Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәянең дәвамы)
Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче, исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма... -
17 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәя)
«Капкасы ачык. Өйдә!» – Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың бер тиен! Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды. (Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын. «Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл да үл. Таныды, шөкер... -
15 сентябрь 2025 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?» -
11 сентябрь 2025 - 13:00
МИН КАЙТЫРГА ТИЕШ (хикәя)
Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде. -
8 сентябрь 2025 - 13:00
Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)
Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән... Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен булып төште... -
5 сентябрь 2025 - 13:00
НАЗИК ҮТЕРЕШ (хикәя)
– Соң бит инде, куна кал, институтка моннан гына китәрсең! – диде Әлизә ханым. Егет риза булды һәм шуннан бөтенләйгә калды. Кырык яшьлек хатын егерме ике яшьлек егетне каптырды, Миндияр теләгенә иреште. -
3 сентябрь 2025 - 13:00
Ятим йорт (хикәя)
Ятимлек ни ул? Балачактан әти-әнисез, яклаучысыз-саклаучысыз калып, язмыш суыкларында туңып, ялкыннарында янып, куырылып үсеп балигъ булу дияр иде уң як күршебез Минзифа... -
30 август 2025 - 09:00
Әләк (хикәя)
– Чык миңа кияүгә! – Ничек? Ә Фәрит? Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныр-көтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? – Мин... Мин бит сине... яратмыйм... -
27 август 2025 - 11:00
Өй туе
Чәйнек инде ничәнчедер мәртәбә шаулап кайнап чыкты. Табын янында да сүз судан ким кайнамый иде. − Бармы соң бездә шәхесләребезнең кадерен белү?! – Йорт хуҗасының йомарланган йодрыгы баш очыннан туплар ядрәсе сыман узып-узып киткән саен иелеп калырга өйрәнеп җиткән идем инде. -
26 август 2025 - 11:00
Капка өйләдән соң ачыла... (хикәя)
Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр. Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр... -
24 август 2025 - 13:00
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (ахыры)
Кинәт! Ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын-калтырану җаным аша үтеп, баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап йөгерә башлый... Мәхәббәт назы, сөю дулкыны... -
23 август 2025 - 13:00
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (хикәя)
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. -
23 август 2025 - 09:00
ТӘНКЫЙТЬЧЕ
– Менә сиңа Мыштымбай! – диләр. – Соңгарак калгансың шул: кичәгенәк Фәлән Фәләнечне эшеннән алдылар! – диләр. Һы, әйттеләр яңалык! Аның алыначагы турында мин инде бер атна элек белгән идем. -
22 август 2025 - 11:00
Гамәл дәфтәре (хикәя)
Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки! Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең... -
21 август 2025 - 11:00
Читтә (хикәя)
Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: «Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!» дип пышылдады. Аның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит иде шул...