КҮРӘЧӘК КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛА (хикәя)
Нинага һава җитмәгәндәй тоелды. Ул кабаланып киенде дә урамга чыгып китте. Күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Үпкәләренә салкын һава кереп тулганын тойды. Туктый алмыйча ютәлли үк башлады. Күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Нигә кызы тормышка бик җиңел карашлы булды соң?
Күрәчәк күкләрдә языла диләр.
Шулай дип кеше үз ялгышларын,
хаталарын аклый түгелме?
Туй көне
Мең тугыз йөз сикcән дүртенче елның утызынчы декабрь иртәсе.
Гади генә көн түгел ул, Нинаның туй көне, иң бәхетле көннәренең
берсе. Әйе, бик көтеп алган, яраткан кешесе белән кавышкан,
шатлыклы да, моңсу да көн туып килә. Кыз уянып китүгә сәгатькә
күз төшерде. Cәгать теле, туктыйм дигәндәй, уңга-сулга салмак кына
чайкала. Туктап калмасын өчен герләрен күтәрергә кирәк. Кыз, тиз
генә урыннан торып, сәгать герләрен ипләп кенә тартып куйды. «Туй
көнендә сәгать туктап калмасын, ул минем бәхетле минутларымны,
сәгатьләремне санарга тиеш», – дип елмайды.
Әнисе инде күптән торган. Кече якта аш-су әзерләп мәш килә. Савыт-
саба шалтыраган тавышка әтисе дә торып чыкты. Алар әкрен генә
үзара сөйләшәләр. Сүзләре, мөгаен, туй мәшәкатьләре турындадыр.
Әле беренче туйга әзерләнүләре шул, олы кызларын кияүгә бирәләр.
Борынгыдан калган гореф-гадәт буенча, туйга кадәр кыз урлау йоласы
булды. Митя кызны олы апаларына алып кайтты. Нинаның әти-әнисенә:
«Кызыгызны югалтмагыз», – дип хәбәр бирделәр. Барысы да сөйләшеп
эшләнде. Кич белән кызның туган йортында «кода көйләү» мәҗлесе
үтте. Кодалар «көйләнгәч», туй буласы көн билгеләнде. Тантананы
алып баручы – кияү егете сайланды. Туй бүген кияү ягында булачак.
Яшь киленнең туй күлмәге караваты янындагы урындыкта эленеп тора. Парча тукымадан ул, Митяның бүләге. Туганнары Кәтүк түти күлмәкне
җиренә җиткереп, модалы булсын дип тырышып текте. Күлмәк өстендә
ап-ак фата... Биек үкчәле ак түфлиләр. Бар да әзер. Нина, тәрәзә янына
килеп, урам якка күз төшерде. Йомшак кына күбәләктәй ак кар ява. Ул
төн буе да туктап тормаган, ахрысы. Бөтен дөнья ап-ак. Әйтерсең лә
тәрәзә каршында ак диңгез. Бу искиткеч матурлыкны табигатьтән бүләк
дип кабул итәргә тиештер ул. Әлбәттә, күкләр бүләге. Кияү йортына
бирнәләрне алып төшәсе сандык та үз сәгатен көтә. Борынгы гореф-
гадәтләр буенча, аңа килен бүләкләре тутырылган. Әнисе Митяның
бөтен туган-тумачасына бүләк әзерләде. Сандыкны туйда егет ягы
«сатып алачак».
Эчендәге әйберләр дә шулай «сатып» бирелә. Сандыкта бүләкләрдән
тыш пар сөлгеләр, түшәк-ястык, урын-җир кирәк-яраклары да урын
алган. Иң кадерлесе – тәре бистәрләре. Алар сандыкның иң өстенә
куелган. Туй башлануга, иң беренче тәре бистәрләре эленә. «Алар
сатылмый, аларны элгәндә, чәркә сону да булырга тиеш түгел», – дип
аңлатты түтиләр.
Митя уянгандыр инде. Уйлары белән кыз аның янында. Туй йоласы
буенча, ул, иртәнге якта егет яшәгән йортка барып, аңа туйда кияр өчен
кияү күлмәге киертеп кайтырга тиеш була. Бу йола аңа күп борчулар
китерер дип кем уйлаган. Кияү йортына ничек барырмын да ничек
керермен дип хәсрәтләнә Нина. Кияү йортында бүген бит туй буласы.
Ярый әле, ялгызы түгел. Аның белән туган тиешле Мария һәм Анна
түтиләре дә бара. Алар янында кыюрак булырга тырышыр, каушамас та.
Митяларда өй тулы кешедер: өч апасы, өч җизнәсе, әти-әнисе,
туганнары. Кем уйлап тапкан инде бу йоланы? Кем уйлап чыгарса да,
Митяга күлмәкне Нина үзе сайлап алды. Үлчәмен егеттән белеште.
«Кырык өченче размер яка булсын», – диде ул. Күлмәк нәфис ап-ак
тукымадан тегелгән, йомшак, эчендә җаны гына юк. Ошамаслык
түгел күлмәге. Менә шундый уйлар иде кызның башында. Сеңелләре,
энеләре әле йоклый. Аларның кышкы каникуллары башланган. Туй
күрергә хыялланып, гәпләшеп, ярты төнгә чаклы ятты балакайлар.
«Митя җизни безгә бүләк бирерме?» – дип аптыратып бетерделәр.
«Бүләген бирми торып, капканы ачмагыз», – диде Нина, усал кыланып.
Шул сүз җитә калды боларга. Капка тотучылар күршеләрдә дә
җитәрлек, бала-чага, гадәттәгечә, яшь кияүдән күчтәнәч өмет итә.
Язылышу авыл советында була дип сөйләштеләр. Анда кыңгыраулар
таккан, сөлгеләр белән бизәлгән чаналы пар ат, бер җиңел машина
булачагын да белә Нина. Загстан соң урам буйлап атта йөрергә
чыгарлар. Шәһәргә фотосалонга барып кайтырга кирәк булачак. Туй
истәлеге булып фотолар калыр. Нина күңеленнән генә кияү киендереп
йөри. Килен булып төшәчәк йортка ничек барып керүе, Митяга алган
күлмәген киертеп куюлары күз алдында.
Кияү киендерергә барыр вакыт җитүгә, кыз калтырана башлады.
Менә сиңа укытучы апа. Ул, педагогика институтын тәмамлап,
күрше авыл мәктәбендә физика укыта. Кияүгә чыгу мәшәкатьләренең
мәктәптә физика фәнен укыту кебек кенә түгел икәнен төшенгән
иде инде. Кылдай нечкә күңеленә өмет, сөю, сагыш, моңсулык – бар
да сыйган. Кияү янына барырга әзерләнеп, Мария белән Анна түти
керделәр. Кыз күлмәкне, кадерләп төреп, кулына тотты. Ул әле туй
күлмәгеннән түгел. Кияүне киендереп кайткач кына, Митя кәләшен
алырга киләчәк. Нина аны туй күлмәгеннән каршы алырга тиеш була.
«Бүген – иң шатлыклы, парлы тормыш юлына баскан көнем. Бәхетле
мизгелләрем күңелемдә мәңге сакланыр» дип уйлады кыз. Чыннан да,
бүген үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп, әкияттәге кебек тоя бит.
Яңа яуган мамыктай карларны шыгырдатып, сөеклесе янына ашыга.
Менә иң җаваплы минутлар җитте. Кияү яшәгән йортның капкасыннан
кергәндә, йөрәге табанына төшкән иде бугай. Исәнләштеләрме-юкмы,
хәтерләми. Түтиләр, ишектән кергәндә, җыр башладылар:
Биек-тәй тауларның, әй, башларында
Оча микән байның кортлары?
Эзли генә, сорый без килдек,
Шушы микән кода җортлары?
Кунакларны каршы алучылар, Митяның апалары, туганнары, ишек
катына тезелеп басып, җавап итеп җыр суздылар:
Ындырларда безләр бодай суктырдык,
Табаларда борчак куырдык.
Сездәй кодаларыбыз килә дигәч,
Капкаларны ачып кундырдык.
Җыр тәмам булуга, түтиләр җанланып китте.
– Без бит Митя кияүне «буарга» килдек. Ул кайда, өйдәме? – дип
кычкырып та җибәрделәр.
Митяның олы апасы, керәшен күлмәге кигән түгәрәк йөзле хатын,
авызын ерып: «Әйдәгез, булдыра алсагыз буарсыз», – дип, аларны олы
якка чакырды. «Буарга килдек» дигән сүз хуҗаларга кызык тоелды
булса кирәк, алар дәррәү көлешеп тә алдылар.
– Түрдән узыгыз, егетебез өйдә, әйдәгез, төкле аягыгыз белән, –
дип елмайды Митяның әнисе.
Митя, кунакларны каршы алырга әзер булып, олы якта диванда
утыра иде.
– Яшь кияү син буласыңмы ул? – дип сораган булды Анна түти.
– Әйе, мин, – дип баш какты Митя.
– Кияү, без сине «буарга» килдек, – дип кабатлады Мария түти. Түтиләрнең «буарга килдек» диюләрен ишеткәч, Митя сәерсенеп
китте.
Түтиләр бер дә аптырап калмадылар, кыз кулыннан алып, күлмәкне
җәеп тотып, җырлап җибәрделәр:
Сиңа дигән бүләк күлмәгенең
Чәнчемәгән җире һич тә юк.
Килгәннәрдән бирле карап торам,
Килешмәгән җирең һич тә юк.
Җырның сүзләре Митяга бик тә туры килә. Чыннан да, егетнең
килешмәгән җире юк. Өстенә кигән ак күлмәге, кара костюм-чалбары
аны тагын да ыспай итеп күрсәтә. Озын буйлы, кара чәчле, коңгырт
күзле бик матур егет солтаны.
Җыр тәмам булуга, Митя өстенә кигән үз күлмәген салыр дип
көттеләр. Ул борынгыдан килгән йола буенча да шулай эшләргә
тиеш дип аңлатканнар иде. Ә Митя ике кулы белән күлмәк якасын
кысып тоткан. Авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып та ала, тик әйткән
сүзләрен аңлап булмый. Аның бу кыланмышыннан аңлашылды – егет
өстендәге күлмәген салырга уйламый. Яшь кияүне җыр белән генә
җиңеп булыр дипме, түтиләр тагын җыр башладылар:
Түрдәге бистәрем чәчәкле,
Чөйдәге бистәрем чигүле.
Кияү күлмәген кимәсә, китәбез,
Безнең атларыбыз җигүле.
Туганнарының кыланмышлары Нинага мәзәк тоелды. Кара син
аларны, ничек килештерәләр – театр уйныйлармыни?! Йоласы шулай
дип уйлап, ул алар янында елмаеп басып торды. Бүләк күлмәкне Митя
һичшиксез кияр, кыланмышлары уен гына дип уйлады.
Түтиләр артистлардан бер дә ким түгел, ә җырулар халык операсы
диярсең:
Туебызда киярсең лә диеп,
Сатып алдым сиңа ак күлмәк.
Ки, җанкаем, ефәк күлмәгемне
Ул бит миннән беренче бүләк.
Күлмәгеңә тап төшерә күрмә,
Кия күр син аны кадерләп.
Минем өчен нурлы йөзләреңнән
Берни дә юк бит кадерлерәк.
Түтиләр кыз исеменнән дә җырлап күрсәттеләр. Чөнки ул аларга:
«Булышырсыз инде, бер җыр да белмим бит», – дип әйтеп куйган иде. Митяны җыр белән җиңеп булмаячагы аңлашылды. Ул кымшанмый.
Ике куллап күлмәк якасына ябышкан килеш утыра. Егет юлында
очраган бөтен җан иясен сөзәргә әзер торган үгезне хәтерләтә. Аны
бу кыяфәттә күрермен дип, Нинаның һич башына килмәде. Бик
күңелсез күренеш иде бу. Йөзенә ник бер чеметем елмаю чыгарсын.
Мин сезне җиңәм дип утыра кебек. Никтер Митяның апалары олы
якка кермәделәр. Бу хәлләрне белмәделәр, энеләренең кыланмышын
күрмәделәр. Митяның әнисе дә кече якта калуны кулай күрде булса
кирәк. Алардан ярдәм көткәнгәме, кызга бу хәл сәер тоелды.
Олы якта кунаклар көйсез кияүне көйлиләр. Мария түти колагына:
– Кайдан таптың мондый кыргый нәрсәне? – дигәч, Нинаның
бөтенләй кәефе китте.
Юк, Митя һич тә бирешергә уйламый. Күлмәкне киертәм дип, аның
белән сугышып булмый бит инде. Шулай да яшь килен аның янына
утырды. Могҗизага, аңа булган мәхәббәтенә ышанды.
– Митя, минем күлмәкне киеп куй инде, без киткәч, салып,
үзеңнекен киярсең, – диде.
– Юк, алай ярамый, үз күлмәгемне салмыйм, – диде егет коры
итеп, ике уйларга урын калдырмыйча.
Кайдан белгән ярамаганын, кем әйткән аңа бу сүзләрне? Керәшен
йоласы буенча киресенчә булырга тиеш ләбаса. Бәлки, кияү егете
апалары язган сценарий буенча эш итә. Кызга шулай тоелды, бу
хурлыкны күрмәс өчен ул, шул минутта җир ярылса, төшеп китәргә
әзер иде. Никтер егете Нинаны да, түтиләрне дә санга сукмый.
Кызның бүләк күлмәген кимәгәч аңлашыла, димәк, ул аны яратмый.
Алай булгач, нигә өйләнергә уйлаган?
Аларның очрашулары да бик сирәк булды шул. Нина аның холкын
да белеп бетермәде. Адәм баласының кемлеген белү өчен бергә бер пот
тоз ашарга кирәк. Алар, бер-берсеннән еракта яшәгәнлектән, хатлар
аша гына аралашты. Шушы минутларда кызның башыннан нинди
генә уйлар үтмәде. Бәхете түм-түгәрәк түгел, аның бер кырые кителеп
төште. Үкенү хисләре бөтен җанын биләп алды. «Мин ялгыштым.
Әле соң түгел. Мин, бу кешегә кияүгә чыгып, зур хата ясаячакмын.
Усаллык, нәфрәт кенә күрдем мин Митяның күзләрендә», – диячәк
ул. Алар кызларын аңларга тиешләр. Ул мондый җансыз кеше белән
тормышын бәйләргә теләми. «Мөнәсәбәтләребез дә элеккечә булмас»
дип уйлады Нина. Елап җибәрми чак тыелып тора. Түтиләре аның
хәлен аңладылар. Кыз Митяга әйтергә тиешле иң кирәкле сүзләрне
таба алмый интегә. «Юк, эзләмә, Нина, андый сүзләр юк», – дип,
үзенә боерык бирә. «Аның күңеле ярлы, ә минеке яралы. Төп
коралым булган физика кануннары да ярдәмгә килми, ичмаса. Әйе,
физика кануннарын яттан беләбез, тормышта кулланабыз. Авырлык
килгәндә, уйларыбыз, хисләребез нинди кануннарга буйсына соң?» дип уйлады кыз. Ул тормыш кануннарын бөтенләй белми икән. Нина
бу очракта көчсез иде. Шулай да түтиләр сер бирмиләр. Алар җырлап
күңелләрен күтәрәләр.
Ефәк ак күлмәк сайладым,
Сине өзелеп сөйгәнгә.
Бу җыруны җырлыйм, җаным,
Йөрәккәем көйгәнгә.
Кияү кими күлмәгемне,
Якалары тар диеп.
Түти әйтә чәркәләргә
Зәмзәм суы сал диеп.
Инде зәмзәм суы сорап та сонучы булмагач, түтиләренең өметләре
сүрелде булса кирәк. Алар, кызның аркасыннан сөеп:
– Ярар, Нина, күп ялындык. Күлмәгебез искиткеч затлы, матур.
Хужа табылыр, без аны үзебез белән алыйк әле, – диде алар, кызга күз
кыскалап. Нинаны бу сүзләр генә юата алмады. Эшләре пешмәгәч,
алар бу йорттан китү ягын карады. «Кияүне буйсындырып булмады,
бик үзсүзле икән энегез», – диде Маша түти, тавышын күтәрә төшеп.
Кара инде, әле иртән генә бөтен дөнья ап-ак иде. Кай арада караңгы
төшкән? Яуган ак карлар да, «ак диңгез» дә күңелендәге корымны
юып төшерә алмаячак.
Кияү артык горур кыланды. Киреләнеп, кунакларны санга сукмавы
бәхетле, ап-ак көнне кара төсләргә манды. Нина өчен дөньяда ямь
калмаган иде. Башында бер уй гына бөтерелә. Аны яраткан, ул белгән
Митя түгел бу кеше. Ул аның борчуларын күрми дә, белми дә. Ул –
сукыр. Күңел күзе йомылган аның. Туйдан соң ир-атлар үзгәрә диләр.
Әле туйлары башланмаган да...
Алар кайтып киттеләр. Озатып калганда, Митяның туганнары,
кош тоткандай, бик кәефле иделәр.
– Зурлап килүегезгә рәхмәт. Бөтен туган-тумачалар җыелып
килегез, туйга көтәбез, – диде алар, елмаеп.
Электр чыбыгында тезелешеп утырган чыпчыклар да, кызны
үртәп, «ярат-мый, ярат-мый» дип чыркылдашалар кебек тоелды.
Әйе, яратса күлмәген һичшиксез кияр иде. Нинаның бүләге булган
өчен дә... Гүя ул томан эчендә йөзә. Туганнарының сөйләшкән
сүзләрен дә ишетми. Алдагы тормышын Митя белән күз алдына
китерә алмый. Бер нәрсәне генә аермачык аңлый: туй булмаска
тиеш. «Аһ Митя, Митя, юлларны аердың. Мин синеке була алмыйм.
Башканы яратырсың. Сөйгәнең белән кавышырсың. Бүләк күлмәген
кию генә түгел, ул теләсә, упкынга да сикерерсең. Мәхәббәтнең ни
икәнен аңларсың». Күңеленнән Митя белән «хушлашып» кайткан җирдән, түтиләрнең «Нина, тизрәк атла» дип дәшүләре кызны
җиргә төшерде.
Сугыш беткәч, батыр күбәер, ди. Түтиләр урамга чыккач
гайрәтләнеп китте. Бик ашыгып атлыйлар, артларыннан куа киләләр
диярсең. Кәефләре дә күтәренке. Алар бирешә торганнардан түгелләр
шул. Гаилә тормышында тәҗрибәләре зур. Әнисе әйтмешли, икесенең
дә ирләре күзләренә генә карап тора. Икесендә дә икешәр бала. Шулай
да Нинаны юатырга теләделәр булса кирәк:
– Борчылма, ир ирлеген итәр, сәкегә басып, кашык белән башка
сугар диләр. Кара, кызый, нык бул, бирешмә. Тормыш итә башлагач
та, үз сүзеңне әйтергә өйрән. Аны тыңла, әкрен генә үзеңчә эшлә.
Иреңнең ошамаган гамәлләрен үзенә тыныч кына әйтә кил. Гаилә
тормышы хатын-кыздан зур сабырлык сорый. Тормыш барысына да
үзе өйрәтә ул. Акыл белән яшә. Хисләреңә алдан чабарга ирек бирмә.
Күлмәгеңне кияр, кими кая барсын, – дигән булды түтиләр, көлешеп.
Этләре Юлдаш Нинаны койрыгын болгап каршы алды. Кыз аның
башыннан сыйпады, аркасыннан сөйде. Эт Нинага моңсу итеп карап
алды да, башын аска иеп, оясына кереп китү ягын карады. «Этем
дә минем хәлемне аңлады. Митя гына аңламады, шатландырырга
теләмәде» дип уйлады кыз, елаклары тыгылып.
Өйгә кергәндә, башы иелгән, сөмсере коелган иде. Каршына әнисе
чыкты. Әнисен күргәч, күз яшьләрен тыя алмый елап җибәрде.
– Нәрсә булды, Ходаем ? – диеште өйдәгеләр.
– Митя күлмәгемне кимәде. Туй булмаячак, – диде дә, тагын да
ярсыбрак елап, урынына ауды.
Күпме шулай яткан булыр иде, бүлмәгә әтисе керде.
– Тапкансың елар сәбәп. Ул егетлеген күрсәтергә теләгән. Мин
кияүне аңлыйм, – диде ул, елмаеп.
– Нинди кияү булсын ул? Туй булмый дидем бит. Мин аны
күралмыйм. Ялынса-ялварса да, мин аңа чыкмыйм, – диде Нина,
башын күтәреп.
– Тор, елап ятма! Кеше ишетмәсен. Сәгате-минуты белән түкми-
чәчми кодаларга җиткерерләр. Безне кеше көлкесенә калдырмакчы
буласыңмы? Үзең эзләп тапкан егет. Ничә ел хат алыштыгыз,
ничә ел аралаштыгыз. Митяга кияүгә чыгам дигәч тә, теләгеңә
каршы килмәдек. «Туй булмый» дигән сүзне син әйтмәдең, без
ишетмәдек, – диде әтисе.
Әнисе бераз йомшаграк булырга тырышты.
– И кызым, инде кеше күзеннән төштең. Туйга кадәр бер ай
яшәдегез, син хәзер ир хатыны булып саналасың. Тапкансың елар
сәбәп. Менә минем ничек кияүгә чыгуымны белсәң?! – диде ул,
елмаерга тырышып. – Хатын-кыз язмышлары шулай буладыр инде.
Күрәчәк күкләрдә языла диләр бит. Әтиегез белән очрашкан да булмады, бер тапкыр озата да килмәде. Ул мине ат чанасына салды
да урлап кайтты...
– Ничек? – дип сорады Нина үксеп елап яткан җиреннән.
Әнисенең дә яшьлектә яраткан егете булгандыр бит. Ул берни
белми үскән. Әнисе яшьлек серләрен ачмаган, аларга сөйләмәгән,
күңел түрендә саклап яшәгән.
– Сөйләрмен әле. Бүген түгел. Вакыт юк. Әйдә, ки күлмәгеңне.
Кияү балакай килгәндә, әзер булып тор, – диде ул, сүз әйтергә урын
калдырмый.
Йөрәге елый. Әрнеп, үксеп елый. Тик аның авазын кыз үзе генә
ишетә, аны ул гына аңлый. И Ходаем, Нина өчен парлы тормыш күз
яшьләренә төренеп башланамыни?
Әй шаулый ла нарат, шаулый нарат,
Никләр шаулый икән бу нарат?
Шауламаслар иде, ай, нарат,
Аерылып китә бер канат.
Кулыңдагы кигән пирчәткәңне
Артларыңа куеп алдырма.
Кеше җарлары матур диеп,
Үз җарыңның хәтерен калдырма.
Туй. Туй иртәнгә кадәр гөрләде. Яшь кәләшнең күңел җәрәхәтен
хәмердән кызган кунаклар сизмәде. Җыр, биюләр белән өй эче генә
түгел, авыл гөрләп торды. Туганнары җырлаган моңсу, сагышлы
җырлар бүген дә Нинаның колагында яңгырый.
Син идең ул минем көткәнем
Митяга гашыйк булган кызына карап, Надяның үзенең яшь чагы
исенә төште. Ул да шулай очып, очынып йөрде. Бәхетле иде. Ул
бәхет бервакытта да бетмәс кебек иде. Кайбер көннәрне Надяның
кызы Нина артыннан чыгып, карап каласы килә. Балалар укытырга
йөргән кызының ак кар өстендә эзе дә калмыйдыр. Ул бит җирдән
йөрми, кар өстеннән йөзеп, очып бара. Кызы Митяны бик ярата
шул. Надя да Гришага шулай гашыйк иде. Йокларга ятканда да
уенда Гриша. Торса да уенда ул гына. Фермага эшкә барганда да,
кар «Гриш-ша, Гр-ри-ш-ша» дип шыгырдый... Сыер сауганда,
сөт тә чиләккә «Гриш-ша» дип ага. Аның бәхете, шатлыгы эченә
сыеша алмый, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп «Гриша» дип
кычкырасы килә.
«Гриша, мин сине яратам», – дип кабатлый ул. Кызның күңеле
җиде кат күкләрдә. Бүген аның кәефе күтәренке. Кыз бик яшь булуга
карамастан, аны хөрмәт итәләр, эшенә зур бәя бирәләр. Бүген дә бөтен кеше алдында күңелләрне эретердәй җылы сүзләр әйттеләр.
Надяның кәефе күтәрелүгә шул да җитә калды.
Әрәмәлектә печән чаба кыз. Кычкырса ни була?! Берәү дә ишетми
бит.
«Гриша, мин сине яратам! Яратам, ишетәсеңме?» Кеше ишетсә,
Надя исәрләнгән дияр. Әйе, Гришага булган сөю хисләре кызның
башын бик нык әйләндерә. Ул – аның беренче мәхәббәте. Зәй буенда
Надя ялгызы. Печән чабучылар күренми. Иртәнге савымнан кайткач,
ятып ял да итми ул. Шулай өйрәнелгән инде. Гришаның мәхәббәте
көч бирә аңа. Кызга канатлар куя. Яшь чаклар бер генә була. Яшьләр
арасында гыйшык-мыйшык гел булган һәм булачак. Алар кебек бер-
берсен чынлап яратучы җирдә тагын бармы икән? Надяның аны
уйламаган минуты да юк. Кичке уенга чыксалар да, алар гел бергә.
Авылларында аларга сокланмаган кеше юктыр. Бигрәкләр дә пар
килгәннәр, күз тимәсен үзләренә. Надя җыйнак гәүдәле, бөтерчек
кебек. Кечкенә дә төш кенә шул ул. Бер килмәгән җире юк. Нечкә
бил, төз матур аяклар, куе кара чәчләр. Тулган айдай түгәрәк йөз.
Бик сөйкемле шул Надя. Эшкә булганлыгын сөйләп тә торасы юк.
Мәктәпне тәмамлауга, фермага сыер савучы булып урнашты
ул. Бөтен апаларын шаккатырып эшли, беренчелекне бирергә һич
уйламый. Менә шундый уңган-булган кызга күз атучы бер Гриша
гына түгел. Надялардан ике йорт аша гына яшәүче Микулай да
ярата аны. Тик Надя бер генә егетне күңелендә йөртә. Гриша белән
капка төбендә утырганнарын күрсә, Микулайның җене котыра. Ул
кызны ачуланып, этеп-төртеп өйләренә кертеп җибәрә. Алай гына
янган йөрәген баса алмагач, Гришаны бәргәләп озатып җибәрә.
«Килеп, күренеп йөрмә монда. Синең өчен үскән кыз түгел ул», –
дип, артыннан мыскыллап кычкырып кала. Кыз түбән очта яшәүче
сабакташы Гришага күптән гашыйк. Микулай аның уенда да юк. Ул
бит карт. Надядан алты яшькә өлкәнрәк.
Микулай беркөн шулай, Надяны ялгыз гына күреп, юлын бүлде:
– Кызый, йөрмә ул маңка малай белән. Барыбер минеке буласың.
Мин сине берәүгә дә бирмим. Риза булмасаң, урлап булса да алып
кайтам, – дип, ярсу диңгез кебек күзләре белән Надяны ашардай
булып карады да ашыга-ашыга китеп тә барды. Бик дулкынлана иде
булса кирәк.
Надя сүз әйтергә дә өлгерми калды. Егет артыннан карап, бик
озак уйланып торды. Микулай да бик булган егет, ул дип авылның
күп кызлары авыз суларын корытадыр. Озын буйлы, дулкынланып
торган куе кара чәчле. Нурлы йөзенә, диңгездәй зәңгәр күзләренә
генә дә гашыйк булырсың. Ләкин Надяның йөрәге Гришаны сайлады,
тормыш итү өчен язмышы кемне сайлар – белгән юк. «Күрәчәк
күкләрдә языла, кызым», – дип әйткәне бар әнисенең.
Шулай да, «урлап кайтам» дигән сүзләрне ишеткәч, кызның
күңеленә шом керде. Авылларында кыз урлау йоласы электән үк
килә. Ләкин бар да килешеп кенә эшләнергә тиеш. Шулай уйлап, ул
үзен тынычландырырга тырышты.
Ямьле җәйләр дә, яңгырлы көзләр дә үтеп китте. Надя яраткан
ак кышлар да озак көттермәде. Кышларның матурлыгы белән
сокланырга вакыты да юк әлегә. Ул күп вакытын фермада уздыра.
Сыерлары бозаулый да башлады. Бу чор сыер савучылар өчен бик
мәшәкатьле дә, җаваплы да.
Надя, кичке савымнан соң да калып, сыерларын барлый, бозауларга
сөт эчерә. Алардан тиз генә аерыла алмый шул. Бүген дә, вакыт соң
булса да, ашыкмый гына кайтырга чыкты. Гриша белән булачак
очрашуны уйлап елмаеп, тар сукмактан атлады. Дөньяларга аклык
өстәп, күбәләктәй кар ява. Бу матурлыкка хозурланып барып,
ул артыннан килгән атны да, чанадагы кешеләрнең көлешкән
тавышларын да ишетмәде. Мизгел эчендә кемнеңдер көчле куллары
Надяны чанага тартып алды. Башына капчык киерттеләр. Надя
тыпырчына, куллары белән капчыкны йолка.
– Җибәрегез, кеше бурлары. Мин сезне милициягә язып
бирәм, – дип янады.
Кыз чанада ике ир-ат булуын шәйли. Ул аларны тавышларыннан
танып ала. Берсе – Микулай, икенчесе – аның дусты Виктор. Надяның
бу ике ир-егетне җиңә алмавы көн кебек ачык. Күпмедер шулай
тарткалашып баргач, Микулай, Надяны кочагыннан җибәрми генә:
– Менә, ниһаять, минем хыялым тормышка ашты, тыпырчынма.
Син бүгеннән минеке, – дип куйды.
Надя, бу сүзләрне ишетүгә, кычкырып елый башлады.
– Юк, юк. Мин сине яратмыйм. Йөргән егетем бар икәнен беләсең
бит. Мин синең белән калмыйм. Әти бу хәлләрне ишетүгә килеп
алачак, – дип кычкырырга ук тотынды.
Егетләр Надяның сүзләреннән шаркылдап көлделәр генә. Ат туктап
калуга, хатын-кыз тавышлары ишетелде. Кызның башына киерткән
капчыкны да салдырдылар.
– И, Микулай, безгә кыз качырган. Әйдә, бәбкәм, төкле аягың,
тәмле-татлы телең, армас йөрәгең, талмас беләгең белән, – дип
теләкләр теләде Микулайның ике туган апасы.
– Юк, мин сезгә кермим. Әтине чакырыгыз, – диде Надя, карышып.
Шулай диюгә, Микулай көчле куллары белән Надяны күтәреп алды да
аш-су бүлмәсенә кертеп утыртты. Көчләп өс киемнәрен салдырдылар.
Аңлашылды. Ризык тулы табын белән көткәннәр Надяны. Бар да
сөйләшенгән булган. Надя ашамады, эчмәде, елады да елады.
– Кызларның сирәге генә йөргән егетенә бара. Күрәчәк күкләрдә
языла диләр. Елама, мине дә шулай урлап кайтты Симун дәдәң. Менә җиде ел үтеп тә китте, начар яшәмибез, Аллага шөкер. Яши
башлагач, яраттым үзен, улыбыз, кызыбыз үсеп килә, – дип мактанып
алды Маша түти.
Кыз йокы бүлмәсендә ялгыз төн кунарга тиеш. Тәрәзәләр тышкы
яктан ачылмаслык итеп ныгытылган. Тәрәзәдән сикереп качу
мөмкин түгел. Аның соңгы өмете дә сүнде. Ул җылы кофталарын,
чалбарларын да салмады. Ятар вакыт җиткәч, Микулайның апасы
кыз янына кереп, елмаеп, аркасыннан сөеп сүз катты:
– Вокзалда поезд көткән кебек утырма инде. Рәхәтләнеп чишенеп
ят. Яныңа берәү дә керми, йоласы шулай. Әти-әниең дә хәбәрдар,
борчылма, – дип, кызны йомшартмакчы булды.
Юк, Надяны бу сүзләр генә юата алмады. Киресенчә, күзләреннән
өзлексез эре яшь бөртекләре тәгәри башлады. Шулай да, Маша түтине
тыңлап, кыз башын йомшак мендәргә салды. Бераз уйланып яткач:
– Нигә әти мине алырга килмәде икән? – дип, Машаның күзләренә
текәлде.
– Әти кеше, көлкегә калып, урланган кызы артыннан йөрми
инде, – диде Маша түти.
Кызның күзенә йокы кермәде. Уйлары Гриша янында чуалды. Кыз
алдагы бәхетле тормышын күз алдына китергәндә, янында Гришасы
була. Алар яратышалар. Надяны ул гына бәхетле итәчәк. Микулай аңа
бөтенләй ошамый. Ул – ят, чит кеше. Ничек итеп Надя аның белән бер
түшәккә ятып йоклый алсын?! Булмаганны. Аллам сакласын! Аның
бердәнбере – Гришасы бар. Алар пар канат булып, күгәрченнәрдәй
гөрләшеп, бәхетле тормышта яшәрләр. Уллар, кызлар үстерерләр.
Бар да Надя теләгәнчә булыр. Гришасы, бу хәлләрне ишеткәч, ни
дияр? Син инде Микулайның хатыны булгансың дисә. Юк, юк! Надя
аңлатыр, бүлмәдә ялгыз башы төн кунуын әйтер. Микулай аның
янына кереп тә карамады, бармагына да кагылмады.
Кара инде бу Микулайны. Очрашканда елмаеп, күңелендә нинди
план йөрткән. Мөртәт. Теләгенә ирештем дип уйлый инде. Надяны
өйгә алып кергәч, ничек канәгать иде. Бәхетеннән күзләреннән нур
түгелә. Апасы, җизнәсе белән шаярта, йөзеннән елмаю китми. «Ярар,
теләгемә ирештем дип уйласын. Иртәгә бар да хәл ителер», – дип,
үзен тынычландырды Надя.
Кыз икенче көнне иртән иртүк Маша түтиләрдән туры фермага китте.
Урамда салкын иде. Суык, аның киемнәре аша үтеп, җанын өшетте.
«Микулай җиңде түгелме?» дигән уйларыннан калтырана ук
башлады кыз. Барысын да әтисе хәл итәр. Ул Надяны бик ярата,
кызганыр, юатыр, бу бәладән йолып алыр. Хәзергә аның вакыты
да юк, әти-әнисенә хәлне аңлату өчен бераз сүрелергә дә кирәк
иде. Яңалыкны кичтән, кызның өенә барып, Маша түти түкми-
чәчми аңлатып кайткан бит инде. Фермада яңалыкны белмәгән, ишетмәгән кеше калмаган булып чыкты. Бар да акыл сатты, Надяны
тынычландырдылар.
– Юкка елама, Гришадан ким җире юк Микулаеңның. Артык та
әле, – диделәр ферма хатыннары.
– Нишләп минем Микулаем булсын ди ул? Мин аңа кияүгә чыгарга
җыенмыйм, – диде Надя, шыңшып.
– Чыккансың бит инде. Кыз баланың язмышы шулай була инде.
Сине кем ярата, шуны яратасың, – диештеләр иптәшләре.
Аларның сүзе дөрес булып чыкты. Өйгә кайтып керүгә, әнисе,
кече якка чакырып, киңәшен бирде:
– Кызым, әтиеңнең холкын беләсең, басса – бакыр, типсә тимер
өзә. Сүзне дә бер генә әйтә. «Кызың кире кайтам дип авызын да
ачмасын!» – диде.
– Беләсең килсә, урлаганнан соң кире кайткан кызны аерылып
кайткан хатынга тиңлиләр. Кияү начар егет түгел. Ике кулына менә
дигән һөнәре бар, хәләл икмәген эшләп таба. Бүген кичтән кодалар
килә. Киреләнгән булып, алар алдында безне кеше көлкесенә
калдырма, – диде әтисе, ачуланмады да, тавышын да күтәрмәде,
каршы сүз әйтерлек урын да калдырмады. Нинди гаделсезлек! Әти-
әнисе Надяны аңламагач, кем генә аңлар?Алар Надяның бәхетле
булуын теләмиләрмени соң? Кызларын кияүгә бирүне генә максат
итеп куйганнармыни? Микулай – яхшы егет, имеш. Авылда бик
күп алар. Надя араларыннан берсен генә ярата. Гришаның армия
сафларында хезмәт итәсе бар. Надя аны өч ел түгел, биш ел көтәргә
дә риза. Кызның яшьлек хыяллары чәлпәрәмә килә түгелме? Надя
өчен бәхет ишекләре ябыла түгелме? Уйларыннан айнып китеп:
«Нигә бүген киләләр соң алар?» – дип сорыйсы итте кыз.
– Тимерне кызуында сугалар. Кода көйләргә киләләр, – дип
елмайды әти кеше.
Коданы көйлисе юк, кызының өлешенә тигән көмешеннән ул бик
канәгать. Ничек кенә канәгать әле. Микулайны ярата иде бабай буласы
кеше. Күршедә генә үскәнгәме, бөтен холкы, кылган гамәлләре күз
алдында булды. Бу егет белән аның кызы юкка чыкмас. Кызларның
бәхете шундый була инде, үзе яраткан белән бик сирәге кавышадыр.
Яратыр. Яратмый гына карасын!
Кода көйләнде, туй көне сөйләшенде. Яңа мең тугыз йөз илле
сигезенче елны, бөтен авылны гөрләтеп, туй белән каршы алдылар.
Туй бик күңелле үтте дисәк, бер нәрсә дә әйтелмәгән кебек булыр
иде. Ашарга-эчәргә ризык мулдан. Күңел ачу, шаярулар, җыр-моң өч
көн буе авылны дер селкетеп торды.
Икеләр дә каен янәшә,
Берсен киссәң, берсе буш кала.
Безнең куеныбыз тулы китә,
Сезнең куеныгыз буш кала.
Суның буйларына төшкән идем,
Түбән таба суның агышы.
Җылашмыек әле, җырлашаек,
Кыз баланың шулай язмышы.
Керәшен туен күргән кешегә аның нинди булганын сөйләп тору
артык. Күрмәгән кешегә сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Керәшен
туен күрергә кирәк.
Туйдагы мәзәкләрне ишетеп калырга, кодаларның кара-каршы
җыруларын тыңларга, килен бирнәләрен күрергә дип, тәрәзә төбенә
авылның яше-карты җыелган иде.
Кодаларның җырулары урамга аермачык булып ишетелә:
Икеләрдә күке тиң кычкыра,
Ике урамнарны бер итеп.
Ипи-тозлар белән каршылыйбыз
Сез дә кодаларны зур итеп.
Кара сыерларның сөтен саудым,
Базар перәнниге җасарга.
Гомерләргә безгә шулай җассын
Бер табыннан ипи ашарга.
Кара урманнарга миннәр кердем,
Кисепкәйләр алдым дугалык.
Бу да гомерләрнең эчләрендә
Югалмасын безнең кодалык.
Күк кабаклары, әй, ачылса,
Күк өсләрен шунда күрербез.
Ходай бәхетләрне ким язмаса,
Гомерләргә бергә җөрербез.
Кыз ягыннан килгән кодалар да калышмыйлар.
Өсләреңә, әй, кигән пинжәгеңнең
Алгы итәгенә тап тигән.
Ходай күктән сиңа шулай дигән,
Җан сөйгәнеңне ал дигән.
Аягыңа кигән, ай, итегеңнең
Бигрәк нәфис икән олтаны.
Безнең туган авылыбызда
Син икәнсең егет солтаны.
Хуҗалар туй күрергә килүчеләргә дә самогонны мул сондылар.
Кат-кат чыгып сыйладылар
– Көмешкәләре зәһәр, башка да бәрде, аякларны да җылытты, –
диеште җыелган халык, сикергәләп.
– Киленнең генә күзләре юеш җирдә, – диде араларыннан берәү.
– Кызлар кияүгә җылап чыга инде, – диде икенчесе.
– Җылар да, үз егете дә җылап калды шул, – диде бер төртмә теллесе.
Туйларында Надяны җырлап җылаттылар. Эх, ул җырлар... Алар,
аның колагында яңгырап, күңелендәге сагышны бик озак яңартып
тордылар:
Тәрәзә төпләрендә тутый кош,
Ак җепәкәй белән тотыгыз.
Безнең бәбекәбез сезнең кулда,
Какмый гына сукмый тотыгыз.
Иртәләрдә торып битең юсаң,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.
Туй үтүгә, яшьләр матур гына яшәп китте. Каенанасы бик яратты
Надяны, йомшак итеп «кызым» дип дәште. Хатын-кыз буларак, ул
аның уйларын да белә, күңелендәге кичерешләрен дә аңлый. Надя
да каенанасына, туйлар үтүгә, «әни» дип дәште. Кул арасына теләп
керде. Ашарга пешерү, өй җыештыру, кер уу кебек хатын-кыз эшләрен
үз өстенә алды.
Яз көне Гришаны армиягә алдылар. Китте Гриша. Аның күңелен
нинди уйлар айкагандыр, Надя белмәде. Авылда яшәсәләр дә, туйдан
соң бер тапкыр да очрашмадылар. Ара ерагайгач, Надяга җиңелрәк
кебек булды. Китүенә өч ел дигәндә, Гриша җәй башында гына
кайтты. Аның кайтуы турындагы хәбәрне Надяга, дус кызы килеп,
сәгате-минуты белән җиткерде. Гришаның ялга гына кайтуы икән,
Владивосток ягында диңгез эшендә калуы турында фермада да
сөйләделәр. Надяның инде ике кызы үсеп килә иде. Кечкенәсенең яше
дә тулмаган. Гриша кайтып, ике-өч көн үтүгә, кичке якта Микулай
хатынын гөлбәчкә чакырып алды.
– Гришаның сине күрәсе килгән. Бик үтенеп сорый. Очрашырсыз.
Янына кызларыбыз белән чыгарсың, – диде Микулай тыныч кына.
Надяның дулкынлануын, каушавын күрми калмагандыр ире.
Хатыны нәкъ ул әйткәнчә эшләде. Олы кызын җитәкләп, кечесен
кулына алып, калтыранып капкадан чыкты. Йөрәге күкрәгеннән
чыгып китәрдәй булып тибә. Тез буыннары да бик йомшады. Егылып
кына китмәскә иде…
Надя капка төбенә чыгып басуга, Гриша, аңа якын ук килеп,
чынлап та, бу хатын Надямы дигәндәй, кулы белән аның аркасыннан
сыпырып алды. Аларның күзләре очрашты.
– Надя, исән-сау яшисеңме? Тормышларың ничек? – дип
кызыксынды Гриша, елмаерга тырышып.
– Ничек яшәгәнемне күрәсең инде, – диде Надя, башын иеп.
– Күрәм, бик баегансың син, – диде дә олы кызга тәм-томнар
бирде егет.
Сүзләр ялганып китмәде. Егетнең күзләре тәрәзәдә иде. Надяга
да тәрәзәдән Микулай карап торадыр кебек тоелды. Аларның
күрешүләре шулай тәмам булды.
Ерак җирләргә киткәнче, Гриша белән тагын бер очрашырга
насыйп булган икән Надяга. Ул авылдашлары белән район үзәгенә
сөт сатарга йөри иде. Ферма эше җиңел булмаса да, хуҗалыкта да
ике сыер асрадылар. Ул, җитез килен, ферма эшенә дә өлгерә, йортны
да алып бара.
Сыерлары сөтне мул бирә. Сатарга барганда, ике кулында да зур
бидоннар була. Күп фатирлы биек йортларда сөт сатучыларны көтеп
торучы клиентлары да бар. Сөт сатылмый калса, подъездларга кереп:
– Кому надо молоко? – дип, сөтләре сатылып беткәнче кычкырып
йөриләр иде.
Бидоннары бушагач, бар да авылга, кайту ягына борыла. Балаларга
күчтәнәч алырга да онытмыйлар. Вокзалда бер төркем авыл түтәйләре
автобус көтеп торганда, каяндыр Гриша килеп чыкты. Надяны күреп,
җил-җил атлап, елмаеп янына килде.
– Кемне күрәм мин! – дип, Надяны кочагына алып, күтәреп
әйләндерә башлады.
Авыл хатыннарының күз карашыннан качып, алар урамга
чыктылар. Гриша сөйгәнен кысып-кысып кочаклап, чәчләреннән
сыйпады. Надяның тупасланган кулларын учына алып:
– Мин берәүне дә ярата алмыйм. Гел сине уйлыйм. Әйдә, бергә
Владивосток ягына китәбез. Кызларыңны да алабыз. Кеше көлкесе,
син сөт сатып, тамак туйдырып йөрисең. Күрдем, тормышың авыр
синең. Балаларыңны үземнеке итеп кабул итәрмен, алар белән өйдә генә
утырырсың. Эшем яхшы, анда тормыш күпкә җиңелрәк, үкенмәссең.
– Юк, мин беркая да китмим. Әти-әнигә кайгы-хәсрәт китерәсем
килми. Минем тормышым җайга салынды инде. Язмыштан узмыш
юк.
Хушлашканда, Гриша Надяны кабат кочагына алды да, башын
аның чәчләренә куеп, колагына пышылдыдады:
– Гафу ит, иркәм. Бергә була алмадык.
Алар шулай аерылышалар. Яшь хатынның йөрәк ярасы янә
ачылды.
Әй, аккошлар очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Ике дә күзләрем юлда булды,
Син идең ул минем көткәнем.
Гришаның «Гафу ит. Бергә була алмадык» дигән сүзләре гомер буе
колагында яңгырап торды.
Тормыш дәвам итә
Нина уянганда, караңгы иде әле. Йокы бүлмәсеннән ул капшанып
дигәндәй чыкты. Коридорда ут яндырып, ишек катындагы кием
элгеченә эленгән киемнәрне барлады. Элгечтә Маринаның кызыл
пәлтәсе белән рәттән ир-ат курткасы да эленеп тора. «Миша да бездә
икән» дигән уй йөгерде ананың башыннан.
Кичтән, эшеннән арып кайтканлыктан, аш-су бүлмәсендә озак
юанмады. Кызы Марина әле институттан кайтып җитмәгән иде.
«Хәер, институтта микән? Берүк изге юлларда гына йөрсен балакай.
Исән-сау булсын» дип теләде ана.
Көндәгечә улының мәктәп хәлләре белән дә кызыксынды. Улы
телефоннан башын күтәреп карамаса да, аңа киңәшләрен бирергә
дә онытмады.
– Тиздән икенче чирек тәмамлана, тырыша күр. Кеше көлкесенә
калдырма безне. Билгеләрең начар булса, җыелышыңа бармыйм, –
диде ана, тыныч булырга тырышып.
Петя башлангыч сыйныфларда яхшы гына укып килде. Билгеләре
төшүгә шул телефон да сәбәпче булды инде. Ничә карасаң, кулында
телефон була. Кем уйлап чыгарган андагы уеннарны? Бәхетсез
балалар алар. Табигатьтә уйнауның да ни икәнен белмиләр.
Урамда ник бер бала күзгә чалынсын. Юк, бер Нинаның малае
гына түгел, бөтен бала-чага шул гаджетлар аркасында юкка чыгып
бара. Беренчедән, күп вакытларын ала, икенчедән, күзләренә
зыян китерә. Дәресләренә аяк чалуны әйткән дә юк. Балалар, шул
телефонга алданып, укуга күңел салмыйлар. Сөйләшүне оныттылар.
Аралашуны, әңгәмә коруны белмиләр. Үзләре дә телефон-автоматка
әйләнеп баралар. Бөтенесендә булгач, телефонсыз да йөртеп булмый.
Баланы контрольдә тоту өчен бер дигән бит үзе. Менә шундый бик
каршылыклы нәрсә инде ул.
– Билге төзәтергә вакыт бар әле, – дип мыгырданды Петя, әнисенең
күңеленә өмет чаткылары салып.
– Яхшы укысаң, төзәтәсе дә булмас иде, балам, – диде ана, улының
калын кара чәчләрен сыйпап.
– Теманы белмәгәнгә түгел, тәртип өчен куйды апа ул
«икеле»не, – дип акланды Петя.
– Апаң дөрес эшләгән, дәрестә тәртип бозарга ярамый, – диде
әнисе, укытучыны яклап.
Аллага шөкер, улы быел буйга да үсеп китте. Кечкенә кала дип
бик борчыла иде Нина. Ул йомшак кулларын ипләп кенә улының
иңбашына салды, күңелендәге сөю хисләрен кушып, яратып,
иңнәреннән сыйпап алды. Бәхетле, тәүфыйклы бала булып үссен
иде дип теләде ана. Балаларына булган изге теләкләре күңел түрендә
аның. Берәү дә үз баласына начарлык теләми.
Кызы өчен дә борчылмаган көне юк, берүк бу егет кызын алдап
кына йөрмәсен. Миша үзе бер дә начар малайга охшамаган, зирәк,
уку алдынгысы. Имтиханнарга гел бергә әзерләнәләр, Маринага
теләп ярдәм итә.
Ана кабат коридорга чыкты. Беренче тапкыр күргәндәй, яшьләрнең
киемнәренә карап уйланып торды. Мишаның ботинкалары юл өстендә
үк калган. Ашыкканнар болар... «Читкәрәк тә алып куя да алмыйлар
үз әйберләрен» дип уйлады Нина. Берни эшләп булмый, яшьлек…
Бүген ял көне, йокласыннар инде. Егетнең кызы янында куна
калуларына эче пошса да, берни эшли алмый шул ул. Әйтеп кара
син аларга, нигә авыз ачканыңа үкенерсең. Кызы белән сөйләшмәде
түгел, сөйләште, тик аңлаша гына алмадылар.
– Без алай түгел, без болай идек, егетләр кулыбыздан тотарга да
курка иделәр. Кая ул йоклап калу, – дип сүз башласа, кызы:
– Әни, хәзер замана башка. Онытма, егерме беренче гасырда
яшибез. Син «Царь горох» заманындагы тәртипләр турында сөйләмә.
Мин аны яратам, ул – мине. Безгә бергә рәхәт. Безгә шулай ошый, –
дип кырт кисә.
«Ана күңеле балада, бала күңеле далада» димәсләр иде аны. «Юк
җирдән проблема табып, шул проблеманы күпертеп, йөрәк маен ашап
йөрим» дип уйлады Нина.
– Маринаны яратам, – дип чатнап тора Мишасы. Мәхәббәт барысын
да җиңәр. Икесе арасында ярату булгач, яшәү җиңелрәк булыр. Әнә,
әнинең яраткан Гришасы калган. Әти аны урлап алып кайткан. Ә
ничек яшәделәр! Авылда кешеләр арасында үрнәк булдылар. Нина
әтисе белән әнисенең сүзгә килгәннәрен, тәмсез сүз әйтешкәннәрен,
кычкырышканнарын хәтерләми. Үскән чакта да күрмәде, хәзер дә
күргәне юк.
– Гришага чыккан булсам, ничек булыр иде, белмим. Әтиең белән
яши башлагач, аны яраттым. Әтиең бит яратмаслык түгел. Диңгез
кебек зәңгәр күзләренә туй көнне үк кереп баттым. Кайнар кочагында
бар дөньямны, Гришаны да оныттым. Балалар тугач, араларыбыз
тагын да якынайды. Яшәгән саен әтиегезне ныграк ярата бардым, –
дип сөйләгән иде.
Марина белән Миша институтта өченче курста бер төркемдә
укыйлар. Өченче курсның яртысы тәмам дияргә була. Экваторга
җиттек дип бик шатландылар алар. Имтиханнар үтүне дә көтмәделәр.
Килештерделәр, төркемнәре белән кафеда бәйрәм иттеләр. Алар
беренче курстан гел бергә. Миша беркөнне, бергәләшеп табын
артында утырганда ачылып китеп:
– Маринага бер күрүдә гашыйк булдым, – диде, кызны оялтып.
Хәерлегә булсын, кызы да шулай ди. «Миңа Мишадан башка берәү
дә кирәкми, мин аны яратам», – дип, былтыр ук Настяга серен чиште.
Миша, беренче тапкыр төркемгә килеп керүгә:
– Бу егет минеке булырга тиеш дип уйладым, – дип көлдергән иде.
– Ә Миша сине яратамы? – дип сорагач:
– Әлбәттә, ярата, шигем юк, – дип җавап бирде.
Шулай да әдәп дигән нәрсә булырга тиештер бит. Ул егет
Ниналарның өч бүлмәле фатирларында куна-төнә ятарга тиеш
түгелдер. Кызы белән ачуланышасы да килми шул. Менә шундый
каршылыклы уйлар белән яши инде Нина. Ире Митя да еракта, Себер
ягында эшли. Кайткач та, аны өйдәге мәшәкатьләр белән борчыйсы
килми. Менә шулай бу проблема чүпрәдәй кабарганнан-кабара бара.
Миша – күрше район егете. Институт тулай торагында яшисе
килми икән. Кызның әтисе өйдә чакларда егетнең килү-китүләре
кими, әлбәттә. Әти кешенең дә кызы белән ачыктан-ачык сөйләшкәне
юк. Кызыксынган булып:
– Миша кем була соң инде безнең Маринага? – дип сорап куйган
иде.
– Егете инде. Яратам ди бит. Яшьләрнекен белеп булмый.
Араларына керәсем килми, – дип җавап бирде Нина.
– Кызны алдап йөрмәсен генә диюем.
– Юк инде, андый егеткә охшамаган, – дип, Нина үзен дә, Митяны
да тынычландырырга тырышты.
Шулай да ул кызына егетнең ошамаган сыйфатларын әйткәли
башлады.
– Кызым, Миша ашаганда табын янында ямьсез итеп шаркылдап
көлә.
Марина аптырап калмады, җавабы әзер икән:
– Әни, бәйләнергә сәбәп эзлисең син. Ул шулай көлә, шатлана
белә. Ә без шатлыгыбызны күрсәтә дә белмибез, – дип, әнисенә
каршы төште.
Ә Нина, киресенчә, табын артында Миша үзен тота белми, әдәпсез,
өйдәгеләрне хөрмәт итми дип уйлый.
Шулай беркөнне иртәнге якта Нина кухняда чакта, егет, трусиктан
гына кереп, су эчеп чыкты. Аның бу кыланмышы кырга сыймаслык
булып тоелды анага. «Оят дигән нәрсә бөтенләй юк икән бу егеттә»
дип уйлады хатын.
Егетне бу кыяфәттә күргәч, тәненә бала йоннары чыкты. Нина өйдә
трусиктан йөрергә улына да, иренә дә рөхсәт итми. Юк, берни әйтә
алмады ул Мишага. Алай да, үпкәләтмим дип, бик сабыр, йомшак
булырга тырышып, кызына гына:
– Кызым, син Мишага аңлат инде. Безнең өйдә берәү дә трусиктан
йөрми.
Кызы бу сүзләрдән көзге күркәдәй кабарды.
– Мишаның өйдә трусик белән йөргәне юк. Син шорты белән
трусикны да аермаганга ул гаепле түгел, – дип, бик усал кыланып,
бүлмәсенә кереп бикләнде.
«Тагын мин гаепле, азды бу яшьләр» дип борчылды Нина.
Ләкин шунда ук уйларыннан кире кайтты. Марина – аларның
бердәнбер кызлары. Мәктәптә яхшы укыды, әти-әнисенең йөзенә
кызыллык китермәде. Институтта да тырышып укый, начар юлда
йөрми. «Түзәргә инде, укуларын тәмамлагач, яшьләр үз көннәрен
үзләре күрерләр. Якты йөзләрен бер күрергә тилмереп, сагынып,
саргаеп ятарбыз әле», – дип юатты ана үзен.
Мишаның әти-әнисез булуын да Настя очраклы рәвештә генә
белде. Бик яшьли ятим калып, әнисенең әнисе тәрбиясендә үскән бала
икән. Әбисе авылда ялгыз башы көн күрә. Миша, бик еш булмаса да,
аның янына кайтып килә икән.
«Әбием Ирина исемле, авыл кешеләре Үринкә дип йөриләр», –
дигәч, Нина аңлады. Үз кешеләре, керәшеннәр икән, карендәшләре.
Керәшеннәрдә исемнәрне шулай бозып әйтәләр. Нинаның әнисенең
исемен бозып, туган авылында Надый дип йөриләр бит. Юкса Надя
– нинди матур исем.
«Декабрь аена да кердек, вакыт артыннан куып җитә торган
түгел, таң ата да кич була» дип уйлады Нина. Кыш салкыннары, җир
өсләрен акка төргән ап-ак карлары белән килде. Көннәрдән беркөнне
кичке якта Марина белән Миша олы юл сумкалары күтәреп кайтып
керделәр.
– Миша к нам на совсем, – диде кызы, елмаеп.
«Әтиләре дә өйдә юк, ичмасам» дип уйлады Нина. Ни дип әйтергә
дә белмәде. Бары тик коридорда аларның өс киемнәрен салуларын
күзәтеп, стенага сөялеп басып торды. Миша исәнләшүдән узмады.
Җитезрәк тә булып чыкты. Өс киемен салып, сумкаларын алып,
бүлмәләренә чумды. Марина әнисе белән генә калуга телгә килде:
– Общагада бик салкын, авырып китәргә дә күп сорамас.
Ачуланмагыз, кызгандым, Мишаны үзем чакырдым. Бүлмәм иркен,
сыярбыз. Ул – минем беренче ярдәмчем. Тиздән сессия. Миша
зачётларыннан «автомат» алды, ә хәзер миңа булыша, – диде,
әнисенең сораулы карашын бик яхшы аңлап, сорау бирергә урын
калдырмаслык итеп.
Марина үзе дә бик сәләтле, бу сәбәп кенә икәнен белсә дә, Нина
кызына каршы сүз әйтә алмады. Ананың теләкләре бик кискен иде
дә, ләкин тавышланып егетне дә, кызын да үпкәләтәсе килмәде.
Ничек инде, әти-әнисеннән рөхсәт тә сорап тормыйча, егетен
фатирга алып кайткан ул? Вәт башсыз. Вәт балан куагы! Мондый
гамәл күңелләренә бик ятып бетмәсә дә, каршы килмәгән булырлар
иде. Хәер-фатиха алу кирәк иде!
Нинага һава җитмәгәндәй тоелды. Ул кабаланып киенде дә урамга
чыгып китте. Күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Үпкәләренә
салкын һава кереп тулганын тойды. Туктый алмыйча ютәлли үк
башлады. Күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Нигә кызы
тормышка бик җиңел карашлы булды соң? Мәктәп эшенә чумып,
кеше балаларын тәрбияләп, үз балаларына игътибары җитмәдеме?
Арпа чәчеп, бодай үсми диюләре шулдыр инде. Ул егет кем була соң
инде аның кызына? Кияүгә чыгарга иртәрәк бит әле. Ике ел ярым
укыйсылары бар. Ананың сораулары күп булып чыкты. Ләкин үзе
куйган сорауларга җавап табу авыр иде аңа.
Нина төрле утлар белән бизәлгән чыршылар янына тукталды.
Рәхәт аларга, Яңа елны көтәләр, тирә-якка матурлык тараталар,
кешеләрне сокландыралар. Чыршылар, биергә әзерләнгән кызлар
сыман, итәкләрен киң итеп җәйгәннәр. Аларга кунган йомшак
карлар, салмак кына искән җил уңаена тирбәлеп, рәхәтлек кичерәләр.
Бу күренеш озакка бармас, көчле җил чыгар да кар бөртекләрен
очыртып алып китәр. Алар кунар өчен яңа урын эзләрләр. Шушы
уйлар ананы Марина белән Миша янына кайтарды. Кая барсыннар
инде ул балалар? Алар бит кар бөртекләре түгел. Нинаның
алсуланган йөзен сыйпап үткән җил дә колагына «яратышалар бит»
дип пышылдый түгелме? Әйе, яратышалар. Марина Мишасына «эх»
дип сүз дә әйттерми. Мишасы да Маринаның күзенә генә карап
тора. Аларны гаепләп тә булмый, алар – башка заман балалары.
Тулай торак салкыннары сәбәп кенәдер. Нина күптән аңлады бит
инде, Маринаның егете белән бергә яшисе килә. Кызын мизгел
эчендә кичерде ул. Рөхсәт сорамады дигән булып, йөрәк парәсенең
тормышын астын өскә китерергә ярамас. Замана балалары дими,
ни диярсең? Нинди киңәш бирергә дә белмәссең бу балаларга. Теге
вакытта Митя кияү күлмәген кимәгәч, Нина ничек елады, кияүгә
чыкмыйм дип тыпырчынды. Әтисе белән әнисе бер авыздан: «Юк
инде, кызым, авыл халкы каршында безне хур итмисең. Баш ярылып,
күз чыкмаган. Митя егетлеген күрсәткән», – диделәр. Язмышына
буйсынды Нина. Начар яшәмәделәр. Менә дигән ике бала табып
үстерделәр. Безнең буын әти-әни сүзе белән йөрде шул. Ким-хур
булмады. Ә балалар? Алар – 21 нче гасыр балалары. Алар үзләренчә
яши. Түзәргә, аларны аңларга, иң мөһиме, яшьләргә бәхет теләргә кирәк. Нинаны позитив уйлары бетмәс-төкәнмәс шатлыкларга
төрде.
Нина кайтып кергәндә, балалары кухняда гөрләшеп чәй эчә иде.
Петя да алар янында, барысының да кәефләре күтәренке.
– Миңа да кайнар чәй яса әле, кызым, өшедем, – диде ул, кухняга
үтеп. Артык сүз кирәкми иде. Ана кеше үзен берни булмагандай
тотты.
Бүлмәсенә кереп яткач та, Мишаның өй эчен яңгыратып көлүләрен,
кызының «Потише, мама спит», – дип егетне кисәтүләрен ишетеп,
елмаеп куйды.
Мишага яхшы мөнәсәбәттә булса да, ул аны үз баласыдай
кабул итә алмас кебек тоелды хатынга. Кем белә, бәлки, гаилә
корып яшәсәләр, киявеннән дә якын кеше булмас. Яңа елга Митя
да кайтырга тиеш. Ул өйдәге яңалыкны ничек кабул итәр? Бергә
яшиселәре килсә, фатирга чыксыннар димәсме? Юк, ул кызын бик
ярата. Андый сүзнең булуы мөмкин түгел дип, үзен тынычландырды
хатын.
Бергә яши башлауга ике атна чамасы вакыт үтеп тә китте. Яңа ел
бусагага ук килеп җиткән, менә керәм дип тора. Балалар әтиләренең
кайтуын көтә. Кыңгырау тавыш бирүгә, әтидер дип, сабый балалардай
ишеккә йөгерәләр.
Кич белән кызы Нинаны ванна бүлмәсенә чакырды. «Нәрсә бар,
кызым?» – диюгә, Марина әнисенә ике сызыклы тест сузды.
– Әни, мин авырга калганмын. Нишләргә инде миңа? – дип,
әнисенең күкрәгенә башын салды.
– Миша беләме соң?
– Юк, әлегә син генә беләсең, – диде кызы.
– Бала бит икегезнеке дә, аңа әйтү кирәк, – диде Нина, ни уйларга
да белмичә.
– Мин бит аны табарга җыенмыйм, – диде Марина.
– Кызым, мин каршы синең бу фикереңә. Бала үтереп, гөнаһка
батарга телисеңме әллә? – дип, яшьле күзләрен яшерде әни кеше.
– Укуны тәмамлыйсым бар бит әле. Ике ел ярым әз вакыт түгел.
Ничек укырмын?
– Мин нәрсә өчен соң, кызым? Бала карамаслык түгел әле.
Ташламабыз, берүк ялгыш адым ясама, – дип, Нина кызын кочты.
– Син эш кешесе бит, әни, синең укучыларың, мәктәбең бар, –
диде Марина.
– Җан биргәнгә җүн бирәм дигән Ходай. Бер җае чыгар. Ул турыда
борчылма. Салкын тидермә, үзеңне сакла, әни булырга әзерлән, – дип
елмайды Нина.
Сөйләшү шулай тәмам булды. Миша авылга, әбисе янына җыена
иде. Зачётлар куелган, имтиханнарга әзерләнергә вакыт җитәрлек. Яңа ел алдыннан әбисе көтә шул инде аны. Һәр ел саен шулай гадәткә
кергән, әбисенең хәлләрен белеп, үзен күрсәтеп килә егет.
– Ерак юлга җыенгансың, әбиеңә бездән сәлам әйт, – диде Нина,
Мишаны озатканда.
Автобуска билет алдан алынган иде. Миша урынына кереп утыруга,
контролёр билетларны тикшереп чыкты. Бераз баргач, егет никтер
төчкерергә тотынды. Кулъяулыгын алырга дип, кесәсенә тыгылуга,
ул анда конверт барлыгын сизде. Конвертны алып, ипләп кенә ачуга,
кәгазь кисәге күренде. Кәгазь дигәне хат икән. Хат бик кыска, берничә
сүздән генә тора иде. «Папа! Мы с мамой тебя очень любим!»
«Марина әтисенә язган», – дип елмаеп куйды егет. «Ялгыш минем
кесәгә салган» дип уйлауга, конверттагы тестны күреп алды.Тестагы
ике сызыкның ни аңлатканын Миша белә. Маринаның алдагы
тестлары бер генә сызыктан тора иде. Миша барысын да аңлады.
Йөрәге шашып тибә, шатлыгы эченә сыймый иде аның.
Егетнең кыюлыгы, тәвәккәллеге ярдәмгә килде. «Әле ярты юл
да үтелмәгән, кире борылырга кирәк» дип уйлады ул. Әбисен
шатландырырга Марина белән бергә кайтырлар. Үринкә әбисенең
хыялы тормышка аша түгелме? Аның бөтен теләге оныкчыгын күреп
калу. Авылга кайткан саен:
– Улым, үзем үстергәч, син миңа үз балам кебек. Мәңгелек йортыма
киткәнче, синең балаңны күрергә насыйп булсын иде, – дип гел әйтә
килде.
Миша беренче тукталышта ук төшеп калды. Озак та үтми, аларның
шәһәренә кайтучы автобус килеп туктады. Миша бәхет диңгезендә
йөзә иде. Ул диңгез яңа яуган кардай саф һәм ап-ак. Көн дә ачылган,
күктән егетнең шатлыгын уртаклашкандай кояш елмая. Мишаның
әле бу кадәр бәхетле булганы, куанганы юк иде. Институтка керү
бәхетеннән соң мондый хисләрне татымаган да иде бугай. Бөтен
бәхетле мизгелләрне Марина белән бергә генә кичерде бит ул. Бүген
егеткә хәтта алар да бик кечкенә булып тоелды. Менә бит шатлыкның
олысы алда көткән! Бүген ул – иң бәхетле кеше! Мариналар йорты
каршындагы чәчәкләр кибетенә кереп, кыз яраткан кызыл розаларны
алды да, чәчәкләр өшемәсен дип, йортка таба йөгерде. «Марина
иркәләнеп урында ятадыр, тормагандыр да әле» дип уйлады. Аңа
рәхәт, җиңел. Ул атлап түгел, очып өченче катка ничек менеп җитүен
дә сизмәде. Маринаның сөенечле хәбәре егетнең иңнәренә канатлар
куйган иде.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Тормышның бер шатлыгы һәм кайгысы .
0
0