Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Йөрәк асларында саклап йөрткән...

Безгә ап-ак бәхет сорап дога кылган, Кирәк чакта укытучы, табиб булган...

Йөрәк асларында саклап йөрткән,
Безгә якты дөнья бүләк иткән;
Тәүге адым, безнең тәүге «ы-гы»ларны
Көннәр санап, барысыннан да ныграк көткән;
Безнең өчен төн йокысын жәлләмәгән,
Ару-талу, авыртуны да белмәгән,
Безгә ап-ак бәхет сорап дога кылган,
Кирәк чакта укытучы, табиб булган;
Безнең өчен күпме хыял-теләгеннән
Башын тарткан һәм һич үкенмәгән;
Без китергән борчуларны кабул итеп,
Күрсәтмичә генә эчтән көйгән;
Иң кайнар аш, тәмле чәен куеп,
Безне һәрчак якты өйдә көткән;
Ялгышсак та, безнең яклы була белгән
Газиз кешем, әни бәгърем, ул син икән!

 

Гөлүсә Мортазина

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев