Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШӘП АТТЫҢ, ГАЛИМУЛЛА! (хикәя)

Без үскәндә, авыл баласы барыбер бәхетлерәк иде! Тормышыбыз урамда, табигать кочагында үтте. Кышын тимераякта шуу, шартаяк сугу, дисеңме, чаңгыда элдерү, окоплар казып, сугышлы уйнау! Нечкә билле март җилләре карны эретә башлау белән тояклы мал-туарны тау итәкләрендә көтү.

 Фронтовик,

Сабан туйлары батыры булган әтием

Шәфигуллин Галимулла истәлеге

Без үскәндә, авыл баласы барыбер бәхетлерәк иде! Тормышыбыз урамда, табигать кочагында үтте. Кышын тимераякта шуу, шартаяк сугу, дисеңме, чаңгыда элдерү, окоплар казып, сугышлы уйнау! Нечкә билле март җилләре карны эретә башлау белән тояклы мал-туарны тау итәкләрендә көтү. Монда инде карта сугу, учакта бәрәңге пешерү, җылы яклардан очып килгән кыр казларын, торналарны күзәтү. Беренче майда исә күршедән күршегә йөреп, төрле төсләргә буялган йомырка, тәмтом җыю бәйрәме үзе ни тора! Укуларны имин генә төгәлләгәч, каен бөреләре өлгерә. Аның тәменә әллә кайлардан бал кортлары да очып килә. Алмагачлар чәчәкләрен коеп, бер айлап узгач, колхозның алмалары чия зурлыгына җитә. Әче булса да, яратып ашыйбыз үзен. Тора-бара елгаларда кәҗә сакаллары, төрле кузгалаклар, кукы өлгерә. Аннан безне куандырып, җиләкләр бөреләнә... Нинди генә уен булмасын ул, кул көрәше һәм бил алышу белән төгәлләнә иде.

Июнь азагында бәрәңге араларын ярганда, Сабан туйлары гөрли. Аңа булдыра алган һәрбер кеше әзерләнә. Эх, тизрәк үсеп җитәсе иде дә мәйданнарга чыгып, бил алышасы иде. Күрсеннәр иде кемнең кемлеген! Ләкин моңа ераграк, үсәсе дә үсәсе әле. 1959 ел. Яңа гына ун яшь тулды. Әни Хәсбиҗамал ападан миңа сары төстә чалбар тектерде. Абыйга яңа күлмәк алгач, аныкы миңа таман булып калды. Бездә Сабан туе бик матур уза. Миңа ат чабышлары, көрәш бик ошый. Ә менә дустым Ризван уеннарны хуш күрә. Ул апалары Нурҗиһан, Хәмидә, күрше кызлары Нурзия, Нуриянең җыр-биюләрен карарга ярата. Соңыннан әти-әнисенә аларның иң оста биюче, җырчы икәннәрен сөйләргә тотына – тыңла гына. Аның әтисенә дә көрәш ни почём, ул күңелле уеннарга мөкиббән.

Әтием оста көрәшче булганлыктан, үземне белә башлаганнан алып, аның бил алышканын күзәтеп үстем. Беләкләрем әле сыек булса да, яшьтәшләрем белән бил алышкалыйбыз. Бу, әлбәттә, чын көрәштән ерак, әмма күңелне күтәрергә менә дигән чара.

Әти әйтә: «Улым, татарга бу җирдә көрәшсез булмый ул, һәрдаим аңа әзер торырга тиеш. Җиңә алмасаң да, бирелмәскә, нык булырга кирәк. Үзем дә авырлыклар күрдем, бил бөксәм дә, рухым сынмады, сез дә шундый булсагыз иде».

Ятим үсеп, сугыш ачыларын татыган әтиемнең көче ташып торса да, күңеле чиста иде. Чиста көрәште, намуслы яшәде. Бәләкәй генә өй эчендә Сабан туйларында җиңү яулаганы өчен бирелгән бүләкләре дә хәттин ашкан иде. Әни җаен табып әйтә:

– Җитте, Галимулла, көрәшәсен көрәштең. Биш бала атасына тукталырга вакыт, болай да төннәрен сызланасың, – ди.

Аның сүзләре үзенең нәтиҗәсен бирде бугай. Быел ул мәйданга чыкмаска ниятләде. Әти безнең урта буйдан бер сөямгә өстәрәк. Төгәл генә әйткәндә, 177–180 сантиметр чамасы. Нык гәүдәле, киң җилкәле ир-ат иде. Үзе тыштан салмак күренсә дә, бил алышканда, ут уйнатучы елгыр кешегә әйләнә. Күтәреп алган көндәшенең кайсы якка очасы билгеле түгел, ул моны җаена китереп башкара иде. Ул көрәшкәндә, таякка таянып йөрүче карт-коры килеп: «Чиста салдың, Галимулла! Рәхмәт», – диләр иде. Ул беркайчан да аяк чалу яки башка хәрәмләшүгә бармады.

Батыр калучы сиксән-туксан килодан ким булмаска тиешлеген чамалап үстем. Нинди генә оста булсаң да, 60–70 кг авырлык белән тәкә алу, ай-һай, икеле. Андыйларның күпчелеге шул батырларга ярдәм, теләктәшлек итүчеләр иде инде. Алар үзләренең гаярьлеген шулай булса да, канәгатьләндерә иделәр. Ул чагында авырлык үлчәме буенча бил алышулар кертелмәгән иде әле. Көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Ә менә көндәшен күтәреп алып (ул «суплекс» дип атала), баш аркан ату иң матуры һәм чиста көрәш дип саналды. Бу чакларда мәйдан халкы аягүрә басып, җиңүчене сәламләде. «Молодец, чиста атты, булдырды!» – диләр иде. Вакыт-вакыт чәкәләшеп алган очраклары да була. Бил алышканда хәрәмләшүне халык яратмады, андыйларны мәйданнан куып ук чыгару да исемдә. Хәзерге вакытта көрәш ул һөнәргә әйләнде инде. Спортчылар көне-төне күнегүләр үтә, кирәген ашый, ял итә. Элек көрәшкә теләсә кем керде, үзенең көчен сынап карады. Авылда аның мөмкинлеге дә юк иде. Бер хезмәт көненә ике йөз грамм ашлык, ике тиен акча бирелгәндә, нинди ул махсус шартлар...

Батырга традиция-гадәт буенча тәкә, аңа өстәп, матур сөлге, күн итеге яки сәгать, тегү машинасы, сөт аерту сепараторы бирелде. Ә батырның даны югары иде. Әйтик, сөйләшкәндә: «Ул бит Күки, Ямаш, Балтач, Күгәрчен батыры», – дип әйтүләре ни тора! 

Шулай итеп, быел әти көрәшмәскә карар кылды. Колхоз эше, гаилә мәшәкатьләре белән тормыш үз көенә дәвам итте. Әйткәнемчә, безнең өйдә генә түгел, авылларда да халык бәйрәм рухы белән яңа көнне каршылады. Кояш батканнан алып таң атканга кадәр урамнарда гармун тавышы, җыр тынмады.

Сабан туе... җыен... мәйдан... Изелгән, әмма сынмаган халкыбызның бердәнбер бәйрәме, ничектер милләтнең үзбилгеләү, үзенең барлыгын күрсәтә торган чара да иде. Шуңа күрә аны матур итеп, кунак өстәлләре әзерләп үткәрү йоласы дәвам итте. Әйткәнемчә, бәйрәмгә һәр гаилә үзенчә әзерләнде. Кемнеңдер малаен өйләндерәсе, кемнеңдер кызын кияүгә бирәсе бар. Безнең дә дәү абый армиядән кайтты, алма апа да җитеп килә... Абыйга – коңгырт төстәге костюм-чалбар (парочка), апага акка зәңгәр түгәрәк төшкән күлмәк, ак башмак алынды. Яшүсмер ике абыйга күлмәкләр тектерелде.

Кесә чыгымнарына кемгә биш, кемгә өч сум бирелде. Килгән кунакларны сыйлау өчен ачы бал коелды. Каз мае белән коймак пешерергә он агартылды. Ашка кар базында тозлаган ит, кыекта каклаган каз әзер. Мин, баллыны, әчене, тозлыны, төчене яраткан үсмер буларак, бәйрәмдә туйганчы тозлы кыяр, кәбестә, балык ашарга, квас эчәргә план кордым. Аларны алып, түрүш Мәксүтләренә керергә дигән карарны дустым Ризван да хуплады.

Сабан туе алдыннан яулык җыючыларга бирү өчен көмеш калай белән бизәлгән олы сандыктан әнинең Ямаштан алып килгән матур сөлгесе чыкты. Акка кызыл белән киртле-киртле бизәкләр төшерелгән Сабантуй сөлгесе, көя даруы исе бетсен дип, керләр киптерә торган бауга эленде. Җил искән саен җилфердәп бәйрәмне якынайткан кебек тоелды. Әти белән әни кунаклар исемлеген барлый. Уфадан әтинең яшьлек дусты Нурмөхәммәт ага гаиләсе белән кайтачак, Балтачтан Рәшидә апа, Габделхак, Ильяс абыйлар, Бөкәштән сеңлесе Гыйзелбанат апа белән Гаяз җизни, Березняктан – әтинең туганнан туганы Минҗиһан апа белән Дәян җизни. Өйләнгәнлектән, армиягә соңарып киткән Гариф абыйның да кайтуы ихтимал... Саный китсәң, күп инде. Очраклы керүчеләре дә булмый калмас... Уптым алганда, егермегә тула, үзебезгә урын җитмәве дә ихтимал.

– Кунакларны басып сыйларбыз, алай күңеллерәк тә, – дип, әни безне тынычландыра.

Өстәвенә, яңа чалбар кесәсендәге яшел өчлек һәм җыелган тиеннәр җанга тынгы бирми. Таш кибеткә төшеп, конфет-прәннек алуым да бар...

Әллә инде көрәш осталары күп булган, әллә тирә-юнь он тарттырырга безгә йөргәнгә, Тимерлекне Тегермәнлек тә дип йөртәләр. Гадәттә, бәйрәм атнасы дүшәмбедән, яулык җыюдан башлана. Хат ташучы Илгизә апа әнә телеграмма да китерде. Молотов (Пермь) – Казан парахуты белән Дәян җизниләр кайта, ди. Аларны Балык Бистәсенә пристаньга барып каршыларга кирәк. Ара – егерме чакрым. Әти әче таңнан ат җигеп, шунда китте. Көтү кайтканда, алар авылда иделәр инде. Төп йортлары әле исән, анда минем кендек әбием, җизнинең әбисе Хәдичәбикә яши. Ул олы, нык гәүдәле. Дәян җизни аның күчермәсе. Биредә зур бакча. Анда шомырт, алма, кура җиләге үсә. Ишегаллары яшел чирәм белән капланган. Ике бәтие белән зур мөгезле кәҗә шундагы яшел үлән белән туклана, койма арасыннан агач яфракларын авыз итүдән дә тайчынмый. Кунаклар ялларын шунда үткәрәчәк. Дәян җизни Сабан туе батырына бүләккә без белмәгән, колак ишетмәгән мотопила алып кайткан.

– Адарындым. Хәер булсын, җәме, – дип, бу могҗизаны эшләтеп тә карады. Әллә ничә ел яткан имән чурбаннарны «эх» дигәнче кисте дә атты. Минҗиһан апа, әтинең туганнан туган сеңлесе (әтиләре бертуган). Икесе дә сугышта һәлак булгач, аларның гаиләләрен бабабыз Хәмзин Вәли үз ярдәменә алган. Дәян җизнинең дә әтисе, Садыйков Фәләх безнең чыбык очы туган. Җизни мәктәптә укыган чагында чирләп чукракланган. Кешенең иреннәренә карап, иркен сөйләшә. «Җәме» сүзләрдән җөмлә оештыра. Укымаган китабы, гәҗите юк, ул белмәгән хәбәр юк. Ул оста ташчы: сыйфатлы мичләр чыгара, йортлар төзи. Сәламәтлеге көнләшерлек! Тән төзелеше, мускуллары нәкъ Гераклныкы инде. Әйтүләренчә, кулына эләктең икән, ычкынам, димә.

– Бәхет эзләп, читкә киткәч, авылны нык сагынам, – ди. Төннәрен төшкә кереп җәфалый. Ял вакытын сәгатьләп саный икән, Сабан туйларында ул һәрчак ике потлы герне күтәреп, рекорд куя. Хөсәен Равилен җиңеп, беренчелекне алгач та, ике герне бергә сөлге белән бәйләп, 20-30 мәртәбә күтәрә. Аңа җеннәре ярдәм итә торгандыр, диләр. Дәян җизни көрәшеп тә караган. Ләкин көче барның җае юк дигәндәй, ул көндәшен күтәреп алуын ала, ә менә күкрәгендәге «йөкне» урынына куя белми гаҗизләнә. Көрәшеп, тәкә алу аның балачактан килгән олы хыялы икән.

Иртәгесен җиңелчә чәй аларның алма бакчасында оештырыла. Патефоннан Гөлсем Сөләйманова, Галия Гафиятуллина, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов җырлары агыла... Күчтәнәчләрне авыз иткәннән соң, Дәян җизни әтигә:

– Абый, чукраклыгым аркасында күп нәрсә югалттым... Кеше кебек армиягә бара алмадым, гармун тарта алмыйм, җырны белмим. Бәләкәйдән көрәшергә омтылуым барып чыкмады... Җәме... Быел соң булса да, уң булсын дип, көрәшеп карыйсы килә. Өйрәтсәң, җиңәрмен бәлки, җәме...

«Җәме» – аның сүз җилеме. Ул аны еш куллана. Бүләккә «Молния» дигән кесә сәгате һәм яшел эшләпә дә эләккәч, әтигә ризалык бирергә туры килә.

Үзенең сәләтен раслау өчен утлыкта яшел печән ашаучы биянең астына кереп, аны күтәрмәкче була. Әнисе Хәдичәбикә бердәнбер улының бу кыланмышларына түзә алмый:

– Моны җеннәре котырта бугай, туктатыйк, йә имгәнер, – ди. Кичә төнлә кайткан Гариф абый да биредә, ул хәлне аңлап, җизнәсен – Дәянны акларга керешә. Зәңгәр погонлы кителен, андагы значок-билгеләрне төзәтеп:

– Гәүдәм бәләкәй дип уйламагыз, бездән дә кое-что чыга, кирәк икән бил алышырга мин дә чыгам. Егылсам егылырмын, җизнине поддержать итәрмен, – ди. Сарытауда авиация частенда хезмәт итеп, старшина дәрәҗәсенә ирешкән Гариф ротада ничек итеп тәртип ясаганын, кирәк чагында әзмәвердәй егетләрне акылга өйрәтүен тәфсилләп сөйли. (Сүзләре белән ул үзенең даһилеген расламакчы, янәсе). Кем белә, бәлки дөрес тәдер, әмма ялтыравыклы хром итек, ярымйоннан тегелгән галәфи чалбар, гимнастёрка кигән старшинаның мәйданга чыгып, көндәшләрен җиңәрлек көче юк иде шул. Ул акылы, белеме белән кояш астындагы җылы урын өчен көрәшергә яратылган, тик шулай да Дәян җизнине көрәшкә әзерләгәндә, әти аны да файдаланырга булды.

Чамасын белеп, «Зәм-зәм» йотып куйгач, туганнар Рәшит Ваһаповның җырлавына кушыла.
...Кистем пар каен,

Сагынам көн саен...

Безнең мөгезсез кызыл сыерга, аның бозавына, сарыкларга, каз, тавыкларга көннең, бәйрәмнең һич кенә дә аермасы юк. Аларга фәкать ашарга, рәхәтләнеп су эчәргә, җылыда ял итәргә булсын. Нигәдер, ашыйсылары килеп, кояш чыгу белән мөгрәргә, кыткылдарга тотыналар. Шунлыктан йорт хуҗалары иртә таңнан аякта. Сыер савып, ярты сәгатьләп узгач, көтү куар чак җитә. Бераздан чарт-чорт чыбыркы шартлаган тавышка, сөт, сарык йоны исе чыгарып, көтү кузгала. Алар югары очка, аннан балчыклы, сулы, коры елгаларга юл тота. Биредә аларны Байтирәк, Сул таулардан челтерәп аккан чишмә сулары, тәмле үләннәр көтә. Маллар кузгалу белән, бригадир Хәйретдин йорттан-йортка кереп, халыкны эшкә чакыра. Кичә генә кунак кайткан иде дип әйтеп кара син аңа! Тавык чүпләп бетермәслек колхоз эшен кем башкарыр? Монда бит терлекләре дә йөзләгән, иген басулары да меңәрләгән гектар, пар җирләренә тирес чыгару, фермаларны төзекләндерү, уракка техниканы әзерләү... Әтинең абруе зур, аның җәе-кышы гел колхоз эшендә. Әтисез печән, салам эскерте сала белүче юк. Ул эшне оештыра белә, кичкә кадәр чүмәлә өстендә була. Сәнәкләр белән ыргытылган печән-саламны урнаштырып, таптап тора. Матур эскертләргә яңгыр да үтми, давыл да очырмый. Аннан соң ул бәрәңге, чөгендер ташу өчен пләтән-кәрзиннәр үрә. Алар ат арбасына урнаштырыла һәм зур күләмдә йөк ташырга булыша. Тагын карама агачыннан матур, нык дугалар бөгә. Өстәвенә, малларны дәвалый торган сәләте дә бар. Бригадир кунаклар кайтуын белсә дә, хәл-әхвәл белешергә безгә керә. Җитез хәрәкәтле, җиңел гәүдәле Хәертдин үз кеше, тормышны аңлый, кеше хәленә дә керә белә.

Бүген төнлә Сабан туйлары батыры, утны-суны кичкән фронтовикның йокысы йокы булмады. Аңа ничек тә гер күтәрүче, мич чыгаручы Дәяннан көрәшче «ясарга» кирәк иде. Сүзне әйтмә, әйтсәң – кайтма, дигәндәй, ир сүзе бер булыр, ди халык. Бүген ул аңа татар көрәшенең иң үтемлесен – билдән кысып алып, көндәшен күтәрү һәм егып салу алымын өйрәтәчәк. Чукрак кешегә аңлату авыр, шуңа күрә ярдәмгә ул чыбык очыбыз – тулы, нык гәүдәле Рәшитне дә чакырды. Ул тракторда эшли, Сабан туйларында көрәшеп, шактый тәҗрибә туплаган кеше. Авырлыгы центнерга якынлаша. Көрәшкәндә, билен төрле якка уйнатып, аны күтәреп алганда, сөлге калак сөякләренә кадәр күтәрелә дә, көндәше берни эшләми кала. Андыйларны егып кара син!

Күнегүләр иртәнге аштан соң берәр сәгать үткәч башланды. Әти әүвәл Гариф абый белән көрәшә. Һәр адымын аңлаешлы итеп күрсәтә. Хәлиткеч адым ясар алдыннан көндәшенең хәрәкәтләрен, буй-сыннарын, гадәтләрен чамаларга кирәк. Менә көндәше дә сөлгесен кысып күтәрмәкче була, көче җитми, берара туктап кала. Шушы мизгелдә ул күтәрелә һәм баш аркан җиргә ава. Күп очракта батырлар вакытны сузмый. Чыгу белән һөҗүмгә күчә. Көндәшен суырып ала да, аның аяклары җирдән аерыла-аерылмас атып та бәрә. Егу өчен батырның куллары да, эче дә ярдәмгә килә. Рычаглар хәрәкәткә килеп, авырлык тигезлеген югалткан кеше җиңелү ачысын татый. Тагын бер үтемле алым: бу юлы һөҗүм итүче юан корсаклы көндәшен әйләндерә башлый. Әйтик, бәләкәй урында хәрәкәт сәгать йөрешенә каршы якка эшләнә, бер мизгелдә кире якка кискен борылыш ясала һәм көндәше күтәрелеп, җиргә атыла... Киң җилкәле, калын билле көрәшчеләр белән бил алышу гаять авыр. Монда инде сөлге бер кул белән бил уртасында, икенчесе белән касыктан урала. Каты, көчле куллы көрәшче көндәшен егып сала... Әти боларны да җизнигә төшендерде. Бер, ике, өч, дүрт, биш көн күнегүләр дәвам итте. Рәшит абыйның билләре кызарып чыкты. Ләкин ул түзде, сер бирмәде. Дәян җизни көрәшнең күтәреп алу һәм ике якка да көндәшен егу – ыргыту ысулын чамалый башлады. Соңгы көнне әти Дәян җизни белән үзе көрәшеп карарга булды. Бирелергә тиеш булса да, Сабан туйлары батыры Галимулла көндәшен чиста җиңүгә иреште.

– Ачуланма, Дәян, бирешмәү канга сеңгән инде ул. Үземне мәҗбүр итә алмыйм. Батыр калырга синең мөмкинлек бар, – диде ул.

Мәйданда чукрак көрәшчегә старшина Гариф, Габделхак абыйлар күзколак булачак. Рәшит абый көрәшергә чит авылга китәчәген әйтте. Чөнки ул Дәянны сыртына салырлык түгел иде.

...Бәйрәм алдыннан авылга Чистай, Казан, тагын әллә кайлардан кунаклар кайтты. Автобуслар булмаганлыктан, халык су юлы белән кирәк җиргә бара. Йөз чакрым ераклыктагы башкалага бару бер җәфа. Балык Бистәсендәге пристаньга көчкә килеп җитәсең дә кичкырын парахутка утырып, Казанга барасың. Иртәнге алтыларда шәһәр юлчыларны каршылый. Элек бабайлар Казанга ат белән көнен барып кайткан дип сөйлиләр. Пристаньда халык һәрчак күп, биредән Әстерхан, Мәскәү, Пермь, Уфага утырып китәләр. Су йорты ике катлы, беренчесендә чыгу-керү, парахут көтү урыны, ә өстә зур ашханә. Монда тәмле ашлар, кабымлыклар дәрьясы. Парахутлар пристаньга кайвакыт икешәр-өчәр туктала. Аннан чыккан пассажирлар бер чакрым үрне җәяү үтә. Йөкләрне күтәреп, өскә менеп җиткәч, кемгә нәрсә эләгә инде. Рыбныйга сөт китерүче тракторга да, йөк автомобиленә эләгү дә зур бәхет. Күки, Балтач, Ямаш авылларына күп вакытта бездән җәяү кайталар. Гариф абый да кырык мәшәкатьләр белән кайтып җиткән туган өй бусагасына. Багажы да саллы булган, күрәсең, кулларым тәмам рәттән чыкты, ди. Үзенчә бүләге дә юк түгел. Бала-чагага төрле значоклар, әтигә лётчиклар кия торган зәңгәр күлмәк, әнигә ул вакытта дефицит саналган исле сабын һәм тегү энәләре... Тимерлектә бәйрәм рухы, һәр йортта таба ризыклары, көтү чыкмаганлыктан малларны ашатырга чабылган үлән исе. Малай-шалай чабышка атларны әзерли.

Иртәнге сигезләр тирәсе. Авылның урта мәчете агачларыннан сипләнгән клуб янында инде бер атна сөлгеләр җилферди. Яулык җыю өчен клуб мөдире фронтовик Газиз абый җаваплы. Ул бирелгән һәр бүләкне язып барачак. Кәрҗиннәрдә көрәшчеләр арганда хәл алу өчен йомырка урын ала. Алар чаян Вакыйфы җиккән атлы арбага салына. Бер урамда биеп тора торган кара турыга атланган Мәүлә Хәннаны сафларның тигезлеген тәэмин итә. Акылга зәгыйфь Әхәт белән Мәлик өйләреннән үк муеннарына матур ситса яулыклар асканнар. Гомумән, быел да бәйрәмдә матур җырлар тынып тормаячак. Яулык җыюга стартны авыл советы рәисе Низам Галәветдинов бирә:

– Райком секретаре иптәш Вафин үзе килеп карыйм, диде, зинһар, йөзгә кызыллык китермәгез... Аллага тапшырдык, егетләр, – ди.

Хәер-фатиха бирелде.

Гармун тавышына яулык җыючыларның армия сафларына озатканда җырлана торган:
«Алмагачы чәчәк ата

Майның унбишләрендә,

Берсе китә, берсе кайта

Берсе комиссиядә», –
җыры яңгырый.

Солдат хезмәтенә инде китеп беттеләр, дембельләр исә кайта гына башлады, төркем арасында хәрби киемдәгеләре дә күзгә чалына.

Бүләк биргән хуҗаларга «Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт!» сүзләре яңгырый. Кайбер йортларның ишегалларында бәләкәй булса да, табын корылган. Анда тәмле чәй, коймак, кабартма урын алган. Теләүчеләргә ачы балы да куела. Шулай күңел ачып, төшке ашка яулык җыючылар югары очка менеп җитә. Гармунчылар да, алышына-алышына уйнап, чират сары бөдрә чәчле Зөлме Галләметдиненә җитә. Ул әтисеннән калган кыңгыраулы тальянда үзебезнең авыл көен уйный. Аңа бәрхет тавышлы Сәвәри кушыла:
Һаваларда очкан аккошларның

Каурый очларыннан чык тама.

Аталардан калган яшь ир бала

Күкрәк көче белән мал таба.
Ятимлектә үскән Сафиулланың үз җыры:
Кулъяулыгың бүләк булсын,

Матур итеп чиккәне.

Бил алышмый аңлау авыр

Кемнәр дошман икәнен...
Яшьләр чәй Мәннәне кызы Гөлчирәдән чиккән сөлге алгач, дәррәү «Рәхмәт!» кычкырып, урта урамга борыла. Монда аларны буйга җиткән кыз-кыркын каршылый. Тиз арада түгәрәк хасил була. Яшьләр тузан туздырып бии башлый. Эх! Нинди матур чак! Яулык җыючыларның җырбиюләре кичке уенга барып тоташа. Бу тамаша озак дәвам итә.

Иртәгесен авыл уртасындагы мәйданда Сабан туе башлана. Гадәт буенча бүген дә хуҗалык рәисе Гариф ага Шәйхиев, халыкны бәйрәм белән котлап, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Безнең күрше сыер савучы Зәйтүнә Мөнирова күлмәклек ситса, тракторчы Рәшит Касыймов – күн итек, комбайнчы Сабирҗан Фәйзрахманов самавыр алды.

Бәйрәмне клуб мөдире Газиз абый оста алып бара. Сабан туе төрле уеннар белән башлана да балалар, яшүсмерләр көрәшенә кереп китә. Аның эчке мәйданы барлык кешеләрне сыйдырып бетерә алмый. Тышкы өлешендә дә җыр, бию, күңел ачу. Әнә Бызгый Габдерахманы нәкъ цирк артисты, диярсең: мәтәлчек атып, кулларына баса, өстә калган аяклары белән бию хәрәкәтләре ясый. Минниша абый быел да колхозның кәҗә тәкәсен уфалла арбасына җигеп килгән. Аның дугасына, тәртәләренә матур яулыклар элгән. Бала-чага тәкәгә конфет-прәннек, чикләвек ашата. Ат чишмәсе янында күрше авыллардан килгән руслар тозлы кыяр, кәбестә, алма, салкын квас сата. Төштән соң – ат чабышы. Аргамакларга старт биш чакрымдагы авылда бирелә.

 Сабан туенда катнашучыларның күпчелеге бермәлне атларны каршыларга чаба. Әнә беренче булып соры төстәге ат элдерә. Аның артыннан кара туры алмачуар юыртып килә.

Малкайларның һәрберсенә мәйданга чакырып, бүләкләр тапшыралар. Иң артта килгәненә карт кызлар, ирсез хатыннар, әби-чәбиләр, адарынган хәер бүләген башын аска игән атның муенына бәйлиләр...

Ат чабышыннан соң көрәшне өлкәннәр башлый. Бил алышучылар саны күплеген истә тотып, аларны ике әйләнештә көрәштерергә булалар. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаганнар тәкә өчен көрәшәчәк икән. Ягъни алты ир-атның берсе тәкә алачак! Дәян җизнигә әти биргән «дәрес» бик үтемле булып чыкты. Ул күтәреп алган кеше җиргә очты. Чиста көрәште. Аның батыр булып калачагына өмет туды. Солдат хезмәтеннән әле кичә генә кайткан Брахау Камил Сабан туенда бил алышыр дип кем уйлаган? Ул бәйрәмгә солдат батырлыгын дәлилләүче билгеләр таккан гимнастёркасын президиум өстәленә куеп, сырлы майкадан һәм галәфи чалбардан чыгып басты. Әле өч ел элек кенә чандыр гәүдәле кара чутырны танып та булмый. Ул мускуллар, ул буй-сын, дисеңме! Менә ул авыл пәһлеваны, Сабан туе батыры. Армиядә чакта десантчы булган, кул сугышы, көрәш серләренә дә өйрәнгән икән... Икенче әйләнештә ул көндәшләрен урды гына. Тәкә өчен пәһлеван Камил белән тимер куллы чукрак Дәян мәйдан уртасына чыгып бастылар. Сабан туе гөрли. Берәүләр Камил, икенчеләре Дәян яклы. Кем җиңәр дә кем батыр калыр? Әти бер урында тора алмый, нык борчыла. Ни әйтсәң дә, Камил абый да, Дәян җизни дә батыр булырга хаклы... Ике потлы герләрне күккә чөйгән, хәзерге вакытта җиңү тәмен тойган чукрак көрәшчене туктату мөмкин түгел иде инде. Дәян җизни беренче минуттан ук көрәшне кыска тотарга булды бугай. Камилнең хәлен сынап тормады, һөҗүмгә күчте. Көндәшен күтәреп алды да чөеп үк җибәрде. Тегесе егылмады, дүртаяклап яшел хәтфә өстендә калды. Тагын Дәян күтәреп алды, Камил кабат бирешмәде. Ярты сәгатьләп бил алышкач, сөлгеләре икесенең дә билләренә ныклап бәйләнде. Бу кысуга пәһлеванның аяклары күтәрелә башлаганда сөлге түзмәде, тавышсыз гына өзелде. Мәйдан гөрли. Инде кич җиткән. Җиңүче билгеле түгел. Ике көрәшченең билләренә яңа сөлгеләр бәйләнде. Әйтерсең, Камил солдат бу мизгелне көткән, ул бу юлы үзе һөҗүмгә күчте. Дәян җизнине үзенә тартып китерде дә көндәшен җибәргәндәй итте. Тагын тартты, тагын җибәрде һәм Дәян җизнине җиргә матур гына «ябыштырды». Сабан туенда катнашучы ир-атлар ике батырны бер-бер артлы күтәреп, күккә чөйде. Үзләренең шатлыгын, соклануын җиткерделәр...

Камилнең кайтасын кем белгән. Ул булмаса, батыр булып чукрак көрәшче калган булыр иде, әлбәттә. Моны Дәян үзе дә, халык та яхшы аңлады. Ул инде максатына иреште. Күңеле тынычланды, инде бүтән көрәшкә чыкмады. Шушы ук елның көзендә бәлагә тарып, солдат Камил үлемнән чак кына исән калды. Бүтән көрәшмәде. Гомер буе комбайнчы булып эшләде.

Әти читтән генә Дәян җизнинең һәр хәрәкәтен күзәтте һәм кабатлап барды. Аның өчен куанды, янды, көйде. Ул инде уянган дәртен тыярлык түгел иде. Иртәгесен, иптәшкә диптер инде, мине ат арбасына утыртты да Котлы Бөкәшкә, Кызыл Йолдыз район Сабан туена киттек. Тяб.Чаллы, Бирдебәк, Кыерлы авыл батырларын, үзенә генә хас алым белән баш арканча очырып, батыр калды. Аңа бүләк итеп кыңгыраулы тальян гармун һәм бик зур тәкә бирелде. Тәкәне ул Тимерлектә батыр каласы Дәян җизнигә олылап тапшырды.

...Милләтебездә батырлар җитәрлек. Сабан туйларында көрәшүчеләр саны арта гына. Мин үзем дә үсеп буйга җиткәч, грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. Әтинең алымын кулланып, чемпион булып калдым. Беренче спорт разрядына лаек булдым. Сабан туйларында бил алыштым, ләкин 1959 елда көрәшкән әтием, Дәян җизни, Камил солдат көрәше әле дә күз алдымнан китми. Әйе, татарга көрәшсез яшәү мөмкин түгел. Бу безнең канга сеңгән!
 

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев