Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 гыйнвар 2026 - 09:00
Мөһер (дәвамы)
Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырыендагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач кайрыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә, аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуваш агае серен ачты. -
8 гыйнвар 2026 - 13:00
Мөһер (хикәя)
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте... -
7 гыйнвар 2026 - 13:00
Сынган чәчәк (хикәя)
Кайтуын кайтты Регина әнисенә, тик бу юлы үзе генә кайтмады, карынында бер гаебе дә булмаган, бәләкәй генә тере күзәнәк алып кайтты. Әнисе Галия кызына, бәлки, яшәп китәрсез, тора-бара күнегерсең, дип әйткәләп караса да, Регина тыңламады. Унбиш яшендә ирсез бала тапты... -
5 гыйнвар 2026 - 09:00
ПАРЛЫ БИЮ (хикәя)
Талгын гына музыка башлангач, өстәл янында утыручылар берәм-берәм биюгә төште. – Әйдә! – диде Әхәт, Илгизнең аркасына кагылып, һәм тар өстәл арасыннан узып, Альмирасын чакырып чыгарды. -
3 гыйнвар 2026 - 09:00
Иренка-иркәм (хикәя)
Юк, оныта алмыйм аны... Ул заманнардан соң ничәмә-ничә ел үткән! Мин инде күптән өйләнгән кеше, балаларым үсеп җитте, оныклар йөгерешеп йөри... Әмма Иренка-Иркәм әле дә булса тынычлыкта калдырмый, көндез күз алдыма килә, төнлә төшләремә керә... -
1 гыйнвар 2026 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем. -
31 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде! -
30 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә
– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы! -
25 декабрь 2025 - 13:00
Әти моңы (хикәя)
Нәфисә әтисен бөтенләй хәтерләми. Ә хәтерлисе шундый килә! Үзен белә башлаганнан бирле килә... Җанын телгәне, йөрәген әрнеткәне дә әнә шул — үзен соңрак, әтисе үлгәч кенә белә башлавы да инде аның. Газизе аяусыз чир белән көрәшә-көрәшә, шәмдәй эреп-сызып сүнгән кара көздә аңа өч яшь тулган булган югыйсә... -
24 декабрь 2025 - 13:00
Берәү генә калды... (хикәя)
Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде... -
23 декабрь 2025 - 13:00
КҮРӘЧӘК КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛА (хикәя)
Нинага һава җитмәгәндәй тоелды. Ул кабаланып киенде дә урамга чыгып китте. Күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Үпкәләренә салкын һава кереп тулганын тойды. Туктый алмыйча ютәлли үк башлады. Күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Нигә кызы тормышка бик җиңел карашлы булды соң? -
22 декабрь 2025 - 13:00
ШӘП АТТЫҢ, ГАЛИМУЛЛА! (хикәя)
Без үскәндә, авыл баласы барыбер бәхетлерәк иде! Тормышыбыз урамда, табигать кочагында үтте. Кышын тимераякта шуу, шартаяк сугу, дисеңме, чаңгыда элдерү, окоплар казып, сугышлы уйнау! Нечкә билле март җилләре карны эретә башлау белән тояклы мал-туарны тау итәкләрендә көтү. -
21 декабрь 2025 - 13:00
ОЛАБЫЙ (хикәя)
Ә Хода бәндәсенең каян килүе, кая юл тотуы, хәтта исемен дә төгәл генә белмәве ачыклангач, Муса агайга карар кабул итәр өчен тирән итеп бер сулыш алырлык вакыт кирәк булды: иң элек әбине җылыга алып керергә, кайнар чәй эчерергә, иртәнгә кадәр ял иттерергә кирәк иде. Аннан соң күз күрер... -
19 декабрь 2025 - 13:00
Кеше күңеле – кара урман... (хикәя)
Матурлык ул бәхет түгел икән әле... «Гүзәлия киткән» дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде. Туй күлмәкләрен карават башына элеп калдырган да таң алдыннан Гүзәлия апа кай тарафларгадыр китеп тә барган... -
18 декабрь 2025 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем...