Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 апреля 2023 - 09:00
Рәхәт (новелла)
Ниязбикнең күрешергә дип сузган кулларына полициядә эшләүче энесе Гаят беләзекле богау кигерде. Аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр... -
12 апреля 2023 - 13:00
Коръән ашы (хикәя)
Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле... -
8 апреля 2023 - 13:00
Аты юкның... (хикәя)
"Бар көченә йөгереп тә иң азакка калган ат гарьлегеннән күз яшьләре белән елый, дия иде минем әни..." Мин, чыннан да, әбекәй муеныннан сыйпап, яулык бәйләгән чакта, атның бөтен дөнья сыйган төпсез күзләреннән бәллүр тамчылар тәгәрәгәнен күргән кебек булдым... -
5 апреля 2023 - 13:00
Бер башы бит, бер башы! (хикәя)
– Ояты бетте Әсхәтнең, тере хатыны өстеннән уйнаш итә, китсен, – дип кычкырды арттан кемдер. – Җибәрмибез, эшләсен, әллә кемне тәгаенләгәнче, белгән кеше яхшырак! Ә Әсхәтнең үз хәле хәл иде. -
4 апреля 2023 - 13:00
СОҢЛАГАН ПИКНИК (хикәя)
Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! -
2 апреля 2023 - 17:00
Кем җырлады? (хикәя)
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп мендәр читенә авып төште... -
2 апреля 2023 - 13:00
Борылыш (хикәя)
Камыр баса-баса үзалдына уйланган Шәмсинурның уйларын урамнан кергән ире бүлде: - Әнә синең яраткан киленең турында халык ни сөйли! Аның күптән даны чыккан! Үзе аша үткәрмәгән ир-заты калмаган! Айрат кая карагандыр!.. -
31 марта 2023 - 13:00
КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)
Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә. -
29 марта 2023 - 17:00
Аңа болытлар елмайды (хикәя)
Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! -
29 марта 2023 - 13:00
Үзгә юлда (хикәя)
Шактый җиңеләеп калган эш хакыма һәм яңача аралашу тәртибенә ияләшә генә башлаган идем, чираттагы җәйге ялымны бүлеп чакыртып алдылар да, имза куйдыртып, кулыма кош теле хәтле язу тоттырдылар... Анда «кыскартылуым» хәбәр ителә... -
24 марта 2023 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем... -
23 марта 2023 - 13:00
Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)
— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды: — Кемнән? Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде: — Аңламадым... -
22 марта 2023 - 13:00
Улы эзеннән (хикәянең дәвамы)
"И ходаем, баламны үзең сакла, исән-имин әйләнеп кайтсын... Гарип булса да, үз ише табылыр, тормыш корып җибәрер... Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән ходай..." Сәгыйт шул китүдән әйләнеп кайтмады. Карт белән карчык байтак вакытлар, аңардан хат-хәбәр кетеп, өметләнеп яшәделәр, ләкин анысын алырга да насыйп булмады... -
21 марта 2023 - 13:00
Улы эзеннән (хикәя)
Маһибәдәр карчык чарасыз калып беравык улының кочагында басып торды. Аның күңеле нидер сизенә, шул сизенү үзәген өзә, йөрәген телгәли, ачы күз яшьләре булып, җыерчыклы битеннән тәгәриләр иде. Хәленнән килсә Сәгыйтен ул беркая җибәрмәс иде дә бит... -
20 марта 2023 - 13:00
Матәм (хикәя)
Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас... Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча... Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазифасы ирек бирми. Килсә... Ни йөзе белән?