15 апрель 2025 яңалыклары
-
15 апреля 2025 - 17:00
Геройлар да түлимени?
Нур Әхмәдиевнең бер дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әсәй авылында туып-үсеп, гомере буена күмәк хуҗалык атларын карады, сирәк-мирәк читтә яшәүче туганнарына кунакка барып кайтуларын исәпкә алмаганда, беркая да чыкмады... -
15 апреля 2025 - 16:00
Чагылыш
Син мине белмисең. Тәрәздә Мин – синең чагылыш нибары. -
15 апреля 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (ахыры)
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга? -
15 апреля 2025 - 14:00
Баллы яңгыр
Баллы яңгыр! Баллы яңгыр, сине ничек кенә җыеп калыйм соң?!. -
15 апреля 2025 - 13:00
Текә ярда (хикәя)
«Ә беләсеңме... Син бит озакламый яраткан балаңны югалтачаксың...» Таныш булмаган хатыннан көтмәгәндә мондый сүзләрне ишетеп, Алсу бер мизгелгә тынып калды. -
15 апреля 2025 - 12:00
Йөрәк асларында саклап йөрткән...
Безгә ап-ак бәхет сорап дога кылган, Кирәк чакта укытучы, табиб булган... -
15 апреля 2025 - 11:00
Татар әдәбиятында реализм: Рәфкать Кәрами прозасы
...иҗатлары белән реализмга йөз тоткан, кискен идея-эстетик яңарыш-борылыш юлын түгел, бәлки дәвамлы традицияләрне үстерү юлын сайлаган язучылар иҗатына да чор шаукымы йогынты ясый. Шундыйлар арасында 1960 еллар ахырында татар әдәбиятына килеп, бүгенге көнгә кадәр реалистик язу рәвешенә тугры калган Рәфкать Кәрами – Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы да бар. -
15 апреля 2025 - 10:00
Үз–үземне котлау
Син язасың, ә мин сакта торам, Барысы да әйбәт булачак! -
15 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?..