8 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
8 гыйнвар 2026 - 17:00
Олуг максатка мәгариф аша килик
Гадәттә, гыйлемгә омтылышның классик үрнәге итеп Ломоносовны күрсәтәләр, имеш, ул җәяүләп башкалага барып җиткән, имеш, бер кереме булмаган килеш, үз көче белән укыган. Соң, җәмәгать, теләсә кайсы татар шәкерте үткән юл бит ул! -
8 гыйнвар 2026 - 15:00
Мин тауларны...
Мин тауларга менә алам әле, Таулар исә миңа менәлми. Мин тауларны тигезли дә алам, Кулга ятыш көрәк эләксә. -
8 гыйнвар 2026 - 13:00
Мөһер (хикәя)
Зәкиләрнең частенә, чигенүче дошман артыннан эзәрлекләп барырга боердылар. Сугышта боерык үтәлергә тиеш. Һәм аларның часте дошманны эзәрлекләп, фашистлар корган капкынга барып кергәнен сизми дә калды. Камаудан чыгарга тырышып, полк барча көчен сарыф итеп бетерде. Ашарга ризык, атарга патрон бетте... -
8 гыйнвар 2026 - 11:00
Синле кыш
Язга кергән төсле керәм быел кышка, Йөрәгемдә тәүге сөю гөле шыта. -
8 гыйнвар 2026 - 09:00
Яшәргә! (повесть)
Искәндәр сискәнеп уянды. Җиденче ярты. Соңгы вакытларда шушы төшне еш күрә. Хәерлегә булсын. Ни өчен икән? Мәчеткә барып хәер бирергә, авылга кайтып, әти-әнисенең каберләрен күреп килергә кирәк. Рәнҗеп ятмыйлар микән? Берәр агач авып, каберләренә төшмәгәнме?