Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 октябрь 2025 - 13:00
Кәккүк баласы (хикәя)
Матур гына яшәп ятканда, аларга Казакъстаннан гаиләсе белән абыйсы кайтып төшә. Авылда бераз торгач, ни сәбәпледер абыйсының кечкенә малае үлеп китә. Мәгафурнең өлкән кызы бик елак була. Аның елавы, яңа гына баласын җирләгән абыйсының үзәгенә үтә. Ул аны гел куенында йөртә. Китәр вакыт җиткәч, абыйсы энесеннән кызны үзе белән Казакъстанга җибәрүен сорый. Ләкин кыз шушы китүеннән туган нигезенә башкача әйләнеп кайтмый... -
18 октябрь 2025 - 13:00
Ак күбәләкләр (хикәя)
— Алимәне «Ашыгыч ярдәм» алып киткән! — Су эчкән иде, шундук һуштан язып егылды, диләр. — Нинди су? — Агу бит! Эчәргә мәҗбүр иттеләр. Ай Аллам, мәҗбүр иттеләр! — Җиде айлык көмәне бар иде, — дип тәкрарлады хатыннар, болай да асты-өскә килгән дөньяны һәм җиһанны тетрәтеп... -
17 октябрь 2025 - 13:00
Хат кыйссасы (хикәя)
Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин – беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул... -
14 октябрь 2025 - 13:00
Блокада хатирәсе (хикәя)
– Зимагур Нурмый сугыштан кайткан! Бу хәбәр авылның олысын-кечесен дигәндәй «дерт!» итеп аякка бастырды. Әнә, узган ел аның хакында да «Хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килгән иде... -
13 октябрь 2025 - 13:00
Буш йорт (хикәя)
Зөлфәтнең, үз өендә асылынып үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл буенча таралды. Авыл халкының күңеле миһербансыз түгел. Кем генә бакый йортка китсә дә, кызгана, жәлли, хәер-сәдакасын бирә, догасын укый. Зөлфәтнең сәер үлеменә авылда кайгыручы да булмады. Киресенчә, күпләр җиңел сулап куйды... -
11 октябрь 2025 - 13:00
Сынау - сыналу ул... (хикәя)
Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр... -
7 октябрь 2025 - 13:00
СУСАУ (хикәя)
Рәзилә менә дистә елдан артык инде мәктәптә балалар укыта. Аларны хәреф танырга өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бу болгавыр, ата-ананы санга сукмаган заманда җиңел эш түгел. Әгәр син мәгариф стандартларыннан тыш укучыларыңны кызыксындырырлык төрледән-төрле чаралар уйлап тапмыйсың икән, алар, синең сөйләгәннәреңә колак та салмыйча, телефоннарына «төрткәләп» утырачак. -
6 октябрь 2025 - 13:00
Ампула (хикәя)
- Кем булырга иде соң? Беркемгә кирәкмәгән юрист булырга идеме? Икътисадчымы? Дөнья тулды бит инде алар белән! Һәм, гомумән, безнең илдә кешечә яшисең килсә, нефтьче булырга кирәк! - Ә калганнар кешечә яшәмиме? - Калганнар яшәми, җан асрый! -
4 октябрь 2025 - 13:00
Үкенү (хикәя)
Кайбер гаилә башлыклары кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән гыйбарәне искә алып, алдан ук хәстәрен күрергә булдылар: хатыннарына кем белән зина кылулары турында сөйләп биреп, гафу үтенделәр, башка андый гамәлләрне кылмаска тәүбә иттеләр. Кем әйтмешли, иелгән башны кылыч кисми бит!.. Хәләл җефетләренең кайсылары мондый хыянәтне кабул итмичә, никахны өзүгә хәтле барып җитте... -
1 октябрь 2025 - 13:00
Юл чаты (хикәя)
Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты... -
28 сентябрь 2025 - 13:00
Хуҗалар тавында (хикәя)
Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Әллә инде үзенә күз тигән, кыз авырый башлаган. Көннән-көн сула-сызыла бара икән... -
27 сентябрь 2025 - 13:00
Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)
Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты... Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде: − Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар… -
18 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәянең дәвамы)
Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче, исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма... -
17 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәя)
«Капкасы ачык. Өйдә!» – Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың бер тиен! Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды. (Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын. «Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл да үл. Таныды, шөкер... -
15 сентябрь 2025 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?»