә хәтерли әле аның Аубаткан, Яланкүл авылларына килеп, мәчет-мәдрәсәләрдә халык белән очрашып йөрүләрен. Бу төбәктә генә түгел, бөтен Себерендә Габдрәшит хаҗи кебек гыйлем иясе юктыр, мөгаен, ә аның сөйләү, ышандыру көче турында инде әйтеп тә торасы юк. Аның белән бер тапкыр очрашкан һәм чыгышын тыңлаган кеше алга таба инде Габдрәшит хаҗиның тарафдары булып китә, аның сүзеннән чыкмый. Ул Мөхәммәтҗан карттан бераз яшьрәк, әмма зур гыйлеме, халык арасында абруе, сүз һәм гамәленең бер булуы аны барысыннан да олы һәм өстен куя. Һәм ышандыра, һәм үз артыннан алып китә...

Һиҗрәт белән дә шулай булды – ни авыр елларда да авылга ябышып яткан себер татарлары, бохарилар Габдрәшит хаҗины тыңлагач, алыштырып куйган кебек булдылар, әйтерсең лә аларның өченче яшерен күзләре ачылды. Алар үзләренең тормышларына, узган тарихларына бөтенләй башкача карый башладылар. Ул көчләп чукындыру хурлыклары, ул атлы казакларның авылларга атылып кереп, буйсынмаган халыкны яткырып камчы белән ярулары, кул-аякларга богау салып, сөргенгә сөрелүләр... Милләт, яраларын ялап, кара урманнарга кереп качты, төпсез сазлыкларга барып сыенды, адәм баласы яши алмаслык урыннарда тормыш итә башлады... Габдрәшит хаҗи менә шуларның барысын да яңадан милләтнең исенә төшерде, бүген дә аларның хокуксыз хәлдә яшәүләрен әйтте, алда исә тагы да куркыныч хәлләр көткәнен кисәтте.

– Бу илдә иң хокуксыз халык без, ягъни, мөселманнар, татарлар, – дип сөйләгән иде ул. – Ни дин-ислам ягыннан, ни милли нисбәттә безгә урыслар белән тигез хокуклар каралмаган, киресенчә, һәрдаим түбәнсетү, һәрдаим кимсетү һәм читкә этәрү бара... Бу илдә урысча имтихан бирмәсәң, муллалыкка указ да ала алмыйсың. Алга таба барлык халыкка шул таләп куелачак, моның өчен инде менә ничә еллар мәктәп-мәдрәсәләребездә урысча укытырга күчәргә мәҗбүр итәләр. Без хәзергә бирешмибез, әмма андый әмерләре бар. Изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштырып, укытуны алар теленә күчерсәк, тора-бара милләт тә шул кавемгә әйләнәчәк бит, Аллаһ сакласын! Алар артында – дәүләт, жандармерия, атлы казаклар, гаскәр, инде ниһаять, тәре аскан поплары тора... Безнең артта – бөек тарихыбыз һәм үз дәүләтебезне югалту сәбәпле, шушындый аянычлы хәлгә төшкән бәхетсез милләтебез тора... Эшләр болай барса, алда безне милләт буларак бетү, юкка чыгу көтә... Нишлик, туганнар?

Яланкүл мәчетенә җыелган ир-атлар тынсыз калды, авыр эштән изелеп, әле аларның беркайчан да болай төбенә төшеп уйланганнары, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәре юк иде. Әле ул вакытта Хөҗҗәт мулла да авылда иде, Габдрәшит хәзрәткә ул җавап бирергә җөрьәт итте:

– Хәзрәт, – дип башлады ул салмак кына. – Авылда яшәсәк тә, без сез язганнарны укып барабыз, чыгарган матбагагызны Тарага да барып алабыз, бу тирәдә алдыручылар да бар... Ил белән шушы хәл икәнен дә беләбез, әмма дә ләкин безнең хәлебез – Себер мөселманнарының хәле аерата авыр, без беткәнче урыс арасында яшибез... Бөтен тирә-якта урыс авыллары, анда дуңгызы, хәмере, хәрамы – барысы да бар. Попларның әрсезлеге турында инде әйтеп тә тормыйм – тәреләрен күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, динебезне сүгәләр, пычраталар... Аз гына каршы әйтсәң, артларыннан бастырып атлы казаклары килеп җитә, юк кына нәрсәләргә бәйләнеп, ир-атларыбызны Тара төрмәсенә алып барып ябалар, анда аларны куркытып һәм янап, тагы эшкәртәләр... Шул төрмәләрдән муеннарына тәре асып кайтучылар да күренә башлады, нишләсен, мәңгегә кәтер китмәс өчен чукынырсың да! Әстәгъфируллаһ! Аның авырлыкларына түзәрсең, менә шул чукындыру куркынычы һаман өстебездә тора бит... Халык та хәзер элеккеге түгел, һәркем үз җаен карый. Иманны саклау өчен, динебезне, телебезне, үзебезне саклап калу өчен бер генә юл кала инде, теге вакытта сез әйткәнчә, һиҗрәт, моннан башны алып китү...

Хөҗҗәт мулла күптәннән инде моннан китү тарафдары иде, Хаҗ кылу нияте белән берничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булып, барышлый-кайтышлый айлар буе госманлы Төркиясендә яшәгән, һиҗрәт эшләрен белешкән кеше. Бер баруында ул госманлы хөкүмәтенә һиҗрәт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә, аңа: «Әгәр күмәк рәвештә һиҗрәт кылырга телисез икән, ул чагында үзегезнең хөкүмәтегездән рөхсәт кәгазе алып килегез, югыйсә, документсыз килеп, авыр хәлдә калырсыз, безнең дәүләтебезне дә кыен хәлгә куярсыз», диләр. Ягъни, аерым-аерым һиҗрәт кылган кешеләргә госманлы иленә килеп урнашу җиңелрәк булса да, инде йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән мөселман кубарылып чыккач, Төркия дә, Рәсәй дә рәсмилеккә күчәләр – мөһаҗирләрдән документ таләп итәләр. Патша хакимияте Идел-Уралдан һәм хәтта ки ерак Себерләрдән туган илләрен ташлап чыгып киткән мөселман-татарларга башта каршылык күрсәтмәсә дә, инде авылы-авылы белән, йөзәрләп-меңәрләп китә башлагач, инде моңа чит илләрдә дә игътибар итә башлагач, бу хәлләргә нокта куярга булды – сораган документларын бирмичә, еллар буе йөртте. Шуңа күрә дә бу һиҗрәт мәсьәләсе Себердә елларга сузылды, китәсе кешеләр аерым-аерым китте, авыллар белән кузгалырга һаман рөхсәт булмады. Ул арада, халыкны котыртып йөри, дип, Хөҗҗәт мулланы да төрмәгә утыртып куйдылар, аңа да төрлечә янап-куркытып карадылар, әмма ул нык торды, төрмәдән котылам, дип, тәреләрен дә асмады, һиҗрәт дигән ниятеннән дә кире кайтмады, хәзер дә әнә шул хакта сөйли.

– Дөрес әйтәсең, Хөҗҗәт мулла, – дип аны хуплады Габдрәшит хәзрәт. – Ул чукындыру дигәненең туктап торганы да булмады... Илебезне-җиребезне урыс басып алганнан бирле, меңнәрчә-меңнәрчә милләттәшебез кяфер диненә күчәргә мәҗбүр булды. Бөтен мәчет-мәдрәсәләребез полиция күзәтүе астында, мөфти-муллаларны да урыс хөкүмәте билгели. Безгә үз хакыйкый тарихыбызны белү тыелган, үз дәүләтчелегебез дип авыз да ачарга ярамый. Ә заманында дистәләгән дәүләт тоткан халык булганбыз бит югыйсә! Үз дәүләтең булмагач, кяфер дәүләтендә алар билгеләгән тәртип белән яшәргә мәҗбүрбез. Ә аларның төп максаты – урыс булмаган бөтен халыкларны әкренләп чукындырып бетерү һәм урыска әйләндерү. Явыз Иван заманында да шул булды, Пётр да шул юл белән барды, хәзергеләре дә алардан ким түгел. «Бу хәтле кысуга болар чыдый алмас, диннәреннән чыгарлар, милләтләрен онытырлар, безнең кебек булырлар», дип уйлый булыр явыз кяфер... Инде гасырлар барышында күпме милләттәшебезне алар казанына салдык. Чират хәзер безгә дә килеп җитте...

Җыелган халык тагы аһ итеп куйды, тагы узгандагы авыр хәлләр, керәшен кырына әйләнгән татар авыллары күз алдына килде. Әмма мәчеткә җыелган халыкның барысы да китү ягында түгел иде, хәтта ки моңа каршы эшләп йөрүчеләр дә бар иде. Алар, ярдәм көткәндәй, Мөхәммәтҗан карт ягына борылып карадылар, чөнки Тара кунагына каршы ул гына сүз әйтергә мөмкин иде. Һәм шулай булды да.

– Шулаен ул шулай да, әмма яшибез бит әле, хәзрәт, – дип сүзен башлап җибәрде Мөхәммәтҗан карт, бу фикергә каршы булуын тавышына чыгарып. – Мәчетләребез эшләп тора, өебездән килеп куып чыгаручы юк, күрше авыл урыслары белән дә тату яшибез... Сугыш заманы түгел, ачлык түгел, нигә әле булмаган хәлләр өчен алдан хәвефләнеп, бөтен авыл белән кубарылып чыгып китәргә? Гаепкә алма, Габдрәшит хаҗи, мин элек тә каршы идем туган җирләрне ташлап чыгып китәргә, хәзер дә каршы...

– Каршы булсаң, китмәссең, кем сине мәҗбүр итә? – дип, аңа каршы чыкты Юанбаш Мөхәммәди. – Киткән кеше китә, калганы кала, бернинди мәҗбүриләү юк... Әмма син башкаларны котыртып йөрмә инде, Мөхәммәтҗан әкә! Без Аллаһ ризалыгы өчен, иман хакына шундый зур юлга кузгалабыз. Нәсел-нәсәбебезне исламда саклап калу өчен һиҗрәт кылабыз. Исламга ирек булган җиргә – Исланбулга китәбез, Аллаһ теләсә! Госманлы иленә, хәлифәткә, мөселман кардәшләребез янына барабыз! Бу юлда без таш яуса да түзәчәкбез! Ә менә монда калып, нәселебезнең урыслашуы, кяфергә әйләнүе белән беркайчан ризалашмаячакбыз!

Халык гөрли башлады, үзара бәхәсләшүләр, сүз көрәштерүләр китте. Халык тагы икегә аерылды, берәүләр «Китәбез!» диде, икенчеләре «Калабыз!» дип күкрәк какты. Инде кемнең нәрсә әйткәнен аңламас хәлгә килгәндә, мәчет диварларын Габдрәшит хәзрәтнең йөрәк түреннән чыккан авазы тетрәндерде, ул мөнбәргә басып, Коръән укый иде:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Иннә-лләзиинә тәвәффәәһүмүл-мәләәәикәтү заалимиии әңфүсиһим каалуу фиимә күңтүм каалуу күннәә мүстәдгәфиинә фил-ард...»

– Белмәгәннәрегезгә татарчасын аңлатам, Коръәннең «Нисә» сүрәсе, 97нче аять: «Дин өчен һиҗрәт итү лязем булып та, һиҗрәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы газап фәрештәләре әйтерләр: «Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь?» – дип. Ул кешеләр әйтерләр: «Без кяферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык», – дип. Газап фәрештәләре әйтте: «Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ник күчмәдегез?» – дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр». Бу Коръәндә язылган, җәмәгать, Аллаһ сүзләре, Аллаһ әмере! Бүгенге көндә ислам динен иркен тота торган урыннар бар, ул – госманлы җирләре, алар килегез, дип торалар. Әлбәттә, тормыш башлап җибәрү анда да җиңел генә булмас, әмма монда калып кяфер булганчы, ислам илендә фәкыйрь булуың мең артык!

Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң, халык тынып калды, хәтта ки куркыныч, шомлы булып китте. Китәргә мөмкинлек булып та китмәсәң, теге дөньяда җәһәннәм көтә икән бит! Кара урманнарда аюлар белән бил алышкан, диңгездәй күлләрдә балыклар белән узышкан, Себер күкләрендә бөркет булып очкан, агачтан-агачка киек-каплан булып сикергән татар ирләре Коръән сүзе каршында баш иде... Аллаһы Тәгаләнең җәһәннәм белән кисәтүе алдында тез чүкте...

Бу дәһшәтле тынлыкны тагы Мөхәммәтҗан карт бозды, ул да Коръән сүзе белән башлады:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Илләл-мүстәдгәфиинә минәр-риҗәәли вән-нисәәәи вәл-вилдәәни ләә йәстәтыйгүүнә хииләтәү вә ләә йәһтәдүүнә сәбиил».

– Мин дә белмәгәннәргә татарчасын аңлатам, Коръәннең «Нисә» – «Хатыннар» сүрәсенең 98-99нче аятьләре: «Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм газабы булмас, алар торган җайларында кяфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды», дип тә әйтелгән әле монда... Ягъни, карт-корыга, хатын-кызларга, бала-чагага кяфер арасыннан күчеп китмәгән өчен җәһәннәм газабы юк, Габдрәшит хаҗи! Ә монда ярты авыл шундыйлардан тора, кая алар белән андый билгесез юлга чыгарга?!

Габдрәшит хаҗи аның белән бәхәскә кермәде, Коръән-хафиз буларак, андый аятьләр барын ул яхшы белә иде, әмма бәхәсләшеп, ил картын уңайсыз хәлгә куярга теләмәде. Мөхәммәтҗан карт – тирә-юньдә билгеле шәхес, дин дисәң – дине бар, кулы алтын, белмәгән эше юк, әле үзе шагыйрь-чичән дә, теленнән гөл коела... Себерне, аның кырыс һәм матур табигатен аның кебек өзелеп яратучы, һәр җан иясенең, һәр бөҗәкнең телен-көен белүче тагы бармы икән? Ул Себердән китсә дә, читтә яши алмас иде, тышавын өзгән чаптар ат кебек, туган якларына җәяүләп булса да кайтып егылыр иде... Аны һиҗрәткә чакырудан мәгънә юк, әмма башкаларның башын әйләндермәсә, яхшырак булыр иде...

Хәзрәтнең уйларын сизгәндәй, сүзгә Хөҗҗәт хаҗи кушылды.

– Соң, Мөхәммәтҗан әкә, ул сүрәнең тагы дәвамы бар бит әле: «Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗрәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. Бер мөэмин Аллаһ юлына, расүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды», диелгән анда. Һиҗрәт кылган мөселманнар Аллаһның саклавында һәм яклавында булачаклар, син әйткән картлар, балалар, хатын-кызлар да... Шуңа күрә, син Аллаһ ризалыгы өчен, аның җәннәтләренә өмет итеп, шушындый зур юлга чыгарга ниятләгән кешеләрне кирегә үгетләмә инде, Аллаһ әмеренә каршы барма, Аның ачуына дучар булма...

Бу сүзләрдән соң артык бәхәс булмады, әмма һәркем үз фикерендә калды. Мөхәммәтҗан карт та, йөрерләр-йөрерләр дә, туктарлар, басылырлар, дип уйлады, китүчеләргә документлар бирелмәүне дә яхшыга юрады. Ул арада Хөҗҗәт хаҗи да Хаҗга киткән җиреннән Төркиядә урнашып калды, монда башка кайтмады. Әмма аның эшен биредә шул Юанбаш Мөхәммәди Шихов башкара, бик акыллы, зирәк булганга, аны шулай «Юанбаш» дип йөртәләр. Ул үз тирәсенә бер төркем туплый, анда Давыт Шихов, Әбнәзир Князев, Абханнан Әхмәдиев, Вәли Зыятдинов була, алар Яланкүл, Аубаткан, Кумыслы, Үләнкүл, Каракүл, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Чарналы авылларында йөреп, халык белән эшлиләр. Юанбаш Мөхәммәди исә күбрәк Тара, Тубыл белән эш йөртә, һиҗрәткә җыенганнарның документлары артыннан берничә тапкыр үзе Петербургка хәтле бара. Авыл старостасы Вәли Зыятдиновны, халыкны китәргә котырта, дип, җиде айга Тара төрмәсенә тыгып куялар, шуннан соң һиҗрәтчеләр яшерен эш алып бара башлыйлар. Тарада дуслары ярдәмендә, Вәли Зыятдинов мәңгелек сөргеннән котыла, төрмә аның һиҗрәткә китү теләген тагы да ныгыта.

Әйе, эшләр Мөхәммәтҗан карт уйлаганча булмады – бу көннәрдә яңа хәбәр килде – Юанбаш Мөхәммәди башкаладан һиҗрәт өчен кирәкле документларын әзерләп кайткан, гаеттән соң юлга кузгаласылар икән. Бу хәбәр Мөхәммәтҗан картны иярдән бәреп төшергән кебек булды, ул шунда ук авыру кызы Хөснибикә турында уйлады, бернигә карамый китәргә әзерләнгән ир һәм кыз туганнары, аларның балалары күз алдына килде. Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! Юк, бу эшне ничек тә туктатырга кирәк, туктатса, моны Габдрәшит хаҗи гына туктатырга мөмкин, чөнки бар эш шуннан башланды. Мөхәммәтҗан карт үзе аның белән аерым очрашыр, халык хәтле халыкны куркыныч астына куярга ярамаганын әйтер. Инде бик китәселәре килә икән, әнә, башта ир-атлар китеп урнашсын, аннан гаиләләрен дә алдырырлар. Сугыш-мазар юк, берсе дә ач-ялангач түгел, өйләрдән килеп куып чыгаручы юк, ничек инде ирекле баштан шушы җәннәттәй җирләрне ташлап китәргә мөмкин?!

 

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев