Хикәя тег белән яңалыклар
-
23 март 2026 - 13:00
Яралы тормыш китабы (хикәя)
Их хыяллар! Кая юкка чыктыгыз соң? Әллә күз тиде, әллә сихерләделәр. Нидер булды. Матур тормышлары чынаяк шикелле чәлпәрәмә килде. Соңгы вакытта Ирегенә нидер булды. Эштән соң кайта башлады... -
17 март 2026 - 13:00
Артык гомер (хикәя)
Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан... -
16 март 2026 - 13:00
Ясимә ятимә түгел (хикәя)
Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: «Кызым! Син бит минем кызым!», - дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре белән генә: «Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була», - ди... -
15 март 2026 - 13:00
Кем җырлады? (хикәя)
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп мендәр читенә авып төште... -
9 март 2026 - 13:00
Мәрсия (хикәя)
Нишләргә дә белмәгән Габдерәхим гаҗиз булып, хатынының баш очына утырып, ясин чыга башлады. Ясинны укып бетергәч, Хәмидәнең йөзенә караса, хатынының бер ноктага төбәлеп катып калган күз карашын күреп хәйран итте. Саклык белән генә аның күзләрен йомдырды... -
7 март 2026 - 13:00
Улы эзеннән (хикәя)
Маһибәдәр карчык чарасыз калып беравык улының кочагында басып торды. Аның күңеле нидер сизенә, шул сизенү үзәген өзә, йөрәген телгәли, ачы күз яшьләре булып, җыерчыклы битеннән тәгәриләр иде. Хәленнән килсә Сәгыйтен ул беркая җибәрмәс иде дә бит... -
3 март 2026 - 13:00
Җимерек өмет (хикәя)
Яшьтән үк тол калган Мәдинә балаларын бик авырлык белән үстерде. Ашамаса ашамады, кимәсә кимәде, әмма балаларын кешенекеннән ким-хур итмәскә тырышты. Бөтен тапканы, бөтен табынганы балалары өчен булды аның. Кайда ялгышты икән соң ул?.. -
1 март 2026 - 13:00
Ураза (хикәя)
Әбиегез-әбиегез-әбиегез, дип ачуы чыга башлады беркөнне Шәмсинең. Бөтен әйбер һәм кешеләр әби тирәсендә әйләнә түгелме соң?! -
27 февраль 2026 - 13:00
Тиле (хикәя)
Иренең авызыннан үз улына әйтелгән әлеге сүзне ишетеп, катып калды Алия. Мизгел эчендә күз алдына үзенең кайчандыр Фирдүскә ачыргаланып, нәкъ менә йөрәгенә үткәрердәй итеп, шулай дәшкәне хәтерендә сызылып үтте... -
25 февраль 2026 - 13:00
Горур Алия (хикәя)
Тәкъдирендә шулай язылгандыр инде — Алия бер ай эчендә Аны да, карынындагы тумаган баласын да җуйды... -
18 февраль 2026 - 13:00
Мәрьям ана (хикәя)
Мәрфуганың тулгагы башлануын зәмһәрир суык кышта җиде төн уртасында килеп әйттеләр. Күрше атын җигеп, район үзәгенә юл тоттылар. Бала көтәмени ул сиңа! Өч чакрым да китеп өлгермәделәр, пелт итеп килеп чыгып, кычкырып елап җибәрде! Үзенең күлмәк итәген ертып, бәбине биләүгә бәйләде дә, кайры туны астына, күкрәгенә кысты Мәрьям. Тик яшь ананың хәле мөшкел... -
12 февраль 2026 - 13:00
Бәхет алмагачы
Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала икән. Әти-әнисе аны бик яраталар. Тик менә ничек ярдәм итәргә генә белмиләр: уллары кечкенәдән үк йөри алмый... -
10 февраль 2026 - 13:00
Җиде нарат (хикәя)
Муса әтисен Совет Армиясе хезмәтеннән бүленеп, соңгы юлга озата. Шул ук елның көзендә әнисе Минсрурны да кайтып җирли ул. Көз көне сеңлесе Ләлә дә фаҗигале төстә вафат була. Озак та үтми Мәхмүтнең олы малае Харис та дөнья куя. Шулай итеп, җиде кешелек гаиләдән Мәхмүтнең төпчеге 20 яшьлек Муса әти-әнисен һәм бөтен туганнарын җирләп бетереп, бакча башындагы җиде нарат агачы янәшәсендә берүзе торып кала... -
7 февраль 2026 - 13:00
Ятимнәр илендә... (хикәя)
Зәйтүнә, 18 яшьтә кияүгә чыгып, өч ел ир белән яшәп калган хатын, яуда ятып калган ире хакына, сөеклесеннән «өзелеп төшкән» зәп-зәңгәр күзле кызчыгы хакына барысына да түзде. Ялгызлыкка өйрәнде инде ул, җан ярасы гына көннән-көн тирәнәйде... -
6 февраль 2026 - 13:00
«Сагындым, бәгърем, сине!» (хикәя)
— Алсу бик каты авырый, үзе гел синең исемеңне атый. Килеп чыга алмассың микән? Очты гына инде Айрат! Иркәсе, Алсуы янына. Иреннәрдә тозлы тәм сизелә. Әллә Айрат елыймы соң? Егет башы белән нигә елый?