Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ ФОЛЬК ЛОРГА, ЭТНОГРАФИЯГӘ КАРАГАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

К.Насыйриның фольклор, татар этнографиясе һәм туган якны өйрәнү турында хезмәтләре күп булмаса да, алар галим язма мирасының мөһим өлешен тәшкил итә.

К.Насыйриның фольклор, татар этнографиясе һәм туган якны өйрәнү
турында хезмәтләре күп булмаса да, алар галим язма мирасының мөһим
өлешен тәшкил итә. Шунысы да бар: Насыйриның фәнни мирасын бәяләгәндә,
күп кенә замандашлары, шул исәптән Р.Фәхретдин белән Җ.Вәлиди, аның
басма әсәрләрен генә күздә тота, чөнки төбәк тарихы һәм этнография буенча
хезмәтләренең төп өлеше бары тик 1926 елда гына дөнья күрә.
1912 елда «Шура» журналында мәгърифәтче турында бастырган мәкаләсендә
Р.Фәхретдин Насыйриның үткәндә булган вакыйгаларны анализлавын тарихи
процессны аңламый, төрле риваятьләргә таяна дип, тәнкыйтьләп чыга. Моның
сәбәбен ул, күрәсең, Ш.Мәрҗанине күздә тотып – Насыйриның күренекле
замандашлары белән аралашмавында таба (Фәхретдин Р. Габделкаюм Насыйри
// Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык /
төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. Б.315, 316).
Туган як тарихын өйрәнүчеләр арасында Р.Фәхретдин Сөләйман Аитовны
Насыйрига караганда өстенрәк куя (Шунда ук. Б.316). Мондый кискен нәтиҗәне
Р.Фәхретдин Насыйриның рус телендәге хезмәтләре белән танышмыйча, ягъни
мәгърифәтченең «Обряды и поверья казанских татар, образовавшиеся помимо
влияния на жизнь их суннитского магометанства» исемле фәнни мәкаләсен
укымыйча, ә кулъязма хәлендәге этнография һәм туган якны өйрәнүгә
кагылышлы төп хезмәтләрен карамыйча әйтә.
Бу җәһәттән шунысы игътибарга лаек: Насыйриның вафатына
20 ел тулуга багышланган җыентыкта чыккан мәкаләсендә Г.Гобәйдуллин
мәгърифәтченең өч өлештән торган «Ысуле җәгърәфияи кәбир» китабындагы
тарихи мәгълүматны иң яхшысы дип атый (Гобәйдуллин Г. Каюм Насыйриның
гыйльми-тәгълимати хезмәтләре // Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына
егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. Казан, 1922. Б.96-97). 1922 елда
Г.Гобәйдуллин аның тарихи риваятьләрне һәм бәетләрне туплауга керткән
өлешен югары бәяли (Гобәйдуллин Г. Каюм Насыйри чын гыйлем-фән бабында
// Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте белән
чыгарыла. Казан, 1922. Б.148-149).
Җамал Вәлиди исә Насыйриның, рус телен яхшы белсә дә, Россия
тарихчыларының тикшеренүләренә мөрәҗәгать итмәвен кимчелек дип исәпли:
тарихи фикерләре йомшак, бу өлкәдә күп үзгәрешләр күзәтелсә дә, хронология
һәм шәҗәрә мәсьәләләрендә гарәп авторлары хезмәтләренә таяна дигән фикергә
килә (Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы // Җамал Вәлиди: әдәби һәм
тарихи-документаль җыентык / төз. Диләрә Абдуллина, Җәүдәт Миңнуллин.
Казан, 2010. Б.141).

1923 елда XIX – XX гасыр башында яшәгән күпсанлы мәдәният
эшлеклеләре турында белешмә форматында басылып чыккан «Идел буе
татарларының мәгърифәт һәм әдәбият тарихы буенча очерклар» китабында
Вәлиди, Насыйрины «Мең дә бер кичә» гарәп әкиятләре җыентыгын
госманлы теленнән татар теленә тәрҗемә иткән Ф.Халитов, үзлегеннән рус
теле өйрәнү буенча уку әсбабы язган Ш.Рәхмәтуллин белән бер рәткә куеп,
аны «тәрҗемә Календарьлар» вәкиле дип атый: «...Насыйри үзенең әсәрләре
белән яңа татар әдәбиятының нигезләрен салды һәм дөньяви гыйлемнәргә
кызыксыну уятты. Татар телендә беренче календарь төзү шөһрәте дә аңа
карый. Шуңа да кайберәүләр аны, нигезле рәвештә, татар Ломоносовы
дип атыйлар» (Валиди Дж. Очерк истории образованности и литературы
татар. Казань, 1998. С.62–65). Безнеңчә, Вәлидинең мондый берьяклы
бәясе мәгърифәтченең 1926 елда гына дөнья күргән хезмәтләре белән таныш
булмавыннан формалашкан.
К.Насыйриның моңа кадәр билгесез тарихи хезмәтләрен бастырып чыгарган
Г.Рәхим мәгърифәтчегә тикшеренүче буларак иң югары бәясен бирә: «Насыйри
татарлар арасында беренчеләрдән булып фәнни материалга аңлы рәвештә,
дөрес итеп якын килә. Ул теге яки бу фәнни дисциплинаны системага салучы
түгел, ул җентекләп материал җыючы була. Ул туплаган материаллар аның
төрле әсәрләренә таралган: алар, бер яклап – тарихи-археологик, икенче яклап
фольклор – лингвистик характерда» (Рахим А. Каюм Насыров (к 100 летию
со дня рождения) // Вестник научного общества Татароведения. 1925. №1–2.
С.7).М
әгърифәтчелек һәм гади кешеләрнең аңына йогынты ясау көче
ноктасыннан караганда, Каюм Насыйриның тарих, этнография һәм фольклор
буенча хезмәтләрен өч яссылыкта карарга була.
I. Татар телендә дөнья күргән белешмә-энциклопедик характердагы
материаллар, алар татарларга аң-белем бирүгә хезмәт итә.
II. Рус журналларында басылган һәм туган халкының традицияләре, рухи
һәм матди мәдәнияте белән таныштыру максатыннан рус телле аудиториягә
тәгаенләнгән мәкаләләр.
III. Үзе исән чагында кулъязма рәвешендә булып, совет чорында басылып
чыккан, әмма Насыйриның тикшеренүче буларак формалашуына йогынты
ясаган хезмәтләр.

Этнография буенча хезмәтләр

Үзенең этнографиягә караган текстларында Насыйри татарлар тормышының
рус тикшеренүчеләренең ябык якларына кагыла. Бу хакта 1867 елда ул болай
дип яза: «Мин татар кешесе турында татар булып сөйлим, мөселман-татар
турында аның никадәр мөселман булуына карап язам» (Насыри К. Обряды
и поверья казанских татар, образовавшиеся помимо влияния на жизнь их
суннитского магометанства // Записки Русского географического общества.
По отделению этнографии. 1880. Т.6. С.243).
Насыйри экспедицияләрдә материал туплау һәм аны фәнни эшкәртү
методикасын каян алган соң?
1845 елда Россиядә Рус география җәмгыяте оештырыла, ул акрынлап
актив экспедиция эшчәнлеген җәелдерә. Җәмгыять тарафыннан этнографик мәгълүматлар җыю өчен беренче фәнни программа 1848 елда эшләнә. Туган
якны өйрәнүне киңәйтү һәм бу өлкәдәге казанышларны популярлаштыру
өчен җәмгыять үзенең актив хезмәткәрләренең методик эшләнмәләрен
бастырып чыгаруны гамәлгә кертә. Әйтик, 1858 елда «Великороссларда һәм
Көнчыгыш Россиядәге инородецларда туй йолалары турында мәгълүматлар
җыю программасы» басылып чыга.
Насыйриның «Казан татарларының сөнниләр мәзһәбендәге тормышына
йогынтыдан тыш барлыкка килгән йолалары һәм ышанулары» дигән
мәкаләсе Рус география җәмгыятенең этнография бүлеге тарафыннан 1866
елда таратылган «Көньяк Россиядә яшәүче халыкларның хорафатлары һәм
ышанулары турында мәгълүмат җыю программасы» нигезендә язылган.
Насыйри әлеге мәкаләсендә элек тупланган материалларга анализ ясый, яңа
фәнни экспедицияләр уздыра һәм 1867 елда аны язып тәмамлап (студент
П.П.Масловский аңа элек җыелган материалларны структурага салырга
булыша), Рус география җәмгыяте чыгара торган фәнни журналга юллый.
Бу чорда Россиядә әдәбият һәм фольклорны өйрәнүдә, мифологик мәктәп
концепциясенә туры китереп, чагыштырма-тарихи метод актив кулланыла
башлый. Үзенең мәкаләсендә Насыйри да татар халык ышануларын башка
халыкларның фольклоры белән чагыштыра; кайбер миф һәм әкиятләрнең
чыганагын билгеләргә тырыша. (Кара: Загидуллина Д.Ф. История науки
о литературе у татар: Учеб. пособие. Казань, 2011. С.67). Аннан
соңгы хезмәтләрендә дә ул фольклор әсәрләрен халык тормышы белән
тыгыз бәйләнештә карый, кеше һәм табигать турындагы риваятьләрнең
халыкның табигатьне һәм рухны аңлавы, билгеле бер образларда
чагылдыруы дип исәпли. Асылда, Насыйри Идел буе халыкларының рухи
мәдәниятен чагыштырма-тарихи өйрәнү мөһимлеген аңлаган беренче татар
галимнәреннән була.
Әлеге хезмәтнең уңышын тәэмин иткән бик мөһим детальне билгеләп
үтәргә кирәк. «Рус император география җәмгыятенең язмалары»нда басылган
мәкаләсенең кереш өлешендә Насыйри болай дип яза: «Үземнең татар әкиятләре
турындагы тикшеренүләремне балачактан ишетеп үскән хикәяләремә һәм, фән
белән кызыксына башлагач, татар кешеләреннән сорашуларыма нигезләнеп
башкарам» (Насыри К. Обряды и поверья казанских татар, образовавшиеся
помимо влияния на жизнь их суннитского магометанства. С.243).
Насыйри бу хезмәтенә гомере буе әзерләнеп килгән дияргә була: беренчел
чыганак итеп ул экспедиция материалларын гына түгел, бәлки бала, үсмер
чагында туганнары, күршеләре, яшьтәшләре, кыскасы, туган авылы халкы
сөйләгәннәрне файдаланган. Шулай итеп, ул беренче булып Тау ягында,
башлыча Зөя өязендә яшәүче татар авылы халкының дөньяга карашын
тикшеренүче сыйфатында тасвирлый.
«Татар фольклоры буенча материаллар»ның үзенчәлекле ягы дип
Насыйриның XIX гасырның икенче яртысында Казандагы татар бистәләрендә
яшәгән шәһәр халкы көнкүрешен күзәтүләре исәпләнә. «Торак-ишегалды»
дигән беренче бүлектә автор авыл белән шәһәр утарлары арасындагы аерманы,
башлыча, шәһәрдәге таш, бүрәнә йортларны; кунак, аш, юыну бүлмәләрен,
эш кабинеты, тәһарәтханә, хатын-кыз бүлмәсен җентекләп тасвирлау аша
күрсәтә. Европадан кайтартылган җиһазларны һәм йорт кирәк-яракларын,
утардагы хуҗалык бүлмәләрен, байлар һәм урта хәллеләр генә асрый торган йорт кошларын һәм хайваннарын санап чыгу белән генә чикләнми, татар
йортындагы үзенчәлекләрнең сәбәпләрен дә аңлата.
Әйтик, җан ияләре сурәтләре элү һәм өйдә эт асрау хуҗаларның мондый
торакны фәрештәләр читләтеп узар дигән ышануларына бәйле тыела; дога
кылучының як-ягында андый сурәтләр булса, намаз Аллаһ тарафыннан кабул
ителмәячәк, имеш. Ярлырак татарларның йортларында Мисыр күгәрченнәре
тотуы, шәригать буенча бу тыелган гамәл булса да, алар савап китерә дигән
фаразга бәйле: Мәккәдән Мәдинәгә качып киткәндә, Мөхәммәт пәйгамбәр
белән Әбүбәкернең мәгарәдә яшеренеп ятулары, күгәрченнәрнең мәгарәгә
керү юлында оя корулары, ә үрмәкүчләрнең пәрәвез үрүләре турында риваять
яши.
«Азык-төлек» бүлегендә Насыйри шәһәр кешеләренең ашка катык
катып ашауларын һәм сөтле чәйнең популяр түгеллеген искәртә. Татарлар
тормышындагы яңа күренешләргә дә игътибар итә: гаилә фотографияләре һәм
картиналарның, диварга эленмичә, өстәлгә куелуын, тәмәке, папиросларны
бары тик урамда гына тартуларын, кыш көннәрендә тәмәке тартырга
яратучыларның иртәнге 9да ук трактирга баруларын яза (Насыйри К. Татар
этнографиясе материаллары // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда.
Беренче том. Казан, 1974. Б.90-92).
Насыйри татарларның кием-салымы (күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән,
чапан, чикмән, кыска тун, «өч билле тун» (тубыкка кадәр озынлыктагы тун),
толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, башлык, такыя, кәләпүш)
күрше халыкларныкына охшамаган дип таба. «Кием-салым» бүлегендә
киемнәрнең формасын, төсен, тегү технологиясен һәм материалын тәфсилләп
яза, татарларның өйдә кия торган киемнәре булмавын, яңарак кына Бохарадан
кайтканнарның якалы күлмәк киюен, байлар, муллалар мәчеткә намазга
барганда кия торган чапанның Урта Азия киеме саналуын билгели (Шунда
ук. Б.93). Насыйри татарларның кием-салымга акча жәлләмәвен, читек,
кәвеш кебек милли аяк киемнәрен яратуын, бистә халкының чабата кимәвен,
ә итекләрдән түбән сословиедәгеләр генә йөрүне искәртә.
Баш киемнәреннән, кәләпүшнең этимологиясен аңлата (фарсыдан: «кәллә» – баш,
«пушидан» – каплау). Татарларның гардеробында ак эшләпә булуын, муллаларның
аны өнәмәвен, модадан малахайларның төшеп калуын әйтә.
Татар чалбарлары дип ул киң төпле тар ыштанны атый, соңгы 5–10 елда
«рус чалбарлары» модага керүне күрсәтә (Насыйри К. Татар этнографиясе
материаллары. Б.93-94).
Хатын-кыз киемнәрендә ачык төсмерләр өстенлек итә ди, бизәнү
әйберләрен саный: алка, беләзек, балдак; күлмәк, камзул, тун фасоннарын
тасвирлый. Хатын-кызлар урамда чапан ябына дигәч, матур күренми, сыерга
камыт кидергән кебек дип мөнәсәбәт белдереп уза. Татар хатын-кызларының
чувашлар кебек көмеш челтәр тагып йөрүен дә искәртә. Хатын-кыз баш
киемнәрен саный. Ахырдан бай татар хатынының кунакка барганда кия торган
киемнәренең 481 сум 50 тиен торуын санап чыгара. Бу бик зур сумма була
(Шунда ук. Б.97–99).
Насыйри ашау-эчү культурасы турында да мавыгып яза. Бик күп милли
ризыкларга, аларны әзерләү технологиясенә иркенләп туктала. Игенче
өстәлендә, нигездә, ботка була ди (Шунда ук. Б. 99–102).
«Йолалар» дигән соңгы бүлек Насыйриның 1860 нчы елларда Зөя һәм күрше өязләрдә урнашкан татар авылларында экспедиция вакытында тупланган
материаллары нигезендә язылган.
Насыйри эзлекле рәвештә татарларның туганнан алып үлгәнгә кадәрге
гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тасвирлый (туу, исем кушу, «бишек
туе», «гакыйка корбаны», сөннәткә утырту, туй йолалары (яучылау, туй, бүләк
карау, кияү каршылау, килен төшерү, «как-төш мәҗлесе», җеназа (Шунда ук.
Б.102–115).
Шул рәвешле, хезмәт XIX гасыр уртасы татар көнкүрешенә шактый тулы
бәя биргән беренче әтрафлы фәнни күзәтү була дия алабыз.
«Археология материаллары (Зөя өязе авыллары буенча)» исемле
хезмәтендә Идел елгасының уң ягында урнашкан авылларның
үткәнен Насыйри телдән-телгә йөргән һәм язмада сакланган, кабер
ташларында теркәлгән язмаларга таянып тергезә. Хезмәттә сүз
түбәндәге авыллар турында бара: Зөя өязе: Әҗәл, Мамадыш авылы,
Панау, Югары Шырдан, Мулла иле, Тау иле, Бәчек, Рәсбуга, Ачасыр,
Сәлам, Борнаш, Борындык; Чуел өязе: Бакырчы, Күкеш, Шәһгали,
Кошман; Чабаксар өязе: Кармыш, Әлмән, Җамаш, Тутаркасы, Кавал
(Насыйри К. Археология материалары (Зөя өязе авыллары буенча) // Каюм
Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.7–44).
Ул кайбер авылларның (Бакырчы, Панау, Тау Иле, Мамадыш һ.б.) килеп
чыгышын да карап китә, шулай ук антропонимнардан ясалган топонимнарны
(«Бикташ юлы», «Гали Хаҗи коесы») һәм апеллятивларны («Шурагыл урыны»)
һ.б. китерә (Насырова Г.Г. Деятельность Насыри в области татарского
языкознания: Автореф. дисс.... канд. филол. наук. Казань, 2002. С.31).
К.Насыйри Урта гасырлар һәм Яңа замандагы төньяк-көнбатыш Идел буе
мөселман эпитафик һәйкәлләре (Айдар, Бакырчы, Васюк, Күгеш, Мулла иле,
Норлат һәм Шәгали авыллары) хакында беренче тапкыр язучы булып тора.
Фәнни экспедицияләр вакытында мәгърифәтче урта гасырларга караган кабер
ташларының ташландык хәлдә булуын теркәгән. Тау ягындагы татар торак
пунктлары тарихы буенча материалларда ул, болгарныкы дип атап, урта гасыр
эпитафик һәйкәлләрендәге язмаларны китерә, аларның кайберләре безнең
көннәргә кадәр сакланмаган.

Татар халкының борынгы тарихы турында

Этногенез мәсьәләсендә Насыйри казан татарлары Идел буе болгарларыннан
тамырлана дигән карашта тора. Бу җәһәттән аның карашлары Ш.Мәрҗанинең
татар халкының килеп чыгышы турындагы концепциясе белән тәңгәл килә.
Тау ягындагы татар авылларында яшәүче картлар сөйләгән риваятьләрне
җыеп, анализлап, Насыйри үз кече Ватанын «Болгар йорты» дип атый һәм бу
төбәктәге Казан татарларының этногенезында чуваш, мари һәм мордваларның
билгеле бер ролен билгеләп үтә. Археологлар фикеренчә, бу төбәктә халык
Идел буе Болгар чорыннан ук яшәгән, җирле халык Идел буен Алтын Урда
чорында да, Казан ханлыгы составына кергәндә дә уңышлы үзләштерүен
дәвам иткән (Фахрутдинов Р.Г. Вклад Каюма Насыри в исследование истории
и археологии казанских татар // Выдающийся просветитель-демократ Каюм
Насыри. Казань, 1976. С.158).
Бу очракта мәгърифәтченең картлар сөйләгән риваятьләрне бастырып чыгаруын – үз килеп чыгышы турында җирле халык тарихи хәтерендә һәм
җәмәгатьчелек фикерендә сакланган хәзинәне саклау дип бәяләү дөрес
булыр. Бу риваятьләрдән күренгәнчә, Идел буе мөселманнарының борынгы
бабалары болгарлар бу төбәккә 1236 елда, татар-монгол һөҗүменнән качып,
килеп урнашканнар: Иделнең уң як ярына күчеп, яңа торак пунктлар
төзегәннәр. Насыйри тарихи барышны шул рәвешле шәрехләү белән
килешә.
Мәгърифәтченең туган халкының борынгы тарихына кагылышлы кайбер
фикерләре Ш.Мәрҗанинең Болгар һәм Казан тарихына багышлап язган
фәнни мәкаләсе турында 1885 елгы Календарьда бастырган «Әт-тәфтиш вә
әт-тәхаккем» («Тикшерү һәм дәгъвалашу») бәяләмәсендә чагылыш таба.
Ш.Мәрҗани Х.Мөслими әсәрендәге Идел буе болгарларының ислам динен
Мөхәммәт пәйгамбәр сәхабәләреннән кабул итү тарихын шик астына ала. Ул
ислам Мөхәммәт пәйгамбәр вакытында Хиҗазда, Дәмәшкътә һәм Йәмәндә
генә таралган дип санаган. Әмма Насыйри, Согуд Гарәбстаныннан өч сәхабә
килеп, Болгар ханы Айдар һәм аның халкы алардан ислам динен кабул итү
тарихын кире каккан чыганакларның булмавын, шулай ук хәлифәлекнең
Төньяк Кавказга кадәр киңәюен исәпкә алып, «Тәварихы Болгария» китабында
бәян ителгән бу сюжетны дөреслеккә туры килә дип язган. Насыйри
шулай ук Ш.Мәрҗанинең «болгар» сүзенең килеп чыгышын җирле халык
сыйфатлы итеп эшкәртә белгән «болгар» тиресе белән бәйләвен дә кабул итми
(Насыйри К. Әт-тәфтиш вә әт-тәхаккем // Насыйри К. Сайланма әсәрләр.
4 томда. Том 4. Казан, 2006. Б.380–387).
Шулай итеп, татар халкының этногенезы турындагы концепциясен
формалаштырганда, Насыйри Тау ягының урта гасырларга караган кабер
ташларыннан, телдән сөйләнгән тарихи риваятьләрдән һәм язмалардан
тыш, Х.Мөслиминең «Тәварихы Болгария» дигән суфичыл әсәренә таяна.
Аерым алганда, ул бу әсәрдә Х.Мөслиминең Айдар хан һәм Болгар шәһәре
төзелеше телгә алынган, Адәм пәйгамбәргә барып тоташкан шәҗәрәсе
белән дә килешә.

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев