Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
6 июнь 2025 - 13:00
ҮЗЕМНЕҢ ӘТИ (хикәя)
Әтиемнең үземнеке булмавын мин инде ике ел беләм. -
5 июнь 2025 - 13:00
Дөрес яшә (хикәя)
Хатын-кыз булган җирдә күз яше булмый калмый инде ул. Елыйсы килгәннән дә түгел ул, болай, дөньяны төрләндереп алыр өчен... -
4 июнь 2025 - 13:00
КАРЫНДЫКЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)
Төп урамнарның берсен танымый тор әле син! Парижда, мәсәлән, моны күз алдына да китерүе кыен. -
3 июнь 2025 - 13:00
Мунча (хикәя)
Сиксәнне узган Нәфисә карчык ныклап чирләп китте. Район үзәгендә яшәгән кызы Рәмиләне борчырга теләмәсә дә, өч көн урыннан кузгала алмагач, шалтыратып, кызын кайтарды... -
31 май 2025 - 13:00
Вәсилә (хикәя)
Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар... -
30 май 2025 - 13:00
Калдык (хикәя)
– Кертмим! – дип чәрелдәде хатын. – Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине... – Ишек шапылдап ябылды. Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде... -
29 май 2025 - 13:00
СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ (хикәя)
«Хәтерлисеңме, тeгe cиpeнь чәчәге өзгән кичне?» – дияр, еллар узгач, инде шактый олыгайган ир кеше. «Аһ, мин ул кичне мәңге онытасым юк,– дияр әле һаман сылу, һаман бәхетле хатын. Мин бит ул сирень чәчәген әле һаман саклыйм. Туй күлмәгем белән бергә». -
28 май 2025 - 13:00
Әти-и! (хикәя)
Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде... -
27 май 2025 - 13:00
Бишенче бәбкә (хикәя)
Беркөн мескен Фәүзия, бианасының каһәрле теленә түзә алмыйча, сигез айлык авыры белән ата йортына кайтып китте. Башын бауга салырга әзер булган, тик туасы балалары хакына гына исән йөргән Фәүзия шулай корсаклы килеш ата бусагасына кайтып егылды... -
26 май 2025 - 13:00
Язларымда кайтырсың (хикәя)
– Дуслар гына ич без. – Әйе, дуслар гына... – диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул... -
25 май 2025 - 13:00
Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (хикәя)
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? -
23 май 2025 - 13:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
22 май 2025 - 13:00
Нәзирә (хикәя)
Кызны күргәч, абзый бөтенләй шашкандай булды, үзен-үзе белештермичә: «Нәзилә-әм!» – дип кычкырып, тәрәзәгә таба омтылды. Кызның бу матавыкка исе китмәде, кулын болгап елмайды да юкка чыкты. Шул минутта ук тәрәзәдә ут сүнде. Абзый, башын иңемә салып, сулкылдый-сулкылдый елый иде... -
21 май 2025 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәянең дәвамы)
Намазга бассаң да, күпме белмәгән нәрсәләр күләгәдә кала икән әле. Аллаһы Тәгалә юлы да синең иман ныклыгыңны сыный кебек. Моның белән килешеп бетмәгән көннәрдә күрше апасы иске, югалган паспортын табып кертеп бирмәсә, Рамазанга тагын күпме көннәр кайгырып йөрергә туры килер иде икән? -
20 май 2025 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)
Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы.