Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең каһарманлыгын киләчәк буыннар бәяләр. Әмма бүген үк икърар итик, егетләр: Татарстанның кайсы җитәкчесе Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә җан өрде? Казанның хәзер ике бөек символы бар: манара очына алтын һилял (яңа туган ай) куелган Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете! Казанга килгән кунаклар да, транспортта узып барган мосафирлар да Сөембикә белән Кол Шәрифкә карамыйча уза алмый. Бу – безнең горурлыгыбыз!..
Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны кайсы җитәкче торгызырга алынды? Бүген Болгарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу – безнең горурлыгыбыз!..