Рабит Батулла автор яңалыклары
-
7 марта 2023 - 13:00
ӘҖЕМ ХАН
...Ә менә сине, олуг хан хәзрәтләре, тәхетеңнән бер ябай гына юлбасар да төшерә ала, йолкыш кына Мәскәү кенәзе дә сине бу тәхетеңнән йолкып ала-ала. -
26 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (ахыры)
"Теләсә кайсы милләт турында аның культурасына, фән һәм техника казанышларына, күренекле лидерларына, сәясәтчеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без – бәхетле милләт" - Минтимер Шәймиев -
25 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең каһарманлыгын киләчәк буыннар бәяләр. Әмма бүген үк икърар итик, егетләр: Татарстанның кайсы җитәкчесе Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә җан өрде? Казанның хәзер ике бөек символы бар: манара очына алтын һилял (яңа туган ай) куелган Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете! Казанга килгән кунаклар да, транспортта узып барган мосафирлар да Сөембикә белән Кол Шәрифкә карамыйча уза алмый. Бу – безнең горурлыгыбыз!.. Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны кайсы җитәкче торгызырга алынды? Бүген Болгарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу – безнең горурлыгыбыз!.. -
24 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
Тәнкыйтьчеләргә, аңа каршы чыккан шәхесләргә Шәймиев үпкә-сапка сакламады, гәрчә үзен «татар җанлы» булмауда гаепләгәннәр аның күңелендә әче юшкын калдырган иде. Үз халкыңнан җан җәрәхәте алу җәһәннәм газабына тиңдер. Без су төбендәге энҗене күреп җиткермәгәнбез шул. Ничек инде Минтимер Шәрип улы Шәймиев, саф татар авылында туып үскән, саф татарча белем алган, татар китапларын укып рухи баеган кеше, татарга каршы гамәл кылсын ди? -
23 декабря 2022 - 15:00
Илбашы (дәвамы)
Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды. Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу – Минтимернең токымы шулай аваз сала иде... -
23 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды. – Әни, дөресме шул? Әнисе сабыр гына: – Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде! Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды. – Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам! -
22 декабря 2022 - 13:00
Илбашы (дәвамы)
"Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп кулыма сукты" - Минтимер Шәймиев -
21 декабря 2022 - 11:00
Илбашы (роман)
Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы – әсәребезнең каһарманы – Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20 гыйнварында дөньяга килә. Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар...