Рахман Шәфигуллин автор яңалыклары
-
1 июня 2025 - 17:00
Качкын (дәвамы)
Очсыз-кырыйсыз тундра, урман, боланнар яратып ашый торган сары төстәге мүк, ягель. Рәхәтләнеп яшә! Бары да бар кебек. Ләкин болан караучыларның бәдрәфләре белән мунчалары гына юк. Халык ара-тирә салкын су белән ачык җирләрен генә юа. Эх, безнең татар өе, мунчасы, чисталыгы, үзе ни тора! Искәндәр еш кына туган авылын, әти-әнисен искә төшерде. Кайтып күрергә насыйп булса иде дип, белгән догаларын укыды. -
31 мая 2025 - 17:00
Качкын (дәвамы)
Тик аның ирекле дөнья белән аралашуы ара-тирә әти-әнисенә хат язудан узмады. Җизнәсе корган тозактан котылу өчен кемнәндер ярдәм көтүне – ялгыш юл дип исәпләде ул. Бу хактагы фикеренең ялгыш булуына да соңарып төшенде... -
30 мая 2025 - 15:00
Качкын (дәвамы)
Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды... -
29 мая 2025 - 17:00
Качкын
Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. -
5 июля 2024 - 11:00
ШӘП АТТЫҢ, ГАЛИМУЛЛА! (хикәя)
Без үскәндә, авыл баласы барыбер бәхетлерәк иде! Тормышыбыз урамда, табигать кочагында үтте. Кышын тимераякта шуу, шартаяк сугу, дисеңме, чаңгыда элдерү, окоплар казып, сугышлы уйнау! Нечкә билле март җилләре карны эретә башлау белән тояклы мал-туарны тау итәкләрендә көтү.