Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЯР ИСЕ (хикәя)

Ишектә тагын хатынының йөзе пәйда булды. – Сиңа әйтәм... нәрсә балтаң суга төшкәндәй ятасың? Чык, әйдә, тамак ялгап ал! – Әнвәр кулын гына селтәде. Ашау кайгысымы монда? Киләчәктә нишләргә? Ничек тормыш итәргә? Уйлыйсы бар, уйлыйсы...

Әбиләр чуагы бу! Нигә шулай дигәннәрдер... Әбиләрнең картаясылары
килмичә, чуак көннәрдә соңгы ымсынулары белән бәйлеме икән? Шайтан
белсен... Күктә төсен җуя барган кояш елмаеп азаплана, юл кырыйларына
утыртылган карамаларның алтын йөгертелгән яфраклары җил искәнен
көтеп тын калган, тиздән алар урам себерүчеләрне мәшәкатьләп,
тротуарларда кырын ятар, сүрән кулларын сузып, узгынчылар аяк астында
нидер пышылдап калыр. Әнә берничәсе инде җирдә ауный, сары суккан
йөзләрендә кызгылт тимгелләр.
Көз...
Әнвәр, кибетне урап, үзләренең ишегалдына керде. Алар өе каршында
өянке, иелеп, янәшәдәге миләш агачына нидер сөйләп тора сыман иде.
Миләшнең яфраклары әле ямь-яшел, җимешләре кып-кызыл, ә өянке
инде көзне үтеп бара; шулай... һәркемгә көз төрлечә килә, үз вакыты
белән.
Хатыны өйдә иде, иренең төмсә йөзенә игътибар итеп, сораулы карашын
төбәде. Әнвәр исә дәшми-тынмый чишенде дә кабинетына кереп китте.
Беркем белән сөйләшәсе килми иде аның, беркемне күрәсе килми иде.
Беркем дип... шул хатыны белән инде. Ике баласы күптән ике якта, үз
тормышлары белән яшиләр. Улы монда, Казанда әле, муеннан мәшәкатьтә,
онытканда бер шалтыратып ала, хатыныннан зарланып башлый, тиргәп
сүзен тәмамлый. Кызы, бер нефтьчегә кияүгә чыгып, бөтенләй Себергә
китеп барды. Кайчагында шалтырата, ирен мактаудан башлый, күккә чөеп
төгәлли. Әйбәт инде!
Ул, язу өстәленә нәфрәт белән карап, кушеткага ятты, түшәмгә төссез
күзен текәде. Анда өтергә тартым бер эз бар... өтерме соң ул, әллә инде
бөкрәйгән куянга охшаганмы, кайсы ноктадан карыйсың... кәефсез чакларда
ул гел шуңа карап ята.
– Нәрсә булды? – дип сорады хатыны, ишектән башын тыгып.
– Булмады, – дип, Әнвәр стенага борылып ятты.
Нәрсә әйтсен? Бүген аны эштән кудылар. Юк, беркем дә аңа
дорфа сүз әйтмәде, намусына кагылмады. Институт директоры хәтта
уңайсызлангандай, күзлеген салып, озак кына пыяласын кер дә кунмаган
ак кулъяулыгы белән сөртте, мәш килде. Ә кечерәеп калган күзе шундый
мәэсүс карый иде. Мәэсүс... менә бит нинди сүз...
– Поймите нас правильно, Анвар Хакимович, – диде. – Без...
Нәрсәсен аңлыйсың?! Аларның бөтен институтын куып таратсаң да,
дәүләткә бернинди зыян булмаячак, ә файдасын кемдер күрергә мөмкин.
Эш шуңа бара. Һәрнәрсәдән файда, керем эзләүчеләр заманы.
Ул, кулын күтәреп, директорны сүздән туктатты:
– Мин барысын да аңлыйм, – дип, үз теләге белән китү турындагы
гаризасын сузды. – Миннән башлавыгыз бәлки әйбәттер дә... Яшем дә бар...
Илле яшьтә гомер буе эшләгән урыннан китү җиңел түгел, әлбәттә.
Директор үзе җитмешне узган иде, аның хәлен аңлагандыр, юаткандай
кыланып:
– Эшсез калмассыз... Сез але сравнительно молодой. Дерзайте! Миңа
әле соңыннан спасибо скажете, – дигән булды.
– Бик ихтимал, – дип, Әнвәр торып басты. Тагын ни әйтсен? Сипкелле
чыраена мыскыллы елмаю элеп, чирек гасыр бергә эшләгән директорына
кул да бирмичә, кабинеттан чыгып китте. Эшләгән дип инде... эшләп
маташтылар анысы. Директор ничектер, ул үзе гел саннар дөньясында
гомер кичерде, бер тәрәзәле тар гына бүлмәсенә кайчан килеп керсәләр
дә, аны һәрвакыт таблицалар, төрле формулалар тулы ватман кәгазьләргә
күмелеп утырганын күрерләр иде. Үз эшенең кирәклегенә, мөһимлегенә
чын күңелдән ышана иде Әнвәр. И-и, наив чаклар! Аның исәпләүләренә,
фикер сөземтәләренә нигезләнеп, хезмәтне нәтиҗәле итеп (эффектив!)
оештырырга тиешләр иде дәүләттә. Ахыры ничек бетүен хәзер инде һәркем
үз күзе белән күрә... Эффектив бетте.
Хатыны акрын гына ишекне япты.
Бик озак ятты Әнвәр, чигәсенә тибеп торган «нишләргә?» дигән гаҗиз
тинтерәүне исәпкә алмаганда, башына бер уй кермәде. Кая барып, кемнең
ишегенә сугылырга? Кемгә кирәк ул, аның һөнәре, сәләте, белеме кемнәргә
хаҗәт?
Әллә соң сугышка китәргәме? Контракт төзесәң, яхшы гына акча да
түлиләр икән... Тик бит менә саулык кына... Ул калын пыялалы күзлеген
рәтләп куйды. Аны яшь чакта да армиягә алмаганнар иде. Хәзер инде анда
ул ни эшли алсын? Бу яшьтә... Хәер, хәзер сугыш та бүтәндер, бәлки; штык
атакасына барасы юктыр. Штабта эш булырга мөмкиндер дә... Тик анда
да әлеге дә баягы шул ахырзаман санагын, ягъни компьютерны белергә
кирәктер шул!
Аның күптән инде телевизор караганы юк, интернет белән дә дус түгел...
Ләкин тиздән өйрәнәсе булыр, шайтаныма барасыңмы? Эшсез-нисез ничек
көн уздырмак кирәк? Пәрәвездә чәбәләнү ләззәтен кичерәсе бар әле, чурту-
матыр! Бәлки берәр рәт чыгар... Юкка гына барысы да шуңа капланып
ятмас иде. Нигә блогер булып китмәскә, ит-ти-тит?! Башы булган кешегә
анда миллионнар эшләргә була, имеш. Ә Әнвәр Хәкимович үзенең башы
нәкъ үз урынында булуына иманы камил иде.
Ишектә тагын хатынының йөзе пәйда булды.
– Сиңа әйтәм... нәрсә балтаң суга төшкәндәй ятасың? Чык, әйдә, тамак
ялгап ал!
– Әнвәр кулын гына селтәде. Ашау кайгысымы монда? Киләчәктә
нишләргә? Ничек тормыш итәргә? Уйлыйсы бар, уйлыйсы...
– Малай, былтырмы соң, ноутбугын калдырып киткән иде, өйрән
дип...
Хатыны тагын йөзен сузып, аңа төбәлде. Чиктән тыш гаҗәпләнгәндә,
ул гел шулай итә.
– Нигә ул сиңа?
– Өйрәнәм! Динозавр кебек яшәп булмый бит инде, наканис!
Хатыны кайдандыр тиз генә ноутбук алып керде. Капкачы дымлы, яңа
гына тузанын сөрткән. Әнвәр көчәнеп кенә урыныннан торды. Хатын
һәмишә, кулын бөеренә терәп, аңа карап тора иде.
– Бар! – дип ишеккә ымлады Әнвәр, син әлегә мишәйт кенә итәсең, янәсе.
– Күптән кирәк иде! – дип, хатыны чыгып китте. Өстендә иске ертык
халат, сирәкләнеп калган аксыл-сары чәч учмасын резинка белән арттан
бәйләп куйган. Аягында тапталган башмагы... И-их дип куйды Әнвәр
Хәкимович үзалдына. Үтте гомер, үтте. Хәзер инде бернишләп булмый,
булмый, шайтан алгыры!
Аш бүлмәсеннән килгән тәмле минтай исе ишек ярыгына кысылып
калды.
– Күптән, күптән... – дип мыгырданды Әнвәр һәм ноутбукның капкачын
ачты.
Кара экранга карап, озак утырды ул. Ничек язалар әле мондый
очракта? Әйе, әйе, дөрес язалар – бөтен гомере күз алдыннан үтте
аның. Балачагын искә төшереп тормады, күп кешенеке кебек аның
да балачагы сизелмичә үтеп китте – гамьсез, ваемсыз чак... Сәлимә
белән ул студентларның тулай торагында танышкан иде. Нинди кыз
иде бит! Шаян, чая, чәчрәп тора инде менә. Аңа кызыгып йөрүчеләр,
сүз кушучылар күп булды. Ә ул мокыт кына Әнвәрне сайлады. Гаҗәп!
Мәхәббәт булгандыр инде бу аның тарафыннан. Югыйсә Әнвәрнең
шәрикләре арасында үткен, ушлы егетләр күп иде. Берсенә дә карамады
Сәлимә. Тулай торактан ерак түгел «Мир» кинотеатрына барганда
култыклап алды да бүтән яныннан җибәрмәде.
Яхшы яшәделәр. Җайлы хатын булды Сәлимә, яманлап сүз әйтерлек
түгел. Беркайчан да чыгырдан чыкмады, кызып китеп, әллә ниләр әйтеп
ташламады. Хәер, аралар бозылырга сәбәп тә юк иде, Әнвәр беркайчан
соңлап кайтмады, күп сөйләшмәде, хезмәт хакын тиененә кадәр хатынына
кайтарып бирде. Өй кошы иде ул. Бик тә, бик тә пар килгән иде алар бер-
берсенә. Олыгая төшкәч, холыклары да шулкадәр бер-берсенә тәңгәл килә
башлады, ул гынамы – читтән караганда, кыяфәт белән дә алар бер-берсенә
охшаш иделәр! Игезәкләр диярсең! Икесе дә тормыш итүдә тыйнак,
дәгъвасыз, азга да риза булып көн итүчеләр затыннан иде. Сәлимә мәктәптә
укыта, аның да кереме Әнвәрнеке белән бер чама, шулай да моңарчы очын
очка ялгап, җан асрый алдылар. Менә хәзер нишләргә? Әнвәр, имән бармагы
белән төртеп, ноутбукны кабызды.
Әллә соң сугышка китәргәме дип, кабат үз-үзенә сорау бирде ул.
Ләкин сорау өндәү түгел, битараф һәм төшенке иде, һәм аның тормышка
ашмаячагы Әнвәрнең үзенә дә ачык иде.
Блогер булып акча эшләр өчен синең абунәчеләрең меңнәрчә булырга
тиеш икән, башлы кеше буларак, Әнвәр моның коры хыял икәнен тиз
аңлады. Әмма пәрәвез аны бичара чебенне эләктергән үрмәкүч кебек
әсирлеккә алган иде инде. Аш бүлмәсендә тиз-тиз генә тамак ялгап, хатыны
белән бер сүз дә алышмыйча, ул үз бүлмәсенә, ноутбугы каршына ашыга,
йоклаганда да шул кара тартманы кочаклап ята торган булды.
Һәм шул пәрәвезнең ниндидер тылсымлы җепселләре аша аңа мәхәббәт
килде!
Мәхәббәт... Әнвәр өчен өр-яңа хис иде бу. Хатын-кызга шундый
тартылу хисен моңарчы аның беркайчан тойганы булмады. Менә...
килде бит, Ходайның хикмәте. Компьютер дигән шушы нәмәрсә булмаса,
мәхәббәтнең ни икәнен дә белмичә үлеп китәсе икән ләбаса. Алай
да була. Андыйлар бик күп. Мәхәббәт өчен дә сәләт кирәк. Һәркемгә
бирелми. Ә менә Әнвәргә ул сәләт бирелгән булган, ул вакыты җиткәнен
көтеп, күңеленең кайсыдыр төбәгендә йокымсырап кына яткан икән,
Адәм тәганәсе. Этеп җибәрүне генә көтеп яткан. Һәм шул этәргечне ул
ниндидер бер танышулар сайтыннан тапты. Кызык өчен генә ул анда
башлап үзе язды. Күңеле тулып ташыган чак иде, кызып китеп, бар
тормышын тасвирлады: ялгызлыгын, чарасызлыгын, алда бернинди
яктылык булмавын... «Мине кызганмагыз, киңәшләр бирмәгез, – дип,
таныш булмаган ханымга эндәште ул. – Миңа сердәш кенә булыгыз,
мин дә сезгә иптәш булырга тырышырмын. Бер-беребездән берни таләп
итмичә, читтән торып бер-беребезгә юату сүзләрен әйтик».
Мондый эчкерсез сүзләрдән соң исемне дә атарга кирәк бит инде.
Үз исемен әйтергә ул кыенсынды, әлеге язма таныш-белеш кулына
керсә, бөтен дөньяга оятка калуың да бар. Әлбәттә, бу шәхси язышу, тик
сакланганны Алла саклар дигәннәр бит. Совет кешесе буларак, «шәхси»
дигән сүзгә бик ышанып бетми иде ул. Алар яшь чакта «шәхсән» дип
җыелышларда Брежневка гына мөнәсәбәт белдерәләр иде. Шул вакытта
мөнәсәбәт белдерүчеләр үзләрен дә күпмедер шәхес дип хис иттеләр булса
кирәк. Башлы кеше буларак, ул хәзер дә хәлләрнең әллә ни үзгәрмәвен
сизенә иде. Шуңа күрә ул чын исемен белдермәде, үзен нигәдер Җамал
дип атады.
Җавап озак көттермәде. «Сүзләрегез күңелемә кагылды, – дип язган
иде таныш түгел хатын. – Сезнең халәтегез миңа бик якын. Сезне аңлыйм,
йөрәгем белән аңлыйм. Читтән торып булса да, сезне юатасым килә. Мин
инде яшь түгел, шуңамы ялгызлыкны сезнең кебек үк авыр кичерәм. Болай
мин ялгыз да кебек түгелмен, ләкин иң тирән серләремне сөйләрлек кешем
юк. Балалар таралды, үз тормышлары; иремдә минем кайгы юк, аның үз
дөньясы, һәм ул мине үз дөньясыннан куып чыгарды. Әйдәгез, читтән
торып булса да, бер-беребезне юатышыйк. Бәлки җиңел булып китәр... Ә
минем исемгә килгәндә, мине Алия дип атагыз».
Алия! Төгәл фәннәр кешесе булса да, ә кем белә, бәлки нәкъ менә
шуңа да – гомере буе саннар, диаграммалар белән әвәрә килгәнгә,
фантазиягә бай кеше иде Әнвәр. Аның күз алдына моңсу, ләкин горур,
әле төсен җуймаган ханым килә, ул затлы, зәвыклы киенгән... кызыл
итекле... Һәм хыялланудан җиңелчә генә башы әйләнә башлый иде.
Шуны туктатыр өчен ул аш бүлмәсенә чыга, хыял белән генә яшәп
булмый! Бераз тамак та ялгап алырга кирәк. Дөресен әйткәндә, бик
аз ризыклана иде ул. Иртән солы боткасы, төш вакытында йомырка
тәбәсе, кичен... юк, кичен ашамый иде, сөтле чәй генә эчеп куя, күк чәй.
Көтмәгәндә башы әйләнә башласа, бер касә су... Ә анда ертык халаттан
хатыны әллә нишләп йөри. Аның да ашауга әллә ни исе китми. Алар бу
яктан да бер-берсенә нык охшаш иде.
Охшавын охшаган, тик ир-ат хатын-кыздан барыбер ние беләндер
аерыла. Ние дип, анысын инде һәркем белә, минем исә ни әйтәсем
килә – холык димме, омтылышлармы, ирләрнеке үзләренчә, һәмишә
борынгы заманнардан килгән инстинктлар кыймылдап куя әле аңарда.
Таш гасырларда мамонт аулап йөргән чакларда барлыкка килгән сунарчы
комары. Безнең чорда инде бу аермалык җуелган да кебек – ир-атның үзен
аулаучы әллә нинди ерткыч хатын-кызлар бар. Әйе, әйе, үзе аучы, үзе
ерткыч... Тик аларның җәтмәләре һәркем өстенә төшми, безгә кагылмый,
алар бай ир-атларны гына аулый, имеш.
Ху-уш, менә шул комар уяндымы, үзе белән язышкан серле ханымны
күрәсе килә башлады бит Әнвәрнең. Әллә ни өметләр дә багламый иде ул
болай үзе. Мөмкинлекләрен белә иде... Күрешкәч, өстеңә төкереп китсә,
нәрсә? Күзлекле, пеләш, өтек гәүдәле, кыска буйлы ир сәләмәсе. Баш бар
анысы, тик аның белән генә ерак барып булмый хатын-кыз тирәсендә.
Анысын гына белә иде Әнвәр.
Шулай да «Өметсез – шайтан» диләр бит, әллә соң очрашуга чакырып
караргамы? Бик озак икеләнеп йөргәннән соң, язарга базнат итте ул: «Мин
бернигә дә өмет итмим, – диде. – Без инде икебез дә яшь кешеләр түгел,
икебезнең дә җәмәгате бар. Инде тәртип бозарга, уңга-сулга чалуларга
ярамый. Шулай да халкыбызда бер сүз бар бит: бер күрешү – бер гомер
дигән ул... Әйе, минемчә, безгә дә бер тапкыр гына булса да, күрешергә
кирәк». Аннары, озак кына уйлап торгач, үзенчә фәлсәфи итеп өстәде: «Кем
белә, бәлки, бу күрешү безнең моңа кадәр яшәгән гомеребезгә тиң булыр?»
«Ай да, Пушкин, ай да, ...»
Җавап бер атнадан соң гына килде. «Мин озак кына икеләнеп йөрдем.
Күрешү кирәкме икән дип... Ләкин барлык язганнарыгызны кабат укыгач,
сезнең нечкә күңелле, тиз яраланучан кеше икәнегезгә тагын бер тапкыр
инандым. Сезнең үтенечегезгә каршы килү үзе үк әхлаксызлык булыр иде.
Күрешик, сөйләшик тә аерылырбыз. Мәңгегә...»
Казан үзәгендә Лядской бакчасында Державин һәйкәле янында күрешергә
булдылар. Анда бик уңайлы эскәмияләр бар, ятларның игътибарын җәлеп
итмичә генә, рәхәтләнеп сөйләшергә була.
Ә ничек таныр соң ул аны? «Күңелегез тартса, танырсыз!» дип язылган
иде җавап хатында.
Кырынып, «Адмиралъ» одеколоны сибенеп, үтүкләнгән күлмәк киеп,
чыгып китте Әнвәр өйдән. Әллә кайчан онытылган хисләр кайнады
күкрәгендә. Алар бер тына, янәдән кузгалып, йөрәкне китереп кыса.
Дулкынлану дигәннәре нәкъ менә шул буладыр инде. Күрешкәч, нәрсә
дияргә? Әйбәт кенә яшәп ятасызмы дип булмый бит инде. Җырдагыча
«Мин сине шундый сагындым!» дияргәме? Моңарчы бер тапкыр да
күрмәгән кешене сагынып буламы икән соң? Озак уйлагач, «була!» дигән
катгый фикергә килде Әнвәр. Чыннан да, ул бит үзен аңлаучы, хәленә
керүче, кызгана белүче кешене сагынып яшәгән икән ләбаса. Ә Сәлимә?
Яшьрәк чакта ул артык та хәленә кереп ташлый иде түгелме соң? Әйе,
хәтта туйдырып бетерә иде. Ләкин хәзер шул алар икесе ике планета
кебек. Һәрберсенең үз орбитасы. Якынлык, хөрмәт бар, билгеле, дип
аклангандай уйлады ул, туганнар арасындагы якынлык кебек. Соң, сиңа
тагын нәрсә кирәк, карт тәре, дип, эчтә бер сыек тавыш йөрәген сызлатып,
бәгырен чеметеп алды. Әнвәр, аңа игътибар итмәскә тырышып, автобус
тукталышына юнәлде.
Державин һәйкәле янына капылт кына барып басарга кыймады ул,
урамның теге ягында чаттан күзәтергә булды. Төшке унике туларга озак
калмаган иде. Һәйкәл янында әле беркем дә күренми. Бәлки Алия килмәс
тә әле дип өметләнде ул. Беркайчан да күрмәгән кеше белән «свидәнҗе»гә
килмәскә дә мөмкин. Бәлки берәрсе аңа шаяртып кына язып яткандыр?
Кинәт ул Лядской бакчасы буйлап аллеядан килгән хатынын күреп алды.
Башын аска иеп, моңсу гына атлап килә, җаныкаем. Әнвәрнең хатынын
кызганудан йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Хатыны эшләгән мәктәп
якында гына, төшке аштан соң йөрергә чыккандыр дип уйлады ул. Бөтен
тәне эсселе-суыклы булды. Ниндидер ят хатын белән монда хәзер ничек
күрешәсең? Бер елга якын өйдән чыкмаган ирен монда күреп, Сәлимәсе
ни дияргә дә белмәс. Юк, күрмәве хәерле. Һәм ул, кырт борылып, автобус
тукталышына таба ашыкты.
Ә хатыны кичкә таба гына кайтты. Әнвәр түшәмгә карап яткан
җиреннән колагын торгызды – озак кына чишенде Сәлимәсе. Гадәттәгечә,
авыр сулады. Аннары аш бүлмәсенә узды. Газны кабызып, чәй куйганы
ишетелде. Аннары шык-шык тавыш чыгарып, пычак белән нидер турый
башлады. Әнвәр бүлмәсенең ишеге чак кына ачык калган иде – ярыктан
борынны кытыклап, кыяр исе килеп керде.
Кыяр исе!
Бөгәрләнеп яткан җирендә ул тагын да кечерәеп калгандай булды.
Ирексездән сулкылдап куйды Әнвәр Хәкимович. Балачагы, туган авылы
искә төште. Анда кайтмаганына да күпме еллар үткән. Аралар әллә ни ерак
булмаса да, юллар өзелгән шул инде. Авылда инде аның бер якын туганы
да юк. Әти-әнисе урта зиратта каеннар күләгәсендә. Вак-төяк мәшәкатьләр
белән узган да киткән гомер дигәннәре. Авыл үзе дә бетеп бара бугай инде,
егерме еллар элек соңгы тапкыр кайтуында бары тик бер урам калган, анда
да җыен карт-коры гына яшәп ята иде.
Ни дисәң дә, хатирәләргә бирелү – олыгаю билгесе инде ул. Бер мизгел
эчендә әллә кемнәр искә төште. Әтисе белән әнисе, җитәкләшеп, каршына
килде Әнвәрнең. Чибәр кешеләр иде алар. Яхшы яшәделәр.
Әтисенең менә дигән яшелчә бакчасы бар иде. Җир җылына башлау
белән ул, озын чокырга чи тирес тутырып, өстенә бер сөямгә якын туфрак
өеп, кыяр утырта иде. Күпмедер вакыттан соң сыек яшел кыякларда
кыярлар күренә, су сибеп торганда – анысы инде Әнвәр өстендә! – алар
бик тиз өлгерә, сусылланып, сине чакырып тора. Әниләре шуларны икегә
ярып, өсләренә тоз сибеп, арыш икмәге белән улына бирә. Кетер-кетер
кыяр кимереп, шуны ипи белән сипләп куюдан да рәхәт ни бар икән
малай-шалай өчен? Аны әле күрше-тирә малайларына да өләшәсең. Кыяр
үстерүчеләр алар очында бөтенләй юк иде. Авылда булдымы икән әле?
Яшелчә үстерергә хирыс түгелләр иде алар ягындагы халык. Кабартма
белән елкы ите иде төп ризыклары.
Кыяр исе басылмады, киресенчә, көчәя генә барды. Әнвәрнең борын
яфраклары дерелдәп куйды. Ул урыныннан торды да, каударланып, аш
бүлмәсенә чыкты. Караса... анда әнисе пычак белән шык-шык итеп, кыяр
турый. Янәшәдә түгәрәк арыш ипие. «Нишләп турый, ул бит аны урталай
гына яра иде» дип уйлады Әнвәр. Тик моңа җавап табарга вакыты юк иде,
күзендәге яшен йотып, ул әнисенә омтылды.
– Әнием!
Әнисенең җиңел гәүдәсен кочагына алып, тагын сулкылдады:
– Әнием!

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язылган.Әмма 50 яшьлек ир ат болай ук карт булалмый әле ул,героегызга һичюгы 65 не бирергә иде.Ахырында аның акылы югаламы,әллә үлә үкме?