Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 апрель 2026 - 13:00
Кайтаваз (хикәя)
Ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды... -
9 апрель 2026 - 13:00
Җиктереп пар ат, Казанга... (хикәя)
Ботинкаларны пакетка тутырдык та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры. Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел. Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый... -
6 апрель 2026 - 13:00
ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан. -
29 март 2026 - 13:00
Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
— Үзеңне нык тотарга тырыш солдат! Сиңа өегездән кайгылы хәбәр белән ашыгыч телеграмма җибәргәннәр... Синең әниең вафат булган. Мин синең кайгыңны уртаклашам! — диде дә, училище җитәкчесе кулындагы телеграмма кәгазен Гамир каршысына өстәлгә куйды... -
27 март 2026 - 13:00
Кияү (хикәя)
Кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде. — Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары. Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар... -
26 март 2026 - 13:00
Көндәш (хикәя)
Сиринә тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. «Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?» Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу? -
25 март 2026 - 13:00
Кайту (хикәя)
– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады: – Син канәгатьме?.. Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем... -
24 март 2026 - 13:00
Үлемнән дә көчле (хикәя)
...Әйе, Илдарның хыянәте үлеменнән көчлерәк булып чыкты. Зөмәрәнең күңелендәге дистә еллар буе җанын газаплаган мәхәббәт урынында бушлык иде инде… -
21 март 2026 - 13:00
Гөнаһлы бер көн (хикәя)
Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында. -
20 март 2026 - 13:00
Чиккән кулъяулык (хикәя)
- Искәндәр, – диде ул, ниһаять, аңа исеме белән эндәшеп, –язмышым туган җирләрдән еракта йөртте. Тормышымны көйли алмадым, яшьлегем белән күп ялгыштым. Беренче зур ялгышым – сиңа биргән вәгъдәмне бозуым булды... -
18 март 2026 - 13:00
Оча ла күктә бер бөркет... (хикәя)
Теләр идеме Рөстәм үзенә башка язмыш? Җиңелрәк язмыш? Бәхетлерәк язмыш? Бер яктан, теләр иде дә кебек. Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга әз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды... -
17 март 2026 - 13:00
Артык гомер (хикәя)
Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан... -
16 март 2026 - 13:00
Ясимә ятимә түгел (хикәя)
Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: «Кызым! Син бит минем кызым!», - дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре белән генә: «Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була», - ди... -
15 март 2026 - 13:00
Кем җырлады? (хикәя)
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп мендәр читенә авып төште... -
14 март 2026 - 13:00
Йөрәгем яна (хикәя)
Йомышым төшеп, бер зур түрә янына кердем. Керсәм, анда кем генә юк! Районның бөтен «каймагы» бергә җыелып, мыдыр-мыдыр, әкрен генә ни турындадыр киңәш-табыш итеп утыралар. Миңа керергә ничек рөхсәт иткәннәрдер — монысын әле һаман да аңламыйм. «Моңардан барыбер котылып булмас» дип уйлаулары булгандырмы. Но керттеләр. Түрәләрнең тыныч сөйләшүләрен, гармонияле мөнәсәбәтләрен боздым да куйдым...