Хикәя тег белән яңалыклар
-
2 октябрь 2025 - 13:00
Ачкыч (хикәя)
Чәчкәләр янындагы кәгазьгә болай дип язылган: «МИН СИҢА ЙӨРӘГЕМНЕ БИРӘМ! СИНЕҢ КУЛЫҢНЫ СОРЫЙМ». Кыз тәмам аптырап калды... -
1 октябрь 2025 - 13:00
Юл чаты (хикәя)
Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты... -
27 сентябрь 2025 - 13:00
Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)
Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты... Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде: − Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар… -
23 сентябрь 2025 - 13:00
Беләзек (хикәя)
Ышанычым, өметем югалды, дөньяга карашым алышынды. Ул көннәр караңгы томан эчендә генә узды. Тагын бер яраткан кешем... Ялгыз калдым. Гамил иң яман дошманыма әйләнде, дошман гына түгел, хыянәтче иде ул... -
22 сентябрь 2025 - 13:00
Көтеп алган бүләк (хикәя)
“Кызым, мин бүген үләм. Син кайтып китәргә ашыкма инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем... -
15 сентябрь 2025 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?» -
8 сентябрь 2025 - 13:00
Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)
Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән... Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен булып төште... -
5 сентябрь 2025 - 13:00
НАЗИК ҮТЕРЕШ (хикәя)
– Соң бит инде, куна кал, институтка моннан гына китәрсең! – диде Әлизә ханым. Егет риза булды һәм шуннан бөтенләйгә калды. Кырык яшьлек хатын егерме ике яшьлек егетне каптырды, Миндияр теләгенә иреште. -
4 сентябрь 2025 - 13:00
Никахлар күктә укылмаса... (хикәя)
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем. Язның ярсулы бер көне иде ул... Без Зөфәр белән әти-әнием янына кайтып, зурдан купмый гына никах укытып килдек... -
1 сентябрь 2025 - 13:00
Аида (хикәя)
Йөрәге таш булып катты Аиданың, күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... -
30 август 2025 - 09:00
Әләк (хикәя)
– Чык миңа кияүгә! – Ничек? Ә Фәрит? Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныр-көтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? – Мин... Мин бит сине... яратмыйм... -
26 август 2025 - 11:00
Капка өйләдән соң ачыла... (хикәя)
Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр. Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр... -
23 август 2025 - 09:00
ТӘНКЫЙТЬЧЕ
– Менә сиңа Мыштымбай! – диләр. – Соңгарак калгансың шул: кичәгенәк Фәлән Фәләнечне эшеннән алдылар! – диләр. Һы, әйттеләр яңалык! Аның алыначагы турында мин инде бер атна элек белгән идем. -
21 август 2025 - 11:00
Читтә (хикәя)
Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: «Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!» дип пышылдады. Аның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит иде шул... -
20 август 2025 - 13:00
Иң кирәге… (хикәя)
Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде...