Хикәя тег белән яңалыклар
-
14 июня 2024 - 11:00
Кыска ялганыш (хикәя)
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем... -
12 июня 2024 - 11:00
Дустым, сердәшем... (хикәя)
Зилә кызларына истәлеккә видеоязмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште... -
11 июня 2024 - 11:00
Гаҗизлек (хикәя)
Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай... -
10 июня 2024 - 11:00
Мин исән! (хикәя)
– Миңа бик авыр, абый. Бу дөнья нигә шулай кырыс? Минем соң ни гаебем бар. Әнием вафат, әтине белмим дә. Детдомнан качтым, анда да бит гаделсезлек. Адәм баласына гел шулай интегеп яшәргә дигәнме, ә? -
9 июня 2024 - 13:00
Сәпит (хикәя)
Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый-елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде... -
8 июня 2024 - 13:00
КАРА КАПЛАН (хикәя)
Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. -
7 июня 2024 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Берчак шулай 9 Майда – Җиңү көнендә Горький паркында матрослар бии иде. Кулларын бер-берсенең җилкәсенә салып, әле уңга, әле сулга чайкалалар. Әни кулымнан тотып алды да халык төркемен ерып, мине сәхнә кырыена китереп бастырды... -
2 июня 2024 - 13:00
Сәлам, Җирән! (хикәя)
Әни дә үлде, мин яраткан бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан да сиңа тугрылык сакламаячак... -
1 июня 2024 - 13:00
Киләчәккә атап (хикәя)
Бүген сиңа телеграмма килергә тиеш. Анда синең әнкәеңнең вафат булуы турында язылган. Минем киңәш: кайт! Бернинди кирәкмәгән җыелышларына карамыйча, буш мәшәкатьләреңә төкереп, туган авылыңа кайт! -
31 мая 2024 - 09:00
Кәккүк баласы (ахыры)
Аның сүзләренә җавап итеп зират ягыннан күке тавышы килде. Бу хәлгә Мәрьям дә, Мәрхәбә дә елмаешып куйдылар. Кем белә? Бәлки, бу аталарының сәламедер?! «Күп итеп сана, кәккүк, елларымны күп сана. Мин дә бит, ташланган күке баласыдай чит ояда озак яшәдем. Өметләндер мине. Син дә, үз ояңны юксынасыңдыр. Сагынып узган елларыңны саныйсыңдыр. Мин әле синнән бәхетлерәк, кәккүк. Менә, кайттым бит. Көткәннәр бер кайта ул». -
30 мая 2024 - 09:00
Кәккүк баласы (дәвамы)
– Кичер, Мәрхәбә. Кичер, балам... – дип ишетелер-ишетелмәс ыңгырашты карт. Мәгафур агарынып, кибеп калган кечкенә кулын өстендәге юрганы буйлап кызына таба шудырды. Мәрхәбә аларны кулларына алып, җылы иреннәренә тидерде дә иелеп, аның күкрәгенә, юеш битләренә салды. – Мин кайттым, әти. Мин гафу итәм сине... -
29 мая 2024 - 09:00
Кәккүк баласы (хикәя)
Матур гына яшәп ятканда, аларга Казакъстаннан гаиләсе белән абыйсы кайтып төшә. Авылда бераз торгач, ни сәбәпледер абыйсының кечкенә малае үлеп китә. Мәгафурнең өлкән кызы бик елак була. Аның елавы, яңа гына баласын җирләгән абыйсының үзәгенә үтә. Ул аны гел куенында йөртә. Китәр вакыт җиткәч, абыйсы энесеннән кызны үзе белән Казакъстанга җибәрүен сорый. Ләкин кыз шушы китүеннән туган нигезенә башкача әйләнеп кайтмый... -
25 мая 2024 - 09:00
Сихерче (хикәя)
Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! -
21 мая 2024 - 09:00
Саф чишмә (хикәя)
Миннән дә бәхетсез тагын кем бар икән? Гомерем буе сынау арты сынау! Берсен җиңеп кенә чыгам, икенчесе аяк-кулларыма урала... Өстемдә җиде йөз мең кредит тора, аны кем түләсен?! Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым... Хәзер дә шулай... Кызларымны кем аякка бастырыр?.. -
20 мая 2024 - 13:00
Бүре елаган төндә... (хикәя)
Урамда ике машина тора. Берсенә — «Милиция», икенчесенә «Ашыгыч ярдәм» сүзләре язылган. Соры киемле егет «Ашыгыч ярдәм» машинасы ягына этәрде. Ханымның йөрәге «жу» итте. Ул, машина ишегенә тотынып, буранлы күккә карады. Әллә Арча кыры тарафыннан, әллә күктән, бүре елавы ишетелде. Җанын «Песиләрем...» дигән уй телеп үтте. Суыкта күшегеп утыручы песи балаларын кызганып, очраткан саен куенына тыгып алып кайта торган гадәте бар иде Ханымның. Песиләр җидәү булган иде инде...