Хикәя тег белән яңалыклар
-
20 август 2025 - 13:00
Иң кирәге… (хикәя)
Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде... -
20 август 2025 - 11:00
Яз яме белән бергә (повесть)
– Без бергә булырга тиеш! – Ә син һәммәсен дә уйлап бетердеңме? Мин бит ике бала анасы! – Балалар безгә комачауламый! – диде Вахит, үз карарын үзгәртмичә. – Мин ул хакта да уйладым! – Фатирың – бер бүлмәле, өчебез бергә килеп керсәк, безне кая урнаштырып бетерерсең? -
18 август 2025 - 11:00
Ялгыш атылган йолдыз (хикәя)
Экранда бер ут шары күренде. Ул коточкыч зур тизлек белән Җиргә таба якыная иде. Балалар куркуларыннан чатырдатып, күзләрен йомдылар... -
16 август 2025 - 13:00
Аша рәхәтләнеп! (хикәя)
Моңзар кисәк кенә сикереп торды һәм компотны шеф-поварның битенә сипте! Моны күреп, сакчылар аның өстенә килә башлады. Егет чытырдатып күзләрен йомды... -
15 август 2025 - 13:00
Фәрештә бәхете (хикәя)
Ул арткы ишектән бар баланы чыгарырга өлгерде, ләкин... үзе чыга алмады: дошман пулясы аны җибәрмәде, тотып калды... -
11 август 2025 - 13:00
Кайту (хикәя)
Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!» -
8 август 2025 - 13:00
Эт исе (хикәя)
Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит... Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны... -
6 август 2025 - 13:00
Кыска ялганыш (хикәя)
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем... -
5 август 2025 - 13:00
КҮРШЕ ЭТЕ (хикәя)
...Альбина гәүдәсенең авырлыгына түзә алмыйча, ап-ак рәшәткә гафу үтенгәндәй, бер шыгырдап куйды да урталай сынды. Шундый зур корбанының үз авызына төшүен һич кенә дә көтмәгән Альфред ләң дә дия алмыйча, җаны күккә ашты. -
1 август 2025 - 13:00
Шакмак шикәр (хикәя)
Фәридә ниндидер хәвефне сизенгәндәй артына борылып карады. Үзеннән дүрт-биш адым гына артта аңа төбәлгән кара күлмәкле, озын буйлы егетне шәйләп алды... -
30 июль 2025 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... -
28 июль 2025 - 13:00
Соңгы балкыш (хикәя)
Менә өч көн, өч төн инде Йолдыз каенга бәйләнгән килеш тора. Агач тирәли саргаеп-кибеп барган үләннәр дә калмады. Хайванкайның үтереп ашыйсы, эчәсе килә... -
28 июль 2025 - 09:00
Төнлә чәчләрем чыга (хикәя)
Инде фәлән еллар элек өйдән чыгып киткәнемне хәтерләмим. Ишекне бәреп ябып чыгып китәргә хыялланган чакларым булды. Тик өемнең барлыгы миңа ышаныч бирә иде шул. Үз өең булу бит ул, тузган башмакларың, сүсәргән кәнәфиләрең, юылмаган стаканнарың кадәр үк, сиңа ышаныч бирә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. -
27 июль 2025 - 13:00
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга... -
26 июль 2025 - 13:00
Аязучан болытлы һава (хикәя)
Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин аны яратам... Һаман яратам...