Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ ФОЛЬК ЛОРГА, ЭТНОГРАФИЯГӘ КАРАГАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ, ИҖАТ ПОРТРЕТЫ

Насыйри туган телгә халыкны мәгърифәтле итү чарасы итеп карый. Европача фикер йөртеп, ул туган телне фәнни өйрәнүне, «татар» этнонимын пропагандалауны, халыкның сөйләм телен язма, әдәби тел итеп үстерүне үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә төп юнәлешләр итеп билгели.

Татар фольклорын җыю һәм тикшерү

К.Насыйри мәдрәсәдә укуының соңгы елларында ук халык әдәбияты
үрнәкләрен җыя башлый. Казан руханилар семинариясендә эшләгәндә
дә ул халык иҗаты энҗеләрен туплавын дәвам итә, аларны үзенең укыту
практикасында киң куллана. 1870 нче елларда туган авылына кайтканда,
аның энесе белән, арбага утырып, күрше авылларга фәнни экспедицияләргә
чыгуы билгеле. Мондый практика аннан соңгы елларда да дәвам иткән дип
фаразлыйбыз. 1890 нчы елларда халык иҗаты үрнәкләрен, аның үтенечен
үтәп, аерым шәхесләр дә (Корбангалиев Мөхетдин. Каюм Насыйри турында
истәлекләр. Б.498) җыеп китерәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 1870–1880 нче елларда Казанда
җыючыларын һәм төзүчеләрен күрсәтми генә дистәләгән мәзәкләр җыентыгы
басыла, шулай ук Көнчыгыш халыкларының фольклор мирасына игътибар
арта, аерым алганда, «Тутыйнамә», «Кәлилә вә Димнә» җыентыклары, «Мең
дә бер кичә»нең тулы циклы һ.б. нәшер ителә. 1880 елдан башлап, бер үк
фольклор җыентыкларының кабат басылуы күзәтелә: 1880 елда – 7, 1881
елда – 7, 1882 елда – 4, 1883 елда – 12, 1887 елда – 9, 1888 елда – 10, 1889
елда – 15, 1896 елда – 24, 1897 елда – 18, 1899 елларда уртача 2400, 5000,
10 000 данә тираж белән 20 китап дөнья күрә (Кәримуллин Ә.Г., Мәхмүтов Х.Ш.
Кереш-Введение // Татар фольклоры. Аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече
(1612–1981). Ике кисәктә. I кисәк / төз. Ә.Г.Кәримуллин, фәнни мөхәррир
Х.Ш.Мәхмүтов. Казан, 1993. Б.8).
Бу басмаларны төзүчеләр хезмәтләре белән чагыштырганда, К.Насыйри
туплаган фольклор материалы күләме белән үк аерылып тора. Иң мөһиме:
татар фольклор мәктәбе тарихында халык иҗаты үрнәкләрен җыюдан
аны мөстәкыйль фән буларак тикшеренүләргә күчү К.Насыйри эшчәнлеге
белән бәйле. Бу уңайдан, тел белгече Х.Бәдигый 1922 елда болай дип
билгеләп үтә: әйләнә-тирәсендәге муллалар, ишаннар һәм суфилар халык
җырларын, бәетләрен, такмакларын, көйләрен тыйганда, Насыйри – күргән
һәм ишеткәннәренең барысын да җентекләп өйрәнгән, аларның мөһимлеген
аңлаган һәм аларны өйрәнүне аерым фән дип санаган беренче галимебез
(Бәдигый Х. Каюм Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү
юлындагы хезмәтләре. Б.36).
Мәгълүм булганча, табышмаклар, җырлар, мәкальләр, бәетләр – халыкның
дөньяга карашын, рухи мәдәниятен һәм иҗатын чагылдыра торган мөһим
чыганак. Мәгърифәтче, тел белеме буенча хезмәтләр язганда, уку әсбаплары һәм сүзлекләр төзегәндә, туган теленнән үрнәк итеп фольклор материалын
файдаланган. Фольклор буенча материаллар бастырып чыгарганда, Насыйри
бер үк вакытта аларны татар телендә халык әдәбияты әсәрләре буларак
пропагандалый һәм тәкъдим итә.
Мәгърифәтче еллык календарьларын татар фольклоры үрнәкләрен
пропагандалау мәйданчыгына әйләндерә. Материалның укучылар өчен
социаль әһәмиятен исәпкә алып, 1870 елның беренче басмасында ук ул һава
торышына кагылышлы «Халык арасында тәҗрибәдә көн вә һава үзгәрүнең
галәмәтләре бәянында» дип аталган 81 халык сынамышын бастырып чыгара.
Алар күк җисемнәренең урнашуын, хайваннар һәм кошларның үз-үзләрен
тотышын күзәтү нәтиҗәсе буларак урын алган. (Шушы ук текстны Насыйри
1879 елгы Календаренда кабат урнаштырган.)
1876 елгы Календарьда (Казан, 1875, Б.3-14) «Халык телендәге сүзләр»
дигән башисем белән айның тәгаен көннәрендә һава торышын алдан язып
куюга нигезләнгән 65 яңа халык сынамышы барлыкка килә, шуннан һава
торышын, иген һәм яшелчәләрнең уңышын алдан әйтеп була.
1881 елгы Календарьның (Казан, 1880 ел, Б.30-40) «Казан шәһәре турындагы
риваятьләр» бүлегендә «Шаһгали бәй» һәм «Казан алынган хакында» бәетләр,
шулай ук «Казанның кадимге ихатасы», «Әмәт тавы», «Хан мәсҗете»,
«Кабан күле», «Казан бәетендә мәзкүр Үлмәс вә Әбелхаликъ», «Арча кыры»
риваятьләре урын алган. Бу тема 1883 елгы Календарьда (Казан, 1882, Б.30-
31) «Алып адәмнәр» риваяте текстын урнаштыру юлы белән дәвам иттерелә
(Мәхмүтов Х. Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы // Фольклор
жанрларын анализлау / Фәнни ред. М.Мәһдиев. Казан, 1986. Б.16). 1885 елгы
Календарьда (Казан, 1884, Б.86-87) себерке, чәй һәм кофе куллану турында
кызыклы мәгълүматлар бар (Бәдигый Х. Каюм Насыйриның халык әдәбиятын
җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре. Б.38).
Календарьларда басылып чыккан халык иҗаты үрнәкләре, яңаларын өстәп,
Насыйри китапларында пәйда була.
«Кырык бакча» (1880) китабында, шәрык халыкларының табышмаклары,
мәкальләре, шигырьләре һәм бәетләреннән соң, автор туган халкының
фольклор үрнәкләрен китерә, соңгы – кырыгынчы бүлектә 296 мәкаль,
116 кыска халык җыры, «Сәламәтләмә», «Мәдех чәй», «Уңмаган килен»
һәм «Әбъят» бәетләре, «Зиһен сынашмак» дигән гомуми исем астында
«Ике көтүче», «Кәҗә, бүре, кәбестә», «Өч сәүдәгәр» табышмаклары
урнаштырыла.
«Фәвакиһ әл-җөләса» (1884) китабының кырыгынчы бүлегендә материалның
зур өлешен элегрәк басылган «Кырык бакча» китабындагы текстлар тәшкил
итә, аларга фольклор үрнәкләре өстәлә. Барлыгы 117 кыска җыр, 3 бәет («Әбъят
мәхбүбләргә сәламнамә», «Әбъят чәй бәянында», «Әбъят уңмаган килен
бәянында»), 315 мәкаль һәм әйтем, 27 табышмак керә. Милли фольклорның
яңа үрнәкләре, аерым алганда, метафорик һәм идиоматик мәгънәле 68 сүз
һәм гыйбарә Насыйриның тел гыйлеме буенча «Әнмүзәҗ. Лисанымызның
сарыф вә нәхү кагыйдәләре» (1895) китабында «Тәгъризат» бүлегендә урын
ала (Насыйри К. Әнмүзәҗ / Җаваплы редактор Я.С.Әхмәтгалиева. Казан,
1975. Б.106-108). Үзенең ике томлык «Ләһҗәи татари» дигән аңлатмалы
сүзлегендә төзүче мисал һәм иллюстрация рәвешендә 150дән артык әйтем, табышмак, такмак, җыр һәм фразеологик гыйбарәләр китерә (Бәдигый Х. Каюм
Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре.
Б.37).
Үзе исән чагында дөнья күргән басмаларыннан тыш, совет чорында
мәгърифәтченең Казан университеты Фәнни китапханәсе фондларында
сакланган кулъязмаларын сайлап алып, тууына 150 ел тулуга багышлап
«Сайланма әсәрләр»е бастырыла, шуның беренче томына җырлар, мәкаль
һәм әйтемнәр, һава торышы турында сынамышлар, «Төлке белән Әтәч»
әкияте, Шүрәле белән Былтыр риваяте һ.б. керә (Мәхмүтов Х. Каюм Насыйри
һәм татар фольклористикасы // Фольклор жанрларын анализлау / Фәнни
редакторы М.Мәһдиев. Казан, 1986. Б.16-17).
Насыйри рус зыялыларын һәм рус теле аша рус телле аудиторияне туган
халкының рухи һәм көндәлек мәдәнияте белән таныштыруны үзенең фәнни
бурычларының берсе итеп саный. Фәнни эзләнүләренең кайбер нәтиҗәләре
белән ул Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте утырышларында
чыгыш ясый. Мәсәлән, 1895 елның февралендә ул «Казан татарларының
халык әдәбияты һәйкәлләре» дигән темага доклад укый (Воробьев Н.И. Каюм
Насыров – этнограф // Каюм Насыри. 1825-1945. (Материалы научной сессии,
посвящённой 120-летию со дня рождения). Казань, 1948. С.107).
1917 елга кадәр К.Насыйриның түбәндәге материаллары рус телендә дөнья
күрә:
1) 1880 елда «Казан татарларының сөнни мәзһәбендәге мөселман диненең
тормышына йогынтысыннан тыш барлыкка килгән йолалары һәм ышанулары»
дигән мәкаләсе «Император Рус география җәмгыятенең язмалары»нда
басылып чыга. Темасының үзенчәлекле булуы сәбәпле, ул татар теленә тәрҗемә
ителми кала. Мәкаләсенең кереш сүзендә автор болай дип хәбәр итә: «Кулдан
килгәнчә, рус халкына татарларның көнкүрешен ачыклауда ярдәм итәргә теләп,
озак еллар дәвамында алып барган тикшеренү нәтиҗәләрем белән матбугатта
уртаклашуны изге бурычым дип саныйм. Күзәтүләрем һәм тикшеренүләрем
вакытында мин предметның моңа кадәр язучыларның күз уңыннан төшеп
калган якларына игътибар итәргә тырыштым…» (Насыри К. Обряды и поверья
казанских татар, образовавшиеся помимо влияния на жизнь их суннитского
магометанства. С.243).
2) О.С.Лебедева «Кабуснамә»не рус теленә тәрҗемә итеп 1886 елда
бастырып чыгара (Кабуснамә. Переведено с татарского на русский
О.С.Лебедевой. Казань, 1886).
3) Н.Ф.Катановның кереш сүзе белән «Казан татарларының халык әдәбияты
үрнәкләре – табышмаклар, мәкальләр, җырлар» мәкаләсе Археология
җәмгыятенең 1895–1896 елгы «Хәбәрләр»ендә басылып чыга. Материалда
аналитик күзәтү ясалмый, ул үз эченә 28 табышмак, 244 мәкаль һәм әйтем,
158 кыска җырны ала. Аларны рус теленә Катанов тәрҗемә итә (Насыри К.
Образцы народной литературы казанских татар – загадки, пословицы, песни
// Известия Общества истории, археологии и этнографии. 1895–1896. Т. XIII.
Вып. V. С.374-427).
4) 1905 елда Н.Ф.Катанов «Деятель» (№2) журналында К.Насыйриның
«Ярты гасыр элек татар-мөселманнарның көнкүреше» дигән мәкаләсен
бастыра. Басмада «Татар этнографиясе материаллары»ннан «Йорт-җир», «Азык-төлек» һәм «Кием-салым» бүлекләренең мәгърифәтче үзе русчага
кыскартып тәрҗемә иткән текст урнаштырылган (Насыров К. Домашний быт
татар-мусульман полвека назад // Деятель. 1905. №2. С.44-53.).
5) К.Насыйри белән Н.А.Поляковның «Казан татарларының әкиятләре
башка халыкларның әкиятләре белән чагыштырганда» дигән уртак мәкаләсе
Археология җәмгыятенең 1900 елгы «Хәбәрләр»ендә дөнья күрә, шул ук
елны аерым китап булып та басылып чыга (Поляков Н.А., Насыри К. Сказки
казанских татар в сопоставлении их со сказками других народов. Казань,
1900). Хезмәттә татар һәм рус телләрендә транскрипция белән (боларын
Н.Ф.Катанов башкара) бер мәдәнияттән икенче мәдәнияткә күчкән 11 татар
халык әкияте мисал итеп китерелә («Салам Торхан», «Ахмак угыл», «Үги
кыз», «Гөлнәзек», «Байдек», «Өч угыл», «Акыллы угыл», «Төлке», «Мәче
берлән Аю», «Аю берлән Төлке», «Сандугач берлән Бытбылдык» (Шунда
ук. Б.5-73).
Текстның теоретик өлешен Н.А.Поляков язган дип санала. Текстологик
анализ ясап, авторлар «Салам Торхан» Борхан турындагы рус әкиятенә нигез
булган, «Тиле Иванушка», «Тиле белән каен» һәм «Шыр тиле» әкиятләренең
сюжетлары татар әкиятләреннән алынган дигән нәтиҗә ясыйлар (Шунда
ук. Б.86-91). Яки «Үги кыз» татар әкиятендәге игелеклелек, язмышыңа
буйсыну, өлкәннәргә юл кую ахыр чиктә явызлыкны җиңә дигән идеяне
Н.А.Поляков «Морозко», «Дочь-падчерица», «Баба Яга» әкиятләрендә дә
бар дип билгели. «Баба Яга» исеме «Убырлы карчык» белән тулаем тәңгәл
дип күрсәтә.
«Гөлнәзек» әкиятенең йомгаклау өлешенең «Елан белән чегән» рус
халык әкиятенә охшавына игътибар итеп, авторлар андагы мотивларның
казакъларның «Карт белән дию» әкиятендә, удмуртларның Иманай белән
Шүрәле (дию урынына) турындагы, Кавказ арты һәм тау татарларының, шулай
ук көрдләрнең әкиятләрендә дә очравын әйтә (Шунда ук. Б.94-95).
Шушы нигездә канатлы һәм берничә башлы еланнар образлары, шулай ук
арыслан, бәхет кошлары рус эпосына Шәрыктан кергән дигән катгый нәтиҗә
ясала, чөнки экзотик хайваннар һәм кошлар тропик илләрнең флора һәм
фаунасының аерылгысыз өлеше булып тора (Шунда ук. Б.96).
Бүре/аюның койрыгы белән балык тоту сюжетларының татар, башкорт,
мишәр, рус әкиятләрендә барлыгын ачыклап, бу да Шәрыктан дигән нәтиҗәгә
киленә, чөнки Рабгузыйның «Кыйссас әл-Әнбия» китабында шуңа охшаш
сюжетлар күп очрый (Шунда ук. Б.105).
Төлке (рус әкиятләрендә бабай) белән аюның шалкан һәм бодай чәчкәнлеге
турындагы татар әкиятенең берничә варианты барлыгы искәртелә.
Шулай итеп, әлеге хезмәт XIX гасырның икенче яртысында популяр
булган алынмалар теориясе (миграция теориясе, күчмә сюжетлар теориясе)
нигезендә язылган, ул фольклор сюжетларның охшашлыгын аларның бер
уртак чыганактан килеп чыгуы һәм аннан соңгы миграциясе белән аңлата.
Әлеге фәнни юнәлеш тарафдарлары буларак, К.Насыйри һәм Н.А.Поляков
Идел буе һәм Урал буе халыкларының күп кенә фольклор әсәрләренең
охшашлыгын күрсәтәләр, моны турыдан-туры яки икенче бер тел аша алынуы
белән аңлаталар.
Әлеге мәкалә авторларның шушы фәнни юнәлешкә нигез салучылар Т.Бенфей, А.Н.Пыпин, И.Буслаев һ.б. галимнәр хезмәтләре белән таныш
булуларын дәлилли. Мәкаләдә беренчеләрдән булып Идел-Урал территориясендә
яшәгән халыклар арасындагы мәдәни-тарихи багланышлар мәсьәләсе куела,
авторлар үзләренең фаразларын исбатлау өчен төрле телдәге материалны җәлеп
итә. Үзара мәдәни йогынты картинасын ачыклаганда, Шәрыкның Европага,
татар халык иҗатының башка, шул исәптән кардәш булмаган халыкларның
әкиятләренә йогынтысының роленә игътибар бирелә. Бу үзебезнең әдәбият
белеме һәм фольклористикада чагыштырма-тарихи тикшеренүләргә якын
килүне билгеләүдә яңа сүз була.
Татар фольклорын рус укучылары арасында популярлаштыруда
Насыйрига танылган тюрколог Н.Ф.Катанов зур ярдәм күрсәтә. 1898 елда
галим ике өлештән торган «Казан татарларының сөйләү телен өйрәнү
өчен материаллар» дигән китап бастыра, анда халык авыз иҗатының бик
күп үрнәкләрен бирә. Басманың беренче өлешендә татарча текстлар һәм
аларның транскрипцияләре, икенче өлешендә русчага тәрҗемәләре китерелә.
Катанов мәгърифәтченең «Кырык вәзир», «Әбүгалисина», «Фәвакиһ әл-
җөләса» хезмәтләреннән материаллар, шулай ук мәзәкләр һәм йөздән артык
халык җыры урнаштыра (Катанов Н.Ф. Материалы к изучению казанско-
татарского наречия: образцы книжной и устной литературы казанских
татар. Часть I-II. Казань, 1898).
1899 елда Археология җәмгыятенең «Хәбәрләр»ендә Катановның «Казан
татарларының тарихи җырлары» мәкаләсе дөнья күрә. Анда Насыйриның
кулъязма мирасындагы Казанны басып алу, французлар һәм Николай патша,
Шаһгали һәм аның вәзирләре (соңгысы 1881 елгы Календарьда басылган)
турындагы җырларның оригиналь текстлары, рус теленә тәрҗемәләре урын ала
(Катанов Н.Ф. Исторические песни казанских татар // Известия Общества
истории, археологии и этнографии. 1899. Т. XV. Вып. 3. С.271-306). Шул ук
елны мәкалә аерым китап булып басылып чыга (Катанов Н.Ф. Исторические
песни казанских татар: [Доложено Общ. собранию 23 февр. 1899 г.]: Текст,
транскр. и пер. Казань, 1899).
Фольклорчы Ф.Урманче, Н.Ф.Катанов мәкаләсенә анализ ясап, анда тарихи
җыр дип бәетләр турында сүз йөртелә дигән нәтиҗәгә килә (Урманче Ф. Тарихи
җырлар // Казан утлары. 1969. № 3. Б.144). Халык аңында озак еллар сакланып
килгән «бәет» («әбъят») төшенчәсен беренче булып татар фольклорының
үзенчәлекле жанры буларак фәнни әйләнешкә К.Насыйри кертә.
Х.Бәдигый К.Насыйриның халык әдәбияты үрнәкләрен туплау һәм
бастырып чыгару буенча озак еллар дәвамында алып барган эшчәнлеген
түбәндәге төркемнәргә аера: 1) мәкальләр – 315; 2) метафорик һәм идиоматик
мәгънәле сүзләр һәм гыйбарәләр («тәгъзират») – 73; 3) табышмаклар – 23;
4) математикадан халык табышмаклары («Зиһен сынашмак»), 5) җырлар –
118; 6) бәетләр – 6; 7) әкиятләр – 11; 8) риваятьләр – 9; 9) хорафатлар – 10;
10) һава торышы буенча сынамышлар; 11) халык җырлары һәм ышанулары
буенча Казан татарларының милли гореф-гадәтләре ( Бәдигый Х. Каюм
Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре.
Б.37).
Шулай итеп, Каюм Насыйриның 1860 нчы елларда туган халкының гореф-
гадәтләре, ышанулары, тормыш рәвеше, фольклоры белән тирәннән кызыксына башлавы һәм эзләнүләрен фәнни нигезгә куеп башкарырга керешүе Россиядә
этнографиянең фән буларак оешу һәм русларда халык авыз иҗаты үрнәкләрен
җыю хәрәкәте башлану дәверенә тәңгәл килә.

Йомгаклау урынына

Каюм Насыйриның иҗат биографиясе империя, совет һәм советлардан
соңгы чорларда нигездә аерым мәсьәләләргә бәйләп өйрәнелде. Мондый
хәл олуг шәхеснең бөтенлекле социаль һәм шәхси образын а чыклауда,
шулай ук XIX гасырның соңгы утыз елы – ХХ гасыр башы татар-мөселман
җәмгыятендәге фикер үсешенә һәм этномәдәни алгарышка керткән хезмәтен
бәяләүдә кыенлыклар тудырды.
2025 елда Каюм Насыйриның 200 юбилее татар дөньясында зур
күтәренкелек белән узды. Мәгърифәтченең моңа кадәр билгесезлектә калган
кайбер хезмәтләре басылып чыкты, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында
китаплар басылды, фәнни конференцияләр узды, лекцияләр укылды, фильм
төшерелде... Болар җәмгысе татар халкының күренекле улы, мәгърифәтче
һәм олы фикер иясе Каюм Насыйрины татар мәдәниятендәге югары урынына
тәңгәл бәяләргә мөмкинлек бирде.
«Казан утлары» журналының 2024 елгы 7нче саныннан башлап Каюм
Насыйри хакында материаллар бирелеп барылды, аларның күпчелек өлеше
рус телендә «Великий татарский просветитель Каюм Насыри» (Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2024) исемле китапта да тәкъдим ителде. Әлеге
материалларда мәгърифәтченең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге
комплекслы күзалланды: 1) Каюм Насыйриның иҗатын һәм тәрҗемәи хәлен
өйрәнгән берничә буын галимнәрнең хезмәтләренә анализ ясалды; 2) аның
мохите, төрле кешеләр белән аралашып яшәгән шәхес буларак «биографиясе»
язылды; 3) үзенчәлекле тарихи вакыйгаларның, мәдәни традицияләр, гореф-
гадәтләр, күзаллауларның мәгърифәтче фикерләвенә йогынтысы, үзенең бу
вакыйгаларга шәхси мөнәсәбәте ачыкланды; 4) Насыйриның язма мирасы татар
иҗтимагый фикеренә һәм җәдитчелек хәрәкәтенә керткән хезмәте буларак
бәяләнде. Шул рәвешле, фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар һәм материаллар
кертелде, аның образын шәрехләүгә яңа детальләр һәм сюжетлар өстәлде, алар,
бердән, Каюм Насыйри турындагы формалашкан кайбер стереотиплардан
арынырга, икенчедән, XIX гасырның икенче яртысында татар җәмгыятендә
барган социомәдәни процессларның яңа якларын күрергә, кайберләрен
төгәлләштерергә мөмкинлек бирде.
Татар галимнәре төрле дәверләрдә К.Насыйри шәхесенә, эшчәнлегенә
мөрәҗәгать итеп килгәннәр. Алар арасында Гали Рәхим тарафыннан бирелгән
характеристика иң үзенчәлекле һәм мәгърифәтченең иҗат портретын барлау
ягыннан иң тулысы булып бәяләнергә лаек. Г.Рәхим аның турында болай дип
яза: «Насыйри нинди язучы булган дигән сөальгә, ул бер энциклопедист булган
дип җавап бирергә туры килә. Аның әсәрләре арасында дини китаплардан
башлап, халис (саф) әдәби хикәя китапларына хәтле бар. Шуларның ике
арасына әнвагъ (төрле) төрле гамәли һәм нәзари фән вә белемнәргә даир
(караган) әсәрләр керә. Бу ягы белән Каюм Насыйри безгә чыгтай әдәбиятыннан
Мир Галишир Нәваи яки соңгы зур язучыларыннан Әхмәд Мидхәт кебекләрне хәтерләтә. Нәваи үз гомерендә шулай ук һәртөрле бабтан утызлап китап
язган булса, Насыйриның язган китапларының саны кырыкка тула»
(Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр һәм
табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия / редкол.: И.Г.Гомәров
(проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов; төзүчеләр:
Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. 9 нчы чыг. Б.78).
Н а с ы й р и н ы ң Я ң а з а м а н җ ә д и т ч е л е к х ә р ә к ә т е н д ә г е , т а т а р
мәгърифәтчелегендәге урыны турындагы фикерләр дә 1920 елларда
формалаша башлый. Г.Ибраһимов хаклы рәвештә Насыйрины татар җәмгыятен
яңартуга, реформачылыкка беренче адымнарны ясаучы дип атый, бу юлда
аның мәсләктәшләре дип Ш.Мәрҗанине, Х.Фәезхановны күрсәтә. Г.Ибраһимов
фикеренчә, аның эзеннән – беренче татар романнары авторлары, ә 1890
еллар ахырыннан язучылар Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Г.Камал, Р.Фәхретдинов
иҗатка килә. (Ибраһимов Г. Татарлар арасында революция хәрәкәтләре //
Ибраһимов Г. Әсәрләр: 15 томда. 12 т.: тарих һәм иҗтимагый фикергә
караган мәкаләләр, хезмәтләр / [төз.: Г.М.Ханнанова, Г.А.Хөснетдинова,
иск. һәм. аңл. әзерл.: Г.А.Хөснетдинова, Г.М.Ханнанова, К.Г.Ахсанов; кереш
сүз авт. К.Г.Ахсанов]. Академик басма. Казан: Татар. кит. нәшр., 2021.
Б. 249-250). Ягъни ХХ йөз башында мәйдан тоткан күренекле шәхесләребезнең
эшчәнлеген Насыйри хезмәтләре белән бер үремтәдә карау омтылышы ясала.
К.Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегенең дәвамын Г.Ибраһимов
1860 нчы елларда Санкт-Петербург университеты укытучысы Хөсәен
Фәезханов әзерләгән мәдрәсәләрдә ислах проектында таба. Бу проектта
Казанда хөкүмәт акчасына гали мәдрәсә ачу, биредә, дин белән бергә, дөньяви
гыйлемнәр (Европа фәннәре), рус телен укыту, шәкертләрнең тормышын,
мәдрәсәнең идарәсен рус мәктәпләренеке кебек итеп кору кирәклеге күтәреп
чыгыла. Г.Ибраһимов, әлеге аң үзгәрешен шәрехләп, болай ди: «Мәктәпләрдә
ислах мәсьәләсе 70-80 нче елларда алдынгы элементларның фикерендә булып,
90 нчы елларда гамәлгә куела башлады. «Хөсәения», «Буби», «Мөхәммәдия»,
соңыннан «Галия»ләр кебек, татар буржуазиясенең иң нык реформага
нигезләнгән мәдрәсәләре менә шул 60 нчы елгы программаның тормышка
кертү иде» (Ибраһимов Г. Татарлар арасында революция хәрәкәтләре.
Б. 249). Шушы барышның яңа юнәлеше дип ул И.Гаспринский кузгатуы буенча
башлаган җәдит мәктәпләр булдыру хәрәкәтен, татар вакытлы матбугаты
булдыру омтылышларын атый (Ибраһимов Г. Татарлар арасында революция
хәрәкәтләре. Б. 248-249, 252).
Ләкин 1940 нчы еллар ахырында тарих фәнендә «татар җәдитчелеге»
«реформаторлык-мәгърифәтчелек хәрәкәте» дип атала башлый, ә Каюм
Насыйри XIX гасырның икенче яртысында рус мәдәнияте һәм демократик
мәгърифәтчелек идеяләре йогынтысында барлыкка килгән демократик
юнәлешнең юлбашчысы дип игълан ителә. 1960 нчы елларда татар тарихчылары
һәм фәлсәфәчеләре «татар мәгърифәтчелеге» белән «татар җәдитчелеге»н туган
халкының яңарыш хәрәкәтендәге ике этап дип аерып билгели.
Ниһаять, 200 еллык юбилей көннәрендә бу зур мәсьәлә үзенең лаеклы
аңлатылышын тапты: К.Насыйриның мәгърифәтче генә булып калмыйча,
татар яңарышының башлангыч этабына нигез салучы икәнлеге фәнни
дәлилләнде.

Әлбәттә, Насыйриның күпкырлы эшчәнлегенең башка яклары да яңа
югарылыктан бәяләнде. Бу урында аның XIX гасырда фронтир территорияләрдә
рус белгечләре әзерли торган хөкүмәт белем бирү учреждениеләрендә татар
телен укытучы яңа буын татар зыялылары төркеменнән булуын искә төшерергә
кирәк. Әлеге «затлы дисбегә» Хәлфиннар династиясе вәкилләре (Сәгыйт (1732–
1785), Исхак (1800 елда вафат була), Ибраһим (1778–1829)), Казан батальон
мәктәбендә татар һәм фарсы телләре укытучысы Әбдүш Ваһапов (1814–1876),
Казан ирләр гимназиясендә татар теле укытучысы Мөхәммәтгали Мәхмүдов
(1824–1891), Оренбургта Неплюев хәрби училищесында көнчыгыш телләрен
укытучылар Салихҗан Күкләшев (1811–1864) һәм Мирсалих Бекчурин (1902
елда вафат була), Санкт-Петербург университетында көнчыгыш телләре
лекторы Хөсәен Фәезханов (1828–1866) һ.б. тезелә.
Каюм Насыйри, алардан аермалы буларак, уку әсбаплары һәм фәнни
хезмәтләр бастырып чыгару белән генә чикләнмичә, алган белемнәрен милли
мәдәниятне үстерүгә юнәлтә. Әтисенең җәмгыятькә файдалы булу турындагы
идеясен хезмәт сөючән һәм киң карашлы Насыйри туган халкына хезмәт итү
фәлсәфи фикере итеп тәгаенли. Үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген социаль
миссия буларак бәяли.
Традицион татар җәмгыятендә тәрбияләнгән һәм схоластик дини белем
алган 30 яшьлек Каюм Насыйри 1855 елны Казанның руханилар училищесына
һәм руханилар семинариясенә татар теле укытучысы булып урнаша. 15 ел
дәвамында фәнни әдәбият һәм рус телле вакытлы матбугат укып, тюрколог
мөгаллимнәр һәм шәркыятьчеләр белән аралашып, Россиядәге разночин
интеллигенция вәкиленә әверелә. Тормышны Европача белем туплаган шушы
зыялылар күзлегеннән бәяләргә өйрәнә.
Илнең иҗтимагый тормышында башланган үзгәрешләр, аерым алганда,
1861 елда крепостнойлык хокукы бетерелү һәм аннан соң башланган либераль
реформалар К.Насыйриның мәгърифәтчелек программасы формалашуга зур
йогынты ясый. Моның ачык үрнәге булып, 1862 елда литография хуҗасы
М.Яхин белән берлектә татар телендә «Таң йолдызы» дигән атналык газета
чыгару турындагы хакимияткә гариза бирү тора. Бу вакытлы матбугат аша
кавемдәшләре арасында мәгърифәтчелек идеяләрен һәм фәнни-гамәли
белемнәрне тарату омтылышы була.
1870 елдан башлап, бу идеяне мәгърифәтче Календарьларында тормышка
ашыра башлый. Календарьларда басылган язмаларны хаклы рәвештә
татарларның яңарыш юлын мәгълүмат белән тәэмин итү дип атарга була. Нәкъ
менә Насыйри татарларда өстәл календарьларын бастыру традицияләренә
нигез сала, нәкъ менә ул календарьларны чын мәгънәсендә халык басмаларына
әйләндерү юлын күрсәтә.
1850–1860 елларда Россиядә этнография фәне формалашу һәм рус
фольклоры белән кызыксыну дулкынында экспедицияләр үткәрелеп, аларның
нәтиҗәләре буенча рус халык әкиятләре, риваятьләре һәм табышмаклары
тупланган җыентыклар дөнья күрә башлагач, Насыйри 1860–1870 елларда, Рус
география җәмгыятенең этнография бүлекчәсенең методик күрсәтмәләренә
нигезләнеп, татарлар арасында беренче булып фәнни нигездә халык иҗаты
үрнәкләрен теркәү, туган халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләрен
өйрәнүне башлап җибәрә. Ул туплаган материаллар, аерым алганда аның төрле ышану һәм йолалар турындагы мәкаләсе фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан
югары бәяләнә.
Рус теленә мәгърифәтче иң элек дәүләт теле итеп карый, шушы телдә
язылган кануннарны белү татарларны социаль яклауның мөһим элементы дип
саный. Моннан тыш, Насыйри рус телен туган халкының үсешенә Европа һәм
Россиянең фәнни, уку-укыту һәм башка казанышларын җәлеп итү каналы итеп
күрә. Рус теленең күпмәдәниятле мохиттә аралашу чарасы булуын һәрдаим
ассызыклый. Шушы аргументлар нигезендә ул кавемдәшләрен рус телен
өйрәнергә өнди.
Татар мәгърифәтчелеге, башка халыкларның мәгърифәтчелек хәрәкәте кебек
үк, урта гасырларның искергән, заман таләпләренә җавап бирми башлаган
традицияләреннән котылуның идеологик формасы буларак барлыкка килә.
Насыйри исламны, көндәлек тормышта, уку-укыту эшендә дөньяви фән белән
якынайту идеясен уңышлы гамәлгә ашыра. Аныңча ислам тәрәккыятькә һәм
мәдәнияткә каршы түгел, милли мәдәниятсез башка бер генә халык та бу дөньяда
үзенең лаеклы урынын алып яши алмаячак, дип саный. (Гобәйдуллин Г. Каюм
Насыйриның гыйльми-тәгълимати хезмәтләре // Каюм Насыйри мәҗмугасы.
Вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. Казан, 1922. Б.93).
Шул ук вакытта аның ислам гакыйдәсе, пәйгамбәрләр тарихлары, мөселман
әхлагы турындагы китаплары үсеп килүче буынга тәгаенләнә.
Киң катлау халык массаларында китап укуга һәм үсеп килүче буынны
әхлакый тәрбия мәсьәләсенә кызыксыну уяту максатында К.Насыйри үзенең
фикерләрен урта гасырлар гарәп һәм фарсы авторларының әдәби әсәрләрен
госманлы теленнән туган теленә иҗади тәрҗемә итеп җиткерү юлын таба.
Мәктәпләрдә укытуны яңарту тарафдары буларак, Насыйри математика,
геометрия, дөнья географиясе, Россия тарихы, татар, рус, гарәп телләре буенча
дәреслекләр, уку әсбаплары, русча-татарча сүзлекләр һ.б. төзи һәм бастырып
чыгара. Аның дәреслекләре туган телдәге фәнни терминологияне үстерү өчен
майдан була, күп кенә тәкъдимнәре ХХ гасыр башы милли матбугатында
кулланыла башлый.
Күпсанлы фәнни-гамәли хезмәтләреннән тыш, Насыйриның Казан
сәүдәгәрләренең улларына дәресләр бирүен дә аерып билгеләргә кирәк.
Чөнки аның өендәге мәктәбендә белем алган күп кенә шәкертләр ХIX гасыр
ахыры – ХХ гасыр башында татар-мөселман җәмгыятенең социомәдәни
үсешенә зур өлеш кертә.
Насыйриның хезмәтләре мәдрәсә шәкертләренең традицион күзаллауларын
үзгәртүгә этәргеч бирә. Мәгърифәтче гомеренең соңгы дистә елларында
укучы яшьләр белән (Г.Исхакый, Ф.Туктаров, М.Корбангалиев, Ф.Кәрими
һ.б.) очраша, аралаша. Алар мәгърифәтче янына мөселманнарның заманча
идеологиясенә нигез салучы булуын танып, аңлап килгәннәр. Шул рәвешле,
Насыйри күпьеллык хезмәтләренең беренче нәтиҗәләрен күрергә өлгерә.
1860 елда ул татарлардан беренче булып татар этносына билгеләмә
бирә, анда ул халыкның килеп чыгышының уртаклыгын («төрки кавем»),
территория, дәүләт уртаклыгын («Россиядә яшәүче»), мәдәният уртаклыгын
(«үз әдәбияты бар»), тел уртаклыгын («төрки кавем сөйләшә торган урта яки
татар теле») аерып күрсәтә. Насыйри татар этнонимын яклый, туган телендә
фәнни терминология эшли.

Насыйри туган телгә халыкны мәгърифәтле итү чарасы итеп карый.
Европача фикер йөртеп, ул туган телне фәнни өйрәнүне, «татар» этнонимын
пропагандалауны, халыкның сөйләм телен язма, әдәби тел итеп үстерүне
үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә төп юнәлешләр итеп билгели.
Милләттәшләрен татарлар дип атап, галим ул вакытта җәмәгатьчелек аңында
өстенлек иткән «мөселман» конфессионимына каршы чыга. Язма мирасы һәм
эшчәнлеге Насыйрины татар этносын оештыруны актив гамәлгә куючы дип
атарга мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, Каюм Насыйри XIX гасырның соңгы утыз еллыгында татар
мәгърифәтчелеге хәрәкәтенең төп фигурасы була. Аның дөньяви фәннәрдән
яңа дәреслекләре һәм календарьлары, Ш.Мәрҗанинең фундаменталь тарихи
хезмәтенең беренче өлеше (1885), Муса Акъегетзадәнең (1886) һәм Заһир
Бигиевнең (1887) романнары, Габдрахман Ильясиның (1887) һәм Фатих
Халидинең (1888) пьесалары басылу татар мәдәни тормышында яңа күренеш
була. Алар янына чит илдән кайтартылган госманлы телендәге китаплар да
өстәлә.
Россиядә барган үзгәрешләр шартларында нәкъ менә К.Насыйриның актив
һәм күпкырлы эшчәнлеге һәм басма сүзне уңышлы куллануы, шулай ук башка
мәгърифәтчеләрнең хезмәтләре Идел һәм Урал буенда яшәүче мөселман-татар
җәмгыятендә башланган яңарышның беренче нәтиҗәләре була. Тынгысыз,
эзләнүчән, максатчан Насыйрины без ХХ гасыр башында олы ташкынга
әйләнәчәк татар яңарышына юл күрсәтүче дип олылыйбыз.
Юбилей елы Каюм Насыйриның язма мирасына игътибарны көчәйтте.
Мәгърифәтченең 1870 елгы «Казан календары» Г.Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан гарәп язуыннан гамәлдәге
хәрефләргә күчереп, календарьның факсимилесы белән нәшер ителде,
М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
укучыларга К.Насыйри хезмәтләренең биобиблиографик күрсәткечен һәм аңа
багышланган иллюстрацияле персональ энциклопедия тәкъдим итте, Татарстан
китап нәшрияты 1974, 1975 елларда дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»енең
ике томлыгын кабат бастырып чыгарды һ.б. Конференцияләрдә фикер алышу
яңа проектлар, өйрәнү өчен яңа темалар билгеләргә мөмкинлек бирде, шул
ук вакытта аларны төрле фән өлкәсендә эшләүче галимнәрне җәлеп итеп генә
уңышлы башкарып булачагын искәртте.

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев