Публицистика тег белән яңалыклар
-
18 сентябрь 2025 - 15:00
Энесе кем – абыйсы шул..
«Дөресен әйтим, Рәшиткә мин әлләни игътибар итми тордым. Язамы яза, эшлиме эшли – шул гына. Аралашуыбыз да шундый гына – исәнме, саумы гына иде. Аның иҗатына мин энекәше артист Илдус Әхмәтҗанов аша кереп киттем. Әллә ниндиерәк сәер егет, талантлы, шигырьгә гашыйк җан, фикер йөртү рәвеше дә үзенчә – «синдәй, миндәй бозаулар»га охшамаган» - Туфан Миңнуллин. -
17 сентябрь 2025 - 11:00
Сөембикә Кудашеваның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! Сезнең белән күрешүләр, сөйләшүләр, әтиебезнең 100 еллык юбилее көнендә аралашулар әле кичә генә булган вакыйгалар кебек тоела безгә. Кадерле әтиебезнең зур бәйрәмендә Сез безнең шатлыгыбызны ихлас уртаклаштыгыз, бик җылы сүзләр әйттегез, аның хәтер кичәсенә ямь өстәдегез, бик зур рәхмәт Сезгә, Рәдиф әфәнде! -
16 сентябрь 2025 - 15:00
АБАГАЛАР ЧӘЧӘК АТСА...
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Абага алмасы ачы була» (Р.Сабыр) спектаклен кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул. -
15 сентябрь 2025 - 15:00
«Өметебез – фидакарьләрдә»
– Язучылар берлегенә, чыннан да, зур өметләр баглыйм. Гомумән, язучыларның иҗатта гына түгел, милли тормышта да активлашуын теләр идем. Алар – халык күз алдындагы кешеләр, сүзләре үтемле. Әгәр телебезне саклауда битарафлык күрсәтсәләр, язганнарын кем укыр? -
14 сентябрь 2025 - 09:00
ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ – ИНСАНИЯТНЕҢ БӨЕК ҮРНӘГЕ
(Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Күңелгә якын очрашулар» («Созвучные душе встречи») китабы чыгу уңаеннан) -
11 сентябрь 2025 - 17:00
Шамил Анак: «Өйрәнсәң иде иң бөек сәнгатькә – сүз ирке сәнгатенә»
Шамил Анак поэзиясе – чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзаллап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып, яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсендәге эзләнүләре белән үзенчәлекле. -
6 сентябрь 2025 - 13:00
Каләмне – микрофонга, микрофонны каләмгә тиңләп
Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган. -
1 сентябрь 2025 - 11:00
«МИЧКӘДӘ ДАРЫ БЕТМӘГӘН ӘЛЕ»
«Казан утлары» журналы төрле елларда үз укучыларына минем 8 романымны, 10 повестемны, уннан артык хикәя һәм очеркларымны; иҗатым турында әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы, язучы Рашат Низамиевларның бәяләмә мәкаләләрен тәкъдим итте. -
31 август 2025 - 17:00
Кыска юлның дәвамы яки мәңгелек сер.
Рәхмәт төшкере, эшне озын-озакка сузмыйча шалтыратты Камил Кәримов: «Укыдым. Әйбәт! Киләсе санга ук тәкъдим итәм». Шатлыгымнан күккә очардай булдым. Тик шатланып, канатланып йөрүләрем озакка бармады. Бер-ике атнадан кичен телефон тагын шалтырады. Журналның баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс: – Вакыйф! Бу повестеңны журналга биреп булмастыр... -
28 август 2025 - 15:00
Мәңгелек комсомоллар...
«Ата коммунист бит ул!» – дигән гыйбарәне күпләребезнең ишеткәне бар инде. Ә без язарга ниятләгән шәхес – Наил Габделхәй улы Яһудинның «ата комсомол» дигән даны булган. Ул – КамАЗ автогиганты һәм Яр Чаллы шәһәре төзелгән елларда әле өйләнмәгән дә яшь егет җирле комсомолларның штабы белән җитәкчелек итә... -
28 август 2025 - 13:00
Хатыйп Миңнегуловның Рәдиф Гаташка язган хаты
Эх Рәдиф, без ничектер тормышның тоткасын күрмибез. «Бөркет күрсәм, бөркет буласым килә» дигәндәй, бер хуҗалыкның (ну, колхозның) җитәкчесе булып эшлисе килеп куйды. Партия, хөкүмәт, халык поддерживать итеп торганда, чәчәк аттырыр идек авылларны! -
27 август 2025 - 13:00
КАЮМ НАСЫЙРИ – ПРАВОСЛАВИЕ УКУ ЙОРТЫ УКЫТУЧЫСЫ
Сүз дә юк, Насыйри традицион дини мохиттән тулысы белән аерылмаган, иң элек туганнары белән элемтәләр саклаган. Ул бертуган абыйсы һәм энеләре белән даими рәвештә хат алышып торган, үзе еш яза алмаса да, әти-әнисеннән хатлар өзелмәгән. Еш кына әти-әнисе, абыйсы, энеләре һәм апасы, аннан көнкүреш әйберләре сатып алуын сорап, хатлар яза торган булганнар, шулай ук кием-салым, баш яки аяк киемнәрен тектерергә заказлар биргәннәр. -
26 август 2025 - 15:00
ТУКАЙ ГАСЫРЫ ДӘВАМ ИТӘ...
Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. -
26 август 2025 - 13:00
СОЛТАН ШӘМСИ: ЗАМАН СЫНАУЛАРЫ АША ...
Солтан Шәмсинең кырык елга сузылган – тоташ эзләнүләрдән торган күпкырлы иҗат эшчәнлеге безгә ике гасыр чигендәге татар әдәбияты үсешенең бик характерлы тулы бер иҗат спектрын күзалларга ярдәм итә. -
22 август 2025 - 17:00
Кыйблага кайту
Гомумән алганда, А.Хәлим иҗаты үзенең масштабы белән гаять якты, чекерәеп янган йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен хәтерләтә. Нәрсә турында сөйли, нинди тормыш катламнарын ача-яба бу «монументаль гөмбәз»?