Логотип Казан Утлары
Хикәя

И БАЛАМ... (хикәя)

...Ул ничек булганын абайламый да калды: күз ачып йомганчы машина аны бәреп екты, карт аста калды. Алгы тәгәрмәч сул аягы өстеннән чыкты (аягында калын табанлы үзебезнең «Спартак» ботинкасы иде, шул турыдан). Ярый әле, машина туктады. Аякларын машина астыннан чыгарды, уңга таба, читкәрәк алды. Аяз көнне яшен суктымыни – әле ни булганын да аңышмый. Оныгы машинаның алгы ягыннан аның янына килде. Йөзе киеренке, тавышы ишетелер- ишетелмәс, үзе каушаган, калтырана. – Ай бабай... – И балам, бабаңны таптаттың бит...

Көн бик ямьле, тыныч башланды югыйсә. Бернинди дә хәвеф-
хәтәр булмас шикелле иде. Андый уй берсенең дә башына ялгыш
кына да килмәде.
Таң атуын белдереп, сөенечләр генә вәгъдә иткәндәй, кызгылт-
сары нурларын бөтен җиһанга таратып, август кояшы чыкты. Аның
шулай гаҗәеп матурлыгына Фәһим абзыйның оныгы Фирая да
сокланган икән.
Чал чәчле башына эшләпә кигән, ап-ак җыйнак сакал-мыеклы,
кызгылт тулы йөзле дәү әтисенә карап:
– Бабай, күр әле, кояш күктәге бөтен болытларны бизәгән, – диде
Фирая бакчадагы юынгычта җиләк сабыны белән юынган хәлдә. –
Үзе нинди зур бүген.
– Кызым, аңа бик текәлеп карама, күзеңнең нурын алыр, ул ай ише
генә түгел, – диде Фәһим абзый һәм мунча каршындагы чиләктән чүп-
чарны, чери башлаган бер ташкабакны полиэтилен капчыкка бушатты.
Ул, Казанга кайткач, әлеге капчыкны өй янындагы контейнерга
ташлый. Бу гадәткә кергән инде.
Фирая:
– Ярый, бабай, шулай итәрмен, туры карамам, – диде чәчәкле
йомшак сөлге белән битен сөртеп. – Йә кояшка күз тияр, чыкмый
башлар, күзем каты – синеке кебек.
Икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр. Фәһим абзыйның игътибар
иткәне бар: оныгы кечкенәдән үк тулган айга карарга ярата иде. Бигрәк тә бабасы, анда көянтә-чиләкле Зөһрә кыз бар, әнә ул, дип
күрсәткәннән соң.
Дулкынланып, иңнәренә төшеп торган куе кара чәчле, кара кашлы,
бөтен йөзенә нур бөркеп елмаючан оныгын бала җанлы Фәһим
абзый бик ярата иде. Кулларын югач, янына килеп, аны сүзсез генә
иңбашыннан сөйде. Фирая да бабасын, кем әйтмешли, үлеп ярата,
ул да җавап рәвешендә аңа сыенды.
Аннары, бакча өенә кереп, Фәһим абзыйның хәләл җефете, озак
еллар ире эшләгән завод ашханәсендә хезмәт куйган, гадәтенчә
башына яулык бәйләгән, алъяпкычлы Фәрханә түти хәстәрләгән
табынга утырдылар.
Ул арада Фирая кулына кәрәзле телефонын тоткан иде инде.
– Кызым, куеп тор, тамак ялгап алгач та өлгерерсең, – диде әбисе
әле генә өзеп алып кергән кыяр-помидорларны өстәлгә куеп.
– Әниләргә шалтыратыйм дигән идем.
Оныгы шулай акланса да Фәрханә карчыкның үгет-нәсыйхәте,
сүзе үтә иде әле. Кыз телефонын табыннан читкәрәк куйды, кулына
чәнечке алды. Өстәлдәге ризыкларны мактый-мактый ашап-эчтеләр.
Фәрханә түти, оныгына күз ташлап, бераз фәлсәфәгә бирелеп алды.
– Каян уйлап чыгарганнардыр шул нәмәстәкәйне... Трамвай-
троллейбуста, автобуста бөтенесе – яше-карты бөкрәеп, күзләрен
чекерәйтеп, шул «яссы шакмак»ка бакканнар. Әле җитмәсә, кызлар
баш бармак белән генә уйный – ут өертә, күз иярми... Үлән чемченүче
үрдәк бәбкәсе томшыгына охшатам шуларны... Ничек бармаклары
бөгелә диген...
– Синеке алай бөгелмиме? – дигән булды карты чынаягын каплап,
амин тотып һәм рәхмәт әйтеп.
– Яшь чагында бөгелгәндер инде... Юк, элекке шикелле кеше белән
кеше чөкердәшеп, иркенләп сөйләшеп утыру бетте...
– Әби, аз гына дөньядан артта калгансың, – диде кыз табыннан
кузгалып һәм тулы гәүдәле әбисен кочаклап.
– Әйе, карчык, заманы шул, – дип кенә куйды абзый, аннары
җәмәгатенең исенә төшереп төрттерде. – Бәй, син үзең дә атна саен
Мәскәүгә, кызыңа шалтыратасың түгелме?
– Мин бит өйнекеннән, ә синекеннән бакчада гына сөйләшәм, –
диде әби кеше үпкәләгән сыман. – Шуны да сүз итмәсәң... күпсенеп...
Алар күпме гомер бер җан, бер тән булып яшәсәләр дә, җае
чыкканда шулай чамасын белеп, хәтер калдырмаслык итеп кенә
берсен-берсе «чеметкәләп» алырга да яраталар иде.
Бүген табын түгәрәк түгел. Шунлыктан, улларын, килен
балакайны (Фәһим абзый гел шулай дәшә) һәм кече оныкларын искә
алдылар. Укулар башланганчы дип, алар теплоход белән Нижгар
якларына сәфәр тоттылар. Бакчада көзге «урып-җыю вакыты» димәктән, тегесен-монысын җыештырасы, кайсын шушындагы
базга, беразын өйгә урнаштырасы бар. Шулай да карт белән карчык
каршы килмәделәр, эшләре авыр, җаваплы (икесе дә мәктәптә яшь
буынга белем-тәрбия бирәләр), аз гына булса да бушанып, ял итеп
кайтсыннар, диделәр. Фирая инде җиткән кыз, әти-әнигә тагылып,
итәкләренә ябышып йөрер вакыты үткән – институт студенты. Әле
өч ай элек, кичен шофёрлыкка укыды – машина йөртә.
Дөрес, Фәһим абзый һәрдаим аның янына утырып бара, әледән-әле
киңәшләрен бирә (стажы байтак). Ул бигрәк тә рульдә телефоннан
сөйләшүчеләрне өнәп бетерми. Шулай да, карчык кебек, «шул
нәмәстәкәй»не уйлап тапкан акыллы башларны битәрләми. Ләкин
һәр нәрсәнең үз урыны, чамасы, вакыты бар. Шуңа күрә оныкларына
күз-колак булырга тырыша, бик мавыгып китмәсеннәр, янәсе.
Бакчада Ходай мул итеп биргән нигъмәтләрне төяп, алар юлга
чыктылар. Рульгә оныгы утырды һәм җай гына Казанга кайтып
җиттеләр. Ни гаҗәп, монда яңгыр ява икән. Тәрәзәгә кунаклаган,
күпчелек вакыт тик ятучы «дворник»ларны да берара эшкә җигеп
алдылар. Ходайның рәхмәте, озакламады тагы – арыдымы, бүтән
тарафка юл тоттымы – анысы безгә мәгълүм түгел – яңгыр узды.
Җөмһүриятебез һәм бөек шагыйрь исемнәрен йөрткән урамнар
чатындагы ундүрт катлы йортлары янында туктадылар. Фәһим
абзый төште, теге чүп-чар салынган капчыкны багажниктан алып,
контейнерга ташлады. Алга таба китте, чөнки йортның аргы башында
тезелешкән машиналар арасында бер буш урын шәйләде. Фирая
машина белән аның артыннан кузгалды.
Фәһим абзый, оныгына юл күрсәткәндәй, артка карамыйча гына
кулы белән ишарәләп, машина алдыннан бара. Һәм...
...Ул ничек булганын абайламый да калды: күз ачып йомганчы
машина аны бәреп екты, карт аста калды. Алгы тәгәрмәч сул аягы
өстеннән чыкты (аягында калын табанлы үзебезнең «Спартак»
ботинкасы иде, шул турыдан). Ярый әле, машина туктады. Аякларын
машина астыннан чыгарды, уңга таба, читкәрәк алды. Аяз көнне
яшен суктымыни – әле ни булганын да аңышмый. Оныгы машинаның
алгы ягыннан аның янына килде. Йөзе киеренке, тавышы ишетелер-
ишетелмәс, үзе каушаган, калтырана.
– Ай бабай...
– И балам, бабаңны таптаттың бит...
Башка берәү аны шундый хәлгә төшерсә, ул, кызган баштан, карап
йөрергә ярамадымыни, дип тиргәүдән дә тартынмас иде. Ләкин
оныкларына түгел, балаларына да авыр сүз әйткәне юк.
Төсе качкан оныгы нишләргә белми... Фәһим абзый, аңгы-миңге
булып, уң ягында ята. Сул аягын сузды. Бөтен саны авырта, йөрәге
кага, хәле юк. Үзе һаман сөйләнә:

– И балам... Бала гынам...
Йөзе агарган оныгы да нык каушаган, гасабиланган, үзен гаепле
сизү аркасында тавышы зәгыйфь, чак ишетелә.
– Күрмәдем бит, бабай... Телефон шалтыраган иде...
Ул елый. Бабасы, оныгының үзе күреп күнекмәгән борчулы йөзенә
карап, эченнән көеп, аның өчен кайгыра.
– Әйберләрне кертү үзеңә генә кала инде...
– Бабай, тора аласыңмы? – диде оныгы, ялварулы тавыш белән.
Фирая аны торгызырга ниятли. Ә бабасының йөрәге әле һаман
леп-леп итә.
– Хәзер, кызым, азрак сабыр ит инде. Һушыма килим...
Фәһим абзый күпкатлы йортның ишегалдында ята. Яңгыр явып үткән,
асфальт юеш. Аны уйлаганы юк инде. Ләкин ул, хәл эчендә булса да,
икенче нәрсәне уйлап өлгерде, як-ягына каранды. Шөкер, ишегалдында
кеше-кара күренми: ни үз күршеләре, ни янәшә йорттагылар, ни узып
китүчеләр. Юкса, башка вакытта үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә күп бу тирәдә:
җәяүлеләр дә, машиналар да. Чөнки урам якта почта бүлеге, аптека,
кибетләр, балалар бакчасы белән банк та кул сузымында гына.
Беркавым дәшми торганнан соң, оныгы акрын гына, азапланып
булса да бабасын торгызды. Аның киеренкелеге йомшара башлады
шикелле.
– Бабай, йөри аласыңмы?
– Кызым, ашыкма әле, бәлки сынгандыр.
Ниһаять, хафага төшкән оныгының кайгылы йөзендә тәвәккәллек
чагылды – шок хәле үтте.
– Бабай, әйдә травмпунктка.
Ярый әле анысы ерак түгел, урам аша гына.
Фирая, бабасын култыклап, саклык белән генә машинаның алгы
утыргычына утыртты. Аннары үзе кереп урнашты һәм киттеләр.
Травматология пункты каршында туктадылар. Оныгы бабасын
култыклап алып керде. Регистратурада каравыл хезмәте кешесе
генә. Фирая барып сөйләште. Фәһим абзый, уң аягына басып, ишек
төбендә калды.
...Травматология кабинеты. Фәһим абзыйның паспорты һәрвакыт
үзе белән йөри иде, ярап куйды – шәфкать туташы – каракучкыл
йөзле чибәр кыз – шуннан карап кәгазь тутырды.
Бабасы белән оныгы (дөресрәге, тәҗрибәле кеше Фәһим абзый
тәкъдиме белән, чөнки дөресен әйтсәң мәшәкате күп булачак) алдан
ук, егылу баскычта булды дияргә сөйләшеп куйганнар иде. Шулай
дип әйттеләр дә.
Бүтән чакны балаларына да, оныкларына да, ялган сөйләмәгез, дип
өйрәткән абзый, бу юлы үзе үк хәйлә юлына басты. Бердән, рульдәге
оныгын уңайсыз хәлгә куймау, аңа авырлык китермәү өстенлек алса, икенчедән, карчыгын хәсрәткә төшерәсе килмәде. Бу үзенә күрә изге
ният белән кылынган алдашу иде.
Килбәтле озын буйлы, куе кара сакал-мыеклы (хәзерге яшьләр
модасы, хәтта кайбер министрлар да күренгәли) табиб керде. Карады
һәм кайда, ничек булганын сораштырды. Онык белән бабайның
сүзләре береккән иде инде.
Табиб рентгенга җибәрде. Анда да паспортның кирәге чыкты.
Бераздан Фәһим абзый ботинкаларын салды. Какча гәүдәле шәфкать
туташы аны аппарат янындагы өстәлгә утыртты, тезен чәнчетте.
Сул аягы табанын ике ракурста төшерткәннән соң, киенеп чыгып
киттеләр.
Янә травматология кабинеты. Доктор авыруга ботинкасын салырга
кушты. Үзенең күзе экранда.
– Абый, сынган җире күренми, – диде һәм аягын да тотып карады.
– Салкын компресс кирәк, ушиб.
Соңгы сүзен русча җибәрде, гадәтләнгәндер.
– Мазь кирәкме? – дип сорады Фәһим абзый.
– Юк.
Бабасыннан бер адым да калмыйча йөргән Фирая, табиб кулын
юганда аны бүләкләде – ап-ак халат кесәсенә акча төшерде. Бу гамәл
икесе тарафыннан да сүзсез генә кылынды.
Егеткә төбәлебрәк карагач, Фәһим абзыйның исенә төште.
Яз көне ул өендә бер бүлмәдән икенчесенә чыкканда уң аягын
ишек бусагасына бәргән иде. Бусага димәсәң, хәтере калыр – ике
сантиметрлы нәрсә (соңыннан юри үлчәп карады). Биредә, баш
бармагың сынган, диде сары чәчле, күзлекле табиб. Гипс салдылар,
бәйләделәр. Бик тупас килеп чыкты.
– Юньлерәк повязка юкмы, түләр идем, – диде Фәһим абзый
ошатмыйча.
Әле бакчада эшлисе дә бар бит, моның белән чабата кисәң генә,
хәзер анысын көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың.
Күзлекле егет бер татар фамилиясен әйтте.
– Аның булырга тиеш, минеке бетте, ике көннән килерсез, – диде.
Бичарадан ни чара – абзый барды. Күрде. Гәүдәле, битеннән
кан тама – таза, мөлаем егет. Үзебезнең телдә эндәшергә булды,
исәнләште, гозерен әйтте.
– Бар, – дип җавап кайтарды карап торуга күңелгә ятышлы гына табиб.
– Күпме тора? – Үзе, беркатлы кеше, шалкан бәяседер инде, дип
уйлады.
– Мең ярым, – диде сакаллы көяз егет күзен дә йоммыйча.
Фәһим абзый белә: атасы малы түгел – дәүләтнеке. Ә кая барасың?
Ни хәл итәсең? Күнәсең инде... Көпә-көндез кычкыртып талыйлар,
дип сөрән салмассың бит…

– Әттәгенәсе... – дип ычкындырганын сизми дә калды авыру карт
һәм шаяртып өстәде. – Ярты пенсия китә икән!..
– Әллә пенсияң шулай азмы?
Пенсиягез дими. Күрәсең, чирләшкә, гарип-гораба карт-корыдан
гарыктыр. Тәти егеткә әйтеп булмый бит: энекәем, бездән туйсаң,
гренадёрдай гәүдәң белән әнә йортлар сала торган эшкә бар, сәмәнне көрәп
алырсың, яшьләр белән эшләрсең, кыз-кыркынны кымтырыкларсың...
Фәһим абзый сер бирмәде (авырый-нитә калсаң, ялынычың
шуларга төшә бит), сүзне янә юмор белән тәмамлады.
– Кирәк тирәкне ега ди... Ярар, җиңгәңнекен дә кушармын...
Килештеләр. Әзмәвер, теге тупас гипсны кискәләп, ике-өч метр
ераклыктагы чүп кәрзиненә атып бәрде дә, җыйнак һәм уңайлыны
оештырып куйды.
Бер атнадан күренергә баргач, ул Алла бәндәсе яхшы дип сатканын
да абзыйның аягыннан тартып чыгарып, чүп савытына тондырды.
(Казанның «УНИКС» баскетбол командасында уйнамады микән, бик
төз ата.) Авыру, тимәгез, торсын, дип сүзен әйтергә өлгермәде – авыз
ачып калды. Күрәмсең, теге, пенсионер тагын түләп яңасын алыр, дип
өметләнде бугай. Ләкин карт рәнҗеде, ләм-мим дәшмәде... (Бармагы
сынган хәлендә калды, ялганмады, сызлаштыра.)
...Фәһим абзый шул мизгелләрне бүген йомшартыбрак аның исенә
төшерде.
– Хәтерлим, – диде комагай егет ирен чите белән генә елмаеп.
Һәм алар, бик җылы сөйләшеп, саубуллаштылар.
...Машинадагы әйберләрдән икесен ике кулына тотып, оныгы
менеп китте. Авыру баскычта утырып калды. Бераздан Фирая чаңгы
таягы алып төште. Бабасы кыш көне Идел буена шуарга чыга, җәен
чаңгылары, кар төшкәнен зарыгып көтеп, әзер булып, балконда торалар.
Фирая йөкне лифт каршына ташыды. Бабасы акрынлап кына
менде. Баш әйләнүе бетсен дип, туктап-туктап ял итте, икенче кат
балконына беркетелгән тимер рәшәткәгә башын терәп торды.
Аларның лифты икенче каттан йөри башлый, астан түгел. Бу
йортка күченгәндә, улы һәм аның дуслары белән сервант, стенка
ише эре йорт җиһазларын ташып җәфаланганда, Фәһим абзый, ачы
елмаеп, егетләргә әйткән иде.
– Японнарның башына, валлаһи, мондый «гениальный» уй килмәс
иде, алар «надан» бит, ә безнекеләр «акыллы», аларга – килгән.
...Фирая лифтка әүвәл әйбер-караны кертте, аннан – бабасын.
Үзләре катында «бакча җимешләре»н бушатты. Бабасын өйгә кертте,
яткырды. Баш әйләнүе бетте картның.
Әйберләрне өйгә кертеп бетергәч, кыз суыткычтан ике кап май
алып, бабасына бирде. Анысы үз чиратында аларны чүпрәк аша
аягына җайлап куйды, доктор кушкан салкын компресс шәп булды.

– Кызым, йөрәгем кага, эчәргә берәр нәрсә бирче.
Оныгы дару һәм су алып килде.
– Менә корвалол, – диде һәм хәлсез тавышы белән еламсырап
әйтте. – Бабай, гафу ит инде, күрмәдем бит... Телефон...
Фәһим абзый аның сүзен бүлде.
– Ярар, кызым, көязләнмә, тынычлан. Үземдә дә гаеп бар: машина
алдыннан барганмын. Картлык галәмәтедер инде... Сиңа ачуланмыйм,
үпкә дә тотмыйм. Икенчедән андый матавыкка тарырга язмасын. Син
дә ашыкма, кабаланма, юлыңны, алдыңны-артыңны кат-кат кара...
– Ярар.
– Әбиеңә әйтмә. Аны борчымыйк. Иртәгә үзем җиткерермен,
баскычта аягымны каймыктырдым, синең янга бара алмыйм дип.
Ул берсекөнгә бакчага бармакчы, телефонын да аңа калдырган иде.
Чөнки намаз карчыгы Фәрханә түтине әле һаман күндерә алмыйлар,
үзе әйтмешли, теге «яссы шакмак»ны алып бирергә атлыгып
торучылар күп булса да.
Дару эчкәч Фәһим абзый тынычланды, бераз ашап та алды.
Оныгына дәште.
– Кызым, әйдә, син дә чәй эч.
Фирая:
– Әле тамагымнан ризык үтмәс, соңрак, – диде. – Бабай, мин
стоянкага машинаны илтәм.
– Ярый, кызым, бар.
Оныгы артыннан ишекне япкач, ул, таякка таянып, гомуми
коридорда йөренде... Өйгә кереп, берүзе калгач, бүгенгә кадәр
үзен каты җанлы кеше дип белгән Фәһим абзый кинәт күңел
төшенкелегенә бирелде, һич истә-оста юкта моңарчы сизелмәгән
халәт тоемлады, аңа никтер ямансу булып куйды. Әлегәчә үзен,
чордашлары әйтмешли, «җегетләрски» тотып, үз күңелен үзе
күтәреп, шук-шаян сүзләре, мәзәкләре белән аларның да кәефен
җилкендереп йөргән уенчак кеше – ялгызлык хисе хасил булуына,
картлык килүенә гаҗәпләнде. Башына тузга язмаган, элек ялгыш
та китермәгән «көфер» уйлар килде: «Урын өстендә озак ятарга,
кешегә имгәк булырга язмасын».
Ул аларны, аны әле һич бимазаламаган ямьсез уйларны, көр
күңелле булырга тырышып, кычкырып ук куып җибәрде.
– Ычкыныгыз әле моннан! Әллә мине ашын ашаган, яшен яшәгән
йөз яшьлек шәлпәк карт дип белдегезме?! Мин бит әле Гайсә киткән
җиргә китәргә җыенмыйм! – диде һәм рәхәтләнеп көлде.
...Ике көннән кабат табибка барырга булды, чөнки аягы сызлый,
иркенләп йөри дә алмый.
Урамның теге ягында ортопедик җиһазлар кибете, шунда сугылды.
Мондагы әсбапларның күплегенә, эшләнмәләрнең, җайланмаларның төрлелегенә хәйран калып, шаккатты. Беренче керүе – йомышы
төшкәне юк иде. Таяк сайлап алгач, сатучыга мөрәҗәгать итте.
– Сеңлем, гөнаһ шомлыгына каршы – егылдым. Бәла аяк астында
бит ул... Минем әле моңарчы имгәнеп, таяк белән йөргәнем юк иде.
Гафу итегез, оят булса да әйтим, ничек йөрергә кирәк?
Уртача буйлы, шакмаклы күлмәк, эшләпә, көрән төстәге костюм-
чалбар кигән, бераз аксабрак кергән җитмеш яшьләр тирәсендәге
өлкән кешегә хөрмәт белән карап, ачык йөзле сатучы хатын:
– Бик бәхетле кеше икәнсез, абый, – диде елмаеп һәм үз сүзеннән үзе
уңайсызлангандай өстәде. – Бүгенге хәлегезне күз алдында тотмыйм,
билгеле... Таяк уң кулда булырга тиеш. Башта уң аякны алга, аннан соң...
Ул шактый озак, тәфсилләп, ак сакаллы картка төшендерергә тырышты.
Фәһим абзый, тиешен түләп, рәхмәтләр укып, үзен, яңа уенчык
тоткан бала-чага кебегрәк тоеп, таякка таянып, кибеттән чыгып китте.
Зур галош кигән сул аягы җиңелрәк атлый сыман.
Травматология пункты. Кабат таныш табибка керде. Исәнләште.
– Энем, аяк йөзеннән югарырак сызлый, сынмады микән?
– Хәзер, абый, рентгенга язу бирәм.
...Анда чират – өч-дүрт кеше. Көтәргә туры килде. Нәүбәте җиткәч,
керде. Янә паспорт бирү, аяк киемен салу, өстәлгә утыру кабатланды.
Бу юлы шәфкать туташы кырын яткызды...
Эш беткәч, абзый чыгып, табибка керде. Анысы үз чиратында
компьютер экранына төбәлде.
– Сынмаган, – диде. – Тамыры сузылган. Килегез, үзегез дә карагыз.
Агай сүз тыңлап кына өстәл катына килде, караган итте. Чүт
кенә, сукыр тавыкка бары да бодай, димәде. Чөнки газета-журнал
караштырганда, әдәби китаплар укыштырганда күзлек кия иде.
Медицина инструментлары заводында озак еллар токарь булып, бик
вак детальләр белән эшләү дә үзенекен итте, яше дә бар. «Ярый инде,
санга чакыруына рәхмәт», – диде эчтән генә.
Табиб сүзен дәвам итә.
– Әнә, күрәсезме, тамыры аерылган... Мин сезгә рецепт язып
бирәм. Шул мазь белән майларсыз көнгә өч-дүрт тапкыр.
Фәһим абзый:
– Ә халык медицинасы ярыймы? – дип сорады.
– Нәрсә ул?
– Кайбер кеше андый чакта бәвел яба. Сихәтләнә дип...
Егет, кулларын да эшкә җигеп, аның сүзен бүлде.
– Юк, юк, кирәк түгел! Мазь гына.
Аның сул кулында затлы алтын сәгать, икенчесенең бармагында
зур кашлы йөзек икәнен күреп калды авыру.
– Аңладым, – диде карт һәм әҗерен җайлап кына фырт егетнең ак
халаты кесәсенә салды.

Үзе уй йөртте: «Күргәнең-күрмәгәнең шул булсын: эт күңеле – бер сөяк.
Элегрәк сезнең халык болай ач күзле түгел, кәнфитне дә читенсенеп кенә
ала иде. Хәер, бүгенгеләрнең дә бөтенесе дә кешенең бәхетсезлегеннән
файда эзләми – акча колына әйләнмәгән. Күргәнем бар, алары – күбрәк.
Берәү хәтта үземне кызартты да, бу – алыш-биреш урыны түгел, дип».
Кесәсе шыгырдагач, эченә җылы төште, ахры, караңгы чырае яктырып
китте, тоз сипкәч торма да төчеләнә, дигәндәй, адәми зат бөтенләй башкача
сөйләште. Озаклап аңлатты, сораулары булса, һич тартынмыйча, туп-туры
үзенә килергә кушты. Һәм алар матур гына, дустанә аерылыштылар.
Өенә кайтышлый Фәһим абзый янә баягы, дәвалаучыларга
кагылышлы уен яңартты. Әйе, барчасы да комсызлар ишеннән түгел.
Икенче бер вакыт поликлиникада, ул, чәй эчәрсез, дип, өстәлгә чәк-
чәк куя башлагач, офтальмолог ханым ачуланып, сез нәрсә, абзый
кеше, мине эштән кууларын телисезме, диде. Карт телен тешләде...
Ә чынлыкта кем гаепле? Үзебез түгелмени?! Үзебез! Үзебез
өйрәттек! Үзебез азындырдык! Алар бит акча сорамый, әйбер көсәнми.
Үзебез бирәбез! Турыдан-туры булмаса, шәфкать туташлары, таныш-
белеш аша. Янәсе, игътибар белән, юньләбрәк карасыннар, яхшырак
дару язсыннар, операцияне җиренә җиткереп, авырттырмыйча
ясасыннар... Үзебез мескенләнәбез! Аяк ялы, әз генә күчтәнәч, фәлән-
фәсмәтән, дип төчеләнәбез!.. Аннары үзебез үк зарланабыз, табибның
артында гайбәтен сатабыз... Әле кайберәүләр табибларны күрәләтә
җинаять юлына өстери: кадерле малаен армиядән йолып калу өчен
гарьләнмичә йөз суы түгә... (Хәер, башкасын да...) Бу җәһәттән Фәһим
абзыйның йөзенә кызыллык килмәде, намусы чиста: улы да һич
зарланмыйча, әтисе үрнәгендә, тиешлесен ватанга биреп кайтты...
...Улы белән килене, Нижгар якларыннан кайтып төшкәч,
аптырабрак калдылар, бәйнә-бәйнә турыдан-туры да, читләтебрәк
тә сораштырдылар. Ләкин өйдәгеләрнең үзара килешүе нык – сер
чишелмәде. Ялагайлана белүче кече торынына хәтле, бабакай,
авыртамы, дип өзгәләнде.
Фәрханә карчыкны да ышандырганнар иде. Бер-ике мәртәбә
шикләнебрәк, кыек атып туры тидерергә теләпме, әйләнечтәнрәк –
төпченебрәк азапланса да, асылына төшенә алмады – гафил булып калды.
Ай чамасы узгач, Фәһим абзый таягын шифоньер артына кыстырып
куйды. Чын дөресен әйткәндә, гаилә әгъзаларыннан тыш та күрше-
күлән, дус-иш, туган-тумача, җәфага дучар булган картны интектереп
бетергәннәр, теңкәсен корытканнар иде инде: «Ни булды? Кайчан?
Ничек?» Һәрберсенә түкми-чәчми (берүк хәтерләре калмасын!) һәм
ялгышмыйча (анысы бик мөһим!), догасын ятлаган мәдрәсә шәкерте кебек,
сөйләп бирергә кирәк. Соңгы вакытта ул, үзе әйтмешли, тел бистәсемени
– остарды – уен-көлкегә әйләндереп кенә җавап кайтарырга өйрәнде.
– Безнең авылда картларның таяксыз йөргәнен хәтерләмим, – ди

Фәһим абзый шуклыгы тыштан күренмәсен өчен йөзенә җитди
кыяфәт чыгарып. – Мин дә шактый өлкән яшьтә бит инде. Сакал-
мыек агарган, башта эшләпә дә түбәтәй, ә таяк юк, әйтергә оят...
Хәзер карчык-корчык икешәр тәпәч белән тыраклый, минеке әле
берәү генә... Азрак солидный булып күренмәмме дигән уем да бар...
Янәшәдәге Зәңгәр мәчет тә үзенә чакыра бугай инде...
Урамда көз. Дөньяга күңел күзе белән баккан адәм баласына аның
кабатланмас үз төсмерләре, табигатьнең үзенә генә хас гүзәллеге
бар. Күк йөзе вакыт-вакыт караңгы, авыр яңгыр болытлары белән
капланса да, тагын ачылып китә, нәкъ кеше холкы кебек... Көндез
кояш җылысын кызганмый, ә иртә-кич салкынча – безне, кышкы
суыкларга күнегә башларга вакыт, дип искәртә шикелле.
Бакча эшләре тәмам. Уллары белән килен балакай хезмәт юлында,
оныклары белем эсти.
Фәһим абзый торымнан-торымга урамга чыга, карчыгының вак-төяк
йомышларын үтәп кибетенә, базарына, даруханәгә бара. Тик элеккечә
ашыгып атламый, чынында аяк әле үзен сиздерә, гүя, абзыкаем, хәлең
бигүк хөрти түгел-түгелен, шулай да саклан, дигән кебегрәк кисәтә.
Карт анысына да үпкәләми. «Ничәмә-ничә еллар чын намус белән
миңа хезмәт иттең. Рәхмәт. Сүзеңне тыңлармын», – ди һәм елмаеп куя.
...Фәһим абзый балкон тәрәзәсеннән, югарыдан бик озаклап
көннән-көн йөзен үзгәртүче борынгы шәһәргә – якындагы тәбәнәк,
тарихи иске өлешенә, ерактагы биек, мәһабәт яңа биналарына, замана
шаукымы белән кабат үз вазифаларына керешкән мәчетләргә, берсе
икенчесен кабатламаган күркәм манараларына карап юанырга ярата.
Аның карашыннан берсе дә читтә калмый: эшләгән заводы
корпуслары да, шәһәр халкын электр һәм җылы белән кинәндерүче
ТЭЦ-1 торбалары да...
Әнә риваятьләрдә тасвирланган серле Кабан күленең аргы
башында, әдәбиятыбыз классигы, трибун шагыйрь урамында, мәшһүр
театрыбызның бераз сәеррәк, авылчарак түбәле яңа бинасы төзелеп
ята. Әле якыннан һәм алгы өлешен күрергә форсат чыкканы юк, бәлки
икенче төрлерәктер. Эче бик зиннәтле һәм заманча булачак диләр...
Ахырда ул түзми, бакчалары ягына – кояш чыгышы тарафына күз
сала. Әлбәттә, бакча үзе күренми. Шулай да карт хыял диңгезенә
чума, аны күз алдына китерә: «Боерган булса, җәренгә шунда юл
тотарбыз: чистартырбыз, казырбыз, чәчәрбез, мунча ягарбыз...»
Киләсе елда көенечләр аларны читләтеп узуын тели Фәһим абзый.
Үзе рульгә утырмас (әле аяк нәрсә дияр), оныгы Фираяга ышанып
тапшырыр, бәла-казага юлыкмыйча ипле генә йөрсен бала... Һәм ул,
булып узган хәлләрне исенә төшереп, авыр итеп көрсенеп куя:
– И балам…

Рәфкать КӘРАМИ (1942) – язучы; Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. «Олы юл
сикәлтәле» исемле роман-трилогия, «Очар кошлар белән янәшә» һәм «Каргышлы этаплар»
романнары авторы. Казанда яши.

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев