Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яралы тормыш китабы (хикәя)

Их хыяллар! Кая юкка чыктыгыз соң? Әллә күз тиде, әллә сихерләделәр. Нидер булды. Матур тормышлары чынаяк шикелле чәлпәрәмә килде. Соңгы вакытта Ирегенә нидер булды. Эштән соң кайта башлады...

Гөлназ җанын кая куярга белмәде. Төне төн, көне көн булмады. Үртәлде, нык үртәлде ул. Яшьлек дусты, җан дусты Ләйләгөл өчен үртәлде.

Соңгы вакытта Ләйләгөл контактта да күренмәде, ватсаптан да хәбәр бирмәде. Нидер булды аның Ләйләгөленә! Менә “хәлен сорашам”, ди торгач, үзе теге зәхмәтле чир белән авырып китте. Ниһаять, хәл керә башлагач, сорашты, белеште. Авырып киткән икән бит аның дускае! Бүген генә больницадан кайткан! Хәл-әхвәлләрне белешкәч, тән ярасы турында сөйләшкәч, Ләйләгөл “җан яра”сы турында ачынып, әрнеп сөйләде...

Ләйләгөл белән Гөлназ студент елларында дуслаштылар. Бик якын дус булдылар. Ләйләгөл үзенчәлекле кыз иде. Үзе чибәр, тәрбияле, акыллы, сабыр. Беркайчан алдан кычкырып йөрмәс, ипләп кенә үз фикерен, киңәшен әйтер. Үзе һәрвакыт җыйнак, пөхтә, зәвык белән киенгән, чәче матур итеп киселгән булыр. Гомумән, курста аерылып тора иде ул. Гөлназны да киенергә, ике атнага бер чәчен кисеп, тәртипкә салырга өйрәтте. Күп нәрсәләргә өйрәтте Ләйләгөл дустын. Урысчага да, инглиз теленә дә. Хәтерлиме икән дусты Гөлназны инглиз теленә өйрәтүен? Беренче курста аерым яшәделәр алар. Ә Гөлназ Ләйләгөл янына еш кереп йөрде. Ләйләгөл почмакта кер юа, ә Гөлназ, идәнгә утырып, инглиз телен өйрәнә. Дөресрәге, дусты өйрәтә, Гөлназ кабатлап бара.

Яратуның, мәхәббәтнең, тугрылыкның иң матур хисләр икәнен дә Ләйләгөл өйрәткәндер. Гөлназ өчен иң көчле мәхәббәт, иң чиста мәхәббәт Ләйләгөл белән Ирекнеке иде. Ирек - аның беренче саф мәхәббәте. Аларның мәхәббәте мәктәп чорыннан ук башланды. Икесе ике мәктәптә укыдылар алар. Ирекнең укытучысы – Ләйләгөлнең әнисе. Бер-берсен белгән гаилә. Ике як та аларның мәхәббәтен хуплады. Ләйләгөл өчен җир йөзендә башка бер егет тә юктыр кебек иде. Ул бары тик Ирекне генә күрде, аны гына яратты.

Вакытлар үтте. Ләйләгөл институтка укырга керде. Тиздән Ирекне армиягә алдылар. Ирек “көт”, димәде, Ләйләгөл “көтәм”, димәде. Ә ул сүзләр алар өчен артык, бер-берсен кимсетү кебек тоелды.

Ике ел буена арада матур хатлар йөрде. Ирек хатларын яудырып кына торды. Ләйләгөл дә бер хатын да җавапсыз калдырмады. Сагынып, юксынып, зур өметләр баглап көтте ул үзенең солдатын. Ә бит аның артыннан әллә нинди егетләр йөрде! Егетләрнең күзләре төшәрлек иде шул аның дускае! Фирдәвесе генә ни тора иде?! Тезләнепләр мәхәббәтен аңлатты, кулын сорады. Юк, Ләйләгөл аның мәхәббәтен күрмәде дә. Аңа беркем дә кирәк түгел иде. Аның Иреге бар! Ниһаять, солдат хезмәтен тутырып, Ирек кайтты. Туры Ләйләгөл янына кайтты! Нинди генә күчтәнәчләр алып кайтмады Ирек. Талон еллары... Кибетләрдә бернәрсә дә юк. Ә солдатыбыз әнә нинди кәнфитләр, шоколадлар бушатты сумкасыннан! Авызда “сикерә” торганнары да, “кыш бабай”лар да бар! Ләкин иң зур бүләк сумка төбендә булган икән! Ул бик матур, алтын төсендәге ялтыравыклы кофта иде. Заманы өчен иң “модный” кофта – “Летучая мышь” кофтасы бит әле ул! Шул кофтаны киеп, җитәкләшеп, шәһәргә чыгып киттеләр алар. Ул вакытта бөтен тулай торак тәрәзәгә карагандыр! Бөтенесе аларны озатып калгандыр. Ләйләгөлебездән дә бәхетле кеше юк иде ул вакытта!

Шул җәйне алар өйләнештеләр. Менә бәхетле парлар нинди була ул?! Менә аларның мәхәббәте – Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте! Ләйләгөлнең күзләреннән бәхет нурлары бөркелә. Ирек дустымны кулыннан да җибәрми. Ләйләгөлем ышанычлы кулларда. Ирек аны беркайчан да рәнҗетмәс, беркемнән дә рәнҗеттермәс.

Ирек Ләйләгөлне үзе белән ерак шәһәргә алып китте. Икесе дә укуларын институтта дәвам иттеләр. Ә Гөлназ кышкы ялларда дускае янына барып кайтты. Алар кечкенә генә бер бүлмәдә яши иделәр. Аларда да студент тормышы. Ләкин алардан да бәхетле гаилә юк. Ләйләгөл инде бәби көтә. Ирек көн саен аларны каядыр алып барды. Циркка да, кинога да бардылар, истәлекле урыннарда да йөрделәр. Ирек – иң булган ир! Идеал ир! Дусты бик тә бәхетле! Гөлназ, шуларны күреп, алар өчен бик сөенде. Гөлназны хөрмәтләделәр, кунак иттеләр һәм матур итеп озатып җибәрделәр. Шуннан соң арада хатлар йөрде. Икесе дә, институтны тәмамлап, Татарстанга кайттылар. Берара алар арасында хәбәрләшү тукталды. Гөлназның колагына чагылып киткәли иде: Әлмәттә яшиләр, Ирек зур нәчәльник, Ләйләгөл дә яхшы эштә, ике кызлары бар икән. Бер-берсенә сәламнәр дә җибәргәләп тордылар.

Бервакыт дускае аңа шалтыратты.

– Иртәгә Актанышка эш белән барам. Каршы алырсыңмы? – диде. Шаккатты Гөлназ. Каршы алмыймы соң инде!? Рәхәтләнеп сөйләштеләр, хатирәләргә бирелделәр. Ләйләгөлләр башкалага күченгәннәр икән. Ирек тагын да зуррак нәчәльник булган. Ләйләгөл дә дәрәҗәле эштә. Кызлар да үсеп беткән. Бик матур, бәхетле тормышта яши дускае. Шулай булырга тиеш тә. Шундый көчле, ышанычлы мәхәббәт бит аларда! Урыс әйтмешли, Ләйләгөл “замужем" гына түгел, ә “за мужем”. Ире тормышны алып бара, табасын таба, төзисен төзи. Булган ир! Ләйләгөл дә булдыклы хатын. Ирен карап, тәрбияләп тора. Кунакларга да, кино-театрларга да бергәләп йөриләр. Ике якны да хөрмәт итеп яшиләр. Мондый гаиләләр әздер кебек тоела Гөлназга.

Шул очрашудан соңа алар гел сөйләшкәләп, аралашып тордылар. Инде Ләйләгөл дәү әни, Ирек бабай булды. Дус-туганнар, кода-кодагыйлар, балалар, кияүләр өчен үрнәк әби-бабай алар! Барысы да алардан киңәш сорый. Ирек алар өчен – өлге – үрнәк. Барысы да аның белән киңәшә, соңгы сүзне дә ул әйтә. Ә Ләйләгөл аның белән бик риза. Риза булмыйни, бик акыллы, ышанычлы бит аның иркәе! Ышанычлы! Ләйләгөлнең бөтен хыялы – бергә-бергә картаю, оныклар тәрбияләү. Кинолардагы шикелле, иңгә ак шәл ябынып, Ирек белән, кара-каршы утырып, бакчада самавыр чәе эчү. Ирегенең чал чәчләрен сыйпап, иңнәренә башын салып, тормыш китабына күз салу, үткәннәрне барлау...

Их хыяллар! Кая юкка чыктыгыз соң?

Аның тормышы сериалларга әйләнде дә куйды. Әллә күз тиде, әллә сихерләделәр. Нидер булды. Матур тормышлары чынаяк шикелле чәлпәрәмә килде.

Соңгы вакытта Ирегенә нидер булды. Эштән соң кайта башлады. Эчә дә. Ирекнең кулыннан телефон төшми. Кемдер яза, кемгәдер яза. Сөйләшүләре дә аермачык ишетелә. Ниндидер марҗасы барлыкка килде Ирекнең. Ирек инде йөргән кешесе барлыгын яшерми дә иде. Шул марҗасын башта башкалага күчерде, аның тормышын җайлады. Үзе янына эшкә алды. “Мәхәббәт курчагы” белән теге якка да, бу якка да кайткалап килделәр. Шул сөрякәсе гел моңа хуҗа булып алды. Телефоннан гына команда бирә. Ә Ирек сукырларча аны тыңлый, телефон кочаклап тик ята. Дөньяда бер гаме юк. Ирекнең тормышында үз балалары, оныклары урынына ниндидер Мишка барлыкка килде. Әкренләп, Ирек мунчага яшәргә күчте. Кышка өйгә күчә тагын үзе.

Башта үзен кая куярга белмәде Ләйләгөл. Аның йөрәгеннән нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды. Яшәү дәрте сүнде. Әле ярый балалары янәшәдә булды. Алар юатты. Оныклар белән әвәрә килеп, бу тормышка күнегә дә башлады. Тормышка икенче күзлектән карый иде ул хәзер.

Ләйләгөл әле һаман Ирекнең күзе ачылыр, теге чәчбиен ташлар, дип өметләнә. Аны иң борчыганы шул: сөекле ире, бердәнбер мәхәббәте ничә еллар буена язылган тормыш китабын ертты да ташлады. Туганнары, балалар, оныклары, кода-кодагыйлары алдында үз дәрәҗәсен төшерде. Үзен юкка чыгарды. Ирек кире үз хәленә кайта алырмы? Хөрмәтле Иреккә әйләнә алырмы? Әллә шул сазлык үзенә суырырмы?

Соңгы елларда шушы тормышта яшәгән икән аның җан дусты! Шушы тормыш аны операция өстәленә китереп җиткергән! Бик тә йөрәге әрнеде Гөлназның бу хәлгә. Дустын ничек юатырга белмәде. Сизә, аңлый бит ул Ләйләгөлен. Ярата, бик тә ярата ул Иреген.

Гөлназның бары тик шуны әйтәсе килә: син терелергә, балаларың, туганнарың, шушы Ирегең өчен яшәргә тиешсең. Тән яраң төзәлер, Алла бирса. Җан ярасын да, каны саркып торса да, еллар төзәтер. Әле Ирек синең янга үрмәләп кайтачак. Елый-елый гафу үтенәчәк. Гафу итәрсеңме, белмим.

Гафу итәрсеңдер. Мескен ирне элекке дәрәҗәсенә син генә кайтара алачаксың. Син бит бик акыллы, зыялы хатын! Сез бу яралы тормыш китабын бергә яза башлагансыз икән, бергә тәмамларга, яраларын бергә ябарга тиешсез. Әле синең бәхетең алда.

Мин бәхетсез, димә.

Бәхет бит ул – синең балалар!

Бәхет бит ул – синең саф мәхәббәтең.

Тик....

Ерагаймасын...

Суынмасын гына аралар...

Гөлфинә Хамаева

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев