Логотип Казан Утлары
Роман

Илбашы (ахыры)

"Теләсә кайсы милләт турында аның культурасына, фән һәм техника казанышларына, күренекле лидерларына, сәясәтчеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без – бәхетле милләт" - Минтимер Шәймиев

Романның башын монда басып укыгыз.

Җир
(Минтимер Шәймиев фикерләре)
Моннан 2225 еллар чамасы элек яшәгән, исеме тарихта калган татар түрәсе Багатур аксакалларын җыеп әйткән:
– Киңәшегез кирәк, аксакаллар! Күрше патша минем иң яхшы чабышкымны сорый. Биримме аңа дөнья бәһасе торган атымны? – дигән.
– Бирмә! – дигән аксакаллар.
Ләкин Багатур аксакалларның киңәшен тотмаган: күрше хакы – Тәңре хакы, дип, иң яхшы атын биреп җибәргән.
Икенче юлы Багатур түрә, тагын җыен җыеп:
– Күрше патша минем иң сөекле хатынымны сорый, биримме? – дип мөрәҗәгать иткән.
– Бирмә! – дигән аксакаллар.
Ләкин Багатур аларның киңәшен бу юлы да тотмаган: күрше хакы – Тәңре хакы, дип, иң гүзәл хатынын күршесенә биргән.
Өченче юлы да Багатур сораган:
– Анау анда үлән дә үсми торган коры җиребезне сорый күрше патшасы, биримме? – дигән.
– Бир! Ул – кысыр җир! – дигән аксакаллар.
– Күрше хакына ат та бирергә була, хатынны да бүләк итәргә була, ә менә җирне, туган туфракны читләргә бирү – иң зур җинаять! – дип, Багатур түрә сүзен өзә һәм җирне ятларга бирергә киңәш иткән бөтен аксакалларның башын чаптыра.
Эдуард Паркер, «Тысяча лет из истории татар»


● Без әтиләребез, бабаларыбызның бабалары васыятен беркайчан да онытмаска тиеш: җир – иң кадерле бүләк, аңа Аллаһы Тәгаләнең тиңсез бүләге дип карарга кирәк. Мин болай дим: җир ул – кешелек дөньясының әхлакый башлангычы.
● Мин кечкенә чагымнан ук җирне кайчан һәм ничек сөрергә, нинди көннәрдә чәчә башларга кирәген билгеләргә өйрәндем, басулар исе һәм үз сиземләвем буенча, арышны, бодайны кайчан ура башларга кирәклеген билгели беләм.
● Бүген республикада авыл кешеләренең кәефе шәһәрдә яшәүчеләрнекенә караганда яхшырак. Чөнки хәзер Татарстанны йөз процентка газлаштыру төгәлләнеп килә, быел һәр авыл йортында газ булачак... Шуның нәтиҗәсе буларак, кешеләр авылдан күчеп китми.
● Быел уңыш ничек булыр икән, дип, мин гомерем буе борчыла килдем. Мин бу уйларымнан һич аерыла алмыйм. Авыл хуҗалыгын – җирне яратканыма күрә, кайчакларда мине «колхозник-сельхозник» дип тә аташтыргалыйлар. Һәм бу сүз гаепләү буларак та яңгырый. Кимсетергә тырышуларымы икән? Ә мин шуның белән гел горурланам. Һәрбер кешегә дә бераз колхозник булып карау бер дә комачау итмәс иде. Шул чагында алар тормышны тирәнрәк аңлар иде.

Әлбәттә, җир-туфрак белән язмышы бәйләнмәгәннәр гаепле түгел. Гомумән алганда, алар – тормышның кызыклы ягыннан мәхрүм калган кешеләр.
● Ельцин колхозларны бетерү турында фәрман чыгарды. Ул җирне- туфракны һәм колхозларның хәлен аңлап бетерми иде. Җирнең чын хуҗаларын – кулакларны җирдән мәхрүм итү һәм аларны каторгага сөрү, утызынчы елларда күмәк хуҗалыклар оештыру иң олы ялгышларның берсе булды, ләкин бүген күмәк хуҗалыкларны җимерү авыл хуҗалыгына тагын да хәтәррәк зыян салды. Без колхозларны саклап калдык һәм оттык.
● Күмәк хуҗалык җирләрен фермерларга тараттык ди, ә ул җирне ни белән эшкәртәсең? Техника юк, ягулык юк, чәчүлек орлык юк. НЭП барып чыкмады. ● Безнең инвесторларның барысы да үзебезнеке, үз кешең беркайчан да
туган туфрагына хыянәт итмәс.
● Мин үзем – авыл баласы. Әтием гомер буе колхоз рәисе булып эшләде.
Ихластан әйтәм, мин һәрвакыт җирдә хуҗа булырга, үз хуҗалыгымны корып мөстәкыйль эш итәргә хыялландым. Шуңа күрә һич риясыз әйтәм: авылның киләчәге – фермерлыкны үстерүдә, җирне шәхси милек итүдә.
● Бездә – Татарстанда эшкәртелмәгән бер генә гектар җир дә юк... Без елына уртача 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алабыз. Миллион тонна орлык маяда кала... Без саф сөтнең сигез процентын Россиягә бирә барабыз.
● Мин – авыл җирендә туып үскән кеше, ә бүген Татарстан Республикасы Конституциясе гаранты сыйфатында, авыл кешесенең мәңгелек хыялын – үз җиренең чын хуҗасы булуны тормышка ашыру өчен, бар көчемне куярмын.
● Бүген икътисад әйбәт бара, шөкер, әгәр иртәгә кризис башланса? Ә җир – ул мәңгелек байлык, мәңгелек кыйммәт.
● Илне туендырган кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел.
● Бүгенге авыл ике юнәлештә эшли. Инвесторлар алагаем олы-олы фермалар сала. Шул ук вакытта хөкүмәтебез вак фермаларны, шәхси хуҗалыкларны да хуплый. Әллә соң бездә авыл хуҗалыгы товарларына кытлыкмы? Юк, әлбәттә, Татарстанда кытлык юк, шөкер. Вак фермалар, хосусый хуҗалыклар һәм олы фермалар алар икесе ике ысул белән эшли. Шәхси каралты-кура, мал-туар ул – кешенең үз дөньясы. Балалары шәһәргә китеп урнашкан, ата-анасын шәһәрдә яшәргә чакыра, ләкин ата-ана төп нигезне ташлап калага күченергә теләми. Кала тормышына караганда, авыл тормышы авыррак бит югыйсә.
● Эре аграр комплекс нәрсә ул? Бу – чиста икътисад, саф бизнес- малтабарлык. Малтабар башта сәрмаясын (төп капиталын) сала һәм шул сәрмаядан табыш алырга тырыша.
● Авылда туган, авылда гомере буе яшәгән кешене тамырыннан каерып алып китеп булмый. Ул мал-туарын, кош-кортларын карый, үзенә шөгыль таба. Гомере буе эшләгән кешене шәһәрдә озак тотып булмый. Аның җаны- тәне авылын сагыначак.
● Авылда әхлакый мохит бар. Юк, калада әхлаксызлар яши икән, дигән нәтиҗә чыгармагыз. Анда да, монда да төрлесе бар. Авыл кешесе – җир кешесе, аның элек имана җире булган, ул шуңа ябышып яткан. Бүген исә аның каралты-курасы, мал-туары бар. Ул аның үзенеке, хосусый милке, шәхси маллары. Күмәк хуҗалык – барыбер кешенең үз малы түгел.
● Җир-туфрак өчен сугышканнар. Җир – иң кадерле мал.
● Һәр дәүләтнең үз җире булган, ул шул җир өчен көрәшә. Бер карыш туфрагын бирмәс өчен, ул кан коярга риза. Әмма ул җир эшләргә тиеш. Сөрү 
җирләре кешеләрне туендырырга, киендерергә тиеш. Җир ул – алыштырылмас валюта. Татарстандагы барлык җир дә эшкәртелә, бу – республика халкының яшәү чыганагы.
● Авыл – иҗтимагый-әхлакый нигез.
● Авыл яңадан крепостное право ысулына әйләнеп кайтмасмы?

Советлар вакытында чын җир хуҗасын – крестьянны җирдән
биздерделәр, күмәк хуҗалыклар аны җирдән биздерүнең башлангычы иде. Күмәк хуҗалыклар тора-бара ярыйсы гына нәтиҗәләр бирә башлады, инде күмәк хуҗалык системасы ныгыды дигәндә генә, аларны тараттылар, җирне шәхси кулларга биреп карадылар, ике-өч буын җирдән биздерелгәч, җирне алырга риза булучылар юк дәрәҗәсендә иде.
Татарстанда дистәләгән-дистәләгән авыл мәктәпләре ябылды. Мәктәп булмаса, авыл да бетәчәк, мәктәп бетсә, ана телебез дә бетәчәк. Ана теле бетсә, татар халкы, милләт булудан туктап, әби-бабасын, ата-анасын, тарихын танымаган маңкортлар өере генә булып калмасмы?

 

Сәяси сәхнә
(Минтимер Шәймиев фикерләре)
● Дәүләтебезнең мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, без дөрес эшләдек.
● Суверенитетны без йөрәк аша кичердек. Ул – республиканың казанышы, киләчәгебез дә шуңа бәйләнгән.
● Республика баштан ук бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең цивилизацияле юлын сайлады. Әмма безнең инициативага җавап итеп, федераль хакимиятнең барлык структуралары да референдум үткәрүгә каршы төште. Республика ватандашларын ни сәбәпле һәм нинди нигездә үз ихтыярын белдерү хокукыннан мәхрүм итәргә тырышуларын аңлау кыен иде.
● Ельцин 1990 елда ук: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз», – диде. Без моны җитди кабул иттек. Бүген Борис Николаевичны, әлеге гыйбарәсе өчен, күпләр көчсезлектә гаепләргә маташа. Иманым камил: Россиянең беренче Президентының көче нәкъ менә шунда иде. Субъектларга хокук һәм ирекләр бирү аркылы гына, империядән ирекле, чын федерациягә күчәргә мөмкин. Бүген бөтен Европа субсидарлык, ягъни хакимиятнең түбәндәге органнарына мөмкин кадәр күбрәк вәкаләтләр бирү принцибына таянып эш итә.
● Без төп кыйммәтләре түземлелек һәм телләр, культуралар, конфессияләр тигезлеген саклау булган гражданлык җәмгыятенә нигез салдык.
● Россиянең, үзенә хас Евразия рухын икенчел факторга санап, башкаларны читкә какмавы кирәк. Ул үз-үзе булып калырга, ягъни үзенә төрле мәнфәгатьләре һәм мәдәниятләре, төбәкләре һәм диннәре белән бай, куәтле держава булу мөмкинлеге бирергә тиеш.
● Мин инанамын ки: аерым бер чорда, хакимияттә урыны ныгыганнан соң, Президент Путин алдына децентрализация һәм чын федерация төзү мәсьәләсе килеп басачак.
● Сәясәтче булмасам, мин җир кешесе булыр идем.
● СССР оборона министры, КГБ рәисе СССРның таркалуына каршы иде, алар Горбачёвка СССРны таркатмаска киңәш итте. Ләкин Горбачёв тәртәгә типте, һәм Советлар Союзы җимерелеп төште. Ельцин теше-тырнагы белән
Союзны таркатмаска тырышыр, һәм ул Союзны беркемгә дә беркайчан да бирмәс иде.
● Ельцин белән авылларда, шәһәрләрдә йөрдек, халык шыгрым тулы, ирек сорыйлар. Шуннан соң Казанга кайткач, ул әйтте: «Берите суверенитет столько, сколько сможете проглотить», – диде.
● СССР Конституциясенең 127 нче маддәсе, 4 нче пункты нигезендә, Татарстан Федерация Советына тулы хокуклы әгъза булып керергә тиеш иде.
● Югары хакимият төбәкләрнең үзенчәлекләренә яраклашырга тиеш.
● Без судларның эшен тикшереп торырга тиеш түгел. Аңлагыз, бу – минем катгыян фикерем, ышанычым. Әгәр дә бәйсез судлар юк икән, бездә беркайчан да демократия булмаячак.
● Мәйданга чыккач, син чын татар түгел, дип, халык мине тәнкыйтьли башлады. Мин моңа бик нык рәнҗегән идем.
● Заманча мәмләкәттә дин нигезен саклап калуда Төркиянең зур тәҗрибәсе бар. Шул җәһәттән дә алар безне кызыксындыра. Аларда дин белеме бирү өлкәсендә гасырлар буе ныгыган система бар.
● Рус теленә минем исемем «Я – железный» дип тәрҗемә ителә. Ә кайберәүләр мәйданга «Син тимер түгел, син камыр, ә менә Җәүһәр Дудаев – тимер!» дигән язу күтәреп чыккан иде... Ул, генерал буларак, үзенә чигенергә юл калдырмады. Ул уптым илаһи бөтен юлларны да ябып бетерде. Ул моңа (тулы мөстәкыйльлеккә. – Р.Б.) ирешүнең тормышка ашмасын алдан ук белергә тиеш иде.
● Арттырырга, күпертергә кирәк түгел. Нинди пантюркизм тагын?.. Биология дәресләре аша, җитмәсә, инглиз телендә, пантюркизм идеяләрен кертү... Көлке бит бу!
● Чарабыз калмагач, без сәясәтче булып китәбез.
● Федераль структураларда шундый сәясәтчеләр бар ки, алар «бүлгәлә дә чәйнәп йот» принцибында гына эш йөртә.
● Рас Россиядә туганбыз икән, димәк, без туганнан бирле коралланырга дучарбыз. Бу – безнең тәкъдиребез.
● Россиянең куәте – нәкъ менә төбәкләрнең көчендә һәм мөстәкыйльлегендә. Дәүләт тотрыклылыгының нигезе – төрлелектә, ә барысын да бер туры сызгыч белән тигезләүдә түгел.
● Татарстанның статусын саклау ул – Россиянең федерализмын саклау.
● Хөкемдар (судья) вазифасын үтәр өчен, пәйгамбәр кебек кеше кирәк, ә без андый кешене каян алыйк?

 

Тарих, ана теле, милләт вә дин
(Минтимер Шәймиев фикерләре)
● Тарихны шомартып күрсәтүнең хаҗәте юк. Теләсә нинди чорда, теләсә нинди халыкта рәхимсезлекне дә, игелекне, күтәрелешне дә, түбәнлекне дә табып була. Бүген исә тарихта башканы – кеше акылы ирешкән казанышларны, сәүдә элемтәләрен, культураларның бер-берсен баетуын күрү мөһим.
● У нас у всех должна быть уверенность, что мы на верном пути и что язык свой спасём. Традиции сохраняются, но без языка – это фольклор для праздничных концертов. Правда, у меня есть определённая надеҗда, что возроҗдение религии даст какой-то импульс для сохранения языка.

● Теләсә кайсы милләт турында аның культурасына, фән һәм техника казанышларына, күренекле лидерларына, сәясәтчеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без – бәхетле милләт.
● Нельзя пренебрегать спецификой кряшен или других граждан татар, но было бы ошибкой любую особенность и тем более религиозные различия возводить в принцип, разделяющий нацию.
● У нас же была такая идеология, что связана с монголо-татарами. Во всех учебниках такая вражда, такая ненависть к татарам. К счастью, из русских учёных, что это так важно, из русских учёных осмысливают и лучше освещают историю более справедливо.
● Мин – татарларның гына Президенты түгел, ә күпмилләтле Татарстан Президенты.
● Допустим, есть две равнозначные кандидатуры, но один из них знает русский и татарский, а другой – только русский. Кого бы вы назначили?
● Есть прекрасный братский башкирский народ. У нас языковая разница между татарами и мишарами, пожалуй, не меньше, чем между татарами и башкирами.
● Әгәр бөтен халык та «рус» булып язылса, «Россия – для русских» дигән шигарьне кая куярсыз?
● Кешеләргә исламның асылы турында дөреслекне җиткерү, аны тыныч, толерант, чор куйган сорауларга уңай җавап таба белүче заманча дин буларак таныту – безнең бурычыбыз.
● Диннәрне маңгайга-маңгай чәкәштерү, бөтен халыкларны мөселманнарга каршы котырту террорчыларның төп максатларыннан берсе булып тора. Без бу котыртуларга, бу шантажга бирелергә тиеш түгел.
● Ислам түгел, ә бәлки наданлык дөньяны шартлата һәм аны куркыныч хәлгә куя. Тома наданлык белән бары тик белем-хәбәрдарлык ярдәмендә генә көрәшеп була.

 

Ак мәчет
Болгар язмышы Минтимернең зиһенен тулысы белән биләгән иде.
Илбашы вазифасыннан китәр алдыннан ук инде, аның уйлары әледән-әле Болгар, Биләр, Зөя калалары тирәсендә бөтерелә башлады.
Изге Болгар җире татар халкының үзенә күрә мәгънәви кыйбласы була килде. Патша заманнарында да, Совет хакимияте вакытында да мөселманнар һәр җәйне шушында намаз укырга җыела торган иде. Ураза, Корбан гаете кыш көненә туры килгән чакларда да, әрвахлар өчен дога кылырга, борынгы бабаларыбыз рухына Коръән чыгарга алар изге Болгарга бара иде.
Йөзләгән манаралы Болгар кәрвансарайлары, җәмигъ мәчетләре, җәмәгать мунчалары, ташпулатлары, төрбәләре булган гүзәл шәһәрдән ике-өч манара басып калган, ләкин халык шушы хәрабәләргә дә эзен суытмый, шушы хәрабәләрне зиярәт итә иде. Мондагы һәр манара, һәр ташпулат калдыклары, хәтта кирпеч ватыклары да изге, кадерле безгә.
965 елда рус кенәзе Святослав Болгарны җимереп, халкын талап китә. 1391, 1395 елларда Аксак Тимер Болгарны нигезенәчә җимереп, халкын кырып, исән калганнарының күбесен коллыкка сата. 1431 елда, рус кенәзе Чуар Василий явыннан соң, Бөек Болгар чынлыкта яшәүдән туктый. Әмма ул татар күңелендә үлем җәрәхәте алган баһадирдай яши бирә. 1722 елда Пётр I, Идел буйлап Персия явына барганда, Болгар шәһәренең исән калган җитмеш манарасын саный. Әби патша Бөек Болгарны зиярәт иткәндә, манаралар саны егерме алтыга кимеп, кырык дүрте генә торып калган була. Күрше-тирәләргә күчереп утыртылган христианнар, манараларны сүтеп, чиркәү төзи. Бүген инде без анда бер-берсеннән шактый ерак урнашкан ике-өч манара гына күрәбез.
Аксак Тимернең Болгарны харап иткәненә 600 ел тулган көнне, 1995 елның 20 февралендә, Россия Президенты Борис Ельцин Указы нигезендә, Бөек Болгар шәһәре – тарихи-архитектура музей-тыюлыгы – федераль әһәмияткә ия объектлар исемлегенә кертелде.
Менә шуннан башланды инде Бөек Болгарны тернәкләндерү эшләре. Бу изге эшнең башында, әлбәттә, Илбашыбыз Минтимер Шәймиев торды.
Казан Кирмәне, Болгар хәрабәләре арасында сакланып калган манаралар, төрбәләр белән Зөя каласындагы иске чиркәүләр үзләренең тарихи кыйммәте җәһәтеннән Татарстанда да, Россия Федерациясендә дә аерым урын тота.
Бөек Болгар могҗизалы рәвештә яңадан терелде. Изге җирдә, бабаларыбыз кабере өстендә үскән кылганнар урынында Болгарның рухы калкып чыкты.
1998 елда Минтимер Шәймиев бу объектларны ЮНЕСКО исемлегенә теркәтү хәстәрен күрә башлады.
– Борынгы бабаларыбыз кулы белән төзелеп, могҗиза белән сакланып калган шушы аз гына ядкярләребезне, шул исәптән, ХIII гасырда төзелгән Хан сарае хәрабәләрен дә киләчәккә җиткерәсебез килде! – диде Минтимер Шәймиев. – Шуңа күрә аның өстенә саклагыч корылма төзеп кую фикере туды. Шунысы куанычлы: безнең табигать шартларында бу корылманың зарурлыгы ИКОМОСның тәҗрибәле белгечләре тарафыннан танылды.
Мәгълүм ки, борынгы Болгарда мәчетләр күп булган. Иң әһәмиятлесе, ХII-ХIII гасырларда төзелгән Җәмигъ мәчете, кызганыч ки, хәрабә хәлендә генә сакланып калган. Аның Олы манарасы, Кече манара белән Төрбәсе бүгенге көндә Болгарның иң төп борынгы ядкярләре булып тора. Аларны күреп, борынгы диварларына орынып дога кылыр өчен, бөтен дөньядан күп санлы мөселманнар килә. Һәм, әлбәттә, шушы ике манара иң беренче чиратта яңартылды.
Әмма, Җәмигъ мәчетенең ачык һавада урнашканын исәпкә алып, Болгарга килүче күпсанлы мөселманнарга уңай булсын өчен, елның теләсә кайсы фасылында, теләсә нинди һава торышында дога кылырга, намаз укырга мөмкинлек бирүче яңа мәчет төзү кирәклеге турында фикеребез ныгыды.
Ләкин экспертлар иске биналар сакланып калган борынгы тарихи җирлектә яңа биналар кору ЮНЕСКО тарафыннан тыелганлыгы турында әйтте. Сука ташка терәлде! Инде нишләргә дип торганда, җае табылды: без, яңа мәчетне тарихи шәһәрлектән читтәрәк корып куярга кирәк, дип, үз тәкъдимебезне җиткердек.
Ике ел буена сузылган бимазалар, кәгазь-документлар әзерләү, хокук белгечләре белән бәхәсләр нәтиҗәсез калмады.
Шулай итеп, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп, тарихи шәһәрлектән читтә мәһабәт Ак мәчет калкып чыкты. Ул – бөтендөнья ислам архитектурасы үрнәкләренең җыелма образы.
Шәһре Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде – татар халкының чын тарихы дөнья күләмендә танылды. Татар-монгол ярлыгы тагучыларга көн 
бетте! Моның белән килешмәүчеләр үз фаразларын ЮНЕСКО каршында исбат итәргә тиеш хәзер.
Бөек Болгарда яңадан торгызылган Ак мәчет – ул изге җиребезнең йөзек кашы, архитектурасы ягыннан бердәнбер, нур чәчеп торучы, кабатланмас һәйкәл.
Без борынгы шәһәрне торгызабыз икән, аның рухи тирәлеген дә тергезергә тиешбез. Ислам динен кабул икән урында мөселманнар өчен иң мөкатдәс һәм иң кадерле нәрсә – Изге Коръән куелмаса, дөрес булмас иде. Шул рәвешле, Болгарга дөньядагы иң зур басма Коръән кайтарылды, ул Х гасырда гарәпләрдән кабул итеп алынган Коръәнне гәүдәләндерә.
...Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертергәме, юкмы, дип, төрле илләрдән килгән экспертлар хәрабәләрне карап йөргәндә булды бу хәл.
Кайбер экспертлар, Минтимер Шәймиевнең шушында яңа мәчет корырга теләвен белгәч:
– Нигә кирәк бу мәчет? – диде. – Ул иске биналар арасында аерылып торачак һәм Болгар каласының борынгылыгын бозачак, аңа ямау булып кына күренәчәк!
Бу – өйлә намазы җиткән вакыт иде. Шулчак Шәймиев кинәт әйтеп куйды: – Әфәнделәр, кунаклар, әйдәгез, өйлә намазын укып алыйк! – диде. Кунаклар да, экспертлар да аптырап калды:
– Ә кайда укырга өйлә намазын?
– Менә күрдегезме инде! – диде Шәймиев. – Намаз укырга мәчет кирәк!
Килгән кунакларның, экспертларның күбесе мөселман илләреннән иде, алар әйтте:
– Әйе, намаз укыр өчен, монда яңа мәчет кирәк икән шул! – диде.
Өйлә намазын хәрабәләр өстендә укыдылар...
Кыш көне ап-ак кар яугач, Ак мәчет аеруча гүзәл күренә. Аяк астында –
зәңгәрсу ак кар, зәңгәр күктә асылташлар җем-җем итә, Ак мәчетнең барлык тәрәзәләрендә дә яп-якты ут балкый. Чыннан да, кар илендәге бу могҗизаны күргәч, Болгарны зиярәт итүчеләр соклануларын яшерә алмый.
 Машалла!

 

Холык
Үземә һәм туганнарыма карата чиксез игелекләре өчен тирән ихтирамым һәм олы рәхмәтем авылдашларыма барып җитсен, әткәй белән әнкәй рухына дога булып ирешсен иде.
Минтимер Шәймиев
Президентлыкны үзенең шәкерте Рөстәм Миңнехановка тапшырып киткәч, Минтимер Шәймиевнең абруе кимедеме?
Юк! Татарстан халкы алдында да, Россия, чит ил җитәкчеләре каршында да аның абруе элеккечә югары калды.
Минтимер Шәрип улы – балигъ булганнан бирле гел уңыш казанган, гел эше уңа торган, беркайчан да эш урыныннан алынмаган, гел үсә генә барган бәхетле кеше.
● 1941 ел. Миңа дүрт яшь. Хәтергә уелып калган беренче вакыйга – әткәйне сугышка озату. Әти инде ул вакытта ук колхоз рәисе иде. Кояшлы көн, әти һәм 
тагын берничә кеше тарантаста утыра, атлар аларны Әнәк һәм безнең авыл янәшәсендә үк урнашкан район үзәге Пучы урамнары буйлап җилдертә. Алар, җырлый-җырлый, авыл белән хушлаша. Әти мине алдына утыртып, кулыма гармун тоттырды. Күрәсең, башка уйнар кеше булмагандыр. Алар җырлый, ә мин, берни аңламыйча һәм уйный да белмәгән килеш (дүрт яшьтә каян килеп гармун уйный белү ди инде!), гармун төймәләренә басарга маташам, көч-хәл белән күреген тартам. Әле үземчә җырларына «иярергә» тырышам...
● Гомер буена тынычлык бирми торган сораулар бар. Мәсәлән, югары математикадагы чиксез кечкенә һәм чиксез олы зурлыклар. Фән көннән-көн алга бара. Без укыганда, әүвәл молекула, молекуладан атомнар китә иде. Ә хәзер атомның өлешләрен өйрәнәләр: һәрбер өлеш бүленә дә бүленә, бүленә дә бүленә. Һәр бүленгәненең үз орбитасы, үз энергиясе бар, бүленеш процессы чиксез бара. Моның чиге бар, дип, бүген беркем дә әйтә алмый. Биниһая нәни чиксезлек нольгә омтыла, әмма ул барыбер ноль түгел. Менә шуннан соң инде уйлана башлыйсың. Моның чиге булмагач, фән аны танып бетерә алырмы, юкмы? Кеше үзеннән-үзе җавап эзли. Ә җавап табылмый, бары тик ышанырга гына кала.
● Китап уку дигәннән... Тормыш ничек кенә авыр булмасын, ун ел буе татар мәктәбендә уку бездә ана телебезгә, татар китабына гомерлек мәхәббәт уятты. Мин моны олы бәхет дип саныйм. Дөрес, аның авырлыклары да булды. Чөнки ун классны татарча укып тәмамлап, Казанга килеп, имтиханнарны рус телендә тапшырырга кирәк иде. Монда тагын язмыш төшенчәсе килеп баса... Нинди яхшы укыган егетләр бар иде! Күбесе, институтка керә алмыйча, кире кайтып китте. Саф татарча укып, башкалага килеп, рус теленнән имтихан бирдек, инша яздык. Менә нинди дискриминацияләр аша уздык. Татар телен, ана телен онытырга тырышу омтылышы интеллигенция арасында да бар иде. Мин моны институтка керү имтиханнарын биргәндә күзәттем. Татар милләтеннән булган кайбер укытучылар, безнең белемебез барлыгын күрә торып, рус телен начар белгән өчен газаплый иде. Менә шундый язмыш. Халкыбыз язмышы. Яшь чакларда укыганнар хәтердән дә, күңелдән дә китми. Ә элек бик күп укыла иде. Мин үзем укырга нык ярата идем. Иң четереклесе – өйдәгеләрнең, керосинны бетерәсең, дип тиргәүләре иде. Укыр өчен, мин башка әйбер уйлап таптым. Яңа күренә башлаган радиоалгычлар зур батареялар белән эшли иде. Мин аларны өч ваттлы лампочкага тоташтырдым да, укыр өчен үземә яктылык булдырдым. Әнкәй мәрхүмә сөенә иде: «И булдырасың, улым, керәчинне саклыйсың», – дип. Төне буе укыйм да, иртән батареяларны үз урынына куям. Берникадәр вакыт узгач, әткәй, ник бу радио сөйләми башлады соң әле, дип аптырады. Әле күптән түгел генә шатлана-шатлана алып кайткан иде югыйсә. Мин эндәшмәдем инде...
● Әгәр дә мин бу яки теге эшнең яхшылыгына инанам икән, ул эшне, бар күңелемне биреп, азагына чаклы башкарам. Юк икән, мин ул эшкә алынмыйм. Һәр очракта да мин хаклымы – әйтүе кыен, ләкин мин үземнең хаклыгыма бик нык ышанган булырга тиеш, башкаларны ышандырыр өчен.
● Мәсьәлә югалтуларсыз гына хәл ителә икән, һәркемгә дә проблема булмаган да кебек күренә.
● Әйдәп баручы төп предприятиеләр Татарстан милке булып калды.
● Президент үзе дә, шулай ук иң югары вазифада утыручы Президент атамасы да халыкка бик ошый!
● Миңа Татарстанда яшәве бик тә рәхәт, халык миңа терәк булып тора.

● Ихтимал, мин инде Президент булып эшли алмыймдыр. Мин әштер-өштер генә эшләргә күнекмәгән.
● Балалар – оттырышсыз вариант. Сабыйларның йөзендә барысы да күренә. Әгәр сабый кәефсез чыраен синнән читкә борып сүзсез торса, димәк, гаиләсендә минем турыда ата-анасы начар сөйли. Әгәр дә алар сиңа елмайса, кулларын сузса, димәк, гаиләдә сиңа ышаныч бар дигән сүз.
● Нервларың какшау булса, син властька үрмәләмә.
● Гомумән, намус – бөек сүз. Үзенең намусын саклап-яклап калыр өчен, кешеләр ниләр генә эшләми.
● Тормышта миңа гел вакыт җитмәде. Мин гомерем буе вакыт кытлыгы кичердем.
● Тормыш бездән зирәгрәк.
● Мин, астымдагы урындык какшар дип, беркайчан да курыкмадым.
● Менә хәзер, үткән юлны анализлаганда, мин шундый нәтиҗәгә киләм:
ничек кенә гаҗәп булмасын, безнең бер генә зур ялгыш та кылмаска акылыбыз җитте.

 

Минтимер Шәймиев турында
Хәдичә Әхмәдуллина (Миңкәйнең беренче укытучысы). Минтимернең шигырь сөйләве яхшы чыга, бик матур итеп сөйли иде. Биюе дә бик матур иде. Ул концертлар да алып бара торган иде.
Владимир Путин (РФПрезиденты).Шәймиев–яңацивилизацияле Россиягә нигез салучыларның берсе.
Борис Ельцин (первый Президент РФ). Какую он оказал помощь и поддержку, когда решался национальный вопрос! Когда мы были на границе национальной розни в России. Ведь мы с ним договорились, и сразу все республики это поддержали и подхватили.
Коитиро Мацуура(ГенеральныйдиректорЮНЕСКО).Уникальность Казани, на мой взгляд, в мирном альянсе представителей более 100 национальностей, и этот факт достоин подражания. Президент Минтимер Шаймиев может гордиться тем, что достигнуто в Татарстане в сфере национальной политики. В этом отношении республика может стать примером гармонии для всего мира.
Туфан Миңнуллин (язучы). Гади татар авылында туып үскән малайдан Илбашы дәрәҗәсенә күтәрелү өчен, гаҗәп зирәк акыллы, мәгънәле һәм тагын бик күп асыл сыйфатларга ия булырга кирәктер. Ә бит бәйләнеп куелган дәүләтнең Президенты булу бәйсез дәүләт башлыгы булудан күпкә авыррак.
Сергей Кашанов (историк). Есть сильные ребята, а вот этих губернаторов-тяжеловесов язык не поворачивается назвать отцами, а вот Минтимер Шаймиев – отец народов!
Л е в Г у щ и н (журналист). Ельцин выгнал всех приближённых, но Шаймиева не трогал. Он чувствовал Шаймиева равным себе.
Рамазан Абдулатипов (политик). Никогда Шаймиев так вопрос не ставил: отделиться от России. Как мой друг Газеев сказал, он проводил в жизнь скрытый федерализм. Как ни парадоксально, именно в эти годы Шаймиев спас Россию.
Евгений Фёдоров (депутат Госдумы). Шаймиев рисковал. Но его твёрдая позиция помогла сохранить Россию. Шаймиев – человек, оценить которого Российское государство должно будет на высочайшем уровне.
Александр Славутский (режиссёр). Шаймиев в душе художник, по должности – политик!
Александр Венгеровский (политик).МинтимерШаймиев–элита нации!
Андрей Караулов(тележурналист).Шаймиевсоздалполитическую, нравственно-политическую школу России.
Владимир Жириновский (депутат Госдумы). Шаймиев? Да он не пикнет, когда я стану Президентом России и вместо республик у нас будет пятнадцать губерний!
Фоат Галимуллин (галим). Кеше батырлыкка гомере буе килә, диләр. Әгәр дә ул гомере буе батырлык кылып яшәсә, бу очракта аны батырларның батыры дип атарга мөмкиндер. Минтимер Шәрипович инде ничә еллар буе күкрәген хәтәр җилләргә каршы куеп бара, иң мөһиме, алардан өстен чыга килә, чөнки ул үзенә ышанган халыкның йөрәк тибешен сизгер тоя. Бу олуг шәхеснең акыл һәм ихтыяр көченең чыганагы шунда.
Роберт Миңнуллин (шагыйрь).
Син һәрвакыт халкың белән булдың,
Тора белдең әйткән сүзеңдә.

Татарларны күккә күтәрдең син,

Күтәрелдең бергә үзең дә.
Моннан соң да булыр микән татар

Милләтләрнең данлы, санлысы?!

Син булдырдың! Татарларыбызның

Үзләреннән тора анысы.
Рәдиф Гаташ (шагыйрь).
Илбашыбыз юлы инде – Иранга!
Җаны тартып, кагылырмы Ширазга?

Ул Хәйямнәр, Хафизлар илендә:

Шагыйрь булып кайтып килә Казанга.
Иван Родин, Ульяна Махкамова (журналисты).Праздничные дни России завершились резкими политическими высказываниями одного из лидеров партии «Единая Россия», Президента Татарстана Минтимера Шаймиева. Он высказался против нынешного порядка назначения глав регионов. Но если с ним Шаймиев ещё согласен как временной мерой, то право Президента России и распускать парламент субъектов РФ региональный руководитель считает неприемлемым, глава Татарстана предупредил об опасности великорусского шовинизма и навязывания православия, что в дни России прозвучало особенно громко.
Николай Сванидзе (тележурналист). Минтимер Шаймиев – человек, который пользуется моим огромным уважением, всегда пользовался и продолжает, независимо от того, будет ли он Президентом Татарстана, не будет ли. Просто как человек. Я считаю, что он по- настоящему масштабная личность. Причём не просто масштабная, а позитивная. Потому что бывают масштабные мерзавцы, и тьму мы их знаем и в истории и не только. А Минтимер Шаймиев масштабен, но при этом с большим знаком «плюс»... Я думаю, что, если Шаймиев вот такой, какой он есть, был не Шаймиев Минтимер Шарипович, а там Сидоров

Пётр Кузьмич, условно говоря, уже давно всерьёз рассматривался бы на пост Президента России. Потому что по своему личностному масштабу, конечно, несомненно, годится. Несомненно!
Рузия Гыйльманшина (икътисадчы). Башка берни кылмаса да, бер Кол Шәриф мәчетен генә корып куйган булса да, Минтимер Шәймиевнең исеме мәңгегә тарихта калачак.
Сәкинә Шәймиева.Шәһәрдәяшәүчеләрнеңкүбесебутурыдабелми. Минтимер, эшчеләр яши торган пүчинкәләрне яхшырту эшендә башлап йөргәне өчен, каты шелтә алган иде. Имеш, Шәймиев төзелеш материалларын әрәм-шәрәм иткән, сметадан артык акча тоткан... Әгәр дә төп-төгәл сметага гына карап эш йөртсәң һәм фондларның өстән төшерелүен көтеп ятсаң, бу бистәләр әле дә төзелеп бетмәгән булыр иде.
Мөхәммәт Мирза (шагыйрь).
Мең елга бер пәйгамбәр килде

Ихтыяры белән бер Хакның.

Нуры бөтен җиһанга иңде,

Туры юлга чакырып халкын.

Иманы нык, акылы камил;

Мәгыйшәткә тотып кыйбласын,

Эше белән күтәрә халкын,

Раббысына кылып догасын!
 

Соңгы сүз түгел

Ихтимал, аның ялгышлары да булгандыр, эшләп бетермәгән эшләре дә бардыр, бер адәми зат та хатадан хали түгел. Ләкин халык Минтимер Шәймиевнең игелекләрен һич онытмас!
Кешенең кылган миһербанлы гамәлләре бу дөньяда калыр, һәм алар башкаларны инсанияткә игелек кылырга өндәр.
Адәм балалары! Кешеләргә игелек кылырга ашыгыгыз!
Аллаһы Тәгалә Минтимер Шәймиевкә, Сәкинә ханымга озын гомер, халкыбыз өчен тагын да күп игелекләр кылырга насыйп әйләсен! Амин!
Актаныш төбәгенең Әнәк авылында туып үскән Чаптын Шәймөхәммәтенең оныгы Миңкәй – Минтимер Шәрип улы Шәймиев ничек итеп Татарстанның беренче Президенты дәрәҗәсенә ирешкәне турындагы язмама шушы урында нокта куям. Аңа хәләл җефете Сәкинә ханым, балалары һәм оныклары янында озын, куанычлы, сәламәт тормыш кичерүен теләп калам!
Моңарчы беренче Президентыбыз турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетте. Ышанамын ки, Минтимер Шәймиевкә багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да беренче Илбашыбыз турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле, иншалла!

"КУ" 2, 2017

Фото: shaimiev.tatarstan.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев