Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 июль 2026 - 13:00
Алмалы күлгә китү (хикәя)
Мин синнән риза, кызым. Бала вакытыңда да, укыган чагыңда да игътибарым җитмәде... Булдыра алсаң, кичер... – Әллә ниләр сөйлисең, әти... – Хәниянең күзләренә яшь тыгылды. – Беркемнән дә ким итмәдең. Син миңа сүз бир: даруларымны берсен дә калдырмыйча эчәрмен, диген... -
13 июль 2026 - 11:00
Маймыл (хикәя)
Әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде. ...Хәләл җефете эштә булган, моны «скорый»да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән... -
13 июль 2026 - 09:00
Исемсез малай (хикәя)
— Инәй, мин ятиммени? — Нигә? — Ятим, диләр бит. Кем була ул ятим? Инәй сулкылдый. Әллә елый инде? Колагындагы көмеш алкасы калтыранып ала... -
11 июль 2026 - 13:00
Марфа түти (хикәя)
Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа унбер яшь тулган гына иде. Без дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм өченче яше белән баручы энем Хәйдәр бик тә дус, бик тә тату бер гаилә булып яшәп ята идек. Әтием белән әнием укытучылар, мин шул елны дүртенче классны тәмамлап, бишенчегә күчкән бер малай идем. Өстәвенә ул елны без барыбыз да бик дулкынланып, бик куанып тагын бер вакыйга көтә идек: әниебез тиздән безгә кечкенә бәби алып кайтырга тиеш иде... -
9 июль 2026 - 11:00
Коръән ашы (хикәя)
Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле... -
8 июль 2026 - 13:00
Җәннәт юлы (хикәя)
Эх, йорткаем! Башлар исән булып, кайта аламмы тагын сиңа... Көзге туңда йөгереп чыккан җиде яшьле ялан аяклы малай, машина артыннан елый-елый ”әткәй.. әткәй...” дип бераз ияреп барды да, караңгыда күздән югалды... -
5 июль 2026 - 13:00
Саваплы сабак (хикәя)
– Алло, әни! Нихәл? – Кызым, Люция, синме бу? Ару гына әле. Үзең ничек, балам? Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның, әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың! Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм! -
4 июль 2026 - 13:00
Миң (хикәя)
Агачлыктан чыктым гына... үргә менеп баручы бер кызны күрдем. Зур гына сумкасы да бар, бөгелә-сыгыла атлый. Мин ничек вилсәпитемә атланганымны да, ни арада кызны куып җиткәнемне дә инде хәтерләмим. Әллә нәрсә дип шаяртып кына сәлам биргән булдым. Кыз дәшми генә карап куйды, керфекләрен аска төшерде... -
28 июнь 2026 - 13:00
Лифтта (хикәя)
Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк! Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды... -
25 июнь 2026 - 13:00
Бер башы бит, бер башы! (хикәя)
– Ояты бетте Әсхәтнең, тере хатыны өстеннән уйнаш итә, китсен, – дип кычкырды арттан кемдер. – Җибәрмибез, эшләсен, әллә кемне тәгаенләгәнче, белгән кеше яхшырак! Ә Әсхәтнең үз хәле хәл иде. -
22 июнь 2026 - 13:00
Фотосурәт (хикәя)
...Бу хатирәләрдән тизрәк котылырга теләп, фотоны ертып атмакчы идем дә ниндидер көч туктатты. Мин аны кабаттан альбомга, Сабан туенда үҗәтләнеп, гер күтәрергә тырышкан малай фотосурәте басылган газета артына яшердем. Иң кызыгы берничә көн узгач булды. -
18 июнь 2026 - 13:00
Әни, су бир (хикәя)
Балакаем! Ниләр генә кылыйм соң синең өчен?! Үз гомерләремне кисепләр бирер идем сиңа бер сүзсез. Терел инде, балакаем?! Ике бөртек балаңны үксез калдырма. И, Ходаем, ниләр генә кылырга?!... -
17 июнь 2026 - 13:00
Төерле пылау (хикәя)
– Мин бит сиңа башка хатын янына китәм дип, кат-кат әйттем. Килде-китте төшләр сөйләп, нервымда уйнап йөрмәгез! Ханым башка бер сүз әйтмичә, урындыктагы төргәген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып, икеләнеп торганнан соң, минем якка борылып: «Абый, мин пылау пешереп алып килгән идем, сезгә калдырыйм әле», – диюгә, мин күз карашым белән генә тумбочкам өстенә күрсәттем. -
11 июнь 2026 - 13:00
Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде... -
10 июнь 2026 - 13:00
Алмашыну (хикәя)
Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?!