Мин тауларны...
Мин тауларга менә алам әле, Таулар исә миңа менәлми. Мин тауларны тигезли дә алам, Кулга ятыш көрәк эләксә.
Гомер юлы тип-тигездән түгел,
Таулар аша юллар узыла.
Минем эзләр, җыерчыклар булып,
Таулар маңгаена сузыла.
Мин тауларга үзем барып йөрим,
Алар исә миңа юнәлми.
Мин тауларга менә алам әле,
Таулар исә миңа менәлми.
Мин тауларны тигезли дә алам,
Кулга ятыш көрәк эләксә.
Учка алып тауны бәрә-бәрә
Чикләвек тә ватам, кирәксә.
Мин тауларны күчерә дә алам,
Җиңнәремне хәзер сызганам.
Табанымда егылып яткан өчен
Тик кагылмыйм инде, кызганам.
Уйламагыз, әгәр кагылмасам,
Шапырына диеп, иренә.
Алар да бит мәгърур имәннәрдәй
Тамырланган туган җиремә.
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Шапырына Мөнир... (Мөнир Вафин шигыренә пародия) .............. ...Мин тауларга үзем барып йөрим, ..............Алар исә миңа юнәлми. .................Уйламагыз, әгәр кагылмасам, .................Шапырына диеп, иренә.(“ Мин тауларны”...Мөнир Вафин) ........... ...Шапырына да соң Мөнир, ............... күбек кебек кабара... ...............Тау бармагач, Мөхәммәт күк, .................Мөнир дә тауга бара”... .............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0