Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ШИГЫРЬ БУЛЫП ЯШИ

(Ркаил Зәйдулланың «Төштән соң» дигән китабына бәяләмә)

Дөньяга килгән һәр кеше тормышта үз сукмагын сала. Шәхес булып
җитешкәнче күпме еллар, юллар үтә. Тәүге тапкыр атлап киткән сукмак буйлап
үргә менә, таеп китә, егыла-тора, биек тауга карап юл ала. Аны таулар алга дәшә,
ымсындыра. Кемдер, юлда адашып, Аллаһыдан бирелгән бердәнбер гомерен исраф
үткәрә. Кемдер, кулына каләм алып, үткәннәрне барлый-барлый, киләчәккә юллар
яра. Сайлаган сукмагына тугры калганнарны язмыш үзе бүләкли.
Безнең арабызда үзе шигырьгә әверелгән, шигырь булып яшәүче затлы
каләм иясен – Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланы татар
дөньясында белмәгән кеше сирәктер.
Бар иде китапның кадерле чаклары! Китап кибетләрендә пәйда булган һәр
китапны диярлек чират торып алабыз. Һәр хәрефенә, һәр сүзенә тикле җентекләп
укып, күңелгә сеңдерәбез. Бигрәк тә КамАЗ, шәһәр төзелеше барган елларда
Чаллы каласында романтика рухы яшәгән вакытларда һәр яшь шагыйрьнең, һәр
әдипнең яңа басылып чыккан китабын кулга төшерү бәхет эше иде.
«Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында басылган шигырьләре белән
игътибарны үзенә җәлеп иткән Ркаил Зәйдуллинның «Кояшлы күзләр» китабы
ул чакта өстәл китабыма әйләнде. Аның әлеге китабына күренекле шагыйребез
Илдар Юзеев сүз башы язган, үзенең фатихасын биргән, ышанычын белдергән
һәм аның башлангыч иҗатын бәяләгән: «Минемчә, шигъри иҗат үзеңнән алда
яшәгән шагыйрьләргә булган ихтирамнан, мәхәббәттән башлана. Ркаил да борынгы
җырчылар – Кол Гали, Мөхәммәдъярларның каберләрен эзли, киләчәккә аларның
изге зиратлары аша карый, «һәммәбездә шул Такташлар каны, вакыт-вакыт уты ала
көйрәп» дип белдерә, ул утлардан үзе дә «нәни генә учак» тергезә.
...Шигъри сүзне яратучылар бу нәни учакны ерактан ук күреп алырлар һәм
аның янына җыелырлар дип ышанам. Ә яңа учак кабызучы егерме ике яшьлек
егетнең әйтер сүзләре заманча кыска, саллы, үтемле...»
Ркаил Зәйдуллинның әлеге китабы басылып чыкканнан соң, әдәби
җәмәгатьчелек тә яшь шагыйрьнең иҗатына игътибарын юнәлтә. Татар
шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким әдәбиятка
үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Ркаил,
олпатларыбызның ышанычын аклап, иҗатын дәвам итә. Аның бер-бер артлы
басылып чыккан «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993), «Мәгарә» (2005),
«Ташка ордым башымны» (2008), «Янды сөю чатырлары» (2018), «Төштән соң»
(2022) дип исемләнгән китаплары дәвамлы иҗади эшчәнлеген раслый.
Бүгенге көндә китаплары азәрбайҗан, башкорт, төрек, рус, чуваш телләрендә
дөнья күрүе, аерым әсәрләре инглиз, француз, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә
ителеп, төрле басмаларда нәшер ителүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Ркаил Зәйдулла проза, драматургия, тәнкыйть, публицистика жанрларында
да актив иҗат итә. Ул – җәмәгать эшлеклесе буларак та танылган шәхес.
Илдар Юзеевның фатихасын алып, иҗаты белән Хәсән Туфан, Сибгат
Хәким кебек әдәбият аксакалларының игътибарын җәлеп иткән, алар белән аралашкан Ркаил Зәйдулла үзе дә күптән олпат шагыйрь булып җитеште. Ул
инде үзенең халкына әйтәсе килгән сүзен зур мөнбәрләрдән җиткерә.
Ркаил Зәйдулланың иҗаты мине беренче китабы басылып чыкканнан
соң җәлеп итте. Шул еллардан бирле аның әсәрләре белән танышып барам.
2022 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Төштән соң» китабы
белән дә танышу бәхетенә ирештем. Әлеге китапта аның төрле елларда иҗат
ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелгән.
Алты бүлектән торган китапның беренче бүлеге «Карурман» шигыре белән
ачылып китә. «Карурманда без адаштык бугай кайсы кошның авазына иярик соң?»
дип өзгәләнә шагыйрь. Кайсы якка юллар ярасы дип, югалткан кыйблабызны эзли.
Батырларның каберләрен карлар күмә,
Алар артта онытылып каласы..
Сине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,
Татар иле?! –
Идел-Урал арасы.
«Карурман»
Өзгәләнүләре шигырь юлларына утлы күмер булып тезелә. Затлы атлар кайдан
эзләп табасы дигән сорау баш калкыта. Татар иле – Идел-Урал арасының йонлач
йолдызлар астында сүнеп ятуын шагыйрь җаны беркайчан да кабул итә алмаячак.
Карурманда адашкан бу улларыңа
Синең белән кая кадәр барасы?
...Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,
Татар иле –
Йөрәгемнең ярасы.
«Карурман»
Шагыйрь йөрәгенә ил һәм милләт гаме кереп оялаган. Ул ил язмышын, милләт
язмышын уйлап сызлана. Ил һәм милләт гаме – аның гаменә, ил һәм милләт
ярасы аның ярасына әйләнә. Китапның беренче бүлегендәге шигырьләрне
укыганда, укучы илем, көнем, телем дип сулыш алучы шагыйрьне таныячак.
Безнең илдә, ахры, җил дә, су да бүтән,
Таң башкача ата – ятлар танырлар.
Гүя очын дошман эзләп тапмасын дип
Чәбәләнеп беткән безнең тамырлар.
«Безнең илдә»
Горурланып, «түркләр без» дип күкрәк каккан милләтнең кеше арбасында
барганда кулыннан төшкән дилбегәсен дә, дөнья дигән атның биленә сиздермичә
әрнеп күз ташлаган чакта, арган җайдакның камчы сабы белән яңа гасыр
капкасын какканын да күрә ул. Үрсәләнеп, яшәп киткән бабаларына эндәшә:
Бабаларым!
Шул ук җегәр миндә,
Шул ук иман яши йөрәгемдә!
...Ә кемнәрдер әнә таптап үтә
Сезнең сөякләрне гамьсез генә.
«Сезнекеме!»
«Утлы көпчәк» триптихында: «Мин – Күлтәгин ташы!» – дип дәшкән
шагыйрь, түрк халкының җирдә артык кашыкка әйләнгәненә, илбасарларның үткәннәргә атып киләчәкне үтерүләренә, буыннарны җуйган, кадере җуелган
илле халыкның, ханнарының юкка чыгуына җанының сызлавына түзә алмавын,
бөтен әрнүен белдерә.
Тояк эзен күмгән
Җилләр шундый чая.
Ханлы иде халкым,
Кайда ханнар, кая?..
«Күлтәгин ташы»
Кабан күленең язмышы да аның җәрәхәтле йөрәген тетрәндерә, әрнетә:
...Хан ташлаган асылташлар минем
Бәгыремдә мәллә, ник әрни?
«Кабан»
Триптихта урын алган, дәүләт музеендагы янгын вакытында янып юкка
чыккан тарихыбызның фаҗигасе дә тулаем күз алдына килеп баса.
...Яна, яна бина. Ут яктысы
Айкап алды күңел-мәгарәне...
Чүп-чарларны өтеп, утлы көпчәк
Казан үзәгеннән тәгәрәде.
«Дәүләт музее»
Төнне кичеп чыккан шагыйрь җанындагы хәтер нинди ул, тереме?
Онытылды.
Онытылдык!
Бер уйласаң,
Кемгә кирәк хәзер ямьсез чынлык?
Гасырларны учка кыстым бүген –
Мизгел калды, тынды тыпырчынып.
«Хәтер»
Гасырларны учка кыскач, тыпырчынып тынган мизгел хәтер булып яши
алырмы? Ркаил Зәйдулланың һәр шигыре набат булып аңга, җанга, кан
тамырларына үтеп керә, уеңны уята, үткәннәрне уйлата. Йөрәгеннән тамган
шигырь юлларын укыганнан соң, йоклаган хәтер уяна – син үзеңнең кайсы
милләт баласы булуыңны искә төшерәсең.
Сизәсезме, тагын дала җиле исә!
Ялгыз дәрвиш исә
Утырган да елый. Буп-буш дала –
Унлап гасыр бергә сыя ала!
Исәрләнеп исә тагын дала җиле –
Көл калырмы, илме?
«Дала җиле»
Дала җиленең исәрләнеп исүе дә борчуга сала шагыйрьне. Юк, ул үзе өчен
түгел, ил язмышын уйлап хафалана. Очарга әзерләнгән чакта давыл купканын,
күкне яшен телгәнен күреп, күз яшьләрен йотып, аязганны көтә. Ә давыл
җирдә кыйный, җанга кереп, бәгырьләрне телә, күкләр елый-елый көлә. Давыл
тына, әмма... Җансыз сыман тын кала җир, тәкъдир суга набат. Тешне кысып
талпынсаң да биеклеккә, теткәләнгән тәндә теткәләнгән канат…

Китапның икенче бүлеген «Төрбә» шигыре ачып җибәрә. Ышык урын эзләп
төн кымшануын ишеткән шагыйрь, таңга кермәс борын өй тәрәзәсен ватып
сикерергә, таңга кермәс борын көнгә йөгерергә әзер. Төннең үрелеп тәрәзә
чирткәненә колак салып, монда утырырга бик соң, көнгә кузгалырга иртә
икәнен дә аңлый. Кочып алган ут шәүләсе туймас кызлар сыман җибәрмәскә
тели. Керфекләрен тишкән төннән дегет саркый.
Кавыштырып өйне күк гөмбәзе белән,
Багана күк гүләп күтәрелә төтен.
Мин әрвахлар белән – Мөхәммәдьяр төсле –
Шагыйрь өчен һәрчак хан төрбәсе бу төн.
«Төрбә»
Йөрәк тирәсендә җир әйләнгәнне, берөзлексез тоташ хәрәкәтне тойган
шагыйрь, шәһәрдә яшәсә дә, авылын сагына. Авыл аның җанында яши. Ул,
авылга кайтуга, чоланга кереп ята да дөньяны тыңлый.
Түбәдә шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары.
Яңгыр тамчысының әйтер сүзе бармы?
«Авыл өендәге чоланда»
Өйләре каршындагы сәрби куагы да тузанлы килеш күңелендә саклана.
Инешләре, кызыл яры, сыер ирене тигән ромашкаларга кадәр газиз, кадерле
аңа. Авылда, Югарочта ишетелгән балта тавышы да, Түбәночтагы тынлык та
аның күңел кылларына килеп кагыла.
Йорт өлгертә яшьти.
Югарочта ыгы-зыгы. Балта тавышы.
Нәни генә малай ышкы тоткан,
кулы шундый тора ябышып!
«Ике оч»
Яши-яши ипекәйнең татлы тәмен дә, һәр кешенең үз өендә аңа сөенечен
кушып ашавын да, яшәүнең дә мизгел генә икәнлеген төшенәсең. Тормыш
тоташ шатлыклардан гына тормый. Ипекәйнең дә тәме үзгәрә, ачы тәм керә.
Бер тәм калмый ипекәйдә.
Язмышыңда – соңгы ашың:
Ул сиңа күченә тып-тын,
Син җир белән кавышасың.
«Икмәк»
Шагыйрьгә җир белән кавышырга иртәрәк әле. Аның кулында ныклы
ишкәк. Көчле кулларына тоткан ишкәген кулыннан ычкындырмыйча, әле тау
ягына сәфәрен дәвам итәсе бар.
Баш очында зөбәрҗәт күк йөзе
китеп бара йөзеп, көлә-көлә..
Түгәрәк күл... Әйтерсең лә көзге,
кершәнләнеп томан йөгертелгән.
«Ишкәкче»
Гомер юлы буйлап барганда бәргәләнгән, йөгергән, галәм кебек чиксез
кырда юл табалмый тилмергән чаклары да була. Ә офыкларда янган ут
кызыктырып алга чакыра.

Буран дулый,
Җанны кыйный,
Бәргәләнәм, дивана!
Кызыктырып офыкларда
Меңәрләгән ут яна.
«Гомер»
Чиксезлеккә орынасы килү теләге аны алга әйди. Ул тиздән җилләрнең
яктылыкны алып килеренә ышана. Аның йөрәге кошчык томшыгында чык
тамчысы кояш белән кавышырга теләгәнне сизә. Аккош чаңраганны тыңлый-
тыңлый, гомеренең гаҗәеп бер таңын каршылаган шагыйрь офыкларда шәфәкъ
дөрләгәнне күрә.
Чын шигырьгә әверелгән шигырь өчен шагыйрь ни белән түләнгәнен дә
анык белә.
Арзанайды сүзләр. Гүя томан.
Гүя рәшә. Гүя күләгә.
Ә чын шигырь – Тукайдагы сыман –
Тишек үпкә белән түләнә.
«Чын шигырьгә әверелә шагыйрь...»
Иҗатының башында ук борынгы җырчылар – Кол Гали, Мөхәммәдъярларның
каберләрен эзләп сәфәр чыккан шагыйрь зиратка туктала. Кулына каләм алган
юлчыны тынгысыз җаны шунда тарта. Каеннарның, туфрагының изге икәненә
инанган җаны һәр кабер өстендә җыр барлыгын күрә. Ә астан ап-ак сагыш
булып бәреп чыккан каеннарның моңсулыгы егетнең иңнәренә баса.
Басып торам шушы изге җирдә,
Бер моңсулык иңнәремә баса...
Уйланасы уйлар бик күп әле –
Киләчәккә карап зират аша.
«Шагыйрьләрнең каберләрен эзлим»
Шагыйрь элгәреләр белән сөйләшә. Ул офыклардан Такташ чалымын эзли.
Тинчуринның аулак бүлмәсенә кагылып, аның соңгы аһы Сәйдәш моңында
кабатланганны һәм берәм-берәм... ялгызы... ком шуышкан шикелле китүче
татар шагыйрьләренең, ком астында түгелеп калган авазларын ишетә. Аваз
салуга ук шигъри сүзгә әверелгән Наҗар Нәҗминең кабереннән үлән шыткач,
ул үләннәр пышылдарлык бер догага әверелгәнен дә белә. Аксакал әдибебез
Аяз Гыйләҗевның эзләренә карап: «Йәгез, бер дога...» дип кабатлый.
Иренендә исән үтәсе юл догасын саклаган хәлдә, Ркаил тагын юлга
кузгала. Вакыт җилләре исәр дә аның сыктавын Мөхәммәт Мәһдиевнең туган
авылындагы Гөберчәк басуларына алып китәр, үксүләре кипшенеп яткан
болынга явар. Кеше китә – җыры кала – иясен җуйган җырлар да сагыну булып
моңнар тулы дөньяга сибелер. Ркаил Зәйдулла татар шагыйрьләре белән үткән
яшьлек, очкын очырган чаклар хакында сөйләшә-сөйләшә, җиһан буйлап
атлый. «Беребез дә Таһир булалмадык, булалмадык Мәҗнүн...» дип уфтана да
бу дөньяны матурлык, мәхәббәт, наз коткарасына шикләнеп тә карый сыман.
Ә күңелдә, ә күңелдә өмет исән әле!
Ә шулай да бу гөнаһлы җирдә
Без яшибез әле өмет белән,
Нидер көтеп һаман…

Без өметкә
Хөкем ителгәннәр кавеменнән.
«Чапты атлар. Бераз чалуладык...»
Иҗат кешеләренә хас төшенкелеккә бирелгән чаклары булса да, шагыйрь
күңеленнән мәхәббәт хисе җуелмый. Авылына, туган иленә, дөньяга, нәфис
затларга булган ихлас хисләр еллар аша, үлән ерып йөгергән чакларга алып кайта.
Гөл таҗлары ачылалар сусап,
күзләр бер-берсенә ымсына...
Якты сагыш, шыпырт куанычлар –
төнгә тоташачак тылсымда.
«Үлән ерып йөгердек без икәү...»
Якты сагышка төренеп, кошларга карап, югарыга талпынган гашыйк җан,
арада юллар, еллар ятса да, ике канаттан тамган моңсу төнне ярып: «Мин сине,
ярым, мәңге яратам!» – дип дәшә. Юксыну дигән чүлне кичеп, Ярату дигән
үзәнгә юл тоткан егет йөрәгенең кадер табасын да белә. Кош оясы кебек үрелеп,
нинди сурәт анда күренер дип, күз чокырларын күккә төби. Чиксезлекккә
орынырга теләгән күңеле нидер көтә.
Давыл белән кочаклашып,
Алга йөзә көймәм.
Күңел ярга тарта, үзем
Тагын эчкә керәм.
«Битараф идем дөньяга...»
Гүли-гүли җилләр искәнне, җилләр искән саен коелган йолдызларны
санап, диңгез дулкыннарының йөрәгенә килеп сыенганын тоеп, сөйгәненең
күзләрендә болытлардан төшкән күләгәне күреп, офыкларга аккан
җилкәннәргә – ак хыялларга ияреп бара шагыйрь. Сөю диңгезен иңләгәндә газаплар
да татый. Яралы аккошның боз каплаган күлдә кычкыруын ишетеп өзгәләнә. Кара
болытны ябынган чаклары да була. Җилкәнен җил теткәләгәнгә, тәнен камчы
телгәнгә дә түзә. Түземлек дигән сахрада кичкырын гөл ачылганын да күреп ала.
Офыкның киңәйгәнен, гомернең агымсудай акканын сизеп алган шагыйрь
көзләрнең үз матурлыгы барын да белә. Көзнең салкын ялкыны миләшләргә
күчә. Шагыйрь көз алдыннан уйлануларын да шигъри юлларга күчерә.
Газап булса булсын, азат яшә!
Мөмкин түгел...
Вакыт төшенергә:
Мин бурычлы, һәрберебез кебек,
Әниемә, күккә, кешеләргә.
«Бурыч»
Китапның алтынчы бүлегендә урын алган поэмалар укучының күңелен инде
тарих булып калган чорларга тоташтыра. Офыкларда алсуланган яңа гасыр
шәүләсен, чорлар аша киләчәккә дуслык күпере салынганын күрә.
Субайлары таштан. Ышанычлы –
Әле тагын мең ел торырлык.
Туктый калсаң – күперең булсын икән
Гасырларны тоташтырырлык.
«Күпер»

Ркаил Зәйдулланың әсәрләрендә ерак тарихыбыз, үткән гасырларда яшәп киткән
билгеле шәхесләребезнең язмышлары, ил язмышы, чор язмышы ачык чагыла. Хәсән
Туфанның үлеменә багышлап язылган унике бүлектән торган «Койрыклы йолдыз»
поэмасында без, бөек шагыйребезнең аянычлы язмыш сәхифәләре белән очрашып,
янә бер тетрәнү кичерәбез. Йолдыз атылса – эзе, шагыйрь китсә сүзе калганын
барыбыз да белә. Туфаныбызның да үзеннән соң гасырлар буена яшәрлек иҗаты,
аның шигърияте белән тәрбияләнгән шәкертләре калды.
Гомернең мизгел генә, тузганак кына икәнен төшенгән шагыйрь җирнең
йөрәк тирәсендә әйләнгәнен белә. Ә шагыйрь йөрәгенә җирнең, илнең,
халкының һәр кайгысы, һәр ярасы тирән җәрәхәт булып уела. Әфган җиле
дә аның йөрәген читләтеп үтми. «Матәм» поэмасы да шул җил килеп, күңел
кылларына кагылганнан соң туа.
Яз бәетең, әйдә, Әюп бабай,
Кемдер аны укып елар да
Искә алыр ерактагы улын,
Һәм мәрхәмәт сорар еллардан.
«Матәм»
Әлеге поэма Әфганстандагы сугыш фаҗигасен генә түгел, мең биш йөз
дә илле икенче елны Сөембикә өчен көенә белгәннәрне, сатлык Шаһгалиләр
чоры фаҗигасен дә эченә алган. Ркаил бу әсәрендә татар халкының гасырлар
буена сузылган бәхетсез язмышын сурәтли.
Цинк табут иңә...
Кем соң анда?
Бу турыда сүзне башламам.
Мәшрикътән мәгърипкәчә җирләр
Безнең халык белән ашланган.
«Матәм»
Татар халкы, ниләр генә күрсә дә, ни генә кичерсә дә, соңгы өметеннән ваз
кичмәгән, иманына тугры калган. Поэманың авторы да иманны җанда саклап,
киләчәккә илтәчәгебезгә ышана.
Иләмәнең биләмәсе бүген –
Туган тел ул!
Менә минем Ватан.
Соңгы көне булып сүреләм дә
Өр-яңадан таңы булып атам.
«Матәм»
Үз Ватанында гомер итүче, һәр иртәдә өр-яңа таң булып атучы, газиз
халкының күңеленә иҗаты белән тоташучы Ил улы һаман да юлда. Юлын
йөрәкләрдә табасына ышана ул. Шул ышанычы аңа яшәргә, иҗат итәргә көч бирә.
Халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың төрле елларда иҗат ителгән
шигырьләре, поэмалары тупланган «Төштән соң» дип исемләнгән саллы
басмасы һәр татарның өстәл китабына әйләнсә, укучы беркайчан да үзенең
кемлеген, тамырларының кайда тоташканын, дәүләтле халык булганын
онытмас иде. Автор үзе дә шуңа ышана.

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев