Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
6 август 2025 - 13:00
Кыска ялганыш (хикәя)
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем... -
30 июль 2025 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... -
27 июль 2025 - 13:00
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга... -
26 июль 2025 - 13:00
Аязучан болытлы һава (хикәя)
Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин аны яратам... Һаман яратам... -
25 июль 2025 - 13:00
РӘФИДӘ (хикәя)
– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр. Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем. -
24 июль 2025 - 13:00
Яшен (хикәя)
Тавыш-гауга чыкты. Туганнар бер-берсеннәнн читләштеләр, аралашмас булдылар. Туган йортка кайтучы, җыелучы булмады. Шулай, тора-бара туган йортның җылы учагы сүрелде... Ата милкен бүлә алмау туганнарны дошман ясады. -
23 июль 2025 - 13:00
ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ МИҢА!
Ләтыйф төсләр, хуш исләр... Табигатьнең шулардан гүзәл тезеп барлыкка китергән шигъриятен үз алдымда күрергә, хис итәргә телим мин: китерегез миңа чәчәкләр! -
21 июль 2025 - 13:00
Абага чәчәге (хикәя)
Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш! Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы... -
17 июль 2025 - 13:00
Гөнаһлы бәхет (хикәя)
Диңгезгә батып үлгән кызын үзе барып алып кайтты Фәридә. Кайчандыр бирергә теләмәгән бүләген ходай тартып алды. «Гөнаһ аша алган бәхет кыска була шул ул...» -
16 июль 2025 - 09:00
КҮПЕР (хикәя)
Өч бүрәнә китерелеп, алар бер-берсенә бәйләнгәнче, сәгатьтән артык вакыт узды. Озын бауның бер очын салга бәйләделәр, икенче очын күпер баганасына бәйләп, бер сугышчы ярда калды. Командир үзе белән Таһирны алды, һәм алар салны этә-этә йөзеп киттеләр. Сигез-тугыз яшьләрдәге малай белән аның сеңлесе бер-берсенә елышып утыралар иде. Кыз елый, абыйсы аны юатырга тырыша. -
15 июль 2025 - 13:00
Искитмәле Исмәгыйль (хикәя)
Күзләремә агу сиптерттең!.. Мин бит кайчандыр синең хакыңа шул хлорны да эчәргә әзер идем, ә син аны күзләремә генә сиптертеп котылдың. Нигә кирәк булды сиңа мондый миһербансызлык?.. -
11 июль 2025 - 11:00
Ату (хикәя)
Аның авылда бердәнбер әнисе бар. Ләкин инде бик күп еллардан бирле ул аны күргәне дә юк, хатлар да язганы булмады. Ә менә хәзер шул карт ана улының күз алдына килеп басты. «Улым, сине кая алып баралар?» дип сорады шикелле ул, баш яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә... -
10 июль 2025 - 11:00
Юлаучылар (хикәя)
Атына каты бәрелмәсә дә, Нәгыймәттәйгә каты ук эләгә иде мондый вакытларда. Шулай буласын белә карчыгы, аты дулаганда, гел хатынын әрләгән иренең холкын үтәли күрә. Шуңа да бер авыз сүз дәшмичә, ат чанасыннан төшеп калган әйберләрен җыярга кереште. -
9 июль 2025 - 11:00
Китмә, әти!
Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет... -
8 июль 2025 - 11:00
Рәнҗеш
– Җәмәгать, Миңкамал әби рәнҗеше бу! Валлаһи, шулай! Рәнҗеш дигәнең җиде буыныңа кадәр җитә, ди бит! Хатынның сүзләренә каршы әйтергә берәү дә базмады. Бу мәлдә Миңкамал әби язмышын күңелдән кичерделәр булса кирәк. Унынчы дистәне ваклый башлаган кортканың терлек абзарында вафат булуын, аны шунда юып кәфенләүләрен һәркем белә...